Логотип Казан Утлары
Шигърият

ВАКЫТ ҖИЛЕ


Туфан язмышы
Оч заман
Җирен яклап кулга кылыч алган. Сөте белән каны кушылып тамган. Тарихларда бетмәс эзе калган шулдыр татарлык көзгесе.
Бу халыкны шундый язмыш көткән Тузганактай ул таралып беткән.
Күңелләрдән нма .үзе ки’нлн шулдыр татарлык көзгесе
Оныкларга иман нуры салсак.
Туган телне яңгырата , чак.
Ү ц м* -I ген ми \ ■ •
шулдыр татарлык i
Рашат НИЗАМИ г
.»»/• Мрмышы* гурын-'и.-м »/.
Әйтерсең лә бүтән җилләр исә. Бүтән карлар күктән агыла: Теге якта — төрмә коймасының Карцерлардан азат ягында...
Карлы көннәр бер узар да китәр. Зарлы көннәр чиксез күренә. Эндәш, заман! Нинди сугымчылар Оялаган илнең түренә?
Тәүлек саен төрмә капкалары Кара китап булып ачыла. Язмышларны кемдер яза шулай. Ә каләме каша манчылган!
Мөмкинме сон сезнең туфанлыкны «Таш капчык*ка ябып куярга Тукайлардан калган ымь барында Җанда әле якты уй барда?
Яза Туфан... Сакчы күзләрем ><■ Урлый-урлый яза шигырен Казанына таба баккан саен Уйлар азат, уйлар йөгерек.
•Эх. бер йотым ирек' дия- шя Җаны күпме бәргәләнмәсен Этапларны узган чакларга из Югалтмаган асыл мәгънәсен
Еллар үткәч, карыйм рәсеменә:
Ак чәчләре гүя ак җилкән
Ирек эзләп киткән олнаг иргә
Җырдан һәйкәл салыр чак җиткән
Дөнья (амен тоя белүчеләр
Туканлыкны үлчәп карасын
Ак кәгазь һәм каләм - шагыйрь өчен
Яшәү белән үлем арасы'
Яшел күзле малай
Җәйне яратканга курә Күзләре яшел иде. Чирәмнәрдә уйный-уйный Тезләре яшел иде.
Суларга карап бакты ул. Күкләргә карап бакты. Җаны чиста булгангамы. Дөньялар — гаҗәп якты!
Яфрактан яфракка тамган Түгәрәк тамчы кебек. Бөреләнде күңелендә Түгәрәк кенә өмет.
Шул өмете коймалардан Йолдызга кадәр чөйде,— Чөнки күршедәге йортка Кунак кыз килгән иде! Бантиклап үргән чәчләрен Тотып карыйсы килде. Күбәләктәй чәчтасмасын Сүтеп карыйсы килде.
Әллә ни булды малайга — Үзгәреп китте кинәт: Канатлы йолдыз җилләре Кагылган аңа. димәк.
Койма ярыгыннан кызны Көн саен күреп алды. Кунак кызның елмаюын Курайга төреп салды.
«Яшел» иде мәхәббәте, Күзләре яшел иде.
Әйтер сүзләре, моң булып. Курайга яшеренде...
Ком сәгате
Картлык көне... Бу турыда халык Әйтә килгән борын-борыннан: ♦ Нишлисең бит, озак яшәмәстер. Аның инде комы коелган...»
Ком сәгате! Әллә санавыңмы Кемнәр югын җирдә, кем барын? Нечкә билле вакыт улагыннан Кыштыр-кыштыр ага комнарың.
Карап торам: бушлык арткан саен Арта бара синдә һәлакәт,— Соңгы комнар аска сикердеме, Туктала да кала хәрәкәт.
һәм йөзтүбән әйләндереп куйсаң, Комнар тагын аска ташлана!
Вакыт җиле исеп куя кинәт — Яңабаштан бар да башлана...
Гомер — аста, вакыт өстә кала, Вакыт каршысында без түбән. Гомерне дә башлап булса икән Әйләндереп кенә йөзтүбән!
Су астында калган болын җыры
Мин кешеләр белән дус яшәдем. Үзләре дә дус булдылар кебек. Сөйгән кызын яшел тугайлыкта Кысып-кысып кочкан иде егет.
Гармун тотып печәнчеләр төшсә. Алар белән мин дә шаштым, көлдем. Яшәү көче иде туфрагымда — Курпы булып кабат күтәрелдем!
Килделәр дә җирне актардылар. Кешеләргә, белмим, ни кирәктер? Җаным уяу иде, су астына Күмде алар тагын бер йөрәкне.
һәр үләнем, тәнем карышса да, Көчсез иде минем ялварулар. Табигатьнең мең ел тудырганын Бер тәүлектә суга батырдылар.
