ТРАНСКРИПЦИЯ
Бисмиллаһир-рахманир-рахим.
Иасйн (1) вэл Коръәнил-хәкйм. (2) Иннәкэ лэминэл-мөрсәлйн. (3) Гала
сыйратим мөстәкыйм. (4) Тэнзйлэл-газизир-рэхйми. (5) Литүнзирэ каумэм
ма үнзирэ абаэүһүм фэһүм гафилүн. (6) Ләкад хак- каль-каулү галэ
әксэриһим фэһүм лЬ йүэминүн. (7) Инна җэгальна фй әгънакыйһим әглалән
фәһийә иләл-эзкани фэһүм мукъмәхун. (8) Вэ җэгальна мим бәйни эйдйһим
сэддэн вэ мин хэлфиһим сэддэн фэ- эагъшәйнаһүм фэһүм лэ йубсыйр(/н. (9)
Вэ сэваэүн галэйһим э эн- зэртэһүм эм ләм түнзирһүм лэ йүэминүн. (10)
Иннәма түнзирү мә- нит-тәбэгаззикрэ вэ хашийэр-рахмәнә бил-гайби
фэбәшшцрһү би- мэгъфирэтин вә эҗрин кэрйм. (11) Инна нэхнү нүхъйил
мэүта вэ нэктүбү мй каддәму вэ асарэһүм. вэ көллә шэйэин ахъсайнаһү фи
имамим мобйн (12) Вадриб ләһүм мәсәлән асхабәл-карьйэти из җаэәһэл-
мөрсэлүн. (13) Из эрсэлна иләйһимүс-нәйни фәкэззәбу һүма фэгаззэзна
бисалисин фэкалү инна иләйкүм мөрсэлүн. (14) Калү ма энтүм иллә бәшэрүн
мислүна вэ ма әнзэлэр-рахмәнү мин шэйэин ин энтүм иллә тэкзибун. (15)
Калү раббүна йәгълэмү инна иләйкүм лэмөрсэлүн. (16) Вэ ма галэйна илләл-
бәлагуль-мөбйн. (17) Калү инна тэтаййарна бикүм лээил ләм тәнтэһу
лэнәрҗүмән-нәкүм вэ лэйәмэссәннәкүм минна газабүн элйм. (18) Калү
таайрүкүм мә- гакүм. ээин зүккиртүм. бэл энтүм каумүм мөсрифун. (19)
Вэ җйээ мин акъсал мэдйрэҗүлүн йәсга калә йэкаумит-тэбигуль-мөрсэлйн.
(20) Иттэбигу мәл лә йэсэәлүкүм әҗран вэ һүм мүһтәдун. (21) Вә ма лийәла
әгъбүдүл-лэзи фәтарәни вә илэйһи түрҗәгун. (22) Ә эт- тәхизү мин дуниһи
алиһәтэн ин йүриднир-рахмәнү бидуррил лә тугни ганни шэфагатүһүм
шәйэән вә лэ йүнкыйзүн. (23) Иннй изэн лэ фи далалим мөбйн. (24) Инни
эмәнтү бираббикүм фәсмэгун. (25) Кыйлэдхүлил-җәннэһ. калә йалэйтэ
кауми йэгълэмун. (26) Бима гафәрэли рабби вә җәгалэни минәл-мөкрэмйн.
(27) Вә ма әнзэлна галә каумиһи мин бәгъдиһи мин җүндин минэс сэмаэи вэ
ма күнна мүнзилйн. (28) Ин кәнәт иллә сайхэтэн вахидәтэн фээиза һүм ха-
мидун. (29) Иахдсрэтэн галәл-гыйбади ма йәэтйһим мир рэсүлин иллә кэнү
биһи йэстэһзиэун. (30) Ә ләМ йәрәү кәм әһлэкна каб- ләһүм минәл-куруни
әннәһүм илэйһим лэ йәрҗигун. (31) Вэ ин күллүл-лэмма ж >мигуль-лэдәйна
мухдарун. (32). Вә айэтүл ләһүмүл- ардул-мэйтэтү »л ъйэйнаһа вэ эхрәҗна
минһа хэббан фэминһү йээкү-
jfH. (33) Ba җэгальна фиһа җэннэтин мин нәхйлин вә эгънабин вэ фэҗҗэрна
фиһа минәл-гуйун. (34) Лийээкүлү мин сәмәриһи ва ма гамилэтһү әйдйһим э
фәлә йэшкүрүн. (35) Сөбханәл-лэзи халэкаль- эзваҗә күллэһа мимма
