Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАМГАЛЫ БҮРӘНӘ


Сишәмбе көн иртән, «Җомга» көен эчтән генә сузып, экономист Хәлим ашыкмый гына кәнсәләргә таба атлады. Көн кояшлы, матур, Хәлимнең дә күңеле тыныч сыман иде. Сәкинәсе иртән кыс- тый-кыстый ашаткан кабартмаларны искә төшергән бу мизгелдә ул үзенең соң булса да уңышлы өйләнүенә янә бер кат сөенеп куйды.
Менә дигән таң йолдызын кулга төшерде шул Хәлим! Әлбәттә, аның йолдызына үрелеп караучылар аз булмады Хәлимгә җиңелдән бирелмәде бу бәхет. Кадалып китсеннәр, аларны бүген искә төшереп шундый күркәм иртәнең тәмен югалтырга ярыймы соң?!
Әнә яңа клуб салалар. Өч ел да узмады, нигезен коеп чыкты колхозның уңган төзүчеләре Ә бүрәнәләре Шәп1 Кайдан тарттырдылар икән мондый төп-төз шәмнәрне9 Хәлим түзмәде, шыңгырдап торган бүрәнәләргә типкәләп карады Бу шигъри минутларда ул шаулап утырган нарат урманын күз алдына китерде . Җиләс урман, кошлар чут-чут сайрый Яшь наратлар арасында алар Сәкинә белән икесе .
Чү! Бу нәрсә9 Әйтерсең лә. Хәлимнең башына имән күсәге белән тондырдылар Озын гына бүрәнәнең урта бер җиренә ниндидер юнь- сезе, пәке белән уеп. «СӘКИНӘСӘЛИМ» дип язып куйган! Хәлим аптырап җиргә чүгәләде, калтыранган куллары белән шул ике сүзне капшады. «Нишләп соң әле «Сәлим»?!—дип сыкранды ул «Хәлим» булырга тиеш бит, «Хәлим»!
Әгәр дә төзелеш авыл советы һәм колхоз идарәсе раслаган график буенча барса, биредә инде күптән ташчылар, балта осталары булып, Хәлимнең җан өзгеч тавышын ишетеп, һичшиксез, врач чакырырга йөгерерләр иде Бәлкем бу очракта безнең хикәя дә башкачарак борылып- Хәлимне борчыган табышмак тизрәк чишелгән булыр иде. Кем белә9 Уй-фикерләре тәмам чуалган экономист тамгалы бүрәнәгә ачу белән тагын бер типте дә юлын дәвам итте.
Әйтергә кирәк, төрле төбәкләрдә төрле исемнәр очрый, әмма кайбер авылларда яңа туган бәбиләр бер-берсенә имезлек суырулары белән генә түгел, исемнәре белән дә охшаш. Күрәсең, һәр чорның, һәр авылның үзенә хас бер гадәте буладыр инде Әле кайчандыр рәттән Котбетдиннәр. Шәрифҗаннар. Гөлҗамаллар, Сәлимҗаннар иде. ә бүген шул ук урамнарда өчәр-дүртәр Марсельләр, Айдарлар, Тимурлар,
Альбертлар. Алсулар, Әлбинәләр яши. Шуңадыр, мөгаен, авыл халкы аларга тизрәк кушамат тагып, үзенчә аралашу җаен гадиләштереп җибәрә Төрле буыннарны, әлбәттә, исем генә түгел, башка нәрсәләр дә аерып тора. Әйтик, Котбетдиннәр көрәк белән тир түгеп казыган нигезләрне, коеларны, балта белән төзегән агач йортларны бүгенге Марсельләр ансат кына бульдозер белән ишеп-күмеп, таш йортлар, колонкалар төзеп чыга. Гөлҗамаллар кул арбасы яисә атка төяп ташыган утын-печәннәрне бүгенге Әлбинәләр трактор-машина белән генә кайтарта
