Логотип Казан Утлары
Хикәя

СӨННӘТЧЕ БАБАЙ


Авылның картлары, ир уртасылары, яшьләре — һәммәсе дә үзләре белә башлаганнан бирле аны Сөннәтче бабай* дип таныйлар. «Сөннәтче бабай» дип йөриләр иде Угыллары, кызлары җиткән карчыклар да. яңа төшкән яшь киленчәк-ләр дә аны "Сөннәтче бабай» итеп таныганнар, алар да бу көнге яшь киленләр кеби. урак өстендә кызу-кызу урак урганда да. көз көннәрендә, төшмәенчә башны әйләндерә торган гөбе язганда да. бәйрәм алдында ашыга-ашыга өй юганда да. егълаган угылларын туктатыр өчен. Сөннәтче бабай килә*» дип куркытканнар иде
Аның яшен белгән кеше юк иде Яше күпме, дип уйлаган кеше дә юк иде һәм дә. әллә ничек, бөтен авыл халкы шул Сөннәтче бабай берлән яше арасында мөнәсәбәт барлыгын уйлый алмый иде «Сөннәтче бабай сиксән яшендә, туксан яшендә»,— дигән сүз алар- ның колагына ят килер кеби Ата таш. ана таш».— дигән шикелле мөнәсәбәт булыр кеби тоела иде
• Сөннәтче бабай» — Сөннәтче бабай иде Ул авылның өч сайлануында да староста булып торып, хаҗга барып кайткан Аш-аяк Шәрәфи бабайның да «Сөннәтче бабае» булган кеби. авыл хәзрәтенең. тимер юллар, пароходлар берлән үтеп барып. Казан шәһәрендә укый торган мәхдүменең дә Сөннәтче бабасы иде Авылның бу ел төшкән яшь киленнәренә дә ялгыз калып уйлап ятканда, яисә эштән соң каенанасыннан яшеренеп иске чүпрәкләрдән искеләр хәзерләгәндә дә. углы булуын ы уйлап бетерүе берлән Сөннәтче бабай хәтеренә төшә, углы булуы берлән сөннәт ясавы Сөннәтче бабайдан һич аерылмый иде
Кечкенә кызлар курчак уйнаганда курчакларның туе иттереп, кодалар, кодагыйлар чакырып маташканда, иске чүпрәкләрдән ямьсез генә иттереп, һәрвакыт бер курчакны -Сөннәтче бабай» атыйлар. сөннәт туйлары ясап, аның исеменнән әллә никадәр сүзләр сөйләнәләр, ир балаларны еглаттыралар иде Бөтен авыл сөннәт дигән сүзне ишеткәндә, шул картаеп, искереп беткән Сөннәтче бабай-ны хәтеренә китерә, сөннәт туе хакында сүз ишетсә, аның кайда булганын да уйламаенча. мотлаканV Сөннәтче бабай булган».— дип утыртып куя иде
Аның яше югалган кеби. исеме дә югалган иде Көлдергечрәк картлар, эшләр бетеп кырдан кергәч, җомга көннәрне, кояш җылысында җыелышып, сөйләшеп ятканда «Сөннәтче бабайның метрикәсен кәҗә ашаган икән Аның исеме югалгач. Газраил фәрештә аны оныткан икән дә, шуның өчен авылда ике зур холерада ул исән калган икән»,— диләр иде Газраилнең онытуы» сүзе дөрес булса булыр, ләкин Сөннәтче бабайның исеме югалган икән хәбәре ялган иде
V Мотлакан — һичшиксе»
Аның исеме бар иде. Исеме генә түгел, аның бөтен нәселен язган, аның бабаларын. бабаларының бабаларын язган сөннәтче шәҗәрәсе- бар иде Ул шул шәҗәрәсе берлән, үзенең сөннәт кисәргә мирас тари- кы барлыгын читтән килгән һәрбер шарлатан алдында исбат итә алырлык булса да авыл халкы аның үткен чалгы пәкесе берлән сап-сары агач черегенә шәҗәрәсеннән дә нык ышанганга, ул шәҗәрәнең кирәге дә булганы юк иде
