Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛЕБЕЗ ЯРЛЫ ТҮГЕЛ!


Күршемнең кәефе нигә кырылды?
r инем күршем — .рәхмәт» белән «исәнмесез»дән тыш бер авыз сүз татарча белми торган кала
татары — сүхтек сатып алган. Шатлыгы эченә сыймый: [ — Бер сәгать чамасы чират
торып алдым. Сугышып-тартышып. ди
гәндәй. Күптән шундыйны эзли идем...
Әлбәттә, ул русча сойләшә. Элегрәк туган теле турында уйлап та карамый иде. Соңгы елларда исә,
гомуми шаукымга ияреп булса кирәк, милли хисләре кузгалды. Татар халкының тарихы, мәдәнняты.
әдәбияты белән кызыксынып, .картаймыш ко немдә булса да» диеп, тел үзләштерергә ниятләнеп йорде.
Шактый абруйлы, югары белемле белгеч булса да. үзен бу яктан хаклы рәвештә надан кеше итеп хис итә
башлады.
Сүзлек дигәне «Тематический русско-татарской словарь» булып чыкты Тезүчеле ре — Ф. Сафиуллина
һәм Р. Галиуллин. Татарстан китап нәшрияты 1989 елда 14.700 данә белән бастырып чыгарган. Татарстан
мәгариф министрлыгы сүзлекне кулланма әсбап рәвешендә тәкъдим иткән. Эчтәлектә сүз торкемнәренең
кайсы биттә урнашуы да күрсәтелгән. Куллану өчен бик уңайлы сүзлек, нәкъ күршем сыман тел ойрә нергә
теләүчеләрне истә тотып эшләнгән. Телчеләребез дә кул кушырып утырмый, заманадай калышмаска
тырыша, дип. эчемнән шатланып алдым.
Лакин бер-ике кон үтмәде, күршем шактый күңелсез-ризасыз кыяфәт белән яна дан килеп керде.
Сүзлекне ачу белән естәлгә бәрде дә:
— Сүзлек мондый булырга тиешмени? — дип. мнннән сорау ала башлады — Әллә мин бернәрсә дә
аңламыйм, әллә телебез шундый хәлгә калганмы4 Бу бит рурчадаи татарчага түгел, русчадан русчага
тәрҗемә!
һәм сүзлекне очраган бер җиреннән ачып, укып та күрсәтте:
— Физкультура — физкультура, спорт — спорт, стадион — стадион, ринг — ринг, корт — корт,
трамплин — трамплин, тир — тир, бассейн — бассейн, каток — каток, зарядка — зарядка, гимнастика —
гимнастика, тренировка — тренировка, клуб — клуб, команда — команда, капитан — капитан, секция —
секция, тренер — тренер, разряд — разряд...
• Иә. кайсысы монда русча, кайсысы татарча?» Үзем дә аптырап калдым. Сүзлекне алып, үз күзем белән
укып карадым Барысы да дорес. 135 нче бит. «Физ культура һәм спорт» бүлеге. Бер биттә 31 сүз китерелгән
булса. 25 е һнчниидң Үзгәрешсез «татарча»га әйләнгән дә куйган'
Башка бүлекләрне карыйм Анда да шундый ук хәл. Мәсәлән, янәшә биттә генә урнашкан «Сәяхәт»
бүлеге поход-поход. туризм — туризм, турист - турист, экспеди цня экспедиция, экскурсия - экскурсия,
экскурсовод — экскурсовод, па - гид. ба гаж - багаж, чемодан - чемодан, сумка — сумка, рюкзак - рюкзак,
гостиница гостиница, номер - номер Бу бүлектәге сүзләрнең дә яртысы (33 тән 15 е) шул коч калган. Туклану.
Йорт-җир. ос киеме, аяк киеме бүлекләрен ачып карадым — шул ук чама.
Тукта мин әйтәм. нишләп «гостиница» булсын, «кунакханә, ич!. «Номер.ны да бездә .'бүлмә, дип кенә
йортәләр . Рюкзак.ны .биштәр., .сумка.иы «букча., «багаж.ны — «йок», «ринг.ны — мәйданчык (бокс
мәйданчыгы, корәш мәйданчыгы). • тренировка.ны - .күнегү» («тренироваться, - сүзлектә күрсәтелгәнчә
«тренировка ясарга, түгел, .күнегү үткәрергә.), «трвнер.ны «остаз». .капитан.ны - .башлык., «секция.не -
.бүлекчә., .разряд.ны - .дәрәҗә, дип була, һич югы янәшә, мәгънә дәш сүз итеп күрсәтелсен иде Бу әле уйламый
нитми әйтелгән, башка беренче килен сүзләр генә .. Эзли тешсәң. тагы да табылыр «ае.