Исем мәсьәләсенә килгәндә, Хәлим туган елларда алар авылында, күрәсең, Сәлимнәр модада булган. Ике урамлы авылда —дүрт Сәлим Шул вакытта Хәлимнең дә, Сәкинәнең дә әти-әнисе, туфраклары җиңел булсын, мода артыннан кумаганнар икән Бөтен авылга бер Хәлим дә бер Сәкинә Шуңа күрә дә, бүрәнәгә уйган сүзләр Хәлимнең йөрәгенә хәнҗәр кадагандай тәэсир итте Кайсы Сәлим аның фәрештәсенә яшерен гыйшык тотып йөри9 Чү, бар иде бит авылда шундый берәү! Гармунчы, тел бистәсе, «Ыспай Сәлим» дип йөртәләр иде үзен. Сәкинә кебек сылу чәчәккә күз атып кына калмады, Хәлимнең бәхетенә аяк чалып, нервысында озак уйнады Аллага шөкер, холкы йомшак булса да, бу очракта Хәлим каты торды. Бәлкем шуңадыр, Ыспай Сәлим Төньякка бәхет эзләргә чыгып китте. Инде биш еллаптыр, кайтып күренгәне дә юк, хәбәре дә ишетелми. Димәк, сүз башка Сәлим турында бара
Шушы авыр уйлары белән Хәлим, ниһаять, эш кабинеты бусагасын узып, өстәл артына кереп утырды. Исәп-хисап машиналарын кабызып җибәрде, әмма эш бармады Саннар сикереште, күздән югалып интектерде Үзенең ярдәмчесен шундый мөшкел хәлдә күреп, баш экономист аңа җайлап кына эндәште
— Хәлим туганкай, чирлисең мәллә9
— Нәрсәдер бар кебек шул. Сәлим Сабитович
Шушы исемне кабатлауга Хәлимнең күз алдына бүрәнәдә пәке тотып утырган Сәлим Сабитович килеп басты
— Матур, яшь хатыннар сырхау ирләрне яратмыйлар, туганкай, тешеңне кысып булса да түз. сер бирмә Ә бүгенгә кайтып дәвалан. .
Хәлим, тышаулаган ат сыман, аякларын көч-хәл белән сөйрәп, урамга чыкты Тә-әк. Сәлим Сабитович Авылда баш экономистны хатын-кызларга битараф түгел дип сөйлиләр иде.
Чынлап та, Сәлим Сабитович бу мәсьәләдә махы бирә торган ир- егетләрдән түгел Әле хәзер дә, санаторийлардан кайтып, атна-ун көн узмас борын, аның исеменә кәнсәләргә «Җаныем» дигән открыткалар килеп кенә тора Хатыны Сабира апа көнләшүдән гарык булып, иренең мондый шаяруларына күптән кул селтәгәнгә күрә генә, Сәлим Сабитович гаиләсендә савыт-саба шылтырамый, аның абруена тап төшми иде Тик. Хәлимнең фикер йөртүенчә, баш экономист үз хисләрен пәке белән бүрәнәгә уеп йөрмәс Андый кеше түгел ул! Тәҗрибәле буларак, ул андый эшләрне астыртын гына, эз-мазар калдыр-мыйча гына башкарыр иде
«Инде өченчесенә килик»,— дип, Хәлим үзенең якын дусты, бергә уйнап үскән, бергә укыган, бергә армиядә хезмәт итеп кайткан күзлекле Сәлимне исенә төшерүгә, ничектер уңайсызланып куйды Гомере буе хатыны колы булып, телевизор белән гәзиттән гайре берни белән дә кызыксынмаган дусты аңарда бернинди шик уятмады
Аскы очта тагын бер көндәш — студент Сәлим бар иде Әле бөтенләй борын асты кипмәгән малай Унны бетереп. Чабаксарда институтта укып йөри Авылда инде ярты еллап күренгәне юк Әнисе Хәдичә түти әле кичә генә борчылып сөйләп торды «Улым бик авыр игызам бирә, ысатамат, ди Шуны бирсәм әйләнәм, әни!—ди. »
Әлбәттә, Хәлим бүрәнәдәге язуны үз бакчасына ыргытылган таш итеп кенә кабул итмәде Бу фани дөньяда Сәкинә белән Сәлим исемле гашыйклар, әлбәттә, тагын да бардыр Әйтик, чыкканнар ди шулар җәйге урманга, аңлашканнар, ди Ниндидер Сәлим, изге тойгысын мәңгеләштерү йөзеннән, тоткан да уйган агачка ике сүз.. Әйе. шулай диик. Беркатлылык бу! Тузга язмаган фикер Бүрәнәләр анда күптән ята, ә теге шомлы язу әле яңа гына уелган Димәк, авылда кемдер минем хәләл җефетемә күптән түгел генә гыйшык тотып, янып йөри башлаган!
