Логотип Казан Утлары
Роман

ФИДАЯ


РОМАН
23
шегалдын уң яктан ышыклап тезелеп баскан тупыллар бөтен буйларына ыңгырашып чайкалалар һәм көзге кыраулардан көйгән яфракларын өзгәләп искән ачы җилдән зарланалар Ләкин Фидаяга, күпме генә зарланса да. беркем дә ярдәм итмәячәк Хәтта райбашкарма рәисе Искандаров тә. Нурханова аңа Мирхуҗиннан зарлан- макчы булып караган иде инде
Искәндәров. күзлеген маңгаеннан төшереп, рәтләштереп куйды да. үзалдына, өстәлдәге кәгазьләргә карап — Мирхуҗин кебекләр районда күбрәк булса. без республикада күптән беренче булыр идек инде.— диде—Уңган. өлгер, теләгәнен таба, әйткәнен эшли
— Хикмәт шунда ни тели бит ул . — Фидая киная белән башлаган иде. Искәндәров башын күтәрми генә, әмма тавышын көчәйтә төшеп әйтте
— Без эш-төзелеш мәйданындагы теләкләр турында гына сөйли алабыз.— диде.— Калганына тыкшынырга хакыбыз юк Моңарчы үз хатыны да. кеше хатыны да елап килгәне юк бит әле1
Фидая, урынсыз кинаясе өчен оялып кызарып чыкты, бөтен тәне эсселәнде Чыннан да. Мирхуҗинны әхлаксызлыкта гаепләргә Ни хокукы бар аның9
Искәндәров күтәрелеп карамалы, ләкин аның кичерешләрен сизеп алды. Тавышын йомшартып, алдындагы кәгазьләрне тәртипкә салган арада
— Без шул барыбыз да кешедән гаеп эзләргә остарып киттек Эшләгәннең кадерен белү җитми.— диде— Син аның кырык яшен ничек билгеләп үтәргә икәнлеген ныклап уйладыңмы соң әле9
Фидая югалып калды Мирхуҗинга кырык яшь тула микәнни* Кайчан икән аның туган көне9 Нишләп берәү дә әйтми
— Сигезенче мартта туган ул.— диде Искәндәров — Моның ише- ләрне син үзең алдан белеп, минем исемә төшереп йөрергә тиеш Зурлап билгеләп үтәргә кирәк Мирхуҗинның юбилеен ныклап уйларга кирәк Нинди бүләк бирергә9 Орденга тәкъдим итәргәме, әллә исем бирергәме9 Аның -Почет билгесе медальләре бар инде ^ин
Ахыры Бшиы 10 ичы санда
менә, бик турыдан бәрмичә генә, үзенең кылын тартып кара, күңеле ни тели икән’ Аннары бик матур итеп характеристика язарсың. Югары оешмалар кире кайтарырлык булмасын Моны да белеп эшләргә кирәк, югыйсә, без кайчакта. кешенең күңелен күрәм дип. кәефен кырып ташлыйбыз.
Урынына утыртты председатель үзенең урынбасарын һәм шул ук вакытта аңа хәрәкәт итү юнәлешен дә бик матур итеп ачып бирде. Икенче очрашканда Мирхуҗин белән ачылып, елмаеп сөйләшергә тулы нигез бар иде инде Гавис үзе мактаулы исемне хуп күрә икән, чөнки бишьеллык тәмамлангач, лаеклы кешеләрне орден-медальләр белән бүләкләргә аерым бер мөмкинлек булачак әле Нурханова аңа характеристиканы үз кулы белән язачагын да сиздереп куйды. Мөнәсәбәтләр җайланды Мирхуҗин ел башыннан Кармаш төзелешенә ташчылар бригадасы җибәрде
Хәзер инде ул бригаданы өзлексез эшләтү — кирпеч, измә белән туктаусыз тәэмин итү. ашау-эчү. яшәү шартларын кайгыртып тору кирәк иде Ләкин ике көн дә үтмәде, ташчылар бригадиры Нур- ханованың үзенә — Фидая шулай кушкан иде. берәр көйсезлек чыкса. турыдан-туры үземә шылтыратыгыз, дигән иде — телефоннан, измәне кирәгенчә ясап өлгертмиләр, ашарга рәтләп әзерләмиләр, дип. канәгатьсез тавыш белән зарланды
Монысын инде урында баш врач карарга тиеш иде Фидая аның белән телефоннан түгел, үзен күреп сөйләшергә булды.
Урамның каршы ягында мунча салынып беткән, бер мичен чыгарып та куйганнар, икенчесенә керешкәннәр икән инде. Бу эшкә Гази- мов бөтен районда дан тоткан телсез Зөфәрне чакырган Ул ашыгып эшләми, ләкин җиренә җиткереп сала, мунча шәп булачак иде Фидая, аның янына кереп, кулларын буташтырып сөйләшеп алды: Зөфәр олыгаеп килгән таза гәүдәле, тыныч, киң чырайлы ир кеше, больница ягына кулын изәп. начар, начар, дип. тамак төбенең бер читеннән генә чыккан нечкә аваз белән әйтеп куйды һәм. чыннан да начар икәнен аңлатып, башын чайкады.
.ашчыларның эше начар гына түгел, бөтенләй туктаган булып чыкты Алар эссе итеп ягылган бер бүлмәдә, такта өстәлдә домино сугып утыралар иде
Сөйләшү шактый ук күңелсез килеп чыкты, ташчылар, бер-бер- сен бүлә-бүлә. бу хәлгә бүтән түзеп тормаячакларын, әгәр кирпеч белән измә китерелмәсә, иртәгә үк китеп барачакларын әйттеләр Алар — читтән ялланган кешеләр, эш хакын көн үткәнгә түгел, башкарган эшкә карап алалар Монда өстәл төеп нишләп утырсыннар!
пи карый Билал’ пигә чарасын күрми, ник ичмасам өзеклек буласын алданрак хәбәр итми0
Фидая, больница ишеген каерып ачып, шакылдап барып керде, итәгенә сарган карны ишек төбендә дөп-дөп басып какты. Әмма бу тавышка игътибар итүче, аңа каршы чыгучы булмады
Фидая өлкән медсестра бүлмәсенә юнәлде
— Әкренрәк!—дип. кашларын җыерып каршы алды аны ак башлыгын маңгаена ук төшергән Гөлфия
— Билал кая? — диде Фидая, аның белән кыска гына исәнләшкәч.
— Юк Билал!
— Ничек юк. кая китте0
— Бетеп килә Билал!— диде Гөлфия, ачулы пышылдау аша. Үзе Фидаяга карамый гына, пыяла шкафындагы кәкре-бөкре тимерләрне— хирургия инструментларын рәтләштергәндәй итте
— 1°әтләп кенә аңлат әле. бу ни дигән сүз?
— Бу — синең теләгең кабул булды дигән сүз! Ни теләгән идең соң син Билалга. ә? Әллә оныттың дамы?
Ул, каты-каты басып, ишек янындагы почмакта торган озын ак шкаф янына килде, аны ачып, халат белән башлык алды да Фидаяга тондырды
— Мә. ки'
Фидая берни аңламыйча, өстен алыштырды халат белән башлыкны киде, итекләрен салып, аякларын артсыз зур күн баш- _ макларга тыкты Ә Гөлфия, әле һаман кашын-күзен җимереп, сип- < келләрен чекрәйтеп. читтәнрәк карап тора, ул инде иягенә марля | битлек асып куйган икенче битлекне Фидая өчен булса кирәк ф кулына тоткан иде Фидая, аны алып авыз-борынын каплап бәй- < ләде. Ул әле һаман үзен ник болай киендергәннәрен аңлап җиткерми ? иде. *
— Әйдә'
Гөлфия аны операция бүлмәсенә таба алып китте *
Өске өлешендәге пыяла турына эчтән ак пәрдә капланган ишек- _ не ачуга Фидаяның тезләре йомшап китте, ул. егылмас өчен, ишек = яңагына тотынды анда, озын ятакта кайчандыр Мәгъсүм яткан 5 төштә, нәкъ шундый ук тимер терәкләр көпшәләр арасында, ак ‘ җәймә өстендә берәү ята иде Фидаяның бугазына нәрсәдер килеп бөялде узганнар кире әйләнеп кайткандай тоелды
Фидая күзләрен йомды Бу мөмкин түгел Мөмкин түгел
— Син нәрсә. Гөлфия кешенең котын алып йөрисең1 Әйттем бит мин сиңа, берегез дә кермәгез дип'
Бусы йомшак тавыш. Билал тавышы иде Фидая күзләрен ачты ятактан башын борып, аңа Билал үзе карап ята иде Менә ул тимер терәктәге банкадан сузылган көпшә очындагы энәне беләгеннән алды да терсәген бөгеп тотты Гөлфиягә
— Гампон бир әле.— диде юрып утырды
Фидая аңына килә башлаган иде инде Ул. йөзеннән битлеген тартып алды да. сулышына буылып
— Бу ни дигән сүз?— дип сорады
— Профилактик чара гына бу.— диде Билал аягына басып
Гөлфия алар арасына кереп туктады. Фидаяның күзләренә тишәрдәй итеп карады — аның күзләре яшел һәм аяусыз икән
— Син чакырып китергән хәл бу.— диде— Кара, кинән сөен' 1еге чакта ниләр генә кыланмадың, ниләр генә әйтеп бетермәдең, ә бит Билал үзе җанын бирердәй булган иде! Ни дип белдегез сез врачны1 һәр үлгән артыннан үзе җан биргәндәй була бит врач' Ул чакта синең кайгыларыңны өчәүләп күтәргән идек, бу юлы куанычы сиңа гына булсын инде, рәхәтлән'
Нәкъ шушы бүлмәдә, нәкъ шушы урында, сүзләре дә шул ук бугай, тик әйтүчесе генә алышынган'
— Гөлфия, тукта, ни сөйлисең син’ .омана карчык түгел бит адәм көлдермә — диде Билал, гадәтенчә йомшак итеп
— Көлүдән узды бит инде, нишләтәсең син үзеңне’— диде аңа Гөлфия еламсырап — Бетерәләр бит инде, бөтенләй юкка чыгаралар' Больницада берүзең, ишшу җитмәсә, шундый зур төзелешкә җиктеләр. бу чирең дә ала бара, аза бара' Чирен яшергән үлгән, ди. яшермим дә. нитмим дә моннан ары'
Ул. битен ике кулы белән каплап, бүлмәдән йөгереп чыгып китте
Ә Билал сер бирмәскә тырыша, кыяфәте алай бер дә чирле кешегә охшамаган иде Фидая да бераз тынычлана төште, алай да. халатын салып пальтосын-итекләрен кигәндә, аның куллары калтырый иде әле Ул тизрәк тышка, болытлап торса да якты, салкын, сулышларны иркенәйтә торган дөньяга иркенлеккә чыгарга ашыга иде Билал да халаты өстеннән пальтосын киде бүреген эләктерде Фидая белән чыкты
Ул арада измәне китергәннәр, ташчылар да. озак көттергән өчен ачулары килгәнлекне күрсәтеп, әкрен генә, атлар-атламас дигәндәй, бина ишегеннән килеп чыктылар, котельныиның аргы башында күтәрә башлаган стеналары янына киттеләр
— Биредә ни була соң?— дип сорады Фидая
— Морг.— диде кыска гына итеп Билал.
— Ә тегесе9
— Анысы да морг
— Нигә сезгә ике морг’
— Берсен склад итәрбез, бәлки
Фидая шәрәләнеп торган кызыл кирпеч стеналарга ямансулап карады кемнәрдер шушында кереп ятачак Бүген җирдә йөри, эшли, күңел ача. уйлый, куана, сөя. ачулана — мең мәшәкать кичерә. мең төрле хисләр белән яна торган кешеләрнең кайберләре озакламый җансыз, хиссез булып, берни тоймый-белми торган җисем булып шушында кереп ятачак, кемнәрдер ул тарафка үзәге өзелеп карап торачак. Кайчандыр теге ярым җимерек куышка Фидая үзе карап торган шикелле.
Аның Билалга рәнҗеп әйткән сүзләре исенә төште; < Миңа килгәннәр сезнең үз башыгызга төшсен, мин күргәннәрне сез дә күрегез! > Әллә, чыннан да. каргыш төшә микән ’ Фидая Газимовка борылып карады аның йөзе картайган, суырылган, күгәргән кебек тоелды Бәлки, моңарчы Фидая бу үзгәрешләрне күрми-сизми генә йөргәндер. теге чактан бирле аңа Газимовның чыраена текәлеп карау да. аның белән ачылып сөйләшү дә бик авыр, ул үзен мәҗбүр итеп, хисләрен яшереп кенә аралаша бу кеше белән, шуңа күрә андагы үзгәрешләрне дә күрми килгәндер
— Сезгә ни булды?—дип сорады Фидая.
Билалның сүзе бүленде ул үзен гаепле саный, кичә дә. бүген иртүк тә. Мирхуҗинга шылтыратып, хәлне аңлатканын. Мирхуҗин- ның иртүк машина җибәрергә вәгъдә иткәнен, ләкин ни сәбәптәндер сүзендә тормаганын сөйләп маташа иде. аклануын ярты сүздә бүлеп. Фидаяга карады, ниһаять, аның ни хакта сораганын, төшенеп
— Хәл китеп тора кайчакта.— диде
— Күптәнме9
— Сез врач түгел бит.— диде Билал, моңсу гына елмаеп.— Анысын үзебез карарбыз инде. Фидая Госмановна. үзем табип кеше
— 1'абип авырса, башка табипка барырга тиеш. Сез бардыгызмы соң9
Билалның бу хакта сөйләшәсе килми иде Фидая тагын тәрәзәсез стенага — булачак моргка карады Беренче булып анда Билал үзе кереп ятса9
— Мин сезне Казанга җибәрәм.— диде Фидая.
Билал көлде: .
— Юкны сөйләмәгез. Фидая Госмановна Минем иртәгә иртәнгә билгеләнгән операциям бар
— Операция көтә ул
— Бездә андый гадәт юк. Фидая Госмановна. Әгәр ул операцияне көтеп ятучы сез үзегез йә берәр якыныгыз булса9 Ә мин нәкъ шул сәгатендә китеп барсам9
Фидая аңа күзләрен тутырып карады, аның .ин тагын мине каргар идең бит — дигәнен көтте, әмма Билал шунда туктады дәвам итмәде. Көлемсерәде дә ташчыларга таба атлады
Ул үзе Казанга китмәячәк һәрхәлдә, тиз генә бармаячак. Кайчаннан бирле шушылай кан тамырына дарулар салып хәлләнә икән ул9 Авыруы кайчан башланган икән9 Гөлфиядән сорарга кирәк иде ә Гөлфия Фидая белән тыныч сөйләшмәячәк
Юлда кайтканда Фидая мондый карарга йилде Казаннан врач
ларны монда чакырып китерергә кирәк. Килеп төшсәләр. Билал үзен каратмыйча кала алмаячак Әгәр куркыныч чире юк икән, бик әйбәт Әмма Гөлфия күпне белә һәм һич тә юкка гына борчылмас
Шулай булып чыкты да.
Казаннан килгән врачлар Газимовта шактый ук нык азган кан чире таптылар һәм үзләре белән алып киттеләр *
Икенче көнне г!урханова Казан белән сөйләште андагы врач < авыруга шактый вакыт дәвамында кан салып торырга кирәклеген = әйтеп: _
— Донорлар табуда ярдәм итсәгез, яхшы булыр иде.— диде < Кан бирердәй кешеләрне каян ничек эзләргә’
Иң ачы хәсрәтләр алып килгән салкын, җилле май көннәре кире к әйләнеп кайткандай булды Чарасыз калырга да ярамый, нидер эш- ® ләргә кирәк иде Фидая телефон трубкасын күтәрде һәм Үзәк «не < алды
Нигә «Үзәквне? Геге чакта, больница ишеге төбендә. Мәгъсүмгә = кан бирергә дип тезелеп баскан егетләр искә төшкәндер, бәлки’’ ® Ул трубкадан тизрәк таныш тавыш ишетелгәнен көтте Ләкин » аннан шактый озак вакыт озын-озын чинау гына ишетелеп торды х Фидая гүяки ике араны тоташтырган озын чыбыклар аша чылтырап утырган кызыл телефон аппаратын күрә, алай гына түгел, зур. елтыравык өстәлләрне, алар тирәли тезелгән урындыкларны бер ягын тоташ китап шкафлары биләгән зур бүлмәне күрә иде Бүлмә буш. аның хуҗасы урам як капкадан кереп кенә килә Ул кызыл аппаратның әледән-әле сузып-сузып зыңгылдаганын ишетми, ләкин күңеле сизә, шуңа күрә ике ягына биек итеп кар көртләре өелгән сукмактан эре-эре атлый Әнә инде өйнең почмагыннан борыла. Почмак турыннан тутыккан торба сузылып төшкән, аның аскы очы җирдән ике метр чамасы биеклектә. Бервакыт аның турыннан узганда Давыт үзе бәрелмәскә башын иде һәм артыннанрак килгән Фидаяга борылып 'Башыгызны бәрә күрмәгез' — дип көлде Фидая аңа шулай ук елмаеп җавап биргән иде -Үсәм әле мин. үсәм! Почмакның ишегалды ягына зур гына плакат эленгән анда авыл өендәге мич һәм аның авызыннан ургылып чыккан янгын телләре тасвирланган. астына эре-эре хәрефләр белән 1'еЗексез мичкә яксаң, менә шулай була ул!-—дип язылган
Әгәр Фидаяның йөрәгеннән үрләгән ялкын күзгә күренә торган булса, шул рәсемдәгедән ким булмас иде
— Тыңлыйм. Гаяров'
Фидая күз алдына китергәннәр әллә чыннан да дөрес булды инде — Давытның сулышына кабып сөйләгәне сизелде Ә шулай да аның җавабы сискәндереп җибәрде Сулыш киселде Фидая тавышы үзгәрәчәген тоеп, тиз генә сүз әйтә алмады
— Алло' -Үзәк- тыңлый1
Фидая җитди дә. шул ук вакытта үзенең хезмәт вазифасын үтәгәндәй җиңел дә сөйләшергә тырышты Кан тапшыручылар эзләп район үзәгеннән нәкъ менә Баллыболынга мөрәҗәгать итүләре бераз сәер тоелуы ихтимал иде. әмма Гаяров моны табигый дип тапты, гаҗәпләнмәде, хәзер үк егетләргә хәбәр итәчәген әйтте
— Үзем контрольдә тотармын.— диде— Машинасын бирермен, кешеләрне җибәрермен Казанга озату ягын сез кайгыртырсыз.— диде
Сөйләшү эшлекле тонда барды, әмма Фидая үзенең ихтыяр- сыздан аннан яшерен бер мәгънә эзләгәнен тоеп трубканы куйгач та үзалдына кызарынды Нигә соң мин аңа шалтыраттым әле’»— дип үкенә үк башлады
Гөнаһлы уйлар иде бу һәм Фидан ал ардан тизрәк арынырга тырышты Ул фәкать эш турында гына уйларга, шуны гына кай
гыртырга тиеш. Ә Газимов Казанда чакта эш икеләтә авыр булачак Фидая Мирхуҗин янына үзе барып кайтырга булды
Ничек тә аны больница төзелешен эшнең үзәгенә куярга мәҗбүр итәргә кирәк иде. Сүз арасында Фидая
— Әле менә үзегезне бик зурларга ниятләдек, юбилеегыз матур итеп уздырылачак, характеристиканы бик әйбәт итеп яздык, моннан соң мин тиешле оешмалардан нәтиҗәсен белешеп торырмын.— диде
1'авис. күзләрен кыса төшеп, өздереп, мәгънәле итеп карады
— Их. Фидая Госмановна, сез мине исем өчен, бүләк өчен тырыша дип белдегезме әллә?—диде,— Әгәр алай уйлыйсыз икән, бик нык ялгышасыз Мин дәрәҗә дип тырмаша торганнардан түгел. Кешеләрнең чын күңелдән, ихластан әйткән рәхмәте — иң зур бүләк Әгәр менә сез эшләгәннең кадерен белсәгез, без бер-беребезне аңлашып яшәсәк, шуннан ары ни кирәк тагын'’
Ул. урындыгыннан калкына төшеп, үзенә яны беләнрәк утырган Фидаяның өстәлдә яткан кулларына зур. симез, көчле, юан бармаклы кулын куйды Фидаяның беренче омтылышы — ниндидер чиркандыргыч хәшәрәт төсле, аркасына эре. кара, сирәк төк үскән, бармаклары нык каптыра торган, учы җылы-дымлы бу кул астыннан үзенең бармакларын тартып алу иде Ләкин ул вакытында тыелды. Колагында әле бая гына телефон аша шифа биреп яңгырап узган тавыш яңаргандай булса да. аны куарга тырышты, көчәнеп елмайды Бу кешенең кәефен кырырга, гайрәтен чигерергә ярамый; югыйсә, ул Кармашта бөтен эшне туктатачак. Беразга гына түзәргә Изге максат вөҗданга болай гына каршы килүне аклар
-— Эш тукталып тормасын иде.— диде Фидая үтенүле тавыш белән — Фәкать шул чакта гына без уртак тел табачакбыз
— Әгәр уртак тел табабыз икән, эше барачак инде аның!— Мирхуҗин күз ерыклары аша майлы елмаеп җавап бирде
24
Язгы җил. Наиләнең ятимлеген, яклаучысы юклыгын белгән кебек, аның ихатасы аша аерата өздереп, кистереп исә иде шикелле Дөрес, өй артыннан бик үк иркенләп, дуылдап уза алмый ул. анда мәрхүм хуҗа утырткан биш-алты төп алмагачның нык кәүсәләре, тармаклы ябалдашлары каршы тора Агачлар, өйне дә үз ышыгына алырга тырышкандай, шәрә ботакларын шифер түбә өстенә үк җәеп салганнар Ә менә ишегалды ягы бөтенләй ачык, андагы тавык кетәклекләре. баз өстендәге куыш, хәтта мунча да елдан-ел җиргә иңә. искерә бара, җил алар өстеннән уйнаклап кына уза. Ул абзар-кура, койма тирәләрендәге карны берничә көн эчендә ялап алды, урам як коймасының эчке ягында корыган тигәнәк, кычыткан куралары кар астыннан тырпаеп килеп чыкты, алар ятимлек шыксызлыгын тагын да көчәйтә иде
Иртән эшкә киткәндә дә. көндез чәй эчәргә кайтканда да Давыт аларга карап-карап уза. йолкып ташларга һаман кулы җитми иде Көннәрнең берендә ул. өенә кайткан арада, урман хуҗалыгыннан, машина түбәсенә бәйләп, нарат һәм каен үсентеләре алып килде Наратлар тәбәнәк, әмма яшел, куе бөдрә, ә каеннар нечкә, күгелҗем кәүсәле һәм озынча, нык бөреле иде Иртән идарәдән кайткач. Давыт койма кырындагы тигәнәк һәм кычыткан кураларын йолкып ташлады Көрәк алып, ике-өч селтәнүдә әйбәт кенә чокырлар казыды һәм урам капкасыннан сул якка — өч наратны, уң якка өч каенны утыртып куйды Каеннарның кәүсәләрен озын таякларга ныгытып бәйләде — җил-давыл сындырмаслык итте, ә наратларның төпләрен нык-нык басып таптады
— Артыграк басасың түгелме’’ амырларын өзеп бетермә тагын'— диде Наилә
Ир кешенең ихатаны тутырып, иркенәеп йөрүе хуҗалыкка ямь керткән, йортның дәрәҗәсен күтәргән иде һәм Наилә бу бәхетне түкми-чәчми татырга, шушы гайрәтле ирнең эшенә кысылып, өйрәтеп, үзенең монда хуҗа икәнлеген күрсәтеп хокукларын файдала- * нып калырга тели иде. Ирнең аяк астында буталып, комачаулап < һәм үзенә юк акылны аңа өйрәтеп йөрмәгән хатын-кыз үзен чын = хатын-кыз дип хис итәмени0 ф
Ә Давыт үз эшен дәшми генә эшли, агач тирәләренә Наилә < китереп биргән тулы чиләктән су коя Ул да. көздән бирле гаиләсен- ® нән аерым яшәгәнгә, хатын-кызның үз тирәсендә чуалуына зарык- * кан. Наиләнең ат дагалаганда бака ботын кыстыргандай чәпчеп ч йөрүе бераз эчне пошырса да. үзенә бер рәхәтлек бирә иде. Бу * каеннар яфрак яруга. Фазилә белән Алмазны да алып килермен а инде-.— дип уйлый ул. Хәзер үк тә алып килгән булыр иде дә. йорт- - ны җиткереп өлгермәделәр Өлгергән дә булырлар иде. колхозның - балта осталары көзен янган хуҗалыкларга — Фаязларга һә.м Гыйз- зетдиннәргә өй җиткерделәр, аннары Кармаш больницасына мунча салдылар Анысын Давыт Фазиләгә әйтмәде, әйтсә, хатын дулаячак иде: сиңа ни кадерлерәк — балаң-хатының белән бергә яшәүме, йә булмаса әллә ниткән авылдагы чирле-гарипнең мунча керүеме, дип бәгырьгә үтәчәк иде Мунчаны кыш уртасында салып бетерделәр, аннары өйгә тотынырга соңарып куйдылар Давыт мең мәшәкать арасында нигез салдырырга оныткан иде. кышын каткан җирне актартып эшләтергә намусы кушмады
Инде менә идарә янындагы буш ихатага нигез салынды, әзер бураны күтәреп куясы гына калды Каен бөреләре ачылып, шаулап яфрак яргач, түбә астына керергә мөмкин булыр. Давыт та ике авыл арасында уралудан котылыр, фатирчы булып түгел, үз өендә хуҗа булып яши башлар Чит авылда Фазиләдәй киңәшчең булу, бер ачылып сөйләшү генә дә ни җиңеллек бирәчәк бит күңелгә'
Давыт суның агач төпләренә сеңеп беткәнен көтте дә. көрәге белән черемә салгалады, аннары Наиләгә яны белән торган хәлдә
— Чыршының табигате кырыс аның.— дип куйды — Урынның ныгын, туфракның тыгызын ярата .амырлары җиргә нык берексә, тизрәк тернәкләнә
Ә үзенең башында бөтенләй икенче уйлар иде Давытның
Әле бүген иртәнге якта, нәрәттән соң. фермага менгән иде Хатыннарның онны гына түгел, силосны, саламны да үзләре ташып йөргәнен күреп, кәефе кырылды .ерлек караучы Фаяз Ишмуллин фермага килмәгән икән
Агачларны утыртып бетергәч. Давыт, аякларын киң басып, иелә төшеп. Каилә тоткан комганнан аккан суга кушучын сузды, өтеп алырлык салкын су белән битен, муеннарын ышкыды, сискәнеп, рәхәтләнеп, «ах» дип куйды
Аннары, чәй эчеп алгач. Фаязга үзе барып килергә булды
Зәңгәр койма артындагы, такта белән тышланган, аклап-зәңгәр- ләп буялган биек йорт аңа сигез тәрәзәсе белән берьюлы көлеп карагандай итте Көздән булган янгынның исе дә калмаган, киресенчә. бөтенесе яңадан, ныктан, затлы дан булдырылган иде Хәзер инде Фаяз өендәге ишекләр саны утызга җиткәндер, шәт'
Капка уртасына калку, эре ак ромашкалар ясап кагылган Давыт, остән сузылып ишегалдына карады — кеше-кара күренми ә менә ачык тәрәзәдән шаулашкан, кычкырып сөйләшкән, көлешкән тавышлар ишетелә Уңда койма буйлап тезелеп баскан нык тупылларның каерысын астан бер метр чамасы биеклектә тунап алганнар — агачның җәрәхәте ап-ак булып, дымланып тора, гүяки ак кан белән
юылган .еге чакта янгын вакытында Фаязларның уң як күршесе Гарәфинең өен шушы тупыллар саклап калды, дип сөйләгәннәр иде. Хәзер менә Фаяз ул агачларны корытырга ниятләгән, яз килүгә яфрак ярмасыннар дип каерыларын сыдырган
.упылларның янына терәтеп юан-юан нарат бүрәнәләр өелгән; алар, таралышмасын өчен аркылыга нык тимерчыбык белән бәйләп- урап куелган, ә түрдә.— тоташтан тезелгән, өр-яңа бүрәнәләрдән салынган абзар-кура янында, араларына шакмаклар кыстырып, такта өелгән иде
Ишегалдына караган өч тәрәзә ачык, эчке яктан челтәрле ак пәрдәләр җилфердәп тора Гармун тавышы, сөйләшкән авазлар тынып калды Өйдәгеләр. капкадан кем кергәнен күргәннәрдер, билгеле Давыт тәрәзәне шакыды Өйалдында салмак, авыр аяк тавышлары ишетелде, зур. авыр ишек әкрен генә ачылды: баганалары буынлап, кәрнизләре сырлап-бизәп ясалган, сары нарат чәеренә туенган болдырга мәһабәт кыяфәт белән хуҗа Фаяз чыгып басты. Шак-маклы күлмәгенең ачык изүенә кулын тыгып, кызарган, сирәк төк баскан түшен кашып куйды Күренеп тора, кычытканга түгел, чакырмый килгән кунакка ихтирамсызлыгын күрсәтү йөзеннән Ул шешенке күз кабаклары астыннан кимсетеп карады Башкаларга үзе өстән карарга күнеккән озын буйлы Давытның күңеленә бу бигрәк тә авыр тәэсир итте
— Ә иптәш персидәтел. әйдә. әйдә, рәхим ит. бик вакытлы килдең, мактап йөрисең икән
— ^ин нишләп бу вакытта өеңдә утырасың9
— Күршегә кереп утырыйммыни’’— дип көлемсерәде Фаяз
— <_әгать ничәдә эштә булырга тиеш әле син’’
— Башта хәл-әхвәл сорашырга кирәк, иптәш персидәтел.— дип аны өйрәтергә кереште Фаяз.— Давай-давай дип кенә эш кешесенең бугазына баса торган заманалар узып бара бит инде. Скотник дигәч тә. без дә адәм баласы Кешечә булырга кирәк Аш өстенә килгәнсең икән, табын янына уз Аштан олы түгелсеңдер
Давыт аның кызарынган киң чыраена, бөгәрләнгән киң балаклы чалбарына, бил каешы турыннан сәдәфе ычкынып, эчтән бүселеп чыккан керле майкасына карагач, үзенең зур хата ясаганын аңлады. Эт оясында көчле, ди. монда килеп йөрисе түгел иде. Фаязның үзен идарәгә генә чакырып китерәсе иде
— еин сораганга җавап бир. Кайда булырга тиеш син бу сәгатьтә?
— Ә мин нәкъ тиешле урында бүген, беләсең килсә Шушы хәтле авырлыклардан соң. тернәкләнеп, хәл алып кына киләбез ләбаса .уганнар кайтып төште менә Алар белән бер утырып сөйләшергә хакым бармы минем, юкмы’’ Айга-елга бер тапкыр скотникка да ял тиештер.
— Әле генә күпме ял иттең'
— Анысы аның янган өчен бирелде. Стихийный бедствие И. гомумән, мин ул эштән китәргә ниятләп йөрим әле ;уйдырды. Гарык!
Фаяз, җыерчыклы муенын суза төшеп, калын уч кырые белән аркылыга сызып күрсәтте.
— Китәсе кеше башта идарәгә гариза китерә.
— Ә. кәгазь кирәкмени’’ Эш шуңа гына терәлеп торса, хәзер язып бирәбез аны!— Ул ачык ишектән өй эченә таба башын сузды__________________
Хатын' Кәгазь-каләм чыгар әле. гариза сорап килгәннәр монда!
Аның артында бер-ике ир кеше күренде, алар, башларын сузып. Давытка текәлеп карадылар Кем ул’’ габынга чакырырга кирәк' Әйдә-әйдә. ник узмыйсың, безне хөрмәт итмисеңме әллә9—дип шаулаша башладылар 14
— Китмәкче, димәк' Ә йортың, ихатаң9— диде Давыт, үзенең ваклана башлаганын дәрәҗәсен төшергәнен тоеп
— Йортка ни булсың9 Авылга килгән бер персидәтел. ут чыгарып. безне көл-күмер итә. дигән кагыйдә юктыр бит! Читтә эшләгән бөтенесенең йортлары тора әнә, берсенә дә килеп ябышмыйлар'
Фаязның артында тылы бик көчле. Давытка хәзер хур булып. * җиңелеп, чигенеп кире чыгып китүдән башка чара калмаган иде < һәм аның бу капкадан шушы рәвешле чыгып китүе, гомумән, бу | колхозда чигенүнең башы булачак иде. Ул. ярдәм эзләгәндәй, ярсу ф карашы белән ишегалдын күздән кичерде
— Законнарны бик яхшы беләсең, димәк*—диде, тешен кысып ®
— Беләбез, наданнар юк хәзерге заманда' *
— Алайса, барысы да закон нигезендә булсын Хәзер, шушы 5 минутта, менә шушы агач материалларына булган документларын- < ны чыгарып күрсәт әле'
Фаязның кызарган йөзе тәмам чөгендер кебек булды, ул. бол- = дырның алдына ук килеп, юан бармаклары белән баганага тотынды. Давыт остенә таба килеп: "
— Ә синең ни эшең бар анда9—диде — Болар миңа янганнан я соң өй торгызырга бирелгән материаллар'
— Шулаймыни9 Өч йортлык материал бирелдемени сиңа'
— Анда синең эшең булмасын Кара син аны. прокурормыни’ Тентергә ордерың бармы әллә?
— Ә менә бар' Халык контролеры буларак, бар минем хоку\'
Давыт кесәсеннән кызыл кенәгә тартып чы.арды Бу аның \р- ман хуҗалыгында эшләгән чорыннан калган кенәгәсе иде
— Әгәр дә үлчәгәннән соң нахакка бәйләнгән булсаң' — диде янаулы тавыш белән Фаяз Мин сине суд юлыннан кайтармам яла якканың өчен!
— Ничава! — Давыт, аның пошаманга төшкәнен сизеп, батырая башлады.— Үлчәү безнең күздә—Ул, борылып капкадан кергән Мөҗипкә дәште:—Бар әле. Әхсән белән Гаделша абзыйны табып кил тиз генә. |
Фаяз сагаеп калды шул ук вакытта тиз генә бирешергә дә исәбе юк иде әле
— Урман арасы түгел бу сиңа' . ин анда лесхозда кешеләрне тотып суд эскәмиясенә утыртырга күнегеп беткәнсеңдер дә бит. монда барып чыкмас'
Давытның беркемне дә утыртканы булмады, бусы күрәләтә ялган иде Әмма монысына ул җавап биреп тормады, кесәсеннән җыелма метр чыгарды Аның кулында озыная барган тимер тасма Фаязга еландай тәэсир итте Артындагы кешеләр алгарак чыгып янәшә бастылар, арттарак хатыннар күренде бала-чага башын сузды Алар каршында Фаязның хур буласы килми иде Берничә тавыш Давытны тагын үгетли, табын янына чакыра башлады Әмма Давыт тыңлап тормады, капкага борылды, машинаның әйләнеп килгәнен урамда көтеп алды.
Әкрен тавышлы, йомшаграк табигатьле Әхсәнне бик санга сукмас та иде Фаяз, җыерчыклы йөзен ямьшәйтеп картузы белән күләгәләгән. шунлыктан бик бор ч ул ы күренгән Гаделшаның кыяфәте аны тәмам пошаманга салды
Картның элек тә эче пошыбрак йөргән, күрәсең, ул ике сүздән мәсьәләнең асылын аңлады, болдырдан җиргә тошеп кунаклары белән бергә басып торган Фаязның каршысына ук барып
— Әйтелде бит инде сиңа, артыгын кыланасың түгелме.— диде. — Өең торгызылган. абзар-кураң булдырылган ник шул хәтле нәфесләнергә’ Аның бер очы да чыгып куя бит менә шушылай Син генә түгел авылда, әнә ветераннар бар карт-коры.
— Бөтен мирне мин кайгыртмам.— дип. ярым пышылдап аның йөзенә төкереген чәчте Фаяз
Гаделша. Давыт кулыннан метрны алды да, бүрәнәләргә сузып салды, кызарган күзләре начар күргәнгә булса кирәк, урталай бөгелеп. андагы саннарны карарга кереште
— Карт иблис, тәмуг кисәве.— дип сүгенде Фаяз.— ■~ин генә җитмәгән идең! Син әнә колхозны ничек талаганнарын кара! Районнан килеп, моннан күпмешәр ит ташыганнарын' Нигә анысын бер дә күрмисез?
Фаяз кызган саен. Гаделшаның арык чырае тынычлана гына бара иде шикелле; ул. иелгән килеш башын аңа таба борды да. бик тыныч һәм хәтта кайгыртучан тавыш белән
— И. Фаяз туган, бу хәтле мәтриялга ничек кәгазь җиткермәк кирәк!— диде.— Үзебез бүлеп бирдек бит мәтриялны янган кешеләргә! Мулдан бүлдек, әмма чаманы да югалтмадык Артыкка киткән бит инде болары!
Ул арада Мөҗип тагын бер әйләнеп килде, ишегалдына бер-бер артлы күрше-күлән тула башлады Давыт читкәрәк китте—хәзер инде аңа уртада булуның һич кирәге юк иде Капкадан эре-эре атлап, бөдрә чәче өстеннән кепкасын артка шудырган Гыйззетдин килеп керде
— Нихәл, күрше!— диде ул. дәртле тавыш белән кычкырып — Нәрсә син берүзең сабан туе ясап ятасың!
Бүрәнәләр янындагы Гаделшаны сыңар кулы белән биленнән эләктереп, бөгелгән килеш өскә күтәрде, кешеләр көлеште
— >_ин нәрсә. Гаделша абзый, тәртип бозып йөрисең9 Бу хәтле халыкны ник җыйдың9 Үзәк ревкомиссия члены, үзең көпә-көндез кешеләрне эштән аерасың!
Аңа кемнәрдер нәрсәдер аңлатырга тырышсалар да. ул берсен дә тыңламый иде:
— Фаяз туган, анда дояркалар минем хатынны тотып ашый хәзер' Гәртип урнаштыра алмыйсыз, безне икеләтә эшләтәсез, диләр. Давай, киттек хәзер үк. хатыннарны чыгырыннан чыгаргансың, үзең киртәгә керт, әйдә!
Ул. айга-вайга карамый. Фаязны капкага сөйрәде.
— Әйдәгез, әйдә.— диде җыелган халыкка.— Хуҗа үзе киткәндә. монда базар ясап ятмассыз! Гаделша абзый! Ишетмисеңме әллә9 Фермада тәртип беткән! Әйдәле!
Анысын икенче кулы белән эләктереп, аягын җиргә дә тидерми диярлек капкага әйдәде Гыйззетдин.
— Ул карт тәрегә ферма ник чукынып китми шунда!—дип сукранды Фаяз — Аңа ник бөтенесе өелеп янмый, кешенең тырнак астыннан кер эзләргә генә булсын!
Ул әле карышкан булып кыланды, кунакларына Утыра торыгыз. хәзер кайтам .— дип башын борып кычкырды, әмма Гыйззетдиннең куерып килгән тамашаны бер селтәнүдә таратып ташлавына күңеле бик хуш иде.
Гыйззетдин Фаязны арткы утыргычка. Гаделшаны алгысына утыртты да машинасын кузгатты.
— Илтеп ташла шул агач-могачны тиешле җиренә.— диде.— Нәрсәмә кирәк аның артыгы1 Агач бетмәс, башың исән булсын'
Фаяз тешен шыгырдатты
— Нәрсәнең күпме кирәген үзем беләм мин.
