Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЗӨЛФӘТ ТУРЫНДА ЗӨЛФӘТ


•Абау! Вигрәкләр дә хозур! Җан кебек инде!» - дип соклана безнең халык. ’Кеше җаны бар монда!»— дип әйтергә теләүдәндер инде бу—
Зөлфәт Хаким язган шигырьләрдә нәкъ менә шул җан җылысы бар. Шагыйрь, җырчы, музыкант буларак. ул Сүзнең кадерен, моңның бәһасен белә, хиснең кыйммәтен тоя.
Минем үземне нәкъ шундый шигырьләр төн йокысыннан кал
Чөнки Зөлфәт Хәкимнең җанындагы борчулар миңа күчә, аның сагышы, аның шатлыгы минем дә күңелемне алгысыта.
Их.тас җанлы бу шагыйрьне Шигърият алласы үзенең мәрхәмә-теннән ташламас дип чын күңелемнән ышанам.
Хәер, иң алек аның шигырьләрен үзегез укып карагыз әле
ЗӨЛФӘТ.


Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе лауреаты.
Зөлфәт Хәким
Айлы төн
Шаулама! Чү! Куркытырсың!
...Төнгә муенын сузган
Кое сиртмәсенә кунып.
Ай үзен карый судан.
Боза күрмә бу тынлыкны.
Атлама бер адым да.
Күрәсеңме:
Ай бизәнә
Ерак сәфәр алдыннан.
Әби
Ачы еллар тозы утыр1андыр. Шуңа шундый аның күзләре. Битләрендә җыерчыклар түгел,— Нужа камчысының эзләре.
Өй янында гарип тал агачы Тынлап арыгач кошлар авазын. Кояш баю белән, пыш-пыш кына Укыйдыр күк кичке намазын.
Ә таң аткач — җәен, кышын, язын Җилләр искәч тагын җанлана. Әллә авыртудан шыгырдый ул. Әллә тормышыннан зарлана.

Аерылышу газаплары
Төн йокысы бирмиләр, Көзге җилләр тәрәзәмне Дер селкетеп тиргиләр.
Тәрәзәмне киереп ачып Каршы әйтердәй булам ...Дөнья давылын күмәр күк Минем җандагы буран.
1937
Сагайды йорт...
Авыр тынлык...
Шәүлә урам чатында Бу тирәдә нидер йөри. Кемдер бар өй артында.
Үлем килеп керде өйгә.
Эт өрүдән туктагач...
Тора... киеме бик таныш Галифе һәм күн плащ.
ТатАЭСта уйлаган уй
Кайбер эшләре Кешенең Күренсә дә изге булып, Бу Җирдә кылынган хәлләр Мәңгелектә калмас микән Бер коточкыч мизгел булып...

һаман буран Җирдә, һаман давыл Хәтта дөнья инде чайкала Мәңгелек дау игълан иткән төсле. Өметләрдән тыны капкан килеш. Безнең өнсез еллар чаң кага
Ышанмыйм мин үлем барлыгына, Җирем ачкач соңгы кочагын. Чыдамам мин аның тарлыгына. Мәңгелеккә чыгып очармын.
Мин кайтырмын Җиргә ерак юлдан Бу заманның җырын җырларга. Мәңгелеккә китү мөмкин, мөмкин! — Рәхмәт укыйм үткән елларга.
Көчем бетсә мин иңәрмен җиргә — Ял итәргә тормыш шавыннан.
Бу — хәл җыю булыр минем өчен. Мәңгелеккә очар алдыннан.
Үлемсезлекләрнең тирән серен Беләм сыман бары мин генә. Риза түгел үлем барлыгына! Мин дөньяга килдем мәңгегә!
Тере тәнгә пычак кадагандай Җир тетрәтеп субай кагалар.
Җан өшеткеч «прогресс» тавышыннан Качып бетте хәтта каргалар.
Исерек ирдән поскан хатын сыман, Читтәрәк бер авыл сагайган.
Урамында үскән каеннары Көздән түгел, куркып саргайган.
Менә төйнәлер дә тимер йодрык.
Кыйнап ташлар шушы авылны. Чалышайган басу капкалары Каршы алыр соңгы давылны.
Комсызлыктан ярсып, сукыраеп. Болгый «прогресс» үткен хәнҗәрен. Оча алмый калган кош шикелле Тора авыл көтеп әҗәлен.
Аттылар ана этне
Җирдә мәрхәмәт барына Өзәрсең дә өметне: Этләр өере җыя дип.
Аттылар ана этне.
Үтерделәр җан иясен.
Ана булмасын өчен.
Аттылар., китеп бардылар. Канатып кышның кичен.
Елады җил. ята-ята Канлы карның өстенә. Йолдызлар чыкмады куркып,— Күктә кара төс кенә.
Очты җаны бичараның. Кермәде ул ояга — Очты төннең үзәгенә. Үпкәләп бу дөньяга...