Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәдәният тормышы көндәлеге


ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ
ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА
16 августта Татарстан Язучылар бер-
легенең ачык партия җыелышы булып узды.
КПССның XXVIII съезды йомгакларына
багышланган беренче көн тәртибендә
коммунист язучылар бүген КПССта килеп туган
аңлашылмый торган бер күренешкә игътибар
юнәлттеләр. Залдан президиумга шундый
сораулар яуды: «Без хәзер кайсы партия
әгъзалары — КПССныкымы, әллә
РКПныкымы?» «Без хәзер кайсы съезд
карарларын тормышка ашыру өчен тыры
шырга тиеш — КПССның XXVIII съезды
карарларынмы, әллә РКПиыкыларынмы?» Эш
шунда ки. Татарстан язучылары, КПССның
XXVIII съезды карарларында азмы-күпме алга
китеш, җәмгыятебез тор мышында теге яки бу
үзгәрешләр ясарга омтылыш булса. РКПның
оешу съезды консерватив шартларда үтте, дип
саный лар. Коммунист язучыларның күбесе
РКП съезды йомгакларыннан, бигрәк тә аның
беренче секретаре И. Полозковның сәяси
карашларыннан риза түгел. Әйтик, алар И.
Полозковның «Правда» газетасына биргән
интервьюсы бүгенге үзгәртеп коруга,
демократия һәм хәбәрдарлыкка, экономи
кадагы радикаль үзгәрешләргә һөҗүм дип
бәялиләр. Бу уңайдан Татарстан Язучылар
берлеге партия җыелышы И. Полозковның
әлеге интервьюсына сәяси протест акты
белдерергә карар кылды. Шушы протест
йөзеннән язучы коммунистларның өч ай лык
взнослары, партия кассасына тапшы
рылмыйча. картлар йортына күчереләчәк.
Шушы җыелышта драматург Ризван
Хәмид. тәнкыйтьче Мансур Вәлиев, прозаик
һәм шагыйрь Марсель Галиев, прозаик Нәбирә
Гыйматдинова, рус телендә язучы Әхәт
Мушинский, балалар язучысы Рафис
Корбановның төрле сәяси сәбәпләр белән
КПСС сафларыннан чыгулары турындагы
гаризалары каралды һәм үтенечләре ка
нәгатьләндерелде.
Драматург һәм публицист Диас Вәлиев
нең гаризасы буенча фикер алышу катлау лы
бер бәхәскә әверелде. Д. Вәлиев, бүгенге
партия һәм дәүләт җитәкчеләре социалис тик
җәмгыять тезү принципларыннан чит ләшәләр,
дип саный һәм шул сәбәп арка сында үзенең
бүгенге КПСС сафларында булуын туктатырга
карар кыла. Әмма язу чы үзен бәйсез
коммунист дип саный, пар тия взносы түләүдән
баш тарта. Әдип, пар тия яңадан социалистик
җәмгыять төзү позицияләренә басса, мин
КПСС сафларын да булуымны дәвам
итәчәкмен, дип бел дерде.
Шушы ук җыелышта республика язу
чылары, Татарстан Югары Советы сессия
сендә каралачак дәүләтчелек Декларация се
проектына үз мөнәсәбәтләрен белдерү өчең,
барлык иҗат союзларының берләштерелгән
гадәттән тыш пленумын чакыру башлангычы
белән чыктылар
ТАТАРСТАН ИҖАТЧЫЛАРЫНЫҢ
БЕРЛӘШТЕРЕЛГӘН ПЛЕНУМЫ
20 августта булып узган әлеге пленумда
Татарстан Югары Советының ачылачак икенче
сессиясе турында сүз барды. Чон ки сессия
мөстәкыйльлек, суверенлык мәсь әләсен дә
карарга тиеш иде.
Татарстан күпме мөстәкыйльрәк, бәй
сезрәк булса, анда яшәүче татарлар белән
беррәттән урыслар, еврейлар, чувашлар һәм
башка халыклар да шулкадәр бәйсез рәк һәм
әйбәтрәк яшәячәк.
Иҗатчылар җыенында төп фикер бу лып
әнә шул әйтелде. Чыгыш ясаучылар дан
РСФСР халык депутаты Ринат Мөхәм мәдиев,
галим Әбрар Кәримуллин, фило софия
фәннәре кандидаты Рафаэль Хәки мов, язучы
Роберт Батулланың һ. б. ның фикере бер иде:
Татарстан бернигә кара мастан мөстәкыйль
дәүләт булырга һәм аның дәүләтчелеге
субъектларга бүленмәс кә тиеш. Ахырдан
пленум резолюция кабул итте һәм ул
Татарстан Югары Советына тапшырылды.
ХАЛЫК ЫШАНЫЧЫН АКЛАДЫЛАР
Татарстанның суверенлык алуын һәм
союздаш республикага әверелүен тәэмин
иткән Татарстан Югары Советының чират тан
тыш икенче сессиясе эшендә язучы-
депутатлар да актив катнашты. РСФСР халык
депутаты Р. Мөхәммәдиен, Татар стан халык
депутатлары Р Фәйзуллин, Р. Миңнуллин. Ф.
