Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛГӘ БӘРӘКӘТ ИҢӘРМЕ?


оңгы вакытта без тормыштан бик еш зарлана башладык. Кая барсаң, шул тарафта «аһ» та «ваһ« килү, лаф ору. офтану. Ашарыбызга такы-токы, остебезгә затлы кием юк. тегесе дә. монысы да җитми, янәсе. Хәерчеләр чә яшибез, имеш... һәм башкалар, һәм башкалар. Моның ише моң зарны әле тагын дилбегә буе сузып булыр иде.
Тик, җәмәгать, бер тирән сулыш алып, бераз тынычланыйк, уй фикерләребезне тәртипкә китерик әле! Әгәр тормышка, яшәешебезгә, кәндөлек мәшәкатьләрдәй һәм уйлардан югарырак күтәрелеп, фәлсәфи карый алсак, минемчә, бик урынлы түгел бу зарланулар. Чынлап та. Иң әүвәл, гафу итегез, кайда әле ул «хәерче»? Безме ул — хәерче?! Ярый, әйдәгез, болай итик. Бүгенге көндә намус белән эшләп торган, сәрхүш леккә төшмәгән, ялкаулыкка чыкмаган теләсә кайсыбызның йортына барып кернк. Анда без нәрсәләр күрербез? Кагыйдә буларак, бар яктан җитешле тормышны Залны балкытып торган «стенка», кием-салым тулудан бүселергә җитешкән шкаф, төсле телевизор, транзистор, магнитофон... Күп кешеләрдә бай гына шәхси китапханә бар. Кайберәүләр хәзер үзенең капкасыннан, элекке байлар яхшы атларда чык кандай, машинага утырып кына чыга.
Шулай итеп, җәмәгать, матди ярлылык турында сүз — төптән уйлап әйтелгән сүз түгел. Һәрхәлдә, ул хакыйкатькә туры килми.
Алыйк торак белән, өйләр, квартирлар белән тәэмин ителешне. Сүз дә юк. бу яктан кытлык сизелә. Әмма, бу очракта да... һәркем үз җирлегеннән чыгып хөкем итә Мин Арча эшчеләр поселогын алам. Соңгы елларда гына да безнең Арчада әллә никадәр кеше яңа квартирга күчте, яңа йортлы булды. Белмим, кайда ничектер. Арчада төрле предприятиеләр, оешмалар һәм хәтта кечкенә генә учреждениеләрнең дә үз эшче хезмәткәрләренә йорт салып бирүе гадәткә кереп бара Хәзер инде Арчадан Балтачка чыга торган очта шундый йортлардан зур бер шәһәрчек үсте. «Восточный» дип атала. Анда махсус барып, тамаша кылып кайту ярый. Бүрәнәдән, ак кирпечтән, төрле плитәләрдән салынган пулатлар. Бер генә йорт та икенчесенә охшамаган. Иркен ишегаллары. бакча куралар. Шунда ук ак кирпечтән дәү итеп кибет тә салып җибәр деләр. Монда килсәң, туктаусыз сокланып йөрисең.
Менә мондый чынбарлык фонында ниндидер ярлылык турында сөйләнеп тору, дөресен генә әйткәндә, гөнаһ булыр ул, җәмәгать.
Хуш. китик чыгып Арчадан- «Октябрь» колхозының үзәге Наласа авылына. • Чулпан»ның — Олы Мәңгәргә. «Игенче»нең — Күәмгә. «Искра» колхозы үзәге Түбән Шашы авылына барып керик. Анда нинди йортлар, каралтылар күрәбез! Инглизләр әйткәнчә, минем йортым — минем кирмәнем. Монда исә яңа салынып куелган күпме йорт, яшь гаиләләр яралганны көтеп, буш тора! Колхоз авылларында гасырлардан килгән зур бер мәшәкать бетеп бара. Өйләрне җылытырга зәңгәр ягулык — газ керә. Сүз уңаенда әйтим, торак белән тәэмин ителешкә килгәндә, авыл кешесенең хәле, шәһәрләрдәгеләргә караганда, күпкә яхшы хәзер. Авыл җирендә җитмешәр, тукса нышар квадрат метрлы йортларда өч дүрт. күп булса, биш кеше тора. Шәһәр кешесенә мондый иркенлек кайда әле?!
Ярый, инде йортларга кергәч, табыннарыбызга да күз салыйк. Мин үзем, шәхсән, мондый нәтиҗәгә килдем: бу яктан да адәм баласының нәфесенә ик-чик юк икән. Күпме генә мул һәм тәмле булмасын, без беркайчан да тулысыңча канәгатьләнә бел мибез икән. Хәер, моның өчен беркемне дә гаепләп тә булмый. Бу бит — табигый күренеш, җәмгыятьнең үсеш законнарыннан берсе.
С
Алай да хәлне чагыштырып карарга кирәк. Һәм, болай итсәң, бу яктан да без соңгы елларда алга китешләр күрәбез. Ит. колбаса аз. дип зарланабыз. Уйлап кара сан. ничек кенә сәер ишетелмәсен, бу ризыклардан кибет киштәләренең сыгылып тормавы үзе бер уңай күренеш. Әйе' Чөнки без аларны хәзер күпләп кулланабыз, шуңа күрә күпләп алырга да телибез.