түмбитүл-арду вә мин әнфүсиһим вә мим ма лә йәгъләмун. (36) Вә ййэтүл-
ләһүмүл-лэйлү нәсләхү минһүн- нәһарә фээиза һүм музлимун. (37) Вәш-шәмсү
тәҗри лимөстәкаррил ләһа заликә тәкъдйрүл-газйзил-галйм. (38) Вэл-камэрэ
каддэрнйһү мәназилэ хэттй гһдә кэл-гурҗунил-кадйм (39) Лэш-шэмсү
йэмбэгый ләһа ән түдрикәл-камәрә вә лэл-ләйлү сабикун-нэһар. вә көллүн фи
фәләкин йәсбәхун. (40) Вә айәтүл-ләһүм әнна хәмәлна зүрриййэтэһүм фил-
филкил-мэшхун. (41) Вә халакъна ләһүм мим мислиһи мй йэр- кэб(/н. (42) Вә
ин-нәшаэ. нугрикуһум фәлә сариха ләһүм вә лә һүм йунказунә. (43) Иллә
рэхмэтәм-минна вә мәтаган илә хййн. (44) Вә изй кыйлэ лэһүмүт-тәку ма
бәйнә әйдйкүм вә ма хәлфәкүм лэгал- ләкүм түрхамун. (45) Вэ ма тәэтиһим
мин ййэтин мин айэти. раб- биһим иллә кәну ганъһа мугъридййн. (46) Вә иза
кыйлэ ләһүм ән- фику мимма рәзакакүмүл-лаһу каләл-лэзйнә кәфэрү лиллэзйнэ
ймәнү энутгыймү мәл-ләү йәшаэүллаһү атгамәһ, ин энтүм иллә фи далалим
мөбйн. (47) Вә йәкулүнэ мэта һазәл-вэгъдү ин күнтүм садыйкыйн.(48) Ма
йанзурун иллә сайхатән вахидәтән тээхузүһүм вә һүм йәхиссыймун. (49).
Фәлә йәстэтыйгунэ тэусыйэтэн вә лэ илә әһлиһим йәрҗигун. (50) Вә нүфиха
фис-сури фээиза һүм минэл эҗдаси илә рәббиһим йэнсилүн. (51) Кйлү
ййуэйләнй мәм бэгасәна мим мәркадина. һйзә ма вәгадәр-рахмәнү вә садакаль-
мөрсэлүн. (52) Ин кәнәт иллә сайхатән вахидәтән фээиза һүм җәмйгуль-лэ-
дәйна мухдарун. (53) Фэлйәүмә лә тузламү нәфсүн шәйээн вә лә түҗзәүнэ
иллә ма күнтүм тәгъмәлун. (54) Иннэ әсхйбэл-җәннәтил йэумэ фи шугулин
факиһун. (55) һүм вә эзвйҗүһүм фи зыйлалин галэл-эраики мүттәкиэун (56)
Ләһүм фиһа факиһэтүм вә лэһүм-ма йәддәгун. (57) Сәламүн каулан мир-
раббир-рэхйм. (58) Вэмтазүл йәүмэ эййүһаль-мэҗримун. (59) Ә ләм әгъһэд
иләйкүм йа бэнй Адәмә эл лә тәгъбүдүш-шэйтанә иннәһу ләкүм гадүүм
мобйнун. (60) Вә әнигъ-бүдүни. һйзэ сыйратүм мөстәкыйм. (61) Вә ләкад адал
лә минкүм җибиллән кэсйра. ә фэлэм тәкүнү тәгъкыйлүн. (62) һа зиһи
җәһәннәмүл-ләти күнтүм тугад(/н. (63) ислауһаль йәүмэ бима күнтүм
тэкфүрун. (64) Әл-йәумә нәхтимү галэ эфваһиһим вә түкэл лимүна әйдйһим
вә тәшһәдү эрҗүлүһүм бима кэнү йэксибун. (65) Вә ләү нәшйэү ләтамәсна
галэ әгъйуниһим фәстәбәкус-сыйрата фәэәнна йүбсыйрун. (66) Вә ләү нәшаэү
лэмэ сэхнаһүм галэ мэкэ нэтиһим фәмас-тэгагу мудийан вэ лэ йәрҗигун. (67)
Вэ мән нугам мирһү нүнэккисһү фил халькъ. ә фәлә йэгъкыйлун. (68) Вэ ма
галләмнаһүш шигъра вэ мй йэмбәгый лэһ. ин һүвэ иллә зикрүн вә Коръәнүм
мөбйнүн. (69) Лийүнзирә мән кәнә хэййэн вэ йәхиккаль каулү галэл-кәфирйн.