өн уртасында ..аилә сискәнеп уянып китте. Капка шыгырдаганы ишетелде, кемдер каты-каты басып, ишегалды ai.ua үтте ..аилә дөп-дөп типкән йөрәген тынычландырырга тырышты авылның хуҗасына тәүлекнең һәр сәгатендә кешенең йомышы төшү ихтимал ләбаса'
Өйдә ир заты булганга, алгы бүлмәдә йокласа да .аилә. күлмәк киеп ятарга күнеккән иде Ул чаршау читен күтәрә төшеп. Давытның ашыгып өйалдына чыкканын карап калды Менә тышкы ишекнең ачылганы ишетелде анда нәрсәдер дөбердәде, шакылдап төште, кемдер ахылдады, гырылдады
— Аллаһемә. ни булды"’ Кем анда"* *
;.аилә. торып, өйалды ишеген ачып җибәрде |
Идәндә чиләк, себерке, ләгәннәр аунап ята уртада ак майкалы | яланбаш Давыт кемнеңдер өстенә атланып утырган Ул кызарган ф чыраен :.аиләгә таба борды: <
— Бау бир ;.аилә апа. тизрәк' Бау.’
;,аилә исә аның астында ияген идәнгә терәп яткан кешегә карап * шаккаткан иде еге боргалана. Давытны тәгәрәтеп төшермәкче үзе ч гырлау аша сүгенә иде*
— Аллаһемә. кем бу? Фаязмы соң"* Давыт энем' ашла' Җибәр я Зәйниләрнеке белән бәйләнә күрмә’ Башыңны ашарлар'
— Бау бир дим мин сиңа' — диде Давыт каты итеп
:.аилә алгы өйдән кер бавы табып чыкканчы шактый вакыт ™ үтте тегеләр тагын әүмәкләшеп алдылар бугай, шакылдау дөбердәү көчәеп алды Кирәк чакта бавы да тиз генә табылмый бит әле аның Әһә. менә, шикәр капчыгы артына төшкән икән
Давыт тегенең сыртыннан төшми генә кулларын артка каерып бәйләде дә җилтерәтеп аягына бастырып куйды
Бар икән үзендә гайрәт тә* Ду ы л дат ы п алып та чыгып китте 1.аилә аны. утларны сүндерми, озак көтеп утырды Ике сәгатьтән соң гына кайтып керде пр дседатель .аиләнең соравына кыска гына җавап бирде
— Милициягә җибәрдем.— диде
— Кем белән?—дип төпченде ..аилә
— Вәлишин алып төшеп китте
Давыт сүзне озынга сузасы килмәгәнне белдереп почмактагы кулъюгыч янына килде, иелеп, башына су к<>я башлады.
1әкин Вәлишин Фаязны районга илтеп җиткерә алмаган икән юлда буксовать итеп азап чиккәннәр Фаяз төшеп машинаны этеп йөргән тәмам айныган кызуы басылган Аннары төн уртасынд . районда кемне борчып йөрисең?
Иртәнге эш хәерле була көн тугач карарбыз дип. аллага тапшырып. кире әйләнеп кайткан Вәлишин
Чыннан да. моны ишеткәч Гаяров чәчрәп чыкмады Парторгка карап озак кына уйланып утырды Буксова ь итү гомумән хас шул бу Вәлишингә —дип уйлады ул -Артыннан ничек кенә этсәң дә бер урында туктый да кала Үзенә кирәк төштә туктый иса белән ничек эшләде микән соң ул
— хаштимерова барда ничек эшләде соң ул’— дип сорады Дав ыт. ниһаять
— Кемне әйтәсең'— Вәлишиннын үз уйлары да әллә кайда йөри икән
— Фаязны әйтәм
Вәлишин. аска карап, серле елмаеп куйды
— һы аларга ызгышырга бер сәбәп тә юк иде Киресенчә Әйбәт булды ал арның мөнәсәбәте Фаяз ничек теләсә шулай
— Әллә Фаяз күпне Тели идеме"*
— еләмичә генә булмагандыр инде ..исаның больницаларга ут капкандай чабуына да шул Фаяз сәбәпче бит
Вэлишин Әлегә хәтле ШУНЫ аңламадыңмыни аңгыра' дигәндәй көлемсерәп председательнең күзләренә туры карады
25
.’айон җитәкчеләре чөгендер эшкәртүне бик куалый башлаганнар иде. ..урханова шуны тикшерергә килде. Гаяров аңа үзе белән бергә басуларны әйләнеп кайтырга тәкъдим итте. Иртәнге якта, эссе артык көчәйгәнче йөреп кайту хәерле булачак иде. билгеле.
Ике Газик ка утырып, аллы-артлы кузгалып киттеләр Әмма авыл урамыннан чыгып үргә күтәрелә башлагач, с.урханованың машинасы тукгап калды. Балкыш төшеп, капотны ачты Гаяров алгарак киткән иде. кире борылып килде.
— .'айон җитәкчеләре арасында бердәнбер хатын-кызга яңа машина бирсәләр дә гөнаһ булмас иде.— диде.
— _орар әйберләр аннан башка да күп әле — диде ..урханова.
Машина тиз генә рәтләнә торган түгел икән Гаяров теш арасыннан гына әйтте:
— Кысан димәсәгез. минем машинага утырасыз инде.— диде.
Парлашып басуларда йөрү яхшы түгел, ләкин . әгәр Бурханова баш тартса, үзенең уйлары чиста түгеллеген күрсәтәчәк, ә ул биредә фәкать җитәкче, фәкать эш турында гына кайгыртучы һәм аның үз-үзен тотышы да башка ир җитәкчеләрдән аерылып торырга тиеш түгел Мондый очракта башка җитәкче нишләр иде? Әлбәттә, сүз куертып тормыйча. Гаяров машинасына утырыр иде
Юл биегәеп үскән кукуруз басуын ярып уза иде.
— Монда кукуруз белән бер дә мантый алмаганнар икән моңарчы.— дип куйды Гаяров, артына борылып карамыйча! гына.— Быел тырыштык әле. шуның белән бераз алдырып булмасмы, дибез.
Чыннан да. яшел яфраклы, биек үсентеләр юлның ике ягында тоташ коридор хасил иткәннәр Бу коридордан чыгуга, алда сирәк йортлары белән бик киңәеп утырган бер авыл күренде. Аның киң урамына тоташ чирәм үскән, оя-оя казлар чүпләнеп йөри, капка төпләрендә, агачлар күләгәсендә хатын-кыз. ир-атлар күренә, балачага болгана .аладан калага китеп гомер итүче бик күпләрнең төшләренә керә торган, сагындыра, моңландыра. Их туган ягым, балачагым1 дип уфтандыра торган бер күренеш иде бу. Йортлар арасында буш калган, тигәнәк, әрем баскан ихаталар, тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта каккан йортлар да булмаса. чын оҗмах диярсең!
— еге чакта, сез мине председатель итеп куеп киткәч, иң күңелне төшергәне шушы авыл булды.— диде Гаяров —Хәзер дә мин монда иртәнге якта килеп китәм. кичкә хәтле онытылыр бераз, дим
Нурханова аның күңеле ник төшкәнен бик яхшы аңлый: үлеп бара торган авыл бу Капка төпләрендә гамьсез утырган ирләр- хатыннар — шәһәрдән ял итәргә кайткан кунаклар гына. Көзгә таба алар да юкка чыгар, агачлар ышыгындагы йортларда гомеренең ахырын үткәрүче пенсионер карчыклар гына калыр Хәтта әнә чирәмдә чүпләнеп йөргән каз бәпкәләре дә. көзен түшкәләргә әйләнеп. шул ук кала ягына озатылыр
Арырак ике комбайн тора, яннарында өлкән яшьтәге ике абзый кайнаша. Гаяров алар янында туктап, запас частьлар табу хакында сөйләшеп алды. Машинага утыргач, тирән итеп көрсенде дә
— Болары—соңгылар.— диде—Шушындый берничә кеше ярты колхозны җилкәсендә тота Ләкин картаялар Алмаш юк Әнә авылны һәлак итүчеләрнең соңгысы каршыбызга килә
Урам буйлап таза, шома балтырлы, куе. сары чәчле бер кыз узып бара иде. Ул колонка янында туктады да. тимеренә басып cv җибәрде һәм аягын тыгыз агымга сузды
Гаяров, машинадан т^шеп. аңа таба юнәлде Кыз китә башлаган иде. председатель аны туктатты Кыз быел район үзәгендәге 18
мәктәпнең унынчы классын тәмамлый Киләчәккә планнары нинди’ Шул хакта сүз китте
— Идарәгә кил әле.— диде аңа Гаяров — Сөйләшик Без сине хисапчы итеп куя алабыз Аннары укырга җибәрербез Колхоз стипендиаты булырсың
Кыз башын күтәрми, алтынсу чәчләре йөзен күләгәләгән Пред- _ седательгә өзеп кенә җавап бирергә ашыкмый, ә бәлки, үзе дә нишлә- < сен ачык кына белмидер ?
Менә ул башын янтайта төшеп, председательгә сынагандай * караш ташлады, нечкә тавышын күтәрә төшеп <
— Ә сез бит әнә клуб хакында бер сүз дә әйтмисез'— дип куйды ® Клуб хакында нәрсә әйтергә9 Әнә ул. ерак та түгел, таш стена- * лары нык тора Ләкин тирәсенә котырып үлән үскән, ишегендә г йозак. Анда кичләрен җырлап-биеп күңел ачарга яшьләр юк Дөрес- * рәге. кызлар юк Армиядән кайткан егетләр урамда бераз тулганып я йөриләр, эшләп тә карыйлар әмма үзләренә пар тапмыйлар, пар = булмагач, авылда ямь тапмыйлар китеп баралар
— Клуб ди әнә.— диде Гаяров кыз китеп баргач.— Ә менә мин £ быел мәктәпне ябарга тиеш булам Нибары өч укучы калды Алар өчен генә тулы бер мәк гәп тотып булмый Кемнәрдер шушы хәлгә җиткергән ә юкка чыгаручысы мин булам Фәлән кеше председатель чакта ябылды безнең мәктәп, дип сөйләрләр инде
Авылдан чыгып киткәндә Фидая каерыла-каерыла артка карады
— Менә нишләттегез сез дөньяны— диде Гаяров
— Кемнәр ул без9
— Сез. хатын-кызлар ыныч вакытта авылларны корытуга хатын-кыз сәбәпче түгелмени’ Кызлар хатыннар туган якны таш- ламаса. киткән егетләр дә әйләнеп кайта Ә кызлар — китсә кире кайтмыйлар. Менә кызларны ничек алып калырга’ Ата-бабаң гомер иткән авылның, җирнең язмышы синең кулда, дип ничек төшендерергә ’
— Кызлар гаепле түгел моңа.— диде :.урханова
— Алайса, мин гаепледер инде'
— кичәмә еллар буе халыкка баш күтәреп тирә-ягына күз салырга мөмкинлек булмады Аны җиргә мәҗбүриләп бәйләп куйганнар иде. Баш калкытып, күзләре ачылу белән кешеләр бу мәҗбүрияттән котылу ягын карый башладылар Бу бик табигый
— абигый* Авылларның нигезе буш калу, җирнең хуҗасы.» калуы табигыймы9
— Бу кызлар — алар әле җир хуҗалары түгел бит —диде ..ур- ханова тыныч кына
— Ә кем хуҗа соң бу басуларга9—Гаяров алда җәйрәп яткан иркенлеккә күз карашы белән ишарә ясады — Кем ’ Әллә мин генә хуҗамы9
Нурханова председательнең үзе хакында сүзне озайтмады аны котырткандай әкрен тавыш белән әйтте
— Мин үзем дә кайчандыр шәһәргә укырга киттем колхоз җитәкчеләре эш көче җитмәүдән интегә бит дигән уй башыма да килмәде —дип куйды — Элек кешеләрне авылда мәҗбүри яшәткәннәр хәзер юмалап яшәтмәкче бчлалар . истем асы шул ук бит аның Монда, күрәсең, бөтенләй башка яктан килергә кирәктер Кешеләр үзләре Бу минем җирем беркая китмим-.—дип ябышып ятарлык бу 1сын
— Ул чакта безнең кебекләр кирәк тә булмас шул
— Анысы инде икенче мәсьәлә —диде Нурханова Аннары өстәп куйды — Сезнең ише һәм безнең ишеләр. халыкны көтүләп йөрүчеләр булмаса. эшләр ансыз гына әйбәт барса, ни әйтер идең аны*
Бу сүзләр Гаяровның мин-минлегенә кагылды
— Үзег зне үзегез беләсездер, ә мин үземне файдасыз кеше дия алмыйм әле.— диде.— Әнә. карагыз, эшнең көйле барган төшләре дә житәрлек!
Машина агачлык аша чыккан иде. каршыда чөгендер басуы күренде.
Киң кыр. менә күрегез мине, дигәндәй, сөзәк үр булып күтәрелгән. аның буйлап офыккача яшел тасмалар сузылган — чөгендер тишелгән иде Урыны-урыны белән ул тасмалар арасына гүяки яшел келәм җәйгәннәр — бусы солыча көне-сәгате белән күтәрелеп килә из арада чөгендер рәтләрен аралап алмасаң.үсентеләрне тәмам каплап китәчәк.
Басу киңлегенә, бер-берсеннән биш-алты адым чамасы ара калдырып. хатын-кызлар сибелгән, китмән белән селтәнәләр Алар артыннан яшел тасмалар тигезләнеп, җетел »неп. җир каралып бара. Машинадан төшкәч, көннең кояшлы, җилсез, ямьле икәнлеге аеруча сизелде, биектән тургай моңы ишетелде. Фидая үр күкрәгенә башкалардан алдарак менеп барган ике хатын-кызны ерактан күреп алды, ак яулыклысы—Мөнирә. 1әчәкле кыекча бәйләгәне, чуар итәкле- се — Каләмгөл Һәр эштә ярышалар, бу ярыш чөгендер кырларында да аермачык күренә Аларны куып җитәм. дип башка узышучы да булмый Хәер, әнә читтәрәк. кызыл кофта кигән тагын берәү шулай ук башкаларны узып киткән бит1 Фидая кулын маңгаена куеп, текәлеп карады, ул хатынны танымады
— Колхозчыларга — дүртәр гектар, хезмәткәрләргә берәрне бүлеп бирдек.— диде аңа Гаяров.— Өлкән класс укучыларына яртышар гектар өләштек
— егендә. әнә барысыннан да алда, кем ул?—дип сорады .ур- хановл.— Кызыл кофталы
— Улмы’’ Минем хатын — Моны Гаяров ничектер тупас итеп әйтте.
— Аны да эшкә җиктегезмени?
— Ул өйдә ятса, башкаларны ничек эшләтмәк кирәк Хәзер мин аларны авыз да ачтырмыйм, әнә минем хатын, дим. аңа да үз гектары бирелде.
— Өегез әзер түгел иде бит әле.
— .лайла апаларда торып торабыз әлегә,— диде Гаяров Һәм якынрак эшли торган хатын-кызлар белән сөйләшергә китте Шулчак теге кызыл кофталы хатын, сынын турайтып, бу якка таба борылып карады Ерактан аның йөзе, күз карашы күренми, әмма аның бөтен торышыннан башын югары чөеп куюыннан Фидаяга ниндидер гаепләү, кисәтү сизелде Ул үр күкрәгендә, зәңгәр күк фонында мәгърур сын кебек басып тора, бөтен гәүдәсе кояш нурына күмелгән иде
Шул ераклыктан ул үзенең олы хокукын аклый һәм ул Фидаяны гүяки _ин монда нишләп йөрисең9 Кара аны минем өлешкә кермә' — дип кисәтә иде
Кире машина янына әйләнеп килгән Гаяров та ничектер кыенсынган кебек күренде, куырылыбрак киткәндәй тоелды Әмма Фидаяның да сер бирәсе килмәде Ул
— Безнең Искәндәров Казанга, чөгендерне бер кат эшкәртеп чыктык, дип рапорт бирдертте бүген.— диде. Гаяров айнып киткәндәй булды:
— Анысы үз эшегез.— диде—Мин сезгә алдый рапорт бирмәдем Без эшкә бүген генә керештек
— .оңаргансыз.— диде Нурханова коры гына
— Поезд түгел, расписаниесе төзеп куелмаган. Әнә. азык чөгендере бөтенләй тишелмәде әле. Авылдагы бөтен карчык-корчык белән 20
үзем сөйләшеп, шул басуны эшкәртергә килешеп куйган идек Алармы ризалату гына да ни тора, өй буенча үзем йөреп чыктым Ә чөгендер тишелмәде Яңадан чәчкән идек ни булыр тагын
Кузгалып киттеләр Бераздан сөрелгән басу кырында туктадылар.
— Шушындамы’’
— Шушын. а. ♦
Гаяров ма1 надан төште дә. эре-эре атлап, буразналар арасына < кереп китте М лә ул. иелеп, сак кына, туфракны бер яккарак этте = Кара ярма арасында ак кисәкчек күреп учына алды да күзләренә ” якын ук китерде *
аш кыйпылчыгына охшаган сырлы каты орлыкның бер кыры- ® еннан йомшак, ак тамырчык төртеп чыккан иде Димәк, тишеләчәк S моннан ике кон явып үткән яңгырның шифасы тигән Димәк, яңадан * чәчү дә. өй борынча карчыкларның күңелен күреп йөрү дә бушка < китмәячәк амырчык бик кечкенә текәлеп караганда гына күренә 1 иде. Давыт, аны имгәтүдән курыккандай сулышын тыйды аның уч = төбендә яшәешнең могҗизасы сере тернәкләнеп ята иде Бортек « эчендә күзгә күренмәс туктаусыз тыелгысыз хәрәкәт бара җепсел « сузыла, туфракка омтыла из арада ул тармакланып җиргә нык 1 берегер, ике учка сыймаслык чөгендер булып үсәр Гаҗәп, уйлап карасаң, баш җитмәслек могҗиза'
Күтәрелеп биек күк йөзенә, ерак агы агачлыкларга карады г.инди иркенлек, рәхәтлек гүзәллек! ..игә адәм балалары бу игелекле басуларны ятим итә. нигә ал ардан китә9
Аның күзе машина янында басып торган урханова а төште Ул Да. учына нидер алып, текәлеп карап тора иде Ул да. иелеп, кулы белән җирне сыйпады ..азлап сыйпады Ятим баланың башыннан сыйпап узган кебек Әйе. ятим баланың Безнең кырлар. басуларыбыз шул ук ятимнәр түгелмени’ Буразналар арасыннан машинасына таба атлаганда башына килгән бу фикердән тетрәнеп китте Гаяров Бу җирләр ятим булмасын өчен, аларга күңеле белән гомерлеккә береккән куллары белән ал арны һәрдаим сыйпап торучы кешеләр булырга тиеш Алар шушы җир куенындагы бөртекләр белән өзелмәс багланышны тоеп яшәргә тиеш
Ләкин бу багланыш өзелгән Гаяров үзе дә бу җир белән күпмегә бәйле булачагын белми Быел монда ә киләсе елны әллә кайда Җитәкчеләр кая куяр Ә бу җирләр буйлап үзен хуҗа тоеп әле кайчан гына аштимерова йөргән хәзер менә ул йөри аннан соң башка берәү атлар
Юк. бу туфракка күңел белән берегергә яр1мый' Аерылганда авыр булачак'
Давыт, машина янына килеп. Нурханованың йөзенә текәлеп басып торганын үзе дә сизми калды Минем җирем' — дип кем әйтә ала бу иркен кырлар хакында’ Кем аның хуҗалары’
Бу уйларны Давытта Нурханова кузгаткан иде Күгелҗем күлмәк кигән нечкә билле, алтынсу чәчле хатын
Юк. алан гына түгел күп уйланган, күпне кичергән акыллы кеше басып гора иде Давыт каршында
Хуҗалык җитәкчеләрен туктаусыз өйрәтеп, тегене болан эшлә, моны тегеләй ит дип күрсәтеп торырга кирәк дип исәпләнә Шушы максаттан чыгып, районнарда бик еш кына семинарлар үткәрелә
өрлекләрне җәйләүләргә чыгару уңае белен Җиңүче- колхозында шундый семинар үткәрүне планлаштыргач бөтен көч анда үрнәк бер җәйләү оештыруга салынды Мирхуҗин атналар буе
шунда булды автоэчергечләр көйләделәр терлекчеләр өчен йорт салдылар юлларына асфальт җәйделәр һәм барыгыз да шулай эшләгез, дип аңлату өчен, бер иртәне барча колхоз председательләрен һәм совхоз директорларын шунда чакырып китерделәр Искәндәров үзе һәммәсен күрсәтеп, аңлатып йөрде, хәтта сөт бидоннары тезелгән эскәмия янына барып Бидоннарны әйбәтләп юа торган итегез, югыйсә заводка илтеп җиткергәнче сөтегез ачып чыга' — дип тә өйрәтте Күпләр үз хуҗалыкл арында мондый җәйләүне тиз арада ясау мөмкинлеге булмавын белсәләр дә — тактасы да, асфальты да. эшләргә кешесе дә юк — дәшми-тынмый аның артыннан ияреп йөрделәр Каршы әйтсәң, үз башыңа тукмак кына аласың' Җәйләү янына автолавкалар китергәннәр, кайсысыннан яшел кыяр, кызыл помидор, кайсысыннан шешәле су саталар кайсыларының ачып куелган ишекләренә күлмәк-кофталар эленгән, аллы-гөлле киенгән хатын-кыз алар тирәсендә чиратка тезелгән иде.
— Нигә кыяр алмыйсың’—диде Мирхуҗин. Давыт янына килеп.
— Чират торасы килми I
— Кая. үзем чиратсыз алып бирәм. Кайткач хатыныңа әйтерсең минем күчтәнәч икәнне
Давыт мәгънәле көлемсерәде
— Үзем исән чакта хатынга сине мактыйммы соң!
— Озакка барыр микән инде бу?— Мирхуҗин ак күлмәк җиңен кайтарып куйды Давыт ирексездән аның хикмәтле электрон сәгатенә текәлде Тавис канәгать елмайды:
— Малны таный беләсең, ә?
— Тану нәрсә ул. кайберәүләр таба белә!
— Китереп бирәләр малай, эзләп йөрисе дә юк Туган көн бүләге!— Аннары аяк очларына басып. Давытның колагына үрелә төшеп өстәде:— Кызлар бүләге!
— Бездә шундый бүләк бирә торган кызлар да бармыни ’
— Табылып торалар алар күзен ачып йөргәннәргә, ярның асылын үзенә карата белгәннәргә!— Шулай такмаклады да Мирхуҗин. кысык күзләрен тагын да кыса төшеп, каш сикертеп чит- кәрәк карап куйды Давыт сискәнеп китте ул Нурхановага ымлады
Ә Нурханованың гамендә дә юк. ул Җиңүче-нең парторгы — бөтерчектәй түгәрәк әслимә Фәләхова белән сөйләшеп тора Зәңгәр күлмәк өстеннән билен өзәрдәй итеп ак каеш буган, башында аклы-зәңгәрле яулык, сул беләгенә ак бинт ураган . .ик бәйләде икән ?
Шул минуттан башлап кая гына барсалар да. Давыт ..урха- нованы күздән ычкындыра алмады Юлда тезелеп торган Волга .
Жигули Газик машиналарына утырганда да. аннан төшкәндә дә һаман беренче булып зәңгәр күлмәк, нечкә беләккә уратган ак бинт күзгә ташлана Әнә. Искәндәров тубыктан үскән бодай басуына кергән дә. бер кулына билчән икенчесенә бодай үсентесе күтәреп.
— Гербицидларны самолеттан сиптергәнне көтеп тормагыз, самолетлар җитәрлек түгел, тагылма коралларны эшкә җигегез! — дип аңлата— Күрәсезме билчән тамыры нинди дә. бодай тамыры нинди ’ Чүп үләне хәзер бодай тамырын буа!
Ә Давыт бер читтәрәк торган Нурханованы күзәтә Туфли- ләре бигрәк ак. пычрата инде-—дип уйлый
Ниһаять, күргәзмә әсбапларны күрсәтү тәмамланды, инде ха и-р парта артына утыртып сабак бирер вакыт җитте Юл ‘■уйлап т- ,|. т« п барган машиналар колоннасы, рәт-рәт булып үскән наратлык янына барып чирәмлеккә кереп туктады Давыт мәктәптә укыган чакта 22
ук утыртылган наратлар инде чын урман булып үсеп житкәннәр Уртадагы аланлыкка ак такталардан эскәмияләр тезелгән алар каршына өстәл әмәлләп куйганнар
Эскәмияләргә колхоз-совхоз җитәкчеләре утырды, каршыдагы өстәл артына район җитәкчеләре урнашты. ..урханова киңәшмән. ачып җибәрде. ♦
Иң читене менә шушысы Хәзер рапо директоры Мөнипов док- < лад сөйләргә керешә, анда исеме чыккан кешеләрне аягүрә басты- х рып. вәгазь укый башлаячаклар Мөниповнын авызыннан минем $ фамилия ычкынмасмы, дип кан калтырап утырасың Үз хуҗалыгын- < да меңләгән гектар җирләргә йөзләрчә кешеләргә баш дип саналган = мөхтәрәм ир-ат монда — мәктәп балалары кебек аның да начар х укучылары хәлендә Давыт мондыйга күнегеп җигә алмады әле * Шунлыктан ул тиргәлүчеләрне дә кызгана үзе өчен дә гарьләнә < Хәер әр-хур һәммә кешегә дә эләкми
Мөнипов әледән-әле яңа фамилияләрне атап китә Давыт бу 2 хакта уйламас өчен, фикерен башкага юнәлтергә тырышты ..урха- « нова нечкә беләкләрен өстәлгә салган да тынып калган ..инди уйлар о икән аның башында’ Мирхуҗинга теге затлы сәгатьне ни дип бүләк я итте икән’ Шулкадәр якын күрә микәнни’ Юктыр якын итү билгесе булмас Артык горур, ирләр артыннан йөри торганга охшамаган
Аллага шөкер Мөнипов бу юлга аның фамилиясен әйтмәде, тирләгән маңгаен кулъяулык белән ышкый-ышкый. такта өстәл артына барып утырды
Искәндәров торып басты
— .'өт буенча ярты еллык планны үтәү бик авыр булачак — дип сөйләп китте ул.— Үлән күп. ашатыгыз сыерларны' Җәй башы коры килсә, сөт мул була моны һәркем белә Чиста парларга үлән чәчәргә кирәк, силос салынсын яфрак азык җыелсын
— Гаяров'—диде кинәт сүзнең уртасында Искәндәров— . ,иш- ләттегез сез анда Җиңүче нең борчак басуын ’
Давыт, сискәнеп, кызарынып торып басты Бу аланлыкта, бу кояш астында, аннан да бигрәк өстәл артында утырган зәңгәр күлмәкле хатын күз алдында сузаеп басып торганчы, йомранга әверелеп үлән арасындагы өнгә кереп посуың яхшырак булыр иде Гомерендә беренче тапкыр л үзенең шушы хәтле озын буйлы булганына үкенде
_.и әйтсен ул? • Үзәк-нең бодай басуына самолеттан гербицид сиптергәндә, ызанның икенче ягындагы борчакка да коеп киткәннәр Әллә бригадир флаглар белән сигнал бирүчеләр куйдырмаган басу кырларына, әллә очучы ялгышкан Җиңүче нең орлыклык борчагы бераз шиңгән шул Шуны район хуҗаларына әләкләгәннәр күрше хәтерен саклауны да уйлап тормаганнар Истә тотдрга кирәк ал арның да бер йомышы төшәр әле
Давыт дәшмәде Аклана башласаң, башка тукмак күбрәк төшә Искәндәров аны үзенең өстенлеген раслар өчен бастыргандыр Зуррак урында Искандеровны шушылай бастырып хурлый торганнардыр
— Күрше хакы — алла хакы — диде Искәндәров — Зыян иткәнсез икән түләрсез
— Безнең басуның шулкадәр җиреннән урып алырлар әнә — диде Давыт Җиңүче нең председателе Ясәвиев хе дип куйды
— Безнең орлыклык басу иде бит ул' .езнең кырдан урып алганның ниндилеге билгеле инде’
!.урханова башын күтәреп, күзләрен зур ачып Гаяровка текәлде Аның йөзендә Менә, сез дә әллә кем түгелсез' - - дигән сым >н- рак бер кинаяле көлемсерәү чагылып узгандай булды Бетәрме бу газап юкмы ’
г.иһаять. Искәндәров:
— Утыр!—диде.
Шуннан соң күп тә сөйләмәде, җыелышны йомгаклады Ирләр, оеган аякларына салмак кына күтәрелеп, шулай ук оеп киткәндәй уй-фикерләрен кузгата башладылар Аллага шөкер, бетте Хәзер иң күңеллесе генә калды Яшь наратлар арасындагы янәшә аланда Ясә- виев озын-озын өстәлләргә табын хәстәрләткән иде Машиналар, бер-бер артлы кузгалып, шул тарафка юнәлде. Гаяров та. бераз зиһенен җыйганнан соң. шоферы Мөҗипкә алар артыннан барырга кушты.
Кәеф кырылган иде Ул өстәлдә өем-өем торган калын калач телемнәреннән берсен алып, сындырып капты . .урханова күренми иде Мирхуҗин да юкка чыккан. Кызык, бергә киттеләр микән, аерым-аерыммы?
_еминар ;.урханова күңелендә дә авыр тәэсир калдырган иде. Аланд.< әзерләнгән табынга бармады ул. Искәндәровның. башка җитәкчеләрнең машиналары киткәнне көтеп алды да. Балкышка кузгалырга кушты Машина урман читендәге чирәм юлдан рәхәт тирбәлеп бара иде Уңда — яшь наратлык, сулда — ачык-шәмәхә басу Гаҗәеп матур.
Моторда нәрсәдер аксагандай шакылдый башлады Балкыш, кашын җыерып, машинаны туктатты
— .инең эшең тиз генә бетәргә охшамый әле.— диде (.урханова.
— Ярты сәгатьсез булмас шул.
Фидая, кеше эшләгәнне карап торуны яхшысынмыйча, наратлыкка кереп китте Юл читендә агачлар куерып үскән, астагы корыган ботаклар тырпаеп тора, күлмәктән, чәчтән тарткалый.
Ләкин менә алда чирәмлек күренде, аның артында янә наратлык иде. тик монысы — сөзәк үр күкрәгенә рәт-рәт утыртылганы — куерып өлгермәгән әле Монда агачлар төптән юанаеп, ботакларын киң җәеп, күкрәп үсеп киләләр, очлары Фидаяның баш өстеннән чак кына биегрәк булып тырпаеп тора.
?әт эчендә аларның бер-береенә сузылган ботаклары тоташа язган инде, ә менә рәт араларына кояш нуры туры төшә, рәхәтләнеп җил йөри, куерып үлән үскән Фидая наратның озын, сусыл, тыгыз ылысларын сыйпады Ылыс арасында, яшәешнең серле төене булып авыр, каты күгелҗем күркәләр яралган
Көлсу туфрак коча!ыннан нинди кочләр күтәрә алды икән мондый яшәү тантанасын, мондый муллык, гайрәтне’ Ашлау да. карау да таләп итми, хәтта корылыкка да бирешми торган нинди кодрәт бу ’ Җирдән-туфрактан күтәрелеп, кәүсәләр, ылыслар буйлап туктаусыз агып торган шушы көчнең авазын ишетергә теләгәндәй. тынып калды Фидая һәм бераздан ул аны ишетә дә башлады кебек. Әйтерсең. чыннан да җир куенында ниндидер он ярала ул нарат ылыслары аша кояшка таба саркып чыга иде
Фидая, үзалдына елмаеп, яшь наратларның җырлы шавын тыңлап. шактый басып торды, аннары бөтен тәнендә бер талчыгу тоеп, рәтләр арасыннан аланлыкка таба китте, анда үлән аерата куерып үскән бер уйсулыкка килеп чыкты ..аратлыкта инде беркем калмаган. алда, киң басулар аша б >рмаланып узган аулак юл да буш иде Ә нәрсә, чыннан да. бөтен дөнья үземнеке, нишләсәм дә килешә' ___________________________________
дигән шаян уй узды Фидаяның башыннан Ул уйсулыкта аерата тыгызланып үлән үскән урынны күреп алды. Менә, минем очеН махсус җәеп куйганнар бит1 Ул чалкан сузылып ятты, Нечкә үлән сабаклары аның тирәсендә бераз гына тирбәлеп тордылар да күлдән хәтта ерак түгел көй өйрәнеп утырган наратлардан да яшереп iypa- 24
ешып бастылар Өстән тургай җыры һәм кояш нуры гына Фидаяга тоткарлыксыз килеп ирешә иде
Башта бер уй. бер гамь калмаган, тәнне рухны сирәк була торган бер рәхәтлек, яшәү бәхете, үзеңне шушы җирнең, күкнең бер олеше итеп тою. шушы наратлар, үләннәр белән бердәмлегеңне хис итү бәхете биләп алган иде Әйтерсең, ул да тормышын башлый * гына җирдән күтәрелеп кенә килә, әйтерсең ул да әле үз җырын < ойрәнә генә башлаган' Гомер алда, бәхетле көннәр алда бөтен тавыш = белән җырланачак җырлар алда шикелле1 ф
Ул бөтен тәне белән җирдә, туфрак эчендә барган өзлексез, иге- < лекле хәрәкәтне, андагы тамырларның үсешен алар буйлап аккан * суларны тоя кебек.. х
Дөнья камил яшәү — бәхет, башка берни дә кирәкми
Ул шулай күпме ял иткәндер, берзаман нечкә үлән сабакларын < җай гына тибрәлдергән йомшак җил тавышына ниндидер яг тупас ’ авазлар килеп кушылгандай булды Фидая тынып калды Дөп-дөп = Дөп-дөп Адымнар Кемдер килә Ә бәлки күрмәс, читләтеп узып * китәр9 Ләкин юк. алар көчәя бара, якыная Күренми калып булмас. « ахрысы Фидая соңгы минутка кадәр тынып ятты аяк тавышлары я тәмам якынайгач кына кинәт күтәрелде, аягына басарга омтылды, тезләнде
Алар икесе дә бу очрашуга әзер түгел иделәр, шунлыктан күңел төбендәге тойгыларның күз карашларында чагылганын сизми калдылар. Ә бу тойгы — башта гаҗәпләнү ә аннары куаныч, шатлык иде
Давыт аңа шул сөенеч белән кинәнеп, балкып караган хәлдә торырга ярдәм итәр өчен кулын сузды Фидая сул кулын сузган иде. ә.мма Давыт аның беләгендәге ак марляга күзе төшеп, авырттырмыйм тагын, дип уйлады иелеп, аның җиргә таянган уң кулыннан тотып алды отып алды, үзенә таба тартты. Фидая үзе аягына басып өлгерә алмады кинәт тартылудан тәмам аның ихтыярында калды һәм ир-егетнең кочагына килеп Кергәнен, аның коры эссе, каты, таләпчән һәм көчле иреннәре иреннәренә килеп кысылганын абайламый да калды
Давыт аның бөтен ихтыярын алып, үзенә кысты Аның битеннән. күзләреннән ярсып үпте Аны шушылай кочаклап үбәргә күптәннән хыялланганга да түгел, аны өзелеп сөйгәнгә дә түгел, бүгенге җыелыш вакытында кимсетелгән, рәнҗетелгән, түбәнәител- гән җаны өчен үч алуы иде бу аның, ирләрчә дәрәҗәсен күгәрүе ахыр чик тә, бу хатынның фикере белән исәпләшмәве — барысы бергә иде. Менә син өстәл артында кәпрәеп утырган идең Мине аяк өсте бастырып, маңка малайдан җавап алгандай иткәндә ин эре. дәрәҗәле идең. Ә менә мин барыбер егет, барыбер көчле кодрәтле Бу кинәнүгә шул ук вакытта бөт.нләй капма-каршы тойгы, үзенең буталган уй-хисләрен бер эзгә салырга тырышу, моның өчен үзен аңлаган бер җан иясенә сыенырга теләү дә һәм бер карагандгт котып балкышына, икенче кара, анда чәнечкеле гөлгә охшаган бу хатынга тартылу да бар иде Бу тартылуның тыелгысыз икәнен, бу омтылышның акылдан көчлерәк икәнен ул шунда тойды
из аңына килде Фидая, калкулык битендә, ераклардан күренгән ачык урында болай торуның никадәр акылсызлык икәнен аңлады Ике учын Давытның күкрәгенә куеп, бар кочена читкә этәрде Давыт аны әкрен генә аягына бастырды Фидая, кыенсынып аңа аркасы белән борылды наратлык аша машинасына таба юнәлде
Бераз дәшми бардылар .иһаять. Давыт
— Балкыш машина рәтләп азаплана иде анда минем Мөҗип аңа булыша калды, - диде ;.и тыелырга тырышса да. аның Тавышы к ал т ы р а г а н ы с из ел д е
Фидая дәшмәде Ул Давытның арттан килеп кочып алуыннан
курка хәтта аркасы җыерылып килгән иде Ләкин Давыг оер аДМВЯ лап ара саклап килә, әллә Фидаяның халәтен аңлый әллә үзенем тупас кыланасы килми. Бераздан ул сорап куйды:
— Беләгеңне ник бәйләдең?
— Укол ясаган иде медсестра. Басуга барасын белгәч. тузан кермәсен дип. урап куйды
— Ә нәрсәдән ул укол?
— Болай гына Витамин
— Витамин хәзер болай да җитәрлек. . .әрсәгә тәнгә яра ясарга’— дип куйды Давыт, ризасызлык белән Аның теге сәгать турында. Мирхужин беләгендәге сәгать турында сорыйсы килә иде. Әмма ул тыелды Бу минутта ависның исемен телгә аласы килмәде.
Фидая кулларын, битләрен коры ботакларга сыдырттырып. адымын торган саен кызулата барды — юк. бу кеше белән үзен ала.1 якын хис итүгә каршы иде ул. риза түгел иде!
Алда яктылык күренә башлагач, ул туктап калды
— Барыгыз, алдан чыгыгыз.— диде.
Аның шоферлар янына куе ешлыктан парлашып чыгасы килмәгәнен аңлады Давыт, әйләнеп, орынмыйча узды да. эре-эре атлап кит п барды Фидая, башындагы яулыгын салып, тирләгән битен сөртте, итәгеннән коры яфрак, үлән сабакларын алып ташлады өстен рәтләштерде
Мөҗип Балкышның машинасын буксир белән тартып кайтырга тәкъдим итте 1әкин Фидая риза булмады Аланлыктагы очрашуга хәтле ул аны-моны уйламас. Гаяров машинасы белән бергә кайтуны гаепкә санамас, кеше ничек карар, ни әйтер, дип исәпләп тормас иде 1әкин соңгы берничә минут бөтенесен кинәт үзгәртте: ул инде кеше карашыннан, кеше күзеннән курка башлаган иде
— Зарар юк. минем Балкыш әфсен укып булса да кайтарып җиткерә.— диде ул. ш .ярган булып.
28
Семинарда халыкка корылык торганда ниләр-ниләр эшләргә кирәген аңлатып җибәргәннәр иде Табигать район җитәкчеләрен мыскыллагандай итте нәкъ шул төнне коеп яңгыр ява башлады
Иренең тәрәзәдән күзен алмаганын күреп, Фазилә:
— Бер коя башлагач, туктамас инде.— дип куйды
һәрвакыттагыча. аның сүзе хакка чыкты Сабан туйлары җиткәч тә көннәр яңгырлы торды Авыл халкының көтеп алган, елына бер килә торган бәйрәме бөтенләй булмый калу ихтимал иде. моңа Давытның бик нык эче пошты Никадәр әзерләнделәр, күпме бүләк хәстәрләделәр. авыл кырындагы чирәмлектә мәйданын да ясап куйдылар Давыт председатель булгач беренче сабан туе булмый калыр микәнни7 Туктале. авылда ул гына түгел ләбаса' Башкалар ни уйлый икән? Давыт Кәләмгөлләргә китте
Ачык зәңгәргә буялган, уртасына актан кояш сурәте ясалган капкага юнәлде Шәп җиткерделәр йортны янгыннан соң Гыйззетдингә!