Күршем мыскыллы итеп карап алды.
M
— Син шулай дип әйтәсең дә бит... Сиңа ышаныйммы, министрлык хәтле жа валлы оешма
тарафыннан тикшерелеп расланган белешмәгәме?
Бераз җитдиләнеп, моңсу гына дәвам итте:
— Әйе. татар телендә рус сүзләренең күп булуын мин чама белән белә идем. Ләкин бу хәтле дип
һич башыма да китермәдем... Дөресен әйткәндә, мондый телне өйрәнәсе дә килми Шулай да татарның рус
сүзләренә тәңгәл булырлык бер д» үз сүзләре юк мени?
Кием салым бүлеген ачты да. китте тезеп, китте тезеп: джинсы — джинсы, шорты — шорты, сарафан
—сарафан, блузка — блузка, жакет — жакет, юбка — юбка, свитер — свитер, джемпер — джемпер, пуловер
— пуловер, кофта — кофта, купальник — купальник, плавки — плавки, майка — майка, трусы — трусы,
комбинация — комбинация, пижама — пижама, халат — халат, бюстгальтер —бюстгальтер, лиф. чик —
лифчик, пояс — пояс, шпрф — шарф, кашне — кашне, зонтик — зонтик... Җиттеме? Бу бары бер биттә. 40
нчы биттә китерелгән «татар» сүзләре генә!
Дорес. арада бераз «татарлаштырып» бирелгән сүзләр дә бар нде: панталон ы — панталон, перчатки
— перчатка (хәтта «пирчәткә» дә түгел!) Ә инде арага ялгыш килеп кысылган «эшләпә» бөтенләй үз. чын
татар сүзе булып яңгырады.
Көлкеме? Тик минем нишләптер елыйсым килде. Бигрәк тә фәкыйрь хәлгә кал ганбыз ич! Гасырлар
буе яшәп килгән «билбау» «пояс»кэ әверелгән (мисалы да китерелгән: широкий пояс — киң пояс», имеш),
башкасын әйткән дә юк Югыйсә, «бюстгалтер» һәм «лифчик»ны «күкрәкчә. «косынка»ны — кыек
яулык», «босоножкамны — «ачык туфли» яки. русчадан үрнәк алып «ялан тәпи-. »гольфы»ны «озын
оекбаш» дип булмый идемени?
Мин инде «җилән», «казаки» ише борынгы сү(ләрне искә дә алмыйм. Сүзлек тә аларның эзе дә юк.
һич тә үземне тел белгече, тел остасы дип санамыйм. Авылда үскән бик куп каләмдәш дусларымнан
аерма ты буларак, мин шәһәрдә, рус балалары белән аралашып үстем. Русча укыдым, яздым, хәтта фикер
йөрттем. Ана телемне дә ана сөте белән түгел, шуның ише сүзлекләрдән, әдәбият, тормыш аша
үзләштердем. Шулай да сүзлектә китерелгән бик күп сүзләрнең колакка ят булуын ачык сизәм. Әйтик,
«пас- сажнр»ны — «юлаучы», «ванна бүлмәсен» — «юыну бүлмәсе», «шампунь»не — еыек сабын».
«губка»ны — «диңгез мунчаласы». «парик»ны — «ясалма чәч», «завивка»- ны — «бодрәләндерү».
«помазок»ны — «кырыну пумаласы», «пумалачык». «поЛка»- ны — «киштә». «лезвие» не — «пычак
йөзлеге». •бритва-ны — «пәке».— дип әйтеп булмый идемени? Мондый мисалларны дистәләп, йөзләп
китерергә була
Күптән гамәлгә кергән, язма һәм сөйләм телебездә киң кулланган сүзләр дә нишләптер русчадан
алынган сүзләр белән алмаштырылган. Мәсәлән, «бәдрәф» — «туалет.ка. «суүткәргәч» — «водопровод«ка.
ran гади «бөке» — «пробка.га. »ч»|фч- ке« — «вилка»га алмаштырылган. Дөрес, соңгы ике очракта сүз
злектр бөкесе һәм штепсель чәнечкесе турында бара. Башта колакка ятрак булып тоелса да. үз сүзләрең
булуы отышлырак, минемчә. Руста да мондый төшенчәләр беренче вакытларда сәеррәк булып
яңгырагандыр, һәрхәлдә, кеше кесәсенә кергәнче, үз букчаңнан эзләү хәерлерәк!