Бәйрәмова, Разил Вәлиев үз чыгышларында
Татарстанга суверен лык кирәклеген кире кага
алмаслык дәлилләр белән расладылар.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ
ИДАРӘСЕНДӘ
16 августта Татарстан республикасы
Язучылар берлеге идарәсе утырышында
шагыйрь Зиннур Мансуров бертавыштан
язучылар берлеге рәисенең урынбасары итеп
сайланды.
ҖЫЛЫ әңгәмә
23 августта Әдәбиятчылар йортында
АКШның СССРдагы илчелеге икенче со
ветнигы Майкл Морроу һәм илчелекнең ат
таше< 1- Гг>ма< Ратбурн белән татар әдип
ларенең учрашуы булды. Әлеге әңгәмәдә
илләребе. тормышындагы, дөнья халык лары
яшәешендәге бик күп мәсьәләләр турында
жанлы сөйләшү булды
Очрашуда Татарстан республикасы Язу-
чылар берлеге рәисе Р Мөхәммәдиеа. ида рә
рәисе урынбасары 3. Мансуров. «Казан
утлары» журналының баш мөхәррире Р.
Файзуллин, күренекле галим Ә. Кәри муллин.
язучы Р Батулла катнашты
КАЗАНДА — КЫТАЙ КУНАКЛАРЫ
Татарлар Кытайда 5 меңләп исәпләнә.
Ләкин ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр
киеренкеләнгән чорда Кытайдагы- мил
ләттәшләр турында берни дә белми яшә дек.
Менә Кытай Халык Республикасында яшәүче
бер төркем милләттәшләребез Казанга килеп
чыкты. Алар 22 августта татарларның «Ватан»
җәмгыяте җитәк челәре белән очраштылар.
Фикер алышу бик файдалы булды
Кунаклар, нигездә. Кытайның Синьцзян
провинциясеннән иде. Андагы татар җэм гыяте
рәисе. Синьцзян университетының Үзәк Азия
халыклары мәдәниятен өйрәнү институты
директоры Зариф Дулатов Кы тай Халык
Республикасында татарларның тормышы
турында сөйләде. Очрашуда кат нашучылар
һәр ике яктан да эшлекле хез мәттәшлекне,
татар халкының тарихын һәм мәдәниятен
өйрәнүне дәвам итәргә те лпк белдерделәр
ИТАЛИЯ АЛКЫШЛЫЙ
Чаллының «Айгөл» балалар җыр ан
самбле. Италиядә фольклор коллективлары
фестивалендә катнашып, бу ил тамашачы
сының олы хөрмәтен яулап кайтты
Ансамбль Совет тынычлыкны яклау
комитеты каршындагы иҗади инициатива үзәге
чакыруы буенча барган иде. Ул Ите лиядә ике
атна буе чыгышлар ясады Про граммага татар
композиторлары җырлары һәм биюләре
кертелгән иде «Әпипә». «Вә биләр» биюен
тамашачы аягүра басып ал кышлады.
УТЫЗ ДҮРТ ЕЛДАН СОҢ...
РСФСР Халык мәгариф»1 министрлыгы
быелдан Вашкортстаниың Кушнаренко
каласында татар педагогия училищесы ачу
турында карар чыгарды. Училище Баш
кортстанда яшәүче милләттәшләрнең те лен
саклауга, мәдәниятен үстерү! ә. рухи
ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә булыш ЛЫК
итәчәк Утыз дүрт ел элек «кирәге юк» диган
әмер болан ябылган училище икен че
тормышын башлый.
СӨЕМБИКӘДӘ — ЯРЫМАЙ
Казандагы Сөембикә манарасына ярым ай
кую куймау турындагы бәхәсләр, ни һаять.
уңай хәл ителде И-uv манара оа шына ярымай
урнаштырылды. Олеге ул гавүч.л.р...« • ««
Тиздән мәгърур ярымай алардан арыныр һәм
бөтен Казам өстендә нур чәчеп балкый
башлар.
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯҢА ГАЗЕТАЛАР
«ШӘҺРИ казан»
Халык депутатларының Казан шәһәр
Советы һәм шәһәр партия комитеты газе тасы
«Шәһри Казан»ның беренче саннарын
казандылар гына түгел, бөтен республика
халкы шатланып каршылады.
«ТАТАРСТАН ХӘЬӘГЛӘГТ.
Яңа елдан Татарстан республикасында
тагын ике газета дөнья күрәчәк Татарстан
Республикасы Югары Советы татар һәм урыс
телләрендә чыгарачак әлеге басмалар
«Татарстан хәбәрләре» һәм «Известия Та
тарстана» дип исемләнә.
Тобольск щаһәреидә Себердә яшәүче
милләттәшләребез өчен «Өмет» газетасы
нәшер ителә башлады
•ЧУЛМАН ИДЕЛ •
Чаллының «Таң йолдызы». «Нур» га
эеталары янына тагын бер татарча басма
өстәлде Ул — халык депутатлары шәһәр
Советының «Чулман Идел» газетасы. Әле ге
басма җомга көннәрендә чыга.