— Керергә ярыймы7
Бөдрә чәчен кызыл тасма белән бәйләгән Зарема болдыр такталарын юып маташа иде. тураеп, председательгә зур. серле күзләрен тутырып, җитди итеп карады
— Әниең өйдәме?
Зарема дәшми генә ишегалды түрендәге лапаска кулы белән ишарәләде. Ә аның капкасыннан Гыйззетдин башын сузып карап тора иде Ул кунакка каршы чыкты, аннан Каләмгөл дә күренде
— Ни эшләр майтарасыз7
— Менә, машина юабыз.— диде Гыйззетдин — Пычрак бит.
— Машинаны юарсыз. Ә бәйрәмне ничек үткәрмәкче буласыз*
Үзе шундук Гыйззетдиннең -Ява бит!» — дигән сыманрак сүз әйтәсен көтте. Ләкин ялгышты. Каләмгөл. соры болыт каплаган күк йөзенә карады да. гади генә итеп
— Бәйрәмне ясыйбыз аны.— диде— Яңгыр хәзер туктый. *
— Каян беләсең?
Каләмгөл председательнең күзләренә шаярткандай көлеп кара- = ды
— Карт ачтым.— диде.—Хәзер халык җыела башласын алар < килеп җиткәнче туктый бу яңгыр
Давытның аптыраганы йөзенә чыкты, ахрысы, ирле-хатынлы ху- х җалар икәүләшеп көлеп җибәрделәр Аларның шушылай рәхәт итеп. = үчекләп тә. бер-берсен аңлашып та көлешеп торуы бүгенге болытлы - көнгә бер дә ярашмый, шул ук вакытта офыкның бер чите ачыла. ' яктыра башлаган кебек тә тәэсир калдыра иде.
Алардан урамга чыккач. Давыт урам буендагы агачлар арасын- = нан үрелеп, әллә соң аяза башлаганмы дип. көнбатыш тарафына бик - текәлеп карап та куйды, ләкин анда болытлар, киресенчә куерып ж килгәндәй күренде
Идарәгә кайткач. Әхсәнне табып, киңәшергә дип тора иде. ул арада урамнан җыр ишетелде
Сабан туе хезмәт туе. шатлык һәм бәхет туе
Давыт Зареманың тавышын танып алды концертларда ишет- кәләгәне бар иде инде Сузылып урам якка карады анда Гыйззетдиннең зәңгәр «Нива»сы килеп туктаган, ачык тәрәзәсеннән мегафон тәлинкәсе сузылып чыккан Җырның куплеты тәмамлануга, мегафонны Каләмгөл алды
■— Авылдашлар, туганнар, дуслар1 Барыгызны да сабан туена чакырабыз Ярты сәгатьтән бәйрәмне башлап җибәрәбез Ашыгыгыз1 Килегез! Көтәбез!
Машина әкрен генә кузгалып китте, аннары бераздан туктады, тагын җыр ишетелде Давыт урамга чыкканда, капка төпләрендә кешеләр күренә башлаган, күктәге болыт пәрдәсенең дә чите ертылып киткән иде инде
Чыннан да, бер ярты сәгатьтән, уртасына казык, баганалар каккан. ике яклап эскәмияләр куелган һәм бер төшенә өсте ябулы трибч на ясалган яшел мәйданда. Давытны туры китереп. Гыйззетдин әйтеп алды
— Олы башыңны кече итеп килдең, рәхмәт Без дә синең сүзне аяк астына салмадык әнә.— дип. болыт арасыннан чыгып килгән кояшка күз кысып, хәйләкәр елмаеп куйды
— Мин олы башымны олы итеп бардым сезгә, олы кешеләр янына. — диде Давыт.
Киң мәйдан кызыл тасма белән уратып алынган, уртадагы биек колгага зур тәкә бәйләнгән, авыш колга башында, ятьмә эчендә әтәч тыпырчына өсте ышыкланган өстәл-трибуна тирәсендә җиңнәренә кызыл бәйләнгән кешеләр кайнаша Мәйданда абзыйлар колгаларны чүлмәк ватарга куелган таякларны тагын бер тапкыр тикшереп йөриләр, янәшә болында чабыш атларын һәм юртакларны аяк яздыралар — гомумән, күңел күтәренкелеге, рәхәт бер иркенлек һәм бәйрәмнең матур үтәсене ышаныч та. моңа бер эшлекле әзерлек тә хөкем сөрә иде
Бәйгеләрдә чапкан атларның янып үлгәннәре дә була, моны һәммәсе белә, әмма нәкъ менә бәйгене әзерләгәндә моны һәрвакыттагыча онытып җибәргәннәр иде
Яңгыр туктады җирне-күкне балкытып кояш чыкты кызыл тасманың тышкы ягына, җәймәләр, плащлар җәеп, халык утырыш-
ты Трибунага каршы якка Каләмгөл машинасын китереп куйган, инде комиссиядән бүләкләр алып килгән, иңенә баянын аскан. «Туганнар1 Дуслар1 Әйдәгез, кем тели, кем ничек булдыра, җырлап алыйк әле!»
Кечкенә малайлар башлаган көрәшне егетләр дәвам итте, бүрәнәдә агайлар капчык белән сугышты, үсмерләр авыш колга буйлап әтәчкә таба киттеләр — анысын бик тиз алдылар, әтәч икәү генә булып чыкты, әмма малайлар колга буйлап менүне дәвам иттеләр: бүләге булмаса булмас, икенче сабан туена әзерләнә торырлар!
Кыскасы, сабан туе үзенең борынгыдан килгән күңелле бер тәртибе белән бара иде Каләмгөл. иңеннән баянын салып, кызына сузды
— Яле. кызым, мин дә бер җилкенеп килим әле, кеше күңелен генә күрергә димәгән, үз күңелемне дә күрим, үземне дә күрсәтим!
Ул. башын туры тотып, чәчкәле итәге белән әллә каян балкып, сыгылмалы нәфис адымнар белән мәйдан аша трибунага таба китте.
Нәкъ вакытында өлгерде: трибуна янында чәчкәле чиләкләр һәм бизәкле көянтәләр өләшәләр — су ташучы хатын-кызлар узышын үткәрергә әзерләнәләр иде. Кәләмгөлнең килгәнен күрепме, әллә күрмичә калгангамы, көянтәләрнең берсен ак кофта, кара юбка кигән, толымнарын аркасына салган Мөнирә алган.
Нурханованың шоферы Балкыш. Зиләйлә күренмәсме дип караштырып. мәйдан тирәли йөри иде. Җыр ярышлары барган машинадан ерак та түгел, таныш кеше күренде: бу Зиләйләнең әтисе Гыйззетдин иде. Ул ике яшьлек улын кулына күтәреп басып тора, мәйданнан читкә борылып, басу юлыннан еракка, чабышка китеп барган җайдакларны күзәтә.
Балкыш якынрак килде.
— Кара. улым. кара, бераз үскәч, әнә син дә. шул малайлар кебек. чабышларга барырсың.— диде Гыйззетдин, малайның аркасыннан кояшта янган кулы белән сыйпап.
— Кара. Гыйззетдин, кара, син тегендәге чабышны күрми кала күрмә! — диде шунда табын ясап утырган төркемдәге ирләрнең берсе. Ул кырын яткан җиреннән күтәрелде, тезләнеп, мәйданның аргы башына ишарәләде. Анда чуп-чуар хатыннар төркеме көянтә-чиләк күтәреп чаба, чайпалып чәчрәгән су кояшта чагыла, итәкләр җилферди иде Арада зифалыгы, адымнарының ипле матурлыгы белән Каләмгөл күзгә ташлана, тик ул берничә хатыннан калышкан, алда киткәннәр арасында Мөнирәнең сары толымнары җилферди. Шунда Каләмгөл көянтәне ике кулы белән баш очына күтәрде, чиләкләр чайкалды, ләкин сулары түгелмәде. Үрдәк кебек чүг әүмән-тәүмән атлап барган хатыннарның чиләге яртылаш кына к ган. ә аның — мөлдерәмә тулы Көянтәсен күтәреп, ул суда йөзг : аккош кебек шундый тигез атлап китте ки. Балкыш аннан күзләрен ала алмады, башкалар да ах иттеләр Менә ул хатыннарны берәм-берәм узып китте. менә трибуна каршына беренче булып барып җитте, аннан сузылган шәльяулыкны алгач, шулай ук җиңел хәрәкәт белән көянтәсен баш өстеннән төшерде.
— Көчле-е! — дип. кызыл муенын суза төшеп кычкырды тезләнгән ир Бу Фаяз иде.— Көндәшен уздырамы соң чукынмыш, янып үлсә үлә. үзенекен итә! Шулай бит. ә. Гыйззетдин!
Фаяз хихылдап куйды, аның көлүендә ниндидер астыртын бер мәгънә ишетелде.
Балкыш борылып карады Гыйззетдин улын җиргә төшергән, йөзе караңгыланган, иреннәре кысылган.
Мәйдан уртасында ак сөлгеләр таза егетләрнең кызарган билләренә урала, бер кырыйда күзен бәйләгән абзыйлар, апалар һәм үсмерләр таяк болгап чүлмәк ватарга азаплана. Ул арада ерактан ат
лар чабып килгәне күренде, утырганнар да кузгалып, халык шул тарафка авышты Гыйззетдин дә улын кулына күтәрде. Ат өстендәге малайлар, башларын иеп камчыларын болгый, ерактан ук ярсу, ашкыну сизелеп тора
Гыйззетдин күзләрен сөртте, гаепле кешедәй. Балкышка карап:
— Бар иде безнең дә шулай бәйгеләрдә чапкан чаклар' — диде— * Узды яшь гомерләр, аккан су кебек
— Хәзер дә соң түгелдер әле! =
— Атларның биле чыдамый шул инде хәзер безгә...
Чыннан да. чабышка катнашканнар — чандыр үсмерләр иде Me- < нә алар, пошкырып башларын чайкаган атларын җитәкләп мәйдан = әйләнә башладылар, һәр атның муенына күп итеп сөлге-ситсылар a сарылган, кайберсенең очлары җирдән сөйрәлеп бара Гыйззетдин = яшь аралаш аларга йотылып карап тора иде. Шулчак радиодан
— Утыздан узган хатын-кызларны йөгерешкә чакырабыз!—ди- ж гән тавыш ишетелде
Трибуна турыннан мәйдан әйләнеп йөгереп килгән хатын-кызлар = төркеме күренде Башкаларны шактый ерак калдырып, җиңел, киң я итәген сәхнәдә биегәндәй матур җилпеп, эре адымнар белән, башын а артка ташлап, терсәкләрен нык хәрәкәтләндереп йөгереп килгән Кәләмгөлгә Гыйззетдин кулын сузды
— Кирәкмәс иде. әнисе, кирәкмәс иде. — диде
Ләкин Кәләмгөл аны ишетмәде, елмаюы гына чагылып узды Ти- рә-яктан
— Әйдә. әйдә, элдер, җиткермә!
— Мөнирә, кызула, курыкма, алдан чапкан тиз талчыга! — дип кычкырышып калдылар, бу кычкырышуда үчекләү, кызык итү ярылып ята иде
Трибуна өстәле артыннан Гаделша, сузылып, беренче килгәнгә дип, чәчәкле-чуклы япон шәле болгап тора Шәлне ул алдан килгән Кәләмгөлнең бите турыннан өскә таба җилпеде, хәер. Каләмгөл моны күрмәде дә бугай, ул туктамады, үрелмәде, килгән кызулык белән түгәрәкне икенче тапкыр әйләнергә китте Аның артыннан биш- алты хатын-кыз куып килә, алар арасында ак кофталы, кара юбкалы Мөнирә дә бар Ә калганнары мәйдан читендәге юл буйлап берән-сәрән таралашкан иделәр инде
Бу юлы хатыны озын, киң итәге астыннан тыгыз балтырларын күрсәтеп яныннан узганда Гыйззетдин аңа үрелмәде, эндәшмәде, улын күкрәгенә ныграк кысып, читкә борылды Хәер. Каләмгөл үзе дә аңа таба керфек какмады, аның йөзе кызарып чыккан, карашында үҗәтлек һәм ашкыну ярылып ята
Ул икенче тапкырында да бөтен төркемнән шактый алда килде. Гаделша абзый тоткан шәлгә таба кулын сузып, сикереп куйгандай итте, әмма карт шәлне янә аның йөзе турыннан өскә таба селкеде дә кулын алга таба селтәде
— Өчне әйләнергә кирәк1 Тагын берне! Йөгер, әйдә' Йөгер'
Аңа кушылып өстәл артындагылар да үрелешеп кул изәделәр
— Чап әйдә. чап. туктама'
Әмма Каләмгөл инде туктап калган, адымнарының көен югалтып. сулышына капкан иде Ул, гаҗәпләнеп, үзеннән ни таләп иткәннәрен аңлый алмый торган арада, арттан килгән төркем аны узып та китте Шунда гына Каләмгөл үзенең хатасын аңлады тегешләр артыннан ияреп китте Ләкин ул инде бар көчен биреп бетер- гән. хәзер аның адымнары элеккечә җиңел түгел, башы да артка ныграк каерылган иде Ул инде ирен күрү түгел, мәйдандагы кешеләрнең йөзен бөтенләй аермый, алар аның күз алдыннан тоташ бер агым булып сызылып кына уза. йөрәк дөпелдәве аша ни кычкырганнарын да ишетерлек түгел
— Ну. бу бүләк өчен генә чапмый инде.— диде җирдәге одеялга, алдындагы сыра шешәләре, ипи сыныклары, каклаган каз. тавык калҗалары янына кырын яткан Фаяз. Бу рәвешле яткач аның корсагы аеруча бүлтәеп чыккан иде.— Шәл өчен генә түгел бу чабу. ә. Гыйзди?
Әмма Гыйззетдин дә аны ишетерлек хәлдә түгел иде Ул. йөрәге сызлагандай, төркемне ерып, читкә, кешеләр артына чыкты, күрәсең. арыган чабыш аты кебек әледән-әле сөрлегә башлаган хатынына карап торырлык тәкате калмаган иде. Хатыннар ахылдашты, кемнәрдер көлде. Фаяз, кырын яткан килеш
— Ничава. бирешмәс, биергә оста бит ул.— дигән булды.
Ләкин ул биреште Янәшә йөгергән биш хатын-кыз. алар арасында Мөнирә дә аны уздырмадылар аңа бәлки туктарга, түгәрәктән чыгарга кирәк булгандыр Ләкин түгәрәктән чыгучылар Каләмгөл түгел шул алар! Ул алтынчымы-җиденчеме булып килде, иелеп сузылган Гаделшаның кулыннан кечкенә ак яулыкны битараф хәрәкәт белән алды да шундук читкә атлады Халык арасына кермәкче булды. ләкин барып җитә алмады, чирәмгә авып төште. Аны шундук хатын-кызлар уратып алдылар
Гыйззетдин улын җиргә бастырмакчы булды, малай, елап, аның кулына ябышты Әтисе сабырсызланып, мәйданны әйләндергән кызыл тасма аша эчкә атлады Балкыш елаган малайны күтәреп алды.
Гыйззетдин мәйдан аша йөгереп китте. Тирә-яктан аңа бөтен халык текәлеп карап тора, шаярып кычкырган, көлгән, җырлаган тавышлар яңгырый — ә ул берүзе йөгерә иде. Бүрәнәгә атланып капчык белән бәрешкән агайлар турыннан, озын колгага үрмәләгән малай турыннан, кәкре мөгезен бәйдән ычкындырырга тырышып тартылган тәкә турыннан, туфракка тапланган сөлгеләрне билләренә урап, иелеп көч сынашкан егетләр турыннан, күзен яулык белән бәйләп. таяк күтәреп чүлмәк ватарга килгән апайлар турыннан...
Ул килеп җиткәндә Мөнирә, кечкенә чемоданын актарып, шприцын алган, энә очыннан даруны сиптергән иде инде. Ул монда да шәфкать туташы икәнен онытмаган, бөтен кирәк-яракны алып килгән! Менә ул Кәләмгөлнең беләгенә үрелде, мамык белән аны ышкый башлады
Шунда Каләмгөл. кинәт аңына килгәндәй, кулын аның бармакларыннан тартып алды да Гыйззетдингә сузды Гыйззетдин аны сак һәм нык хәрәкәт белән тартып аягына бастырды Ярый әле аларны хатыннар урап алган, ярый әле. тегеләй ит тә болай ит. дип кыткылдап торалар, югыйсә, бөтен мәйдан алдында өчәү генә басып калсалар. ни галәмәт кәмит булыр иде!
Кинәт кемдер Балкышның колак төбендә диярлек кычкырып көлеп җибәрде Борылып караса, янында Зиләйлә басып тора. Ул. күзләрен кысып, тип-тигез. тып-тыгыз тешләрен күрсәтеп, башын артка ташлап, кинәнеп көлә иде. Балкыш кулындагы бала куркып китте, нәни, йомшак куллары белән егетнең муенын кысып кочаклады, башын аның артына яшерде.
— Нәрсә көләсең, ни кызык бар’ — дип сорады Балкыш.
— Тамаша бит. көлке!
— Авызың ертылмасын.— диде Балкыш.
— Үз авызым бит. синеке түгел! Сиңа да бүләк бирделәрме әллә’ — диде кыз. балага ишарә итеп— Нинди ярышта җиңгән өчен?
Балкыш аның кызарынган, чибәр йөзенә текәлеп карады моңарчы һәр очрашканда бик матур, җанга газиз күренгән бу йөзне бүген эчке үчләнү, усал тантана бозган иде.
— Кызык бүген сабан туйлары' Ха-ха-ха!
Давыт аңа кистереп җавап бирергә дип авыз ачкан иде, янын-
дагы кешеләргә карады да телен аркылы тешләде
— Шулай инде ул, яши белмәгән кеше бөтен халык алдында көлкегә кала.— диде кырын яткан Фаяз, бик акыллы кыяфәт белән.
— Ә кайберәүләргә көлми торса да ярый' — диде Зиләйлә, кинәт көлүеннән туктап, аңа усал итеп карады.— Үзләренең адәм көлкесенә калган чакларын исләрендә тотсыннар! ♦
— Ах, син. эттән туган нәрсә! — Фаяз калкына төште.— Мин = сине кыйбатлы кыз дип тормам, телеңне кисеп кенә алырмын!
— Син кисә торган телләр безнең авызда түгел шул'
Зиләйлә, үзенә кизәнгән Фаязны читләтеп үтте дә. көлә-көлә ха- * лык арасына кереп китте Микрофоннан =
— Шофер Зарипов! Шофер Зарипов' Трибуна янына килегез' — ’ дигән тавыш ишетелде Балкышны чакыралар иде Ул. кулында ты- = пырчынган баланы Фаяз янына куйды да. ашыгып китеп барды Бал- < кышны Нурханова чакырткан. Кәләмгөлне больницага илтергә ки- s рәк икән. Гыйззетдин аны күтәреп диярлек арткы утыргычка утырт- » ты. үзе дә машинага кермәкче иде. хатыны кулы белән читкә этәрде s
— Баланы соң кем карый?
— Авылдашларыгыз янында калдырдым—диде Балкыш х
— Үзең кара... үзең.. — Кәләмгөл Гыйззетдинне тышка этәрде — Әнә, Зарема утырсын минем янга.
Зарема әнисе янына менеп утырды Балкыш кузгалып киткәндә Зиләйлә. Зарема ташлап киткән машина әрҗәсенә менеп басып, бөтен көченә кычкырып җырлый иде
Җилләр исә. җилләр исә.
Җилгә бөгелә гөлләр;
Безгә түгел, дошманга да Килә ул кара коннар!
Басу юлы аларны олы юлга алып чыкканда, сабан туе бөтен чуарлыгы, шау-шуы һәм тынгысыз дулкынлануы белән артта калган иде инде. Аннан тонык һәм аңлаешсыз булып микрофон аша сөйләнгән сүзләр генә килеп ирешә иде. Асфальтка күтәрелә башлагач. Каләмгөл тар. көчле, кайнар учын Балкышның иңбашына салды.
— Авылга таба борыл
— Больницага барабыз түгелме соң’—диде Балкыш, аптырап
— Син кая барасыңдыр, белмим, ә без өйгә кайтабыз.
— Нурханова әйтте бит
— Нурханованың үз юлы, безнең — үзебезнеке. Илтәсең килмә- сә, турысын әйт. без монда төшеп калабыз
— Ничек инде мин сезне юлда ташлап калдырыйм’
— Алайса, әйткән җиргә илтеп куй
Балкыш машинасын сулга, авылга таба борды.
29
Әйтерсең, бүгенге көннең кояшы, яшеллеге, җиләс җиле, чуарлыгы. хәрәкәте фәкать бер ноктаны яктырту, ачыклау өчен генә кирәк, бәйрәмнең бөтен яме. мәгънәсе фәкать анда гына тупланган
Бу нокта — Гаяров иде
Мәйданга башкалардан алданрак килгән Нурханованың йөрәге ’сызлау дәрәҗәсендә борчылган моның сәбәбе яңгыр яуганга борчылудан, дип уйлаган иде ул Әмма елмаеп кояш чыкты сабан туен башлап җибәрделәр, ә йөрәкнең сызлануы үтмәде кимемәде Нәрсәдер җитми иде Фидаяга, нәрсәдер көтә һәм юксынудан бәгыре телгәләнә иде аның.
Менә, ниһаять, трибунадан ерак түгел таныш «Газик» килеп туктады Нигәдер соңарып килделәр Ә бәлки ә бәлки хатыны озак җыена алмагандыр Әнә ^л хатын — бөреп, мул итеп тегелгән карасу- кызыл күлмәк кигән, итәге тубыгыннан ук булганга, буйга бигрәк зифа, озын булып тоела. Шома кара чәчен баш артына пөхтә дә. тыенкы-горур да итеп өеп куйган, матрос костюмы кигән биш яшьлек улын җитәкләп, туп-туры алдына карап бара Малай икенче кулы белән әтисенең бармагыннан тотып алды Алар шулай, өчесе янәшә басып. ашыкмый гына трибуна каршыннан узып киттеләр Фидая йөзенең алланып чыкканын тойды, ул үзен кимсетелгәндәй хис итте Гаяров аңа сәлам бирмәде, бәйрәм белән котламады Хатыны исә трибуна тарафына башын да бормады, буш аланнан баргандай, үз юлы белән атлый бирде Уртасыннан сабый белән ныгытылган өч кешедән торган бу чылбыр, өзелмәстәй нык. дип исбатлый иде кебек ул Тигез, имин, ышанычлы тормыш менә шушындый була. дип. һәр адымы белән горур рәвештә раслый иде шикелле.
Бөтен мәйдангамы, әллә берәр кешегә. Фидаяга гынамы9 Фидая бу өчәүне күңел түрендә аермачык саклады Минем беркайчан да алай узасым юк инде, беркайчан да. беркайчан да. беркайчан да. ■ — дип сулкылдады аның күңеле
Алар, мәйданны уң яктан әйләнеп. Кәләмгөлнең җыр машинасы янына ук диярлек барып бастылар, берара халык төркеме артында күздән дә югалдылар, әмма Фидая Давытның кайда икәнен тоеп торды һәм аның да үзен күзәткәнен сизде сыман.
Сәгать ике тулганда, бөтен ярышлар уздырылган, бүләкләр өләшенеп беткән иде инде9 Менә мәйдан халкы, уңга авышып, юртаклар ярышын карады
Менә, ниһаять, төп батыр да билгеләнде, ак майкасы тапланып беткән, таза беләкләре кызарып чыккан киң җилкәле, озын буйлы егетне үсмерләр малайлар, дус егетләре уратып алды, баганадан тәкәне чишеп аның муенына салдылар — батыр сыгыла төште.
Халык таралыша башлады Гаяровлар. ашыкмый гына, баягыча ук тотынышып, янә мәйдан аша уздылар Бу юлы Давыт борылып та карамады, нәкъ Фидая турысына җиткәч, хатыны горур муенын бора төште, иренә нәрсәдер әйтеп куйды
Комиссия членнары мәйдандагы әйбер-караны җыеша башлаганнар. инде хәзер Нурхановага китсә дә ярый иде Ләкин нишләптер Балкыш Каләмгөлне больницага илткән җиреннән һаман килеп җитми иде әле.
Майданны аркылыга иңләп, киң рәт булып тезелеп, урта яшьләрдәге хатыннар — сыер савучылар җырлап узды
Баллыболынның мулла урынына йөри торган карты — кечкенә гәүдәле, мөлаем чырайлы, түгәрәк ак сакаллы Фәтхрахман абзый аларга каршы юлыкты, ул кемнеңдер машинасы янына ашыга иде. Фидая, тураеп, бу күренешне күзәтеп торды, ничектер сәер иде рәт булып тезелгән унлап хатын мөхтәрәм абзыйга каршы җырлап киләләр Нәрсәседер бик үк матур түгел иде моның. Әллә инде Фидая күңелендә сакланып калган, әбисе өйрәткән әдәп кагыйдәсе искә төштеме: өлкәннәр каршында кычкырып сөйләшергә ярамый, авыз күтәреп җырлау килешми Әмма заманалар белән бергә абзый да үзгәргән иде бугай, ул. ләхәүләсен укып, читкә тайпылмады, хатыннарга юл биреп бераз гына борма ясап узды, аның йөзендә елмаю иде.
Фидая янына. Иркәне җитәкләп. Шәрифә килде Аның яулыгы бер якка авышкан, арыган, талчыккан йөзендә куаныч балкый иде Шулай булмый ни. көннең көн буе Иркә белән бергә булды бит ул. көннең көн буе аның күңелен күрде! Ләкин шул ук вакытта йөзенә ялвару галәмәте дә чыккан, ул менә хәзер кызчыкны әнисе алып ки- тәсен белә, аерылу минуты җиткәнгә йөрәге әрни башлаган иде
инде
Трибуна артында тәрәзәсез генә бер куыш ясалып, анда тамак ялгарга сумса-пәрәмәч ише әйберләр, шешәле сулар куелган иде. Фидая аларга су эчерде. Шәрифәнен кыенсынып, ничектер ялварып елмайган йөзенә карады. Аның Иркә белән аерыласы килмәгәне күренеп тора иде. Ә машина һаман килми ♦
Фидая Иркә белән әбисен культура йорты машинасына утыртып < кайтарып җибәрде — Шәрифә. бөтен арыганнарын онытып, яшәреп = китте
Алар китеп баргач кына килде Балкыш. Хәзер инде Фидаяның * беркая да ашыгасы юк иде. һәм ул. асфальт юлга күтәрелә башла- а гач. Балкышка борылды да:
— Баллыболын каенлыгын бер әйләнеп кайтыйк әле.— диде. * Шофер егет аңа гаҗәпләнеп карады бүтен аңа икенче тапкыр. < уңга барасы урынга, сулга борылырга кушканнарын әйтте Фидая кө- ж леп куйды, ләкин артыгын сорашмады, ул үз уйларына чумган иде ® Элекке елларда алар сабан туеннан соң дуслары белән бергәлә- х шеп Баллыболыннан өч чакрым тирәләрендәге каенлыкка бара тор- ? ганнар иде Бу көнгә уртакка сарык алып суялар, учак ягып, шашлык я кыздыралар. Чирәмлектә табын әзерләнә, анда һәркем хәзинәдә барын алып килгән була Шунда ук үлән арасыннан оялчан-тыенкы гына, белгән кешеләр өчен генә саркып чыккан кизләве дә бар Үр артына ышыкланган бу урында алар үз ярышларын оештыралар, йөгерешәләр. таяк тартышалар, көч сынашалар, җырлыйлар бииләр иде. Мәңге шулай булыр кебек иде, әмма бергә чаклар бер генә икән шул Бүген ул урын да ятимдер, тындыр, Фидая үзе генә килер дә үлән- керфекләрен яшьле күздәй чылатып, күккә карап яткан кизләүдән үрелеп су кабар, бәхетле көннәрен, сөйгәненең баян моңнарын исенә төшереп, ямансулап алыр
Юлдан борылып, чирәмлектә чак кына беленеп торган машина тәгәрмәчләре эзеннән калкулык артына юнәлгәч, ул бөтен тәнендә рухында зур эшне башкарып чыкканнан соң, кеше күзләреннән арынгач була торган чишелү, таралу, юксыну тоя башлаган иде инде
Әмма үрнең икенче ягына чыгуга, ул нәкъ элекке урында җәелгән табын һәм аның тирәсендә кайнашкан хатын-кызларны күреп алды Учак та ягылган, анда берничә ир кеше болгана шашлык кыздыралар Укытучылар элекке гадәтне ташламаганнар, җыелышып Килгәннәр Бер читтәрәк эреле-ваклы бала-чага куышып-уйнашып йөри.
Машина килеп туктап. Фидая чыгуга, табын янындагы хатын- кызлар кулларын сузып, хуплап, ачык йөз белән аңа таба атладылар. кочаклап аркасыннан каккаладылар Ләкин ачык чырайларда, күз карашларында ниндидер бер сагаю, эчке мәгънә тоеп алды Фидая. Ни генә әйтсәң дә. ул хәзер монда иш түгел, артык иде Беренчедән, ул ялгыз, ә ялгыз хатын парлылар янына сыймый Икенчедән. ул хәзер урындагы кеше, шулай булгач, хәзерге ишләре — район җитәкчеләре белән булырга тиеш Гик. күрәсең, анда да иш итмәгән - нәрдер. югыйсә, оясыннан аерылган, адашкан каз кебек мәнсез рәвештә монда килеп чыкмаган булыр иде
Хатыннар белән янә кочаклашып. Әхсән белән кул бирешеп күрешкәндә һәм янә бәйрәм белән котлаганда. Фидая күз кырые белән ике кешенең кыяфәтен күреп алды аларның берсе табын янында
I тураеп басып калган Фазилә иде. кочагын җәеп Фидаяга каршы ки- лергә аның сәбәбе дә юк - алар таныш түгелләр Гәрчә икесе дә бер- берсенең кемлеген бик яхшы белсәләр дә Икенчесе — учак янында билен бөгеп нәрсәдер рәтләштергән Давыт иде «Нигә килми ул9 — дип күңеле сыкранды Фидаяның Ни дисәң дә. мин җитәкче кеше, авылның хуҗасы буларак, ул бу табынның да хуҗасы, иң беренче ул каршы алырга тиеш бит мине'-
Ләкин хуҗа Фидаяны да. ул килгәннән соң купкан ыгы-зыгыны да күрмәмешкә салышты, әллә ут өстендәге ит калҗаларын караусыз калдыра алмадымы — килмәде Фазилә исә. бөтен кыяфәте белән бу аланлыкның, каенлыкның, аның уртасындагы кизләүнең, аннан да бигрәк, учак янындагы ирнең хуҗасы икәнен исбатлагандай. калкулык күкрәгендә биегәеп, ныгып басып тора иде «Кермә минем өлешемә1^ — дип кисәтә иде ул гүя «Әллә соң теге наратлыкта булганны Давыт аңа сөйләде микән9 —дигән уйдан жу» итте Фидаяның йөрәге
Кизләү янына барганда ул кинәт -Әти-и! — дип кычкырган бала тавышын ишетте Матрос костюмлы малай бар көченә учакка таба. Давыт янына йөгерә иде Ул кулларын алга сузган, башын артка ташлаган, көлә, башлыгы артында зәңгәр тасмалар җилферди, күкрәгенә тузганакларның ак башлары өрелеп сибелә Фидаяның күз алдында бу минут әкеренәйде. сузылды кебек: «Әти-и!..*
Фидая куе. дымлы үлән сабакларын аралап, кизләүгә иелде, салкын суны кушучлап алды да йөзенә каплады.
30
Язгы чәчүгә кадәр Кармаш больницасының стеналарын торгызып куя алдылар Үзенә мактаулы исем бирүне көткәндә һәм туган көненнән соң Мирхуҗин. чыннан да. ул төзелешкә игътибарны нык бирде, хәрәкәтсез калдырмады.
Ләкин чәчү чорында һәм аннан соң да Нурханова төзелеш оешмасының башка корылмаларны алга чыгарганын тойды Кайчан барма— шул ук кирпеч өемнәре, плитәләр кузгалмаган килеш ята. ә Мирхуҗин. елмаеп, дәртләнеп җавап бирә иде
— Менә Җиңүчемнең җәйләвен генә кеше карарлык итик, райбашкарма үзе кыздыра бит Менә <Таң»дагы культура йортын тапшырыйк. квартальный план яна бит Менә Эшлибез аны, Фидая Госмановна! Бер тотынсак, очламыйча туктамыйбыз!
Әмма аның кысылган күзләренең карашыннан сизелеп тора: ул инде Нурханованы бәхилләттем, дип саный Матур язылган характеристика өчен дә. исем сорап Казанга шалтыратып торганнары өчен дә. ахыр чиктә, туган көндә бирелгән затлы бүләк өчен дә. Тулысымча түләнгән һәм вәссәлам Моңарчы бу хатын алыш-бирешне үзенчә алып барды, инде хәзер Мирхуҗин үзенең гайрәтен күрсәтергә, кул- га-кул сугышканда үз бәһаләрен куярга тели иде
Нурханова. аңа гына ышанып тормыйча, яздан Казанга барып, төзүче-инженерлар институтыннан армия хезмәтен үткән, тәҗрибәле студентлардан оешкан бер отряд белән сөйләшеп кайткан иде Имтиханнарны алданрак биреп киләләр, көне-төне эшлиләр һәм хакын да иң зурдан алалар Эштә тоткарлык булмасын өчен бетон плитәләр. гудрон, рубероид, такталар, балкалар — һәммәсе кайтартылып куелды. монысы да җиңел булмады Иң хәтәре студентларга акчаны түләү ягын җайлау иде. Аның өчен колхозлардан төзү оешмасына акча күчертергә кирәк, төзүчеләр эш хакын шул оешма аша алачаклар Мондый очракта колхозлардан акча алу — хәвефле адым, ревизия тикшереп очына чыга башласа, суд тикшерүчесе каршына барып җавап бирү ихтималы да күз алдында тора иде Колхоз җитәкчеләре телдән кушуга гына риза булмадылар, башкармадан кәгазь таләп иттеләр Инде бу кадәресенә барып җиткәч. Нурханова акылына килер. күрәләтә закон бозуга бармас дип өметләнгәннәр иде. әмма Нурханова үз имзасын куеп, аларга башкарманың рәсми күрсәтмәсен язма рәвештә җибәрде
Бер җыелыш алдыннан, райбашкарма коридорында Ясәвиев:
— Алдан ук кисәтеп куям Фидая Госмановна. бу хәлләрне казып чыгара башласалар, мин сезне үземнең җилкәм артына яшереп калдыра алмаячакмын, соңыннан үпкәләштән булмасын, сезнең бу кәгазегезне күрсәтергә туры килер.— диде
Фидая аның шактый иңгән, май баскан, алай да тар җилкәләренә карап көлемсерәде. *
Ясәвиевне бу эшкә 'Җиңүчемнең парторгы Рәсимә Фәләхова < сындырган иде. ахрысы һәркемгә мәгълүм анда эш башында, асыл- ? да. шул үткен, уңган, акыллы хатын тора. Ясәвиев өчәр ай авырып ф ятканда да хуҗалыкта бернинди үзгәреш сизелми, әмма моны бары- < сы да күрмәмешкә салышалар. «Җиңүчемнең алдынгылыгын тәҗри- f бәле Ясәвиев казанышы дип исәплиләр, Фәләхова үзе дә алга чыгар- * га ашкынмый ул. кеше аркасына ышыкланып, зур эшләр майтару- - ны үзенә бер кызыкка саный иде. күрәсең
Студент егетләр киләсе чакны көнләп түгел, сәгатьләп көтте Фи- ’ дая. торак, ашау-эчү якларын кайгыртты Иртәнге якта автобус белән = килеп төшәргә тиеш иде алар Фидая, эшкә килүгә. Мирхуҗинга * шылтыратты. Ул үзе каядыр чыккан икән, секретаре җавап бирде '■ Әйе. студентлар отряды Казаннан килеп төште Аларны шундук ав- я тобус белән «Спартак*ка озаттылар да инде, диде Ничек «Спартак*- ка? Нурханова башта аңламый торды Нишләп • Спартак-ка9 Секретарь йомшак кына аңлатып бирде анда азык кухнясын эшләп бетерәсе бар Искәндәров бик каты кисәткән ярты еллык тәмамланганчы сафка бастырырга, дигән Шуңа Тавис Миргазимович бик ашыктырып җибәрде дә бу отрядны
Фидаяның бугазына төен килеп тыгылды
— Кабахәт1 Менә нишләтә бит1 Әйтү-нитү юк. үз дигәнен эшли бар дип тә белми, санга сукмый! Ну. күрсәтәм хәзер үзенә дә1
Балкыш машинасын гараждан бик озак чыгарган кебек тоелды Хәтта машина да Фидаяга каршы, бөтенесе аңа аяк чалырга көйләнгән кебек иде. Аның ачуы кабарганнан кабара бара, ул хәзерге минутта каршына Мирхуҗин килеп чыкса, аның битен-күзен тырнап бетерергә әзер иде!
— Тизрәк бул инде, нәрсә мыштырдыйсың!—дип ашыктырды ул Балкышны гараж ишеге төбендә
Ул килеп кергәндә Мирхуҗин уңайлы, иркен кәнәфиендә түрәләрчә кырын утырып телефоннан сөйләшә иде Нурханованы күргәч, сул кулын күтәреп сәламләгәндәй итте, елмаеп баш какты ә үзе сөйләшүендә булды
Фидая ишектән түргә ашыгып үтте дә өстәлне әйләнеп узып, ул сөйләшеп утырган телефонның рычагына басты Мирхуҗинның күзләре түгәрәкләнде, ул. урыныннан калкына төшеп, гаҗәпләнүеннән телсез калып. Фидаяга текәлде
Фидая, аның янына ук килеп, өстән аска таба карады
— Кайда студентлар’’
— Нинди студентлар9
Тависның муены җыерыЛган. күзләре шар ачылган иде Кара син аны. күзләре шактый зур икән үзенең1
— Казаннан мин чакырып китергән студентлар кайда’
— Алармы9 Алар «Спартак»та
— Ә нигә -Спартак»та9
Мирхуҗин тураеп утырды костюм якаларын төзәтеп куйды
Нәрсә. «Спартак гаеп җирме әллә9 Үземә мунча салырга кушмаган,— диде ул кинәт, тупас итеп
— Син нәрсә, мине шыр тилегә саныйсыңмы әллә «Спартак* өчен чакырдыммыни мин аларны9 Нинди оятсыз син ә’’
Фидая аның каршына басып сөйли, сөйләгән саен кыза, ныграк кычкыра башлады
— Беләм бит мин синең нигә шулай кыланганыңны! Ни теләгәнеңне дә беләм' Син мине үзеңнең сөяркәң итмәкче буласың, менә нәрсә телисең син!
Мирхуҗин аңа куркынып, гаҗәпләнеп карады, шул ук вакытта ул Фидая кычкырынган саен, тынычлана да бара иде шикелле.
Ул инде кәнәфиенә ныклап, җайлап утырды, кулларын өстәлгә куйды, Фидая сулышына буылып тынып калгач, ишеккә таба ымлады
— Сез ишекне ябарга оныттыгыз.— диде.— Бөтен кеше ишетеп тора бит!
— Ишетсеннәр, бөтенесе белсеннәр синең кемлегеңне! Синең кебекләр аркасында авыруларны тиешенчә дәвалый алмыйлар! Кемнәрдер шуның аркасында җан бирә, беләсең килсә! Ә син син үзеңнең нәфесеңне генә уйлыйсың, миннән теләгәнеңне алмаганга бөтен район халкына үчләнәсең! Анадан тумадыңмы әллә син?