Менә ни өчен күршемнең кәефе кырылган! Менә ни өчен ул сүзлекне ташлап, кул селтәп чыгып
китте...
Кем гаепле?
Шулай да мин бөтен гаепне сүзлекне төзүчеләргә генә аударып калдырмас идем. Аларның сүзлеге
азын чылбырның бер буыны, күптәннән килә торган сәясәтнең бер чагылышы гына. 1955 елдан башлап
берничә томда яки шактый саллы бер томда чыккан русча-тагарча һәм татарча русча сүзлекләрне
актарып карадым. Анда да хәл нәкъ шундый ук' Кайсысында азрак, кайсысында күбрәк, ләкин
һәрберсендә дә кырык-илле (кайбер хәрефләр буенча — алтмыш-җитмеш) процент чамасы рус сүзләре.
Дөресрәге, рус теле аша кергән сүзләр, чөнки аларның күпчелеге - саф рус сүзләре дә түгел, башка
телләрдән күчеп кергән төшенчәләр.
Без мондый күренешкә шулкадәр күнеккәнбез ки. хәтта «Советская Татария» газетасы битләрендә
татар теленең факультатив дәресләрен алып барган чакта да (җитәкчеләре Казан педагогия институты
галимнәре К Бадыйков һәм 3. Сәетов) 25-30 сүздән торган нәни генә сүзлек бирелсә, шуларның 20 -25е рус
сүзе була. Әйтик. газетаның 1989 ел. 15 ноябрь санындагы (нәкъ күршем белән сөйләшеп утыр ган көнне)
дәрестә татар сүзләрен үзләштерергә теләүчеләргә шундый «саф татар» сүзләре тәкъдим ителә: археолог —
археолог, балерина — балерина, бухгалтер бух-
галтер. механизатор — механизатор, секретарь — секретарь, хирург — хирург һ. б. «Татарча» га
әйләнгәннәре бол ай яңгырый: докладчик — докладчы, колхозник — колхоз чы. нефтяник — нефтьче,
тракторист — тракторчы...
Руслар колә бер «чы« кушымчасы кушылган ечен генә тел өйрәнеп йөрүнең мәгънәсе юк. имеш. Күптән
гамәлгә кергән, һич югы янәшә торырлык, синоним буларак кулланырлык — казынулар алып баручы
тарихчы, биюче, хисапчы, сәркатип. табип. нотык тотучы һ. б шунын ише башка сүзләрнен булуын әйтеп
карыйсың — ышанмыйлар Акка кара белән баскач, ничек ышансыннар...
Бу күренешнең тамыры шактый тирәнгә китә. Милли тел белән астыртын көрәш 20-30 елларда ук
башланды. Иң элек татар теленнән болгар чорыннан башлап мең ел дәвер эчендә әкренләп керә барган гарәп
фарсы сүзләре сөрелде. А.тарнын гомуми саны ун меңгә җитә. Күз алдыгызга китереп карагыз: әгәр, мәсәлән,
рус теленнән латин яки торки тамырлардан ясалган сүзләр сөрелсә, ни калыр иде? Телнең тамыры чабылып,
ул корый, үлемгә йөз тота башлар иде. Күк йөзе өчен һәр йолдыз ка дерле булган сыман, тел өчен дә һәрбер сүз
кадерле ич!
Ләкин һөҗүм моның белән генә чикләнмәде Төрки тамырлардан ясалган саф татар сүзләре булган
очракта да алар урынына көчләп-көчләп рус сүзләре тутырылды. Мәсәлән, «батыр», «каһарман» ише
сүзләребез була торып. «Советлар Союзы герое», — дип язабыз. Яки «һөнәр» («промысел») сүзе була торып,
«һөнәрчелек» димибез, телне вата җимереп булса да «промышленность» дип язабыз.
һәр тел үа законнарына буйсынып үсә Яңа төшенчә кергән чакта да тел иң элек үз мөмкинлекләреннән
файдалана. «Холодильник», «пылесос», «лифт», «мороже -* ное», «дезодорант» ише сүзләрне чын мәгънәсендә
үзләштергән чакта, алар табигый
I рәвештә «суыткыч», «тузан суырткыч», «күтәргеч», «туңдырма». «һава сафландыргыч» кебек үз сүзләргә
әверелә. Әгәр дә бу закон бозыла икән, әгәр телнең үзенчәлеге, аның табигате белән исәпләшмичә чит ят сүзләр
«дыңгычлап» тутырыла икән, тел яшәү халәтен югалта, төп Вазыйфаларын үти алмый
Болар барысы да аңлы рәвештә, Сталинның «телләрне берләштерү» теориясенә таянып эшләнде.
