Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күктүбә дәфтәреннән яңа шигырьләр


Бер каләмем гел буш килгән. Бер каләмем җете кара.
Тәмле шигырь яза торган Яшел карам бетеп бара.
Ая. Диңгез! Гомер бакый Эзләнүле төсең табыйм. Каурыйларым сиңа маныйм. Чын төсләрне синнән алыйм.
Әмма, һәйһат! Синдә дә төс
Бер агара, бер кызара. ...Тәмле шигырь тудырасы Яшел төсләр бетеп бара...
Узамә
Кайчак сине өздерепләр сүгеп ташлыйм.
Аты-юлы белән тетеп, тиргәп атам Кайвакытта кызганудан елый башлыйм. Кайчагында гаҗәпләнеп шаклар катам.
Кайбер чакта сокланудан өнсез булам: Күпме эшләр килә синең кулларыңнан! Өлгерәсең ничек диеп башлар ватам.
Кешеләрчә жәлләп ярдәм итәр булам. Кайчак көләм. кайчак кайнар яшьләр түгәм Шигырьләрен, жырларыңны укып синең...
И. шагыйрә! Әгәр дә син — мин булмасаң. Сиңа атап мәдхияләр язар идем.
Клара БУЛАТОВА — шагыйрә. •Язлар алда-. -Гел кояшка карап-. -Марс китабы- һ. б шигырь китаплары авторы. Әлмзттә яши.щи».или»
tl
Диңгез гөжли бүген көне буе. Бүген монда габрияклар 3 туе. Сикерешә алар, биешә.
Дулкын буйлап җәяү йөгерешә. Чыйкылдаша, ауный, тибешә — Шайтаннарга шулай килешә. Кайвакытта акыл, олпатлыкны Алып атып ярсу суларга. (Җенләнергә шагыйрьләр дә хаклы!) Иярәсе килә шуларга.
...Бүген монда габрияклар туе.
Туфан да татар иде шул.
Татарча тыйнак иде.
Кирәктә җиңен сызганып Яклаудан ерак иде.
Әйдәде — кулын бирмәде.
Тартмады, этәрмәде.
Еракта тотып сокланды.
Янына күтәрмәде.
Ул бары хәерхак җанлы Чиста, пакь күңел иде.
Редактор түгел иде ул. Директор түгел иде.
Булышса әгәр, үзенә Яман ат алыр иде... Туфан да татар иде шул. Бик тыйнак, сабыр иде.
Яшьлектә талант-сәләтем Шауламый калды шуңар. Габриак булыр идем мин! ...Табылса Волошиннар4.
Яңа яңгыр юган якты йөзле Диңгез ята балкып, елмаеп.
Шул диңгездә рәхәтләнеп йөзде Минем улым, гүя бер балык.
И табигать! Адәм баласына Биргәнсең лә көчне, сәләтне: Суда йөзә, күктә оча белә. Төзи ала җирдә җәннәтне.
Тйк кызганыч, шушы сәләтле зат Яманлыклар кыла кайчакта.
Кан коюга җирдә, җан кыюга Хак-табигать үзе шакката.
Яр буенда улым яшьтәшләре Сугыштылар кичә җыйналып. Ни бүләләр алар? Нәрсә җитми? Ник кыйбласыз, динсез бу халык?
Әйтерсең лә шушы вәхшилеккә Гаҗәпләнеп калды диңгез дә Күләгәләр ятты әле генә Яңгыр юган якты йөзенә.
Кем юрый сине юылмас Кара, тын сагышына.—
3 Диңгез шайтаннары.
4М Волошин ярдәме белән шигърияткә килгән. Ч Габриак имзасы белән танылган рус шагыйрәсе күздә тотыла. Ред.
Мин тиңлим сине үземнең Бу чуар язмышыма:
Күкләргә күпме үрләп тә Җирдән күчмәгән кыя. Кире кагылган алиһә. Көнгә ашмаган хыял
Зәмзәм суы бөркеп торган, диләр.
Феодосиядә фонтаның.