Мәсьәләне шулай тирәнтен уйлый торгач, кәефе кырылган ир. үзе дә сизмәстән, янә теге төзелешкә килеп төртелде. Кеше-фәлән юк Инде өч ел буена нигезеннән артык күтәрелә алмаган төзелештә колхоз җитәкчеләре каравылчы тотуны артык чыгым дип исәплиләр иде. Хәлим бүрәнә янына килеп чүгәләде Бу юлы ул аны җентекләп тикшереп чыкты Эзләнә торгач, бүрәнәнең урта бер җирендәге ботак тишегеннән тәмәке төпчеге килеп чыкты. «Әһә, Казан тәмәке фабрикасы, «Беломорканал»! Хәлим төпчекне, криминалистларга гына хас булган пөхтәлек белән. Сәкинәсе биргән чиста кулъяулыкка төреп, кесәсенә салып куйды. Эзләнә торгач, кайсыдыр ярыктан • -Беломор» кабы да килеп чыкты. Иң кыйммәтлесе — шул капка ашыгып кына сырлаган сүзләр иде: «С! Иртәгә шул ук урында 12 дә С.»
Төш вакыты бетеп килгәндә, ул вагон бушаткан кеше сыман арып-талып, өйгә кайтып керде
Сәкинәсе көндәгечә аш-су әзерләп маташа иде
— Әтисе, ни булды, алтынкаем9
Хәлим, ничек тә булса хәлен сиздермәскә тырышып, өйгә узды һәм диванга кереп ауды.
Сәкинә төрле үләннәр кайнатып, дару-фәлән табып, ире янында мәш килде Хәлим моңсу күзләре белән Сәкинәсенең чибәр йөзенә, буй-сынына, үз-үзен тотышына сокланып, «Ышанырга мөмкин түгел!»— дип уфтанып ятты.
Иртән кояш чыкканда ул инде урамда иде. Бу юлы да аяклары аны бүрәнәләр өеменә алып килде Тик Бүген биредә эш кызу бара иде
— Сәлам, кардәшләр! Нәрсә кинәт куптыгыз?
Хәлимнең соравына ташчы Сабир теш арасыннан гына җавап бирде:
— Комиссия килә, имеш. Тапканнар вакыт Ә сиңа монда нәрсә кирәк9
Хәлим бүрәнәләрне күзәтә-күзәтә:
— Юк ла. минем көтү куып кайтуым ..— диде һәм аяк табанына шырпы кадалган сыман, сикереп куйды Тамгалы бүрәнә урынында юк иде! Ул шундук Сабирны туктатып әйтте
— Ун метрлы бүрәнәгезне сукканнар бит, беләсезме'9
— Моннан егерме метрлысын да сугарга булдыралар.— диде Сабир тыныч кына
— Ә Сәгыйдулла кайда соң?
— Аның көтү куасы юк. Синең кебек ач иртәдән колхоз милке өчен янып йөрергә җүләр түгел ич ул!
Хәлимнең уйлары бөтенләй башка якта иде Кайчан да булса исенә төшәр иде микән, әмма бу мизгелдә ул узган ел үзенең колхоз отчет җыелышында халык контролеры игеп сайлануын исенә төшерде Башка вакытта колхозның бер бүрәнәсен генә түгел, машинасы белән суксалар да исе китмәс иде Әмма бүген аңарда халык милкенә кул сузучыга, ягъни тамгалы бүрәнәне урлаучыга карата тирән нәфрәт кузгалды.