Чынында исә бу «теория» башка, бигрәк тә төрки телләрне бетерүгә, һич югы — хәлсезләндерүгә юнәл телгән
иде. Сталин үлгәч тә бу «теория» үлмәде, акын шаукымы торгынлык елларында да дәвам итте, тел
байлыгыбызга бик күп зыян салды. Мәсәлән. 50 иче еллар ахырында бер төркем галимнәр «Волга» урынына
«Идел» сүзен куллануы өчен Гомәр ага Бәшировка ябырылдылар Югыйсә, гарәп фарсы да. «дини» яки
«феодаль-буржуаз» сүз дә түгел. 37 нче елларда исә бер сүз өчен башың Себер китә иде кайчак...
Теге яки бу сүзләр яшәүенең төп билгеләмәсе итеп сүзнең тарихы да. язма әдәбиятта куллануы да түгел,
ниндидер мифик «гади кеше»нең аңлавы яки аңламавы алынды. Әйтик, район газетынНын тыш бернәрсә
укымаган. »ярты»дан тыш бер нәрсә белән кызыксынмаган Гайнн ага аңласа — сүз яши. Аңламаса — чит сүз.
| «феодаль» яки «буржуаз» сүз дип сызып ташлана иде. Сызылган сүз урынына исә. үченнән үзе аңлашыла, рус
сүзе куып кертелә
Шулай итеп, телнең таралу мәйданы тараю белән беррәттәи. аның кулланыш сыйфаты да елдан-ел
түбәнәя барды. Тел исә барысына да түзде фәкыйрьләнде, бозыл ды, чүпләнде һәм. ниһаять соңгы чиккә кнлеп
терәлде
Шундый бер мәзәк бар. Имештер, ферма мөдире колхоз рәисенә әйтә икән «Мин. алай бик кирәк булса,
сот савымын иртәгә үк илле процентка арттыра алам» Теге се: «Ә йөз процентка арттыра алмыйсыңмы’• дип
сорагач. «Юн, дигән, алай иткәндә тоташ су гына була ул»,— дигән.
Шуның шикелле, тел дә чит сүзләрне күпмедер дәрәҗәдә күтәрә ала. Ләкин ниндидер чикне узуга (фән
телендә ул «хәлиткеч кокта* дип атала), тел үзенең мөстәкыйльлеген тәмам җуя. Дөя аркасын сындырган соңгы
салам бөртекләре сыман, чит сүзләр, артыкка китү белән, телнең умыртка сөяген сындыралар
трамвайда яки автобуста баручы кайбер мнлләттәшләребезнен «татарча» сөйләшү ләрен тыңлап
карагыз:
— Син миңа мозгиларны пудрить итмә, яме* Как хатын ул бер ни дә не представ ляет. ләкин аның
душасы замечательный.
Шул булдымы инде «И туган тел. и матур тел. әткәм әнкәмнең теле» ’
Бер Казанда гына телче галимнәрнең саны ике йөзг.» якынлаша, диләр. £л саен татар теленең «үсеше»
турында докторлык һәм кандидатлык диссертацияләр яклана Фән үсә. яңадан яңа уңышларга ирешә. Ә тел.
мескен, әкренләп бетүгә таба бара
Моңа кем гаепле? Сталин теориясема, алло аны тормышка ашыручы, шул теориям нигезләнеп югары
дәрәҗәгә. симеа калҗага омтылучы тәлинкә тотучылармы'
Үзебездән тора
Үткән — беткән. Хәзер инде, үзгәртеп коруның алтынчы елында, бу турыда сөйләп тә тормас ндек.
әгәр дә... Әгәр дә иске гадәтләр, элекке карашлар бүген дә яшәүләрен дәвам итмәсә.. Сүз уңаенда шуны да
әйтеп китим: иң күп таралган, иң еш куллана торган сигез мең сүз арасында (сүзлек төзүчеләрнең әйтүенчә,
аларны электрон- хисаплау машинасы белән сайлап алганнар) бүген бөтен дөньяга таныш булган
• перестройка», «гласность» ише сүзләр юк. Машина гаеплеме? Минемчә, бәла тирән- дәрәк: әлеге
сүзлектә үзгәртеп коруның, хәбардарлык чорының рухы сизелми, демократияләштерүнең яңа
мөмкинлекләреннән файдаланырга теләк тә күренми.
