ТУРГАЙСЫЗ ЯШӘП БУЛАМЫ?!
Исегездәме? Балачактан ук күңелгә сеңеп калган, һич тә онытылмаслык якты бер моң булып йерәк турендә яшәп килүче җырны хәтерлисезме?
Яфраклары яшел ак каенның, Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар. Шаулап тора һәркөн тау ягы
Нәрсәсе белән шулай якын, кадерле, нәрсәсе белән үзенә тарта соң әле безне «Ак каен» җыры? Бер җөмлә белән әйткәндә. «Ак каен» — безне туган як, туган җир кебек изге төшенчәләр белән тоташтырып торучы күпер дә, хәтерсезгә әйләнә башласак, зыңлап аеаэ бирә, сискәндерә торган кыл да ул.
Төп нигез — әти йорты, авылның үзенә генә хас табигате урман-сулары чишмәләре, уйсулыклары, аланнары, ермаклары, тау-калкулыклары һәм тагын әллә нинди, әллә никадәр, шул гөбәкгә туып үскән кеше генә аңларлык сизелер-сизелмәс билгеләре белән кадерле бит ул безгә туган җир
«...дөньяның зыңлаган тавышы ишетелә, денья сабырлык, акыл чәчә, кызыл шар инде күмелеп бара, җир әйләнә, ә мин шушы мәһабәт тынлык уртасында, торналар төшкән җирдә берүзем басып торам Бу — минем туган жирем ••
Язучы М Мәһдиеанең туган ягы бу Шул ук вакытта ул — барыбызныкы да Талантлы иҗат белән тудырылган туган як образы меңләгән, күп меңләгән, укучының әйтергә, сөйләргә теләгән уй-хисләрен чагылдырган якты сурәт ул. Авыл һәм табигать! Табигать һәм туган як! Болар аерылгысыз төшенчәләр Берсеннән башка икенчесе яши алмый. «Әй. авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш-.— дип языл чыккан С. Рәмиевләр чорыннан алып, бүгенгә кадәр ничә буын әдипләр олы бер сөенеч катыш горурлык хисе белән туган якка, аның табигатенә булган мәхәббәтләрен укучыга җиткерә килделәр
Ләкин әлеге мәңгелек темага без инде бүген хәвеф катыш борчылу белән дә мөрәҗәгать итәбез. Чынлап та. соңгы унбиш-егерме елда барган зур техник процесслар, нефть чыгару, химия промышленностеның гаҗәеп тизлек белән үсеше һәм шуларга “» нәсәбәттә яңа зур калалар барлыкка килү Татарстанның йөзен нык үзгәртте Республикабыз ил күләмендә генә түгел, дөнья, масштабында әһәмиятле төбәкләрнең берсенә әверелде Сибгат Хәким язганча
Кирәк булса, дөнья каргасыннан
Кырык илне ззләл табармын
Мин яшәгән Татарстан әнә.