(70) Ә вэ ләм йэрэү энна халакъна ләһүм мимма гамиләт шдйна әнгамэн
фәһүм ләһа маликүн. (71) Вә зәл лэлнаһа ләһүм фэминһа рәк^бүһүм вэ минһа
йээкүлүн. (72). Вэ лэ- һү.м фиһа мәнафигу вэ мэшариб. ә фэл^ йэшкүрүн. (73)
Вэт тэхазү мин дунил-лйһи алиһэтәл ләгаллэһүм йунсарун. (74) Лә
йәстәтыйгунә насраһүм вэ һүм ләһүм җүндүм мухдарун. (75) Фәлә йәхзүнкэ
каулү һүм инна нэгълэмү мй йүсиррунә вә ма йугълимун. (76) Ә вэ ләм йәрэл-
инсйнү энна халакънйһү мин нутфэтин фээизй һүвэ хасыймүм мөбйн. (77) Вэ
дарабэ ләнй мәсәлән вә нэсийэ халькаһ. калэ мән йухъйил гыйзамә вэ һийэ
рәмйм. (78) Куль йухъйийһэл лэзи әншаэ ә‘һа эүвэлэ мәррәһ. вэ һүвэ бикөлли
халькыйн галим. (97) Әллэзи җәгалэ ләкүм минэш-шэҗэрил-ахдари нйрэн
фээиза энтүм-минһү ту кыйдйн. (80) О вэ ләйсэл лэзи халакас-сәмавати вэл
арда бикадирин .•uif ән й члуьа нис.1үһүи. бәлй вә һүвәл-халлакульгалим. (81)
Ин нәма әмруһу иәа эрадэ иийә>н ән йәкулэ ләһү күн фәйэкүн. (82) Фэ
сөбханзл-лззи бийэдиһи мэлэкүтү к^лли шэйзин вә илзйһи түрҗзг(/н.
Садакал-лаһуль-галиййүл-газыйм
Сөбханэ раббикз раббил-гыйззэти гамма йасыйфун вэ сэламүн галэл
мөрсзлин вэл хзмдү лил-лаһи раббил- галэмйнзл-фатихатү.
ТӘФСИР
«Иасин» сүрәсе.
Мәккәдә иңгән утыз алтынчы сүрә,
сиксән өч аять
Мәрхәмәт итүче, рәхимле Аллаһы хакына
Иасин — сүрә исеме, яки Аллаһы белән илчесе — Мөхәммәд пәйгамбәр
арасында бер серле, ягъни тай телендәгечә «Әй. адәм!» дип әйтү мәгънәсендә.
Моннан Мохәммәд галәйһис-сәламгә эндәшеп: «Иа, сәййидел-бәшәр!» — («Әй,
кешеләрнең хуҗасы!») дип әйтү аңлашыла. Икенче төрле мәгънәсе — сүрә
башлануны белдерә һәм «бу сүрә башланды» дип әйтү аңлашыла. (1) Хикмәт иясе
булган Коръән белән ант итеп әйтәмен ки: (2) чыннан да, син. әй, Мөхәммәд. дин
өйрәтер өчен җибәрелгән илчеләрдәнсең, (3) тугры һәм хак юлдасың. (4) Һәр эштә
«и тен булган, мәрхәмәт иясе булган Аллаһы- ның ул — хикмәт иясе булган
Коръәнне иңдерүе хакында, уйлыймын. (5) Ул Коръәнне аталары куркытылмаган
һәм шулай итеп иманны да бел мәүче кауемне куркытыр өчен иңдерде. (6)
«һичшиксез, җәһәннәмне адәмнәр һәм җеннәр белән тутырырбыз»,— дигән сүзебез
ул кауемнең күбрәгенә туры килде, димәк, ул кауемнең күбрәге иман китермәсләр.