Авылның кырыенда сан буенча икенче исәпләнә торган Сөннәтче бабайның йорты да. дөресен әйткәндә, өе дә. үзе кеби. бөтен авылның өйләреннән аерым иде. Ул. авылның сатучысы Әхмәдинең кызылга буяган өенә охшамаган кеби. авылның иң фәкыйрьләреннән хисаплана торган капка каравылчысы Садрыйныкына да охшамаган иде. Ул Сөннәтче бабайның өе иде Бөтен җире, бөтен төсе Сөннәтче бабайга охшаган иде Авыл тарихын белми торган вакытта такта берлән ябылган түбәсе, вакыт үтә-үтә. каралып бетеп, анда-монда кәкрәеп торулары берлән Сөннәтче бабайның битенә бөтенләй охшый иде Түбәсенең кырыйларына солы, бодай, алабута катышыннан үскән үләннәр дә. берсе анда таба, берсе монда таба карап. Сөннәтче бабайның рәтләп таралмаган сакалын хәтергә китерә иде. Өйнең сулга да. уңга да таба кәкрәйгән диварлары Сөннәтче бабайның төрле тарафка таба бөкрәйгән аркасын искә төшерә иде Аның пыяласыннан күп рамлы тәрәзәләре үзенең яшәргәнVI пыялалары берлән бабайның һәрвакыт яшьле күзләренә бик охшый иде. Өйнең берәм-берәм агачларын таратудан саклап тора торган, өстән сылаган күк балчык та Сөннәтче бабайның да шул картайган тәнен бер кеше иттереп җыеп йөртү вазифасын кыйла торган киемнәренә төсе- нисе берлән дә бик охшаган иде Монда һәр ңәрсә Сөннәтче бабайга охшаган. Сөннәтче бабай үзе дә һәр нәрсәгә охшаган иде Кем белсен, бәлки Сөннәтче бабай, чыннан да. шул өйнең балчыгы белән бер балчыктан яратылгандыр. Мал иясенә охшамаса. харам була — диләр Аның дөреслеген белмим, ләкин мал иясенә охшамаса. мал берлән иясе арасында аерма бетә. Менә монда да кай җирдә Сөннәтче бабайның үзе башлануы, кай җирдә аның әйберенең чиге булуы әллә кайчан хәтерләрдән себерелгән иде. әллә кайчан бу чик баганалары авып беткән иде. Дөресе генә. Сөннәтче бабай шул Сөннәтче бабай үзе генә түгел иде ул шул киемнәре берлән, шул буе берлән, шул үткен чалгы пәкесе берлән, шул әллә ничә кат кәгазьгә төргән череге берлән бергә Сөннәтче бабай иде Бөтен авыл халкы шуны шулай уйлый, бөтен авыл халкы шуның шулай икәнлегенә ышана иде Шуның өчен авылдагы ике зур утта да Сөннәтче бабайның йорты янмый калуын да Сөннәтче бабайның аерым бер эш иттереп сөйләнмиләр. Сөннәтч< бабайның өе янмый калды, аны ут онытты, фәлән дә димиләр иде. Газраил дәфтәреңнән югалды»га шул арның һәммәсен бергә кертәләр иде
Сөннәтче бабайның Сөннәтче бабайлыгы моның берлән генә тәмам булмый иде. Аның тагын берничә кисәге, кәбестә теле белән Сөйләсәң, тагын берничә яфрагы бар иде Аның өенең алдында юкагачлар берлән бастырып тоттырган кечкенә бакчасы да. бер караганда. һавалангандай, күкрәген чыгарып, кукыраеп тора кеби. бер караганда. картайганнан арып билен тота алмыйча, бөкрәеп торган кеби күренгән миләш агачы да бар иде Көзгә таба аның кып-кызыл миләш сабаклары кызыл ахак кебек салынып, сөялеп, яшь кызларның муенын, кулын, колагын бизәкли торган төймәләр, алкалар кебек. Сөннәтче бабайның өен бизи иде. Аның искелектән туеп беткән йөзенә көләчлек биреп, битенә кызыл йөгертә иде Сөннәтче бабай шул үзе берлән картайган миләш агачының телен белгән