Мирхуҗиң. аның йөзенә текәлеп, кычкырып бетергәнен оер хәрәкәтсез, ишарәсез көтеп торды Ниһаять Фидая бушап калгандай булды, әйтеләсе әйтелеп беткән күкрәкне бу. ан кызу пар кимегән ләкин әле чыгып бетмәгән иде Ул өстәлнең Мирхуҗинга каршы ягына чыгып, урындыкка утырды да. озакка урнашканын аңлаткандай, аркасын терәде һәм
— Хәзер үк студентларны кайтартасың да Кармашка җибәрәсең.— диде — Шунсыз мин моннан чыкмыйм
Мирхуҗин сул кулын күтәрде, пинжәк җиңен кайтарып, сәгатенә карады Хәзер чишеп ала да минем битемә тондыра'.— дигән уй килде Фидаяның башына Ләкин ул. сәгать чылбырын капшап кара төкле беләгендә җайлап кына куйды, анда җемелдәгән яшькелт саннарга карап
— Әле барып кына җиткәннәрдер.— диде тыныч кына
— Барып җитмәгән булсалар, ярты юлдан кайтарт.
Мирхуҗинның исе китмәде
— Кайтарырга икән, кайтарырга.— диде — Сез начальник, сезнең власть — Аннары үртәгәндәй итеп: — Син начальник, мин дурак —дип өстәде Әле генә үзен-үзе белештерми базар хатыныдай кычкырынган Фидаядан аермалы буларак сабыр мәгънәле итеп карап кына куйды әйтемнең ахырын — мин начальник — син дурак дигәнен кеше үзе аңларга тиеш
— Гик менә шунысы.— дип дәвам итте Тавис бик төптән уйлагандай итеп: — Эш фронты җитәрме икән соң'’
— Нәрсә башны катырасың’ Бөтенесен китереп ташлаганны әллә кайчан беләсең бит инде!
— Ике отрядка, дим. эш җитәрме, бер-берсеаең аяк арасында буталып кына йөрмәсләрме’’
— 1.инди ике отрядка0
— _оң. анда кичә үк бер бриг.«да китте бит инде. Тоташ ин-женерлардан торган бригада, вуз укытучыларыннан Ун кешелек Алдан килеп карадылар проектта җитешсезлек таптылар, аларын да төзәтеп медицина техникасын монтажлау өчен бөтенесен күздә тотып эшләргә булды тар Өстәмә түләү турында Гаяров белән килештек Эшкә керешкәннәрдер инде Әле менә Билалдан шуны сорашып тора идем, сез килеп, сүзне өздегез
Фидая, аның күзләренә карап, тынсыз калды Юк. Мирхуҗин аннан көлми, утырттыммы, дип тантана итми ул тыныч, йөзе җитди хатын-кызның бат ай ямьсез, нахакка кычкырынуларына аның артык исе дә китмәгән аның мыскыллауларын яла ягуын ут җитди дип кабул да итмәгән ?Ленә шушы җитдилеге үзен берни булмагандай гадәти тотуы белән үз-үзен тота белмәгән бу хатынны утыртты да инде ул!
Фидаяны беркемнең дә. беркайчан да бу кадәр кимсеткәне юк иде әле Ул пинжәк кесәсеннән кулъяулыгын алып, кызган битен сөртте Еламаска Күз яшьләрен күрсәтмәскә. Мирхуҗин урыныннан кузгалып, тәрәзә буендагы өстәлдән стакан алды, графиннан су са- 1ып бирде Фидаяның тамагыннан су да үтәрлек түгел иде ул бер генә йотты Мирхужин аны үз эчеп бетерде аннары, 'арып * ишекне ябып килд-’ <
Фидая аның авыр эре адымнарын күзәтеп утырды Әйе ир- | ләр басканда идән сыгы ia Алар әнә. бер-берсе белән сөйләшкән- ' нәр дә килешкәннәр Аны. хатын-кызны уйламаганнар да адәм < чутына да к ртмәгәннәр Аның башы аша киңәшеп, бөтенесен хәл = иткәннәр дә куйганнар Бар да бер иш Билалы да. Давыты да й ..ик берсе аңа. шундыи-шундый үзгәреш булды дип әйтсен’ Ә * нәрсәгә аны катыштырып торсыннар ансыз да эш бара би»'
авис тәрәзә янына барып басты
— Ә теге сүзләрегез өчен мин сезгә үпкәләмим.— диде — Сез 2 яшь кеше, кайнар канлы, ир татыган хатын Башыгызга төрле уйлар = килүе ихтимал Минем дә эчемдә .каным бар сәламәт таза яшь « ир чибәр, сөйкемле хатынга сокланып хәтта кайчакта бала башын- х нан сыйп .ганда»» гөнаһсыз назларга теләп карый икән моны тыеп булмый бит инде— Ул бераз тынып торды — Бөтен -сен таләп итә аласың Фидая Госмановна. тик миннән әле генә үзең караган төсле кара дошман итеп каравы лны таләп итә алмыйсың.— диде—Син яратмыйсың икә I — анысы сине i эш миңа син ошыйсың икән анысы минем эш — Ул. көлемсерәп башын чайкады һәм һаман әле тәрәзәгә киң ишегалдыңдагы зур-зур машиналарга, тракторларга караган килеш — Тик мине, шушы төзелештә чатаклыклар китереп чыгарып ү1емне яратырга мәҗбүр итәм дип хаталанасыз Анысы инде минем теләк түгел, сезнең фантази » генә
Ул борылып Карады. Фидая башын ияргә мәҗбүр булды Әле бу минутта чыннан да. пычрак уйлар аның башына гына килгәнлеге исбат ителгән иде Ә Мирхуҗинның бернинди ямьсез нитте булмаган. ул. киресенчә, эш турында гына уйлаган
Менә ул өстәлгә якынрак ки 1Де һәм
— Мин сиңа үпкәләмим —диде - Мин сине аңлыйм Синең авыр чагың Ә больницага килгәндә җаның тыныч булсын ел башында аңа беренче сырхаулар кереп ятачак Анысын мин сиңа вәгъдә итәм һәм аның өчен берни сорамыйм да Ул минем бурычым'
31
Сабан туеннан соң берничә кон үтеп китте ә Каләмгөл больницага барып врачларга күренмәгән икән әле Моны больницага кергәч ю л уңаенда гына сорап белгән Фидая артык борчылмады ир хатынының башы эй »әнеп киткән чаклары булгалый. егылалар да торып китәләр Алай да Фидая. Баллыболынга бер баруында, аның хәлен белеп чьи арга булды
Зарема — чөгендер басуында, алты яшьлек Зөфәр — урамд . Каләмгөл янында нәни Өлфәт кенә калган икән - ул идәндә уйнап утыра иде Хуҗа хаты.» үзе диванга эре чәчәкле ястыкка аркасы.» терәп утырган, итәгендәге ачык журналларны идәнгә төшерел кунакны каршы алырга күтәрелде
Бер күз сатуга. Фидая хәлнең җитдилеген аңлап алды Кәләмгөлнең йөзе суырылган, күз төпләре каралып киткән гадәттә йолдыз кебек янган күзләрендә чоңгыл караңгылыгы шәйләнә иде
Торып басканда да элекке нәфис җитезлек сизелмәде, башы әйләнеп киткәндәй күренде Фидая аны туктатмакчы иде Каләмгөл кулын Селтәде
— Кем дип беләсең мине* Шундый кунакка чәй дә куймаска1 Ул аш бүлмәсенә чыкты Фидая аңа иярде Каләмгөл ак күмәчне юка телемнәргә телеп, йомыркага манып кызган табада кыздырып -итды. электр самавырын тоташтырды
— Ник син теге көнне туры больницага бармадың * — дип сорады Фидая
— Ни калган анда миңа’ Өйгә кайтасым килде
Каләмгөл тирәсендә, гадәттәгечә, бөтен нәрсә хәрәкәткә килгән үзе көлә, таба чыжылдый, самавыр пар бөрки чынаяклар гүяки үзләреннән-үзләре чәчәкле ашъяулык өстенә килеп тезелә ик менә киң итәге генә элекк. дәрт белән җилпенми, күзләрдән моң китми
— Хәзер, бер-ике чынаяк чәй эчәбез дә. бергәләп барып килербез. минем машинада.— диде Фидая
— Больницагамы'’ Таптың чакырыр урын.— дип көлде Каләмгөл. үткен һәм матур тешләрен җемелдәтеп
— Син — культура кешесе, аңлату да оят.— диде Фидая — Бурычын яшергән бөлгән, чирен яшергән үлгән
Бик җиңел генә әйтте ул моны, әмма Каләмгөл аңа бик текәлеп карады Калагы белән чынаяктагы чәен болгатты Ни уйлаганын аңлап булмый иде
— Үлү дөньяда бар нәрсә,— диде аннары, чәенә караган килеш — Иң гаҗәбе ул түгел Иң гаҗәбе — менә синең минем янга кереп, кара-каршы чәй эчеп утыруыбыз
— Инде син кунакка чәй куюны да гаҗәпкә саный башладыңмы әллә.’ — дип сорады Фидая.
—• Кунагы нинди бит'
Каләмгөл маңгаена сибелгән чәч бөртекләрен бизәкле яулыгы астына сыпырып кертте Фидая аны аңлаудан гаҗиз иде. дәшмәде
— Хәтерлисеңме, беренче елларны ничек карый идең син миңа! Кая ул өйгә керү, клубта да тешеңне кысып кына чыдый идең Әллә нинди чегәнгә ияреп чыгып китеп, бала ияртеп кайткан, кеше ирен таргып алган, баланы ятим иткән, бар белгәне уен да көлке Шулай уйлый идең бит минем хакта, әйе бит* Гыйззетдингә сөйдергеч эчергән, дигән гайбәтләргә дә ышангансыңдыр әле!
Фидая кып-кызыл булып кызарынып чыкты Кызып-кызып Мәгъсүмгә Каләмгөлнең начарлыгын исбат иткән, бәхәсләшкән чаклары искә төште Әйе. ул чакта икәүдән-икәү шушылай кара-каршы чәйләр эчәрсез әле. дисәләр, чәчрәп каршы төшкән булыр иде ул!
Каләмгөл аның кыенсынып калганын күрмәмешкә салышты, табынны рәтләштергән булып кыланды.
— Син генә түгел, авылдагы хатыннарның күбесе шулай.— диде.— Менә хәзер ничә көн өйдә ятам, кереп караган, хәлемне белгән апалар юк Кызлары гына килә! Аналарыннан качып киләләр ындыр артлап Әллә ничәсен тотып-тотып тукмадылар инде. Ктубка йөргәннәре өчен дә бик каты эләгә бит. барыбер киләләр' Шуларга яңа җырлар эзлим менә — Ул олы як идәнендә чәчелеп яткан журналларга ишарәләде
— СинСез тора алмый инде алар! — диде Фидая, сүзнең үзеннән күчкәненә сөенеп.
— Минсез түгел җырсыз-биюсез. күңел ачусыз яши алмый кеше— Аннары, бөгентәй бәйләнешсез рәвештә, хәйләкәр көлемсерәү белән әйтеп куйды: — Нишләп эчмисең'’ Сөйдергеч салган дип куркасыңмы әллә’ Курыкма, сиңа сөйдергечнең кирәге дә калмаган, болай да гашыйк булгансың инде1
Фидая тетрәнеп кигте Бу ни дигән сүз'' .инди гыйшык’ ..иткән урынсыз шаярту бу?
Каләмгөл җентекләп аның йөзендәге үзгәрешләрне күзәтә, бөтен уй-хисләрен үтәли күрә сыман иде
Фидая үзен кулга алырга гырышты. елмайды шаярткандай кыланып алга таба иелә төшеп пышылдап диярлек
— Кем әйтте7 — дип сорады.
— Алдам ый-ялгышмый торганы
Каләмгөл урыныннан кузгалды да янә алгы бүлмәдән әйләнеп чыкты Бу юлы аның учында уен кәртләре. ул аларны күз иярмәс * җиңел хәрәкәт белән бутый иде <
— Менә кем әйтте.— диде ул. Фидаяга карап |
Фидая көлми булдыра алмады *
— Ә нишләп алар сиңа минем гайбәтне сөйли’ .игә башка* < ныкын түгел? =
— Мин сиңа күп тапкырлар кәрт ачтым Элекке елларны килеп 5 сораган булсаң күрәчәкләреңне әллә кайчан әйтеп куйган булыр 5 идем дә бит. син горур идең шул. эре Бәхетле, тәртипле минем < ишеләр белән бутала торганнардан түгел
— Ә нигә сан миңа кәр1 салдың'
— Язмышыңны беләсем килде Авыл хатыннарының башкала- ® рына әллә ни ис китми иде минем, аларга түзеп була ә менә я синең миңа кимсетеп, гаепләп каравың гарьләндерә иде ик мин 1 сиңа үпкә-рәнҗүемне әйтмәдем Белә идем синең башкаеңа ниләр киләсен
Каләмгөл учында уйнашып алышынып торган бер ягы кара бизәкле шома, гүяки т ре көртләргә ишарә ясады
- Ышанмасаң. үзең кара
Ул чынаякларны бер читкәрәк этәреп куйды кәртләр аның озын бармакларыннан канат җәйгән кебек очып чыгып, өстәл өстенә бер-бер артлы сибелә башладылар
— .ин — черви дамасы Ни булган ни булачак, ни белән төгәлләнәчәк Йөрәк өстендә нәрсә, йөрәк түрендә нәрсә. Менә, үзең кара, гел шулай төшә Нәрсә булган Менә ике король, карга короле һәм буби короле Өйләнгән кеше, димәк Аларныңсина интереслары. Менә күрешү булган, буби короле белән Аның сиңа мәхәббәте, синең аңа интересың. Ләкин арагызга карга короле гөшә Нәрсә булачак'' Буби короленең сиңа юлы зур сөйләшү, күз яшьләре Нәрсә белән тәмамлана’ Бик зур удар булачак, карга короле тарафыннан . инең озын юлың белән тәмамланачак
Фидая чынбарлык табигыйлегеннән каядыр башка бер мохитка аңлаешсыз. зиһен җитми торган, шул ук вакытта күңелне ургыткаи хисләр белән бәйле дөньяга күчеп киткәндәй булды йөрәген шом басты Каләмголнең сөйләгәне юк нәрсә, дип ышандырырга тырышты ул үзен, әмма күз алдына Давыт килде авис килде Каләмгөл сөйләгәннәр нәкъ шулар хакында кебек тоелды
— Нәрсә йөрәк (үрендә — әһә. менә ул — синең мәхәббәтең буби короленә, ләкин арагызга тагын, карга короленең интереслары төшә Ңарсә йөрәк өстендә — буби дамасының интереслары, аның сүзе
" да хак1
»й-яй. дошманың күбәйде соңгы вакытта. Фидая’ Элегрәк
;ренми иде! Күңелем сизә минем баштан кичкән хәлләр I .а килә!
\ . л озын, хәрәкәтчән бармагы белән кәртләр ә төртте Аннары
а элдән читләште, алгы бүлмәнең ишеге турына барып басты монда ул кысага куелган сурәт кебек то ла яктылык күрше бүлмәнең тәрәзәләреннән арткы яктан ныграк төшкәнгә күрә йөзе хыялый илһамлы төс алган иде Мондый йөзләр, гадәттә, өндә түгел, төсле, хәрәкәтле, тиргә батыра торган һәм хәтергә озакка сеңеп кала торган төшләргә керә.
— Әйе элегрәк дөрес уйлый идең үзеңчә гадел идең Үз бәхетеңне кеше бәхетен җимереп төзергә ярамый кеше баласын ятим
итәргә ярамый Шулай бит? Шулай. Ә син сөю хәлләрен белә идеңме соң ’ Ул картыңа килгәндә, бетен донья томанланып, аның йөзе, аның карашы, аның елмаюы гына күзгә күренә. Гел аны гына уйлап була, аннан башка дөньяда яшәүнең дә кирәге юк кебек Аңа кул белән орыну түгел, бер карап, бер-ике авыз сүз сөйләшер өчен генә дә үләргә җан бирергә әзер чаклар була Әй. син каян беләсең аны! Иреңне яратмый идең бит син
Фидая урыныннан калкына төште
— Дәшмә. Ирең сине ярата иде. ә син бары аның сөюен кабул итә идең Әйе. рәхәтен күрә белдең Шул гына. Син үзеңне күрсәтергә, шушы авылда гына булса да кемнәр б ләндер идарә игәргә омтылдың ..идер майтарган булып кыландың Ә ул белә иде синең йөрәгеңнең салкын икәнен Белә иде! Әмма түзде. Ул синең аны дус игкәнеңә. анда-монда тайпылып, башкаларга карамаганыңа канәгать булып яшәде Чын сөюне син менә хәзер тоячаксың Әйе. аның өчен тәнең, рухың уянган булырга тиеш иде синең Кояшның беренче нурлары чагылышын тойган булырга тиеш идең. Аннары шул нурларны болыт каплап, син еллар буе ялгызлык базына ташланган булырга тиеш идең. Төннәреңдә тәнең кызышып, татлы һәм шомлы төшләр күреп, сикереп торырга һәм бу ялгызлыкта яшәгәнче үлгәнеңне артык санап, язмышка ялварырга тиеш идең Менә хәзер сиңа ул көннәр, ул төннәр килде.
Менә хәзер, син бөтен өметләрем кисе :де дигәч, офыктан кояш калкып баш очыңа күтәрелә башлады Ул синең бәгыреңне яндырачак Дөрес син үз хисләреңне тыярга тырышасың, намус, оят турында уйлыйсың Ләкин эссе нурлар синең бу уйларыңны чык тамчылары кебек киптереп алыр, син уйлау сәләтен җуярсың һәм бөтен тәнеңдә аны көтеп, аны күрер минут тарны санап типкән йөрәгеңнең сулкылдавын гына тоярсың Бер генә көн аны күрми торган чакларыңда да бу сулкылдау шулкадәр газаплы тоелыр, син төннәрен уянганда әҗәлне чакырыр дәрәҗәгә җитәрсең, чөнки ансыз яшәү үлемнән ачырак күренер
Менә ул синең янга кил -р. синең алдыңда тезләнер. Йөрәгең кайнарлыгы уйларыңны көйдереп юкка чыгарыр, кулларың, ирен- н «рең аңа омтылыр—аңа бер генә орынырга, бер генә кагылырга, аның йөрәге типкәнен тоярга, һәм аннары берни дә кирәкми' Минем йөрәгем аныкы белән Кушылсын, икесе бергә типсеннәр, ә тәнем шул минутта юкка чыксын, диярсең син
Фидая, баскан җиреннән шаккатып Кәләмгөлгә текәлгән иде Сәхнәләрдә ялкын теле булып бөтерелгән бу хатынны күп күрде ул. әмма мондый эссе, көл итә торган утны тойганы юк иде әле Әллә берәр роль уйныймы9 Әллә монда авырыйм дип ятуы сәбәп кенә, ул шундыйрак берәр спектакль куярга әзерлән п репетиция ясавымы һәм Фидаяны әвәрә итеп, үзенең партнерына әйләндереп, кызык итүеме’ Шул рәвешле элекке тәкәбберлег өчен аннан үч алуымы '
Фидая көләргә тырышып карады, бу минутның бер шаяру икәнлеген аңлаганын сиздермәкче булды
— Алай гына булыр инде, театрларда гел шулай уйныйлар бит —диде
Әмма Кал эм гөл аңа керфек тә сирпемәде: ул. тар бүлмәнең стеналарын кайнар рухы белән үтәкүр. нмәлегә әверелдереп каяндыр бик ерактан, үзе генә белгән бер ноктадан киләчәкне күргәндәй сөйли иде: ■
— Әйе. ул килер, тезләнер. Син тыела алмассың, син бөтенесен онытырсың. Кем нәрсә әйтерен. моңарчы үзең өчен, бөтен кеше очен катгый дип санаган кагыйдәләрне, кеше балаларын гына түгел, хәтта үз балаңны онытырсың!
Бу сүзләр шулкадәр куркыныч яңгырады ки Фидая өнсез калды
— Әйе. төннәрен йоклый алмыйча, кысан бүлмә буйлап әрле- бирле йөргәндә, син үзеңне акларлык мең сәбәп габарсың . ин ң мәхәббәтең беркемне дә бәхетсез итми дип уйларсың.
Синең мәхәббәтең аның баласын гадел итеп тәрбияләргә ярдәм генә игә. дигән яна кагыйдә уйлап чыгарырсың Чыннан да. бер-берсен * яратмаган ата белән анә янында, ал арның рухы корып холкы < бозылып гомер иткәнен күреп үсү аңа файдагамы 9 Аның киләчәктә үз | тормышы, үз язмышы, үз мәхәббәте булачак, хәзерге вакытта аның ф хакына дип ике кешенең язмышын җимерү дөрес булырмы’ Чын < мәхәббәтнең, соңлап килгән булса да. җиңүен күрү аңа яхшы сабак “ кына булмасмы ' х
Бу юлы ул. борылып уттай янган күз карашын Фидаяның * йөзенә төбәде Фидая аңа җавап бирми кала алмады *
— Ләкин бу рәвешле фикер йөртү — ул бит кеше үтерүгә ки- а терергә мөмкин — диде ул — Акылыңа кил ни сөйлисең син'
— . ин миңа әйтәсеңме’ — диде кинәт гади генә итеп Каләмгөл * Әйтерсең лә. роленнән чыгып, чынбарлыкка кире кайтты, йөзе үзгәреп ® китте
— Син аны үзеңә әйтерсең, яме! Менә ул каршыңа тезләнер, син инде ничә төннәр уйлап аны якын китермәскә үз-үзеңә ант иткән I булырсың, ләкин аның сузылган кулларын, өзелеп текәлгән карашын күргәч, барысын кинәт онытырсың, тәкатьсез калырсың Шунда аңыңа килеп кара! Ә мин үземне тыя алдым Мин аннан карашымны аерып алдым, аңа сузылган кулларымны үз күкрәгемә кыстым аңа тарты лган тәнемне артка таба авыштырдым Син башканыкы башка берәүнең мәхәббәтен урларга теләмим дидем Мин бәлки, киткән дә булыр идем Тагын чегәннәр арасына, авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә күчеп, һәр кичне яңа сәхнәгә чыгарга, йөрәгем ялкынын анда сирпергә Яңа урыннар, күз алдында алышынып торган кешеләр күп нәрсәне оныттыра Мин киткән дә булыр идем Ләкин ул алдан китеп өлгерде
Фидая -ул дигәненең Мөнирә икәнлеген аңлады
— Әйе. ул китт.. аны миңа үзе калдырды Белеп тор • монысы инде синең белән булмаячак Син бөтенләй башкага — үзенә тигәнне нык тота торган кешегә юлыгырсың Ләкин ник кайтты ул кире’’
' Бер киткәч, нигә бөтенләйгә югалмады9
Фидая әле һаман да аның сихереннән арынырга тырыша иде мөмкин кадәр тыныч тавыш белән, хәтта ваемсыз гына
— Яраткан, шуңа кайткан — диде — Анын да эчендә җаны бар бит!
— Әһә. син дә шулаймы’ .ин хәзердән үк шундыймыни’
Фидая аңа гаҗәпләнеп карады нинди’
— Димәк — ярату ул үзең хакында, үз хисләрең турында гына уйлау’’ Шулаймы’ Алайса, син бу авыл кешеләре, гомумән әхла > турында лыгырдаучылар, нигә соң сөюне бөтенләй ианга сукмыйсыз ’ Кеше мәхәббәт газабыннан үләр чиккә җиткәндә дә бүтәннәр ни әйтер ничек карар дип уйларга тиеш шулаймы9 Болай фикер йөрткәндә бөтенләй башкача килеп чыга бит әгәр ул Гыйззетдинне чынлап яраткан икән димәк, аның бәхетле булуы i теләгән Ә аның бәхете — минем белән кавышу Элекке хатыны белән очрашып тору ана га, заплар гына китерә Шулай булгач ул бер киткәч бөтенләй юкка чыгарга, үзенең дөньяда яшәве хакында мондагылар онытсын дип тырышырга тиеш иде' Укы син иң бөек әсәрләрне иң даһи язучылар шул хакта сөйләмимени9
ин бәхетле бул. димәк, ә ул бөтенләй яшәмәсен, үлсен9 Шулай димәкче буласыңмы’
Фидаяның күз алдында кинәт кенә Фазилә чагылып узды аның
чишмә буендагы чирәмлектә, үз хокукын раслагандай, биегәеп, куз- галм астай нык басып торуы, горур башын да б рмыича сабан туе I трибунасы каршыннан узып киткәне Кинәт тетрәнеп китте, ул хатын кинәт юкка чыкса Фидая өчен яхшырак булмас иде микән1... Юк. юк. ллай түгел, дип үзенең уйларын төзәтергә тырышты ул Киресенчә. Фидаяның юкка чыгуы — бөтенләйгә-бөтенләйгә.— ул I хатын өчен яхшырак булмас идемени’’
Фидая кызарынып чыкты ә Каләмгөл. тынып, аның уйларын ' укыгандай карап тора иде Шул минутта ул ниндидер фаҗигане уйнаучы артисткадан юатучы-күрәзәчегә әверелгәндәй булды:
— Юк. син андый булмассың, бәлки Ләкин ул мине шундый ч.ккэ җиткерде, минем аның үлемен телә.ән чакларым булды. Әйе. булды Чөнки аның бөтен яшәү рәвеше, бөтен кыланмышлары минем тормышымны агулау өчен генә булды Ул башка берәүгә кияүгә чыга ала иде — сораучылар күп булды, яшь хатыннар хәзер дефицит, менә дигән егеткә бара ала иде Ләкин алай итсә, безнең җан тынычлана иде бит. ә ул үзе кешечә яшәмәсә яшәмәде безнең тормышыбызны да агулады Ул кызын атасына нәфрәттә тәрбияләде Әйт: шушы буламы ярату’’
— Ә син үзең нишләр идең соң’’—дип сорады Фидая һәм шундук бу сөальнең мәгънәсез икәнлеген аңлады Каләмгөл башкача эшләр иде ул араны бер селтәнү белән өзәр араны өзә ал- ' мас.1 үз гомерен юк. мөгаен, көндәше гомерен өзәр иде Ә бәлки, сөй. эне гом рен’’
Фидая шаккатып, аңа текәлде Кәләмгөлнең чибәр һәм тетрәндергеч хисте йөзе аңа куркыныч булып тоелды. Аннан да куркынычрагы. бу тыелгысыз хис һәм көч иясенең аны — Фидаяны үзе белән тәңгәл китерүе иде'
Ә бит элегрәк бу өчәүнең тормышы ямьсез. көлке, гадәти тормыштан түбән булып күренә иде аңа Пичек өстән-өстән караган ул кеше язмышларына, аларның күңелләрен актарган хисләр давылына! һәм иң гаҗәбе - бу хисләрнең менә хәзер дә ничә еллар бергә яшәп, ике бала булдыргач та шушы рәвештә көл-күмергә әверелдерерлек булуына
Фидаяның зиһене кинәт ачылып китте, әйтерсең лә көйрәп кенә яткан учак җилпенеп, ялкынын биеккә ургыды һәм аның яктылыгында моңарчы күренмәгән нәрсәләр аермачык күренә башлады бу хисләрнең саклануына, алай гына да түгел, көчәя баруына Мөнирә сәбәпче бит' Әгәр көннең көнендә ул очрап тормаса Кәләмгөлнең Гыйззетдингә булган хисләре дә әкренләп уңар, ул аңа күнегер, суына төшәр иде
— Күптән булган хәлләр бит инде күнегергә вакыт.— диде ул.— Гел болай янып-көеп яшәп булмый Хисләр дә тереклек иясе кебек — ярала, үсә. чәчкә ата. аннары
— Үләме? — диде Каләмгөл. шаркылдап көлеп җибәрде— Кеше хисләре хакында сөйләү ничек җиңел, ә’ Нинди акыллы сез барыгыз да! Мин генә шыр тиле! Үз башыгызга төшмәгәнгә генә шулай ул Ә үзегез бернәрсәне дә онытмыйсыз Мәхәббәтне түгел, нәфрәтне дә гомер буе саклыйсыз' ..ичә ел үтте, дисең’ Ә нигә авыл хатыннары онытмый нигә алар үзгәрми’ Борынгыдан калган киемнәрне, сөлгеләрне, калфакларны да. мин сорасам клубта спектакль куярга бирмиләр' Аларның кайчандыр үсеп чыккан нәфрәт тигәнәге һаман шиңми нишләптер’ Аларның язмышына бәйле дә түгел бит югыйсә! Менә нинди ул халык, менә нинди вакчыл, үчле, эчле була белә ул! Сиңа да күрсәтерләр әле.
— Син нишләп миңа бәхетсезлек телисең* — дип сорады Фидая, гаҗәпләнеп һәм әрнеп
Каләмгөл. ниһаять, кысадан чыккандай ишек турыннан кузга-
лып якынрак килде Талчыккан тавыш белән, битараф кына
— Миннән тормый бит.— дип куйды — Мин кеше язмышын үзгәртә алмыйм, алдан әйтеп куя гына беләм
Әйе. шулай, язмышны алдан әйтеп куя беләм. диде ул Үзен- нән-үзе аңлашылгандай, бәрәңге пешерә беләм. дигәндәи. шик тудырмый бәхәс кузгатмый торган нәрсәдәй итеп әйтте *
Аның белән саубуллашып урамга чыккач машинага утыргач < та Фидаяның колагында аның шушы сүзләре чыңлап торды Ни g күрәчәгеңне генә әйтәм Генә' Аны әйтеп буламыни’ Алга килми ф белеп булмый башның ни күрәчәген* Фидая, башын чайкап, үзалдына көлемсерәп куйды Кайбер хатыннарның аны сихерче дип . йөрүе тәки юкка түгел икән. Сихерләве бардырмы, юктырмы, әм- * ма менә шушы рәвешле, спектакль уйнагандай башларын әвәрә * иткәли торгандыр Кара син аны! Каршыңа килеп тезләнер, ди бит' *
Фидая үз каршында Давытның тезләнеп торганын күз алды- о на китерергә тырышып карады, булдыра алмады Андый хәрәкәт х өчен ул ир-егетнең аяклары артык озын муены артык текә шул * ТЬзләнсә дә мөгаен Фидаядан озын күренер Алай да. әгәр чын- £ нан да андый хәл булса ’
Юк. юк. ул чакта да Фидая аны шундук куып чыгарачак Хәзер үк чыгып кит' • — диячәк аңа
Ул теге апанда очрашканнан соң бер генә минутка да аны онытып тора алмаганын исенә төшерде Иртән күзен ачарга да өлгерми. беренче уе аның хакында, кичен күзен аның белән сөйләшеп йома һич ярый торган нәрсә түгел. Онытырга, онытырга, уйламаска Кеше үз башына уйларына хуҗа булырга тиеш
32
Каләмгөлнең хәле төнгә каршы начарланып китте Гыйззетдин йоклый иде инде, иңбашын каккалаган йомшак хәрәкәттән уянып айный алмый ятты бераз.
— Гыйззәтлем,— диде Каләмгөл — Тор әле Бар. машинаны кабыз. Иртәнгә кадәр түзәрменме, дигән идем булмас, ахрысы Кан күп китә.
Гыйззетдин сикереп торып киенгән арада бик әкрен, сак кына кузгалган хатынына куркынып карады Җәймәдәге кан тапларын күреп коты очты Бу хәлдә машинада барырга Каләмгөлне кузгатмаска. врачны алып килергә кирәк иде' Күңелгә Мөнирә килде Ләкин Каләмгөл аны якын китермәячәк
Ул. тизрәк чыгып, машинаны кабызды
Язмыштан узмыш юк. күрәсең. Кармашка илтеп. Гыйззетдин бик нык хаталанган булып чыкты Дежур врач больницада юк иде. медсестра йоклаган, ишекне бик озак шакыгач, көттереп кенә ачтылар Баш врач үзе Казанга, яңа больница өчен Медтехника* кибетеннән аппаратлар алырга киткән икән Үзенең дә больницага кереп күренеп чыгасы бар икән Иртәгәсез кайтмас Йосыпов кит-кәннән бирле Кармашка яңа гинеколог килгәне юк Башка кеше ярдәм итә алмас-.—диде үзе дә аптырап калган яшь кенә медсестра
Гөлфиянең өенә барып, уятып алып керделәр Ул. Гыйззетдинне бүлмәдән куып чыгарып Каләмгөлнең үзе белән генә сөйләште Ахырдан, коридорга чыккач. Гыйззетдин аның йөзенә карады да йөрәге каядыр убылгандай булды
— Монда алып килеп ялгыш эшләгәнсең,— диде Гөлфия аңа.— Т\ры район больницасына илтергә кирәк иде
__ Әле кичтән дә әйбәт кенә йөри иде бит зарланмый иде' — диде Гыйззетдин.
— Зарлана башлагач кына соң була шул ул! Йөккә узган һәр хатын авыр эш эшләмәсен, врачларга күренеп, тикшерелеп торсын, дип юкка әйтәбезмени без сезгә' Ә ул сабан туйларында узыша' Чөгендергә дә чыккандыр әле
Гыйззетдин телсез калды Әйе шул, узышты, йөгерде Чөгендердә дә. Мөнирә белән куалаша-куалаша. зыр-зыр эшләде Ләкин андый хәлдән кеше чирләми бит, үлми бит! Әнә. безнең әниләр ничек эшләгән, йөкле чакта аларны кем караган да кем тикшергән! Безне тапканнар менә, тудык, үстек, алар да исән-сау.
— Бездә хатын-кыз мәңге шулай бит инде, буразнада бала тапканнар ...
Гөлфия, чыгу юлына борылып
— Таба алганы тапкан таба алмаганы үлгән.— диде.— Бар. машинага алып чыгып утырт, мин хәзер киләм Балаларга гына әйтәм. куркып калмасыннар
Теге чакта Мәгъсүмне Кармаш больницасына илткәне исенә төште Гыйззетдиннең Ялан-ялан бертөсле булмас, дип ышандырырга тырышты ул үзен Авыру бар. терелү бар. коткарырлар врачлар Кәләмгөлне
Күңел бәхетсезлеккә ышанырга теләми иде. Күз алдына килеп баскандай булгач та, хәтта Казаннан санавиация белән чакырылган врачлар килеп карап, башларын чайкагач, каны агуланган, дигәч тә ышанасы килмәде Гыйззетдиннең
Район больницасында Кәләмгөлне аерым бүлмәгә салганнар иде Гыйззетдин килеп кергәч, ул. башын борып, елмаеп карады Эчкә баткан күзләре уттай яна. бит очлары кызарып чыккан, әмма ак җәймә өстендәге куллары ап-ак. тырнаклары күгәреп киткән иде
Гыйззетдин карават янәшәсендәге тумбочкага күчтәнәчләр тезде, көр тавыш белән балалар хакында сөйләргә кереште Әмма Каләмгөл. күзләрен йомган да. хәл алгандай тын ята. күчтәнәчләргә күз салмый һәм. мөгаен, иренең сөйләгәнен дә ишетми иде. Менә ул иреннәрен тибрәтте, күзләрен ачты, башын бора төшеп, коры кайнар бармаклары белән иренең кулын тотып алды Кулын бөтен көченә кысарга тырышкандай тартышты, әмма хәрәкәте сизелерлек булмады — көчсез иде ул.
— Гыйззәтлем.— диде, бик мөһим сүз әйтергә теләгәнен сиздереп Аңа якынаерга омтылыш ясады Гыйззетдин ашыгып иелде, йөзен аңа якын ук китерде
— Йә әйтми калыныр да. мәңге сыкранып ятармын, телем ачык чакта әйтәсем килә.— диде Каләмгөл.
— Ни сөйлисең син! Әйтәселәрне мең әйтербез әле!
Каләмгөл. керфекләрен кагып, сүзен бүлдермәскә кушты.
— Аңа өйләнмә яме! — диде, иренең күзләренә текәлеп карап Аның күз бәбәкләре зурая башлагандай анда төпсез караңгылык куергандай булды Гыйззетдин ихтыярсыздан артка тайпылды, ләкин бу хәрәкәте белән хатынын куркытканын уйлап, кире иелде, калтыранган кулы белән Кәләмгөлнең чәчен, яңакларын сыйпады
— 11инди өйләнү’ Саташасың, ахры. Борчылма, уянырсың, сихәтләнерсең...
Кәләмгөлнең йөзе чарасызлыктан тартышып куйды:
— Юк мин аңымда Мин моны төне буе уйладым Гел шуны гына Син аңа өйләнмә Теләсә кемне алып кайт, аны түгел. Мәңге бәхиллегем юк! —диде ул. терсәкләренә таяна төшеп
Гыйззетдин аны кочагына алды йомшак кына итеп күкрәгенә кысты.
— Син дигәнчә булыр Ничек теләсәң, шулай эшләрмен.— диде.— Без яшәячәкбез әле Мондагыларны көлеп искә алачакбыз, менә күрерсең!
Шулай сөйләнде Гыйззетдин, әмма ул үзен дә саташкандай хис ит;» иде.
Каләмгөл аны ишетми иде кебек, кире мендәренә ятып күзләрен түшәмгә төбәде дә
— Әгәр ике хатын белән яшәргә мөмкин булса, син безнең икебез белән берьюлы яшәгән булыр идең, шулай бит0 — диде
Гыйззетдин ни әйтергә белми таң калып, аңа текәлде
— Шула-ай'—дип сузды Каләмгөл.— .ик мин иремне башка | берәү белән бүлешә торганнардан түгел Син зур йөрәкле, синең йөрәк « икебезне дә сыйдырыр иде. югыйсә.
Ул бераз тынып торды. Гыйззетдин телсез калган иде Ул үзе- “ нең йөрәк түрендәген аңларга куркып йөргән, ә Каләмгөл барысын да х сизгән, белгән икән'
— Мин юкта да син үзеңне ирекле санарга тиеш түгел.— диде * Каләмгөл — Син аңа якын барма Кулы белән үзеңә орындырма я Кагылмасын ул сиңа Бармак очларын да тигезмәсен Якын барма. « орындырма 5
Ул. башын боргалап, бер үк сүзне тәкърарлый башлады
— Тимәсен, орынмасын Кулы белән кагылмасын
Гыйззетдин, аны саташа дип уйлап, шәфкать туташын чакырып кертте
33
Каләмгөлнең үлеме Фидаяга яшен суккандай тәэсир итте Бу мәгънәсез һәлакәттә ул үзен гаепле санады Бер генә түгел, берничә мәртәбә язмыш аңа Каләмгөлне коткарырга мөмкинлек биргән булган бит Сабан туенда аның больницага бармыйча үз өенә кайтып киткәнен белгәч, янына врач җибәргән булса Аннары теге көнне Каләмгөлнең күрәзәлек кылуларына мөкиббән китмичә, аны ничек кенә булса да ризалатып, больницага алып барган булса Аннары Кармаш больницасына хатын-кыз врач китертүне алдан ук кайгырткан булса. Йосьшовның киткәненә кайчан бит инде!
Фидая тагын медицина китаплары укыды, врачлар белән сөйләште Каләмгөлнең әҗәле минутлап якынайган, диделәр Әгәр берике сәгать кенә алданрак тиешле ярдәм күрсәтелгән булса
Каләмгөлнең үлеме бөтен районны -аһ- иттерергә, аякка бастырырга. Кармаш больницасы төзелешен үзәккә куярга тиеш булып тоелды Фидаяга.