(7) Дөреслектә. Без. куркыту файда бирмәгән кауемнең муеннарына богаулар
салдык. Шу лай итеп, ул богаулар иякләренә кадәр тиеп торыр. Димәк, ул кауем —
башларын күтәреп, күзләрен йомып торучылар. (8) Дәхи, Без ул кауемне
алларыннан пәрдә кылдык һәм артларыннан пәрдә кылдык. Шулай итеп, ул
кауемнең күзләрен томаладык, димәк алар күрмәсләр '. (9) Дәхи, алар Мәккә
кяфирләренә, ягъни мәҗүсиләргә бәрабәр, кирәк куркыт син аларны, яки куркытма
син аларны, алар иман китермәсләр. (10). Чыннан да. Син Коръәнгә уйлавы һәм
гамәл кылуы белән ияргән адәмне һәм кыямәт көнендә мәрхәмәт кылучы
Аллаһыдан (газабыннан) куркучы адәмне куркытырсың. Шулай итеп, андый
күркәм сыйфатлы адәмгә ярлыкау һәм олуг әҗер (җәннәт) берлән сөенеч бир! (11)
Дөрестән дә. Без чынлап үлгән адәмнәрне каберләреннән кубару белән, яки
наданлык сәбәпле хөкем карары белән үлгән адәмнәрне туры юлга күндереп һәм
гыйлем белән тергезербез һәм үзләренең элек кылган изге гамәлләрен һәм явыз
гамәлләрен, шулай ук үзләреннән соң калган изге истәлекләрен (өйрәтеп калдырган
гыйлем һәм тәрбияле бала, вәкыф калдырылган мәктәп һәм мәдрәсә, мәсҗедләр һәм
маллар кебек) һәм явыз истәлекләрен (бозык эшне дөньяга чыгарып калдыру һәм
тәрбиясез балалар калдыру кебек) — һәммәсен язарбыз. Һәм Без һәрбер нәрсәне
язмыш тактасында сакладык. (12) Әй, Мәхәммәд! Мәккә кя фирләренә карня, ягъни
авыл (Антакия авылы) кешеләрен мисал итеп куй. Шул вакытта Ул Антакия авылы
кешеләренә Гайса пәйгамбәрнең Яхъя һәм Юныс исемле илчеләре килде (13). Шул
вакытта Без Антакия кешеләренә илче — Яхъя һәм Юнысны җибәрдек. Нәтиҗәдә
Антакия кешеләре бу ике илчене ялганга санадылар. Шулай итеп. Без бу ике илчене
өченчесе — Шәмгун белән куәтләдек. Бу өч илче әйттеләр: «Без сезгә (Антакия
халкына) дан өйрәтү өчен җибәрелгән илчеләрбез»,— дип. (14) Бу илчеләргә
Антакия кешеләре әйттеләр: «Сез түгелсез, сез безнең кебек адәмсез һәм мәрхәмәт
итүче Аллаһы сезгә илче булу өчен берни дә иңдермәде, сез илчеләр түгелсез, ә илче
дәгъвасын кылучы ялганчыларсыз», — диделәр. (15) Хәзрәти
• Гүя ки Мәккә кяфирләре — тәрәзәсе.]. жир астында булган Тормәгә ябылган, алдын һәм артын
күрми торган адәмнәр кебек, аятьләрдә һәм дәлилләрдә фикер кылудан тыелалар. III. Хәмнди
искәрмәсе.
Гайсаның илчеләре әйттеләр: Раббебез белә, чыннан да, без сезгә дин өйрәтер өчен
жибәрелгән илчеләрбез. (16) Безнең илчелегебезне ачык итеп иреште рү — үзебезгә
тиеш түгел. (17) Антакия кешеләре әйттеләр «Без сездән шомланабыз. Әгәр сез бу
дингә өндәүдән тыелмасагыз, әлбәттә, без сезгә таш белән атарбыз. Дәхи. безнең
тарафтан сез каты газабка дучар ителерсез». — диделәр. (18) Хәзрәти Гайсаның
илчеләре әйттеләр: «Шомлануыгыз ның сәбәбе (бозык иманнарыгыз һәм явыз
гамәлләрегез) үзегез белән бергә. Әгәр безнең сүзебез белән вәгазьләнсәгез иде.
шомланыр идегезме... Әйе. сез исраф кылучы (гөнаһта чиктән үтүче) кауемсез!»—
диделәр. (19) Дәхи. Анта кия шәһәренең ерак җиреннән ашыгып бер ир килде, ягъни
Хәбибен-Нәҗ җар. Бу ир әйтте. «Әй кауемем. дин өйрәтер өчен килгән илчеләргә
иярегез! — диде. (20) - Дин өйрәтү бәрабәренә әҗер сорамый торган һәм хак юлга
күчкән адәмнәргә иярегез!»—диде. (21) Дәхи. Хәбибен-Нәҗҗар әйтте: • Үземне
яраткан һәм Аның каршысына сез дә кайтачак Аллаһыга гыйбадәт кылмаска — миңа
ни булды? (22) Әллә мин Аллаһыдан башка бү тән аллалар тотармынмы? Әлбәттә,
тотмыйм. Әгәр Аллаһы миңа зарар китерергә теләсә, ул аллаларның яклаулары һич
нәрсәгә файда бирмәс Дәхи, ул аллалар ярдәм бирү белән мине Аллаһының теләгән
зарарыннан коткармаслар да. (23) Чыннан да, мин бу вакытта, ягъни Аллаһыдан
башка алла тоткан вакытта, әлбәттә, ап-ачык азгынлыкта булам. (24) Чыннан да. мин
сезне яраткан раббегезгә иман китердем, шулай булгач, минем има нымны ишетегез».
(25) Хәбибен Нәҗҗарны кауеме үтергәннән соң. Хәбибен Нәҗҗарга сөенеч биреп:
«Син оҗмахка кер!»—дип әйтелде. Хәбибен-Нәҗ җар әйтте: «Эх. әгәр дә минем
кауемем белсә иде, (26) Раббемнең ни сәбәпле мине ярлыкавын, дәхи, ни сәбәпле
мине хөрмәтле адәмнәрдән кылу ын!»—диде. (Егерме икенче парәнең, ягъни
кисәкнең тәрҗемәсе тәмам булды).
