Логотип Казан Утлары
Хикәя

«КОНТРА»


САТИРИК ХИКӘЯ
Галәмшин, Сәлимҗанда яшәп, аның Германия разведкасының Чатырлы авы лында совет властена каршы көрәшеп ятучы агенты түгелме икәнен ачыклау эшенә керешә.
Хуҗа белән ул бик тиз уртак тел таба. Сәлимҗанга да кунак үленең ягымлылыгы, акыллылыгы белән күңеленә бик хуш кил.»
Әртилдән чыкканда Сәлимҗанга бердәнбер кәҗәсен кире бирмәскә бул дылар. Шул ачудан ул берничә көн, сүгенеп, арлы-бирле кер.» чыга йөрде. •Әһә, фашист партиясенең сайлауларда социал демократларга караганда азрак тавыш җыюына эче поша монын, шуңа күрә үзен кая куярга бел ми,—дип уйлады Галәмшин.— Аңлыйм, бик аңлыйм хәлеңне, бандит...*
Ул, Сәлимҗанның бер хәреф тә танымавыннан файдаланып, романны яза башлыйм дигән булып, гаепләү материалларын тупларга кереште.
Кәҗәсен кызганып колхоз рәисе Шәйхине каргау Галәмшиннең кәгазь ләрендә совет властен каһәрләү булып сурәтләнде Урамда аерым хуҗалык иясе Зәйдулла белән тәмәке тартып, җыен юк барны сөйләшеп торучы Сәлим җанны үз ишләрен бер оешмага туплап, колхозларга каршы агитацияләүдә гаепләргә бик җайлы булып чыкты.
Ә берконне сәкедә юл ашап утырганда «Әй, чукынсын сана кожвм, ачтан үлмәм әле»,— дип ачы өзгәләнеп әйтүе — «Колхоз мал туарының тизрәк үлеп, кырылып бетүен тели», дип, монысы да «романга* теркәлде.
Утыз яшьлек, тәбәнәк буйлы, чатан аяклы, җәенке борын һәм кысык күзле, чыраеннан миңгерәүлек катыш беркатлылык кычкырып торган, алла һәм НКВД колы булган Сәлимҗанның юри генә юләр булып кылануында Галәмшиннең иманы камил иде. Бик күпләрнең башына җиткән гпуш- никның баш миендә: «Бигрәк тәҗрибәле разведчик булып чыкты бу. кара ничек оста итеп юләргә сабыша, күр әле син аның осталыгын . Сволочь' Контра!..» — дигән уйлар көннән көн тирәнрәк уелып килә иде «Ничего, тиздән эләгерсең кармакка»,—дип. йорт хуҗасын төрле баш бутнгыч сораулар белән «капшап» интектер.» башлады. Ә тегесе исә, аны моны • • •» а мыйча. сөйләшеп утырырга кеше булган сөенечтән. дөньясын да, хәтта кәҗәсен дә онытып, теленә ни килде шуны сөйләп утырды
Ләкин берконне аллаһы тәгалә ГПУ агенты Галәмшиннең мескен Сәлим җанга каршы башлаган бу хәтәр эшен туктатырга исәп итте
Сәлимҗан тозга һәм керосинга дип калага киткәч. Галәмшин ашыга ашыга ойне, каралты кураны тентергә кереште Сәлимҗанның бахетселле генә каршы, утны-суны кичкән ГПУ агенты кар базына төшәргә маташкан да. аягы баскычтан таеп китеп, башы белән баз төбенә тешә һәм шунда аның муены шартлап сына.