Ул Искәндәровка кереп моны әйткәч председатель, урыныннан сикереп торып, шундук больница төзелеше белән генә шөгыльләнергә тиеш иде кебек
Искәндәров алдында яткан кәгазьләрдән башын күтәреп карады, ә аларда савымның тагын тиешенчә артмавы, чөгендер эшкәртүнең әле һаман төгәлләнмәве, сенажның җитәрлек салынмавы, кайдадыр АВМның ватылып ятуы турындагы хәбәрләр язылган иде һәм алар председательнең кәефен нык кырган аның кайбер хуҗалык җитәкчеләрен кыздырырга теле кычыта иде булса кирәк Ул урынбасарына да ризасызлык белән карады Фидая, аңа сүз әйтергә ирек бирмичә каршына ук килеп басып, фаҗигале тавыш белән Каләмгөлнең һәлакәтен әйтте Искәндәров баштарак аңламый торды күзлеген маңгаена шудырып, күзләрен уып куйды, аннары тыныч кына сәбәбен сорады
.. Сәбәбе больница юк. врачлар юк. ашыгыч ярдәм күрсәтү юк - менә кайда сәбәп' — диде Фидая
Искәндәров аңа гаҗәпләнеп, күзлеген бер киеп, бер күтәреп карады
— Бу нинди сүз тагын! —диде, тавышын күтәреп — Син нәрсә. Фидая Госмановна. күктән төштеңме әллә9 Баллыболында менә дигән медпункт, тәҗрибәле врачка торырлык фельдшер' Ул гына җитмәсә. больницасы биш чакрым' Әгәр авыруга тиешле ярдәм күрсәтелми икән, кем гаепле аңа9 Ә9
— Без гаепле, без! Мин гаепле!—дип кычкырды Фидая.
Искандеров, кулын сузып, команда биргәндәй итеп, каршындагы йомшак урындыкка ишарәләде
— Утыр!
Бу шундый итеп әйтелде. Нурханова үзе дә сизми утырды һәм кинәт йомшап китте.
— Рәтләп кенә аңлат нәрсәдән үлгән, авариягә юлыкканмы әллә9
— Хатын-кыз врачы кирәк иде аңа Күп кан югалтты, каны агуланган, сепсис...
— Бер-ике сәгать эчендәме9 — дип төпченде Искандеров
— Авыру берничә көн элек башланган да бит
— Ни караган соң үзе9 Ире ни көткән9 Үзен-үзе карамаган кешеләрне без генә саклап бетерә алмыйбыз.— Искәндәров алдындагы кәгазьләрне кыштырдатып куйды Көрсенде.— Нишләтәсең, үлгән артыннан үлеп булмый, авыр туфрагы җиңел булсын.
Аннары, фикерен җыярга тырышкандай, бераз уйланып торды да:
— Монда менә синең -Үзәк бик эчне пошыра башлады әле.— диде—Савымны ун килодан арттыра алганнары юк. Ул егеткә, гомумән, бик нык күз-колак булырга кирәк. Эшнең рәтен белми, каршы әйтергә дисәң, аңа куш Салам силослый башлады микән әле9 Үзем барып тикшерим, дигән идем, һаман вакыт җитми. Син белдеңме, тотынганнармы ул эшкә9
Фидая аңа шаккатып текәлде, берни аңлый алмады. Нинди салам, нинди силос, кем кемгә каршы әйткән9 Кеше үлгән монда. Кәләмгөл юк. өч бала анасы!
Искәндәров аның хәлен аңлады.
— Беләсеңме нәрсә. Фидая Госмановна.— диде.— без зур районның җитәкчеләре, ә мондый зур районда үлем-китем дә булып торыр, туучысы да булыр Дөнья бу' Ә без үз эшебезне белергә тиеш!
Әйе-әйе. ул үз эшен белергә тиеш. Ә беләме соң әле? Берничә көн Кармашка бара алмады — бөтенесен Мирхуҗинга ышанып тапшырды Үз күзең түгел инде'
Бүген үк. хәзер үк шунда барырга кирәк иде Тик -Газик»* ны Балкыш ремонтка куйган, бер-ике көнсез чыга алмам, дип кичә үк кисәтте
Фидая Мирхуҗинга шылтыратты Аның тавышы гаҗәп көр иде
— Безне бөтенләй оныттыгыз сез. Фидая Госмановна1 Үги итә башладыгыз!
— Онытмадым.— диде Фидая.— тик мөмкинлегем юк. машина ватык.
— Барасы килгән кеше җаен таба ул.— диде Мирхуҗин гамьсез генә.— Мин менә көн саен сугылмый калмыйм Әле дә шунда барырга җыенып тора идем Әйдә, бергәләп әйләнеп кайтыйк' Малай- шалай шикелле мактанасы килә минем дә бер' Начальство җылы сүз әйтсә, күңел үсеп китә бит ул!
— Мактанырлыгы булса, ярый ла
— Бик зур эшләр майтардык инде үзебезчә' 1ик менә нәчәл- никләргә ярап бетеп булмый Әле безнең Ясәвиев тә бер туры килгәндә зур абзыйга мактанган икән Савымны көнгә унөч килога җиткердек без'» —ди икән Орден ук булмаса да. медаль вәгъдә итәр, дип өметләнгәндер инде, бичара Ә теге абзый аңа Унөч кило __________________________________________________________
чик түгел, бер потка җиткерергә кирәк!*—дигән Син дә шуның сыман түбәгә сугып куймагаең тагын, белмәссең' Әллә алып бармаска инде'*
Көлеп бетергәч. Мирхужин тавышын кинәт үзгәртте дә бик эшлекле итеп
— Алайса, мин синең янга сугылып чыгам ярты сәгатьтән килеп ♦ җитәрмен.— диде <
Фидая аның машинасын ишек төбенә чыгып көтеп алды һәм. = рульдә Мирхуҗин үзе утырганны күреп, аптырап китте
— Шофер калага туйга китте — диде ;авис. машина ишеген ачып. < төшмичә генә.— Халык тәртипсез бит хәзер, ни яз түгел, ни көз = түгел, ни сабан туе түгел, дигәндәй, теләсә кайчан бәйрәм ясыйлар. 5 теләсә кайчан туй! - *
— Шәһәрдә загс билгели бит туйларның тәртибен.— диде Фидая <
— Шул-шул менә, сезнең кебек совет органнары шундый тәртип- х сезлекне үзләре урнаштырган икән без каршы килә алмыйбыз' 2 Ничек җибәрми каласың кешене туганының туена'
1ик бер генә мизгел икеләнеп торды Фидая яшел • Волга - янында п Нишләптер күңеле тартмый иде аның Мирхуҗин белән икәү- 1 дән-икәү бер машинада юлга чыгарга Ләкин шул ук вакытта менә хәзер, әһә. шоферың юкмыни, үзең генәмени. дип кире борылып кереп китсә, бу инде хат.ын-кызның ваклануы булмасмы0 iere чактагы кебек, уйлары гел начарлыкта икәнлеген исбатлау булмасмы0
Фидая Гавис ачкан ишектән кермәде, арткы утыргычка, кеше күзенә бик үк ташланмый торган итеп, кырыйгарак сыенып утырды
Юлда сөйләшмәделәр диярлек Ара-тирә Гавис. көләч йөзен аңа таба борып, күтәренке тавыш белән нидер әйтеп куя. әмма Фидаяның җавап бирмәгәнен яисә, әйе шул. юк әле. дигән кебегрәк сүзләр белән генә чикләнгәнен күргәч, ул да тынып кала иде
Атна чамасы яуган яңгырлардан соң. көн аязып, басулар киң сулыш алып, күпереп киткәндәй булган иде Чөгендер кырлары да юл читеннән каядыр еракка сузылган яшел тасма-рәтләр булып күкрәп утыралар, бодайлар башак чыгара башлаган.— җәй уртасы җитеп килә. Гүгәрәк күл турыннан узганда Фидая пар үрдәкләр күренмәсме дип үрелеп караган иде. әмма су өсте буп-буш булып ялтырап кына чагылып узды
— Ясәвиев зарланып ята әле анда,—диде Мирхужин — Осталарга ит-майны миннән генә каерасыз, башка колхозлар да ярдәм итсен, ди Анысы шулай да инде, һаман бер кешегә генә салынырга димәгән. Гаяров та бераз кайгыртсын
Юл уңаеннан -Үзәк кә кагылып чыгарга уйладылар
Гаяров идарәдә юк иде Парторг Әхсән аны рациядән чакырып караган иде җавап бирмәде Машинасыннан чыгып йөридер — диде Әхсән — Бераз көтик инде- Әмма тиктормас .ависның көтеп торасы килми иде. ул председательне үз машинасы белән эзләп табуны кулайрак күрде.
Гаяров ABM машинасы янында булып чыкты Анда ике-өч ир кеше тимер баскычтан өскә менеп, нәрсәнедер төзәтәләр иде Давыт Мирхуҗин белән Нурханованың машинадан төшкәнен күрде, әмма, ашыгып төшеп кулын сузып каршыга киләсе урында, аркасы белән борылды һәм янындагы ир кешегә озаклап нәрсәдер аңлатырга кереште Килгән кунаклар аңа шактый вакыт башларын каерып карап торырга мәҗбүр булдылар Ниһаять, ул. кулын кара майга сыланган чүпрәк кисәге белән сөртә-сөртә. ашыкмый гына килде, салкын гына исәнләште һәм ризасыз тавыш белән
Бөтен нәрсәне үзең эшләргә туры килә диде Аннары шоферына кычкырды
_ Мөҗип, бар әле сварка аппаратын алып килсеннәр'
— Гыйззетдин кичә генә хатынын күмде бит. бүген эшкә чыкмаган. аннан башка бу эшнең рәтен-чиратын белүче юк.— диде ул — Бөтенесе председательгә генә кирәк диярсең, үзең килеп төртеп җибәр- мәсәң. тәки тик утыралар, исләре дә китми!
Фидаяның янә күңеле сызып куйды менә бит бусы да. машина ватылган, дип күбрәк кайгыра. Каләмгөлне күмәләр, аңа һич исе киткәндәй түгел!
Хәер, алай да ятим калган балалар турында берничә авыз сүз сөйләшеп алдылар Өйләнми булдыра алмас инде, диештеләр "Беренче хатыны монда бит. шуны алыр да кайтыр».— диде Гаяров.
Мирхуҗинның гадәттәгечә кычкырып, шәрран ярып, ачык сөйләшүенә карамастан, сүз ялганмый һәм бу читләшүгә, салкынлыкка Фидая үзе сәбәпче икәнлеген тиз аңлады. Ләкин ни өчен’ Аның ни гаебе бар’
Фидая шундук аңлап алды ул Мирхуҗин белән икәүдән-икәү генә бер машинада килүе белән гаепле иде Давыт каршында!
Фидаяның зиһене чуалып китте, ул инде ирләрнең нәрсә турында сөйләшкәнен ишетмәс хәлгә килде Алар ит. сөт. май турында, такта-борыслар хакында сөйләшәләр. Мирхуҗин шат тавыш белән нәрсәдер сорый, ә Гаяров канәгатьсез кыяфәттә бирмәскә тырыша
— Үз хәлебез дә мөшкел, эш көче җитми, бер кешене бишкә ярырдай булабыз.—ди. Нурхановага карамыйча, әмма, ул ишетсен дип. аның өчен сөйләгәндәй канәгатьсез, ризасыз тавыш белән исбат итәргә тырыша. — Менә дигән мунча салып бирдек, андый үзебезнең колхозда да юк әле Башкалар кайгыртсын, бер без генә димәгән!
сварка аппаратын алып килеп, ирләр АВМ машинасының чылбырын рәтләгәч, аннары зур факел белән аның бер өй биеклегендәге һәм аннан да озын цилиндры эчендә ут кабызып, ул нык гүләп әйләнә башлагач кына. Гаяровның чырае яктырып китте Арырак китеп, йомшак, җылы печән онын учына алгач, ул бераз йомшара төште кебек Фидая да печән онын тотып карарга иелде, керфекләренә кунган яшь бөртекләрен күрсәтмәскә тырышты
<оңгы көннәрдә гел шушындый минутларны уйлап, аның тавышын ишетер чакларны гына көтеп яшәде бит ул Ничек очрашасыла- рын. нәрсәләр әйтеп, бер-берсенә ничек караячакларын әллә ничә төрле итеп күз алдына китерде Көненә ничәшәр тапкыр куллары ихтыярсыз телефон трубкасына ябыша, хәтердә уттай уелган саннарны бармаклар җыя. ләкин телефоннан чыңлаган авазлар ишетүгә, ул ашыгып трубканы кире куя. ә кайчакта аның Алло. Үзәк тыңлый' Кем бу?» —дип кабатланганын тыңлый, ләззәттән һәм Давыт ул шылтыратканны белер дә гаепләр, көләр, мөгаен сизә дә торгандыр дип куркудан бөтен тәне чымырдый иде.
Менә очраштылар менә янәшә торалар, сөйләшәләр һәм алар хәзер икесе ике авылдагы чактагыдан да ераграк! Болай булыр дип Фидаяның башына да килмәгән иде! Ьәм монда ул үзе генә гаепле, хәзер инде аклану-котылу чарасы да юк Әмма бер гаебе дә юк бит аның1 Нишләргә7 Ничек моны Давытка аңлатырга?
Мирхуҗинга идарәдән ниндидер документлар алырга кирәк икән. Председатель машинасы алдан, аларның • Волга-сы арттан кайтып киләләр иде. кибет турыннан узганда сатучы хатын кул изәп туктатты Гаяров машинадан төште
^атучы Әлфия — урта яшьләрдәге, ябыграк кына хатын — Фидаяга бер сүз белән генә сәлам бирде дә Гаяровка
— Складка барырга дип ашыга идек. — диде. — хеге әйберне хәзер карап чыксаң, әйбәт булыр иде
Әлфия күптәнге таныш, ләкин аның да үткен күзләре белән телеп алгандай карап куюында гаепләү, өнәмәү сизелде.
Кибеткә өчесе дә керделәр Әлфия каяндыр — төймә, йөзек, сәгать 48
ише әйберләр саклана торган киштәдән — кечкенә тартма алды Анда кызыл кашлы алтын алкалар иде
— Менә шушындыйдан матурын тапмадык. — диде ул — Кигезеп карап алсаң, әйбәтрәк булыр иде дә бит Ошамаса. карарсыз тагын, ал ыштыры рб ыз
Мирхужин бик белдекле кыяфәт белән алкаларны жентекләп ка- * рады 5
— Нинди хатын-кыздыр бит. — диде — Кара чәчле, озын муенлы = кешегә әйбәт бу
Гаяров аның сүзләрен илтифатсыз калдырды, тартманың каба- < рынкы кара капкачын ябып, гүяки серен башкалардан яшерергә теләп. ® Әлфиягә х
— Ярар рәхмәт, көнендә булуы әйбәт. — диде *
— Нәрсә, хатынның туган көнеме әллә9 — дип сорады Мирхужин. < Гаяровның салкынлыгын бөтенләй сизмәгәндәй
— Шулай иде шул Күптәннән алтын алка сорап йөри инде =
— Хатынның сүзен аяк астына салып булмый, малай Аларга * ярарга кирәк'
Ә Фидаяның күкрәк куышына боз тыгып куйдылармыни — аның * бәгыре өши башлаган иде кебек. Димәк, теге тәкәббер хатынга бүген туган көнендә Давыт алтын алка бүләк итәчәк Ә менә Фидаяга бер атна элек егерме тугыз яшь тулды — кем зурлады кем затлы бүләк бирде9 Иртән Искандеров кулын кысты да кичен Шәрифә бәлеш пешереп сыйлады! Кая инде Фидаяга мондый кадер, кайгырту, бу кадәр олылау һәм аның теләген үтәү өчен шулхәтле акча түгү'
Әллә соң ул Фидаяны кибеткә юри алып кердеме9 Арабызга кысылып йөрмә, мин хатынымны яратам, дип кисәтү өченме’
Идарәгә Мирхужин үзе генә кереп чыкты Фидая машинада утырып торды Кузгалып киткәндә ул тәрәзә аша эчтә утырган Давытның баш артын шәйләде кебек ул Фидаяны күз карашы белән генә булса да озатырга, аңа карап калырга да теләмәде'
Кармаш больницасында, чыннан да. эш кайный иде Инженерлар түбәне ябып бетереп киләләр, ниндидер бер дәртле күтәренкелек белән кычкырып, көлеп-шаярып эшлиләр. Мирхужин белән Нурханова янына бригадирлары гына килеп, ашыгып сөйләшеп алды измә өзлексез килеп торсын, арматура белән тәэмин ителсен, тегендә өзеклек булмасын, монысы кайгыртылсын Мирхужин гадәттәгечә көлеп була, булдырабыз, дип җавап биреп торды Әмма эшнең хәтта ул күз алдына китермәгәнчә тизлек белән баруы да Фидаяны куандырмады аның күңелендәге бозны эретеп бетерә алмады
Баш врач Газимовны күреп булмады Казанга санавиация белән врач чакыртканнар, шуны каршыларга Суташка киткән икән
Кайтырга кузгалыр алдыннан гына бер аңлашылмаучылык килеп чыкты Алар белән бергә барырга дип. Гөлфия зур гына сумка тотып чыккан иде Район больницасыннан, аптекадан ниләрдер алып кайтасы бар икән эш вакытында барып җитсәм, аннан Билал белән бергә кайтырга мөмкин булыр, дип уйлаган Ләкин инде машинага керәм дигәндә генә, рульдә Мирхужин утырганын күреп, кинәт туктап калды Як-ягына артына борылып карады Фидаяның йөзенә текәлде, әллә Фидаяга гына шулай тоелдымы9 Аннары сумкасын актара башлады
— Бәй. хәзер генә бара алмыйм икән бит әле. — диде — Карале, гел хәтеремнән чыккан, рецептларны яздырмаганмын' Ярар мин сезгә җитешә алмам инде, башка берәр жай табылыр әле'
һәм хушлашып та тормыйча, борылып кире больницага кереп китте Фидая машинадан төшмәкче иде. Мирхужин аны туктатты
— Бала-чага түгел, үзе беләдер. — диде
Канәгатьсез тавыш белән әйтте Фидаяга ваклану килешмәгәнне сиздерде
агын күңелгә бер кара ятты, тизрәк кайтып җитеп, бу машинадан котыласы килә иде.
Алар кояш баешына таба юл алдылар Күк йөзен тагын болытлар каплый башлаган, кояш нурлары алар аркылы саркып, дөньяны сәер бер яктылык белән яктырткан иде. Ничектер көпә-көндез күз адаша, күңелгә сагыш иңә. басулар, юл. агачлыклар үзләренең табигый төсен генә түгел, рәвешен дә үзгәрткән кебек тоела иде.
Мирхуҗин да ялгышып китте бугай, туры кайтасы җирдән, бодай басуы аша салынган юлга борылды
— Нигә, турыдан кайтмыйбызмыни?— дип сорады Фидая
— Хәзер, хәзер... — диде Мирхуҗин. бик ашыккандай.
Алар Баллыболын басуындагы каенлык янына икенче яктан килеп чыктылар. Машинаның чирәм баскан юлдан агачлыкка таба борылганын күргәч. Фидая
— Кая барабыз соң без’ — дип сор'ады
— Радиаторның суы бетте, су кирәк. — диде Мирхуҗин Аның тавышы сәер иде. әмма Фидая моңа игътибар бирмәде Гадәти хәл бит радиаторның суы бетү Әле ярый, чишмә юл өстендә.
Агачлык артында тыгыз чирәм үскән үр күкрәге күренде Ул хәзер буш. ниндидер алсу яктылык белән яктыртылганга. сәер һәм серле тоела. Әйтерсең лә ул үзендә элекке елларны шаулашып бәйрәм иткән өлкәннәрнең һәм балаларның күзгә күренмәс шәүләләрен саклый, аннан да бигрәк, биегәеп, сагаеп, гаепләргә әзер булып, гүяки анда озын буйлы, туры сынлы, каты карашлы хатынның шәүләсе басып тора иде. Ул шәүләнең ике яңагы читендә кан тамчыларыдай кызыл кашлы алкалар чайкала иде кебек
Фидая юлдашының машинадан чыкканын, каядыр китеп торганын искәрми дә калды, һәрхәлдә, аның Мирхуҗинда хәбәре юк. аңа карамый. аны уйламый иде. Ул каенлык арасында югалып торды бугай, озак тордымы анда, тиз килдеме, йөрәк сызлавы аша Фидая вакыт узганын сизмәде Менә Мирхуҗин кинәт машина янында пәйда булды, арткы ишекне ачып, иелә төшеп, кулын сузды Фидая аны. утыргыч артында аунап яткан төргәкләрнең берсен ала. ахрысы, дип. юл бирергә кырыйгарак шуышты Шул минутта .авис җәнлек тизлеге белән шуышып машина эченә керде Фидая үзенең тимер капкынга эләккәндәй кысылганын тойды, иреннәренә хависның каты, эссе иреннәре килеп капланды, авызын авырттырып, тешләрен кысты, сулышын буды Ул нишләгәнен, нинди хәлгә юлыкканын аңлаганчы, утыргычка ауган, куллары артка каерылган, өстенә таш бастырылгандай итеп, кузгатып булмаслык гәүдә яткан иде инде. Фидая бар көченә тыпырчынып карады, әмма көтелмәгән бу хәлдән, бу көнне башыннан кичкән хәсрәтләрдән аның ихтыяр көче сынган идеме, ул каршы тора алмады Кайсыдыр бер минутта хәтта башыннан Үтерсен, юк итсен, яшәмим бүтән' —дип үз-үзенә үчле уй да чагылып китте һәм нәкъ менә шул аның хәлен алды да.
Берничә минуттан, урынына тураеп утырып киемен рәтләгәндә, ул нәрсә булганын аңларлык хәлдә түгел иде әле. Ул кан аркылы саркыгандай кызгылт һәм шомлы яктылыкта үз төсләрен үзгәрткән каеннарга. күк йөзен тәмам каплап килгән болыт пәрдәсенә карады, яман төш күреп, кинәт уянгандай, зиһенен туплый алмады. Хәзер, менә хәзер. йокысыннан тәмам айнып җитәр дә. кара әле. минем котымны алган нәрсәләр саташу гына булган, дип. иркен сулыш алыр, җиңеләеп китәр сыман иде ул.
Ләкин янында Тавис утыра, менә ул әдәпсез рәвештә аңа каты терсәге белән төрткәләп, киемнәрен төзәтте, оятсыз хихылдап куйды — болар барысы да иң авыр, иң коточкыч саташулардан да ямьсез, котылгысыз һәм һушны алырлык аяныч иде.
Мирхуҗин. аның муенын каерып, башын утыргыч артына кысып,
тешләре белән иреннәрен изеп, сулышын буып торды, иреннәре авырту Фидаяны аңына китерде, ул тартылып, талпынып, ике кулы белән Тависны этеп җибәрде Тавис бу юлы карышмады он капчыгы кебек авыр гына читкә авышты, шаяртканын гафу иткәндәй, хихылдап куйды. аннары олы учы белән Фидаяның тезенә суккалады.
— Зарар юк.— диде— Беренче тапкырында шулайрак килеп чыга * инде ул Иң матурлары алда булыр әле. менә күрерсең Мин сине оби- < жен итмәм'
Фидая аның кулын гына бәреп җибәрде Мирхуҗин моны табигый ф чытлыклану дип кабул итте, рульгә күчеп утырды да педальгә басарга < ашыкмыйча, бераз тынып торды ~
— Хәзер берәр йөз грамм җибәрсәк тә әйбәт булыр иде.— диде.— * Тамак бик кычыта Нур естенә нур гына булыр иде Милициядән дә ? куркып тормас идек. Син ничеп уйлыйсың, ә9 — Ул. башын чак кына * бора төшеп, шул ук вакытта карашын алга текәгән килеш, җавап көтте. я Фидая дәшмәгәч көрсенеп
— Әйе шул. икәү генә булганда, саграк йөрергә кирәк.— диде.— 5. Праваларны биреп тормабыз анысы, тик адәм баласының теленә йө- п гән кигезеп булмый, бер сөйләмәсә. бер ычкындыра Салмыш хәлдә икебезне бергә күрсәләр, бөтен дөньяны сасытырлар, бәхетебезнең тамырына балта чабарлар' Башка чакта уйлабрак эшләрбез, җаен табарбыз!
Фидаяны гүяки әллә боздай салкын, әллә уттай эссе бер чоңгылга батырып алдылар да. ул аннан бөтенләй үзгәреп, икенче кеше булып чыкты, бөтен тәнен әллә кутыр басты, әллә сасы ләм катты һәм бу нәрсә. торган саен көчәя барып, аның йөрәгенә дә ябыша, аны кыса, сызлата иде кебек
Сәер яктылык, ничек кинәт кабынган булса, шулай ук кинәт сүнеп китте, күз бәйләнә башлады, сыек болытлардан саркып вак яңгыр сибәләргә кереште Әйтерсең лә күкләр елый иде
Машина, алды белән күтәрелеп, үкереп асфальт юлга менде Кайтыр юлга борылуга. Тавис фараларны яндырды, тизлекне бик нык арттырды Шунда. Фидаяның буталган зиһенен яктыртып, бер уй килде «Ашыга1 Тизрәк миннән котыласы килә!»
— Тукта!
Мирхуҗин ишетмәде бугай, тамчылар белән чыланган алгы тәрәзә аша юлга текәлгән килеш, башын сузыбрак утыруында булды.
— Тукта, дим!
Бу юлы ул борылып карады
— Нәрсә’
Аның тавышы канәгатьсез иде
— Төшереп калдыр мине1
— Ерак бит әле. авыл очындарак төшәрсең
Тавышы тыныч, ул берни аңламый; ул Фидаяны кеше күзеннән качып, бу очрашулары фаш булмасын өчен төшеп калырга ниятли дип уйлый һәм моны хуплый да иде' Ул Фидаяның бөтен тәненә эссе ләм уралганын, аның кибеп, тыгызланып, сулышны кыса барганын, бәгырьгә саркыганын тоймый да. белми дә иде
— Туктат, дим югыйсә, хәзер сикерәм!
Фидаяның ишекне ача башлаганын күреп, ул сагайды, тормозга басты, тәгәрмәчләр юеш асфальтта чинап машина, чак кына юл читенә авып китмәде
«Волга» туктар-туктамас. Фидая сикереп чыкты да фаралары белән караңгылыкны кисеп килгән машина каршына ташланды Чак тәгәрмәч астына эләкмәде, машина кинәт борылды, читтә торган <Вол- га»ны сыдырды дигәндә генә, могҗиза белән ничектер яныннан үтеп китә алды, тәгәрмәчләр ямьсез чинады, сүгенү тавышы ишетелде
Бу ике ягына кызыл тәреләр ясалган больница фургоны булып
чыкты Ул бераз алгарак китеп туктады, аннан кемдер төшеп. Фидаяга таба йөгерә иде.
— Син нәрсә! Үләсең килдемени!
Ул арада « Волга" кузгалып киткән, аның артындагы кызыл утлар, яңгыр аша сибелеп, кечерәя барып җемелди иде Фидая янында Билал басып тора иде
— Фидая Госмановна' пи булды сезгә9 Нишләп йөрисез монда берүзегез?
Билал, гаҗәпсенеп, бер — Фидаяга, бер китеп барган машинага карады
— Шунда! Шунда! — дип. кулын кире якка селтәде Фидая
— Әйдәгез, утырыгыз!
Билал аны биленнән алмакчы иде. Фидая корт чаккандай читкә тайпылды, аның кулы җитмәслек итеп әйләнеп машина Кузовының ачык ишегенә юнәлде Аннан кемдер карап тора иде — бу ят ир кеше булып чыкты Билал, машинага кереп, аның авырулар йөртү өчен җайланган эскәмиясенә утыргач, эчтәге өч кешенең Казаннан килгән врачлар икәнен, яңа больницаны җиһазлау турында киңәшләр бирергә килгәннәрен аңлатты, исем-фамилияләрен атады Фидая да ниләрдер әйтте, сүзләре урынлы да булгандыр, бәлки, ләкин бу сөйләшү шундук аның зиһененнән чыгып, җил-яңгырлы. караңгы далада калгандай юкка чыга торды.
Машина килеп туктауга, больницаның ишеге төбенә ак халатлы, ак башлыклы Гөлфия чыгып басты. Ишек өстендә янган лампа яктысында ул кырыс, горур һәм сүзен дә. фикерен дә үзгәртмәстәй каты күңелле булып күренде Билал белән кунаклар ишектән кереп киткәндә ул читкә тайпылды Фидаяның исә юлына аркылы төшәргә теләгәндәй, кире ныгып, тураеп, болдырның урта бер җиренә басты.
Шунда Фидая сулышны кыса торган сасы ләмнең бавырына барып ирешкәнен тойды, ул читкә, караңгыга, сүтелгән коймадан калган багана янына барды да тыела алмыйча коса башлады
Ул башын күтәргәндә. Гөлфия әле һаман болдырда басып тора иде. аның йөзе тагын да кырысланган, хәтта ачулы кыяфәткә кергән, иреннәре кысылган иде Фидая күрергә күнекмәгән, ниндидер ят Гөлфия иде бу, һәм аның ни уйлаганы аңлашыла да иде Ул барысын да белә: моннан киткәч. Фидаяның кайда булганын, ни эшләгәнен дә. хәзер нәрсәдән күңеле болганганын да. барыннан да бигрәк, шушы берничә сәгать эчендә аның тәне генә түгел, җаны, намусы пычранганын Да. .
Фидая кесәсеннән кулъяулык эзләде, тапмады, муенындагы капрон шарф белән иреннәрен, битен сөрткәләде. якынрак килеп, ләкин яктылыкка бик үк кермәскә тырышып, читтән генә;
— Мунча ягулымы сезнең? — дип сорады.
Гөлфиянең йөзе тагын да караңгыланды Аның Фидаяны мунчага кертәсе килми, ләкин ул ялганлый да белми иде.
— Ягулы,— диде теләр-теләмәс кенә.
— Кереп, юынып чыгып булмас микән?—дип сорады Фидая Тавышы ялынгандай да. гаепле дә чыкты.
— Белмим шул,— диде Гөлфия, артына карап алды, әйтерсең, ул Фидаяны мунчага кертмәс өчен берәр хәйлә, ышандырырлык чара эзли иде.
— Ничек булыр икән? — диде ул ачулы тавыш белән. Алай да. үзен тыярга тырышты — Анда Шәмсеҗиһан апа янына керсәң генә инде. Ул юына иде.
Шәмсеҗиһан әле генә кергән, чишенеп тә өлгермәгән, башыннан шәлен салып, кофтадан килеш, сары нарат эскәмиядә утыра
Фидаяны күрүгә, аның әле генә ниндидер зур фаҗига кичергәнен аңлап та алды Аңа ничек авыр икәнлеген сизде, сәбәбен сорамады Кеше явызлыгы аркасында юлыкканмы ул фаҗигагә, әллә үзенең хатасы 52
аркасындамы — Шәмсеҗиһан өчен анысы мөһим түгел иде — ул. фронтларны кичкән кеше буларак, дошман снаряды тигән сугышчыны да. ялгыш минага басып яраланганны да бер үк төрле дәваларга кирәк дип саный иде Үзе күп еллар тормышның иң кайнар нокталарыннан читләшеп яшәгән булуына карамастан, йөрәге яраланган кешеләрнең хәлен аңлый белә иде ул. Бу минутта ул Фидаядан күпкә көчлерәк. * акыллырак, зирәгрәк күренде, эскәмиядә утырганга, аның гариплеге < дә сизелми, ә йөзеннән якты күзләреннән мәрхәмәт-шәфкать бөркелә = Фидая аның каршына барды да. тезләнеп, күкрәгенә маңгаен терәде ф
Шәмсеҗиһанның куллары зур көчле, беләкләре нык иде Алар. < Фидаяны дөньяның афәтләреннән саклагандай итеп, иңбашларыннан ® һәм аркасыннан урап алды 2
— Нихәл итәсең, дөнья шундый, егылмый яшәтмиләр.— диде * ул — Егылгач торып китә алсаң, яши аласың әле Аякларыңа ныгытып < баса алсаң, бәхет килә әле. 5
Аннары, уйланып торды да. аркасыннан сыйпап
— Бигрәк олы эшкә тотындың шул үзең дә — диде —Борынгылар | әйткән бит өйне өя-өя көеп беттем, дигән Ә бу сиңа бер өй хәтле генә- - мени9 Син генә күтәрерлекмени9! 5
34
Фидая үзен каһәрләнгән ялгыз итеп тойганда һәм Шәмсеҗиһанның йомшак-көчле кочагында юаныч табарга тырышканда аны уйлап үзәге өзелгән берәү турында бөтенләй оныткан иде
Ул берәү — Мәгъсүмнең анасы Шәрифә иде
Улының Фидая артыннан йөрүен Шәрифә башта ук ошатмады Мәгъсүмнең ни сәбәптән велосипед белән кичнең кичендә Баллыбо- лынга барганын белгәч, ул бу кызны Суташка килгән чакта күреп калу җаен тапты, аның Баллыболыннан алып килгән балалар белән сәхнәдән концерт куйганын карарга махсус барды Җентекләп күзәтте һәм шомга төште бу чибәр, чая горур, үткен кыз кемгәдер баш бирә торганнардан түгел һәм аның улын санга сукмаячак, хәтта йорты, гаиләсе турында да артык кайгыртмаячак иде. аныңча Мондый кызларны күп күрде инде Шәрифә үз гомерендә алар бәйрәмнәрдә байрак күтәреп халык алдыннан барырга, җыелышларда трибуналардан сөйләргә, машиналарга утырып, тегендә-монда йөреп, халыкка акыл өйрәтергә яраталар Иргә ярарга, өй карарга көчләре дә. теләкләре дә калмый Хәер, алар ирләрен үзләреннән түбән куялар һәм аларның киемен юып. ашарга әзерләүне юкка вакыт сарыф итү дип саныйлар
Юк. ошамады бу кыз Шәрифәгә Сөйкемле, тыйнак, сабыр берәр кыз туры килсә ни әйтер идең бит Алай да. бу чибәркәи аның тыйнак улына карамас, үзенә тиңнәрне табар, дип юанды ана
Улы. бу тәкәбберне алып кайтып: Әни. мин синең иң бәхетле улың1 — дигән көнне Шәрифә үзенең иң кайгылы көннәреннән берсе булыр, дип уйлаган иде
Ул киленен күңеле белән кабул итә алмады, арада җылылык урнашмады Ачуланышмыйлар, әйтешмиләр дә. шул ук вакытта ачылып сөйләшмиләр генә түгел, бергә аш-су әзерләргә туры килсә дә. бик авыр кичерәләр, шуңа күрә һәр икесе бер-берсеннән ерак булырга тырыша иде Ире вафат булып, ике улының берсе бик еракларда, чит илләрдә йөргән Шәрифә. Мәгъсүм өйләнер дә олыгайган көнендә алар белән яшәрмен, дип өметләнә иде Ләкин бу килен каенана сөяген тотардай булып күренми, аның янәшәсендә Шәрифә үзен кечкенә, вак дип хис итә бу хис аның йонын кабарта, киленнең һәр хәрәкәтен өнәмәскә котырта, һәр сүзенә каршы әйтергә телен кычыттырып тора иде
Баштарак Мәгъсүм ал арны ешрак очраштырырга тырышты үзлә
ре төп йортка киләләр йә карчыкны чакыралар иде. Ләкин бу очрашулар араларны тагын да ныграк бозганны күргәч, вакыт үзе бу икәүне дә бер киртәгә кертер әле. дип өметләнеп, кунак-кунак йөрешүгә артык кыстамады ■ Үзләре әйбәт торгач, ярар инде».— дип үзен юатырга тырыша иде Шәрифә, ләкин күңелендә сөйкемсез киленгә ачу кабара иде.
Мәгъсүмнең вафаты мөнәсәбәтләрнең астын-өскә әйләндерде дә ташлады Уртак кайгы, әйтерсең. Шәрифәнең күзеннән кара пәрдәне алып ташлагандай итте һәм ул сөймәс килен урынында бөтенләй башка берәүне — өзелеп сөйгән ирен, баласының атасын югалткан, бу хәсрәтне күтәрә алмастай сыгылган хатынны күрде.
Иркәне Шәрифә электән дә ярата иде. Улын югалтканнан соң Шәрифә өчен тормышта бердәнбер якты нокта, таяныч, киләчәккә өмет, йөрәкнең ярасы һәм аның дәвасы булып шушы сабый калды Фидая Суташка күчеп килгәч. Шәрифәнең куанычына чик-чама булмады. Алар чын мәгънәсендә аналы-кызлы булып якынаеп киттеләр, бергә чакларда Шәрифә аның тәкәбберлеген сизми, чибәрлегенә соклана иде. Әмма хатыннарның Фидая турында «чибәр шул ул», дигәнен ишеткәч, бәгыре сыкрана башлый иде. Әйе шул. чибәр, әйе. йөзе. дә. күзләре дә ут янып тора, һәр адымында йөрәк кайнарлыгы сизелә «Озак йөртмәсләр, алып китәр берәрсе».— диләр хатыннар. Шәрифәнең йөрәгенә пычак белән сызып-сызып җибәргәндәй итәләр. Әйе шул, ан- дыйларны ялгыз йөртәләрмени! Килерләр, алырлар. Ярый ла Суташ- ның үзендә калдырсалар Ә еракка алып китсәләр? Суташта калган сурәттә дә. Шәрифәне чит итә башласалар"’ Иркәне аның белән очраш- тырмасалар"’ Ирләрнең дә төрлесе була, кайчак кабердә яткан кешеләрдән дә көнләшәләр
Шәрифә күрешкән саен килененең йөзеннән үзгәреш эзли, аның күзләре, йөрәге шулкадәр сизгерләнде ки. ул инде Фидая үзе дә аңлап өлгермәгән кичерешләрнең яралгысын күреп ала иде.
Йа алла, ул хәзер киленен үзе кулларына күтәреп йөрердәй була, аның аяк астында туфрак булырга риза, тик кияүгә чыгарга гына ашыкмасын. Иркәне Шәрифәдән аермасын иде!
Асылда, ул Фидаяга ялгызлык тели иде.
Фидаяның, больница төзим, дип җан атып йөрүе Шәрифәнең йөрәгенә сары май булып ятты: эшендә янсын-көйсен. тик ялгызлыгын уйларга вакыты гына калмасын Килененең өйдә сирәк булуына да. соңарып кайтуына да эче пошмый Шәрифәнең. анысы, бер яктан уйлаганда. карчык өчен яхшырак та әле: ул Иркә белән бергә була Килене кызын Шәрифә өенә илтергә бик үк яратмый. Шәрифәнең үзләренә килеп торуын хубрак күрә — монысы да карчыкның эчен пошырмый, бигрәк әйбәт, карчык анда чакта мир каршында Фидаяның намусы чиста
Кыскасы, иң газиз кешеләрен югалтып, бер-берсен юатышып дигәндәй яши башлагач, сөймәс килен каенананың күңел түренә кереп урнашты. Хәзер инде аны башка берәүгә, ягъни икенче иргә бирү Шәрифә өчен җан газабы булачак иде. Кайбер ирләр хатын аеруны да алай авыр кичермәс!
