Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Әминә
Чуваш халкының унтугызынчы гасырда яшәгән шагыйрәсе Әминәгә.
Яна туган ай шикелле Әминәнең кашлары. Хушпу'ында җем-җем итә кыйммәтле күп ташлары. Бик сагышлы чакларында Уйный моңлы шыбырда. Багышлап яры Алимгә чыгара җыр-шигырь дә... Алимне «Себер сөргәннәр» — аерганнар гомергә... Авылда хәбәр таралган — кыз китә дип, Себергә.
— Бармыйсың! — дип каршы тора кызга әтисе Азан.—
Теләп «сөргенгә китә»сең, акылдандыр син язган? Оныт тизрәк хәерчеңне, таптым сиңа бай кияү. Йөз баш куе, җиде аты.— беркайчан йөрмәс җәяү. Колмагы ун десятинә. үзе тагын алманчы «Атып кал», диләр татарлар, кызым, «ятып калганчы».
Килеп җитәр димчеләр дә куа-куа пар атны. Акыш-макыш' туй ясарбыз, шаулатып тирә-якны. Таралыр менә, күрерсең, еракка Азан даны.
Туйны көтеп, куй көтеп мин каршы алам һәр таңны...
Себер якларыннан кызга Сәлам хаты килмәде. «Бирмәсләр микән хәбәр?» — дип. тыңлады ул җилләрне.
— Ник хат язмый сөйгән ярым, җилләр, җилләр, сөйләгез.
Сагыш җырын минем белән бергәләшеп көйләгез!..
Ләкин җилләр телсез иде, әйтмәделәр бер сүз дә.
— Йолдызлар,— диде шагыйрә,- эндәшәм инде сезгә!
Ник хат язмый сөйгән ярым, зинһар, шуны сөйләгез. Минем белән сагыш җырын бергә, әйдә, көйләгез!.. Ә йолдызлар, дәшми генә, берәм-берәм сүнделәр.
Әйтерсең, күбәләкләрнең канатлары көйделәр (Балачакта үлгән иде күбәләкләре шулай)... Кемгә тормыш бик кулай да, Әминәгә ник болай?..
Раштуада диләр туйны, килеп җитәр кулагай...4
— Ник хат язмый сөйгән кешем, белмисеңме, тулган ай? Сүзсез генә ай югалды
болыт артына кереп.
Әминәкәй басып тора, йөзе әнә көл кебек. Иң соңыннан Әминәкәй күке белән киңәшә. Күңелендәге төенен чишкәнче, ул сөйләшә...
Китәргә дип карар кыла кыз сөйгәне янына. Юлына ул әтисеннән акча сорап ялына. «Себер!» дигәнне ишеткәч, шашарга җитә Азан... ^Кар сорасаң, кар бирмәстәй була ул бик тә саран.) Авыллардан авылларга кыз йөри шигырь сөйләп. Ул сүзләрне карт имәннәр әле дә шаулый көйләп: «Күке оча «кәк-күк» диеп,— син язын кайталмыйсың.
Сандугач оча «чут-чут» дип,— син тагын кайталмыйсың. Таң ата, дөнья яктыра,— яктырып кайталмыйсың.
Кави ЛАТЫЙП (1927) - шагыйрь, прозаик; тагар, рус, чуваш телләрендә донья күргән дистәгә якын китап авторы. Казандя яши.
Көн туа, дөнья нурлана,— нурланып кайталмыйсын. Сулар ага, дөнья шаулый,— син шаулап кайталмыйсын...»
Авыл халкы шагыйрәгә бирә соңгы акчасын: «Әминәкәй, куштаннардан ничек кенә качарсың?..» Акча җыйгач, шагыйрә кыз авылын ташлап китә.
Карлы елгасы буйлап ул Тымбайга килеп җитә.
Әминәне карт куштаннар тотып алалар шунда, һәм әйтәләр: «Әйдә, сөйлә, ни кирәк сиңа монда?» Котыртамы синең әллә күңелеңне кирәмәт?’ Мондый җырлар ник язасың, тавай кала - сөйлә, әйт!.. Ни генә сорасалар да, Әминәкәй дәшмәде.