Дөньяда халыкара хәлләр кискенләшә барганда, илдә рәхимсез сыйн
елны Җир шарында ике әһәмиятле вакыйга булды. Германиядә рейхстагка сайлаулар барган көннәр дә Чатырлы авылында юләр Сәлимҗан колхоздан чыкты. Бу ике сәяси акциядә, һичшиксез, ниндидер бәйләнеш барлыгын сизенгән ГПУ Чатырлы авылына контрреволюционерларны һәм шпионнарны ачыклау да каешланып беткән чекист Галәмшинне җибәрергә булды. Иң элек колхоз пред» едателе Шәйхине чакыр тып бик озак сөйләштеләр. Чатырлыга баргач, Галәм шин үзен яңа авыл, колхозлар һәм якты киләчәк турында роман язучы дип атарга тиеш була, ә Шәйхи аны юләр Сәлимҗанга фатирга керт» Шулай итеп
фый көрәш кайнаганда, халык дошманы Сәлимҗан бер куркусыз, рәхәтләнеп. калада йөргән чагында, җаны-тәне белән шул Сәлимҗан ише бандитларга каршы сугыш алып барган Галәмшин дөм караңгы, сасы кар базында геройларча һәлак була. Мәңгелек дан аңа!..
Ходай шуны белмәде микәнни: Галәмшиннең тормышына нокта кую — бичара Сәлимҗанны Кояш тирәли әйләнгән Җир шарына утырып йөрүче адәмнәр исемлегеннән сызып ташлау белән бер иде ләбаса... Моны тәңре генә түгел, хәтта Сәлимҗанның колхоз абзарында шыр сөяккә калган кәҗәсе дә аңларга тиеш иде. Чөнки сыйнфый көрәш бара'.. Коточкыч көрәш!..
Сәлимҗан өч көн үткәч кайтты. Авылда бер кеше дә юк — халык колхоз болынында печән чаба. Аның күңелен авылга кергәндә үк ниндидер шом баскан иде. Хәвеф-хәтәр киләсен ничектер сизенгән иде ул. Күршесе кылый Нурулланың эте дә бу юлы өреп нитеп тормады, бер чинап алды да капка астыннан шуып кереп китте.
Сәлимҗан, күзләрен акайтып, арыш саламына охшаган чәчләрен үрә торгызып. болынга чапты. Тиргә баткан ертык күлмәгенең итәген бөгәрли-бөгәрли ♦ я.зучы»ның базга егылып үлүен тотлыга-тотлыга аңлатып бирде.
Авылдашлары аңа ат җигеп бирделәр дә: «Бар, агайне, мәетне калага үзең илтеп тапшыр инде, милициягә илт*.— диделәр.
Сәлимҗан мәрхүм «язучы»ның башланган «роман «ын, шунда бергә милициягә тапшырырмын дип. бик әйбәтләп чүпрәккә төреп куенына тык ты да. мәет өстендә йөргән чебеннәрне кугалап, атны калага чаптырды.
Аны озатып калган Шәйхи: «Халык дошманы булса да, начар кеше түгел иде инде бу Сәлимҗан»,— дип уйлап, авыр сулап куйды. Сәлимҗан белән кыямәт көненә кадәр бүтән очрашмасына шиге юк иде аның.
Председатель Шәйхи, Сәлимҗанның кәҗәсеннән шикләнеп, аны колхоз абзарыннан чыгарып җибәрергә булды. «Хуҗасын бик ярата иде... халык дошманы кәҗәсен колхоз маллары арасында тоту ярамас»,— дип уйлады ул.
Бер атнадан Чатырлыга хәбәр килде: юләр Сәлимҗанны төрмәгә утыртканнар.
Тик,көтмәгәндә, бер өч айдан соң Сәлимҗан, тешсез авызын ерып, бик зур эш майтарган кеше шикелле, чатан аяклары белән җил-җил атлап, Ча тырлыга кайтып керде.
Тикшерү барышында (врачларга рәхмәт яусын инде) Сәлимҗанның диваналыгы шыр ярып кычкырып торганга күрә, эшне туктатырга мәҗбүр булдылар. Тумыштан ук бер җан иясен дә сөймәгән тикшерүче, бер килгәч буш кайтмасын инде дигән шикелле. Сәлимҗанның алгы тешләрен сугып койды да, »Бар, чүпрәк баш. күземә күренмә бүтән»,— дип аны кабинетын нан чыгарып ыргытты.
