Төнге кошлар
ТРИПТИХ I. «Өзек инде безнең ара...»
Кич җиттеме. ауга чыга Төнге кошлар — ябалаклар. Ябалакмы җанны аңлар? Кар өстендә — канлы таплар...
Төнге кошлар ишек кага... Кобурадан төртә наган... Өчәү алар...
Өчесе дә
Төндәй кара тужуркадан.
Өчесе дә кызыл күзле...
Аңкып тора сасы хәмер... Алтын тешләр арасыннан Шартлап чыкты кансыз әмер:
— Ике минут вакыт сезгә. Киенегез, дошман мәлгунь! ...Бу әмердән дер калтырап. Күзен ачты куркып Шәмгунь.
Кече яктан кача-посып
Түргә чыкты ялан тәпи.
«Нинди оят!
Нинди хурлык!
Димәк... дошман минем әти...»
...Өйдә әле көндез генә Бәйрәм иде. ямьле иде... Табындагы гөбәдия Тел йотмалы тәмле иде...
Кош тоткандай, мәктәбеннән Шәмгунь очып, балкып кайтты. Тантаналы вәгъдә биреп.
Ал галстук тагып кайтты.
Көне диген — көне нинди — Туган көне юлбашчының! ...Менә ничек килеп чыкты Яман ягы бер яхшының.
1951 ел. 21 декабрь.
...Тойды Шәмгунь: галстугын Иртән тартып алачаклар.
Бу хурлыктан котылырга Бер мөмкинлек, бер чара бар: Кичекмәстән, соңламыйча Ваз кичәргә нәселеңнән. Тужуркалар ялгышмыйлар. Алар монда белеп килгән.
— Улым минем! — Әти кеше Дәвамчысын кочып үпте. Уттан качкан бүре кебек Шәмгунь һаман артка чикте.
Артка чигеп качмакчымы Ул бүгенге язмышыннан? Кара янып әйтте соңын. Кырын карап каш астыннан:
— Бүтән мина «улым» димә — Синең белән өзек арам.
Мин дә сиңа «әти» димәм. Кабереңә якын бармам!
...Ә әтисе нәрсә дисен. Күңеленнән улын аклый: «Бу — бердәнбер дөрес адым Киләчәккә үзен саклый.»
...Әти кеше, улын уйлап. Төн эченә кереп бара.
Арттан килә бер кайтаваз: «Ө-зек ин-де без-нең а-ра-а...»
Илле бернең салкын кышы... Алда тагын күпме кышлар.
Караңгыга хуҗа булып Оча бары төнге кошлар...
Госман САДӘ < 1949) — шагыйрь. ’Мәхәббәт елы» ‘Җиләкле тәрәзәләр» һәм -Тайфун кузе» исемле шигырь китаплары авторы. Казанда яши.
II. Иске елның соңгы киче
1981 ел. 31 декабрь.
Котыплардан җилләр исә Төнге явыз кошлар сыман. Күчә салкын, кайный-кайный. Яңа елга — иске елдан.
Котыплардан җилләр исә. Карамыйча бернигә дә. Яңа ел ул килми калмый. Керми калмый бер өйгә дә...
Шәмгунь күптән уйлап куйган Кичен ничек эш йөртәсен: Кочак җәеп каршы алыр Чираттагы сөяркәсен.
Шәмдәлләргә шәмнәр тезеп. Чыршысын да бизәп куйган. Затлы коньяк, татлы шампан Өстәленә кунаклаган.
Алар әле ачылмаган — Йорт хуҗасы «әдәп» саклый... Асыл кошы килде бугай — Кемдер анда ишек шакый.
Бусагада — күрше кызы. Очраштылар күзләр-күзгә.
— Эшегездән бүлдердемме? Зинһар, гафу!..
Бу хат — сезгә.
Хатны алгач, эчтән генә
Кызны сүгеп калды Шәмгунь:
— Исәнлек тә бирә белми. Тәрбиясез, иблис мәлгунь!