Шул нәфрәтен көчкә тыя-тыя, ул прораб Сәгыйдулланың өенә барып керде Җылы түшәктә изрәп яткан прораб экономист Хәлим- 76
нең әтәчләр кычкырмас борын тавыш куптаруын, әлбәттә, алкышлап каршыламады
— Син йокы симертәсең, ә анда клуб төзелешеннән менә дигән бер бүрәнәне урлап киткәннәр!
Сәгыйдулла шешенгән күзләрен уды.
— Шулаймыни? Бер бүрәнә диген, ә. һм Ә син. нәрсә, милициягә эшкә күчтеңме әллә7
— Минме7 Мин бит'.
— Син бит, син бит! Бар, бар. яшь эзтабар, кайтып хатыныңны кара, аны урлап китмәсеннәр!
Сәгыйдулла чуар юрган астына кереп чумды
Колхоз милкенә шулай битараф каравы белән Хәлимнең җен ачуларын чыгарды прораб Чуар юрган идәнгә очты
— Мин, беләсең килсә, халык контроле вәкиле! Былтыр үзегез сайлап куйдыгыз!
Сәгыйдулла тагын юрганны үзенә таба тартты.
— Сайлаганнар сайрап йөрсен, минем анда ни эшем бар7
— Төзелешкә комиссия килә бит, оятсыз' Хет шул хакка уян!
— Комиссия килә дә китә ул. ә эш кала бирә
Чуар юрган прорабны көмешкә-суган исе аңкып торган авызыннан каплап куйгач, халык контроле вәкиле, вөҗдан турындагы диалогның уңышсыз төгәлләнүенә тәмам инанып, урамга чыгып китте. ■Бөтенесен аякка бастырам, барыбер бүрәнәне таптырам'» —дип кат- кат кабатлады ул
Комсомол комитеты секретаре Марсель иртәнге гимнастика ясап маташа иде. Әле егерме биш тә тулмаган бу егет һөнәре белән гади электромонтер гына булуына карамастан, озын-озын лекцияләр, докладлар сөйләп, авылда гына түгел, районда билгеле бер оратор булып исәпләнә иде Шуңа күрә авыл халкы аны «нотык Марселе» дип йөртә Хәлим килеп кергәндә нотык маһире ике потлы герне җилкәсендә уйната иде
— Хәерле иртә, Марсель энекәш!— дип дәште Хәлим комсомол секретарена һәм. сәлам алганны да көтмичә, сорауны кабыргасы белән куйды — Сезнең прожекторыгыздан берәр файда бармы7 Ул теге кыңгыр эшләрне яктыртамы, юкмы ’
Марсель ике потлы герне җиргә төшерде һәм шушы сорауны гына көткән кеше кебек җавапны бик тиз тотты
— Ничек яктыртмасын. Хәлим абый, әлбәттә, яктырта Ындыр- дагысы да, кырдагысы да. фермадагысы да Ул прожекторларны мин бит үзем лично карап торам Прожектор бит ул бик мөһим
— Мин бит, Марсель, ындыр прожекторы димим Кыңгыр эшләрне яктыртучы «Комсомол прожекторы» эшлиме, дим! Менә, мәсәлән. клуб төзелешеннән шәм кебек бер бүрәнәне сугып киткәннәр. Клуб бит ул сезнең өчен — яшьләр, комсомоллар өчен төзелә торган изге нәрсә Шул бүрәнә мәсьәләсен күтәрә аламы прожекторыгыз, юкмы?
Бу сүзләрдән соң нотык Марселе эчен тота-тота көлде
•— Ничек инде безнең «Прожектор»дагы ике кеше, хәтерем ял- гышмаса, унынчы класста укучы чебеш кебек ике кыз. бүрәнә тикле бүрәнә күтәрсеннәр, Хәлим абый Авыр ул'
- Мин сезгә бүрәнә күтәрергә димим бит' Бүрәнә урлау мәсьәләсен дим Ягъни. Марсель энекәш, сүз халык милкенә кул сузу турында бара!