Соңгы айда Фидаяда ниндидер үзгәреш сизеп, карчыкның эче бик тә поша башлады Ниндидер аңлашылмас сизгерлек белән аяк астында җир убыласын сизеп алган киектәй тойды ул үзен. Беркөнне кичкә таба почтадан зур төргәк килгәч. Шәрифә аны әйләндерә-әйләндерә карады. адресын кат-кат укыды Төргәк Казаннан иде Шәрифә былтыр Казаннан рәссамнар килгәнен, Фидаяның алар белән бик мавыгып йөргәнен. арада бер куе сакаллысының күзләре елтыр икәнлеген исенә төшерде. Сакалы озын булса да. бит очлары бик шома, чәчләре кара иде ул адәмнең Хәзер япь-яшь егетләр дә сакал җибәрә, модасы шулай, диләр Шәрифә. бик җентекләп. Казан адресының соңындагы сүзне-фа- милияне укырга тырышып карады, ләкин анда кемнеңдер имзасы бик сырлап, хикмәтләп куелган, азагындагы койрыгы өскә таба каратып 54
боҗраланган, а гамы. в^гамы тәмамланганын аерырлык түгел иде Шәрифә токмач басканда да чәй кайнатканда да. Иркәне бакчадан иртәрәк алып кайтып, ашатып көйләп йокларга яткырганда да һаман шул төргәк хакында уйлады Кем җибәргән аны. ник җибәргән’’ Нигә өенә салган, эшенә түгел9 Димәк анда, эшендәге кешеләргә күрсәтәсе килми9 *
Фидая аны ничек кулына алыр, ничек карар9 Йөзе ничек үзгәрер9 < Бу юлы Шәрифә аны түземсезләнеп көтте Ишектән атлап керүен- = нән үк күрде нәрсәдер булган иде Башыннан беретын салганнан соң ф шомарып, карасуланып калган чәчен күргәч Шәрифә аптырап китте. < Күз карашы да сүрелгән, йөзе сулган иде киленнең “
— Башыңны чылаткансың икән.— диде Шәрифә сак кына.
— Мунча кердем.— диде Фидая *
Нинди мунча9 Кайда9 Шәрифә белә Фидая мунчаны кызы белән < бергә керә Әмма карчыкны иң нык борчыганы һаман әлеге төргәк иде. килене пинжәгеи салуга, төргәкне китереп бирде Фидая аңа күз генә = салды да почмакка терәп куйды. ®
Шәрифәнең йөрәк өстеннән йөк төшкәндәй булды Ул инде хәзер я килененә җентекләбрәк карый алды Әйе. зиһене чуалган, төсе качкан иде бүген киленнең Елаган да шикелле, күзләре шешенеп чыккан, иреннәре бүрткән Аш ашамады чәй эчмәде
— Рәхмәт, минем тамагым тук.— диде
Гомер булмаганча. Шәрифә карчык каршында ук күлмәген салып ташлады Шәрифә хатын-кыз сизгерлеге белән һәммәсен аңлады, күңелен ачы әрнү сызып үтте Яшь. чибәр шул. ирләр аңа балга сарылган чебен кебек сарыла Кара төннәрдә кемнәр беләндер йөри Үзен ничек саклап бетерсен'
Шәрифә. күз төпләренә килеп төелгән яшьне күрсәтмәс өчен, күлмәкне идәнгә ташлап, кухняга кереп китте Ул төнлә бүре килгәнен сизгән алабай кебек улый-улый. чиный-чиный елап җибәрергә әзер иде Әйтерсең лә авыл башында куерып үсеп килгән яшь нарат астында яткан улының рәнҗүе аның буыннары аша йөрәгенә килеп тоташты Нишләргә, ничек итеп аның истәлеген, аның намусын, аның кадерен сакларга9
Шәрифә кухняда утны сүндерде — аның бу кыяфәттә килененә күренәсе килми иде. Килененең ояты юк. ул әнә ничек, чәч төпләреннән алып үкчәләренә хәтле бөтен тәне, намусы пычранган хәлдә кайтып керде ә менә Шәрифә аңа үзенең хәсрәттән көйгән күзләрен, йөзен күрсәтергә теләми
Шулай күпмедер вакыт үтте, бүлмәдән шылт иткән тавыш та ишетелми иде Шәрифәнең колаклары чыңлый башлады Ул сак кына ишектән башын сузып карады зал ягында да. Иркә бүлмәсендә дә ут юк. коридорда гына сары калпак астында лампочка яна
Шәрифә. зал ишеге төбенә барып, сак кына дәште
— Килен, син әллә ашамый-эчми яттың да инде9
•— Яттым, әни. яттым
Фидаяның тавышы бик әкрен генә булып икенче яктан. Иркә бүлмәсеннән ишетелде
Әни'
Бу сүз карчыкның күңелен кинәт үзгәртте дә җибәрде -Әни' ■ Кызыннан кадерле кешесе бит ул аның' Нинди хәсрәтләрдән яна икән аның йөрәге, ниләрдән кыйнала икән' Күренеп тора тамчы да очыну, куаныч, морадына ирешкәннән канәгатьләнү юк бит аның кыяфәтендә кыйналып ташланган, язгы ташу суларына төшеп өшәнгән маэмай рәвешендә бит ул'
Шәрифә ашыгып борылды, кулларын сузып. Фидаяны кочагына алырга теләгәндәй, күрше ишеккә барды, ләкин анда атылып керергә кыюлыгы җитмәде, ике ишек борысына тотынып
— Син мондамыни, кызым? — дип сорады
— Монда мин. әни. яттым инде.
Коридордан һәм тәрәзәдән тонык кына булып төшкән яктылыкта Шәрифә кулын Иркәнең юка. нәни гәүдәсенә салган ананы күреп алды Әйе. ул баласын кочаклаган иде. Аның тәненнән җылы, көч алып, рухын дәваламакчы. аңа сыенып чистарынмакчы. күрәсең
Шәрифә. ни әйтергә белми, ишек төбендә бераз басып торды да
— Мин китим инде, кызым.— диде — Ишекне бикләп кал.
— Шунда, залда гына йокла.— диде килене Аның тавышында битарафлык сизеп. Шәрифә тетрәнеп куйды Әгәр шунда, китмә, әни. кал инде, дип ачыграк итеп әйтсә китмәс иде Шәрифә Янәшә утырып, кочаклашып серләшергә, сөйләшергә кирәк булгандыр аларга!
Ләкин бу мөмкин түгел, язмыш аларның икесен ике якка этәрә иде
— Кайтыйм әле. өй ялгыз бит анда.— диде Шәрифә.
Фидая Шәрифәне озатып кергәч җиңел сулап куйды, карчыкның текәлеп күзәтеп торуы аның болай да кыйналган җанын тагын да ныграк изә иде.
Әнисенең кузгалып, чыгып-кереп йөрүеннән Иркә уянды
— Йокла, кызым, йокла. Иртәгә бакчага барасың бар
— Әни. син кая бардың"1 Баллыболынгамы9
— Баллыболынга, кызым. Баллыболынга.
•— Җыелышкамы9
■— Әйе. кызым, җыелышка.
— Сәхнәдә утырдыңмы9
— Әйе. кызым, сәхнәдә
— Сөйләдеңме?
— Сөйләдем, кызым
— Матур итепме9
— Әйе. кызым, әйе
Фидая күзләреннән аккан яшьләрен тыя алмый, тавышының калтыраганын сиздермәскә тырыша, учы белән баланың юка чәчле башын сыйпый да сыйпый иде
химәгез аңа' .имәгез минем хисләремә!-—дигән сүзләр искә төшеп, бәгырьне телгәләде
Урамга чыккач, салкынча һава Шәрифәнең кызган маңгаен сыйпап.тынычландырып җибәргәндәй итте Ул. асфальт юлга күтәрелеп урам уртасыннан китте, клуб турыннан узды Ике катлы бинаның тәрәзәләреннән якты бөркелә, музыка уйнаганы ишетелә, ишек төбендә егетләр кайнаша иде Хәтта ресторанның да тәрәзәләре яп- якты. анда да ниндидер тырт-тырт иткән ят җыру уйнаталар, тәрәзәләрдә шәүләләр чагылып уза — бүген анда туй ясыйлар Каршыга күзне чагылдырып машина килә иде Шәрифә читкә тайпылды Кыскасы. дөнья үз мәшәкатьләренә, гамьнәренә уралып яши иде.
Нишләтәсең, тормыш үзенекен итә инде.—дип уйлады башын иеп. аяк астына карап Шәрифә — Утызга да җитмәгән ирнең назын татыган, бала тапкан сау-сәламәт хатын бит ул Янында кемнәр генә бөтерелми Фәрештә дә түзә алмас! Бу сиңа сугыш вакыты түгел Нихәл итәсең' Ире юк. ирекле кеше — Шәрифә күзләрен сөртеп алды — Итәген җыеп йөри алса ярый инде Халык алдына йөзе кара булмаса. шуңа шөкерана итәрсең Ояты Иркәгә төшәрлек булмасын, дип теләргә генә кала...»
Шулай уйлады Шәрифә һәм килененең кыяфәтенә караганда, әлегә гашыйк булмаган, башы-күзе әйләнмәгән булса кирәк, дип юаныч тапты Йөрсә йөрсен инде. әйдә, тик фаш булмасын да. ашыгып кияүгә чыгып кына куймасын Шулай дип юанырга тырышты бичара Шәрифә
35
Кәләмгөлнең җеназасында да. аннан соң да Наилә Гыйззетдингә кат-кат әйтте:
— Олы мәет үзе артыннан бүтәннәрне тарта торган була, балаларыңны сакла, үзең дә саклан — диде,— Син инде олы кыз. энелә- * реңне ач-ялангач йөртмә, йортны кара.— диде Заремага
Кыз тузгыган бөдрәләре астыннан аңа зур. төпсез күзләре белән = карады, әйткәнен аңламады аңласа да. тыңларлык хәлдә түгел иде. ♦
Наиләнең сүзләре Гыйззетдиннең дә зиһененә рәтләп барып җит- < мәде Ул нишләргә, нәрсәгә барып тотынырга белмәде, тормыш җаен “ тапмады Ярый әле. күрше хатыннары кереп өйне, мал-туарны кара- * шалар иде *
Ләкин гомер буе күрше-күлән ярдәме белән генә көн итеп бул- < мый. Хәсрәттән миңгерәгән Гыйззетдингә дә әнкәсез калган оядагы я балаларны үз тирәсенә туплап яшәргә кирәк иде
Бер төнне Зарема аны саташулы авыр йокысыннан уятты ®
— Әти, дим. Әти. уян . »
Урынына утырып, бераз һушына килгәч. Гыйззетдин ниндидер озын сызгыруга охшаган авазның сыкрану белән тәмамланганын ишетте, тончыгып һәм сулыгып, бала елап җибәрде.
Зарема диваннан Өлфәтне күтәреп алды:
— Ишетмисеңмени, буыла бит’
Баланың чырае җилсенеп чыккан, күзләре зур ачылган, сулыш алган саен тамагында ниндидер сыбызгы сызгыра, ләкин сыбызгы ярыгыннан узган һава гына җитми, малай куркуданмы, авыртуданмы, еларга керешә сулкылдау исә тамак сыбызгысын тагын да нечкәртә. ул буылып ютәлләргә керешә, әмма бу коры ютәлләү аның тамагын тазартмый иде.
Гыйззетдин үзе дә сулыш ала алмый башлады бугай Келт итеп хәтергә Наиләнең Олы мәет үз артыннан тарта »—дигән сүзләре килде Шушы сабыйны Өлфәтне тарта микәнни’’ Мөмкин түгел, булмас!
Гыйззетдин сикереп торды, нишләгәнен белмичә, баланы Зарема кулыннан тартып алды, үзенә һава җитми башлады, ишекне ачып ташлады Малайның йөзе күгәрә башлагандай тоелды
— Мөнирәгә. Мөнирәгә'
Гыйззетдин баланы күтәргән килеш урамга чыкты, бар көченә йөгереп китте <Әз генә түз. сабыем, ничек кенә булса да чыда, хәзер барып кына җитик, коткара ул сине, коткара, илтеп кенә җиткерим!»
Ул йодрыгы белән капканы төйде Мөнирә, ач. Мөнирә' -дип кычкырды Кеше ишетер, кемдер күрер, гаепләүче булыр, дигән уй аның башына да килмәде Өйдә ут кабынды, тәрәзә пәрдәсен ачып башта тышка Зиләйлә карады, йөзен кыйшайтты, ләкин Гыйззетдин аны да искәрерлек хәлдә түгел иде Ач!—диде ул — Әниеңне чакыр. әниеңне!»
Ул арада кызының башы өстендә Мөнирәнең йөзе күренде ул. кер. дигәнне белдереп, капкага таба ишарә ясады Гыйззетдин тышкы ишеккә барып җиткәндә Мөнирә инде бусагада тора, ул ак халаттан, башына ак яулыгын бәйләп азаплана Берни сорамады, алдан ашыгып атлап, өй ягына кереп китте. Гыйззетдингә исә - Керә торыгыз!,, — диде Нигә өенә Кереп тора инде1 — дип үзәге өзелде Гыйз-зетдиннең. нигә баланы карамый' Ул медпунктның күңелне сагайта торган аклыкка уралган бүлмәсенә керде нишләргә белми баласын кулында тирбәтте малайның башы хәлсезләнеп артка каерыла башлаган иде инде Ул арада Мөнирә килеп керде Кулында сулы чынаяк иде. ул. пыяла шкафтан шешә алып, аңа берничә тамчы тамызды да.
баланың башын сак кына күтәреп, иреннәренә тигерде һәм нык тавыш белән Эч' —диде. Бала керфекләрен күтәрде, иреннәрен чынаяк читенә тигерде, йотылып эчте.
— Утыр! — диде Мөнирә Гыйззетдингә, ак җәймә җәелгән тар ятакка күрсәтеп Гыйззетдин буйсынды. Мөнирәнең болай катгый, тыныч сөйләшүе, ни булды, ник килдегез, нишләде, дип тә сорашып тормыйча эшкә керешүе аның йөрәгенә хәл кертеп җибәргәндәй итте, аннан да бигрәк, баланың сузып-сызгырып булса да көрсенгәндәй итеп сулыш алуы җанга җылы иңдерде.
Мөнирә тагын чыгып китте, әзрәк торып, ак эмаль чиләк алып керде, чиләктә яртылаш саргылт су. аннан пар күтәрелә һәм горчица исе аңкый иде.
— Аягын тык шуңа,— диде Мөнирә. Гыйззетдин баланың аркасын күкрәгенә терәп, нәни тәпиләрен суга чумдырды
— Кайнар түгелме0 — дип сорады Мөнирә. Бу юлы аның тавышы бик йомшак, ягымлы, хәтта нечкәреп киткән иде. ул балага дәшә иде— Тәпиең пешмиме9 Пешсә, әйт. әзрәк суыкны өстәрбез
Ул. идәнгә чүгәләп, суга кулын тыкты, баланың аякларын тотты
— Рәхәт бит. ә. рәхәт бит ’ Тәтиме ’
Малайның йөзе алланып, тынычланып киткән, аның нәни йөрәге үлем куркынычыннан арына бара иде, ул тавышлы сулышы аша ак халатлы бу апага елмаеп куйды.
— Ие. тәтә,— диде карлыккан тавышы белән
— Менә хәзер без сиңа кызыл оекбаш кигезәбез, яме’ Шундый матурны, әйбәтне Менә хәзер мин әзрәк кенә чәйнектән өстим дә. тагын да рәхәтрәк була. .
Мөнирә шулай сөйләнеп, бөтерелеп йөрде, тагын чыгып чәчәкле ак эмаль чәйнек алып керде, аннары тагын чиләккә кулын тыгып, чәйнек борыныннан кайнар су агызды
Баланың сулышы торган саен иркенәя барды Дөрес, хырлау. сызгыру бетми, әмма инде буылганы сизелми, талчыккан башы Гыйззетдиннең беләгенә ята һәм аннан килгән җылы атаның бөтен гәүдәсенә ләззәт булып тарала иде. Бүгенге куркудан гына түгел, соңгы атнада килгән күтәреп булмастай хәсрәттән дә арына иде кебек аның талчыккан җаны Ул аркасын стенага терәп күзләрен йомды: шушылай итеп, баласын тезләре арасына кыскан хәлдә, бернәрсәдән курыкмыйча, бернинди ваемсыз, мәңге утырса да риза булыр иде кебек тоелды
Уколны да балага бик җиңел ясады Мөнирә — хәер, аның кул йомшаклыгы авылда дан бит инде. Күпме вакыт үткәндер. Гыйззетдин чамаламады. Мөнирә Өлфәтне аның тезләре арасыннан алды да. ятактагы ак мендәргә башын җайлап кына яткырды, өйдән әйләнеп кереп, өстенә ак тышлы юрган ябып куйды. Өлфәт тигез сулый башлаган, тынычланган, алланган яңакларына күләгә төшереп, керфекләре йомыла иде. Мөнирә аның битен сыйпады. Чиләкне читкәрәк этәрде, өстәлендә ниләрнедер җыештырды, аннары. Гыйззетдингә карамый гына
— Үзеңнең дә төсең качкан, авырмыйсыңдыр бит? — дип куйды. Борылып янына килде дә. таләпчән хәрәкәт белән сул кулын ятактан күтәреп, бармак башлары белән беләзеген кысты — йөрәк тибешен үлчәргә. Әмма Гыйззетдин моны аңлап җиткермәде кебек, куллары белән аның беләгенә ябышты, яңагына кысты. Ул әле бала өчен'коты очып куркуы турында сөйләмәгән иде бит. гомумән. Мөнирә аңардан хәтта Нишләде бу бала?- —дип тә сорамады, ә Гыйззетдиннең аңа сөйлисе, аңлатасы, эчен бушатасы килә иде. Ул Мөнирәнең крахмалланган. каты халат җиңенә битен ышкып, күзләрен йомып шу- ларны сөйләргә кереште бугай. Нинди сүзләр әйтте, күпме сөйләде — хәтерләмәде. Аннары тынып калды. Мөнирәнең сүзен йә булмаса бе- 58
рәр хәрәкәтен көтте, ә ул, кулын аның ихтыярына биреп, тынып калган иде. Гыйззетдин аның кайнар, йомшак бармакларын сыйпады
— Ларингит анда.— дигән тавышы ишетелде Мөнирәнең— Суык тигезгәнсең.
— Чирләгәне бер дә сизелми иде бит. йөткерми, төчкерми иде
— Кинәт башлана шул ул. *
— Җан бирә дип торам, котларым очты.
— Куркыныч шул.— диде Мөнирә, юатмады, киресенчә, пошы- = нып әйтте— Тамак эчтән шешә, сулыш юлы каплана ф
— Әллә бөтенләй үк капланыр идеме1
— Алай да булуы ихтимал Бер өч көннән үтә ул. гадәттә Тик ® менә өч төн сакларга кирәк инде х
Гыйззетдиннең бөтен тәне куркудан тетрәнеп куйды әгәр шунда * уянып китмәсәләр, әгәр ул монда йөгереп килмәсә. әгәр Мөнирә өйдә < булмаса' Аның берәр кая киткән булуы да ихтимал иде бит'
Гыйззетдин мең рәхмәтләр белән аның бармакларын уттай ян- i ган яңагына кысты Бу кулларда күптән күңелгә кереп калган наз * бар. аннан күптән таныш, шактый вакытлар онытылып торган, хәзер я исә бик татлы, җанга ял һәм ышаныч биргән ис — дару исе килә я иде.
— Нишләргә соң инде, нишләргә1 — дип пышылдап сорады Гыйззетдин
— Бер өч төн саклыйсың инде. Җылы сөт эчерергә, өйдә һаман җылы су тотарга
Әмма алар бала турында гына түгел, алар зуррак, үз тормышлары өчен әһәмиятлерәк нәрсәләр хакында, өч төнне үткәрү турында гына түгел, ә бәлки озын гомерне кичү турында сөйләшәләр иде шикелле
Мөнирәнең бармаклары Гыйззетдиннең учында хәрәкәткә килде, аның яңакларына сырылды, баш түбәсендә аның сулышы тоелды
Нәкъ шул минутта шакылдап ишек ачылып китте Бусагада, яктырып, мәһабәт бер кыяфәт белән, ак җәймәгә уралган Зиләйлә басып тора иде. Аның күзләреннән дәһшәт сибелә, бөтен кыяфәтеннән ачу ташый, муенына җыерылып уралган, очлары идәнгә бөгәрләнеп салынган ак җәймә кызның кыяфәтенә әкияти шом бирә иде
Өчесе дә тынып калдылар Гыйззетдин үзенең түгел. Мөнирәнең йөрәге тибә башлаганын ишетте — ул нәкъ колак турында дөпелди иде Зиләйлә күз карашы белән аларны бер-берсеннән читләштерергә тели иде шикелле
Менә ул җәймә астындагы кулларын ныграк күтәрде, шушы аклык эченә бөтенләйгә яшеренергә теләгәндәй, муенын җыерды, аннары кинәт кенә борылды да өйалдына чыкты, селтәнеп, бик каты шапылдатып ишекне япты Күренеш шуның белән тәмамланырга тиеш иде. ләкин Зиләйлә уйлаганча килеп чыкмады, җәймәнең чите ишеккә кысылып калды Ишекне янә ачарга һәм тагын да ныграк ачу белән ябарга туры килде, әмма, ике тапкыр кабатлагач, бу ишарә үзенең дәһшәтен киметте. Гыйззетдингә дә. Мөнирәгә дә кызык булып китте Бу — ал арның икесен беррәттән гаепләү һәм ачулану иде. ачуланучысы исә икесенә дә бертигез газиз иде Уртак хис тартылу көчен арттырды гына. Мөнирә ике куллап иренең башын күкрәгенә кысты
— Яшьләр без дигәнчә уйламый шул.— диде — Алар күп нәрсәне аңлап җиткерми әле
Ул гүяки кызының дорфалыгы өчен Гыйззетдиннән гафу үтенә иде.
36
Шәрифәне шөбһәгә салган төргәк Рамиләдән иде Больница стеналарына ясарга рәсем үрнәкләрен җибәргән Фидаяның фикерен сораган Киләсе җәйгә кадәр башка яңа фикерләр дә килер әле. тагын бер елдан стеналарны торгызып бетерә алырсыз микән’’ — дигән. Фидаяны сагынып искә алганын әйткән иде.
Тагын бер елдан9 Ялгышасың, сеңелкәш. стеналар түбә астына керде, ишек-тәрәзәләрне куялар, идәннәрне җәяләр, штукатур эшләренә керешәләр озакламый ^иңа тизрәк үзеңә монда килергә кирәк' Нурханованың абруе районда үсә бара, сүзен дә хәзер эчке бер сагаю һәм хатын-кыз булганы өчен яшерен кимсетү белән түгел, ә ирләрчә җитди тыңлыйлар, ничек кенә булмасын, зур төзелеш аның дәрәҗәсен үстерде Ләкин шул ук вакытта ул каядыр офык артында болытлар куерганын тойгандай була, аннан кинәт кара болыт өерелеп чыгар, давыл кубар һәм өермә аны күтәреп алып китәр иде шикелле Ашыгырга, ашыгырга кирәк иде аңа
Бу куркыныч, беренче чиратта. Мирхуҗиннан килә иде. Әйе. бүтәннәр Нурхановага ихтирам белән, зурлап караганда һәм һәр сүзен олылап кабул иткәндә. Мирхуҗин гына майлы күзләре белән астыртын мәгънә салып елмая, туры килгәндә, орынып китәргә чамалый. коридорда бер узганда беләгеннән шундый каты итеп чеметте. Фидая кычкырып җибәрүдән чак кына тыелып калды Авыртудан да бигрәк гарьлеге ачы иде: бу рәвешле Мирхуҗин аңа үзенең тамгасын салды — башка ирләр белеп торсын, минеке, янәсе! Ул ике арада якынлык барын яшерергә уйламый да кебек, кеше алдында күз кысарга да күп сорамый аңа нәрсә, районда бер чибәр һәм дәрәҗәле хатын белән чуалу ирлек абруен гына күтәрә, дип саный ич!
Никадәр генә кимсенсә дә. Фидая бу хәлдән котылу чарасын белми, чөнки ул теге көнне түбәнлеккә төште, анда, хыянәт дигән түбән мәйданда, гадел мөнәсәбәтләрнең булуы да мөмкин түгел иде Әйе. ул көнне Мирхуҗин —■ хатынына, ә Фидая — намус сафлыгына хыянәт итте, ә хыянәтчеләр арасында бер-берсенә ихтирам да. кызгану да юк. һәркайсы фәкать үз рәхәтен генә уйлый, әгәр бу уйлары килешсә — алар бергә, әгәр дә берәрсе үзен рәнҗетелгән дип хис итсә — аңа беркемнән бернинди яклау да. аклау да юк Башка рәвешле җәберләнгән кеше кемгәдер барып, зарланып күңелен бушата ала, хыянәтчеләр яклаудан мәхрүм Пычрак итекләр таптасын аларның күңелен рухын изсен — кылганнарының җәзасын алалар, шул кирәк!
Теге көннән соң Мирхуҗинны күргән саен Фидаяның күңеле болгана. хәле китә, күзгә-күз карап сөйләшү, аулакта күрешү турында сүз дә булуы мөмкин түгел иде Мирхуҗин исә ул очрашуны эшнең башы гына дип исәпли, аныңча, хәзер инде Фидая бик тә күндәм булырга тиеш иде— яшь. сәламәт хатын бит ул. барыбер ирсез яши алмый, ә Мирхуҗиннан яхшысын каян таба, янәсе
Ул иртәгесен иртән үк шылтырата башлады Фидая телефон трубкасын ташлагач та исе китмәде, бүлмәсендә кеше бардыр, дип уйлады Аныңча, хәзер инде кайда ничек очрашу җаен Фидая үзе табарга, ә Тавис аның янына кунак булып, иркәләнеп, көттеребрәк кенә барырга тиеш иде.
Ләкин ике-өч көн. атна үтте. Фидая очрашу ягын кайгырту гына түгел, телефоннан да сөйләшмәде, очраганда, керфекләрен аска төшереп. шома гына узып китә торган иде. төзелешне кайгыртуны да онытты хәтта!
Гора-горып бу нәрсә горур Мирхуҗинның мин-минлегенә тия башлады Нәрсә ярамаган ул хатынга9 Әллә ул Тависны ир буларак ошатмаганмы, башканы, яхшыракны эзлиме?
Мирхуҗин аны бик җентекләп күзәтә башлады һәм бу нәзберек апакайның кемгә күзе төшкәнен сизеп тә алды Әллә каян килгән түгел, янәшә йөри икән бит! Бик тыйнак, тәртипле кебек, колга буе югарылыгыннан башкаларга керфекләрен кысып кына карап йөри, ә үзе. әнә ничек, начальнигына нәфесе кузгалган икән' Мирхуҗин моны бер киңәшмә вакытында, Фидаяның. Гаяровка карагач, кинәт * кызарып-пешеп чыгуыннан һәм тегесенең дә йөзе үзгәреп, карашын < читкә алуыннан аңлады ?
хәнәфес ясап, райбашкарма ишеге төбендә тәмәке тартып торган- ф да. ул Гаяров янына барып басты. Гаяров үзе сирәк тарта, әмма бу < юлы Мирхуҗин сузган затлы каптан сары саплы озын сигаретны 5 суырып алды, бармаклары арасында шактый әвәләгәннән соң. авы- * зына капты, башка вакытта йөзгә туры карап сөйләшә торган кеше. “ бу юлы урам аша үзенең -Газигы на текәлеп карады, янында Мир- < хуҗин басып торганын онытып ук җибәргәндәй кыланды
Тавис әйләнеп-тулганып тормады, үгезне мөгезеннән тотты
— Әллә, мин әйтәм. без синең белән уртак малга тап булдык ин- - де? — диде. =
Гаяров, ниһаять, аңа борылып карады, гадәтенчә, күзләрен кыса төшеп, йөзенә текәлде Аңламаган була, уйный белә үзе дә. дип уйлады Тавис. Көлемсерәп:
— Без бит ир кешеләр, кеше өлешенә керү килешми.— диде
Давыт иреннәре белән сигаретны кысып куйды да
— Кем өлешенә кергән әле мин ‘ Чамалап сөйләшергә кирәк.— диде һәм Мирхуҗинны күрәсе килмәгәндәй, башын борып, югарыга, председательнең кабул итү бүлмәсенең ачык тәрәзәсенә карады, йөзе үзгәреп китте. Мирхуҗин да шунда күз салды — аннан Нурханова үрелеп, урамнан нәрсәдер карый иде — ә бәлки, машинасы шундамы, дип тикшерүе булгандыр, ирләрнең икәүләшеп башларын каерып үзенә текәлгәнен күргәч, ул тиз генә артка чигенде һәм күздән юк булды
— Әнә, үзе дә сизә Мин таптаган уҗымга кереп йөрмә инде син. малай.— диде Мирхуҗин Давытның гаҗәпләнгәнен күреп, көлемсерәде — Ышанмасаң. сул беләгенә кара.— диде
Давыт сигаретын җиргә көч белән салды да. ялтыравык ботинкаларының үкчәсе белән боргалап изде һәм. Мирхуҗинга бер сүз әйтми, ишектән кереп китте
37
Гыйззетдиннең кара төндә баласын күтәреп Мөнирә янына баруы, аннары Мөнирәнең Гыйззетдиннәргә килеп йөри башлавы турындагы хәбәр бөтен авылга бик тиз таралды, бу хакта хатыннар күп сөйләштеләр барысы да диярлек хупладылар Үз хатынына бармый кемгә барсын тагын'’ Өч баланы ялгыз да үстермәс бит инде Дөрес. Кәләмгөлнең васыяте дә ничектер фаш булган, анысы да телдән телгә күчеп йөри иде. әмма моны күрәзәче хатынның чыннан да явыз булганлыгы, кабер якасына баскач та көндәшенә үчләнүе дип бәяләделәр -Кеше күз яше төшми калмый ул. аңа да төште —диделәр
Барысы да үз урынына кайта, гаделлек өскә чыга шикелле иде Үлгән кеше турында начар сөйләргә ярамый, дигәнне истә тотып. Каләмгөлне сак кына искә алалар. Мөнирә өчен сөенәләр иде хик бер кепннең язмышы-кичерешләре ничектер искә алынмый — ул да булса Зиләйлә иде Аның әтисен яратмаганы һәркемгә мәгълүм булса да, моны бер холыксызлык әдәпсезлек, хәзерге заман яшьләренең олыларны санга сукмавының мисалы дип кабул итәләр -Инде шул
Гыйззетдиннең дә кадерен белмәс икән' Аллы-гөлле киендереп, авылда беркемдә юкны алып биреп торды Артык иркә дә үсте шул. аркасына атасының каешы тимәде».— диделәр
Бу гаиләнең язмышы нинди дулкынга эләккәнен чамалаган Балкышның гына кыз өчен йөрәге сызлана иде
Бер кичне. 4-1урханова өенә иртәрәк кайтып киткәч, ул Баллы- болынга үзе генә барырга булды Караңгы төшкән иде инде Клуб янында туктап, караштырып чыкты ишек төбендә егетләр җыелыша башлаган, тәмәке тарталар, үзара гәпләшәләр, елтыр күзләрен урам» нан алмыйлар, нәрсәдер көтәләр кебек Бу сагаюда, көлеп, шаулашып сөйләшүдә күңел тыйгысызлыгы, нәрсәдәндер ризасызлык каядыр сәбәпсезгә ашкыну һәм ниндидер ятимлек сизелә иде Бу алгысауны, сусауны басар өчен, аларның күңелен шушы тын. серле җәйге кичтә зур авылның иркен урамына, агач ышыгына поскан тыкрыкларына, инешнең яшел ярлы чокырына һәм урам артындагы яшел болыннарына беркетер өчен, җиңел адымлы, көлгәндә тавышы дулкынланудан тирбәлгән кызлар кирәк, ә алар юк. алар каядыр еракта, утлары җемелдәгән, халык тулган шәһәр урамнарында йөриләр, анда исә аларның аяк тавышларын да. челтерәп узган көлү авазларын да бо- лай көтеп, зарыгып каршы алучы юк
Егетләрнең кайсылары Балкышның машинасына һәм үзенә сагаеп карадылар, алар арасында, әлбәттә инде. Зиләйләгә күз салып йөрүчеләр дә бар. һәм күңелнең иләс-миләс чагында, кул астына Балкыш кебек берәр килмешәк егет килеп кергәндә йодрыкларны эшкә җигәргә җай эзләп торулары да сизелә иде
Балкыш: Районнан клуб мөдиренә йомыш белән җибәрде
ләр — дигән булып эчкә узды. анда, сәхнә артындагы бер бүлмәдә Зарема моңаеп утыра иде — Балкыш аңа сүз кушмады, ишеген ачып япты да чыгып китте
Әлбәттә инде, Зиләйлә бу тирәдә артык буталмый, туры китерсәң, аның белән шул медпунктта гына очрашып була иде
Балкыш машинасын арырак, авыл очынарак. юлдан читкә чыгарып куйды, үзе кире җәяү килде. Капкага якынлашкан иде. кинәт эчтән кычкырган тавыш ишетеп, туктап калды
— Чыгып китсен хәзер үк! Эзе дә булмасын! Күземә күренмәсен!
Чарасызлыктан сулышына буылып кычкыручы бу кыз. шиксез. Зиләйлә иде. Балкыш ачык капкадан эчкә керде дә өйнең каршы ягына, ишек турына чыгарга яхшысынмыйча, туктап калды, чөнки тавыш нәкъ шул яктан яңгырый иде
— Нишлисең син кызым, нишләп болай холыксызланасың9 — диде хатын-кыз тавышы, эчке дулкынлану белән, ләкин тыныч булырга тырышып.— Әтиең ич ул синең, үз әтиең!
— Миңа ата түгел ул1 Заремага ата ул! Шуның белән яшәсен, бездә дәхеле булмасын!
Эчке яктан йөгереп килгәндәй авыр адымнар һәм кемнеңдер еш-еш сулаганы ишетелде Балкыш стенага сеңәрдәй булып аркасы белән сыенды, аның яныннан яланбашлы ир кеше капкага таба узып китте — бу Гыйззетдин иде
Ә эчтә Зиләйлә һаман кычкыра иде әле
— Син үзең аны куып чыгарырга тиеш! Якын китермәскә тиеш1 Ул безне ташлап китте! Ничә еллар буена хур итте' Шундый ата буламыни9 Кая синең горурлыгың!
— Үз горурлыгымны үзем беләм мин.— диде хатын-кыз тавышы. ныгый төшеп, ачу белән хәтта — Атаң белән анаң арасын тикшерергә башың яшь әле1
— Минемме башым яшь9 Минемме9 Алайса, ник мине катыштырдыгыз?
— Кем катыштыра сине'' Тик кенә утыр! Синең башың җитә торган эшмени?
— Сез теләсә ни кыланасыз, аерылышасыз, кушыласыз, ә кыены миңа төшсенме'’ Кыйбатлы кыз дип кемнән көләләр'’ Кемне мыскыл итәләр7 Миннән оялмыйча, кем белән култыклашып йөрде ул!
— Телеңне тый. оятсыз! ♦
— Минме оятсыз7 Минме7 Алайса, теләсә нишләгез1 Үзегез яшә- < гез! Миннән башка! s
Балкышның яныннан ук капкага таба Зиләйлә йөгереп узды * аның артыннан әнисе килә иде *
— Кызым. Зиләйлә, тукта, өйдәгене урамга чыгарып түкмиләр ® килешми, ярамый! J
Ләкин Зиләйлә, капкадан чыгып, авыл очына таба йөгергән иде * инде — ачык капка турында аның ак күлмәге генә чагылып узды < Мөнирә исә. стенага сөялеп торган ят кешене күреп, сөрлеккәндәй 5 туктап калды Ләкин шундук үз-үзен кулга алды
— Нишләп монда торасыз ’ — диде кырыс тавыш белән — Нигә « медпунктка кермисез7
— Мин хәзер.— диде Балкыш һәм Зиләйлә артыннан чыгып йө- s герде
Ул аны авыл башында, кайчандыр, кемнеңдер нигезе булган хәзер инде куерып үскән алабута-кычыткан баскан төштә, агачлар арасында куып җитте Ул кызның күңеле тулгандыр, елый торгандыр, дип уйлаган иде. әмма якынрак килгәч, аның күзләре күмердәй елтыраганын күрде Зиләйлә карт тупыл агачына аркасы белән сөялгән. кулларын артка куйган иде7 Балкыш әкрен генә якын килгәндә кыймшанмады. бер сүз әйтмәде
— Исәнме. Зиләйлә1
— Мин монда кеше күзеннән чүп алмыйм.—диде Зиләйлә коры гына.— Юньле кеше күз авыртуны сылтау итеп районнан монда килеп йөрми дә
Ул ачуын Балкыштан алып бетерергә уйлый иде бугай
— Кич ава.— диде Балкыш— Кирәк кешегә мин үзем дә ашыгыч ярдәм күрсәтә алам
’ — Ярдәмгә мохтаҗ кеше монда түгел
— Ә минемчә, нәкъ шушында.— диде Балкыш, аңа якынрак килеп— Берәүнең йөрәгенә шырпы кергән, шуны аласы бар Ашыгыч рәвештә
Ул моны җитди итеп, ләкин көлеп җибәрергә әзер тавыш белән әйтте Зиләйлә шунда бер елмаеп куйса, ирексездән генә булса да көлемсерәсә, күңеле дә. теле дә йомшап китәчәк иде дә бит, әмма ул тагын да дорфарак кыланырга тырышты
— Безнең йөрәкләргә шырпы кермәс, үзегезнекен саклагыз! — диде
Балкыш сүзне үзгәртергә кирәк тапты, кулын аның баш очыннан сузып агач кәүсәсенә таянды да. кызга якын ук килеп
— Син нәрсә, өйрәтелмәгән тай шикелле кешни-кешни чабасың? — дип сорады - Берәүне бер якка тибеп очырдың, икенчене икенче якка, инде хәзер миңа тояк белән кизәнәсең!
Кыз аның кул астыннан чыкты, читләште, ләкин китеп бармады, сирень куагы астында, кара фонда ап-ак булып басып калды
— Читтән карап сөйләү ансат ул.— диде-— Үз башыңа төшсә
I син алай гына да булмас идең әле
Балкыш әле генә Зиләйлә торгандай итеп, кулларын артка куеп башын артка ташлады, тупылның кара-куе ябалдашына, ботакларның сирәгәйгән төшеннән күренгән йолдызларга карады
Синең урыныңда булсам, минем дә йөрәк әрнер иде билгеле.— диде
— Шул-шул менә, сөйләү рәхәт ул.— диде Зиләйлә, йомшап китеп һәм сулкылдап куйгандай итте.
— Шуңа күрә читтән караган кеше сүзен тыңларга кирәк.— диде Балкыш.
— Күп тыңлаган инде.
— Ни гаебе бар аларның9 Әниең, әтиеңне хурлап, тиргәп куып чыгарсынмыни0 Әтиең тагын килеп өченче хатынга өйләнсенмени?
Караңгыда кызның йөзе күренми, алай да соңгы сүзләрнең аңа китереп органдай тәэсир иткәнен тоеп алды Балкыш Кызның борыны ныграк мышкылдый башлады
— Менә үзеңне шулай итсәләр Әллә кемгә ияреп чыгып китсәләр тагын кире кайтсалар Син үзең дә шундыйдыр әле! — Зиләйлә. куллары белән битен каплап, читкә борылды
Балкыш, кузгалып, аның янына ук килде, ике иңеннән учлары белән сак кына тотып алды ч>бый баладан сораган кебек
— Синең авылда бер генә ел укыйсың калды бит, әйеме9— диде Зиләйлә кулларын битеннән алмыйча, -әйе» дигәнне аңлатып, иңбашларын гына тибрәтеп куйды.
— Аннары нишләмәкче буласың9
— Медучилищега.— диде кыз. сулкылдау аша.
— Аннары кайтасыңмы?
Зиләйлә башын чайкады.
— Нишләмәкче буласың9
— Мединститутка.
— Күрәсеңме, бер елдан чыгып китәсең, аннары кайтмыйсың. Ә әниең ялгыз кала. Ишеткән бар андый кызларны аналарына кияүгә чыгарга рөхсәт бирмиләр, ә үзләре үсеп җитүгә ташлап китәләр.
Кызның сулкылдавы кимегән кебек булды, егетнең сүзенә колак сала башлады, ахры
— Ә әниең — дөнья бәясе кеше.— диде Балкыш— Тормышның терәге — шундыйлар.