VI Яшәргән — яшелләнгән
кебек, һәр көн иртә берлән чыгып, агачка таба карый, һәр көнне аның белән сөйләшергә тотына
— Нихәл, суык булмадымы9 Кырау төшмәдеме9 Чәчәкләреңне өшетмәдеме? — дип сорый иде. Миләш тә. шуны гына көткән кебек, офицер алдында басып тора торган солдатның офицерыннан сәламенә каршы кычкырып 'Исәнлегеңне телим!- — дигән кебек. Е әллә кайдан килгән җил белән шаулап җавап бирә Сөннәтче ба- i бай да аның сыгылып-сыгылып килә торган ботакларын, чәчәклә- S рен тотып карап, туңмаганына, өшемәгәненә ышанып, агачның та- S мырларын карарга. Җире корымадымы9 Су кирәкмиме9- — дип. j туфракны кулы белән изәргә тотына иде Ул күп вакыт су сибәр- = гәме. юкмы дип. уйлап тора-тора да. »майдан ботка бозылмас». 8 дип чиләкне күтәреп, артындагы инешкә төшә дә. анда үзе яса- * ган басмадан су алып менеп, миләшенең төбенә сибә иде Аннан соң салыныбрак төшкән ботакларны бер-бер җеп белән бәйләп * куя, иелгәнрәкләрен агачлар белән терәтә, миләш вакытында урамга * якынракларын бакчага таба борып куя иде Ләкин монысы кирәкмәс о бер эш кенә. Сөннәтче бабайның картлыгыннан килгән артык бер ’ саклану гына иде Аның миләшләре ерактан караганда малайларны « никадәр кызыктырса да. урамның теге ягыннан үтеп барганда ук. 5 үзенең әчеле-төчеле тәме белән никадәр аларның авызыннан су агызса да. килеп басып алырга берсенең дә көче җитми иде Түбән оч, югары оч бакчаларында кыярга рәхәт йөзе күрсәтми торган Гата малае Касыйм да, юлаучы Камалинең күршеләрендә йомыркаларына көн күрсәтми торган ирдәүкә кызы Мәрфуга да шул миләшләргә таба тугры килә алмый иде Сөннәтче бабай дигән сүз аларның күңеленә әллә нинди бер курку төшерә, аларның күз алдына шул Сөннәтче бабайны, карт Сөннәтче бабайны пәкесе, череге белән китереп бастыра, аның авызыннан Сөннәтче бабай һич сөйләми торган бер тавышта. «Кисеп алырмын»,— дигән сүзне ишеттерә иде Шул «Кисеп алырмын-нан Касыйм куркып кача, никадәр ирдәүкә булса да, киселәчәк артык бернәрсәсе дә булмаган Мәрфуга да якын килми иде
Миләштән башка да бабайның байлыгы юк түгел иде аның өй артында канау белән әйләндереп алган, суга кадәр сузылган йортыVII бар иде Читтән караганда, никадәр кечкенә төсле күренсә дә. бу йортның бер почмагы уҗым кыры, бер почмагы сабан ашлыгы кыры, суга якын җире печәнлеккә бүленгәнгә, башка — урта җире, шалкан, кыяр, кәбестә, чөгендер, борчак, бәрәңге түтәлләрен дә эченә ала иде. Шул ферма, урам ягыннан кечкенә генә җил капка берлән авылга чыккан кеби, пөхтә генә такта ишек тар гына, матур гына басма