— Менә-менә! Нәкъ кендегенә бастың' Югыйсә, бездә мәсьәләне тегеләй дә, болай да боргалыйлар Мәсьәлә ул. мәсьәлә' Мәсьәлә күтәрү ул. Хәлим абый, гер күтәрү белән бер'
Нотык Марселе янә ике потлы герне өскә чөеп, җилкәсендә уйната башлады.
— Аңлашылды Син дә комсомол секретаре исемен күтәреп йөрисең, таш йөрәк Их!— Хәлим кул селтәде дә профсоюз башлыгы Харисның өенә юл тотты. Иртәнге чәйдән күтәрелгән профком председателе бүрьнә югалу турындагы хәбәрне игътибар белән тыңлады, хәтта чын күңелдән кайгырды булса кирәк.
— Тик, Хәлим туган, эш биредә профком вәкаләтләреннән узып киткән бит Син мәсьәләне сәер куясың. Үзең халык контроле вәкиле, ә үзең профсоюз җитәкчесенә килгәнсең. Бу очракта мин сиңа килсәм, дөресрәк булыр иде түгелме соң? Бусы — бер. Икенчедән, колхозда хуҗа бар бит Адресын әйтергәме, әллә үзең дә..
Хәлим янә кул селтәп китеп барды. Аның уйлавынча, колхозда тагын абруйлы ике кеше — партоешма секретаре белән председатель генә бу эшкә кирәкле бәя биреп, чара күрергә булдыра ала иде
Партоешма секретаре район үзәгенә чыгып киткән икән. Шуңа күрә Хәлим кәнсәләргә килде. Гомердә булмаганны, ул туп-туры председатель Искәндәр Кәримовичның кабинетына шакып-нитеп тормыйча бәреп керде.
Председатель чамадан тыш батырайган экономистны күреп:
— Нәрсә булды? Әллә кассаны басканнармы9—дип кычкырды
— Кассаны бассалар бернәрсә булмас, анда барыбер акча юк Председатель кызып китте:
— Акча юк! Булдыксыз экономистлар белән эшләп, нинди керем булсын! Начар эшлисез!
— Керем юк та юк инде ул, Искәндәр Кәримович Колхоз милкен болай сакласак, гафу итегез, бөтенләй ыштансыз калуыбыз бар.
— Син, давай, турыдан, вакыт юк. Нәрсә булган?
— Клуб төзелешеннән бер бүрәнәгә «аю мае» сөрткәннәр. Мөгаен, прораб Сәгыйдулла сатып эчкәндер.
Председательнең битен бер мизгелдә канәгатьсезлек билгесе каплады
— Син. агайне, белер-белмәс: «Урлаганнар, сатып эчкәннәр»,— дип тавыш куптарырга ашыкма әле Айдан төтмәгәнсеңдер бит9 Председатель тәмәке кабызып җибәрде
— Айдан төшкәнсең икән, аңлатып бирәм,— диде ул, ярсуын баса төшеп.— Урлау кайдан килә? Эчүчелектән. Айнык баштан кеше контордан бер карандаш чәлдерергә дә кыймый. Шулай бит? Эчсә — бүрәнә түгел, комбайнны да абзарына куып кайта.
Хәлим талпынып куйды.
— Соң мин дә бит шул турыда...
— Ә бездә, иптәш Кәбиров, исегезгә төшерәм, икенче ел инде аеклык зонасы. Эчмибез дә, урламыйбыз да Әле кичә генә районга шул хакта шатлыклы хәбәр җибәрдек Ә син биредә тузга язмаганны сөйләп торасың Бар, эшеңне әйбәтләп башкар, керем турында уйлан! Кассада эш хакы бирергә акча юк. Менә синнән халык нәрсә көтә! Уңышлар телим...
— Рәхмәт,— дип мыгырдады Хәлим.— Безнең авылда барысы да «Беломор» тарта икән...
Председатель, аңламыйча, экономистка сораулы караш ташлады
— Нәрсә, нәрсә?
Хәлим уңайсызланып:
— Гафу итегез, мин сезнең турыда түгел. .— диде һәм кабинеттан чыгып китте.