Ә мин бүген авыз итәр өчен Тамчы су да анда тапмадым.
Безнең буын, и беркатлы буын.
Алга китеш диеп алданган.
Кая илдә затлы фонтан төзү — Булганын да саклый алмаган.
9
Айвазовскийга
«Гөл бакчасы булды Илебез!» дип. Тудырганда кызыл җырларны. Харап булган йөзем бакчалары. Коргаксыган Кырым кырлары.
...Кичәгеңне сүккән бүгенгеләр Үзләре дә күп сүзле генә... Хак-табигать. белмим, күпме түзәр Бу тормышның юньсезлегенә?..
Күк күкрәсен, бәрсен, дөбердәсен — Саңгыраулар ишетә белми аны.
Яшен яшьнәп, сузсын ут көлтәсен — Сукыр күзләр барыбер күрми аны.Алар шулай гомер буйларына Күрми-белми яши бирәләр. Безнең дә бит шулай көн күрүгә Күнеккәннәр иде түрәләр.
9
Аз гына Абдулла Шердан
Йолдызлар бит күктә, күмәкләшеп.
Төркем-төркем яшәп киләләр.
Ә сүнгәндә менә ялгыз гына.
Берәм-берәм генә сүнәләр...
Сыңар бер йолдызның күпме якты Биргәнлеге Йолдыз иленә.
Ни өчендер, янган чакта түгел.
Үзе сүнгәч кенә беленә.
...Шигърият тә нәкъ йолдызлык кебек:
Хак-бәяне шагыйрь халкына
Күп вакытта куя башлый халык...
Соңгы тапкыр атылгач кына.
Диңгез бер дулап ала да Тагын тыелып тора. Кара-Тау, кашын җыерып. Кара коелып тора.
Ул шулай ачуланамы Артык сабырлыгына? Аптырый, хәйран каламы Дөньяның барлыгына?
Үзгәреш, дибез... Ә монда Төзәлү әле ерак.
Шәп түгел иде. ә хәзер Начардан начаррак.
Арыклар сусыз, аларны Бака ефәге сарган...
Кайчандыр гөлстан булган Үзәннәр корып калган...
Сокланып түгел, кызганып Күзәтеп йөрим сине. Исемен-атын югалта Язган Күктүбә иле.
...Диңгез бер дулап ала да Тагын тыелып тора.
Кара-Тау. кашын җыерып. Кара коелып тора.
Син булдыклы, син үзеңә хуҗа.
Үз ярыңны үзең юасың.
Упкыннарың, чоңгылларын шунда. Дулыйсын да тагын тынасың.
Илнең-көннең төптән актарылган Давыллары теткән ярларны. Яраларны кемнәр юар икән. Кем төзәтер икән аларны?
Гел хатадан торган тарих белән Ничек яшәр икән бу илем?
Айкалган ла, чайкалган ла чагың,— Безнең кебек чагың, диңгезем.
Әлвидаг
Улым йөзеп уйнаган.
Чумып-чөмереп туймаган Тирән диңгез, исән бул! Күпме шагыйрь җырлаган. Җырларына сыймаган Зәңгәр диңгез, исән бул!
Күктәбәләр ярына Килербезме тагын да? — Белмәс диңгез, исәи бул!
Көн айкалган чагында. Ил чайкалган чагында Түзмәс диңгез, исән бул!
Насыйп булса, улларның Үткәргәчтен туйларын. Без килербез, исән бул! Улым йөзгән дулкында. Оныгымны шушында Йөздерермен, исән бул!
Исән бул!
Актарылып, кайнап озатасың, Халәтеңне аңлыйм мин бүген. Синең кебек әй айкалган чагы, Әй чайкалган чагы илемнең.
Кузгатырга кирәк иде микән Тарих төпкә салган ташларны? Бөтенесе дәррәү кубып өскә. Афәт булып кайный башлады.
Синең якта Абхаз, Грузиннар, Ерактарак Төрек. Үзбәкләр Суешалар — ничә дистә еллар Дус яшәгән тату милләтләр.