САК БЕЛӘН СОК КАПЛАРДАН КИЛӘ?
Халык иҗатында киң таралган «СакСок. әсәрен, гадәттә. XVII XVII! назларда иҗат ителгән
бәет дип аңлаталар. Шул ук вакытта аны Болгар чорының иҗаты дип карау да бар. Аерым
алганда, археолог А. Халиков «Сак Сокны, борынгы .сак син. — .саклаб. кабиләләре белән бәйли
һәм бәеттә, бер береннән VIII йөздә аерылган шул кабиләләрнең туганлыгы чагылмады микән,
дип исәпли.1
Без әлбәттә .Сак Сок.ны Болгар кабиләләренең реаль тормышы һәм туларның исеменә
хас булган «сак. тамыры белән генә бәйләүдән ерак торабыз (игътибар итегез «оаксин.,
«саклаб»). Чөнки тарих барышында болгарларның бербереннән аерылган кабиләләре бу
кабиләләр белән генә чикләнми. Җитмәсә, угыз кыпчак ыруглары бер ләшмәсе булган саксиннар
һәм тор ки фин катнашмасыннан торган саклаблар монгол һе җүме вакытында яңадан бергә
кушылганнар, һәм. икенчедән, баллада характерындагы әлеге бәетнең драматик эчтәлегендә дә
болгарлар тормышындагы тарихн вакыйгалар, ягъни конкрет тарихилык белән бәйләнеш
булуына бернинди дә ишарә юк
Әмма әсәрнең мифологик сюжеты һәм образлары, чыннан да. бик борынгы булырга охшый
Алар гасырлар тирәнлегеннән килгән магия ырым һәм мифологик фн керләү белән сугарылган.
Иң характерлысы — аларда сүз каргышның гадәттән тыш кодрәткә ия булуына ышану һәм хәтта
балаларның бетенләй башка затка кошларга әверелүенә булган хәл дип карау ярылып ята
Димәк. .Сак Сок. әсәренең нигезенә са лынган ышануларга һич тә, доньяви әсәрләрдәге кебек,
сәнгатьчә шартлылык, ягъни гомумән, борынгы төркиләрнең балалык чорына алып китә
Тарихи чыганаклар әйтүенчә. Үзәк Азиядә һәм Алтайда яшәгән борынгы тпркн ләр, кеше
үлгәч, аның җаны кош булып очып китә, дип ышанганнар Шул ук вакытта кешенең җаны күбәләккә
әверелә, йә булмаса күктән йолдыз булып атыла, дип ышанулар да булган. Моннан тыш.
археологлар тарафыннан Болгар дәүләте биләмәсен лардан, әлбәттә, ерак заманнарда яшәгән
бабаларыбызның кеше җанының төрле нәрсәгә, шул исәптән кошка да әверелүен» ышанганнарын
абайлау кыен түгел.
Ләкин үлгән кеше җанының горле әверелешкә дучар булуына ышану бер нәрев, ә исән чакта
ук адәм баласының бүтән затка әйләнә алуына ышану бетенләй башка н»рс» бит. Воларның
икенчесе асылда мифология үсешенең тагын да ераграк чордагы баскы чына, ыруглык дәверенә
үк барып тоташа Борынгыларның рухи мирасында шундый ышануларның эзләрен саклаган
мәгълүматлар да юкмы соң?
Менә монда инде без гомумшорык куль турасы орбитасына чыгабыз, ерак бабада
Көнчыгышны да кертәбез.)
Сак Сок кебек образлар тууына китергән культура мирасының ин борынгы катла мы.
безнең карашыбызча, аеруча калку, булып һинд европа халыклары мифа.огиятнд. сакланып
калган Без бу очракта, барыннан да злей, символик ..ря-тгрда.ы бомымгы парлы төркемләү
ысулын, ягъни капма каршы ике башлангычка нигедлао ма^ цияләү системасын күздә тотабыз.