Сүзлек кемгә дип чыгарылган? Кереш сүздә, рус телен өйрәнергә теләүче татарлар һәм татар телен
үзләштерергә ниятләгән башка милләт кешеләре өчен, диелгән. Ләкин ике көймәнең койрыгын берьюлы
тотып булмый бит! Андый киң максат куелгач, сүзлек бер вазыйфаны да рәтләп үти алмый.
Әйтик, русча өйрәнергә теләүче укучы бала сүзлектән өй җиһазларының русча исемнәрен белергә
теләде, ди. Ачып карый: кран — кран, раковина — раковина, душ — душ. балкон — балкон, лоджия —
лоджия, веранда — веранда, форточка — форточка, лампа — лампа, торшер — торшер, люстра — люстра...
Телчеләр мондый парлы сүзләрне кертүне «уртак лексика» дип аклыйлар. Ләкин укучы балага моңардан
ни файда? Әгәр ул бу сүзләрнең мәгънәсен элек тә белсә — бер хәл. Әгәр инде белмәсә. әйтик, авылда яшәсә,
шулай белмәгән хәлдә калачак та. чөнки мондый «пар»ларның информацион кыйммәте — нульгә тиң. Әгәр
без. чыннан да. рус теленә өйрәтергә теләсәк, бөтенләй башка төр сүзлекләр кирәк: аңлатмалы, рәсемле,
җанлы сөйләмнән мисаллары булганы...
Сүзлекнең кереш сүзе һәм аңлатмалары русча язылгач, ахырдагы алфавит теркәгечтә дә рус сүзләре
китерелгәч, аның төп адресаты — татарча өйрәнергә теләүчеләр булса кирәк. Ләкин аларга да мондый
кабатлаулар берни дә бирми, чөнки алар бу сүзләрне болай да беләләр ич! Сүзлек төзүчеләр нинди генә
дәлилләр китермәсен, мин бер үк сүзләрнең кабатланып килүенә катгый рәвештә каршымын. Чөнки сүзлек
үзенең төп Вазыйфасын — тәрҗемә итү. аңлату максатын югалта, аның информацион кыйммәте юкка
чыга.
•Әгәр дә теге яки бу рус сүзе татар теленә кергән булса? Әгәр аның урынына башка татар сүзе булмаса.
нишләргә?» — дип сораулары мөмкин. Әлбәттә, мин бу өлкәдә белгеч түгел. Шулай да »кара акыл» белән
кайбер юнәлешләрне күрсәтәсем
Төп юнәлеш, минемчә, бер: татар халкының тарихына, мәдәниятына. мең еллык әдәби казаныш
тарына, тел байлыгына ныграк таянырга кирәк. Гаделсез сөрелгән, урынсыз »репрессияләнгән». нигезсез
онытылган сүзләрне кайтарырга, торгызырга, аларга яңа рух өрергә вакыт. Артык гомумиме? Ярый,
төгәлрәк сөйләшик. Сүзлек буенча барам. «Парикмахерская — парикмахерская». Әллә бездә беркайчан да
чәч алмаганнар, төзәтмәгәннәр, тарамаганнармы7 Бик матур, саф татар сүзе дә бар —
• Чәчтараш». Ул нишләп онытылды сон? «Мебель — мебель». Мисалы да китерелә:
• Мебельный магазин — мебель кибете». Ә нишләп «җиһаз» «өй җиһазлары» түгел?
• Политика — политика», «культура — культура». Әйтерсең бездә беркайчан да сәясәт тә. мәдәният та.
мәдәни агымнар да булмаган һәм бу турыда XX иче йөз башы вакытлы матбугаты кызу-кызу бәхәсләр дә
алып бармаган. «Сезон — сезон (Ел фасыллары турында). «Антракт — антракт» (Шул ук тәнәфес ич!).
«Пауза — пауза». Минем, мәсәлән, мондый сүзнең русча әйтелешен гади сөйләмдә дә. язма әдәбиятта да
очратканым юк. Кирәк булса, бер ара тынлык яки ял итеп алу.— дибез.
Сүзлек авторлары иң гади, халыкта киң таралган сүзләрне дә «күрмәмешкә» салыналар. «Виноград
— виноград». Моңача халкыбыз «йөзем җимеше»и. «йөзем куагы«н. «йөзем җиләге»н белмәгән, бу
төшенчәләрне кулланмаганмени? «Компот — компот». Әллә ата бабаларыбыз җиләк-җимештән ясалган
ширбәт эчмәгәннәрме? Бу сүз хәтта рус теленә дә кергән. «Микстура — микстура». Нигездә, бу шул ук дару
ич! «Одеколон», «духи», «холл», «коридор», «кухня» кебек сүзләр белән янәшә, үзебезнең гасырлар буе яшәп
килгән «ислемай», «хушбуй», «кунак бүлмәсе» яки
• алгы бүлмә», «аралык», «аш су хәзерләү бүлмәсе, кебек сүзләр дә куллана ала. Әлбәттә, бу аерым
мисаллар гына, һәркем яңадан яңаларын китерә алыр иде.