(27) Хәбибен-Нәҗҗарны һәлак кылганнарыннан соң аның кауеме өс тенә Без
гаскәр иңдермәдек, дәхи. Без иңдерүче дә булмадык. (28) Хәбибен Нәҗҗар кауеменең
газабы булмады, мәгәр бер кычкыру булды. Шулай итеп, хәзрәти Җәбра илнең
кычкыруын вакытында ук Хәбибен-Нәҗҗар кауеме — сүнгән ут кебек үлүчеләр
булдылар. (29) Әй. колларга хәсрәт! Колларга дин өйрәтүче илче (пәйгамбәр) килмәс.
Әгәр килсә, ул илчене (пәйгамбәрне) хурлый торган булдылар *. (30) Без алардан элек
булган кеше ләрнең күпмесен һәлак иткәнне әллә Мәккә кяфирләре белмәделәрме?
Чын нан да. һәлак булучылар үзләрен һәлак итүчеләргә кайтмауларын белмәде ләрме?
(31) Дөреслектә, халыкларның һәрберсе җыелырлар һәм безнең хозу рыбыздя җәза
өчен кыямәт көнендә җыелырлар. (32) Дәхи, әдәмнәр өчен каберләрдән кубарылуның
барлыгына — үлгән җир дәлил. Без үлгән җирне тергездек һәм үлгән җирдән
орлыклар чыгардык һәм ул орлыкларны ашыйлар. (33) Дәхи. Без җирдә хөрмә
агачларыннан һәм дә йөзем агачла рыннап бакчалар яраттык һәм Без җирдә чишмәләр
ярып чыгардык (34) Bv - телгә алынган агачларның җимешен ашасыннар өчен һәм
кул лары ясаган нәрсәләрдән ашасыннар очен. әллә бу нигъмәтләргә шөкер
кылмаслармы? (35) Төрле сыйныфларның барчасын яраткан Аллаһы кимчелекле
сыйфатлардан ерак булды. Жир үстергән нәрсәләрдән, ягъни үсүенә җир сәбәп булган
нәрсәләрдән, дәхи бәндәләрнең үзләреннән төрле сыйныфлар (ирләр һәм хатыннар)
яратты. Дәхи. бәндәләрнең белми торган нәрсәләреннән төрле сыйныфлар яратты (36)
Дәхи. бәндәләр өчен Безнең олуг кодрәтебезгә төн билге булып тора. Ул төннән көнне
суырып алабыз. Шулай итеп шул вакытта идәмнәр караңгылыкка керәләр. (37) Дәхи.
Ко яш - күкнең уртасында гомеренең торган урынына ирешкәнгә кадәр, эшен нән
бушанган адәм эшеннән бушанганнан соң урнашкан кебек. Кояш та хәрәкәт гомере
тәмамланганнан соң урнаша. Бу Кояшның йөрүе - һәрнәр сәне белүче һәм һәр эштә
өстен булган Аллаһы тәгаләнең тәкъдире (38) Дәхи. Ай Анын йөрешен егерме сигез
урында чикләдек Иске хөрмә сабагы. ,кн йөзем сабагының кокре ботагы кебек
булганга кадар. (39, Шулай итеп. Кояшкп \йны куып тотып Айга тыгызлык бирүе -
дөрес булмас Дәхи, төннең көннән алдан булуы - дөрес булмас, бәлки төн — көннең
урынына
килә. Боларның бөтенесе күктә күчеп йөриләр (40) Дәхи, адәмнәр өчен безнең
кодрәтебезгә билге — чыннан да. Без адәмнәр сәүдә кылырга җибәргән балаларын
эче тулы булган көймәгә тутырдык. (41 Дәхи адәмнәр өчен көймәнең охшашыннан
атлана торган нәрсәләрен (дөяне) яраттык чөнки дөя — коры жирнең көймәсе кебек
(яки пароходларга һәм башка ма шиналарга ишарәт булыр). (42) Әгәр теләсәк. Без
адәмнәрне диңгезгә батырырбыз. Суга батканнан соң адәмнәр өчен батудан коткара
торган ярдәмче булмас һәм суга батып үлүдән котыла алмаслар, (43) ә бары тик
Безнең рәхмәтебез һәм бер вакытка кадәр дөнья тереклеге белән файдаландыруыбыз
аркасында котылырлар. (44) һәм һәркайчан кяфирләргә: «Алдыгызда булган
нәрсәдән (ахирәт газабыннан), дәхи артыгызда булган нәрсәдән (үткән