...Хатны ачып, күз төшергәч. Тораташтай катып калды. Бер күгәрде.
Бер агарды...
Кесәсенә хатны салды...
Тагын алды...
...йорт хуҗасын
Өнсез иткән нинди хат ул? Яңа елга каршы кичтә Язган аны улы Наил.
Язган аны әрнеп-әрнеп. Бәгырь-йөрәк канын савып. Хатның һәрбер хәрефеннән Ачы сагыш тора саркып: — Саумы, әти! Көтәм сине... Нигә миннән Син еракта? Мин бәхеттән Мәңге мәхрүм Ятим йортта — Интернатта.
Ашауны да Начар димим. Кайчагында Артып кала. Ләкин монда Барчабыз да — Артык кашык. Артык бала.
Яшәсәк тә Бер калада. Нинди ерак Безнең ара. Йөрәгеңдә Бармы җаның? Җаның булса. Уйлап кара:
Килер иден Бер яныма. «Улым» диеп Кочар иден. Сине күрү Шатлыгыннан. Канатланып Очар идем...
Нигә, әти. Күрешмибез?.. Нигә синнән Күрмим кадер? Гаҗизлектән. Ятимлектән йөрәк әрни... Сыза бәгырь... Әнкәй булса. Бер юатып Сөяр иде Иңнәремнән. Әй син. язмыш'. Үзе миңа Гомер биргән Гүргә кергән.
ач
Өмет итәм.
Тәрәзәдән
Күзем алмый
Мин, әтием. Сине көтәм!!!
...Корт чаккандай, бүртенүдән Шәмгунь шабыр тиргә батты. Кисәк-кисәк ертып, хатны Дөрләп янган утка атты.
Өй эчендә бер мизгелдә Балкып алды серле якты... Кинәт сүнде...
Ул да булмый —
Кемдер тагын ишек какты...
...Түргә узды кара төннең Чираттагы йолкыш кошы. ...Иске елдан — Яңа елга Күпер суза котып кышы. III. Кышкы
сукмак
1988 ел. Декабрь.
Уяныгыз, кыш кошлары — Кызылтүшләр!
Кояш калка.
Агачларда көмеш нәкыш: Җем-җем балкый энҗе-алка.
Күрәсезме, кызылтүшләр? Сукмак буйлап икәү килә. Алар миләш кәүсәсенә Сезнең өчен җимлек элә.
Сыйланьн ыз — сый җитәрлек! Кошларга да кирәк бәйрәм. Сыйлаучылар кем дисезме? Берсе — Наил.
Берсе — Мәрьям.
Шул урында туктап торып, Бер үткәнгә кайтыйк әле. Балачакның хатирәсен Бер яңартып алыйк әле.
...Кичкә каршы, кибеттәнме, Мәрьям өйгә кайткан чакта Өч исерек бәйләнделәр Акча сорап аулак чатта... Наил ничек күреп калган? — Чабып килгән уңаена Бер сәрхушне салып екты Аулак чатның урамына.
Үзенә дә «өлеш» чыкты: Син ятим дип тормадылар. Батырганчы кара канга. Тибә-тибә кыйнадылар.
...Тормыш сыный һәр адымда, Кем дә шулай сынау уза. Сынатмады Наил үзен! — Мәрьям әнә кулын суза!
Дуслык килә шушы көннән — Сукмак буйлап — бүгенгечә. Агачларда көмеш бәсләр Энҗеләрдәй җемелдәшә...
Күпләр узар җитәкләшеп Алар тапкан чын юллардан... Кыш кошлары — Кызылтүшләр
Җылы җыя кушучлардан.
Ваз кичкәнсең Дәү әтидән Янаганда Аңа үлем. Тарих күптән Исбатлады Аның дошман Түгеллеген...
...Хыянәтне Беркайчан да, Бер яклап та Булмый аклап. Юк, җыенмыйм Үч алырга, Сиңа нәфрәт. Ачу саклап.
Барыбер дә Минем янга Килерсең, дип
1989 Малеевка