Икенче юл: яңа төшенчәне телнең үз мөмкинлегенә, үз милкенә таянып тудыру. Югарыда бу турыда
әйтелгән иде инде. Берничә мисал белән генә чикләнәм. «Грелка» ны — «җылыткыч». »соус»ны — «аш
тәмләткече», «столетникны» •йө.тьяшәр». «сквозняк»ны — «ашаҗил» дип була. Кайбер шундый юл белән
барлыкка килгән сүзләр телебезгә бик табигый рәвештә кереп тә бара шикелле
Дөрес аңларлар, дип уйлыйм: мин искиткеч бай. бөек, сыгылмалы рус телен
ЧЫИ күңелдән ихтирам итәм, аны үземнең икенче туган телем дип исәплим. Ләкин •жен б ашка, пәри башка,
дигәндәй, һәр телнең үз язмышы, үз юлы. үз байлыгы бар. Телләрне «кушып» та, «берләштереп» тә булмый. Сүз
вә лөгать белән алмашкан тәкъдирдә дә, тел чит сүзне үз законнарына буйсындыра, фонетик вә грамматик
яктан үзләштерә. Шул юл белән бездә «арыш», «өстәл», «бүрәнә», «маржа» һәм шуның ише бик күп сүзләр
барлыкка килде. Ләкин соңгы вакытта рус '•үзен керткәндә аны ничек тә үзгәртмәскә, «имгәтмәскә», шул көе
сакларга тырышалар. Башкача булса, укучыларыбыз рус сүзен үзләштерә алмаслар, аны язганда хата
җибәрерләр, дип уйлыйлар, күрәсең. Әйтик, әлеге сүзлектә дә күптзннәи кергән, үз ителгән «әфлисун, түгел —
«апельсин», «гыйнвар» түгел — «январь», «фатир, тү гел— «квартира», «плитва. түгел, «бритва» дип бирелгән.
Мондый «чәйнәлмичә» йотылган сүзләрнең исәбе-хисабы юк.
Сүзлек төзү — иҗади эш. Ул туктаусыз эзләнү, казыну, яңача юллар табуны таләп итә. «Бу сүз бездә
юк»,— дип, икенче телдән күчереп кенә утырмаска, кирәк икән, кыю рәвештә телнең үз җегәренә таянып, яңа
сүзләр дә кертергә кирәк Әлбәт тә. сүзне халык үзе сайлый,— аны беркем дә көчләп тага алмый. Шулай булгач,
сүзлек төзүче берничә вариант, тәңгәл килерлек синоним сүзләр китерергә тиештер.
Бу алым әлеге сүзлектә сирәк булса да кулланыла. Әйтик, «ничья» — «отышсыз уен», «легенда» —
«риваять», «художник» — «рәссам*, «ландыш- — «энҗе чәчәге», «космос* — «галәм киңлеге», «дрессировщик»
— «хайваннар өйрәтүче» дип тә бирел гән. Бу алымны киңрәк кулланып, аны башка бик күп сүзләргә карпта
да кул ланып булыр иде. Әйтик, «скульптор» дип кенә би релгән. Ә бит соңгы елларда телебезгә бик матур
«сынчы» сүзе кереп бара. «Класс — класс» (.сыйныф кпйда төшеп калды икән?), «колхоз — колхоз» («күмәк
хуҗалык» сүзе дә күптән гамәлгә кергән бит!). Минемчә, әлеге юл белән сүзлеккә кергән рус сүзләренең
барысына да булмаса да. күпчелегенә мәгънәдәш татар сүзләре табып булыр иде
Сүзлекне төзүчеләр икенчерәк чиккә ташланып, саф татар сүзләре булганд а да Янәшәдә рус сүзе кертәләр.