Сәлимҗан, урамга чыккач, тротуарда җыелып торган яңгыр суы белән авызын чайкады да, котылуына чиксез куанып, следовательгә эченнән генә рәхмәтләр укый-укый. туган авылына юл тотты.
Капкасы төбендә дөньядан ваз кичеп яткан газиз кәҗәсен күргәч, ул үзен иң бәхетле кеше итеп тойды.
Авылдашлары гына читләште Сәлимҗаннан. Аерым хуҗалык Зәй дулла да аның белән тәмәке тартып, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырудан баш тартты. Бердәнбер иптәше, сердәше булып кәҗәсе генә калды. Өч ай төрмәдә ятып ниләр күргәнен, тикшерүченең ничек сорау алганнарын — барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә иде үзенең бердәнбер якын җан иясенә. Тик кәҗә генә, коточкыч заманда яшәвен аңлап булса кирәк, хуҗасы сөй ләгәндә, сакалын селкетә-селкетә, башын читкә бора иде. Ишетмәмешкә салына янәсе, политикага тыгылмый.
Кыш көне кәҗә вафат булды. Карт та түгел иде югыйсә. Колхоз абза рында бер-бер чир эләктергән булды микән, әллә инде хуҗасы «халык дошманы» булудан гарьләнеп, протест белдерүе булды микән — аның шулай кинәт үлеп китүенең сәбәбе турында тарих архивларында бер мәгълүмат та сакланмаган.
Гомерендә беренче тапкыр шулай ачы итеп елады Сәлимҗан. Базында ГПУ агентының мәетен тапкач та бу кадәре кызгану хисе кабынмаган иде аның күңелендә.
Шул ук көнне каладагы ГПУ бүлегенә председатель Шәйхи тарафын нан менә мондый кәгазь җибәрелде:
• Юләр дип төрмәдән азат ителгән Гыйләҗев Сәлимҗан Мотыйк улы
Совет властена каршы көрәшен дәвам итә. 24 декабрь көнне, 5 ай колхоз абзарында яшәгәне өчен. Совет властена ачу итеп, кәҗәсен үтерде».
Сәлимҗан кәҗәсен бакча артында күмеп йөргән вакытта бу донос теге теш коярга ярата торган тикшерүчегә барып эләгә. Тик, күрәсең, ходайның кәефе күтәренке вакыт булгандыр инде — следователь исемен йөртүче бән дә шул көнне кулга алына һәм, халык дошманы дип. планетаның Лена елгасы Төньяк Боз океанына тоташкан районына олактырыла. Ә Сәлим җан өстеннән килгән кәгазь иксез-чиксез донослар, жалобалар, протоколлар арасында югала. Бүгенге көнгә кадәр ул документның күзгә чалынганы юк әле.
Сәлимҗан гына тормыш ыгы-зыгысында, җирнең миллиардлаган халкы арасында һич тә югалмый,— политик вакыйгаларның үзәгенә эләгеп, күзәтү астында кала.
Туры килеп торуын кара әле син аның... 1938 елны, Троцкий эмиграция дә IV Интернационалны оештырып маташкан көннәрдә, Сәлимҗан өч көн рәттән Мукшы күленнән беләк буе сазаннар тотып алып кайта. Кәеф яхшы, авыз ерык, сөенә-сөенә кайта да, балыкларын киптерергә элеп куя.
Председатель Шәйхинең төн йокылары качты. « Нәрсәгә сөенә икән бу. нәр сәгә әзерләнә икән?»—дигән уй аның җанын ашады
Кипкән балыкларын Кала базарына сатарга дип барганда, урманны чыккач, Сәлимҗанны кулга алдылар.
Таныш бүлмә... Следователь генә икенче. Монысы яшьрәк, тик тегесен нән дә явызрак күренә. Сорау алу алай бик озакка сузылмады.