Кур, найларга илтә товарын
Керосины да юк. көндездән ул
Телеп куя иде чырасын
Кем юрады икән нефть төяп Океаннарга аның чыгасын'
Әдәбиятка яңа тема килде, яңа гер һөнәр кешеләре әсәр каһарманына әверелде Нефтьчеләр, тезүчеләрнең фидакарь батырлыгына -Бишьеллык планны дүрт елда» башкарып чыккан, исемнәре «илебез тарихына тутыкмас алтын хәрефләр» белән язылган хезмәт ияләренең дәрт-көченә дан җырлаган повесть-романнар. шигырь-поэмалар. драмалар, мәкалә-очерклар ташкыныннан, алардагы пафостан укучы бермәлгә каушап калды Бераз аакыт сөенечтән һәм ис китүдән зиһенен җыя алмый торгач безнең замандаш фен-техника казанышларының илебез үсешендәге роленә тәмам иманы камил булып һәм үзен дә шул зур хәрәкәтнең бер вәкиле итеп күрү теләге белән нефть чыккан төбәкләргә, машина төзелеше химия промышленносте чәчән аткан үзәкләргә юл алды Бу — фәнни телдә «урбанизациям дип аталучы шәһәрләшү процессы иде Әлеге күренешнең уңай яклары турында күп язылды, күп сөйләнде. Әйтергә кирәк, әдәбият һәм вакытлы матбугат мәсьәләнең нәкъ менә шул ягына гына басым ясады Үлчәүнең ике тәлинкәдән торуы игътибарга алынмады. Нәтиҗәдп яшәешнең иң мәһим бер өлеше — гармония бозылды. Бу бозылу беренче чиратта үзен «табигать һәм кеше» бәйләнешендә нык сиздерде Адәм баласы тарафыннан хәрәкәткә китерелгән әлеге куәтле тәгәрмәч-механизм. өзлексез рәвештә әйләнешен арттыра барып, кешелекне бүген без чаң каккан экологии проблемага китерел чыгарды Хәзергесе көндә бу процесс үзенең киеренке ноктасына җитте... һәм без, чүлмәкченең үзе тарафыннан ук чыгарылган гыйфритнең кыланмышларына бер чарасызлык, гаҗизлек белән карап тору-чы фәкыйрь карт кебек, кабат-кабат үзебезгә үзебез сорау бирәбез «Бу проблеманы булдырмый калу мөмкин идеме соң? Бу хәлгә килеп җитмәү өчен без барысын да эшләдекме?» Мөмкин иде Кызганычка каршы, эшләмәдек Авыруны башлангыч чорында дәвалау җиңелрәк, дигән гаҗәеп гади бер хакыйкатьне оныттык. Хәзер инде үтә киеренке халәткә җиттек, шанслар да кимеде. Үлчәү тәлинкәләре «яки-яки» дип тирбәлә башлады «Яки үлем, яки яшәү» дип...
Иң әүвәл шагыйрьләр сискәнде бугай. Г Афзал әйткәнчә
Шагыйрь җаны барометр кебек.
Жил иссә дә.
Яфрак төшсә дә.
һаваларның үзгәрүен сизеп. Сискәнә.
Шырпы каплары кебек тугыз-ундүрт катлы игезәк йортларның «интенсив үсеше» вакытында, «торак йортлар белән тәэмин итүдә глобаль процесслар» баруы турында газеталар һәм радио-телевидение шаулап хәбәр иткәндә Зөлфәтнең кисәтүле авазы яңгырады
Таш пулатлар җитми кешеләргә, Тыгыз туфрак җитми Җитми азык — Мин китәргә, мин кибәргә тиеш, Юл бирерга тиеш,— Бу мин — Сазлык.
— Бәхил булыгыз!
Юк, Зөлфә: «Казан шәһәренең 39 нчы кварталы янындагы сазлыкның төнге бәхилләшүе* дигән әлеге шигырендә һич тә йортлар төзүгә каршы килми (бу бик кирәкле эшне кем инде инкарь итсен!) Шул ук вакытта табигатьнең кул тимәгән кыргый матурлыгын сагынып лаф ору да түгел бу Шагыйрь биредә табигать белән кеше арасындагы гармоник мөнәсәбәтнең бозылырга тиеш түгеллеген искәртә. Гармония сакланырга тиеш, юкса тигезлек бозылу төзәтеп булмаслык зур хатага, һәлакәткә алып киләчәк Шагыйрь шуны кисәтә:
Тыңлады тән Биектәге йолдыз Тетрәп-тетрәп серле төнгә дәшә: — Әйтче, Төнем, әйтче: Нәрсә булды? Нәрсә булды} Ник җир бәхилләшә'
Үлчәү тәлинкәләре чайкалалар. Аска., өскә
Шулай да табигатькә иң зур тәэсирне ясаучы «гигант адымнар» белән үскән ташпулатлар түгел, ә шул ук табигать тарафыннан дәверләр буе тудырылып, сакланып, тупланып килгән «җир асты байлыгы» — нефть булды. Нефть, «кәҗүнни» сүзләр белән әйткәндә, Татарстанның ландшафтын үзгәртүдәге хәлиткеч чараларның берсе һәм беренчесе иде Үзгәрде Табигать үзгәрде Авыллар үзгәрде. Кешеләр үзгәрде Дөньякүләм әһәмияткә ия булган нефть турында гөр килгәндә ниндидер «Ак каен» турында фәлсәфә сату көлке һәм буш мәшәкать белән булышу (авыз еруны читкә куйсак, ^корткычлык») түгелме? һәм кирәк идеме соң ул? Кирәк иде...