белән суга таба да сузылган иде Шул су ягындагы ишектән Сөннәтче бабай түтәлләрен, ашлыгын сугара, урам ягындагы капкадан шул ашлыкларны чит дөньяга чыгара, географиячә әйтсәк, чит мәмләкәтләргә җибәрә иде Җәйнең һәрвакытында аның шул бакчасы һәрвакыт ямь-яшел тора, илдәге корылык аның арышын саргайтмый. җәйге эсселек аның карабодаен көйдерми иде һәр елны кояшка карап тора торган каш җирендә аның бодае уңа. уйсу җиргә чәчкән аның солысы кара туткыллы булып, гөрләп үсә, карабодае, миләш кебек, сабаклары белән тулы була, арышы, сары ука кебек, башын күтәрә алмаенча сузылып ята Аның кыяры, шалканы, кишере хакында сөйләмә дә инде — алар бөтен авылның авызыннан суын агыза, бөтен авылны кызыктыра иде
Сөннәтче бабайның кош-корты да юк түгел иде Ләкин болары, ни өчендер Сөннәтче бабайныкы дип сөйләнмиенчә. аның карчыгы
VII Йорт (диал ) —ишегалды. 2 Каш (диал) — калкулык, кашлак 3 Җилем (диал ) — җилен
Гөлйөзем әбинең исеме берлән йөри иде Мәсәлән, аның бүрекле тавыгы, кызыл әтәче — «Гөлйөзем әби тавыгы . Гөлйөзем әби ЛӘ- че - дип йөртелә; аның зур җилемле . һавалы мөгезле, көтүнең иң артыннан килә торган кәҗәсе дә: Гөлйөзем әби кәҗәсе • дип сөйләнә иде
Бу тавыклар, әтәчләр, кәҗәләр — һәммәсе дә Сөннәтче бабайVIII кебек карт булсалар да. Сөннәтче бабай күрше картларыннан аерылган кеби алар да күрше тавыкларыннан, әтәчләреннән аерылсалар да. һәммәсе дә холыклары, табигатьләре берлән Сөннәтче бабайга бик охшасалар да. күрше-колан, ни өчендер, бу мәсьәләдә Сөннәтче бабайның хакын кабул итмәенчә. Гөлйөзем әбигә нисбәт биргәннәр иде Кем белсен, өй, бакча, миләш Сөннәтче бабайга никадәр охшаса, тавык, әтәч. кәҗә, бәлки. Гөлйөзем әбигә шулкадәр охшагандыр Шулай дигәч тә. сез Гөлйөзем әби берлән Сөннәтче бабай арасында аерма бар иде. берсе кара туткыллы, берсе сарырак, берсе каты табигатьле, берсе йомшак, берсе матур, берсе ямьсез иде дип. бер хата фикер чыгармагыз. Боларның төсләрендә, йөзләрендә, кыланышларында. табигатьләрендә дә һич аерма юк иде Дөресе генә, болар хәзер ике кеше түгел, икедән кушып ясалган бер кеше иде Боларның берсен күреп, икенчесен күрмәгән кеше, иттифакый . күрмәгәнен икенче авылда яисә кара урманның ялтыраган аланында җиләк җыйганда күрсә, мотлакан, м >ның кем икәнлеген таныячак иде
Боларның төсләре генә түгел, уйлары да берләшеп беткән иде Мәсәлән Сөннәтче бабай Карчык, түтәлләргә сибәргә вакыт түгелме' дияргә өлгерә алмый. Гөлйөзем әби чиләкне күтәреп чыга башлый иде Көз җитеп, сөннәт туйлары итә бай.1ларга вакыт җитеп Гөлйөзем әби -Карт, сөннәтләр җитә —дияргә өлгерми. Сөннәтче бабай тәһарәт төзеп, чалгы пәкесен кайрарга тотына иде Алай булса да. болар үзләре бер-берсен аералар иде. Гөлйөзем әби бервакытта да Сөннәтче бабайга карчык» дип дёшми. бабай да онытып җибәреп, карчыгына картым» дип эндәшми иде.