Авыл хезмәтчәннәренә әле дә рәхмәт, алар безне ел тәүлеге буена иттән һәм сөттән өзмиләр. Безнең Арчада, мәсәлән, сөт. эремчек, кефир, каймак, атлан май ел буе кибеттә булып тора. Ит тә кибеттә, даими диярлек, бар. сыйфаты да ярыйсы.
Чагыштыру, дидек бит әле. Элекке елларны искә төшерик! Хәзерге яшьләр белми, әмма олылар яхшы хәтерли: моннан утыз кырык еллар элек халык җәй көне ит ашауны, кыш көне сөт һәм атлан май ашауны белми дә иде. Җәй көне авыл халкы ның бар сые — сөтле аш та бәрәңге, кышын көненә бер итле аш та тагын шул бәрәңге иде. Ул заманнарда яшелчәләр (җитмәсә, хәзергә кебек, ел тәүлеге буена) безнең татар халкында, гомумән, күрелмәгән нәрсәләр иде. Суганны искә алмаганда.
Безнең хәзерге туклануны ул заманнардагы белән янәшә кую да мөмкин түгел. Әлбәттә, сүз дә юк, табыннарыбызны тагын да баетсаң, бер дә зыян итмәс иде. Әмма монда шунысын да искә төшерик, хәзер безнең кайберләребез ризык җитмәүдән түгел, киресенчә, артык күп ашаудан интегә. Бер уйласаң, колке дә. Врачлар әйтүенчә, безне җәфалаган күп кенә авырулар — нәкъ менә чамасыз ашау нәтиҗәсе икән.
Монда мин тормышыбызны бизәп күрсәтергә омтылмыйм. Алай уйламагыз. Мин бары тик хакыйкатьне генә искә тошерәм: арабызда симерүдән интегүчеләр булганда ашау эчү кытлыгыннан зарлану сәеррәк тоела.
Инде өстебездәге киемнәребезгә күз салсак, бу уңайдан без үзенә күрә чын бер революция кичердек. Һәм монда бер дә арттыру юк. Мин —хәзер алтмышка җитеп килгән кеше, бала чагымда аягыма — ыштыр белән чабата, өстемә киндер күлмәк кидем. Кышын да аякта — шул ук чабата, өстә сатин тышлы бишмәт иде. Хәзерге туннарга, йон шарфларга, тире бүрекләргә төренгән бер кешене ул замандагыча бер кат киндер чалбар, юка бишмәт һәм чүпрәк бүректән киендереп куйсаң, ул үзен ялан гач калгандай хис итәр. Кышкы салкыннарда, мөгаен, катып та үләр иде.
Мин инде хәзерге яшьләрнең, хатын-кызларның күз күрмәгән, колак ишетмәгән модалы асыл кием-салымнарын әйтеп тә тормыйм
Җыеп кына әйткәндә, җәмәгать безгә артык төшенкелеккә бирелер урын юк. Бал ки, без көткән һәм теләгәнчә үк түгелдер, әмма безнең тормыш көнкүрешебез ару гына, һәм ул, акрынлап кына булса да. гел әйбәтләнүгә бара Моны беркем дә инкарь итә алмас.
Әлбәттә, киң селтәнү белән төртеп күрсәтүчеләр табылыр: әнә Көнбатыш Европа илләре, әнә Америка! Алар кая барып жнткөн, алар нинди биеклеккә күтәрелгән, аларда нинди могҗизалар тулып ята. Бүгенге көндә без нигә шулай яши алмыйбыз7
Менә монда инде, җәмәгать, сөйләшерлек урын бар. Безнең эчке һәм тышкы тәртип һәм халәтебез, бездәге җаваплылык хисенең ни дәрәҗәдә булуы, үзебезгә ыша нып тапшырылган эшкә мөнәсәбәтебез һәм башка шундый нәрсәләр турында. Хәтер лисездер, атаклы Остап Бендер: «Җитәр үз үзеңдә казыну, үз үзеңне битәрләү»,— дигән. Безгә болай дип әйтү иртәрәк әле. Үзебезне бик җентекләп тикшерергә, үзебезгә бәя бирергә кирәк әле безгә.