Үлчәү тәлинкәләре кисәк тартылып куйды. Берсе аска. Берсе өскә
Хәер, табигатькә булган «сугышчан» мөнәсәбәт Татарстан җирендә нефть табыл
ганчы у» башланган иде инде Хәтерлисезме. -Туган тел» өйрәнеп йөргән чактан ук таныш булган, класс стеналарындагы пыяла эченнән төз хәрефләре белән һәрдаим күзгә кереп, ихтыярыбыздан тыш хәтергә секеп калган сүзләрне -Без табигатьтән мәрхәмәт көтеп торырга тиош түгелбез аннан алу - безнен бурычыбыз'» Ьәм ничек кенә алдык әле! Ләкин бер нәрсәне оныттык Кеше нинди генә фән-техникв казанышларына ия булмасын, нинди генә катлаулы машиналар уйлап чьтгарьз үзенә хезмәт иттермәсен — беренче чиратта ул барыбер табигать баласы Аның карынында яралып, ул өргән сулыштан яшәп киткән җан. кан алган йөрәк парәсе Акыл кече белән тудырылган роботлар теләсә ннндн шар-ларда да яши алсалар, кеше өчен, гомумән, тереклек өчен Җир, Су, һава Кояш кирәк Без менә шул үтә гади хакыйкатьне истән чыгардык. Табигвть-анабызның баласына булган ышанычыннан вәхшиләрчә файдаландык Ә бу адымыбызның бумеранг кебек кире кайтып үзебезгә икеләтә сугачагын уйламадык Ана каргышы каты була. Оныттык
Кызганычка каршы, әдәбият бу өлкәдә коточкыч сукырлык, битарафлык, үшәнлек күрсәтте. Әгәр дә яшәешебезнең рухи өлкәсен тәшкил иткән язучы сүзе халыкны вакытында искәртә алган булса, ышанып әйтәм. бүген ■ яшәү-яшәмәү» мәсьәләсе бетен кискенлеге белән безнең алга килеп басмас иде. Ә бит хәзер экология проблемасы атом сугышының янавы белән бер дәрәҗәдә'
Хәзер нефтьчеләр турында язылган проза әсәрләренә килик әле Барысына да тукталмыйча, үз чорында җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән һәм әдәбиятыбызның зур казанышы итеп танылган романнарга мөрәҗәгать итү картинаны күз алдына ачык китерергә булышыр дип уйлыйм. Бу җәһәттән мин Г Ахуновиың «Хәзинә» һәм «Хуҗалар-. Ш. Бикчурииның «Каты токым» романнарын күздә тотам «Хәзинә» һәм «Хуҗалар» дилогиясендә без Татарстан нефтьчеләренең эштәге, тормыштагы сокланыр-лык батырлыклары, крестьян психологиясенә заман рухының йогынтысы белән танышабыз. Гади нефтьчедән идарә начальнигы булу дәрәҗәсенә үскән Арслан Гобәйдуллин, карт нефтьче Социалистик Хезмәт Герое Лотфулла Диаров тшчән. кыю мәхәббәтендә дә икеләнүсез Фәйрүзә һәм башка күп герле образ-характерлар белән очрашабыз Хәер, биредә безнең максатыбыз тәнкыйтьтә инде үз урынын алган бу әсәрләргә гәпле анализ ясау түгел, шуңа күрә язучы иҗатына әтрафлы мәкалә (сүз башы) белей чыккан X. Хәйри фикерен генә тыңлап үтик •Язучы кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәтү фикерен, хезмәт процессында, коллективта кешеләрнең үсүләрен нефтьчеләрнең авылга уңай йогынты ясауларын, авылның йөзе үзгәрүен киң планда һәм сәнгатьче көчле эшләнгән картиналар, образлар аркылы ышандырырлык итеп дерес ачып бирә Язучы геройларның шәхси тормышлары белән производство эшләрен табигый тыгыз бәйләнештә чагылдырып, кешеләрнең язмышларын перспективаларын халык байлыгы һем бәхете ечен көрәш идеясе яктылыгында хәл ито»