вакыйгалардан), мәрхәмәт ителүегезне (кичерелүегезне) өмет итүегез өчен
куркыгыз»,— дип, ягъни шул рәвештә әйтелсә — йөз дүндерер- ләр. (45)
Кяфирләргә раббеләренең аятьләреннән бер аять тә килмәс, әгәр килсә — ул аятьтән
йөз дүндерерләр. (46) һәм кайчан Мәккә кяфирләренә мөселманнар тарафыннан:
«Аллаһы үзегезне ризыкландырган нәрсәдән өлеш чыгарыгыз!»—дип әйтелсә,
кяфир булган адәмнәр — иман китергән адәмнәргә: «Әллә без шул адәмне
туендырырбызмы? Әгәр Аллаһы теләсә — ул адәмне туендырыр иде. Сез
мөселманнар түгелсез, ә ап-ачык азгын- лыктасыз.ягъни безгә Аллаһының теләвенә
каршы булган эш белән боерасыз»,— дип әйттеләр. (47) Дәхи, кяфирләр
мөселманнарга әйтәләр: «Әгәр сез дөрес сүзлеләрдән булсагыз, бу — каберләрдән
кубарылу вәгъдәсе кайчан?» (48) Кяфирләр бер тавыштан башка бүтән тавышны
(Исрафил фәрештәнең әүвәлге быргы (сур) тавышы) ишетмиләр. Ул бер тавыш
кяфирләрне тотар, хәлбуки, ул кяфирләр кычкырыша торган булырлар, ягъни сату-
алуларында һәм башка мөгамәләләрендә кычкырыша торган булырлар, кыямәт
булуы күңелләренә килмәгән дә булыр. (49) Шулай итеп, эшләреннән бер эшкә
кушарга да көчләре җитмәс, дәхи, өй жәмәгатьләре янына да кайта алмаслар, бәлки
шул урында үләрләр. (50) Дәхи, икенче мәртәбә быргыга (сурга) орелер. Быргыга
(сурга) өрү — җаннарны хәшер, ягъни бер җиргә туплау өчен чакырудан киная була.
Шулай итеп, шул вакытта ук кабердәге адәмнәр каберләреннән раббеләренә
ашыгырлар. (51) Адәмнәрдән кяфир булганнары әйтерләр: «Ни хәсрәт безгә, безне
йоклаган урыннарыбыздан (каберләребездән) кем кубарды?»— дип. Фәрештәләр
һәм мөселманнар кяфирләргә җавап биреп әйтерләр яки кяфирләр икърар итеп
әйтерләр: «Бу — кабердән кубарылу, Аллаһының вәгъдә кылган нәрсәсе, дәхи,
пәйгамбәрләрнең дөрес сөйләгән нәрсәсе!»—дип. (52) Бу —икенче быргы (сур)
тавышы булмады, мәгәр бер тавыш булды. Шулай итеп, һәр кайчан, икенче быргы
(сур) тавышы булса — бөтен адәмнәр җыелалар һәм безнең хозурыбызга килеп
баскан көндә һичбер җанга һичнинди җәбер-золым кылынмас. Дәхи, һичбер җанга
җәза бирелмәс, мәгәр эшләгән эшенең җәзасы бирелер, ягъни изге эш эшләгән булса
— изге җәза явыз гамәл кылган булса — явыз җәза бирелер. (54) Дөреслектә, бу
көндә оҗмах ияләре мәшәкатьсез эшләрдә һәм нигъмәтләр белән ләззәтләнерләр.
(55) Оҗмах ияләре һәм хатыннары — күләгәләрдә, зиннәтле сәкеләрдә таянып
торырлар. (56) Оҗмах ияләре өчен оҗмахта тәмле җимешләр бар. дәхи, алар өчен
сораган һәм теләгән нәрсәләре бар. (57) Мәрхәмәтле Раббеләреннән аларга сәлам
бар, ягъни Аллаһы тәгалә оҗмах ияләренә фәрештәләр аркылы үзенең сәламен әйтә.
(58) Әй, кяфирләр. бу көндә (кыямәт көнендә) мөэмин мөселманнардан аерылыгыз!
(59) Әй. Адәм балалары! Сезгә йөкләмәдемме, ягъни сезгә Аллаһыдан башкага
гыйбадәт кылмау өчен, шайтанга гыйбадәт кылмаслык (шайтан сүзе буенча
йөрмәслек) итеп дәлилләр билгеләмәдемме? Әлбәттә, билгеләдем! Дөреслектә ул
шайтан — сезнең өчен дошманлыгы ап-ачык булган дошман!