Мәгълүм ки. хәзер безнең илебезгә капиталистик ил гражданнарына да ишек ачылды. Аларның берсе — Америка кызы Сюзпнна Скляр Свердловскида. педагогия институтында инглиз теленнән дәресләр бирә һәм менә шул Сюзаннаны безнең ташка үлчим юллар да. промышленность шәһәрен үзәгендә җимерелә башлаган агач йортлар булу да. хәтта шикәр талоннары да әллә ни гаҗәпкә калдырмый икән. Аны безнең тормыш дәрәҗәбезне шведлар, финнар яисә шул ук американнарныкы белән тиңләп карарга омтылуыбыз гаҗәпкә калдыра икән «Балтыйк буйларыннан алып Тын океанга кадәр җәелгән илне баету өчен бик күп һәм бик яхшы эшләргә кирәк. ди ул.— һәр өйдә, ишегалдында, һәр мәктәптә тәртип урнаштырырга кирәк. Американнар һәм финнар эшләгәнчә Сездә бит кешеләр барысын да властьлардан таләп итәргә яисә үзеннән-үзе байый торган ниндидер бер хыялый дәүләт моделе уйлап чыгарырга күнеккән.. • Бу америкалыга каршы төшеп ни әйтәсең? Дөрес бит
Әйе. Европа һәм Американың күпчелек илләре белән янәшә куеп карасаң, без «лардан начар яшнбе.1. Сорау туа: ә без бүген ничек итеп алар дәрәҗәсендә яши алыйк әле? Без бөтен дөньяны тетрәткән революция, канкойгыч сугышлар кичер гән ил халкы. Бөтен илне, промышленность һәм пвыл хуҗалыгын яңа җайга салып, хәзерге дәрәҗәсенә күтәрә алган халык һлм.иң аянычлысы, шәхес культы афәтен, крестьян әби бабаларыбы шы. җирдән төбе тамыры белән кубарып «лып. Себердә че ретү фаҗигасен күтәргән, дистәләрчә еллар буена, бөтенләй диярлек, бушка эшлап. колларча фикерләргә тәмам күнеккән, хокукый дәүләт дигән төшенчәне бөтенләй бел могон кешеләр без
Шәхесне мәсхәрәләү һәм имансызлык бездә дистәләгән еллар буена дәүләт политикасы булган. Моны хәзерге өлкәннәр бик яхшы белә. Балачагымны хәтерлим. Безнең авылда Корбан агай бар иде. Болай юаш кына, бик тә эшчән кеше иде. Колхозчы — ударник иде. сугыш алдыннан гына лотореяга автомашина отты һәм ул машина иы илебезнең оборона фондына тапшырды. Тәбәнәк кенә, елмаеп кына сөйләшә торган бер авыл агае һәм менә шушы агай авыр сугыш елларында авыл халкына үзенен тагын бер холкын күрсәтте.
Әниләр басуда урак ура. Хәзерге кебек комбайн белән түгел, урак белән. Кояш кыздыра, эссе, әниләр көнозын азапланып эшлиләр. Алар ач та бит әле. Әйе, әйе: басу тутырып икмәк үстергән кешеләр... ач Ашарга каралып беткән вак бәрәңгедән кала берни дә юк. Менә алар, бераз башак уып, бодайны табага салалар. Исәпләре — бодай куырып ашау. Арадан берәү ызанда сакта тора. Корбан агай килеп чыга күрмәсен Әмма ул бөтенләй көтмәгән, яктан килеп чыга. Килеп тә чыга, табаны тартып та ала. . Көнозын бил бөгеп урак урган әниләр, ач калу өстенә әр-хур да ишетәләр...
Шул ук агай бервакыт инде игеннәре урып алынган басуда башак җыючы кыз балаларны тотып алып кайтты. Турыдан туры колхоз идарәсенә. Ат каракларын тоткандай итеп. Бичара кызларның кесәләреннән бер уч башак чыкты. Берәр уч башак! Шуның өчен район үзәгеннән милиция чакырылды, кызларның әниләре һәм әбиләре алдында акт төзелде, һәм шунда күпме ялыну-ялвару, күпме күз яшьләре түгелде. Колхозда намус белән эшләгән апалар, инде чәчләре агарган әбиләр нинди түбәнчелекләргә төшәргә мәҗбүр булдылар. Хәзер шуларны уйласаң, чәчләрең чалара. Теге кызларны төрмәдән. Сталин лагерьларында черүдән бары тик аларның яше җитмәве, әле укырга да кермәгән булулары гына саклап калды.
Үткәннәребез бик авыр. Әлбәттә, ул заманда ныклы тәртип тә. кырыслык та кирәк булгандыр. Әмма ул чордагы власть ияләренең һәм аларның тугрылыклы хезмәтчесе Корбан абзый кебекләрнең мондый таләпләре тәртип идеме икән? Ай-Һай... Имансызлык булгандыр ул.
Имансызлык бит ул — мең төрле. Арчада минем бик яхшы таныш бер картым бар иде. Яшьлегендә шушы Арчада Совет властен урнаштыру өчен көрәшкән. Мин аның ул елларда актив комсомоллар белән бергәләп төшкән фоторәсемен күрдем. Ул гомере буе элемтәдә эшләде, намуслы хезмәте өчен илебезнең олы бүләге — Ленин орденына лаек булды. Пенсия яшендә дә байтак еллар эшләп йөрде.
Менә берзаман баһадир буйлы шушы кеше тәмам картайды. Инде бөтенләй яраксызга чыкты, бар көчен һәм сәламәтлеген илгә хезмәт итүгә биреп, ялга чыкты. Өстәвенә гомер иткән карчыгы вафат булды... Менә шунда инде карт күрмәгәннәрен күрде. Хезмәт хакы түбән булгандыр күрәсең, пенсия акчасы аңа нибары илле сум чыкты һәм кайчандыр Ленин орденына лаек кеше, калтыранган куллары белән аулак почмаклардан, елга ерымты буйларыннан буш шешәләр, банкалар җыеп йөрде Айга илле сум ничек җитсен?!