— Горурлыгын югалтканнармы9 — диде Зиләйлә янә кабынган ачу белән
— Кеше хәленә керү, кызгану горурлыкны төшерәмени9 — Балкыш кызны үзенә якынрак тартты.— Әгәр син әниең төсле булсаң, әгәр без дуслашсак, мин сиңа ышаныр идем Хыянәт итәрсең дигән уй башыма да килмәс иде.
— Дуслашсак9 — Зиләйлә аның кочагыннан шуып чыкты да шаркылдап көлә башлады — Минем беләнме? Мин беләсеңме нинди булам9 Фидая Госмановна кебек! Минем шоферым булачак! Машинам' Кабинетым' Олы дәрәҗәм' Синдәйләр минем авызыма карап торачаклар. беләсең килсә' Мәхәббәт' Гыйшык! Гашыйк булдым дип баш катырып, адәм хуры булып йөрергә юләрме әллә мин9 Таптың кешесен'
Балкыш аның каршында әйтер сүз таба алмый аптырап басып калды
38
Фазилә ире янына Баллыболынга күчеп килергә соңара язды бугай Ул йортның өлгергәнен көтмәкче иде Ләкин кыш үтте, яз җитте, төзелеш бик әкрен барды Янган кешеләргә йортлар торгыздылар, больницага мунча салдылар, аннары язгы чәчү, чөгендер эшкәртү, печән әзерләү Давыт хатынына түбән болындагы йортларны да күрсәтеп караган иде. ләкин ул ташландык корылмалар Фазиләгә ошамады Ул. өйдәш торуның читенлеген аңласа да. Наиләдә фатир торырга риза булды Карчыкның чәй янында « Аерым-суырым яши- 64
ләр димени, хатын кеше ире янында булырга тиеш ■— кебек сөйләнеп утыруы да бик мәгънәле иде Димәк, сузарга ярамый. Үзе монда килгәч, йорт торгызуны да ашыктырырлар Шулай итеп Фазилә, яз башында улын алып. 11аиләгә күчеп килде. Вакытсызрак та булды шикелле, нәкъ чөгендерне бүләләр генә иде. Фазилә, әле эшк^ урнашып өлгермәгән булса да. хезмәткәрләр, бухгалтер, фельдшер, укы- * тучылар белән беррәттән. бер гектар чөгендер җире алып, эшкәртеп. < иренең абруен да ныгытып өлгерде х
Наилә кинаяләгән куркынычның каян килгәнен дә чамалап алды * ул Куркыныч райбашкарма председателенең урынбасары Нурхано- < вадан килә иде Фазилә аны бер күрүдә яратмады сары гына, юка s гына, тавышы да нечкә генә, өрлектәй ирләрне нәрсәгә өйрәтсен дә х ул. ничек сүзен тыңлатсын’’ Аннан да бигрәк, ни өчен куйганнар аны * андый зур урынга? Ник кирәге булган'’
1'икмәгә генә түгелдер, дип нәтиҗә ясады Фазилә, кемнедер ка- * раткандыр, кемгәдер ярагандыр, үзенең начальник булып карыйсы = килгәндер. Нәфес торган саен арта, хәзер инде ирләрнең асылларына 5 күзе төшә торгандыр
Фазилә тикшереп-сорашып йөрмәде, иренең кесәләрен актарма- я ды. артыннан кача-поса барып, күзәтчелек итмәде, ул хәтта Нурхано- вага текәлеп туры карамады да. Гаиләсен кайгырткан хатынның бер генә коралы бар — күңеле сизгер булырга, башкаларның адымыннан, исәнләшүеннән, хәтта кайчакта исәнләшмәвеннән дә тиешле нәтиҗә чыгара белергә тиеш
Фазилә чыгарган нәтиҗәләр җитди иде. Әлбәттә. Нурханованың Давытка күзе төшкән, дигән сүз халык теленә кермәгән, аларның даны чыкмаган әле. Әмма дан чыккач, соң була ул Аннан да бигрәк, тегеләр бер-берсе белән аңлашып, очрашып йөри башласалар һәм бер-берсенә берегеп китсәләр, араларын ерагайту да бик кыен булачак!
Акыллы хатын мондый очракта аларның арасын алдан ук суытып кую чарасын күрә белергә тиеш Чөгендер басуындагы чүп шикелле; никадәр иртәрәк утасаң, шулкадәр яхшырак Авыз ачып, шик- ләнеп-икеләнеп йөрсәң, сарутның ныгып китүе мөмкин, аннары аны йолкып та ала алмыйсың, йолкыйм дисәң, ул чөгендерне актарып чыгара!
Беркемгә әйтмәде, теш арасыннан чыгармады, әмма бу хакта үзе бик ныклап уйлады Фазилә, сиздерми генә Баллыболынның сатучысыннан. Наиләдән, идарәдәге хатыннардан белеште: Нурханова больница төзим дип җан атып йөри, төзелеш оешмаларына да, күрше колхоз җитәкчеләренә дә тынгы бирми икән Бигрәк тә баш врачны гел шул эшкә җиккән, диләр! Газимов хасталарны да карый алмый, ди. һаман кирпеч тә такта артыннан чаба, төзүчеләр янында кайнаша икән
Яңа больница турында халык күп сөйли иде Давыт салдырган мунчаны да телгә алдылар, көннәрнең берендә Фазилә үзе анда барып кайтырга булды Авылдан баручылар бар. Давыттан автобус сораганнар иде Фазилә дә алар белән бергә утырып китте
Башкалардан аермалы буларак, аның юлы уңды Билал әлеге дә баягы шул Нурханова белән яңа бина тирәсендә әрле-бирле нәрсәдер сөйләшеп йөри, авыруларны яшь кенә врач терапевт кабул итә. хатын-кыз врачы исә әле һаман да юк икән, андыйлар Гөлфиягә зарларын сөйләп, аның белән киңәшәләр авылда гына уколлар алып, дәваланып булмасмы, әллә инде районга барып, андагы врачларга күренергәме’’ Фазилә аңарчы Гөлфия белән таныш түгел иде. ләкин, кирәк булгач, җаен табасың.
Актан киенгән, сирәк сипкелләре түгәрәк йөзен бизәп торган бу хатын янына соңгы кеше булып керде ул. аның салкын карашына да
исе китмәде Яшереп-нитеп тормады: күрүгә, үзенең кемлеген, чиренең. тән чиреннән бигрәк, йөрәк чире икәнлеген әйтте Иренең председатель булганына әле бер ел да юк Артта калган колхоз, усал халык Менә аңа. Фазиләгә, күчеп килү белән, китмән тотып, чөгендер басуында сарут белән сугышырга туры килде. Анда бит сиңа хатын-кызның вакытсыз чагын-ниен дә. авырлымы-юкмы икәнлеген дә исәпләп тормыйлар, чөгендер вакытын гына саныйлар бер атнадан бетерергә. унбиш көннән калдырмаска... Баллыболынның бер хатыны, әнә. шул чөгендер аркасында үлеп тә киткән, ди бит Председательнең үз эше чутсыз, җитмәсә, һаман шушы больница да больница, дип җанын кыйнап торалар Моның кайчан бер чиге булыр микән7 Нишләп соң аны күрше колхозның председателе кайгыртырга тиеш: төзелеш-нең үз кешеләре беткәнмени’
Гөлфия тәрәзәгә ян белән утырган, ишек төбендә туктап торган Билалга. Нурхановага һәм алар янындагы бер-ике ир-атка карап тора иде Әнә алар. Билал белән Нурханова. рәхәтләнеп көлешәләр^ теге ирләр тыенкы гына елмая. Гөлфиягә бу бик үк ошап җитми иде. күрәсең, аның түгәрәк мөлаем чырае тартышып куйгандай итте Аны күзәтеп утырган Фазилә моны шундук тотып алды
Минем ирем әле генә күтәрелә башлады, яшь кеше, аңа бөтен халык сынап карап тора.— диде ул.— Ә Нурханова — ялгыз хатын. Гөнаһы юктыр югын, тик эше бик җайсыз, һаман ир-ат арасында, һаман ир-ат арасында. Юлларда да бергә күп йөрергә туры килә Андый чакта фәрештә дә ялгышып куяр Авыл хатыннары арасында төрле сүз йөри Башкалар белән дә, Билал белән дә икәүдән икәү күргәли- ләр икән
Гөлфия аңа карамады, әмма бит очлары алланып чыкты Фазилә нәкъ ноктасына эләккәнен аңлады
—Юк ла. анысы, гөнаһлары булыр, дип уйламыйм.— диде Гөл- j фия, ашыгып.— Билалга ябышмас анысы Әле ничек сөйләшеп торалардыр! Бик үчле, ачулы булып калган иде ул безгә заманында.
Анысын да Фазилә белә иде инде Наилә аңа барысын да — Фидаяның. ире үлгәч, Билалны ничек каргаганын да. аннары Билал авыргач. аны ничек кайгыртканын да бик тәфсилләп сөйләгән иде
— Шулайдыр.— диде ул. ризалашкандай итеп.— Йөрәк ярасы төзәлмидер аның да.— Аннары, бераз тынып торгандай итте дә:
— Йөрәккә яра ясаган кеше онытылмый да инде,— дип өстә- j де.— Андыйлар үзенчә якын була.
Шулай диде дә урыныннан торды
— Алайса, хатыннар гел нахакка авыз чайкый торганнардыр инде.— дип куйды — Кеше күз алдында бит. андыйлар турында сүз күп йөри Әле мин әллә безнеке янына гына килеп йөри микән, дип борчыла идем Монда да еш була икән. Эше шул булгач, нишләсен инде, мескен.— дип өстәде ул. җаны тынычлангандай.
Гөлфия аның белән шактый салкын саубуллашты. Алай да. аның йөзеннән, карашыннан каушап киткәне сизелеп тора иде Фазилә ашыкмый да иде ул җиргә орлыкны салды, ә теге — Нурханова дигәне үзе үк җирне йомшартып, сугарып торыр, мөгаен — монда килүен тагын да ешайтыр, чөнки төзелештә эш бик кызган икән, бу дәрәҗәгә җиткәч, начальство ут капкандай үзе чапалана һәм бүтәннәрне ашыктыра торган була. Билалның саулыгы һәм күңел тынычлыгы өчен борчылган Гөлфия моңа тыныч кына карый алмас.
Әйдә, бүртсен шик-көнләшү сарутының орлыгы, күзгә күренми | генә тамырын туфракка беркетә башласын Аннары Фазилә килеп, аны шыттыру чарасын күрер
Ничек кенә булса да. Нурханованы ул үз кулы белән бәреп төшерергә тиеш түгел — моны башка берәүдән эшләтү җаен табарга кирәк иде.
39
Нурханова. чыннан да. Кармашта тагын да ешрак, көн саен диярлек була башлады Ул анда һәр иртәне планерка үткәрә, кемнең нәрсә эшләгәнен үзе тикшерә, кемнең нәрсә эшләргә тиешлеген билгели Мирхуҗин исә. көн дә бер сәбәп табып, планеркаларга бөтенләй йөр- * ми башлады
Фидая үзен кулга алган иде инде ул үзен арада берни булмаган- | дай тотарга тиеш Бу. әлбәттә җиңел бирелмәячәк иде. әмма Фидая ф һәрчак күңелендә үр башында күтәрелгән ак бинаны гына тотарга < һәм хавис белән сөйләшкәндә дә шуны гына уйларга мәҗбүр итәргә ® тырышты х
Ул Искәндәровның секретареннан Мирхуҗинны үз бүлмәсенә * чакыртты хавис аның бусагасын атлап керүгә, йөзенә майлы елмаю * чыгарып, ике кулын артист кебек алга сузып аңа таба атлады Фи- * дая. бөтен карашы, кыяфәте белән аңа бозлы су койгандай итте = Сузган кулларын күрмәмешкә салышты, каршындагы кәнәфигә рәсми „ хәрәкәт белән ишарә ясап
— Рәхим итегез, утырыгыз!— диде
Мирхуҗин моны ук көтмәгән, ул Фидаяны ирексездән каушап калыр, кызарынып чыгар, күз карашында гына булса да оялу яисә ике арада булган хәлләрдән соң калган якынлык чагылыр, дип уйлаган иде
— Сез бригаданы төзелештән алгансыз.— диде Фидая, кулындагы зәңгәр ручкасын бөтергәләп.— Ни очен миңа бу хакта әйтмәдегез?
Шундый итеп сорый, менә-менә шелтә биреп куяр диярсең1 Шелтә! Кемгә диген! Теге чакта Тависның кайда да. үзенең кайда булганын бөтенләй онытты микәнни9!
— Ну инде. Фидая җаныкаем. барысын да әйтеп бетереп тә булмый,— диде 1авис кәнәфигә җәелебрәк утырып — Безгә килгән-кит- кән бригадалар күп ул. кайсын-берсен син түгел, үзем дә белми калам
Нурханованың яңаклары кысылды, ирен читләрендә чокырчыклар хасил булды, шул ук вакытта йөзендә усаллык чалымнары көчәйде. күзләре зур ачылып, хависның маңгаен тишеп, миендәге уйлар агышын күргәндәй итеп карады
— Сез монда циркта түгел, маймылланмагыз,— диде ул — Больницада эш бер сәгатькә дә туктап торырга тиеш түгел, әгәр бер бригада аннан киткән икән, аның урынына шундук икенчесе килергә тиеш! Бу сезгә күптән әйтелгән! Әгәр бер-ике көнгә генә тоткарлык булса да. мин сезне райбашкармага куеп, бөтен катушкага чара күрүне тәэмин итәчәкмен.— Нурханова торып басты башын арткарак ташлап:— Шул.— диде.— Хәзер ук кайтыгыз да чарасын күрегез, бүген үк. ишеттегезме, бүген төштән соң. ниләр эшләнгәнен миңа хәбәр итәрсез Бетте Мин сезне бүтән тоткарламыйм
Мирхуҗинның күзләре шундый зур икәнен әйтсәләр, Фидая ышанмаган булыр иде Ул урыныннан бик әкрен купты, әкрен турайды. ишеккә таба бик әкрен китте Ишекне төртеп ача башлагач, тукталып калды, борылмады, башын ничектер астан җилкә турыннан гына борып
— Бу минутны искә төшерерсең әле син.— диде — Исеңә төшерербез'
Ул чыгып киткәч Фидая кулындагы ручканы өстәлдәге кәгазьләргә атып бәрде, үзалдына килеп, башын чайкап куйды ахмак тапты куркытыр кеше' Курка торган күлмәкләр тузып бара монда' Ләкин. әгәр дә ул ныклап торып аяк чала башласа. Фидая үзенең вәгъдәсен җиренә җиткереп үтәү өчен бөтен көчен, хатын-кыз кулыннан килә торган барча чараларны кулланачак иде — моны Мирхуҗин белеп торырга тиеш!
Әмма иртәгесен шул мәгълүм булды Мирхуҗин төзелешкә бернинди бригада җибәрмәгән. чөнки ике хуҗалыкта ашыгыч рәвештә ындыр табакларын рәтләп бетерәсе бар — урып-җыю башланган, борчакка керештеләр дә инде1 Кыскасы, ул Искәндәров каршында акланып өлгерде.
Ничек кенә итәген җыеп эшләсә дә. Мирхуҗинның да гаеп-кые- гын табарга була иде. Нурханова. финанс бүлеге мөдирен чакырып, безгә жалулар керә, дип шуны белеште.
Бер-ике атна эчендә Фидая үзендә нык үзгәреш сизде. Ул үзенең хатын-кыз икәнлеген гүяки онытты, эш йөртә торган кешеләргә ир кеше итеп карау бетте — алар фәкать иптәшләр, хезмәттәшләр, уртак эш башкаручылар гына булып калды Әйтерсең лә моңарчы Фидаяның кул-аякларына уралып, хәрәкәтен чикләп торган ефәкләр шуып төште, ул җиңел сулыш алды. тиз. иркен хәрәкәтләнә башлады. йөрәгенә гайрәт иңде. Хәзер инде аңа елмаеп карау урынсыз һәм мәгънәсез, кул сузу исә бөтенләй мөмкин түгел, ә менә кулына кыска саплы, кисеп кенә ала торган каеш камчы бик килешәчәк иде. Нинди ләззәт белән Мирхуҗинның, ә кайчакта хәтта Билалның сыртын каезлар иде ул!
Хәтта Искәндәров белән сөйләшкәндә дә Нурханованың тавышында тимер чыңнары ишетелә торган булып китте.
Искәндәров аңа. күзлеген маңгаена шудырып, гаҗәпләнеп карый, каты-каты әйтеп, бераз тыярга тырышып та куя. әмма Фидая үз сүзендә кала һәм хәтта аны да үз ягына аударырга чара таба иде.
Нурханова тагын да бер тапкыр чакыргач. Мирхуҗин шактый гайрәтләнеп кергән иде Бу юлы Нурханова өстәле артыннан чыкты, аның каршына ук килеп басты һәм. үрелә төшеп, йөзенә терәлерлек итеп карап:
— Белеп тор.— диде.— Мин үземнекен итү өчен теләсә нәрсәгә барачакмын' Теләсә нәрсәгә!
— Нәрсә куркытасың син мине9 Синнән дә куркып тарырга мине кем дип белдең?—дип арткарак чигенде Мирхуҗин. Нурханованың күзендә инде боз гына түгел, уеп кына ала торган хәнҗәр үткенлеге һәм. чыннан да. бөтен нәрсәгә әзерлек күрде ул.— Минем куркыр нәрсәм юк! Синнән дә нык пычранган кеше түгел! Пычрансак, икебез бергә!
Монда астыртын мәгънә бар иде. әмма Нурханова керфеген дә какмады Кире өстәл артына керде дә елмайгандай итте:
— Ә нигә безгә ачылышлы булырга, ә. Тавис9—диде.— Татулыкка ни җитә, шулай бит9
Аның бу елмаюы һәм татулык сүзе шундый килеп чыкты ки. Тависка иң каты тиргәү сүзләреннән ныграк тәэсир итте. Ул кабинеттан чыкканда әтәчләнә иде әле: “һе. кара син аны! Синнән куркып торган ди! Мин синең үзеңне көл итәм' Ләкин күңел түрендә -сагай» дигән киңәш ята иде Хатыннарның нишләсен һич белеп булмый, хәзергә аның белән йөзгә-йөз килеп бәрелешү егетлек тә булмас. Ходаем. шул хатын белән дошманлашып, җыелышларда куалашыргамы? Шуны дошман итәргәме9 Чын ир кешегә хурлыгы ни тора9 хавис аяк астына төкереп куйды Әйдә, хәзергә шулай булсын Аныңча булып торсын. Ләкин килер бер вакыты, .авис үчен алмый калмас. Шундый итеп алыр, үзләре генә белер, башкалар сизми дә калыр Елата-елата. ауната-ауната алыр ул үчен Ә хәзергә нәрсә аның белән вакланырга7 Җибәрергә кирәк бригаданы, бугазы тыгылсын'
Нурханова. әйтерсең, бер тимер пружинага әйләнде—бу пружина күпләрне хәрәкәткә китерергә сәләтле иде Күпләр хәрәкәткә килгәндә. сүзнең дә ишәюе ихтимал, әмма Нурханова үзе моның белән бөтенләй исәпләшми иде.
Искәндәров районда барган эшләр турында һәркөн иртән бирелә 68
торган сводкага больница төзелешен кертмәгән иде— Нурханова аны кертте председатель өстәленә һәр иртәне аерым кәгазьгә, бинада күпме идән җәелгән, ничә тәрәзә, ничә ишек куелган, ничә квадрат метр стена штукатурланган, күпме электр чыбыгы сузылган — һәммәсе җентекләп язылган мәгълүмат биреп бара иде. Баштарак председатель. кхм- дигән булып, аңа күз генә салып, читкә этәрә торган * булса да. соңрак кызыксынуы арта барды — күңелне төшерә торган < мәгълүматлар арасында бу саннар кәефне күтәреп җибәрә алар бе- = лән хәтта республика җитәкчеләре каршында мактанып була иде ф
Эшкә бирелеп кенә яшәү дөрес, күрәсең Йөрәкне кан куа торган < насос дип кенә уйларга, бөтен гайрәтне акылга бирергә ®
Ә йөрәк исә моның белән килешергә теләми, сирәк кенә булса да. * үзен шундый итеп сиздерә. Фидаяның башын кая куярга белмәгән ’ чаклары була. Ялгыз калганда, кичләрен-төннәрен күңелгә бигрәк < авыр уйлар килә
Шундый сәгатьләрнең берсе аны юл уңаенда чишмә буена ки- - терде *
Көн кичкә авышкан, җилле, каен башлары чайкала иде Фидая * Балкышка машинаны олы юлдан борырга кушты да. калкулыкның теге ягына чыккач, туктап, төште, таллыкка чишмә ягына юнәлде
Анда барып җиткәндә генә, ниндидер ят аваз ишетеп, борылып , карады ауган каен кәүсәсендә Гыйззетдин утыра иде. аягы турына I гына газета җәелгән, анда ипи телемнәре, ит калҗалары ауный.
уртада аракы шешәсе белән стакан тора. Фидая як-ягына каранды һәм каеннар арасында Гыйззетдиннең Нива-сын күреп алды ул. мөгаен, басу ягыннан килеп туктаган иде
Беренче карашка ук Гыйззетдиннең кыяфәте сәер күренде Аңа таба чирәмлектән атлаганда Фидая әле моннан ике көн генә элек Мөнирә белән сөйләшкәнен исенә төшерде
— Беләгеннән башымны алмыйм.— дип эченнән балкып сөйләгән иде Мөнирә Ул яшәреп, чибәрләнеп киткән төсле иде— Мин шундый бәхетле, сөйләп бетерерлек түгел
Аннары, бәхете өчен оялгандай
— Минем гөнаһым юк бит,— дип Фидаяның күзләренә, син нәрсә әйтерсең, дигәндәй карады — Мин бүтән берәүнең үлемен гомердә дә теләмәдем Ярымның урамнан үткәнен күреп кенә калсам да
• дөньям яктырып китә иде. нишлим ’
Балалар турында да сөйләшеп алдылар Зиләйлә укырга кергәнче күрше авылга. Мөнирәнең әнисе янына киткән икән, шунда торып тора
— Зиләйлә акыллы кыз. тора торып аңлар, үз әтисе бит.— диде Фидая Аны күбрәк Зареманың язмышы кызыксындыра иде алар Зиләйлә белән икесе бер йортка сыя алмаячаклар, аннары Зарема бө- •тенләй чит кан бит инде Ә бәлки, аны берәр интернатка урнаштыру ягын караргадыр? Фидая,моны кайгырта алыр иде Әмма Мөнирә б> хакта ишетергә дә теләмәде
— Аны Гыйззетдин үз исеменә яздырган бит инде.—диде — Үз кызы кебек, кая чыгарып җибәрсен
Шулай итеп, алар зур мәшәкать куптармый, тыныч кына бергә оешып, яшәп баралар кебек иде
Шуннан соң Гыйззетдинне күргәне юк иде Фидаяның Мөнирә бәхетле булгач, ул да кайгысыннан айныгандыр, дип уйлаган иде
| Ул Гыйззетдин янына ук килеп басты дәшмәде хегенең сүз башлавын көтте.
Хуш киләсең, иптәш урынбасар.— диде Гыйззетдин Аның кара чәче буталган, кызыл күлмәк изүе ачык иде
Менә, кырыгын үткәрергә ниятләгән идем.— диде ул — Югыйсә, йскә-оска алган кеше юк аны. бер мин генә Ә йоланы үтәргә
кирәк, ул кешедән киммени! Дәрт бар. дәрман юк. диләр, ялгыз бул* гач тамактан үтми икән1 Бик вакытлы булды әле синең килеп чыгуың Икәү искә алырбыз мәрхүмәне!
— Өеңдә үткәрсәң дә сүз булмас иде бит.— диде Фидая.— Каршы килерләр идеме әллә9
— Анысы, каршы килмәсләр иде. бәлки.— Гыйззетдин, утырган җиреннән бөгелеп, җайсыз итеп иелде, шешәдән тагын бер стаканга тутырып аракы салды — Ләкин бит ул инде чын йөрәктән түгел Минем белән ызгышмас өчен генә эшләнер иде. Ә мәрхүмә андый икейөзлеләнүне белми иде Күңеле кушканча яшәде, сүзнең турысын сөйләде. теләгәнен эшләде, теләмәсә. аны берәү дә мәҗбүр итә алмады. Нигә мин аны үзе юкта теләмәгән кешесеннән искә алдырыйм, ә? Гадел буламы шул нәрсә, дөрес буламы9
Ул. стаканын күтәреп, сорау белән Фидаяның йөзенә текәлде. Фидая җавапсыз торды
— Менә син аны ихтирам иткәнсеңдерме. белмим, аралашмадыгыз бит инде әллә ни. әгәр дә син чыннан да искә алырга телисең икән, әйтәсе килгән сүзеңне әйт тә. бер-ике йотып куй шушыны.— дип. Гыйззетдин аңа да стакан сузды. Фидая, аның күлмәк җиңеннән сузылып чыккан, таза, нык беләгенә карап, каушап калды Каләмгөл янып торган ачык төсле күлмәкләр кигезергә ярата иде шул иренә. Аның ул күлмәкләре озакка чыдар әле. күңелендәге яра сызламый башлагач та. күлмәкләре хатыны истәлеген саклар, мөгаен. Әгәр алар- ның һәммәсен алыштырырга Мөнирәнең акылы җитмәсә
— Сүз белән искә алырмын.— диде Фидая.— Ләкин мин эчмим бит
— Ә син. гомер эчмәгән кеше, бер тапкыр эчеп куй! Аның истәлегенә Ул моңа лаек — аның өчен гомер кылмаганны кылуга лаек ул Андый кешенең мәңге туганы юк һәм моннан соң да тумаячак Син менә районның бар халкын беләсең дияргә була: очратканың бармы шуңа тиңләшерлек берәрсен9
Гыйззетдин кулындагы стакан чайпалып, тамчылар чирәмгә сибелде.
Фидая башын иде:
— Әйе.— диде.— Андый юк шул бүтән
Гыйззетдин аның сүзен күтәреп алды
— Менә шул-шул,— диде — Әле син шулай дисең, ә миңа ничек? I Мин ничек яшәргә тиеш шушыннан соң. ә?
Ул. кулындагы стаканны күтәреп, эчеп куйды, йөзен җыерып, җиң очы белән иреннәрен сөртте, тагын бөгелеп, ит калҗасын алды. Ләкин ашамады, бер кулына стакан икенчесенә калҗа тоткан килеш, уйга калды аннары, кулындагы әйберләрне газетага куйды да. башын тотып:
— Син каян беләсең ди аны!— дип куйды.— Ни беләсез соң сез барыгыз да. анда — җитәкчелектә! Сезгә бездән ни кирәк? Кеше иртән эшкә барсын, эшләсен, эшләсен, күбрәк эшләсен, планын арттырып үтәсен Аннары тыныч кына кайтып китсен дә. әзгә канәгать булып, ашап-эчеп ятсын Артыгын сорамасын, сезне борчымасын. Менә шул кирәк сезгә Әнә. минем Мөнирә кебекләр кирәк
Аның сүзне ачыктан-ачык Мөнирәгә күчерүе ярап куйды әле. Фидая да сүзгә кушыла алды Юк. үзен дә. башка җитәкчеләрне дә яклап түгел. Гыйззетдинне Фидаядан да ныграк аңлаган кеше булмагандыр да. чөнки аның да башыннан үткән хәл бит бу Әмма Фидая үзе хакында түгел, нәкъ менә Мөнирә турында сүз башлады Аның булуы бер бәхет әле. диде Менә балаларны аякка бастырасы бар. Гыйззетдиннең дә гомере алда бит әле Яшәргә кирәк Башны ташка орып булмый.
Башын иеп утырган Гыйззетдин ул сөйләгәннең кайсын ишетте.
кайсын юк бугай, һәрхәлдә, кыяфәте шундый иде.
— Сез аңлый торган түгел, бөтенләй башкача иде ул. Сезгә нәрсә, эш атлары кирәк Ә ул — чабыш аты. алай гына да түгел, далаларны иңләп-буйлап. җилдән җитез чаба торган тай иде Ул башкаларны да азга гына булса да. шундый итә ала иде Йөгән юк. киртә юк. Кайчакта йөрәк күкрәк куышыннан сикереп чыгардай була, ә син * чабасың, яшисең! Андый чакта янып үлсәң дә жәл түгел! Бер мину- < тың бер гомергә торырлык
Ул бераз тынып торды, тагын башын чайкап куйды «
— Ә Мөнирә нәрсә, ул сезнеңчә.— диде—Аның яшәве шул эш < аты кебек инде Җылы абзар, су. солы Барысы да тиешенчә, барысы - да кагыйдә белән, ә уты юк. йөрәкне өтеп ала торган ялкыны юк. чын « очынып яшәү юк' Их. урынбасар, яле. бер искә ал әле шуны'
Гыйззетдин, үрелеп, тагын стаканга аракы салды
— Тукта,— диде Фидая, урыныннан торып — Хәзер
Үзе машинасы янына китте Балкыш Гыйззетдинне агач арасын- = нан күрми, машина кырыена чыгып баскан да. бөтенләй читкә карап 5 тора иде
— Каенлыкның теге ягында бер Нива тора, шуның ачкычын ал әле.— диде Фидая
Балкыш белән Фидаяның икәүләп килгәнен күргәч Гыйззетдин урыныннан торып басты.
— Менә бит.— диде.— Минем белән бергә мәрхүмәне искә алырга кеше күбәйде. Әйдә. әйдә, туган, кил әле. күтәрик әле бергәләп
— Ул рульдә.— диде Фидая кырыс кына — Аңа ярамый
— һаман «ярамый > да ярамый шул сезнең авызда Кешегә кешечә яшәргә ярамый! Шулаймы! Алай булмаса, күтәрик әле менә бергә1
Фидая Балкыш машинасыннан бер стакан алып килгән иде. кизләүгә барып, су алып килде, килгәндә, сиздерми генә аягы белән тибеп, Гыйззетдиннең шешәсен аударды Аңа бик җиткән, артып та киткәне күренеп тора иде
— Нигә әле без Кәләмгөлне исереп, адәм кыяфәтебезне югалтып искә алыйк?—диде— Ул барда болай йөргәнең күренми иде ич
Гыйззетдин, аның белән ризалашканын белдереп, башын селекте
— Чабышларга эчеп бармыйлар,- диде — Ул җыры-биюе белән исертә белә иде кирәк чакта Хәзер ул юк. Йөрәк янганын басарга башка чара юк
Фидая аны булдыра алганчы юатырга тырышты, балалары янына кайтырга үгетләде Әмма исерү йөрәк януын гына арттыра һәм бу ут-сөрем аша Фидаяның үгетләре аңа барып та җитми иде шикелле
— Минем тыным кысыла, беләсеңме'— дип сөйләнде ул һаман .— Менә шушыннан, күкрәк турыннан кысып, кыршау кигезеп куйдылар да сулыш алырга борын тишегенә ике салам гына тыгып калдырдылар! Беләсеңме, аңлыйсыңмы'
Ул өстән тагын ике төймәсен ычкындырып күкрәген ачты Кызыл күлмәге янында аның тәне пешкәндәй алсуланып күренә иде
— Без синең машинаңның ачкычын алып китәбез.— диде Фидая
— Ә ник аласың? Нәрсәгә ул сиңа’1
— Сиңа хәзер рульгә утырырга ярамый Өеңә җәяү генә кайтырсың, Ә машинаңны алып кайтып бирерләр Без кеше җибәрербез
*Әйдә. саф һавада утырса, чишмәдән су эчсә, бераз аңына килер әле».— дип уйлады Фидая
Алар Балкыш белән икесе борылып китеп баралар иде. инде каенлыктан чыкканнар. Гыйззетдин күздән югалган булырга тиеш иде Шулчак арттан тавыш ишетелде
— Әй. урынбасар! Урынбасар!
Борылып карасалар. Гыйззетдин каенлыкның бу ягына чыккан, кулына шешә тотып, болгап тора иде
— Әй. урынбасар' Син дә шул абзарга япкан эш аты бит. әйеме! Дөрес бит' Шушындый көнне мәрхүмәне искә алып, аның хөрмәтемә минем белән берне тотарга да хакың юк. ә' Куркасың бит. ә’’ Куркып яшисең бит. дөрес бит'
Аның кулында тулы шешә иде.
— Запаслы кеше — диде Балкыш, исе китмәгән кыяфәт белән. Кайтканда, борчак урып яткан комбайн янында туктап тордылар. Әхсән дә, Гаяров та шунда, тузанга баткан комбайнчылар әле өскә менеп, әле машинаның эченә кереп нидер көйлиләр иде Анда бераз сөйләшеп тордылар, сүз арасында каенлыкта Гыйззетдинне күргәннәрен әйттеләр.
— Уттай эш өсте дә дип тормый кеше.— диде, карашын читкә төбәп.Давыт Нурханованың кулыннан машина ачкычын алып пин- җәк кесәсенә салды да:
— Үзе килеп алыр әле. әллә кая китмәс.— диде.
Алар кайсы басуларны ура башлау, үлән чабуны дәвам итү. кар-чыкларны кычыткан себеркеләре бәйләргә үгетләү турында сөйләшеп алдылар. Янә машинага утырып, юлга чыккач, аларны зур тизлек белән зәңгәр Нива • куып узып китте, артыннан, кызган һавага уралып:
— Әй, урынбаса-а-ар'—дигән сүз генә эленеп калды, бу— Гыйз-i зетдин иде.
— Ничек кабызган ул машинасын*—дип сорады Фидая Балкыштан.
— һи. аның ише тимер кортына чутмыни ул' Ярты сәгать азапланса. ул синең тырмаңны да үзйөрешле итә!
-Хәерлегә түгел' Хәерлегә түгел!» Фидаяның күңелен шом басты.
Бу шомлану һаман күңел түрендә торды, кичен эштән кайткач, тагын да көчәеп киткәндәй булды, һәм Фидая Баллыболынга шылтыратты Болай гына, әллә алалар трубканы, әллә юк. дип кенә шылтыратам дигән иде үз-үзенә. Ләкин алдылар. Гаяров кабинетында булып чыкты Фидая каушап китте хәтта һәм анда, телефон чыбыгының теге башында да дулкынлану сизелде кебек Әйе. Гаяров бу юлы аның белән соңгы вакыттагыча кырыс сөйләшмәде. Гыйззетдиннең өенә кайтканын, капка төпләрендә машинасы торганын әйтте Эчеп йөрүчеләргә без чараны каты күрәбез, диде, аны да тәртипкә чакырырга туры килер дип тә өстәде Фидая, дулкынланып аңа каршы төште, Әйе, тәртипне сакларга кирәк, анысы турында сүз дә юк Ләкин... кешеләр бит без Фидая, ачылып китеп. Гыйззетдинне ничек очрат-канын. бүген Кәләмгөлнең кырыгы икәнен әйтте Ә бәлки. Каләмгөл истәлегенә матур итеп кичә үткәрергә, ул яраткан җырларны җырларга. аның биюләрен биергә кирәк булгандыр Давыт Нурханованың сүзен игътибар белән тыңлый, бүлми, ләкин сулышыннанмы, әллә бөтенләй дәшми тыңлавыннанмы, аның ризасызлыгы сизелә башлады Кичәләр үткәрү вакыты түгел әле. дип җавап бирде ул, уттай эш өсте Аның белән кем шөгыльләнсен9 Күңелле кичәләр үткәрү өчен Каләмгөл үзе кирәк. Аннары, кырыгын үткәрү — гомумән дини йола, андый сүзне район җитәкчеләре авызыннан ишетү — бөтенләй сәер.
Сүз шуның белән өзелде. Фидаяның йөрәк тибеше телефон аша тегендә ишетелә иде инде әллә9 Аның тагын ниләрдер әйтәсе килә, һич булмаса. менә шушы минутларны — ике араны тимерчыбык кына булса да тоташтырып торган минутларны озайтасы килә, шул ук вакытта ул. Давыт коры гына саубуллашыр да трубканы куяр, дип тә курка иде. Дөнья фани, безнең дә гомер үтәр Әйтәсе сүзләр 72
әйтелми калыр.. • кебек уйлар күңелгә килә, ләкин тел очыннан төшми иде.
Давыт та көтә иде шикелле. Сүзсез тору уңайсыз була башлады Щулай да Фидаяга трубкадан тынлыкны гына булса да тыңлап тору рәхәт иде Давытка да рәхәт иде микән ’ Әллә ул Фидая житәкче булганга гына трубканы алдан куярга яхшысынмый идеме’’ Фидаяның * соңгы вакытта нык калыпка кысылган хисләре ташып чыкты Ул < үзен кулга алырга ашыкты һәм калтыранган тавыш белән хуш- = лашты
Бу кичне ул үзен бик күптәннән булмаганча бәхетле тойды с Ләкин күңеле сиземләү юкка булмаган. Наиләнең әйтүе дә хак ® икән... х
Бер атнадан Гыйззетдин, исерек хәлендә машинада барганда. * күпердән төшеп, һәлак булды «Олы мәет үз артыннан тарта < шул».— дип сөйләде Наилә «Чын сихерче булган икән бу Каләм- ’ гөл,—диештеләр хатыннар — Үлгәч тә тынгы бирмәде. Гыйззетдин- = не Мөнирә белән барыбер яшәтмәде. Үз дигәнен итте, үз янына теге " дөньяга тартып алды»
Аны күмеп, өчесен-җидесен үткәргәннән соң. Фидая медпунктка ж кереп. Мөнирә белән сөйләште. Мөнирәнең күзләре сүнгән иде. урамда машина тавышы ишетеп, сискәнеп китте, сүзен ярты юлда бүлеп, гынып калды, йөзе агарып чыкты хәрәзәдә шул ук челтәрләп чигелгән пәрдәләр, алар ап-ак. шоп-шома иделәр, Мөнирәнең куллары калтырый, кулындагы нәни шешәдә сыекчаның чайпалганы күренә иде
Ак пәрдәләрне кайтарып урамга караганда, аннан Гыйззетдинне күреп-күзәтеп торганда нинди бәхетле иде ул!
Фидая аны юатырга тырышты, ләкин Мөнирә тыңламый, үз уйларына чумган иде Күпмедер вакыттан соң. Фидая бөтенләй тынып калгач, ул аңа томан баскан елга төсле күзләре белән туры карады да
— Нәрсә минем турыда сөйләргә.— диде— Минем өчен бар да бетте инде. Берни дә булмаячак, берни дә'
Фидая яшәп бетерергә кирәклеге хакында, кызын кеше итү хакында сөйли башлады
Мөнирә шкафларда нәрсәләрнедер урыннан урынга күчерә — тәртип урнаштыргандай итә. ләкин уйлары еракта икәнлеге күренеп тора иде
— Балаларны аякка бастырырга кирәк Анысы да булмаса. ничек яшәр идең?—диде. Кызымны димәде, «балаларны диде Кемнәрне’ Бу бик аңлашылып житми иде Фидая тагын сак кына Зарема турында сүз башлады Мөнирә аңа аңламаган кебек карады
— Аны өйдән вакытсыз куып чыгарып булмый бит инде.— диде Туганнары яныннан Әтиләреннән ничек калган булсак, шулай яшәрбез -дип өстәде Ул моны — көндәшенең оч баласын карап үстерүне үзеннән-үзе аңлашыла торган табигый бурыч дип саный иде бугай.