Колхозның акча әрҗәсендә сукыр бер тиен дә шылтырамавын председатель бары тик үзенең булдыксыз исәп-хисапчыларыннан, экономистларыннан күрә иде. Бөтен районга мактанырлык тәртипне өстәлгә йодрык белән төеп, бер җыелыш карары белән аеклык урнаштыра алган мәһшүр җитәкче җәмгыять сейфын хәләл акча белән тутыруны бик вак, пүчтәк эш дип карый иде «Миннән —тәртип, сез- 78
дон — акча' Кайда безнең керемнәр9’»— дип. Искәндәр Кәримович киңәшмә саен бухгалтер һәм экономистларның бугазларына баса иде Әмма бу коч сарыф итү. буш әрҗәгә йодрык белән суккан сыман, бернинди уңай нәтиҗә дә бирми Шуңа күрә баш бухгалтер председательнең эш хакын., премиясен вакытында кертеп бирүдән артык чара күрә алмый Хәер, бусы да колхоз башлыгының тузган нервларын шактый гына тынычландыра иде
Шулай да Хәлимнең уйлары бүген колхозның буш әрҗәсе турында түгел, юкка чыккан тамгалы бүрәнә тирәсендә чуала
Ул үзен диңгездә япа-ялгыз йөргән сыман хис итте. Тотынырга бүрәнә түгел, нибары бер салам бөртеге—«Беломор» кабына язган сәлам хаты гына йөзеп йөри иде бу иксез-чиксез дәрьяда Тә-әк. Вакыты билгеле. Очрашу урынын санап чыгарга мөмкин Авыл шәһәр түгел Шәһәрдә генә ул чат саен утыргыч, ышык урын — көпә-көндез кавышалар, оялмыйча үбешәләр. Авылда әле бу мәсьәләдә һаман искечә Очрашу урыннары санаулы — тау астындагы чишмә, иске клуб артындагы имән, авыл читендәге ташландык җил тегермәне
Әбәткә кайтканда Хәлим янә төзелешкә сугылып чыгарга булды Инде бу юлы бернинди сюрприз көтмәгән экономист анда тамгалы бүрәнәне күреп алды! Аның үткен күзе тамганың зуррак хәрефләр белән салынуын күрде Димәк, башка бүрәнә1 Хәлим -Балта табып, юнып ташлыйм мәллә», дип уйлап торганда, мәйданга прораб үзе килеп чыкты Ул уйга чумган экономистны күреп
— Нәрсә, халык контроле күзе күпне күрә, тагын бүрәнә саныйсыңмы?
Хәлим сөйләшеп тормады, кул селтәп кайтып китте.
Тонге уникегә хәтле ул кымшанмыйча ятты. Янында Сәкинәсе тыныч кына йоклый иде. Стенадагы сәгать уникене суккач, ул әкрен генә торып киенде һәм. өйнең ишеген өстән бикләп, иске тегермән янына юл тотты. Җайлы урын табып, колакларын тырпайтып, көтә башлады Күп көтәргә туры килмәде Тегермән янына әкрен генә җиңел машина килеп туктады
— Утыңны кабызма!—дип боерды таныш тавыш. Бу колхоз председатале Искәндәр Кәримович иде
— Аңладым, шеф.— дип җавап бирде тагын бер таныш тавыш Монысы Сәгыйдулла иде.— Балык, тавык, ярты савыт
— Ярар. әйдә, озак маташма Хәзер үзең беләсең Заманасы ул түгел Аеклык зонасы Әле монысын кайдан юнәттең?