• Каты токым» романы да чоры өчен зур вакыйга итеп кабул ителде "Әсәрдә без кешеләрнең.— дип яза С. Шакир - шәхси интереслардан арынып, җәмгыять, халык интересларын беренче планга куя баруларын күрәбез Аларның омтылышлары, максатлары бер — илгә күбрәк нефть бирү, яңа нефть ятмаларын табу» («Татарстан яшьләре» 1976 ел. 3 апрель)
Менә М Садри фикере «Каты токым* романы нефтьче разведчикларга, аларның фидакарь батырлыкларына, аныр, каты токымны җиңеп, үзләре дә үсә. чыныга барган алтын кешеләргә — совет кешеләренә дан җырлаган әсәр булы», проза белән язылган поэма, яңа җыр булып яңгырый- («Социалистик Татарстан» 1976 ел. 16 апрель)
Әйе, барысы да бар бу романнарда Тик бер генә сорау җавапсыз калды ни бәрабәренә яуланды үл уңышлар! Нәрсә хисабына’1
Кызганычка каршы, әдәбият та һәм гаделлек үлмәвен кулында нык тотарга, һәрвакыт уяу булырга тиешле тәнкыйть тә иңгә-иң терәлеп бер үк сүзне кабатладылар «Күбрәк, тизрәк, планнан тыш. фөләнеиче датага!
Шампан бөкеләре атылган гавыш табигатьнең сыкранган авазын ишетергә мөмкинлек бирмәде Хуҗалар хәзинәнең үз янындагы, мөлдерәп күзгә карап торган өлешен күрә алмадылар Бу аларның батырлык үрнәге күрсәтүдәге миссияләренә керми иде • Күбрәк!», «Шәбрәк!» лозунглары астында тупаслана барган күңелләргә язучы сүзе барып җитмәде Бу «каты токымины әйләнеп үтү хәерлерәк саналды
Ләкин укучыны алдап булмый! Газета укучыларның хатларыннан тезелгән өзеи- оэек мәкаләләрдә дә тек әлектән туган җир табигать өчен никадәрле сызлану, борчылу. әйтел бетерә алмаган хәвефләнү ята'
Актарып ташланган сөрүлек җирләре, пычранган елгалар, кипкән инешләр токка чыккан чишмәләр, корыган әрәмәлекләр — болар берсе дә нефтьчеләр батырлыгына дан җырлаган язучылар күзенә чалынмады микәнни’ Монда нефтьнең гаебе юк. шулай ук биредә нефть тик зарар гына алып килде дигән фикер дә үткәрелми Болай әйтү зур ахмаклык, яки инде рәсми тел белән әйткәндә «политик сукырлык» булыр иде
..Чү1
Җан өзгеч тавыш ишетелде
Үлеп барган кара таллыкта
һәлакәтле чакта.
SOS биргәндәй.
Бер кычкырып куя балык та!
Нефтьмен илебез, гомумән, донья тарихында, үсешендә тоткан тиңсез ролен кем инкарь итсен? Биредә бары тик акыл белән, табигатьнең яшәү законнарына хилафлык китермәскә тырышып, тирә-юньнең экологии чисталыгы өчен зур җаваплылык хисе тоеп, гармонияне кискен тайпылышлардан саклап эш итү турында сүз бара.