Карт үзе гомер буена эшләп чыккан район элемтә челтәренең, анда рәт чыкма гач, район Советы башкарма комитетының бусагасын күп таптады. Үзенең пенсия акчасын арттыру юлларын эзләп карады Үтенде, гаризаларын кат-кат язды. Әмма яклау тапмады.
Үләренә куп калмастан, ул минем янга район газетасы редакциясенә кереп утырды, күз яше белән елап: «Бу дөньяда дөреслек юк икән, инде Ленин ордены да ярдәм итмәгәч • — диде. Пенсияне әз алучылар күп бит алар. Андый кешеләрнең пенсиядә рен арттырып хөкүмәтебез, ниһаять, бик игелекле гамәл кылды.
Мондый күңелсез хәлләрне искә төшереп тору хәзер кирәкме? Минемчә, кирәк. Чөнки без үткән заманда үз үзебезнең кем булганыбызны тирәннән аңлап белергә тиеш. Дөрес, кеше үз үзенә беркайчан да тулы бәяне бирә алмый. Үткәндә безгә дистәләгән еллар буена коллык психологиясе тукылган. Бик ныклап һәм рәхимсез рәвештә, һәм бу коллык психологиясе безгә кереп оялаган. Безнең һәркайсыбыз .моны аңларга, рухи коллык богауларыннан арынырга тиеш. Шул тәкъдирдә ген» һәркайсыбыз алга атлый алачак. Һәркайсыбыз алга атлаганда гына, ботен җәмгыять тә алга атлый. Әмма әлеге бу коллык психологиясе безне үз кочагыннан җибәрергә һич кенә дә ашыкмый. Бик иркенләп, аяк бөкләп утыра ул безнең күңелләр түренде.
Менә мин күп еллар буена район газетасы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшлим Моннан, әйтик, егерме еллар элек без газета битләрендә хезмәт алдын гыларының рәсемнәрен урнаштыра идек «Бу иптәш — социалистик ярыш алдынгысы. Ул һәр сыердан бер пот сөт савып ала. Яисә .җир сөрүдә көнлек нормасын 120 про центка үти». Кыскасы кешенең рәсеме янына, кагыйдә буларак, аның күпме эш баш карганын теркәп куя идек, һәм бу «иҗади» эштә, әле дә булса, бернинди үзгәреш юк Ул нәкъ шушы калыпка салынган хәлендә дәвам итә. Республика газеталарында да
Никадәр гаҗәп ишетелмәсен, һаман да шул каһәр төшкере коллык психологиясе нен бер үрнәге бу Әле колхозчы крестьяннар кии басуларыбызда, бөтенләй диярлек, бушка эшләгән заманнарда алармы хезмәткә туплау, кызыксындыру чарасы булган бу. «Син эшлә' Эш хакы сорама! Жиң сызганып тырышуыңны гына бел' һәм синең күңелең төшмәсен! Шул буш хезмәтнең бәрабәренә без сине әнә ничек мактыйбыз' Сурәтеңне газета битләренә куябыз». Менә нинди фәлсәфә ишерелгән газеталардагы сурәтләргә.
• Әһә! Хезмәт кешесен югары күтәреп күрсәтүгә, алдынгылар тәҗрибәсен газета битләрендә яктыртуга каршы икән бу»,—дип уйлаучылар табылыр, һич тә алай түгел. Хезмәт алдынгыларына урын газета битләрендә түрдән булырга тиеш. Алар турында бөтен кешелек сыйфатларын, эчке дөньясын һәм фидакарьлеген сурәтләгән зур-зур очерклар, зарисовкалар язарга һәм шул тәкъдирдә генә рәсемнәрен урнаштырырга кирәк. Анда да портрет рәвешендә түгел, хезмәт вакытында яисә гаиләсендә төшереп алынган рәсемнәрен.
һәркайсыбыз белә: әле күптән түгел генә кешене эш урынына карап ихтирам итү бездә тайпылышсыз бер кагыйдә иде. Гәрчә әлеге эшем кешесенең төп сыйфатлары ташка үлчим икәнен бик яхшы белеп торсак та. Бервакыт мин шундый хәлгә тап булдым. Бер танышым җитәкләгән предприятиегә искәрмәстән генә районның зур җитәкчесе килеп керде. Шунда үз бәясен бик белә торган, эшчеләргә карата кырые, ифрат тәкәббер кыланучы әлеге директорның кинәттән ничек үзгәреп киткәнен күрсәгез иде! Аны, әйтерсең, бөтенләй алмаштырып куйдылар' йөзенә түбәнчелекле, ялварулы елмаю чыкты. Ул, гайре табигый битлекне кигән килеш, җитәкченең һәр сүзен хуплый барды, аны цехлар буйлап озатып йөрде. Моны читтән күзәтеп тору кызык та, кызганыч та иде
һәм мин, бу мисалдан чыгып, әлеге бер директорны гына гаепләрлә җыенмыйм. Әллә бер ул гына шундыймы? Башкаларыбыз да теләсә кайсы җитәкче янәшәсендә кинәттән кечерәеп, чүгеп, бер башка түбәнсенеп кали Фикерен юньләп аңлата алмый, тәмам югалып, бер мескенгә әйләнә. Моны, коллык халәте, димичә, ни дисең?! Һәм бу халәт әле безнең беребездән дә, беркая да китмәгән.