«ТУГАН ЯК«
Нижний Новгород өлкәсендә яшәүче
милләттәшләребез дә үзләрен сиздерә баш
лады. Татарлар яшәгән авылларда бер бер
артлы мәчетләр калка, милли мәктәп һәм
балалар бакчалары ачыла. Шушы көннәрдә
өлкә татарлары «чей тагын бер күренекле
вакыйга булды Сергач шәһә рендә «Тугай як«
исемле татар газетасы чыга башлады.
Әстерхан өлкәсендә яшәгән милләттәш
лоребсзне берләштергән «Дуслык» татар
мәдәни җәмгыяте «Идел, дигән гаагтя чы пара
башлады Галета әлеге рус телендә чыга. Якын
араларда газета татар телем дә чыга
башлаячак
УКРАИН СҮЗЛЕГЕНДӘ — ТАТАРСТАН
• Украиньска Радяньска Эицмклопздия»
нәшрияты оч томда «Украин совет >нци
клопедик сүалеге.я бастырып чыгарды
Яңа сүзлекме и Татарстанга багышлан гам
бүлеге украин укучыларын бу адми ■«истратив
төбәкнең оештыру тарихы, аның халык
хуҗалыгы тармакларының үсеше, социаль
измәдәге казаныш зары. Татарстан белая
бәйләнгән атаклы шәаееләре турын да
җентекләп таныштыра
• БОЛГАР. БИЮ АНСАМБЛЕ
Чаллыда яңа оешкан • Болгар» бию ан-
самбле эшли башлады. Аңа Чаллы сәнгать
училищесының хореография бүлеге модире
булып эшләгән белгеч Мохәм.мәт Мортазин
җитәкчелек итә.
Ансамбльгә училищены тәмамлаган
сәләтле яшьләр чакырылды, Мәскәү, Сверд-
ловск, Ижевск, Йошкар-Ола дәүләт ан
самбльләрендә эшләгән оста биючеләр дә
килде.
Сентябрьдә ансамбль оркестрында дә-
ресләр башланды. Музыкантлар белән сән
гать училищесының элеккеге укытучысы Фәрит
Закнров җитәкчелек итә.
МӘДРӘСӘ АЧЫЛДЫ
Түбән Кама шәһәрендә мәдрәсә ачылды.
Анда ир-атлар һәм хатын кызлар классла ры
булачак. Инде 30 кешелек твркем туп ланды.
Дәресләрне Түбән Каманың имам хатибы А.
Вәлиен һәм Татар иҗтимагый үзәге
активистлары алып барачак.
САБА ДА — БӘЙРӘМ
8 сентябрьдә Саба район мәдәният йор
тында районның оешуына 60 ел тулуга
багышланган тантаналы җыелыш үткә релде
Халык депутатларының район Советы рәисе Ф.
Гыйльмиев докладыннан соң. КПСС
райкомының беренче секретаре М. Га зизов
районда туып-үскән, әлеге тантанага кунак
булып кайткан әдәбият-сәнгать әһел ләренә
сүз бирде. Язучылардан — ТССР халык
депутаты Фәүзия Бәйрәмова. фило логня
фәннәре докторлары Азат Әхмәдул- лин һәм
Әбрар Кәрнмуллин. .Казан утла ры»
журналының баш редактор урынба сары
Рашат Нн.шмиев. музыка олкәсендә күренекле
белгеч Мәхмүт Нигъмәтҗанен һ: б. үзләренең
якташларын район юбилее һәм Татарстанның
суверенлык алуы белән котладылар, үзләрен
борчыган мәсьәләләр хакында фикер
уртаклаштылар.
Тантана әдәби музыкаль кичә белән тә
мамланды.
ТЕЛӘКТӘШЛЕК ӨЧЕН РӘХМӘТ
Татарстан Югары Советы сессиясе рес-
публика мөстәкыйльлеге мәсьәләсен караган
һәм суверенлык турында Декларация кабул
ителгән көннәрдә Татар иҗтимагый үзәгенә
меңнәрчә теләктәшлек һәм котлау
телеграммалары килде. Татар иҗтимагый
үзәге идарәсе телеграммалар җибәргән
Әзербәйҗән, Литва, Латвия, Эстония ха лык
фронтларына; Үзбәкстанның «Берлек». Кырым
татар халык хәрәкәтләре идарә ләренә; Татар
иҗтимагый үзәгенең Татар стан. Башкортстан,
Казахстан. Үзбәкстан, Төрекмәнстан. Украина.
Белоруссия. Лат вия, Литва. Эстониядәге;
РСФСРның Оренбург, Пермь, Свердловск.
Әстерхан. Пенза. Саратов. Куйбышев.
Тольятти, Төмән. Тобол, Омск. Новосибирск,
Воркута. Чиләбе, Мәскәү, Ижевск. Воткинск.
Чайковский, Берез ники. Күнгәр, Златауст,
Богырыслан һ. б. шәһәрләрдәге бүлек һәм
теләктәшлек төркемнәренә рәхмәт белдерә.
Татар иҗтимагый үзәге идарәсе.