— Бу балыкларыңны кая алып бара идең?..
Табигатьтән йомшак булган Сәлимҗанны көтмәгәндә балыксыз калу бик тә рәнҗеткән иде. Кинәт ул, җәенке борынының тишекләрен тагын да киңәйтебрәк, утырган урындыгыннан сикереп торды да. ярсудан акайган күзләрен тикшерүченең итләч чыраена кадап, мәрхүм кәҗәсенең кычкы руына охшаган тавыш белән акырып җибәрде:
— Кая алып барсам да бер түгелмени?.. Анда синең ни эшең бар9 Минем балык бит ул!..
Тикшерүчегә барысы да аңлашылды, аның башка сораулары булмады. Сәлимҗан кычкырганда чәчрәгән селәгәйләрен күлмәк җиңе белән сорткә ләгән арада өстәлдә тиз генә «Троцкийга балык киптереп, посылка белән жи бәрмәкче булган»,— дигән документ туды.
Сәлимҗан, алты елга хөкем ителеп, лагерьга җибәрелде, ә тикшерүче Шурин, ял алып, бераз какшаган сәламәтлеген ныгырырга дип. Сочига китте.
Судта Сәлимҗан, аптырагач, үзенең аңгыра икәнен искә төшереп. «Ки рале,., ни... өтермәнгә утыртмагыз инде мине, мин бит җүләр»,—дип тә карады. «Инде акылланырга вакыт»,— дип җавап бирделәр аңа.
Бер ел тайгада урман кискәннән соң, Сәлимҗанга язмыш тагын елмаеп куйды. Эчке эшләр комиссариатында җитәкчеләр алышу уңаеннан амнистия игълан ителде.
Лагерьда ниләр генә күрмәде дә, кемнәр белән генә очрашмады Салим җан. Политтоткыннар, кеше үтерүчеләр, караклар, тагын • и* кемнәр <~ ләи... Акылы иләс-миләс булганга күрә, статьясы политика белән бәйле булса да, ул политтоткыннар белән аралаша алмады, ә уголонннклар и< •» аны үзләре янына якын да китермәделәр. Шуңа күрә ул. үле шикелле үк аңга туеп җитмәгән Субай авылы керәшене белән бер кечкенә генә, ике кешелек аерым «төркем» тәшкил итеп яшәде.
Микайла (иптәшенең исеме шулай иде) амнистиягә эләкмәде Чөнки ул дәүләт өчен, халык өчен, гомумән, социализм өчен иң куркыныч элемент ларның берсе иде.
Ул үзенең ата дуңгызына (белмим, кайлардан тапкандыр, кемнәрдән ишеткән булгандыр андый сүзне) Лаза дип исем куша. Бер көнне моның урамда «Лаза! Лаза!» дип дуңгызын чакырганын ишетәләр Икенче көнне бөтен тиро-якта диваналыгы белән танылган «көрпә Микаила* авылдан юк була һәм. Лазарь Кагановичны мыскыллауда гаепләнеп, ун елга ирегеп нән мәхрүм ителә.
Аерылышканда ике дус Микайланың срогы беткәч, очрашырга вәгъдә ләшәләр. Ләкин аларга инде кабат күрешергә насыйп булмый
Беркөнне баракта, йоклар алдыннан бушлатында мыж килеп йөргән
бетләрне сытып утырганда, Микайла үз гомерендә соңгы политик җиная тен кыла.
— Рәхмәт әйтсеннәр әле, шундый пычрак кешенең исемен бер гөнаһ сыз дуңгызыма биргән өчен,— ди ул. Бу сүзләрдән соң Субай авылының ат караучысы «көрпә Микайла» Җир йөзеннән юк була.
Ә бу вакытта инде Сәлимҗан Мукшы күленнән балык тотып, авыз эчендәрәк исән калган берничә теше белән юа күшәп, урманнан чыбык- чабык ташып, бәхетсез язмышыннан берсүзсез канәгать булып, беркемгә дә ачу тотмыйча яшәп ята иде.