Әйтик, «букет — букет, чәчәк бәйләме», «атака атака. Һөҗүм». Минемчә, бу урыннарда рус сүзләре ботенләй
кирәкми, чөнки татар ' үзе мәгънәне тулысымча ача. Җитмәсә, мисал рәвешендә «атаковать» сүзе «атакаларга»
дип тәрҗемә ителә. Әйтеп кенә карагыз: «атакаларга» — нинди ямьсез, аңлаешсыз яңгырый! Үзебезнең күптән
кергән, сыналган «һөҗүм итәргә» днгән сүз тезмәсе булганда бу бигрәк тә шулай... «Производство —
производство, җитештерү- Мисал га «производственный план» тезмәсе китерелгән, әмма «җитештерү' планы»
дип түгел, •производство планы» дни тәрҗемә ителгән. «Справка — справка, белешмә». Монда да
Татар фигыле — искиткеч бай, аның мөмкинлекләре таң калдыргыч. Шуңа күрә дә бездәге фигыль
ассимиляциягә әле га бирешми (моны әлеге сүзлектән дә күреп була — фигыльләрнең күпчелеге саф тптарча
калган). Ләкин бу юл белән рус тамырын нан «татар фигыльләре» төзи башласак — эшләр харап!
Сүзлек татар телен шактый фәкыйрь итеп, аның лексикасын бик нык тарайтып күрсәтә Әйтик, русның
«учитель, преподаватель, педагог, сүзләре барысы да бер сүа _ «укытучы, дип кенә бирелә. Ә бит бездә борын
борыннан килгән .мөдәррис», «хәлфә», «мөгаллим» сүзләре бар... .Учащийся». .ученик», .школьник» - .укучы»
д.,п к.ко бирело. таЛлоил- исе. олетач» -шоиерт. супе Л. .Ш« Горурлонып.
ш» тутырып* .Ул »""**” шоиортен..- ЛИП »«т.*Л,*а .Общее™, - ЖОИГМЛТК. Лок .............................................
Ш№Ф ОЧрОКЛ.рЛ» бу М..-ЫЫЛ» -шориот. сүл« » куплю,ыл. Мжолии. -соуд. ш«р коте. .Мороль — моряль..
.Әхл.к. еүэеи.К .1» тасб.* блр. ..ишләп ул еүплектии
конкрет мисалга җиткәч, «медицинская справка» — «медицина справкасы» дип тәр җөмә ителә. • Ухаживать
— илтифат күрсәтергә, ухаживать итәргә» Болай да шәһәр халкы телендә «печатать итәргә», «влюбляться
итәргә», «разговаривать итәргә, дип сөйләшәләр. Әдәби гел өчен бу — һич килешмәслек хәл. Төзүчеләр —
телче галимнәр — мондый вульгар сөйләмгә юл куймаска тиеш иделәр.
Мондый ипо.ллороыи иг. миге юк. Шуның белок микл.иеп. т.гы бер ген. юнәлеш ирсетеп китоееи кило-
Әгер иңле һичничен топтал «үо т.былиы» икик, уркур.к юл еойл,.п. могьноио оплотмллы роеошто биреп бул.
„ч. By юл » түкләп т.ыү*.. порто күптоп ТОНЫШ. Әбтик. ЮТ 1 тиле чыллки бер тои.тык «Русча ткт.рч.
еүоиек.то шкоты» катлкулы терниш.кр һои тел.Юеол» булиата» рус суппорт шул.» бир-итаи. .Абсорбции -
«оту. суыру. «WPV- Абсорбции г.ао. - тапларны to,,. .Абсцесс абсцесс, ароила ШКШ- -Лкю.тарл - л~«гкрл-.
КЛДЫНШ отрлл.. .Аблжур - лбкжур.
"томтеүйлонто ис» бу алым Лтеллоя диярлел лулллиылиы». Горче, бу ОЧР.ИТК „„„ кипик аеруча
урынлы булыр иде. Мәсәлән, .пароним пароним. Оят ул аеруча к рәк. аеру мин д„ ттлисим.
булса да интим
сүзлекләрдән карарга мәҗбүриен. Кыскасы, әйтергә теләгәнем шул: хәзер инде беркем дә чит сүзләрне көчләп
такмый. Барысы да үзебездән тора. Дөресрәге, конкрет эшне башкаручылардан.
Кулланма була аламы?
Сонгы берничә ел эчендә Казанда һәм татарлар яши торган башка бик күп шәһәрләрдә татар телен өйрәтү
буенча дистәләгән факультатив курслар, түгәрәкләр ачылды, түләүле һәм түләүсез дәресләр алып барыла.
Мәктәпләрдә, вузларда, техни кумнарда һәм башка уку йортларында да татар телен өйрәнүгә игътибар нык
артты. Боз, ниһаять, кузгалды дип әйтергә була. Барысы өчен дә кулланма-әсбап кирәк. Шуңа да «Тематик
сүзлек» чыгу белән таралып, сатылып бетте. Ләкин ул көтелгән бурычны тулысынча үти алыр микән?