(60) «Миңа гыйбадәт кылу — тугры һәм хак юл. (61) Һәм, чыннан да, шайтан
сездән күп халыкны аздырды. Иясез гакылыгызны ертып карап, шайтанның
дошманлыгын белмәдегезме? (62) Бу — күзегезгә күренгән нәрсә — сезгә вәгъдә
кылынган җәһәннәм. (63) Бу көндә дөньяда Аллаһыны танымаганыгыз, аны инкяр
итүегез сәбәпле җәһәннәмгә керегез һәм эсселекне татыгыз! (64) Бу кыямәт көнендә
адәмнәрнең авызларын мөһерләрбез, ягъни авызларын сөйләшүдән тыябыз һәм
Безгә адәмнәрнең куллары сөйләр. Дәхи,
1 Ягъни кояшлар һәм айлар. яки Кояш белән Айны телгә алу - йолдызларны бел дергәилеге эчен,
йолдызлар — күчереп йорүче мәгънәсендә булыр. Бу урында шуннан артык сейләргә куәттән килмәде
Тәфсирчеләр, ягъни аңлатып бирүчеләр бәянынча. тирле суллар бар. Теләгән адәм мирә-җагать итәр. Ш
Хәмиди искәрмәсе.
аяклары гуаһлык (шаһитлык) бирер, ягъни кулларында һәм аякларында гөнаһ эзләре
күренеп торыр, яки куллары һәм аяклары кылган гөнаһларын кәсеп кылган нәрсәләре
белән дәлилләп бирер. (65) Һәм әгәр теләсәң — Без күзләрен сыйпап йомдырабыз,
ягъни күзләрен бөтенләй бетереп сукыр кылырбыз Шулай итеп, гадәтләнгән
юлларына ашыгырлар, ә соң күзсез юл ны ничек күрерләр. (66) Һәм әгәр теләсәң —
баскан урыннарында сурәтләрен алмашырбыз. Шулай итеп, барырга да. дәхи.
кайтырга да көчләре житмәс. (67) һәм кемдер ул кешегә озын гомер бирсәң, ул кешене
яратылуда эшен әйләндерербез, ягъни ул кешегә куәт урынына зәгыйфьлек, яшьлек
урыны на картлык килер һәм дә зәгыйфьлеге артыр вә куәте кими барыр. Шулай итеп,
кяфирләр белмәсләрме, ягъни бу эшләргә кодрәте җиткән Алла һы — ничек
каберләрдән кубаруга кодрәте җитмәсен? Кяфирләр Мөхәммәд пәйгамбәрне җырчы
диделәр. Аллаһы тәгалә шуны кире кагып, телгә алыначак аятьне иңдерде. (68) һәм
Без Мөхәммәд пәйгамбәргә Коръән өйрәтүебез белән шигырь өйрәтмәдек, чөнки
Коръән белән шигырьнең сүзләре дә. мәгънәләре дә башка. Дәхи. Мөхәммәд
пәйгамбәргә шигырь яраклы да булмады. Безнең Мөхәммәд пәйгамбәргә өйрәткән
нәрсәбез түгелдер. Ә өйрәткән нәрсәбез — вәгазь, дәхи. ап-ачык Коръән —
гыйбадәтханәләрдә укыла торган, күктән иңгән бер китап. (69) Терек (гакыллы)
булган адәмне куркытсын өчен Ул Коръәнне иңдерде. Белмәүче, аңсыз адәм — мәет
хөке мендә булганга күрә Аллаһы тәгалә терек адәмне сайлады. Дәхи. кяфир
лейләрендә ягъни динсезлекләрендә дәвам иткән адәмнәргә газап сүзе тиеш бул сын
өчен. (70) Әллә кяфирләр дөреслектә Без алар өчен Үзебезнең кодрәт кулларыбыз
барлыкка китергән нәрсәләрдән дүрт аяклы хайваннар ярптка ныбызны
белмәделәрме? Шулай итеп, ул кяфирләр ул дүрт аяклы хайван нарга хуҗа булып
торалар. (71) Дәхи, Без ул дүрт аяклы хайваннарны ул кяфирләргә буйсынучы итеп
кылдык. Шулай итеп, ул дүрт аяклы хайван нарга атланып йөриләр һәм ул
хайваннарның итләрен ашыйлар. (72) Ул кя фирләр өчен ул дүрт аяклы хайваннарның
йоннары һәм тиреләре кебек фай далары бар. Дәхи сөтләре һәм катыклары кебек
«чемлекләре бар Әллә бу ка дәр нигъмәтләргә шөкер кылмаслармы? (73) Кяфирләр
Аллаһының шулка дәр камил кодрәтен һәм ап-ачык нигъмәтләрен күрә торып та бер
Аллаһыдан башка аллалар тоттылар. Аллалары тарафыннан ярдәм бирүләрен өмет
иткәннәре хәлдә. (74) Аллалары кяфирләргә ярдәм бирүгә кодрәтле булмас лар.