Ә бит. җәмәгать, ничә ел инде, илебездә тамырдан революцион үзгәртеп кору ба ра. һәркайсыбызга инде иңнәрне, сыннарны турайтып үсә тошерго, үзебезнең кешелек дәрәҗәбезне югары һәм горур тотарга вакыт җиткән Үзеңне теләсә кем янәшәсендә тигез итеп тоярга, теләсә кемнең күленә карап, дөресен әйтергә, төгәл җавап таләп итәргә! Бернинди битлекләр кимичә.
Кешелек абруебызны тиешле югарылыгында тота белү безгә хәзер. һичшиксез, зарури. Чөнки бу рухи бөтенлек кенә түгел, экономикага да кагыла. Әйс! һәркем бела: үзен бәйсез, кыю һәм горур тота белгән кеше генә эшендә тәвәккәл һом өлгер була ала.
Мин бу мәкаләне язган көннәрдә безнең газета хәбәрчеләренең район слеты булды Шунда, бүтәннәр белән беррәттән, безнең күптән пенсиядәге элекке редакторыбыз да сүз алды. Ул стена газеталарының эшен яхшырту һәм аларның редакторларын ай саен җыйнап укыту, агитколлективлар эшен яхшырту кирәклеге турында сөйләде.
Бу уңайдан миндә кайбер фикерләр бар. Минемчә, хәзер стена газеталары чыга рып торуның хаҗәте бетте. Уйлап карагыз: телевидение, радио, күпме газета журнал лар, район газетасы һәм . шулар остен» тагын стена газетасы. Егерме биш еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтим, бу етена галеталары ифрат дәрәҗәдә ашык пошык, эчтәлекләре бернигә тормый торган нтеп чыгарылалар Аларги үзәк газеталарның мәкаләсен дә күчереп язалар. Нәтиҗәдә, алар совет матбугатын мыскыл иткән кебек эленеп тора.
Шуннан килеп, алыйк агитаторларны. Авыл җирендә бу вазифа, кагыйдә буларак, укытучыга йөкләнә. Үз эше болай да муеннан ашкан авыл укытучысына Ул аны гомер буена, котылгысыз бер җәфа урынына күреп, ничек кирәк алай, аннан моннан башкарып килә.
Язгы көзге кыр эшләре башланды исә. төрле җыелышларда телдән дә. матбугат аша да «Инде эш башлануга кайчан, агитаторлар ис» әле дә басуларга, механизатор лар янына чыгып га карамаган!• дип тиргиләр. Баксаң, бу агитатор дөрес иткән, чонки аларның басуда һич кироге юк. Хәзер теләсә кайсы механизатор дөньяга кара шының киңлеге, һәм белем дәрәҗәсе белән дә. тшнюа кайсы агитатордан һич кнм түгел. Ул мәгълүматны җитәрлек җыя. Аның оеп» берничә исемдәге газета журнал кило. Түрендә телевизор утыра Шулар өстен» ул еш кына үле белән радиоалгыч Йортә Безнең хөрмәтле апстаторыбыа исә аны эшеннән вакытсыз бүләргә, ачуын ките реп кенә йөрергә тиеш була бит.
Механизаторны «Яхшырак эшлә!« дип өндәү дә кнрокми, чонки хәзер ул эшенә карата акча ала
Фикерне үстереп әйтсәк. һич кирәкмәгән мәшәкатьләр «табып» без күп вакыт исраф итәбез, гаять зур чыгымнар тотабыз. Әйтик, бүген район ничәдер мең гектар мәйданда чәчү үткәрде, ди. Механизаторлар тир түгеп эшкәрткән шушы гектарлар тагын әллә никадәр кешенең һич кирәкмәгәнгә тир түгүенә китерә әле. Иртәгесен, кара таңнан район үзәгендәге телефоннар шалтырый бишлый. Район үзәгенә шушы гектарлар хакында мәгълүмат җыялар. һәр колхозга һәм совхозга шалтыратып, телле ■ нинди сөйләшүләрне өздереп торып. Бу гектарлар берничә дистә сводкага төшерелә. Ул сводкалар район җитәкчеләренә таратыла. Янәсе, алар районның ннч* гектар чәчкәнен белеп торсын!
Нәк-ъ шушындый ук тәртиптә, шушы ук мәгълүматларны икенче төркем «эш кешеләре» Казан каласына да җыя. Шундый ук сводкалар ясала. Инде республика буенча- Республика җитәкчеләре белеп торсын өчен.
Хәзер әйтегез: түрәләрнең бу мәгълүматны белү-белмәвеннән нәрсә үзгәрә соң? Уңыш артамы? Тормыш алга китәме? Юк. Юк. Юк. Әле. җитмәсә, ул сводкалар тегел дә булмый, чөнки, бердән, хуҗалык җитәкчесенең үзе тоткан юлы. үз хәйләсе бар. икенчедән, басуларда хәл сәгать саен зур темплар белән үзгәреп тора.