Бу система ыруглык җәмгыятем» һәм җансыз нәрсәләрне ир ат Һәм хатын кыз әйберләренә
аерып караудан үсен
аңлы рәвештә художество чарасы итеп кенә файдалану хас түгел, ә бәлки табигыйлек.
мифлардагыча чын инанганлык хас. Болар бар да безне, теләсәк телом.* әк тә. баба >
рыбызның әле мифларга чын күңелдән ышанган кадими дәверләренә, халкыбыз һәм
дә түшләренә кеше йозе ясалган һәм канатларын як якка җәеп торган бер яки ию- шор
башлы бронза кош сыннары табылганлыгы да мәгълүм 5 Бу архаик мәгълүмат
рыбыз булган сонни Һуннарны Һвм борынгы теркиләрне дә азыкландырган рухи яд карьләр
дөньясына юл салабыз. (Шәрык төшенчәсен без. әлбәтто. бу очракта киң мәгъ нәдә
кулланабыз һәм аның эчен», һичшиксез. Греция дәүләтен үз эченә алучы Якын
U. П»1>м» iwi 1нп
(аның эзләре, мәсәлән, аерым телләрдәге «род«ларда сакланган), шулай ук ул борынгы
кабнләләрнен бер-берсенә кызларын кияүгә бирүче ике ыругка (фратрияга) аерып йөр телүеннән
һәм тирәяктагы әйберләрнең дә шуларга нисбәтләп төркемләнә башлавыннан хасыйл булган/'
Соңрак инде шушы ук система нигезендә кайсыдыр сыйфатлары белән бер-берсенә капма-каршы
торучы игезәкләр культы формалашкан һәм үзара бә- хәсләшүче-көрәшүче, диалекталь
каршылыкларны гәүдәләндерүче төрле дуалистик парлар — мифик антиподлар барлыкка килгән?
Мәҗүси аллалар, ыруг-фратрия башлыклары. агалы-энеле туганнар — әнә шундый образлардан.
Мисалларны төрле халыклардан китерергә мөмкин. Борынгы һинд мифологиясен дә,
мәсәлән, Митра белән Варуна, ираннарда Ахурамазда белән Ангро -Майнью. төркиләрдә Үлген
(Ульгень) белән Ирлек (Эрлик) исемле яхшылык-изгелек һәм начар лык-явызлыкны
гәүдәләндерүче һәм һәрвакыт үзара көрәшүче игезәк аллалар булган. Аларның уңайлары яктылык
— көн хуҗасы итеп, киреләре исә караңгылык — төн яки җир асты патшалыгының хуҗасы итеп
фараз ителгән. Шулай ук мифларда аерым халыкның яки нәселнең нигез салучылары итеп
тасвирланган яисә ике башлангычны гәүдәләндерүче үлемсез игезәкләр дә юк түгел.
Итальяннардагы, дөресрәге этруслардагы Ромул белән Рем, һиндлардагы Яма б елән Ями,
германнардагы Балдур белән Гедур, төрки халыклардагы Хозыр белән Ильяс моңа характерлы
мисал була ала (Сүз Хозыр-Ильясның борынгы көнчыгыш варианты турында бара).
Тагын шунсы характерлы: үзара капма каршы парлар һәм игезәкләр кеше кыяфә тендә генә
түгел, ә төрле нәрсәләр — хайван һәм кош-корт кыяфәтендә дә күз алдына китерелгән. Алар йә
баштан ук шундый кыяфәттә булганнар һәм соңыннан гына кешегә әйләнгәннәр, йә булмаса,
киресенчә, кешедән бүтән нәрсәгә әверелгәннәр.