«Нефтьче иң мактаулы профессия! Аңа дан һәм хөрмәт! — дип кычкыра, гел- гел мәдхия генә укый торгач, без Т Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстек» драмасындагы Илфа* ише куркыныч типларны да тәрбияләдек бугай. Җир-суның пычрануы хакында борчылучыларга аның җавабы әзер «Җир, имеш! Мең-мең ярым гектар әрәм була икән, нигә каравыл кычкырырга!» Мондыйларның асылын драма героинясы менә ничек ачып бирә «Сез — җир талаучылар, ил байлыгын талаучылар. Җир астына бөтен проектлардан узып су кудырасыз. Нефть катламын су баса Бер тонна нефть алып, оч тоннаны җир астында калдырасыз Илгә нефть кирәк, имеш Сезгә нефть түгел, дан кирәк».
«Нефть һәм кеше» мөнәсәбәтенә генә басым ясау һәм «табигать — нефть — кеше» бәйләнешен игътибардан читтә калдыру — нефтьчеләр турында язылган романнарны, йомшак кына әйткәндә, бик тә берьяклылыкка алып килде.
«Хуҗалар», «Хәзинә» романнарының авторын әле аңлыйк та, ди Болар 1963—1968 елларда язылган әсәрләр Ул чакта «атмосфера» да, яшәү һәм иҗат итү алымнары да бүгенгедән үзгәрәк булды дип таныйк, ди. Ә менә «Тирән катлам» романында Ш. Бикчуринга куркыныч ноктага якынлашып килүче табигать һәлакәтен күрми калырга нәрсә комачаулык итте? Гомумән, нефть шау-шуы басыла төшкәч, язучыларыбыз исләренә килеп, бу мәсьәләгә һичшиксез әйләнеп кайтырлар дип көтелгән иде Ләкин безнең нефтьче героебыз, Татарстанда алыш-бирешен бетергәч. Себер ягына чыкты да китте «Тирән катлам» (1987) һәм Җ Рәхимовның табадан яңа төшкән «Кыядагы чәчәкләр» («Казан утлары» 1988 ел, 6—7 саннар) романнарында ул инде тайгада җир маен суыртып йөри
Үзебезнең Татарстаныбызга кайтыйк. Ни әйтсәк тә, шушында туып-үскән һәм «язмыш шушы туфрактан аермасын иде» дип гомер сөрүчеләр бит әле без. Йә, ни хәлләрдә син, Табигать-Анабыз?
Төтен исле җилләр исте, Нефть тулып ага елга.
Елгаларга төшсәң — бер балык юк, Алар, бәлки, нефть эчкәннәрдер
Бу юллар — Гамил Афзалның «Офыкларга карап» (1987) исемле шигырьләр җыентыгыннан Татарстан нефтенең үзәге Әлмәттә торып иҗат итүче өлкән шагыйребез, прозаиклардан аермалы буларак, табигать фаҗигасен бөтен тетрәндергеч халәтендә күрә һәм ачыну катыш нәфрәт хисе белән үзенең иҗатында чагылдыра алды.
Сарман якларында туып үскән шагыйрь Н. Акмаловка сүз бирик:
Гәрәй Рәхим
Ташусыз, дулаусыз гына Килә тактичный язлар Ак булып туып, нефтьтән Карала монда казлар
һәм. шушы фаҗигале күренешләрне бер фокуска туплаган кебек, 3. Мансуровның кисәтүле. ачулы сүзләре яңгырады
«Разведчиклар нефть эзли монда! .» Аттан шәбрвк чапты бу хәбәр Безнең өчен диңгез була иде. Инештәге суны бусалар
Без бу якка килгәч, ничә тапкыр Ат көтүе китте таралып
Ә аннан соң... күлдә балык бетте, Казлар кайтты судан каралып.
Туган якка кайтсам — онытылам, Кайтам кебек малай чакларга Безнең якта хәзер атлар түгел, Бәбкә дә юк инде сакларга .