Моңарчы мин сүзлекнең бер ягына — рус сүзләренең чамадан тыш күп булуына тукталган идем. Ләкин
сүзлекнең башка җитди кимчелекләре дә җитәрлек. Ярлылан дырылган, тарайтылган лексика нигезендә
татарча матур җөмлә төзеп була микән? Менә сүзлектәге бүлек исемнәре: «Җан иясе буларак кеше» (Русчасы:
«Человек, как живое существо»). Яки: «Ихтыяр актының мотивы» (Русчасы— «Мотив волевого акта»). Сәер
яңгырый, шулай бит? Сүзләре татарча да кебек, җөмләсе русчадан кү череп алынган сыман тәэсир итә.
Кыскасы, «чыктым аркылы күпер» килеп чык кан!
Кайвакыт сүзлектәге татар сүзләре дөрес бирелгән, әмма шуларны расларга тиешле мисаллар шик уята.
Мәсәлән, «пудра» — «пудра» дип тә, «кершән» дип тә бирелгән (югыйсә, соңгысы да бик җиткән иде!) Ә мисал
өчен китерелгән «компактная пудра» «компактлы пудра» дип тәрҗемә ителә. «Каты кершән» дип әйтергә дә
була иде ич! «Сок яблочный — алма согы». Ни өчен «алма суы» түгел? «Женский характер — хатын кызлар
холкы» турында бара булса кирәк...
Сүзлектә җитди төгәлсезлекләр, мәгънә хаталары да күп. Әйтик, «Бодрый старик» — «таза карт»,— дип
тәрҗемә ителә. Ләкин «таза» — «крепкий» дигән сүз. Монда исә «күтәренке күңелле» «җитез карт» турында сүз
бара. «Флюс — чуан». Юк, «чуан» «фурункул» мәгънәсен бирә, ә «флюс» — «яңак шеше». «Пухлые щеки —
тулы яңак». «Тулы» — «полные». Монда исә «кабарынкы яңак». «Кривые зубы — тигезсез тешләр». Юк
«тигезсез — неровные». Бу очракта исә — кәкре тешләр».
Кайбер күрсәтелгән төгәлсезлекләр вак нәрсә кебек тоелырга мөмкин. Ләкин бу бит киң катлам
укучыларга куллану, өйрәнү, татар телен тирәнрәк аңлап, шул телдә уңышлырак эш итү өчен чыгарылган
белешмә. Аның һәр сүзе, һәр мисалы эталон, кагыйдә булып кабул ителәчәк.
Минем мондый катгый фикерләрем белән кнлешмәүчеләр дә табылыр. Табылыр гына түгел, алар — бар.
Мәсәлән. КДУ доценты, филология фәннәре кандидаты М. Хәй руллин үзенең әлеге сүзлеккә язылган
рецензиясендә («Социалистик Татарстан» газетасы, 198Й елның 17 декабрь саны) тематик сүзлекне күккә
күтәреп мактый, аның бер генә кимчелеген дә күрми. Аныңча, әлеге сүзлек «укучылар, студентлар,
укытучыларның, һәр ике телне өйрәтүчеләрнең практик яктан сөйләм телен үстерүгә аеруча зур өлеш
кертәчәк». Автор сүзлекне «кирәкле, заман таләбенә җавап бирерлек» кулланма әсбап дип атый, аның тел
үзләштерүче киң укучылар катламының яраткан китабына әверелүенә ышана.
Чыннан да, бәлки мин, тәнкыйть белән мавыгып китеп, сүзлекнең бер уңай ягын да күрмәгәнмендер?
Әлбәттә, сигез мең баш сүз арасында уңышлы тәрҗемә ителгәннәре дә бар. Әйе. кайвакыт төзүчеләр, сүзгә-сүз,
«калька» рәвешендә тәрҗемә итүдән котылып, максатка иҗади рәвештә якын килгәннәр, уңышлы мисаллар
биргән иәр: «мотор действует безотказно — мотор төгәл эшли», «часы стоят — сәгать йөрми» һ. б. Ләкин аерым
уңышлы мисаллар гына сүзлекне коткара алыр микән?
Соңгы сүзне киң укучылар массасы, халык үзе әйтергә тиеш. Сүз бит, ахыр чиктә, бер конкрет кулланма
турында гына бармый. Сүз безнең газиз телебез, аның бүгенге хәле һәм киләчәге турында бара.