Димәк, дуалистик парларда һәм игезәк образларында борынгы парлы төркемләү ысулы
белән мифик әверелүчәнлек сыйфаты бергә килеп кушылган һәм үзара үрелгән. Аннары шунысы
кызыклы: борынгырак чорга киткән саен.әверелүнең объекты да күбәя һәм төрләнә бара, ягъни
бер үк пар бер-беренә охшамаган берничә кыяфәттә гәүдә- ләндерелә. Бу инде күп катлы
әверелүләр борынгылар тарафыннан табигый хәл итеп, ягъни мифик парларның табигый яшәү
формасы итеп кабул ителгән дигән сүз. Һиндстанда игезәк Ашвиннар. мәсәлән, борынгы чорларда
ике ят яки кошлар кыяфәтендә дә. шулай ук иртән һәм кич калка торган йолдызлар итеп тә күз
алдына китерел гәннәр. Грециядә исә Диоскурлар ак атлар, йә булмаса парлы йолдыз («Игезәк
ләр») рәвешендә дә, яисә аккошлар яки кыр казлары сыйфатында да фараз ителгәннәр. Моннан
тыш, шушы ук геройлар соңрак, һичшиксез, кеше итеп тә, әйтик, ат яки кош уллары итеп тә
тасвирланган һәм нзгеләштерелгән.
Мифология үсешенең соңрак баскычында исә, табигый инде, әверелү логикасына,
дөресрәге — бер үк объектларның күп төрле нәрсәләргә әйләнә алуына һәм моның табигый хәл
итеп каралуына ышаныч кимегән. Дуалистик парларның һәм игезәкләрнең кыяфәте дә, кагыйдә
буларак, бары бер үзгәрешкә генә дучар була башлаган. Яңадан инде алар, димәк, башка нәрсәгә
дә, шулай ук кире үз хәлләренә дә әверелә алмаганнар. Бу гына да түгел, мондый бер катлы
әверелү формасы акрынлап нинди дә булса драматик ситуациянең, фаҗигале конфликтның
зарури нәтиҗәсе, ягъни үзенчәлекле һәм гадәттән тыш хәл ителүе рәвешен дә алган. Башкача
әйткәндә, ул инде геройлар ның язмышында үзләре көтмәгәндә килгән җәза яки зур бәла-каза итеп
карала баш лаган. Шул рәвешле, әверелүгә, кыяфәт үзгәртү логикасына корылган мифлар
эволюция сендә яңа форма һәм яңа эчтәлек барлыкка килгән.
Менә Шәрык халыклары мифологиясеннән конкрет мисаллар. Борынгы һинд эпосы •
Махабхарата«дагы бер мифологик легендада мирас бүлешкәндә бәхәскә кергән игезәк туган
тасвирлана. Бәхәсләренең очына чыга алмыйча, болар каргашуга кадәр барып җитәләр һәм,
нәтиҗәдә, берсе — филгә, икенчесе ташбакага әйләнә.5 *Тутыйнамә»нең һинд версиясендәге
мифологик хикәяттә исә ир белән хатын. Будда алласыннан көлгәннәре өчен, кошларга
әвереләләр.
Көтелмәгәндә башка кыяфәткә керүнең җәза һәм бәла рәвешендә килүе акрынлап
фаҗигале һәм гыйбрәтле язмышлы ялгыз геройлар даирәсен үз эченә алган. Мәсәлән, иран һәм
төрки мифологиясендә Сириус йолдызы азгынлыгы аркасында күккә ашкан хатынның үзгәргән
кыяфәте итеп аңлатыла. Алтайларда һәм телеутларда төн нәрен тау елгасы буйларында «юзаак
юзаак» дип кычкырып очып йори торган кош «Өк сез-ул« дип атала, ягъни ятим калган бала
язмышы белән бәйләп карала.® Шул ук алтайларның мифологиясендә көрсенгән уфылдаган
тавыш чыгарып кычкыручы икенче бер кош исә кайчандыр бай кызы булган дип фараз ителә һәм,
туе вакытында әтисенең са
Золотарев А М Родовой строй н первобытная мифология. М.. 196-1
1 iii I ...... i<r -'I Я Античный культ близнецов при свете этнографии /Сборн музея антрополог
графин г 111. Пг 1916. 133 184 66.
Штенберг Л Я. Первобытная религия ■ свете этнографии — Л.. 1036. 133 б.