Җитәрдер’ Эшнең күптән инде уеннан узганы аңлашылса кирәктер, шәт’! Әгәр шагыйрьләрне эмоциядә, аерым моментларны күпертүдә гаепләсәк, белгечләр фикеренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
•Безнең нәтиҗәләр шуны күрсәтәләр нефтьнең табигатькә ясаган зыяны елга 25—30 миллиард сум тәшкил итә,
Бүгеи инде илнең тоташ бер өлкәләрендә экологии фәкыйрьлек зонасы (зона бедственного экологического положения) барлыкка килде, Аерым алганда, болар — Сырдарья һәм Амудәрья елгаларының түбәнге агымы, Курск магнит аномалиясе. Идел бассейны. Калмык АССР, Уралның промышленность районнары Бу төбәкләрдә яшәү шартлары начарлана, авырулар көчәя — менә боларны инде бернинди материаль байлык белән дә алмаштырып, аклап булмый» (Экономика фәннәре докторы М. Я. Лемешев һәм юридик фәннәр докторы И А. Иконицкий әңгәмәсеннән «Литературная газета* 1988 ел, 41 сан).
. Сүз башыбыз «яфраклары яшел ак каен» гына иде Туган якны сагыну җырын бүген хәвеф һәм борчылу белән искә алырбыз дип уйламаган да идек
Ачы булса да бер хакыйкатьне танырга кирәк дәүләтебез авыл, аның кешеләре алдында түләп бетергесез бурычлы. Авыл — ул табигать һәм кешенең аерылгысыз бергәлеген гәүдәләндерүче бердәнбер һәм абсолют күрсәткеч булып тора Башка альтернатив төшенчәләрне мин атый алмыйм Безнең бүгенге шәһәрләребез нәкь менә авылдан сыгып, суырып алган көчләр хисабына көчәйделәр. Тарихка борылып карасаң, исең китәрлек: авыллар баш әйләнгеч нинди генә тәҗрибәләргә дучар ителмәде! Бу глобаль экспериментлар җир кешесенең гасырлар буе тупланып, чарланып килгән караш-ларын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен искә алмыйча, *тизрэк*. «әйдә-әйдә* принцибыннан гына чыгып җәмгыятьнең үсеш законнарына көчләп тагылды. Алдын-артын уйламыйча кизәнергә ярату методының ачы җимешләрен крестьян гомер буе татып килергә мәҗбүр булды. Кизәндек, «иске тормышны нигезеннән җимерәбез!* дигән рухлану белән суктык, ордык, мәш килдек Җиңел генә -яңа тормыш* теэербеэ кебек иде Җиребезне «гел-чәчәкле бакча итәрбез*, сыйлы-нигъмәтле оҗмахка әверелдерербез сыман иде
Кизәнергә генә маһир осталар булып чыктык бугай без
Иң әүвәл без дингә кизәндек Мең елдан артык тарихы булган буыннан буынга тапшырылып кешенең аңына, рухына, канына, карашларына сеңгән, яшәү принципларын, көн күрү рәвешләрен билгели торган бу катлаулы өлкәнең үзенчәлекләрен белми, асылына төшенми торып, үзебезгә «ахыр нәтиҗәсе нәрсә булыр» дигән сорауны бирел мәшәкатьләнми генә «ура* кычкырып һөҗүмгә бардык.
Югыйсә, максатыбыз ачык иде — атеистлар тәрбияләү иде Әмма атеизм ул — җәмгыятьнең диалектик законнарын тирәнтен өйрәнә һәм аңлата торган тулы бер карашлар системасы. «Җимерүчеләр* иң әүвәл шуны аңлап, шуның белән коралланып эш итәргә тиешләр иде. Чынлыкта, дингә каршы көрәш муллаларны — авылның могътәбөр кешеләрен мыскыллап такмак чыгару, аларны эзәрлекләү Коръән сүзе кергән китапларны яндыру, мәчет манарасын кисүләргә кайтып калды Шуның белән халык көче тудырган ни кадәрле культура Һәм архитектура истәлекләре юкка чыкты, яндырылды, җимерелде Кешенең иманы тартып алынды, ә алмашка бер нәрсә дә бирелмәде диярлек Нәтиҗәдә, без атеистларны түгел, ә «алласызлар*ны, «имансызлар»ны. ышанычын югалткан ке-шеләрне тәрбияләп үстердек Әхлак өлкәсендәге тайпылышлар шул чорда башланды да бугай инде..