Тик, лагерьдан кайткач, авылдашлары аның белән сөйләшмәү генә түгел, хәтта аңардан кача торган булдылар. «Ристан», «түримщик», «кәтер җән», «контра»— Сәлимҗан белән әти-әниләр балаларын куркыта башла дылар.
Еллар үткән саен кушаматлар берәм-берәм онытыла барды, тик менә • контра» дигәне генә бик ябышкак һәм озын гомерле булып чыкты. Сәлимҗан ул сүзнең мәгънәсен тирәннән үк аңлап бетермәсә дә, аның начар кешегә, дошманга әйтелә торган сүз икәнен белә иде. Шуңа күрә, бөтен кеше аңа «контра» дигәч, ул үзенең контра икәненә шикләнми иде. «Күрәсең, мин шундый начар кеше инде»,— дигән уй-нәтиҗә белән килешеп яшәде ул. Бөтен авыл дошман дигәч, дошмандыр инде...
Тик аның үз гомерендә бу дөньяда бер генә дошманы да булмады. Үз хәле, язмышы белән килешеп, һәр кояшлы таңны куанып каршы алып, бу вәхши дөньяга булган чиксез мәхәббәтенә хыянәт итмичә яши бирде ул.
Сталин үлгәч, аңа сарык көтүен көтәргә рөхсәт иттеләр. Бу сөенечтән аның яшәешкә мәхәббәте икеләтә артты. Шулай да авылдашлары аңардан читтәрәк булу ягын карадылар.
Җилкәсенә көтүче сумкасы белән бергә тормыш йөген асып, чыбыркысы белән бергә «контра» кушаматын сөйрәп, Сәлимҗан гомер сукмагыннан картлыгына таба атлавын дәвам итте.
Аның белән сиксәненче елларда гына сөйләшә башладылар. Яшьрәкләр: «Сәлимҗан бабай, син халык дошманы дип исәпләнеп төрмәләрдә утырдыңмыни?..» «Контра» дигән кушамат шул еллардан калдымыни?..» — дип сорагач, Сәлимҗан: «Әй, булды инде андый гөнаһлар... җәш чак бит, палитиканы аңлап бетермәгәнмендер инде»,— дигән була иде.
Соңгы вакытта авылдашларының якты чырай күрсәтүеннән, үзенә игътибар итүләреннән Сәлимҗанга гүя канатлар үсеп чыкты. Исерек кеше шикелле авыл урамнарыннан көненә әллә ничә тапкыр үтеп, очраган бер кеше белән кычкырып исәнләшүдән җан рәхәте таба башлады.
Ә беркөнне көтү көткән болыннарына чыгып керергә булды. Бераз дөньяның матурлыгына, яшәүнең рәхәтлегенә сокланып йөргәч, аның кинәт кешеләргә рәхмәтен һәм мәхәббәтен ничек булса да белгертәсе килеп, авы лына таба йөгерде. Ул үзен беренче тапкыр акыллы һәм зирәк кеше итеп хис иткән иде.
Тик, әллә артык шатланудан, әллә йөгерүдән, авылга җиткәндә аның сулышы буылды, аяклары тотмый башлады. Шулчак ул әҗәле килгәнен аермачык тойды.
Басу капкасы төбендәге чирәмгә егылгач, Сәлимҗан торырга ниятләп карады, ләкин булдыра алмады. Аның томанлы күзләре күктә ашыга-ашы га аккан болытларга ялварып карады... Тик, аны, гомере буе кешеләр сан га сукмаган кебек, болытлар да бер адәмнең җиһан белән хушлашып ятуына исләре китмичә, бер-бер артлы офыкка таба актылар...
Контра-Сәлимҗан дөньядан китте, инде менә дүрт ел хәбәр-хәтере юк...