® Потанин Г. И Очерки севсро-западиой Монголии. Вып. IV. Спб . 1883. 183 б
ранлыгына түзә алмыйча, гарьләнеп суга ташланган да шундый кыяфәткә кергән днп исәпләнелә/
Димәк, ниндидер гаепләре, килеп туган каршылыктан чыга алмаулары аркасында икенче
кыяфәткә кергән мифик геройлар мәңгелек фаҗигага. газап чигүгә дучар ителгәннәр. Чөнки алар
инде башка төрле объектларга да. яңадан кешегә дә әверелә алмаганнар Иң мөһиме — аларның
кыяфәте инде, борынгы чор мифологиясендәге кебек, аллалар яки изгеләштерелгән игезә кләр
өчен хас булган табигый яшәү формасы итеп тә карала алмаган. Шуңа күрә дә мондый мифларда
нәкъ менә гадәттән тыш лык һәм котылгысыз трагизм беренче планга чыккан. Икенче төрле
әйткәндә, борынгыларның. халыкның аңында элекке мифологик ышанулар яңабашт ан каралган
һәм яңа мәгънә, яңа бәя алган.
Мифологиядә, халык иҗатында табылган бу яңа форма соңыннан хәтта борын гы язма
әдәбиятка үтеп кергән һәм аерым әдипләр иҗатында махсус вә аңлы рәвештә трагизм тудыру
чарасы итеп файдаланылган. Борынгы грек шагыйре Овиднйнын әвере лү алымына һәм үз
чорындагы мифологик ышануларга, легендаларга нигезләнеп ме таморфоза жанры иҗат итүе
моңа ачык мисал була ала (метаморфоза — грек сүзе, әверелү мәгънәсендә). Бер
метаморфозасында.мәсәлән, шагыйрь Исак исемле Троя героеның фаҗигасен тасвирлый.
Урманда йөргәндә бу егет Гесперия исемле нимфага — алиһәгә гашыйк була Һәм. тотмакчы
булып, тегене куа башлый. Алиһә кыз. куркып йөгергәндә, аягын ялгыш еланга чактыра һәм шунда
ук егылып үлә. Тетрәнеп, шашып калган егет, гаебен үлеме бәрабәренә булса да йолмакчы булып,
текә ярдан днңгезгә ташлана.* Ләкин Су алласы моны шулчак кошка әверелдерә һәм мәңге
ялгызлыкка, үкенеп-каңгы pan яшәргә дучар итә. Скила. Алкиона исемле геройларын да Овидий
драматик ситуа цияләрдә кошларга әйләндерә
Инде яңадан фольклор мифологиясенә әйләнеп кайтыйк, һәм бу юлы «Сак-Сок» сюжетына
һәм образларына аеруча якын торган мифик ышануларга мөрәҗәгать итик. Безнең эзләнүләргә
караганда, шундый ядкарьләрнең берсе борынгы кытай мнфоло гиясекдә сакланып калган. Анда
ярымалла, ярымкешс итеп күз алдына китерелү че Ди-ку исемле император һәм аның ике улы
Яньбо белән Шичэнь турында сүз бара * Бу малайлар кониәр буе бертуктаусыз сугышалар, амине
кыйнамасаң. мин сине үтерәм» дия дия. бер берсен тукмыйлар. Әтиләре исә нишләргә до белми.
Ахыр чиктә ата кеше берберсең газаплаучы балаларыннан котылырга була: Шичэньны Шэнь
йолдызына. Яньбоны исә Шан йолдызына идарәчеләр итеп озата. Шул рәаешле. ике туган бер
берен ион аерылырга мәҗбүр ителә һәм моннан соң инде беркайчан да үзара күрешмиләр. Чон ки
алар идарә итә торган йолдызлар да мәңге очрашмый бер йолдыз көнчыгышта ка лыккан чакта
икенчесе көнбатышта батып өлгерә. Менә шуңа күрә дә Кытайда бсрберсс белән тату тормаган
туганнарны яки озак күрешмичә яшәүчеләрне, әлеге йолдыз ларга тиң ләп, «Шэнь -Шан» дип
йөртәләр.
тиңләштерүләре бер дә гаҗәп түгел.