- Комиссия килә дигәч, бер бүрәнәне дачникларга
— Ярар. «Сабантуйга китте», диеп акт язарсың. Югыйсә, бүген миңа безнең мәхлук Хәлим «Колхоз милкен урлаганнар».— дип. бу уңайдан гауга куптара башлаган иде
— Мине дә йокыдан күтәрде ул бүген «Мин — халык контроле вәкиле, кайда бүрәнә9»—дип бугазга баса бит Күзен әйт әле син аның Шул хәтле бүрәнә арасыннан берсе җитмәвен сизеп алган бит' Кем-кем. ә аңардан көтмәгән идем' Аптыраш Югыйсә, ул хатыныннан гайре беркемне дә күрми-белми иде бит
— Андый хатының булса. Сәгыйдулла, синең дә күзеңә башка нәрсә күренмәс иде,—дип җавап бирде председатель, стаканын бушатып
— Миңа дисә, хет алтын булсын Хатын-кыз ул. минемчә, ир-егеткә өреп торучы бер эт Тыныч тормышны гаилә сазлыгына батырырга мин җүләр түгел әле'
— Юкны сөйлисең Аның Сәкинәсе артыннан нинди генә егетләр йөрмәде! Ыспай Сәлим үзе генә ни тора иде' Гармунчы, ут кебек егет Хәтерлисеңме9
— Хәтерләмичә Бик яхшы беләм. Искәндәр Кәримович Ул бул- маса — балык, тавык, ярты савыт каян килер иде безгә
— Аңламадым Ыспай Сәлимнең бу яртыга нинди катнашы бар9
— Искәндәр Кәримович, ул бит хәзер күршедәге Карун леспромхозында эшли.
— Кит аннан!
— Билләһи газим, менә шушы стакан белән ант итәм!
Прораб, стаканны «голт-голт» иттереп, бер секундта бушатып куйды
— Ышандырдың, сал тагын Димәк, бүрәнәләр шуннан кайта9
— Бездә урман юк бит инде Кәримыч.
— Ә кем булып эшли соң ул анда9 Күбрәк салдың бугай. Иртәгә районда киңәшмә..
— Норма Ә Сәлим Хәлимович үз урынында зур кеше Начальник Тәэминатчы Кыскасы, безгә кирәк кеше. Тот, Кәримыч. тот, безнең исәнлеккә Актлар язып-сызып торыш юк. Ул миңа барган саен бер-ике бүрәнәне артык төяттереп җибәрә. Соңгы тапкыр ике шәм сыман бүрәнәне үзе лично салдырды «Берсен Сабан туе колгасына бастырырсыз*.— диде Бәһасе — бер тавык та ике савыт.
Председатель икенче стаканны әйләндереп куйды.
— Синең бөтен җирдә бер такса Менә әйтеп бетермәдем Шушы Ыспай Сәлим озак йөрде теге Мәхлук Хәлимнең булачак хатыны артыннан Нәрсәдер барып чыкмады Китеп барды. Хәзер туган якларда, димәк Авылда ник күренми соң ул зимагур9
— Монда нәрсә бар аңа9 Тегендә акча, тавык, савыт Минем кебек кунакчыл прораблар бетмәгән бит, Кәримыч. Чират торалар. Сабан туена чакырдым мин аны. -Бәлкем кайтып әйләнермен, бер бәхетле кешене күрәсем бар иде»,— дип сөйләнде
Әллә төнге салкынча җилдән, әллә ишеткән шомлы хәбәрдән Хәлим туңа-калтырый башлады. Озакламый савытларын бушатып, председатель белән прораб машинага утырып китеп тә бардылар. Хәлим дә, оешып каткан буыннарын угалый-угалый, өенә таба атлады
Авыл йоклый иде Болытлар арасыннан күренгәләп киткән ай тирә-юньгә тонык нурын сибә. Их, ай, ай' Күпне күргән сүзсез шаһит! Әгәр җирдә кылынган кыек хәлләрне пакь кеше кебек кичерә белсә. Оятыннан кызарып, күптән кояшка әверелер иде ул.
Хәлим, бикләгән ишеген ачып, өйгә керде Сәкинәсе тыныч кына йоклап ята иде
Иртән ул таныш маршрут белән төзелешкә барды Тамаша! Тамгалы колга юкка чыккан иде! Тирә-юньдә кеше-фәлән күренмәде Экономист, нәрсә уйларга белмичә, тиз-тиз атлап төзелештән китеп барды Аяклары аны үзе дә сизмәстән кәнсәләргә китерде Идарә нишләптер бикле булып чыкты Сәгать тугызлар иде. Каравылчы Дәүли абый бакча эчендә нидер төзәтеп маташа
— Дәүли абзый, исәнме!— дип дәште Хәлим.— Нишләп контора бикле бүген9
Дәүли абзый билен тотып ыңгыраша-ыңгыраша турайды һәм Хәлимне күреп:
— Ә-ә. син икән Бүген, энекәш, сабан туе бит Халык шунда...