Бүгенге игенчедән бернинди темп та. гектарлар да таләп итү кирәкми. Үзләрена тапшырылган җаваплылыкны игенчеләр үзләре дә яхшы белә. Бу четерекле хезмәтнең нечкәлеген белмичә бирелгән күрсәтмәләрнең исә уңышка зыян салуы гына ихтимал
Һәр район үзәгендә авыл хуҗалыгы белән идарә итә торган зур команда-ад мнннстративлык аппараты бар. Анда агрономнар, зоотехниклар, ветеринарлар, инженер механиклар — барысы да авыл хуҗалыгы белгечләре. Аларны. маңгай тнре түкмичә, җиңел генә тамак туйдыралар, дип. һич кенә дә битәрләп булмый Кайда ул: ничә керсәң, яннарына килерлек түгел — баш күтәрми эшлиләр, вакытлары тар һәм шуннан тагын бер гаҗәп хәл килеп туа. Нәкъ шундый ук аппарат, тик бераз кечкенә күләмдә, һәр колхозның үзендә дә бар. Шул ук ветеринар, зоотехник, агроном, бухгалтер, инженер, механик. Белемнәре дә нәкъ бер дәрәҗәдә, бер үк нн стнтутта укыганнар. Гади генә әйткәндә, бу ике аппарат берсен-берсе кабатлап утыра.
Санап карый белмибез шул без. җәмәгать Болай. аппарат өстенә аппарат утыртып ничек ялга киткән илләргә тиңләшә алыйк?! Өем-өем кәгазь белән азык-төлек артмый бит ул. Инде бу турыда сүзләр дә күптән бара, тик үзгәреш кенә юк.
Исәпли башласаң, мондый бер-береңне кабатлау күренешләре бездә бик киң таралган Бик югары күтәрелмичә, районга гына күз салыйк. Район җитәкчеләренең, кагыйдә буларак, ике. хәтта оч урынбасарлары бар. Биләгән бүлмәсе, персональ машинасы, шоферы, түгәрәк кенә эш хакы...
Әлбәттә, урынбасарлар да бүлмәләрендә эш юклыктан аптырап утырмыйдыр, әмма җитәкчедән узып, бер генә мәсьәләне дә хәл дә итә алмый алар. Урынбасар никадәр тырышмасын, соңгы сүзне һәрвакытта да җитәкче әйтә. Нәрсә килеп чыга? Шул ук гап-гади кабатлау Бу — әлеге дә баягы, байлыкны җилгә очыру, акланмаган чыгымнар. Менә монысы аның — җентекләп өйрәнелергә тиешле мәсьәлә.
Хәзерге көндә исә урынбасарлар үз урыннарында, кем әйткәндәй, чәчәк атып утыралар. Исәпли китсәң, безнең илебездә алар — зур бер армия. Асылда алар җитәкченең киң аркасына ышыкланганнар Дөньяның бер чите җимерелеп төшкәндә дә. ахыр чикт». җавабын алар тотмый. җитәкЧе тота. Җитәкчеләр алмашынып, гаепләнеп, тагын әллә ниләр эшләп бетә, урынбасарларга берни до булмый.
Алар — үзенә аерым бер катлам. Алар, кагыйдә буларак, барысы да. үзләреив тиешле булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдалана. Кайберләре хәтта житәк челәреннән дә уздырып җибәрә. Барысы да дәүләт исәбенә салынган аерым йортларда тора, бу йортларны пулак, тыныч урыннарга салдыра. Кибетләргә дә арткы ишектән генә йөри. Безнең җәмгыятебез үз җилкәсендә шундый зур төркемне асрый.
Моннан егерме биш еллар элек мин Уралда, зур бер төзү трестының тимер юл транспортында эшләдем. Шунда минем белән бергә эшләгән машинист паровоз будкасы стенасына ниндидер сызыклар сыза башлады. Үзе авыз эченнән генә нидер исәпли. Мин аннан бу сәер гамәлен аңлатып бирүен сорадым.
— Безнең трестта эшләгән бер кешегә команда биреп торучы ничә зат туры килә икәнен исәплим мин. Өч эш кешесенә бер әрәмтамак чыга икән.— диде ул.
Күбрәк бит инде бу. җәмәгать! һәм мин ул заманнардан бирле хәлнең үзгәргәнен дә күрмим әле. Тормыш дәрәҗәсен күтәрергә оно шушындый норсәлөрие беромтеклвШ исәпләп тотынмаска микән?!
Әйе. без үткән юл нәкъ кытырлы бәләк кебек: Төрле сынап караулар, гаять аянычлы ялгышлар, шәхес культы иман< ызлыклары. коллык хәле, эчүчелек диген афәтнең чәчәк атуы. . Барысы да — муеннан. Менә хәзер инде, ходайга тикер. б« боларнын барысын да аңлап белдек Үзеңнең үткән юлыңа азмы күпме дөрес бәя бире алу бу инде шактый зур нәрсә. Моннан инде тиешле нәтиҗә ясарга, үзеңне азрМ үзгәртә, яхшы якка борылыш ясый башларга да мөмкин.