Сак-Сок белән гаҗәеп дәрәҗәдә охшаш аваздаш булган мисаллармы ое» шулай уя төрки
халыкларының үз мифологиясендә дә очраттык. Алтайларның бер мифымда. мә солен, бер
беренә өйләнергә җыенган егет белән кызның фаҗигале язмышы сурәтләнә.' 3vp елга аша
чыкканда болар баталар һәм дулкын егетне бер ярга кызны исә икенче яр га чыгарып ташлый.
Болар тон буена, бер берен оагелвиен чакыра чакыра, икес е икс якта йөриләр, а таң аткач,
кошларга әвереләләр Икеиче миф Кырым татарларымы кы” һәм анда да геройлар - егет .белән
кыз. димәк, игезәкләр кебек үк. парлы образлар Алар әйләнешергә сүз куешкан булалар Ләкин
никахлашуына кискен каршы на» Һ.»м алармы көчләп бер бер. екмам аера Шуинам соң инде егет
белән кыз. .иеак исәк, дип үрсәләнеп кычкыра кычкыра. Һзр төнне бер берсен эзләп үткәрүче
кошларга әвереләләр Төннәрен .исак мгак. дип моңлы
Яки менә турыдан туры парлы кош образлары белән бәйләнешле һинд мифы Анда ир
белән хатынга, егет белән кызга тиңләштереп йөртелә торган Чаквл Чаави кошлары
фаҗигасе турында сүз бара Берсе ана. икенчесе ата булган бу кошлар караңгы төшкәч бер-
берсеннон аерылалар һәм. төн буена өзгәләнеп кычкыра кычкыра, бер берен зо ләп чыгалар.
Сак белән Сокның күзләренә кояш яктысында кан сауса. Чаква белән Чак ни ай яктысында
күрмәс булалар. Бу миф киң билгеле булганлыктан һинд поашагөмда бер берен күрмичә
сагынып сагышланып яшәгән парларның еш кына Чакап Чаквига
тавыш белая кычкыручы кошларны Кырымда «Исак» дип атап йөртәләр да.
Мисаллар җитәрлек булды булса кирак. Без анализлаган мифлар, шулай итеп.
• Сак-Сок» сюжетының һәм образларының килеп чыгышын, шулай ук аларның борынгы
эволюциясен Шәрык культура мирасы белән бәйлиләр. Аерым алганда, ул мифлар кон чыгыш
халыкларының рухи мирасында Сак-Сок белән чын мәгънәсендә аваздаш образлар һәм мотив-
сюжетлар булуын раслап торалар. Безнеңчә, бу һич тә бер -береннән бәйсез мөстәкыйль
рәвештә туган типологик уртаклык кына түгел, ә нәкъ менә үзара кардәшлеккә нигезләнгән
генетик уртаклык та. Бу уртаклык бабаларыбыз- ның көнчыгыш халыклары белән тыгыз
аралашып яшәүләре һәм культура элемтәләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Әмма парлы
образлар һәм шуларга нигезләнгән сюжет үзебезнең милли җирлектә, һичшиксез, эшкәртелгән,
ягъни милли фараз, аерым ва риант төсен алган. «Сак-Сок» әсәренең ана белән балалар
арасындагы мөнәсәбәтне дә гәүдәләндерүе, парлар арасындагы конфликтны мораль -әхлакый
планда тасвирлавы әнә шул хакта сөйли.
Сак-Сок кошларының исемнәре дә. безнеңчә төрки татарларның үз җирлегенә, үз
сүзләренә барып тоташа. Кайберәүләр бу исемнәрне борынгы «сыктау» (елау) һәм
• сакинч* (сагыну) дигән сүзләрдән чыгарырга тырышалар. Әлеге сүзләр кошларның
(балаларның) драматик табигатенә шактый тәңгәл килеп торса да. без шәхсән Сак-Сокка
этимологик нигез итеп борынгы сак (уң) һәм сок-согъ (сул) дигән сүзләрне алу ягында. Чөнки
<сак» (уң) — «сок» (сул) дию борынгыларның дуалистик карашларына аеруча тәңгәл килеп
тора. Ул асылда бер берсе белән беркайчан да кушыла алмый торган ике ан тнподның. ике
оппозициянең исемнәрен атау белән бер. Уң белән сул үзара кушыла алма ган кебек, капма -
каршы образлар булган Сак-Сок та бер бере белән очраша алмыйлар.