— Алар да булмаса. ничек яшәргә кирәк’’— диде, тагын башын күтәрми генә — Алар йөртә Иртүк торып, кечкенәсен карап, киендереп. яслегә илтергә кирәк Анысы бик чәрексез. Ларингит бик начар нәрсә бит. салкын тиде исә. тамагы гыжлый башлый Хөннәр буе янында утырырга кирәк Кая аны детдомга бирәсең, ни жаның белән? Ә мин нишләрмен? Олырагы таза болай тазасын Алай да бала бит әле Быел укырга керәсе Сакларга кирәк барыбер
— Ә Зиләйлә?— дип сорады Фидая әкрен тавыш белән
g ___ Зиләйләгә дә пыр тузынып йөрер урын калмады инде.— моны
сын ничектер катырак әйтте кебек Көрсенде Хәзер шул бер эш инде безнең оешкан ояны туздырмый гына гомер кичәргә
Фидая аның ак халат астында иңебрәк калган иңнәрен», бу юлы
башлыгы астыннан бүселеп чыккан сары чәчләренә. иелгән йөзенз. очлаебрак киткән борынына карады Донья бәясе кеше бит син. дияргә теләде Дөнья нәкъ менә синең кебекләргә таянып бара да Әгәр синдәйләр булмаса. синең йөрәгеңдәге кебек, бер кабынса мәңге сүнми торган һәм кешеләрнең яшәешен яктыртып, җылытып яна торган сөю хисе булмаса. нинди булыр иде бу тормыш һәм нинди булыр идек без?
Фидаяның аны кочып аласы, күккә күтәреп мактый торган сүзләр әйтәсе, бүселеп чыккан чәч татымнарын, назлап, башлыгы астына кертәсе килде Чәкин ул дәшмәде, урыныннан кузгалмады, чөнки алай купшы сүзләр сөйләсә һәм аны кочаклый башласа Мөнирәне кыен хәлгә куясын, аның күңелен рәңжетәсен аңлады Өч ятимне үз канаты астына алу Мөнирә өчен табигый һәм ул моның өчен мактау да. рәхмәт тә көтми иде
Юлда кайтканда. Фидая бу гаиләгә ничек ярдәм итеп буласын уйлады Утын китерергә Пенсияләрен тизрәк бирдерү чарасын күрергә Мәктәп формалары алып бирергә...
Ләкин, ничек кенә ярдәм итсә дә, Фидая иң авыры Мөнирәнең үз җилкәсенә төшәчәген яхшы аңлый иде.
40
Киңәшмәдән соң берничә җитәкчене алып калдылар болар урып-җыюны тәмамлап өлгермәгән хуҗалыклардан иде Искәндәров каршында яткан кәгазьләргә текәлде дә:
— Җиңүче гә ярдәмгә ничә комбайн кирәк булыр икән?—дип. Хасият Ясәвиевка текәлде
Хасият урыныннан торып басты, суга чумарга әзерләнгәндәй, тирән итеп сулыш алды'һәм
— Берәү дә кирәкми.— диде
— Пичек алай7
— Мин уңышны әрәм-шәрәм итүгә юл куя алмыйм.
Искәндәров. ни рәвешле әрәм итү хакында сөйлисең, дип сорап тормады Болай да аңлашыла иде арпа бөтен көченә җитлегеп бетмәгән. ул әле туфрактан да, кояш нурларыннан да көч җыя. атна-ун көннән аның бөртекләре тәмам ныгыр, тыгызланыр, ул чакта уңыш та башкачарак булыр һәр бөртек хуҗалыкның куәтен ныгытыр, җитәкченең абруен күтәрер
Искәндәров артыгын бәхәсләшеп тормады, башкаларга күчте:
— Үзәк-кәбиш комбайн икесе • Спартак-тан. икене « Алга дан, берне Егерме бишенче партсьезд-дан
Гаяров куен кесәсеннән блокнот тартып чыгарды да шытыр-шытыр яза башлады Әмма Искәндәров аның Нурхановага таба карап алганын күреп калды Керфек кенә сирпешеп алдылар, аңлаштылар.
Әлбәттә арпаның тәмам җитлеккәнен көтеп, уңышны күбрәк алу Давыт өчен дә начар булмас иде Ләкин Нурханова белән карашып алган арада ул үзенең чамасын да исәпләп өлгерде: алда бәрәңге, чөгендер аласы бар кеше аз. эш күп. бөргеклеләрне алдан урып- җыеп кую хәерле булачак
Давыт күрше колхозлардан килгән комбайннарны да. үзләренекен дә бөтен көченә эшләтергә тырышты, ниндидер бер ашкыну, үзенең гайрәтен, көчен күрсәтергә омтылу, дәрт биләп алган иде аның күңелен Шушы очыну аны. кичләрен бик соң ятса да караңгыдан торгызып. басуларга алып китә, шушы дәрт ару-талуны сиздерми иде
Егерме җиденче сентябрь көнне кич кояш баер алдыннан тезелеп килгән өч комбайн зур басуны урып бетерделәр агын егерме генә гектарлык басу калган иде
Җир башында. Давыт янына җыелган комбайнчылар канәгать елмаялар алар зур эшне башкарып чыкканнан соң була торган бер җиңеләю, рәхәт ару тоялар иде
Давыт аларга берәм-берәм карап чыкты баеп килгән кояш яктысында кызарынып күренгән, тузан баскан йөзләрдәге талчыгу галә- ф мәтләрен күргәч, икеләнеп калды: ә бәлки, иртәнгә кадәр ял бирер- _ гәдер9 Ул аларны. тын алырга ирек бирмичә диярлек, ничә көн эш- $ ләтте бит' Кайтып ашап-эчсеннәр. юынсыннар, йокласыннар рәхәтлә- | неп. Ә иртән ♦
Ләкин ул кояш баешын тоташ каплап алган, инде хәзер чит- < читләре аллана башлаган, тик уртасы гына каралып торган болыт- о ларга карады Иртәгесе көнне белеп булмый.
— ?әхмәт сезгә.— диде Давыт.— Булдырдыгыз Инде тагын бер тапкыр талпынып алыйк та. *
Аның теге калган басуны да бүген үк урып бетерергә кирәклеге я турында сүз башлавын ишеткәч, хәтта .-’одники комбайнчыларының - да йөзләре каралып чыкты Берсенең дә хәзер кире штурвалга менеп п утырасы килми, тәннең аруы шул чиккә җиткән кыймылдарлык та ® түгел кебек иде
— Хәзер бераз ял итеп, әйбәтләп ашап алыйк, аннары тәвәккәлләп. кузгалырбыз.
Давыт аларга ашарга китерткән иде инде Зур термослардан аш бүләргә әзер торган кызларны күргәч, егетләр икеләнә калдылар
Давыт алар янында бер табында утырды һәм бөтен ихтыяр көчен җыярга тырышты. Аңа бу кешеләрне күтәрергә ничек кенә булмасын, эшләтергә кирәк булачак иде
Ул беренче комбайнның алдыннан үзе барды
Алар җир башыннан эшкә кузгалганчы, караңгы төште Басуны әкияти бер күренешкә әйләндереп, сузылып, прожектор утлары ятты Давыт алдан салмак адым белән башакларны ерып бара, итеге астында табаны белән җирнең йомшаклыгын аның көчен һәм гайрәтен тоя иде Бер кузгалып киткәч, гөрләп, алдан сузыл!ан яктылык эзләре буйлап бара башлагач, комбайнчыларга да коч иңде, аларны да бер ашкыну биләп алды
Бу төн — Давытның гомергә хәтерендә калачак һәм ул аны бик еш сагынып искә алачак иде
Ярты төннән соң алар бу басуны да урып бетерделәр Һәм гаҗәп хәл кичтән председательгә җеннәре каршы торган, бик аздан гына аның сүзен аяк астына салып таптаудан тыелып калган басу башында моторларны кабызганда эчтән кат-кат сүгенгән комбайнчылар да офыкның бер чите агарып килгән сәгатьтә, эштән кайтканда, күңелләрендә Давытка карата фәкать рәхмәт хисе генә тоялар иде
Иртәнге якта болытлар куерды һәм башта эзләп кенә, аннары көчәеп яңгыр яварга кереште
Нәрэт биргәннән соң. Давыт кайтып йоклады
Кичкә таба исә тыела алмаячагын аңлады Ул тиешен эшләгән әйе. соңгы көннәрне бөтен ихтыярын туплап, үзен генә түгел, башка бик күпләрне мөмкин булмаслык дәрәҗәдә тоелган эшкә рухландыра алган иде Ә менә хәзер коеп, җилләп яңгыр яуганда ул үзенең ихтыяры сынганын аңлады
Машина руленә үзе утырды да. район үзәгенә китеп барды Давытның шушы минутта а н ы күрәсе килә, шул ук вакытта ул очрашудан курка да һәм юл буе. бәлки, ул бүлмәсендә булмас та. ә бәлки ул бөтенләй -.уташта түгелдер, дип уйлады Чыннан да. нишләп утырсын соң ул кабинетында1 Давытны көтепме’ Ул. әлбәттә. Кармаштадыр. шунда булырга тиеш тә
иурханова. чыннан да. иртәнге якта Кармашта булды .өзелештә эшне кызулаткан саен күбрәк кеше тупланган саен ыгы-зыгы да
җитмәүчелек тә арта бара, тизлек тә. эшнең сыйфаты да Фидая күз алдына китергәннән бик ерак тора иде
Әле ул гынамы, ул гынамы .
Нурханова килгәндә, баш врач иске инфекцион бинаның түбәсен сүттереп. шуны караштырып йөри иде Хуҗалыкчан үзе. идән такталарына. борысларга карады да: Боларын әйбәтләп алып, тезеп куегыз, агачы нык әле. берәр нәрсәгә ярар».— диде.
Ул иске агач-могачны кайгырта! Йөз илле еллык бина тирәсендә болганып йөри' Ә монда өр-яңа зур төзелешнең рәте юк' _оңгы төннәрне рәтләп йоклый да алмаганга. Фидаяның нервлары соң чиккә җитеп йончыган, ул инде эчтән калтырый башлаган иде.
.ыелырга тырышты Фидая, әмма ачуы, аның ихтыярына буйсынмыйча. күзләреннән, әкрен әйтелгән сүзләреннән ташып чыгып. Билалның да канын кыздыра башлады
Билал аны сүзсез тыңлады. Аннары, теш арасыннан гына
— Сез. Фидая Госмановна. үзегез генә бу эш өчен янып йөри, дип уйлыйсызмы әллә’—диде.— Сез минем кемлегемне оныттыгызмы әллә0 Мин — врач, беләсегез килсә! Сез монда врачларның кадерен генә белмисез! Килгән кешеләр кача тора, врачы булсын, медсестрасы булсын! Ничә тапкыр әйттем мин сезгә, әллә нинди биналар корсагыз да. больница больница булмый ул. табиплары булмаса. дип! <ез. ичмасам, шуны кайгыртыр идегез! Ә сез үзегезнең кулыгыздан килмәгән эшкә — төзү эшенә тотынасыз, җитмәсә, мине дә шуңа мәҗбүр итәсез! Һәркем үз эшен яхшы эшләргә тиеш! Әллә бу бездән генә таләп ителәме"’ Әллә моны шул ук төзүчеләрдән таләп итеп булмыймы’’ Әллә сезнең Мирхуҗинга тешегез үтмиме’.’
Мирхуҗин фамилиясен телгә алуга Фидаяның күз алларында утлы шарлар биеп үткәндәй булды Аның бөтен җәбере, тапталган йөрәгенең ярсуы ташып чыкты, ул алга таба атлады да. кулын күтәреп. Билалның яңагына сугып җибәрде, агын! .агын! Әгәр шунда кулында камчы булса, камчы булса...
Билал, учы белән яңагын тотты да. чиксез гаҗәпләнеп, таң калып, аның йөзенә текәлде.
Шул минутта арттан тавыш ишетелде:
— Бу ни бу"’ Билал' Билал! Нишләдең син’’ ни булды’*
Анда Гөлфия басып тора иде
Фидая, кинәт борылды да. ашыгып машинасына утырды, Балкышка:
— Кайтабыз.— диде— .изрәк бул.
• Нишләдем мин' нишләдем’ Фидаяның гомерендә берәүгә да сукканы юк. һәм ул киноларда хатын-кызның ирләр яңагына сукканын күрсә дә мондый хәлне китаптан укыса да. җирәнү хисе генә кичерә иде Кешегә ору-сугу. гомумән, вәхшилек, ә инде хатын- кызның ир-атка кул күтәрүе — анысы әшәкелекнең аргы ягына чыгу иде
Ләкин нишләп соң әле ул Мирхуҗин турында шундый сүз әйтте’ Белә микәнни’’ Барысын да белә микәнни"*
Әгәр хәзер авис дигән адәм Фидаяның кул астына туры килсә Хәер, ул үзенә суктырып тормаячак иде. билгеле.
Фидая, кабинетына кайтып керүгә, телефонга ябышты.
— Халтурага корылган бер генә эш тә кабул ителмәячәк,— диде ул — Кара аны. телең белән яларлык итәрбез' елең белән!
Мирхуҗин телефоннан аңа хихылдап җавап бирде:
— Кабул итәрсез. Фидая, хи-хи. Госмановна' Кабул итми кая барырсыз' Әле шулайрак эшләп очына чыксак, күтәреп йөрердәй булырсыз' Безнең шартларда ел эчендә шундый больница күтәреп куюны уен эш дип белдегезме әллә’ Аны эшләгән кеше ген-> белә, күрсәтеп, өйрәтеп йөрүчеләр түгел'
Димәк, бөтен эшне Мирхуҗин башкарган, ә Фидая аяк арасында буталып кына йөргән! Фидая сүз таба алмый торды
— Кара аны.— диде, тотлыгып, ни белән янарга белмичә.— бөтенесе өчен җавап бирергә кирәк булачак'
— син! .ин миңа яныйсыңмы7 ^инме7—Мирхуҗин тагын хихылдады — Беләбез без синең нәрсәгә эчең пошканын' Беләбез1 Шу- * шылай чәпчеп йөрермен дә. халык теленә больница төзегән изге < кеше булып кереп калырмын, дип өметләнәсеңдер Ә бәлки, анда. = капка баганасына, бу бина иурханова тырышлыгы белән төзелде. ’ дигән сүзләр язган такта кагарлар, дип өметләнәсеңдер! Ялгышасың. < Фидая Госмановна! Шартлаганчы тырышсаң да. рәтләп рәхмәт ишет- ® мәячәксең' Заманы ул түгел' Маклашкасын бирерләр анысы .ик без х дә авыз ачып тормабыз' Бүлешергә туры килер маклашкаларны' _
Давыт бүлмәгә сүзне бүлеп диярлек килеп керде Аны күреп. < Фидая трубканы куярга ашыкты
Давыт ишек төбендә туктап калды Алар икесе капма-каршы = ике халәттә иделәр Давыт — зур эшне төгәлләгәннән соң булган = рәхәт талчыгудан арынып җитмәгән, шул ук вакытта бу очрашудан я бик дулкынланган хәлдә Фидая исә ярсуыннан арына алмыйча 7 бераз вакыт бер-берсенә карап тордылар .еге вакытта аланлыкта очрашкандагы кебек үк. күз карашларында бөтен җаннары чагылган I кебек булды, алар икесе дә бу очрашуны бик күптәннән көткәннәр. I шул ук вакытта минуты килеп җиткәндә моңа әзер түгеллекләрен дә аңлыйлар иде
Бүген кичергәннәрне сызып үткәндәй. Фидая күңелендә бер тавыш яңарды -Менә ул килер Каршыңа тезләнер ^инең һәр күзәнәгең аңа омтылыр, кулларың аңа сузылыр Син уйлый алмас хәлгә килерсең. аңа орынуны гына да бәхетнең иң зурысы дип санарсың
Әгәр шунда арада өстәл булмаса. Фидая тыелып кала алмас иде) ул аңа омтылыр гәүдәсе белән аңа сарылыр, башын аның күкрәгенә салыр иде. Гәүдәсе өстәл аша аңа таба тартылды, ләкин шундук тартыну, гаеп хисе Фидаяның сынын куырды Ул — керләнгән. тапланган кеше, аның Давытка орынырга хакы юк. хокукы юк
Ә Давыт моны уйламый, ул фәкать Фидаяны күргәнгә сөенә аңа башка берни дә кирәкми
Ул якын ук килмәде. Фидаяның нәрсәдәндер тартынганын той- | ды .әрәзә янына барып басты да. куллары белән тәрәзә төбенә таянып, кичә һәм бүген төнлә кичергәннәрен сөйләргә кереште Комбайннарның ут белән төнне ярып барганын, үзенең алар алдыннан атлаганын, барысының да иртәнге якка ничек үзгәргәнен Колә-көлә. бәхетле бер кинәнү белән сөйләде ул болармы Фидая аның сүзләрен аңлап та бетерми, ләкин тавышын, бәхетле көлүен ишетә, бөтен барлыгы белән сеңдерә, бу тавыш, бу көлү, аның тәненә саркып җанына үтеп керә, җәрәхәтле күңелен дәвалый, бүген булган ямьсез чатаклыкларны юып ала. сафландыра иде Күпме сөйләде ул. аннары тагын күпме вакыт дәшми торды,—белмәделәр ик бу вакытны сузасы. сузасы, сузасы гына килә иле
1£иҺаять. Давыт сәгатенә карап алды. Фидая айнып киткәндәй
булды
— Э бүген мин монда түгел, фермада булырга тиеш идем — диде Давыт
Әйе шул. председатель үзе иормәсә. кем анда малларны тиешенчә кайгыртып бетерсен ’ Машиналарны җибәртергә, өстәп азык та- шытырга 1әкин Давыт үзен .гаепле санамый, ул фәкать үзенең шушындый тилеле! енә исе китеп, башын чайкап кына куйды, аның бу хәрәкәте шундый самими, шундый сөйкемле чыкты Фидаяның күзләренә яшь килде
.Иртәгесен сводкада Фидая беренче итеп Үзәк не күреп алды —
бер көн эчендә савым 400 килограммга кимегән иде. Бер очрашып сөйләшүнең бәясе...
Ул көзне яңгыр һич туктамый койды да койды Җиңүче үзенең арпа кырларына комбайн кертә алмады, тәгәрмәчләр сазга бата иде Бөтен авыл халкын җыеп, үгетләп, җыйганның ун процентын үзләренә вәгъдә итеп, эшкә кушарга туры килде Ясәвиев үзе дә. парторг Фәләхова да. озын кунычлы итекләр киеп, алдан чалгы болгап йөрделәр Мине тыңламады бит картлач.— диде, бер күргәндә. Вәсимә Фидаяга — Үз акылы белән йөрмәкче булды. Әгәр шунда Искандеров комбайннарны бүлешкәндә мин булсам, шушы көнгә кала идекмени без' Әллә инде, аны төшереп, председатель булып кына менеп утырыйм микән?— дип көлде ул. Аннары башын чайкады — Ә шулай да. үзең күләгәдә торып, дилбегәне нык тоту рәхәтрәк. Кодрәтеңне ныграк сизәсең. ч_ин дә, алга чыгып, начальник булып хаталандың бугай. Фидая, әйе бит7' Ярый ла. ул дилбегәне кулыңда тота алсаң Әгәр мин бу урындыкта утырмаган булсам, төзелеш дилбегәсен кем миңа тоттырыр иде соң7— Анысы шулай да бит. бигрәк игелексез эш инде' Менә мине хәзер председательнең май сарган җилкәсе аша күрмиләр дә. ә бит соңыннан, моны ?әсимә генә булдырды дип. авыл халкы искә алачак әле Ышанам, шулай булачак, билләһи! Ә сиңа рәхмәт әйтерләр микән7 .егене эшләп җиткермәгән дә монысын булдырмаган, диюче булыр, мөгаен, ә эшләгән кадәресенә рәхмәтне башкалар ишетер -_иңа авырлыгы гына калыр, әзер тор' — дип. шаркылдап көлде ?әсимә.
Ахмак, әллә инде ул да Фидаяны дан өчен тырыша дип белә! Ул да аңламый иде. ул да! Башкалардан нәрсә көтәсең7.
41
Рәсимәнең көлеп әйткән сүзе рас килде Фидаяның башына тукмак килеп тә төште. Әлбәттә Фидая офыкта болытлар куерган кебег- рәк хәлне сизә, ниндидер күңелсезлекләр буласын да исәпкә ала. шуны уйлаганга, эшне дә ашыктыра иде. әмма алга килеп басканы бөтенләй көтелмәгәнчә һәм бик авыр тоелды
Иртәнге якта Фидаяны Искәндәров чакырып алды ирән итеп көрсенде күзләрен күзлек астына яшергән хәлдә аска карап
— ^инең өстән жалу бар анда.— диде. Бераз тынып торганнан соң — Бер генә түгел, икәү хәтта.— дип өстәде.
Ул тагын тынып калды, алдындагы газеталарны, сводкаларны тәртипкә салгандай кыланды Фидаяның нидер сораганын көтте, әмма тегесе дәшмәде
— Бер генә булса, ничек тә саклап калыр идек без сине.— диде Искәндәров — Анысы финанс тәртипләрен бозуга бәйле мин үз өстемә дә алган булыр идем Барысын булмаса да кайберләрен
Фидая тагын дәшмәде Җавап биргәндә, ул авырлыкны Искән- дәровка салмас иде. билгеле нишләп алай итсен7 Колхозлардан тиешсез акча түләткән документларга нурханова кулы куелган лаба- са. райбашкарма председателе белән киңәшеп тә торылмаган' Чәкин бу хакта сөйләшүнең мәгънәсе дә юк. чөнки жалуның икенчесе катырак. аяктан егарлык булырга тиеш Һәм ул шулай булып чыкты да
— Монда менә хатын-кыз мәсьәләсендә чатаклык килеп чыккан бит әле намусыңа кагылалар >.иңа түзеп торырга кирәкмидер акланыргадыр Йөз аклыгың булырга тиеш
Фидая көлеп җибәрде
— Их Җәгъфәр Латыйпович! Гайбәткә каршы көрәшеп буламыни' Аждаһаның җиде башын кисеп була гайбәтнең башларын кисеп бетерү мөмкин түгел Чөнки күпме тел булса, аның башы 78
шулхәтле, кискән саен үрчи генә бара. Хәтта судка биреп, мин гөнаһсыз, дип исбат итсәң дә. исемең мир телендә калачак. утсыз төтен булмый, диячәкләр, шулай бит9
Искәндәров аңа күтәрелеп карады
— Ә нишләп син кем язганын сорамыйсың0
— Чамалыйм чөнки. ♦
Искәндәров тагын башын иде. <
— Алай да. минем башыма һич килмәс иде.— диде— Билал = белән син Гаҗәп Гөлфиясе дә тикшереп кенә торган, димәк
— Билал белән Гөлфиянең монда ни катышы бар"’— дип сорады < Фидая
Искәндәров тагын аңа гаҗәпләнеп карады °
— Кем язганын беләм. дисең бит Гөлфия язган синең өстән * Бик каты итеп. <
Гөлфия9 Ә нигә? Мирхуҗинда ни катнашы бар аның’
— Миңа да бик гаҗәп тоелды инде бу.— диде Искәндәров. аның ? аптыраганын күреп—Билал белән сезнең арагызда шундый хәл х булыр дип минем башыма да килмәгән иде Әгәр белгән булсам, без - сине Кармашка йөртер идекмени7 iөзелешне бүтән кешегә тапшыр- ж ган булыр идек!
Искәндәров, үкенүен белдереп йомры зур башын чайкап куйды
— Сез бик дөрес эшләдегез.— диде шунда Фидая, телгә килеп — Бик дөрес Беләсезме, ни генә булса да. мин сезгә мәңге рәхмәт укып яшәячәкмен. Мәңге-мәңге!
— Ә миңа соң нәрсә өчен’ Бәлки, безгә көрәшергә кирәктер9
— Миңа ышанганыгыз өчен Миңа шундый эш тапшырганыгыз өчен. Ә хәзер шәүләләр белән көрәшүнең мәгънәсе юк ^өзелешне беркем дә туктата алмаячак, шулай бит’
— Юк инде,— диде, башын чайкап. Искәндәров — Ул хәзер республика җитәкчеләренең теленә керде, быел төгәлләнәчәк төзелешләр исемлегендә йөри, беренче январьдан анда авырулар кереп ятачак Соңгысын ул горурланып әйтте
— Менә бит Рәхмәт сезгә.
Фидая, урыныннан торды да. аның янына ук барып, баш түбәсендә сирәгәйгән, йомшак чәченнән үпте.
— Ә мин китәм.— диде Фидая — Хәзер гариза язып кертәм дә. бүтән сезгә күренеп тә йөрмәм
— Кая китәсең9
— Хәзергә авылга, үземнең әти-әни янына, аннары күз күрер
— Ронодан мәктәпкә направление бирикме?
— Бирегез Бәлки, анда пионервожатый урыны буштыр әле’ Аерылышканда икесенә дә бик ямансу булып китте
— Соңгы елларда сиңа бигрәк күп килде инде.— диде Искәндәров — Бәлки, бөтен гомереңә тиешле кыены шушы елларда булгандыр Ә бит син бәхетле булырга тиеш кеше -.инең чибәрлегең, акылың, уңганлыгың белән, синең сөйкемлелегең белән'
— Артыграк мактап җибәрә күрмәгез тагын. Җәгъфәр Латый- пович Борынны артык чөяр бу. дип курыкмыйсызмы?
— Борыныңны күтәрергә ирек бирмәсләр, тиз сугарлар,—диде Искәндәров Ишек төбен.» килеп Фидая белән хушлашканда, ул — Синдәй кешеләр дөнья байлыгы бит. югыйсә. — диде.— 1ик нишләптер урыныңда түгел кебек син Әллә вакыты ул түгел, артык син бу дөньяда' Артык
Кичкә таба Фидая ишегалдына—быел матур гына булып үсеп киткән карлыган куакларын кураларны карап чыкты, бакчада җете балкып утырган бәрхет гөлләрне сыйпады Иркәнең
— Әни. нигә чәчәкләрне өзәсең’— дигәне исенә төште
_ Озакламый кырау сугачак аларны. кызым. — ди Фидая
Әйбер-караның иң кирәкләрен генә җыеп алды — калганын бер җитешкәч килеп алырга булыр.
Аннары, кичке уңайда Балкышны чакырып китерде дә. берничә төенне Газик ның артындагы аралыкка һәм утыргычларга салды. Иркәне кочаклап, алгы утыргычка утырды
— Соңгы тапкыр илтеп куй әле мине.— диде
Зират турыннан узганда, машинаны туктатты, капканы ачып, эчкә узды.
Зират өсте яшел чирәм, көзне әле сизмәгәндәй җәй уртасындагы кебек күкрәп утыра, меңьяфракларның чәчкәләре кичке эңгер-меңгердә агарып тора Фидая ташлар куелган озынча калкулыклар һәм сирәк чардуганнар арасындагы бормалы сукмактан барып, зәңгәр чардуган янына килде, салкын тимергә кулы белән ябышты Аның монда җәйдән бирле килгәне юк иде. ул арада чардуган уртасындагы яшь нарат нык кына күтәрелеп өлгергән очындагы тармакта сыек яшел энәләре дәртле тырпаеп тора Фидая, кулын сузып, аның салкын тыгыз, чәнечкеле ботакларын сыйпады
— Менә мин кайттым.— дип пышылдады— Синең яныңа кайттым
Ул сыгылып җиргә тезләнде, салкын, дымлы рәшәткәгә битен терәде пәрсәдер әйтергә, уй һәм хис җитмәслек караңгы, аңлашылмас мәңгелектәге изге саф җанга бар кылганнарың, ирешкәннәрең һәм гөнаһларың турында сөйләп, ярлыкавын үтенер өчен моңлы җыр кебек сүзләр табарга кирәк иде.
Давыт, йокламаган да шикелле, кинәт күзен ачты Гүяки аның кабыргасына кемдер сискәндереп төрткән иде Шундук миен ярып бер уй узды Мин аны башка күрә алмаячакмын' Йокыдан айныгач, ул үзен тынычландырырга тырышты, әмма сагыш көчәя генә бара иде «Без башка күрешмәячәкбез
Гадәттәгедән иртә икән әле. биш тә тулмаган Алдагы көн бик озын, күп эшләр майтарып .булыр шикелле, алда торган мәшәкатьләрне колачлап бетермәгән, гадәттә, тыныч вакыт Әмма Давытның җан тынычлыгы качкан иде инде
Ул кабаланып торды, идарәгә гадәттәгедән иртәрәк килде, сабыр-сызланганга ана башкалар соңарган кебек тоелды Нәрәтне ашыгып бирде, аннары, бүлмәсендә ялгызы калгач, башын иеп уйга калды һәм уйларының һаман бер тирәдә айкалганын аңлады нурхановага барырга нинди сәбәп табарга’’
Әлбәттә, сәбәпләр күп. ләкин нәкъ менә шушылай сабырсызланып эзли башласаң, аларның һәммәсе кинәт юкка чыккандай була Ул. өенә кайтып, тамак ялгады — ни капканын сизмәде, аннары тугызларга барып җитәргә дип чамалап, машинасына утырды да район үзәгенә китте
Ул килгәндә, райбашкармада барлык ишекләр ачык, һәммәсе эшкә килгәннәр, тик Нурханованың гына бүлмәсе бикле, ишегендә ачкыч бәйләме дә юк иде
Кармашка юлны ничек үткәнен сизмәде, йөрәк ашкына, ярсый иде Әгәр шунда бүлмәсендә Нурханованың ялгызын очраткан булса. ул бу юлы тыела алмас, аны кочагына алыр, аның каршына тезләнер, кулларын үбеп, битенә маңгаен терәр иде
Больницаның үр башындагы ак бинасы ерактан ук күренеп тора, күтәрелеп килгән көзге җылы кояшка каршы тәрәзәләре белән балкый Ул берәүнең ак хыялы, матур омтылышлары булып күтәрелгән сыман.
Давыт акшарга буялган таш баскычтан менеп авыр ишекне ачты. Эчтә буяу, агач исе катнашып, һәр яңа төзелештә була торган, тәмле-татлы ис аңкый, яңалык, иминлек һәм бөтенлек вәгъдә иткән халәт хөкем сөрә иде.
Шунда, ишекләрнең берсе ачылып, аннан ак халат кигән бер « төркем ир-ат килеп чыкты, алар коридорның аргы башына таба = юнәлделәр .әркем алдында кысан халатыннан күкрәге-корсагы чы- 5 гып торган, яланбашлы Мирхуҗин бара иде. ул Давытны әллә күрмә- 5 де. әллә юлдашлары белән мавыкканга, игътибар бирә алмады Ул ♦ алдан нык-нык басып атлый, артыннан килгән кешеләр ишетсен өчен. 2 кычкырып-кычкырып сөйли иде: о
— Бу инде безнең район тарихында булмаган казаныш Башка ~ урыннарда да мондый зур төзелешне бер ел эчендә башкарып чы- * гарганнарын ишеткәнебез юк Бөтен көчне салырга туры килде, i бөтен резервларны эшкә җиктек /еспублика җитәкчеләренә дә рәх- о .мәт. алар да һаман ярдәмләшеп тордылар Әлбәттә вак-төяк ким- J челекләр булыр, аның бит барысы да тиешенчә җиренә җиткереп •=» башкара алмый. Йә осталыгы җитми, йә теләге булмый, йә юк-бар i белән мавыгып, төп эшне онытып җибәрә. Без андыйларны төзәтергә тырыштык. Монда коллектив акыл бик зур роль уйнады
хөркем артыннанрак Билал бара иде. Давыт аңа иярде, башын сузып. Мирхуҗинны тыңлады Ә Нурханова кая соң9 Ул моны Газимовтан сорарга кыенсынды
— Кемнәр бу?— дип сорады
— Казаннан килгән комиссия*—диде Билал, аяк очларына басып. пышылдап — Жалу тикшерәләр
— Нинди жалу9
— Нурханова өстеннән, финанс кагыйдәләрен боза, дип зур жалу язганнар.
— Ә үзе кая соң?—дип сораганын сизми дә калды Давыт
— Кем9
— Нурханова
Билал аңа гаҗәпләнеп карады
— Нурханова юк бит инде
— Ничек юк?
— Син белмисеңмени9 Эшеннән китте бит ул ■_уташтан ук киткән, диләр
Давытның зиһене бу сүзләрне кабул иткәнче, төркем коридорның бер турында туктап калды Анда акшарлы стенага бер картина сөяп куелган иде Картинада — роза чәчәкләре бәйләме, кояш чыгышына караган тәрәзә төбенә куелган чәчәкләрнең бәбәкләре таң нуры көчәйгән саен ныграк ачыла, хуш исен көчлерәк сибә иде шикелле
— Ә бу нәрсә9—диде ят ирләрнең берсе
Мирхуҗин Давытка яны белән баскан иде. аның йөзендәге мыскыллы елмаю аермачык күренде
— Менә шул инде, хатын-кыз шөгыле.— диде Мирхуҗин мәсхәрә белән.— Без төзелеш белән шөгыльләнгәндә, ул менә шушы- ларны кайгыртты Больницаны бизи, янәсе, авыруларны дәвалауга ярдәм итә Кәртинкәләр белән Хатын-кызны баш итсәң, шул көнгә калырыңны көт тә тор'
Давыт алга ыргылды — сөйләүченең авызын җимерергә, мәсхәрәле сүзләрне туктатырга! Ләкин нәрсәдер аның биленә уралды атлаган аягын богаулады
_ V'MH нәрсә, ни булды9—дип. читкә сөйрәде аны Билал — Сөйләсен, әйдә' Ә Фидая дан артыннан кумый иде бит ^ин тирә- ягыңа гына кара бина торамы — тора' Бөтен тирә-якка балкып тора Аның өчен бүләкнең иң зурысы — менә шул Намус каршында йөзе ак. димәк, кеше алдында да йөзе ак
Ә төркем һаман әле рәсем каршында басып тора, ят ирләрнең берсе
— Ну что же. хатын-кызга артык таләпчән килергә ярамый.— дип акыл өйрәтә иде.— Аның йомшак якларын кичерергә тиешбез. Ә бу картинага килгәндә, матурлык та кирәк бит кешеләргә!
Төркем коридор буйлап китте. Билал аңа иярде. Давыт чыгу ягына борылды
Ишектән аның каршына ак берет кигән, муенына кызыл шарф ураган рәссам хатын килеп керде Уң кулында зур гына сумка, сулында — култык астында — ак кәгазьгә төрелгән яссы әйбер — кысага куелган картина-иде. ахрысы.
Исәнләштеләр Давыт аңа өмет белән карады бу хатын юкка . ына килмәгәндер. Фидаяның чакыруы белән килгәндер, димәк, алар очрашырга тиеш'
Әмма рәссам хатын аңа моңлы, тирән күзләрен тутырып карады да:
— Нурханова киткән диләр, дөресме’—дип сорады—Ә мин аңа сюрприз ясамакчы идем Алдан әйтми генә килеп төшкән идем
Шулай диде дә өметне өзде Давытка бик күңелсез булып китте.
— Искиткеч.— диде Рамилә, як-ягына каранып — Узган көзне монда нигез генә иде Фидая Госмановна мине, монда кабинет, монда палата була, ди-ди. шушында йөртеп ардырып бетергән иде Стеналарны рәсемнәр белән бизәргә үгетләде Юк стеналарны Ышанмаган идем Ә хәзер һәммәсе ул дигәнчә булган
Давыт аның култык астындагы төргәккә ымлады
— Монда эләргә китердегезме'*
— Юк. Фидая Госмановнага бүләккә алып килгән идем. Аның портретын ясадым Хәтердән.
— Күрсәтегез әле'—дигәнен сизми дә калды Давыт
Рамилә сумкасын идәнгә куеп, төргәкне чиште. Гади генә ак кысадан. Давытның күзләренә Фидая тутырып карады Рәссам аны алтынсу нурлар эчендә тасвирлаган иде Ул нурлар каяндыр аның баш очыннан төшеп, бөдрәләрен, зәңгәр күлмәк җиңеннән чыккан нечкә беләген, нәфис бармакларын яктырта, ә йөзенә күләгә төшкән Моңлы, серле, уйчан йөздә, күзләрнең төбендә ниндидер шом. ялвару, ярдәм сорау ярылып ята.
.аныш караш бу Фидаяның болай караганын Давыт үзе генә, фәкать ике генә тапкыр күрдем дип уйлаган иде Наратлык буендагы чирәмдә һәм уракны төгәлләгәннән соң Фидаяның бүлмәсендә очрашкач Ә менә Рамилә дә аны күреп алган икән
— Күпме тора’—дип сорады Давыт карлыккан тавыш белән
— Нәрсә'*. —диде аптырап Рамилә
Портретны дим . сатыгыз миңа
Рамилә иренен турсайтты
— Сез нәрсә ч.ату өчен түгел Аның үзенә генә -_ез әллә бөтен нәрсә сатыла дип уйлыйсызмы'*
Давыт аңына килеп гафу үтенде Рамилә үпкә саклый белми икән, тиз кайтты.
— Ул булмагач, мин монда калмыйм инде.— диде.— ^ез бу портретны аңа тапшыра алмассызмы икән9
Ул портретны кадерләп кире кәгазьгә ураганда. Фидаяны үзләренә кунакка чакырырга кайтканын әйтте.
— Беләсезме.— диде.— Фидая Госмановна минем язмышымда бик зур роль уйнады Акылга утыртты ул мине. Без ирем белән аерылышкан идек инде Монда килгәч. Фидая Госмановна белән озак-озак сөйләшкәч, мин үз тормышыма бөтенләй башкача карый башладым Кешеләрнең дә. хисләрнең дә кадере артты минем өчен Күрсәгез, әйтегез аңа без ирем белән яңадан кавыштык, бергә яшибез.
Килсен, күреп китсен'
Кармаштан кире Баллыболынга кайтканда Давыт, каенлык турына җиткәч машинасын туктатты. Каеннар сары яфракларын җиргә түшәгәннәр, сирәк-мирәк кенә шәрә нечкә тармакларда сары көрән яфраклар тирбәлә алар ятим кызганыч, ачы җилләр каршында чарасыз булып тоелалар Давыт эчкәрәк. таллыктагы кизләү янына үтте Анда, куе үлән-керфекләр арасында, рәшә сарган күккә төбәлгән яшьле күз кебек мөлдерәп ята иде ул. Давыт кушучлап салкын су алды да. битен шуңа батырды Әллә җирнең күз яше белән юынды ул. әллә үзенең күз яше белән йөрәген юды
Озакламый кыш килер, җир туңар. бу кизләүне дә боз каплар Алда бураннар, салкыннар алда сагыш һәм өметсезлек көтә иде
Аяк табаны аша ул җирнең суына барганын, анда тамырлар хәрәкәтенең тына барганын тоя иде кебек. Шул ук вакытта тәнгә әкренләп иңә барган бу суыклык күз яшьләрен дә киптерә бара иде Әйе. алда салынкы болытлары, җил-давыллары кар-бозлары белән кыш тора. Ләкин суынган җир инде үзенчә язга әзерләнә иде Ул салкыннарның вакытлыча гына икәнен, алда тагын яз киләчәген, җир куенында тамырларның могҗизалы хәрәкәте башланачагын һәм гөлләрнең, өскә үрелеп, кояшка керфекләрен ачасын белә иде Әйе. гөлләр чәчәк атар тик бәбәгенә кояш нурын җыя торган алтынсу чәчәк Давыт өчен бүтән балкымас Безнең өчен бер мәртәбә күкрәп чәчәк аткан гөлләр, бер коелгач, яңадан шытып чыкмыйлар
Ләкин яшәргә кирәк иде Кышны имин уздырырга язны каршыларга кирәк иде Давыт, чишмә яныннан кузгалып каеннар арасыннан олы юлга таба атлады tin генә булмасын, язлар килер, ташулар агар, аның күңеленә шифа биреп, аяз күктән кояш нур сибәр Чөнки ул белә хәзер безнең баш очыннан бер агылып узган болытлар беркайчан да кире әйләнеп кайтмыйлар
1984—1987.