Мена шушында килеп җиткәч исә, безнең көймәләр тагын комга терәлә. Ник дигәндә, үзгәрешебез бер дә күренми шул әле. Турысын гына әйткәндә, яхшы якка үәгярә башлый да башламадык. Сонгы ике елда тәртип ягыбыз йомшый гына төште безнең.
һәм моның конкрет сәбәбе бар. Ничәмә еллар буена безнен өстә йодрык 6. -н янап, безне өркетеп, үзебез аңлап та бетермәгән бер көч торды, һәм менә шушы кур кыныч бастырык. кинәт дип әйтерлек, юкка чыкты. Без ниндидер бер тар кыршау кысуыннан котылгандай булдык, бердән иркенәеп киттек. Без теләснинди хәл турын да дөресен сөйли ала башладык. Безгә чын ирек килде'
Бәла шунда ки. без шушы иректән файдалана белмибез. Берәүләр иреккә чыктык, дип. бер чиктән икенче чиккә авыша, икенчеләр, аны тәртип йомшаруы, дип кабул итә, үзенең тискәре максатларында файдалана. Өченчеләр исә... битараф. Арабызда хәтта элеккеге чыбыркылы заманнарны сагынучылар да бар
Барыбыз бер фикергә килеп, барыбыз тәртипкә, намуслы хезмәткә омтылсак, хәл дә тизрәк яхшырыр иде һәркаисыбыз үзгәрергә тиеш икәнне, һәркайсыбыз ихлас таи тырышып эшләсә генә, адәм рәтле яши башлаячагыбызны аңлап бетерә алмыйбыз.
Тәртип, димәктән. нәкъ менә шушы тәртип, дөресрәге аның булмавы, әллә никадәр зыяннар китерә безгә. Тракторчының үзе сукалаган җиргә, аның нинди уңыш бн ресенә битараф булуыннан, хезмәт тәртибенең гади таләпләрен дә үтәмәвеннән басулар начарая. Агрономның үз вазифаларына салкын каравыннан әлеге начар эшкәртелгән ба- у ларга начар орлык чәчелә. Шуннан инде, билгеле, уныш түбәнәя. Әле ул барлы юклы уңышның да күпмесе, амбарга кермичә, әрәм-шәрәм булып бетә.
Техника җитәрлек. Игеннәрне җыйнап алуга, басуларны кабаттан сукалап та куялар. Шунда, яңгырлар да явып үткәч, басуларга бер күз салсагыз иде << < Алар ны нмь-яшсл уҗым каплаган була. Нәкъ яңадан да бер чячү үткәрпж кебек. Исең китәр. Ашлыкны урып алганда шулкадәр күп орлык коелып калган..
Инде терлекчелеккә игътибар итеп карыйк Колхоз һәм совхозларда ел тәүлегенә үлгән терлекләрнең бәясе меңнәрчә сумнар белой исәпләнә. Крестьянның үз хуҗалы гынла исә терлек үлү очрагы — гадәттән тыш сирәк хәл. Колхоз терлекләре бары тик аларны караучыларның битарафлыгыннан, җитәрлек ашатмавыннан, вакытында
гаҗәп хәл түгел
Менә шулай шул.
Ә үзебездә меңнәрчә су ....... — .
Юк, җәмәгать Үзебездә чын хуҗа хисе тәрбияләми торып без бер вакытта да ялга киткәннәргә тиңләшә алмаячакбыз.
Безнең хәтта берберебезгә мөнәсәбәтебез до коточкыч бит Урамга чыксаң, тир., якта ............................ ..... кимсетә, м». хзрели торган сүгенү О •'“!••• кычкыру акыру гына
ишетәсең Автобусларда, трамвайларда этеш тпртеш Kit6. -i.i- v , 4 ,.
реет. ..... .арда тоташ дорфалык. Натиҗадо к-.еф.-б. ...................... рыл» ! ......... t-- ................. Av
Луы бу бит экономик күрсәткеч Т» »ле. Әйе Сии күңеле төшенке, ачулы «етиенең эшен кара ди. күтәренке, хөр күңелле, шап к н-ф - кеш. ..... . - .. • ара \ тар Ла ик.рген эшт» һәрвакыт зур аерма була Күторенке күңел белән башкарылган эш влл. найдан көлеп тори кебек „ __
Безнең тормыш көнкүреш рәвешебез да мактанырлык тү«*я- Кабаулар мондый
сугармавыннан кырыла
һәр фермада эчке тәртип кагыйдәләре бар Алар буенча, терлекләр билгеле сәгатьләрдә ашатылыргн һәм савылырга тиеш Чынында исә сыерларның вакытында ашатылмавы, кайбер коннәрдә бөтенләй савылмый да калуы еш очрый торган хәл. Моңа беркем дә, хәтта җитәкчеләр дә артык борчылмый
Сөт свву аппаратлары, савытлар юньләп юылмый Алар чиста түгел Тирес ма кытында чыгарылмый. Сыерлар тирес өстенә яталар, пычраналар Дуңгыз фермаларын да яшь үрчемнең үлү очраклары муеннан
Бу — нәрсә? By бит терлекчелекнең үз вазифаларына чиктпн тыш ваемсыз караны, үзебезнең байлыкка вәхшиләрчә карпу бу Бәс. шулай икән без ничек иттереп алга киткән илләрдәгечә мул яшик инде?!