Хәзер бары төптә, караңгыда Үле тамыр булып тибә инеш. Җәйләр җитсә — яңгыр тамчысына Сусап ятам су астында килеш.
Суларымда күкнең чагылышы. Ак болытлар гүя ертык җилкән. Тояк тавышымы әллә дисәм. Баш очымда дулкын шавы икән.Мин төш күрдем... Кара ромашкалар Каплап киткән, имеш, итәгемне. Кайтып булыр микән дөньялыкка. Ни язмышлар көтә иртәгемне?
Әй, туган җир...
Шушы җирдә канат чыгарганмын. Туган ягым Байлар Сабасы. Безгә монда гомер итәселәр. Безгә монда ямьнәр табасы.
Авыл-авыл булып сибелгәннәр: Анда Шәтке, монда Иләбәр. Иген иккән данлы якташларым Алтын кисәгенә бәрабәр.
Булган заман, булган көмешчеләр. Койганнары - балдак, беләзек. Кая киткән шул борынгы һөнәр? Үткәннәргә, ахры, юл өзек...
Болын буйлап якты Мишә ага. Зурдан түгел үзе түгелен.
Балачакның көләч көннәрендә Шул иде бит нәни Иделем!
Кая киткән теге тирәнлекләр? Ах. саеккан Мишә. саеккан.— Бездән калган ярның суларына Тездән кереп баскан саескан.
Саба яктан саба җиле исә. Туфра1ыма. әйдә, баш идер... Көмеш балдак кулда яшәгән күк. Легендалар җанда яшидер.
«Байлар» сүзен һәрчак кушып әйтәм: Туган ягым — Байлар Сабасы!
Безгә монда гомер итәселәр. Безгә монда бәхет табасы.
Әнкәйгә
Мин туганмын. Газиз әнкәй Бишегемә иелгән.
Күз тимәсен балама, дип Биткә сөрмә тидергән.
Тагын мен кат иелгәндер Куанып һәм шатланып. Көләч йөзе хәтеремдә Шулай тора сакланып.
...Килде авыр, кайгылы көн Тын гына, салмак кына Дога сүзләрен кабатлап.
Бастым әнкәй каршына.
кайту
Ачыну һәм күз яшьләре Тамагыма төелде...
Бу юлы әнкәй йөзенә Соң тапкыр мин иелдем.
Шул иде, ахры, әнкәйгә Бурыч кайтарган көнем. Мен кат башлар иелсә дә. Бурычым бетмәс минем!
Юллар озын, юллар ерак. Тагын кайтып барышым. Юл йөретә. баш идертә «Әнкәй» дигән сагышым.»
Югалган төн
Шәм яктысы сеңгән төн иде ул! Ике йөрәк керде ялкынга. Бертуктаусыз пышылдады яңгыр Дога укып тәрәз артында.Шомырт исе килгән чәчләреңне Ак мендәргә салдың таратып. Әкияттәге сөю эчемлеген Салып бирде безгә кара төн.
Түшәмнәрдә шәүлә калтыранды. Өй артында яшен уйнады! Яктыра да шундук сүнә торган Ялган учак булган ул бары...
Күктәге ай. язмыш китегедәй, Юл чатында калган суынып.
...Инде ничә еллар Тонге яң|ыр эзәрлекли безне. Эзәрлекли биткә сугылып!
Совет солдатының Әфганстан белән саубуллашуы
15 февраль, 1989 ел.
Ни1ә икәнен дә белмичәрәк Килгән идек сиңа. Гиндекуш.1 Карлы түбәләрдән бөтенләйгә Китеп барышыбыз... Инде хуш!
Теткәләнеп бетте кыяларын. Янып чәчрәп очты ташларын. Сина ни сан' Нәләт төшкән сугыш Аямады адәм башларын...
Утлар белән һәм табутлар белән Чикләнсә дә күпме язмышлар. Без китәбез... Кабатланмасын дип Автоматлы көннәр, ялгышлар. Дары исен бүтән татымабыз, Егерме яшь безгә нибары. Сөю өчен яратылган күңел Сугышлардан өстен, югары!
Сукты сәгать! Туганлашсын өчен Әфган белән әфган баласы.
Күпне күрде халкың. Телим аңа Килер көннен зурын, яңасын.
Туганлык һәм дуслык табарбыз ди Килгән идек сиңа, Гиндекуш. Уртак фажигане аңлый-аңлый Кайтып килешебез... Инде хуш!
Сыерчыклар төяп
Язлар килгән саен
Шартлап ватылсын инештәге бозлар.
Офык-дәрья тулып
Таңнар аткан чакта
Шартлап ачылсын алсу мәк чәчәге.
Табыннар! а. күкрәп.
Шатлык килгән саен
Шартлап ачылсын шампан шәрабләре...
Яшәсен.
Әйдә яшәсен
Ил өстендә тыныч шартлаулар!
Гиндекуш Әфганстандагы тау исеме.