Берәү әйтте: — Озын икән толымнары — чәчләре! Бәлки, шуңа Азан кызы җыр-шигырьләр язадыр? — Халык әйтә: «Озын чәчле хатын-кызлар азадыр». Акылга кыз утырмасмы, әйдә, кисик чәчләрен.
Инде, чәчен саклыйм дисә, бирсен шигырь дәфтәрен.
— Чәч ул нәрсә,— диде кемдер,— башсыз калмасын иде.
Башны әйтәм, берәүнең дә булмый бит инде икс!?.
Эзли торгач кесәсеннән җыр-шигырьләр таптылар. Инде күке кычкырмас дип, көлә-көлә яктылар.
Әйтерсең, кызның йөрәге яна иде учакта.
• Кәк-күк!» дип, күкеле сәгать тавыш бирде шул чакта.
Уклар сымак мич эченнән атылдылар чаткылар... Карт куштаннар Әминәне сихерче дип таптылар...
• Ник болан мәсхәрәлисез, әйтегезме, йә нигә?..» Төн ката ут яктысында шигырь язды Әминә.
«Кыргый усак җил белән шауласын селкенсен.
Заманасы чуваш өчен чын төрмә, кара төн. Күздән яшьләр түктерде дошманнар ни кадәр! Еракта — сөйгән егетем, үзем көтәм хәбәр... Урладылар сөйгәнемне һәм минем бәхетемне.-— Караклар сарып алган Питерда тәхетне...» Язды да яңа шигырь, кыз яндырды ут-учакта. Тора иде карт куштаннар капка төбендә сакта.
Шагыйрәнең бу шигырен ишетмәде берәү дә. Тымбайга әтисе килде, килгән икән кияү дә. Алимы түгел, әлбәттә,— җыючы акча-салым. Әтисе әзер тора бит алырга бүген калым. Азан пиччә^кәйнең бик тә затлы буласы килә. Әллә шуңа кыш көне дә шпорлы итек кия. Атлаганда менә хәзер ул биеп китәр төсле. Шатлыгыннан борыны белән бозны да тишәр төсле. Кунаклары — Чабаксардан, Алатырдан булачак. Мировой белән урядник хәтта, килеп, куначак!..
Берсекөнгә туй дип. кызны өйгә алып кайттылар. Җылына торсын дипме, мунчасын да яктылар. Ул якларда шундый йола, туй ләүкәдән башлана. Мунча кергәч, имештер, бик җиңел була ташларга... Булмады туй... Мунчаны да юкка гына яктылар. Таң белән мунча эчендә кыз гәүдәсен таптылар. Үлем юлын үзе эзләп Әминә тапкан, диләр.
Хушпу (чуи.) - хатын кымарныи баш xw Алманчн (чуа.) салмы җыючы.
Акыш-макмш <чуи> искитмме
Кулагин (чуҗ> башкода Кирәмәт <чу» > жсн плрн Пиччә (чуаЛ — агай.
Ташларга (чуа.) биерг». җилкенергә.
Янып торган мичнең төнлә морҗасын япкан, диләр.— Шагыйрә кыз Әминәнең сөрем тигән башына... Халык елый, күз яшьләре тама кабер ташына.
Җырын дәвам иткән кебек ялгыз күке кычкыра.
Әминә — чуваш күкесе, йокла син тыныч кына... Туган якларыма кайтсам, кәккүк җырын ишетәм. Кәккүк җырын тыңлап үсә сабыйкайлар бишектә.
Кәккүк җырын тыңлый-тыңлый егетләр урман кисә, Кәккүк җырын көйли-көйли, әйтерсең, җилләр исә: «Оч, кәккүк, оч, кәккүк, Себерләргә җиткәнче. Кычкыр, кәккүк, кычкыр син бәгырьләргә үткәнче!..»