Көзен берәр колхозга килеп төшсәң, мондый хәлгә шаһит булуың ихтимал Комбайн чы агай үзенең комбайнын алып кайтып, машина трактор паркына куйган. Алабута һәм әрем баскан бер урынга Комбайнның ургычы - җирдә. кю-шлары салынмаган, барабаннары, иләкләре. башка механизмнары аш лык ка иим ларымнан чистартыл маган. Тәгәрмәчләр бушаган, шиннары бүселеп чыккан Комбайн жил һәм м.ыр хөкемендә Кыскасы, уннарча мең тәңкәлек машинаны • ■мбайичы агаебыз ташлап киткән. 1’әхимсе. рәвештә. Күгәрергә, черергә. нсрафлыкка
Кыш коне, чаңгыда йоргендә, колхоз басуларында яртылаш карга баткан чәчү машинасын... культиваторга янса тырма агрегатына юлыгасың икән, бу - бер дә
Без шведлар яисә финнарның әйбәт яшәвенә гаҗәпләнәбез
фикердә тора аның ничек яшәве, тәмәке тартуы, аракы эчүе, сырхавы — аның үа эше. Ай һай алай гына түгел икән шул. Безнең һәрберебезнең яшәү рәвеше җәмгыятьне тәэсир итә. Алга киткән илләрдә тәмәке тартмаган эшчеләргә, мәсәлән, эш хакына өстәмә түлиләр икән. Хәзер кайбер илләрдә тартмаучыларга хәтта өстәмә ял бирелүе турында да хәбәрләр бар. Аракы эчүченең җәмгыятькә зур зыян салуы һәммәбеэгә билгеле Эчкече кеше тиз арада авыруга сабыша, хезмәткә яраксыз хәлгә килә. Ахы рында җәмгыять җилкәсендә яшәргә мәҗбүр була.
Инде икенче яктан фикер йөртик: без үз-үзебезне ныгыту белән шөгыльләнәбезме’ Физик күнегүләр ясыйбызмы? Безнең Арчада мәсәлән, иртән йөгерүчеләр, паркта гимнастика ясаучылар берән-сәрән күренгәли. Берән-сәрән, унөч меңле Арчадан шулкадәр аз’ Саный китсәң, безнең поселок халкының 0,1 проценты гына физкультура белән шөгыльләнә торгандыр. Бу яктан да культурабыз бик түбән булып чыга бит
Үзебез шундый икән, безгә алга киткән илләр тормышына кызыгып яшәргә генә кала инде. Менә бит. шайтан алгыры, уйлый башласаң, фикер әллә кайларга китә. Без — тәртипсез, без — уңмаган, оешмаган, без яшәргә өйрәнмәгән, өйрәтүчесе, күрсә түчесе дә булмаган...
Минем күп еллардан бирле бергә эшләгән хезмәттәшем бар. Ул Арча педагогия училищесын тәмамлаган, аннан югары партия мәктәбендә укыган. Күп еллар буе райком аппаратында эшләгән. Дистә елга якын бездә редактор булды.
Әгәр, дөньяда бер могҗиза булып, без иртәгә барыбыз да үзебезнең культура дә рәҗәбез. әхлак, этика кагыйдәләрен үтәвебез белән минем шушы хезмәттәшемә тиңләшә алсак, иртәгә үк ил күләмендә зур үзгәрешләр ясарга мөмкин булыр иде.
Беренчедән, милиция, суд, прокуратураның бөтенләй дә кирәге калмаячак. Чөнки минем хезмәттәшем һич тә җинаять ясардай кеше түгел. Ул тәмәке тартуны, ара кы эчүне гомере буена белмәде. Хезмәт урыныннан бер генә тапкыр да үзе өчен файдаланмады Мөмкинчелеге бар иде. Ул үз вазифаларына безнең беребез дә булдыра алмаган дәрәҗәдә намуслы карады. Ун ел бергә эшләү дәверендә мин аның кемгәдер тупаслык күрсәткәнен, кемне дә булса уңайсыз хәлгә куйганын да хәтер ләмим. Ул һәркемгә ихтирамлы. Ул — чын мәгънәсендә кеше.
Әмма. . минем әлеге хезмәттәшем кебек башка берәүне безнең Арчада башка бел мим. һәм моны күпләр әйтә: •Бөтенебез дә андый булса, без әллә кайчан инде ком мунизмда яшәр идек».—диләр.
Менә бит. куп тә кирәкми кебек.
Ә алай да без. җәмәгать, киләчәккә өмет белән карыйк әле! Без Сталин культы еллары, торгынлык еллары итәккә тегеп куйган иске-москыдан, әшәке гадәтләрдән, ялкаулык һәм битарафлыктан котылырбыз. Ихлас күңелдән тырышсак, без. чын мәгънәсендә, хуҗалар булырбыз. Уңган һәм бай хуҗалар. Илгә, һичшиксез, бәрәкәт иңәр. Шуңа ышанып тырышыйк!