Бик тиз, гаять кыска срокларда үткәрелгән тоташ коллектиалаштыру да авылларны дер селкетеп алды Крестьян аңышмый да, төшенми дә калды, ул арада аның тирәлегеннән »корткычлар*ны, «кулак элементлар*ын эзли башладылар Күпләр өчен бу процесс «Себергә сөрү* фаҗигасе белән тәмамланды Аннары — сугыш! Авыр еллар Каһәрле еллар Исәпсез-хисапсыз налоглар, заемнар Крестьянга «бир!» дип әйтү генә гадәткә керде. «ме!« дигән сүз аңа карата кулланылмады
һем. монысы инде безнең көннәрдә, җир кешесенең сабырлык савытын тәмам чаи палдырып җибәргәне — кечкенә авылларны перспективасыз дип игълан итү булды Кычыткан баскан нигезләре генә, кыр уртасындагы зиратлары гына кайчандыр авыл булганлыгын хәтерләтә торган урыннар әнә шулай барлыкка килде Бу җәһәттән Р Газизов ның «Монда авыл булган » дигән шигыренә тукталасым килә. Тигәнәкләр баскан нигезләргә карап, шагыйрь авыр хисләр кичерә дә. авылны ташлап киткәннәргә нәфрәт яудыра башлый:
Бу авылдан качкан кешеләрнең
Тигәнәкләр баскан бәгырен
Тәнкыйтьче Ф Зелкарнөев бу шигырьгә зур бәя биреп аны «туган җирен, туган халкын өзелеп яратучы, шулар язмышы өчен борчылучы граждаиин-шагыйрьнең йөрәк
авазы » дип билгели. Сүз дә юк. бик аянычлы хәлләрне, әйтергә кирәк, чорыбызның иң трагик күренешен сурәтли Р Газизов. Ләкин гаепләү җиңел, иң әүвәл ул «тигәнәкле» бәгырьләрне» аңларга кирәк Исеме республикабызда яхшы таныш булган колхоз председателе Нәҗип Зыятдинов турында күптән түгел генә документаль повесть басылып чыкты Җирне, игенчене яхшы белгән, дөньяның бөтен ачы-течесен, уңышын-хәсрәтен җаны аша үткәргән герой менә нәрсә ди; «Соңгы вакытта авыл халкы авылдан кача, яшьләр авылда калмый Нигә алай? дип лаф орабыз Тирәндә түгел аның серләре, өстә генә ята, әнә шул мыскыллаулар, ничәмә-ничә еллар крестьяннан көлү, мәсхәрәләү аның канын катырды».
Тагын да аянычрагы, «каны каткан» крестьян — элеккеге, җиргә табынучы кеше түгел инде ул Монысы хәтәррәк; күпкә куркынычрак нәтиҗә бу! Бәгыре катканнар әнисенә тезәп ук аткан манкортларны хәтерләтә башлый. Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә» романында Алтынбикә тугаен сөрдерткән Ризванны, Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» повестенда чәчәкле болынны сукалап, актарып ташлаган Алмазны хәтерлисезме? Болар бит үзләре тәгәрәп үскән «туган ягы — яшел бишекләрен» җимергән, яндырган кешеләр! Алар бит күктән төшкән явызлар түгел, шушы җир кешеләре. Хәзер без. шагыйрь К. Сибгатуллин әйткәнчә, -каян килде болар, кемнәр бу? — дип үзебезгә үзебез карыйбыз» Манкортларның кылган эшләре дә аяныч була.. Ф Бәйрәмовага сүз бирик әле « үлән-чәчәкләрнең мәңгегә өзелгән тамырлары, җәрәхәттән ачылган нерв җепселләре кебек, таралып, җиргә китәсе тармакларын ачык күккә төбәп, җан биреп яталар Кантар араларына әллә яңгыр суы. әллә җирнең күз яше җыелган.. Биредә . үлем тынлыгы Меңләгән бөҗәк-кортлары, чикерткәләре гөжләп-җырлап. йөзләгән кошлары сайрап торган болын тавыш-тынсыз гына, моңсу гына дөнья белән хушлаша»
Табигать экологиясе котылгысыз рәвештә безне әхлак экологиясенә кигереп чыгарды Кечкенә авылларны бетерү шаукымы табигатькә гаять зур зыян ясады Менә Удмурт дәүләт университетының удмурт әдәбияты һәм СССР халыклары әдәбияты кафедрасы мөдире А Г Шкляев китергән фактлар 1941—1985 еллар арасында Удмурт АССРда 2541 авыл яшәүдән туктады. Шул чорда 2000 гә якын инеш һәм елга юкка чыга. («Молот». 1988 ел. 3 сан).