Хәлбуки, ул кяфирләр аллаларының ярдәме өчен хәзерләнгән гаскәр ләр, ягъни
«аллаларыбыз саклар һәм ярдәм итәр* дип хәзерләнеп торалар. (75) Шулай итеп. әй.
Мөхәммәд пәйгамбәр, кяфнрләрнең «Аллаһының тиң дәше бар» дигән сүзләре сине
кайгыртмасын. Дөреслектә без кяфнрләрнең яшерен эшләгән эшләрен дә һәм дә
яшермичә эшләгән эшләрен дә белабеи. Һлркаисы кебек тиешле җәза бирербез.
Хәшернең, ягъни үлекләрне тергезеп бер җиргә туплау көненең хаклыгын исбатлауда
Аллаһы тәгалә телгә алыначак аятьне иңдерде һәм ул аятьнең иңүенә сәбәп шул:
Хәләф углы Өбәй бер вакытта ку лына корган сөяк тотып рәсүлуллага килде һәм ул
сөякле кулы белән тара тып күрсәтте һәм әйтте: «Әй. Мөхәммәд! Аллаһы бу корып
һәм таралып беткән сөякне дә тергезә, дип ышанасыңмы?* — диде. Рәсулулла әйтте:
«Әйе. шулай дип ышанам. Аллаһы бу сөякне дә тергезер һәм сине дә җәһән нәмгә
кертер». диде. (76) Әллә адәм (Хәләф углы Өбәй) белмәдеме дөрес лектә без адәмне
мәни суыннан яраттык. Шулай итеп, шул вакытта адәм Безгә ачык һәм каты итеп
дәгъва кыла. Үзен мәни суыннан яраткан Ал лаһының кайтадан яратуын инкяр итә.
(77) Корган сөяк белән безгә мисал итеп аңлатып бирде Дәхн. үзенең нәҗес мәни
суыннан яратылуын онытты. Ул адәм әйтте: «Бу сөякне кем тергезер? Хәлбуки, бу
сөяк чергән һәм таралган». дип. ягъни бу сөякне череп һәм таралып беткәннең соңын
да әүвәлге халәтенә кем кайтарыр?» — диде. (78) Әй. Мөхәммәд! бу кешегә әйт син
бу сөякне әүвәл мәртәбә дә юктан бар кылган Аллаһы тергезер һәм Ул — Аллаһы
бөтен халыкны аерып аерып белүче һәм ничек ярата чагын да белер. (79) Ул —
шундый Аллаһыдыр. Ул — Аллаһы сезнең өчен яшел сулы агачтан ут чыгарыр.
Шулай итеп, шул вакытта сез ул яшел агач тан сугып ут чыгарырсыз ягъни бу агачтан
чыккан нәрсәнең ут булуында шикләнмисез, шулай булгач, яшел агачтан ут
чыгарырга кодрәте җиткән Аллаһы ничек итеп үлекләрне тергезергә кодрәте
җитмәсен' Хәлбуки, яшел агачта утның капма каршысы булган су да бар (80) Әллә
олуг булган күкләрне ДОХИ җирләрне яраткан Аллаһының көче җитмәсме?
Адәмнәрнең затта ■ ыйфатта охшашлыгы булган адәмнәрне яратуга яки күкләргә һәм
җирләргә карата кечкенәлектә һәм мескенлектә адәмнәрнең охшашлыгь/ булган
адәмнәрне яратуга кодрәте җитмиме? мәгънәсендә. Әйе Аллаһының кодрәте җитә
һәм Ул — Аллаһы күп мәхлукълар ягъни җан ияләре яратучы һәм күп белүче ягъни
Аллаһының мәхлукы һәм мәгълүматы күп. (81) Әгәр Аллаһы үзенең әмере белән
берәр нәрсәнең барлыкка килүен теләсә ул нәрсәгә «бар бул син! дип әйтә һәм
шулай итеп ул нәрсә барлыкка килә. (82) Шулай итеп кодрәтендә һәр нәрсәнең
хуҗасы булган Аллаһы белән мәҗүсиләрнең сыйфатлаган нәрсәләре арасында
ераклык бар. Дәхи Ул —Аллаһыга һәммәгез кире әйләнеп кайтырсыз. (83)
Иасин сүрәсенең тәрҗемәсе тәмам булды.
Бөек Аллаһы үзенең әҗер-савапларын насыйп итсен! 1
Әй, Мөхә.ммәд! Бөтен халыкның саф күңеленнән чыккан иң изге мөнәсә-
бәтләргә лаек булган кадерле Раббегә — синең Раббеңә мактау, дан булсын!
Ике дөньяның да хуҗасы булган Аллаһыга гына мактау, дан булсын!
Дога бирү.
’Бу соңгы юллар Коръәннең аерым сүрәләрен тәмамлагач укыла.