Хәлим, сабан туйларында батыр калып дан тоткан кеше булмаса да. бу бәйрәмне аеруча ярата, көтеп ала иде Тик бүген, шул каһәр суккан колга-бүрәнә артыннан йөреп, сабан туе буласын бөтенләй оныткан икән ләбаса! Тизрәк Сәкинәсен алып, мәйданга төшәргә кирәк.
Ә мәйдан шаулый-гөрли Озын шома колга тирәсенә инде халык җыйналып, яше-карты өскә үрмәләргә тырыша Чү' Колга дигәннән Шул бит! Әнә, нәкъ бүләкләр элгән җирендә таныш тамгасы да бар. Шактый зур хәрефләр белән һаман да шул Сәлим һәм Сәкинәнең мөнәсәбәтләре турында әллә кайдан кычкырып торган 80
тамга иде бу. һәрхәлдә Хәлимгә бу шулай тоела иде. Ул бу тамганы биш чакрымнан да күреп алыр сыман иде
— Туктап тор, Сәкинә!— диде ул һәм колга төбенә килеп басты.— Йәгез әле, егетләр, мин дә сынап карыйм бәхетне
Хәлим, бөтен дөньясын онытып, затлы чалбар-күлмәген дә алыштырмыйча, шома колгага үрмәли башлады Азаплана торгач, колганың очына якынлашты Гомерендә бернинди уенда катнашмаган, турникта ике тапкыр да күтәрелә алмаган Хәлимнең колгадагы бүләккә менеп җитүен күреп, авыл халкы дәррәү кул чапты. Әмма колгага үрмәләүченең бүләккә бер дә исе китмәде Ул кесәсеннән пәке чыгарып «С» хәрефенә тагын бер кәкре таяк өстәп куйды «Сә-лим Сәкинә» шул ук минутта «Хәлим -}- Сәкинә»гә әйләнде.
— Йә, ал инде бүләкне, нәрсә маташасың!— дип кычкырдылар астан. Тик Хәлим үз эшен эшләп өлгергән иде. аска таба шуды Йөзләгән күз аның җиргә төшүен тын гына карап торды
Түбәтәй кигән судья Хәниф, Хәлимнең кулын кысып,аптыравыннан булса кирәк, аңа русча эндәште:
— Не понял юмор I земляк
Хәлим озак уйлап тормады
— Аңларсың, энекәш, әле аңлар көннәрең алда.— дип, хатынын эзләп китте
Сәкинәсе аны елмаеп каршы алды
— Карале, алтынкаем, син бит бик батыр кеше икәнсең, белмәгән идем,—диде
Мәйдан буйлап күпме йөргәннәрдер, анысын төгәл әйтеп булмас, тик сабан туе таралыр алдыннан гына Сәкинә белән Хәлимгә шактый үзгәргән, олыгаеп корсак үстереп җибәргән Ыспай Сәлим белән борыны кызарган прораб Сәгыйдулла очрадылар
— Исәнмесез, якташлар' — диде Сәлим эшләпәсен мушкетерларча болгап.— Таһир белән Зөһрәгә бездән кайнар сәлам'
Исәнләшеп, бераз сөйләшеп торгач, Сәлим кесәсеннән «Бело- мор» алып көйрәтеп җибәрде һәм Хәлимгә кулын сузды.
— Маладис, шундый биек шома колгага менә алгач, син кыю кеше икәнсең. Юкка гына Сәкинә сине сайламаган
— Шул-шул, ир сайлау — бүрәнә сайлау түгел шул!— диде Хәлим, боларның икесенә берьюлы төрттереп
Сәлим белән Сәгыйдулла авызларын ачып катып калдылар Хәлим, Сәкинәсен кочаклап, мәйданга таба китеп барды
Колга башында сабан туе җырлары тибрәлә иде