Ярый, инде җире сөрелгән-сукаланган «перспективасыз» авылдан китеп шәһәргә килеп урнашкан татар крестьянын алыйк. Әле аңарда авыл моңы яши, гореф-гадәтләр, тел халык культурасы яши. Ләкин шәһәр мохите башка булу, милли сыйфатларның саклануы өчен төп шарт — милли мәктәпләр юклыгы (булса да, алар формаль гына, бары тик отчетларда гына «яшиләр») икенче, өченче буында традицияләрнең өзелүенә китерә Нәтиҗәдә, уз халкының җирлегеннән аерылган, шул ук вакытта башка, яңа этносның традицияләрен (бу очракта рус культурасын) үзләштерә алмый ике арада калган буын — төркем барлыкка килә Фәндә мондый арадаш буынны «маргиналь халәт» дип атыйлар Фин галиме, этнолог һәм демограф Сеппо Лаллука фикеренчә («Вечерняя Казань» 1988 ел, 14 сентябрь саны) маргиналлар — этика, әхлак мәсьәләләрендә иң сай һәм түбән фикер йөртүчеләр, шуңа күрә аларның үз-үзләрен тотышында кискен читкә тайпылулар аеруча көчле була Мәрхәмәтсезлек, явызлык, таш бәгырьлелек белән аерылып торучы мондый типлар үз ишләре арасында да шундый мохит хасил итәләр Чаллыда, аеруча Казанда, җәмәгатьчелекне борчуга салган күренеш — яшүсмерләрнең төркемнәргә тупланып урам сугышлары оештырулары һәм бу бәрелешләрдә гадәттән тыш кансызлык, вәхшилек хөкем сөрү сәбәпләрен әнә шуннан да эзләргә кирәк. Зур ялгышларыбыз. бумеранг кебек кире кайтып, үзебезгә суга.
Авыллар Җир хуҗасы — игенчеләр, терлекчеләр .. Рәсми тел белән әйткәндә, колхозчылар, совхоз эшчеләре Кемнәр алар, ничек яшиләр, нинди максатлар белән көн итәләр? Ул өметләрнең кайсысы тормышка ашкан да, кайсысы хыял булып кына калган һәм ни өчен’ Сораулар, сораулар Аларга җавапны әдәбиятыбыз, кызганычка каршы, әлегә бик юаш, як-ягына карана-карана гына эзли.
Сүз башыбыз «яфраклары яшел ак каен» гына иде. Бу сагыну җырын борчылу белән искә алырбыз дип уйламаган да идек
Бүген экология проблемасы бетен илләрне дә борчый торган төп мәсьәләгә әверелде Бу кискен шартларда язучыдан икеләтә, өчләтә җаваплылык хисе таләп ителә Әдәбият гомер-гомергә халыкны уятучы, авырлыкларны хәл итү юлында берләштерүче көч булды.
Бүгенгә әле без — экологик катастрофага дучар булмаган буын... Бүгенгә әле безнең баш өстебездә кояш балкый, йолдызлар җемелди . Җиде кат диңгез кичеп килгән тымызык җил салмак кына куенга сыена. Иксез-чиксез илебезнең җәйрәп яткан урман- сулары күзләребезне иркәли...
Җиребезне иртәгә дә ак каенлы, тургайлы килеш, исән-имин килеш кояш тирәли әйләндерә алырбызмы?
Алырбызмы?!