Өйгән кибәнне җилләр тарата. Кояш туганда кан тула күзгә.
Каушабыз дигәч, хәзер таң ата. Кыямәт көнсез кавышу юк безгә.
• Сак-Сок» ның Рязань өлкәсе Касыйм районында табылган бер вариантында хәт та әлеге
образлар, турыдан-туры капма-каршы яклар белән бәйләп, ягъни нәкъ без раслаган мәгънәдә
бирелгәннәр.
Бермез сактамыз. бермез соктамыз.
Без икевемез ике яктамыз.
Тормышта кулланыла торган аерым атамаларда, әйтик, кайбер елга исемнәрендә дә без
сак-сок оппозицияләре белән очрашабыз булса кирәк. Мәсәлән, хәзерге Куйбы шев һәм
Оренбург өлкәләрендә капма каршы юнәлештә агып ятучы ике елганың исеме Сак белән Сок.
Һәм өстәп әйтергә кирәк: соңгы елганың исеме Иби Фадлан сәяхәте вакытында, ягъни IX йөздә
үк инде билгеле булган.
Инде килеп. Сак-Сок атамаларына бәйләнешле соңгы момент турында. Безнең фәнни
әдәбиятта Сак-Сокны тулысынча мифик-фантастик кошлар итеп кенә карау гадәткә кергән.
Ләкин кайбер төбәкләрдә әлеге кошларны, Кырым татарлары һәм алтайларда, аерым мифик
кошлар чын кошлар белән тиңләштерелгән кебек, ниндидер реаль кош лар белән бәйләү
очраклары да бар. М. Гафури, мәсәлән, үзенең истәлекләрендә («Тәрҗемәи хә лем») Урал
таулары арасындагы урманнарда төннәрен моңлы итеп Сак Сок кошларының кычкыруы
турында яза.11 Яки менә элекке Буа кантонының Чүпрәле волостеннан укытучы Габделхәй
Хәмзин тарафыннан 1927 елда Гыйльми Үзәккә җибәрелгән бер хаттан өзек: «Ышланга авылы
янындагы Сер урманында Сак-Сок кошлары бар. Таң атканда берсе сызгырган тавыш белән
«сак-сак» дип кычкыра. Аңа каршы икен че «сок-сок» дип җавап бирә. Сак Соктан күбрәк
кычкыра. Сак кычкырганда башка кошлар тыныбрак торалар. Сак-Сок кошлары, башка кошлар
шикелле үк, 15 майдан 1 июльгә кадәр кычкыралар. Күчмә кошлар булырга охшыйлар. Безнең
якта бу кошлар ны Сак-Сок дип йөртәләр».13 14
Шулай итеп. «Сак-Сок» әсәрендә гасырлар чоңгылыннан килүче Шәрык мифо логиясе
башлангычы иң борынгы катламны тәшкил итә икән Әмма бу башлангыч безнең үз
җирлегебездә туган яки эшкәртелгән элементлар белән бергә кушылган һәм, алда әйтелгәнчә,
милли версия төсен алган. Бу инде, димәк, «Сак Сок» сюжеты һәм образлары көнчыгыш
культура казанышларын үзләштерү һәм үзебезнең милли фо льклорда үзенчәлекле дәвам итү
нәтиҗәсендә барлыкка килгән дигән сүз. Дра матнзмга һәм дуалистик конфликтка нигезләнгән
борынгы мифик эчтәлекнең — миф легенданың — әсәрдә, сәнгатьчә фикерләүгә буйсынып,
романтик һәм лиро-эпик яңгы раш алуы һәм ярымбаллада, ярымбәет формасында корылуы
әнә шул хакта сөйли.