ШИГЫРЬЛӘР
Зең
■
Иннек сөрткән кояш.
Кершән яккан ай.
— Исәнмесез, туташ!
Мин — сукбай.
Муенымда — каеш.
Ат җуйган шөлдер.
— Шикләнмәгез, туташ. Мин — шулдыр...
Чәч кистерә яңгыр.
Кешеләр — гөмбә.
— Куагыма сыен Зонтиксыз көндә.
Көзнең көне черек.
Куак тутыккан.
— Тубыктан ук яңгыр...
— Дөнья тубыктан.
Көзнең чергән көне.
Эчергән төне.
Кигән киемем —
Тәмәке төтене.
Шәһәр чите — үзәк.
Үзәктә — куыш.
— Урамнардан, туташ.
Яфраклар куыш.
Яфрак миңа ястык.
Теләсә — аңа.
— Т^таш, туташ, нигә Бит алмаң яна?
Кырынмаган кояш.
Юынмаган ай.
— Сукбай, күзеңне ач.
Мин — югалган тай
2
Эңгер-меңгер...
Куышта безнең
Ат җуйган шөлдер —
Зең-зең дә зең-зең.
Зең-зең дә зең-зең.
йөземдә — йө-
Зең-зең.
Күземдә — кү-
Зең-зең.
Теземдә — те-
Зең-зең
Сүземдә — сү-
Зең-зең.
Үземдә — ү-
Зең-зең.
Эңгер-меңгер?
Эңгер-зеңгер!
Аң җуйган шөлдер...
Лаис ЗӨЛКАРНӘЙ {IV62I шаеыйрь. • Ка- шигырь мнчйы «агоры- Казанда мши
3
8-
Ике зонтик очрашса.
8-
Күзем сине кочып алса 8.
Иренеңә чәчәк игез.
Үп әле, үп чәчәгемне.
Кулда — сыңар. Үпсәң — 8.
8 —
Дивардагы җәпле мөгез Баш киемен бергә злсә.
idK «у/г». «Кир өстеиСа .IIMO-WP» иелм.» ике
8—
Беләүләнгән каешымны Беләзегең үбә белсә.
Ике касә. Кәсебегез:
Кулыбызда ярты бәхет — Чәкештерсәк, Зең-зең 8.
8—
Маңгаеңнан маңгай үтсә. 8—
Бөдрәңнән бөдрәм үпсә — 8.
Сез,
Сәгатьләр, Гафу итегез. Сез ничәне суксагыз да, Безнең вакыт — Зең-зең 8.
4
Әйдәле, бие әле, Көйләрен табам үзем — Төшсен әле түшәмгә. Түшәлсен табан эзең.
Дошман — тугыз, Без — сигез. Китмәс ләкин Исебез: Без бит сигез Икебез.
Икебез — Сигез, сигез.
Тугызлыны бииләр. Сигезлене биик без. Безне түбән дигәннәр, Сездән генә биек без.
Без, без, без әле. Без дә үзебез әле.
Сезнең сүзгә без түздек. Сез дә түзегез әле.
Дошман — тугыз, тугыз, тугыз. Төн — тыгыз, тыгыз, тыгыз. Безне тотам дигәннәр, Куып таңны тотыгыз!
Сүз, сүз, суз әле, Мин җибәрәм тезмәне:
Түз, түз, түз әле. Булмаса да түзмәле.
Безне түбән дигәнгә Ишетелсен безнең зең —
Кем дә бии идәндә. Син түшәмдә биисең.
5
Минем кулым түгел,
Гайшә Батман кулы.
Им-томнан.
Гайшә Батман кулы түгел, Батман кулым йөри синнән — Юатып сүз әйтер идем. Тапмам.
Йөрәк сеңгән сүзләр Синдәй йөрәксенгән.
II
Бетерен-бетеренмә,
Без — төркем.
Без — төрмә.
Чыгып кара үз-үзеңнән.
Тутык рәшәткә эзедәй, Кершәнең ага йөзеңнән,..
ill
Тугыз —
Тузгыт!
Җиде —
Җилгәр! —
Инкыйлап-имче ысулы.
Мәйданнардан юл күрсәтә Безгә Гайшә Батман кулы...
IV
Өч —
Оч!
Киләчәк офык үрендә.
Ун —
Ур!
Ур-р-ра!
Коммунизм,
Кырың күренә.
Биш —
Иш!
Бәхет тавы түрендә.
Шик шикләнә.
Ике икеләнә
Шикелле әнә...
Гайшә Батман кулы Шәкелләнә:
Күрмәгәнне күрсәтә Ул.
Күрмәгәнне күрсәтә — Икеләнмәскә мәҗбүр ике. Шик — шикләнмәскә...
V
Башка сугып имлиләр дә. Илтеп чьнармаса юлы.
Минем кулым түгел, диләр, Гайшә Батман кулы...
Ә сәдака
Кесә тулы!
VI
Юньсезләрнең Юне бар кон.
Юньлеләрнең
Юк кон юне.
Җан биргәнгә
Юнь бирмәгәч.
Сәдакадай
Өләшәсен Сөюеңне.
VII
Киләчәкне көтәчәк бар.
Киләчәк юк.
Китәчәк бар.
Киләчәк ул килмәячәк.
Җирдән килдең, җиргә кит дип.
Безне Әҗәл
Әҗәткә дә имләячәк.
...һәм киләчәк килмәячәк...
VIII
Чыгып кара үз-үзеңнән.
Тутык рәшәткә эзедәй.
Сөрмәң ага йөзеннән...
IX
Көтәчәкләр. Көтәчәкләр.
Безнең кебек көтәчәкләр.
Киләчәксез бу дөньядан.
Ярый әле.
Китәчәк бар.
6
Чык төн белән бергә төшә.
Түбәләрдән тама чык.
Чык чыгарга куша ана Син җибәрмә, алачык.
Шәрран ачык ишегеңдә
Яткан гәүдәм бусага.
«Түшәмең күк түгел.— ди чык.
Идәнең җир булса да.
Чык!»
Чык чыгар>а куша шулай
Җанга куша...
Җибәрмә.
Ул килмәсен мин сукбайны Җир идәнгә җирләргә.
Ул килгәнче җибәрмә!
Ул килер дә шәм кабызыр.
Дер-дер килсә шәмнәре Идәннәрең кук булыр да. Җир булыр түшәмнәрен.
Ат югалткан өнсез шөлдер
Зеңгелдәр һәр сүзеннән: «Дәрвишем син. минем ишем. Яшәмә үзең генә...»
Чык чыгарга кушар апа.
Җибәрә кур. алачык
Ку зем әйтер сөйгәнемә
Җанымны да ала., чык
Бетерен-бетеренмә, Бе з тере Без төрбә.