Ул гына түгел болар арасында эштә дә аерма бар иде кәҗә саву, тавыклар ашату, йомырка җыю. самавыр кую Гөлйөзем әбинең эше булган кеби миләшкә су сибү, йортны себерү, канауларны төзәтү дә Сөннәтче бабайның гына эше иде Онытканмын икән әле. өй җыештыру да бөтенләй Гөлйөзем әбинең җилкәсендә иде Ул һәркөнне әллә ничә мәртәбә идәнне себерә, һәр атна кич ком берлән сап-сары итеп самавырны ача. айда бер өйнең ярыкларын ямар өчен салган балчык өстеннән акбур берлән буйый, һәр намаз алдыннан картының комганына су сала иде
Өйләрендә әллә никадәр җиһазлар булмаса да. җәмәгатьләре шул карт-карчык берлән бетсә дә Гөлйөзем әби көн буе эштән бушамый иде ул кайвакытлар мич ягып күмәч сала, кыстыбый пешерә. бәйрәм көннәрендә картының намаздан кайтуына коймак хәзерләп куя иде Өйдәге бөтен әйберләр, җиһазларда һич артык нәрсә булмаса да. болар арасында берсе дә кыйммәтле, кыйммәтсезлек белән аерылмаса да. өч нәрсә боларга һич охшамаган, бөтенләй башка дәрәҗәдә иде: аның берсе Сөннәтче бабайның мирас юлы берлән сөннәтчелеккә хакы барлыгын исбат итә торган шәҗәрәсе, икенчесе сөннәт кисә торган чалгы пәкесе, өченчесе сөннәткә сибә торган, шешәгә тутырган сары череге иде Боларның өчесе дә өйнең иң кадерле җирендә. Гөлйөзем әбинең кыз чакларыннан калган һәф- тияге бөтиләре саклана торган түрдәге шүрлектә, кечкенә сандыкта тора иде Боларның һичберсе дә гади көндә алынмый һичберсе
VIII Иттифакый — очраклы рәвештә 2 Һәфтияк — Коръәннең җидедән бер олеше. 3 Бетм — бәхетсезлектән саклаучы догалык
андый-мондый эшкә тотылмый иде Хосусан, шәҗәрәнең кыйммәте әби белән бабайның алдында бик зур иде. Ул һәрвакыт карындыкка төрелгән көенчә берничә кат кәгазьгә сарылып, чүпрәкләр берлән бәйләнеп куелган иде Аның эчендә ни язылганын Сөннәтче бабай укый белмәсә дә. шул кәгазьнең бик зур кәгазь икәнен белә, әллә нидә бер зур кунак-фәләнгә күрсәтергә тугры килсә, ул шәҗәрәнең бер җирендәге исемгә бармагы берлән төртеп
— Менә бусы — Сәлман Фарси, разыйя аллаһы ганһе менә монысы мин — дия иде Ул шул сүзне әйткәндә бераз һаваланып та киткән кеби була, теге кешегә гади кеше берлән эш итмәгәненә Сәлман Фарси2 нәселеннән бер кеше берлән эш иткәнене белдерер очен кеби
— Сәлман Фарси хәзрәтләре безнең бабамыз булган.— дип куя иде Андан соң ул шәҗәрәнең тарихын сөйләргә тотына иде Сөйләгәндә, гади сүз сөйләмәгәнене белгәнгә, сүз араларында салаватлар әйтә. •разийиллаһи гыйна. рәхмәтуллаһы галәйһи-ләр берлә биЗәкли иде
Бабай ул шәҗәрәне әтисеннән мирас тарикынча алган иде Шун- дан соң аңар үзенең исемен яздырыр өчен мәрхүм, алла рәхмәтендә булсын. Түнтәр (Гали ишан) хәзрәт кә барган иде
Сөннәтче бабай шул вакыйганы менә ничек сойли иде
— Кышның көне иде Әти мәрхүм алла рәхмәт итсен вафат булды Үләр алдыннан мин берничә ел әти берлән читкә сөннәткә чыгып йөрсәм дә. иҗазәт ала алмаган иде Менә бер көнне тегермәндәй кайтсам, әти >Углым. хәзрәтне алып кил. хәлем начар”.— диде. Мин хәзрәткә киттем Хәзрәт мәрхүм, алла рәхмәтендә булсын, ул вакытта Кәбир хәзрәт иде Хәзрәт бабай, әти авырый дигәч, «машаллаIX диде дә. мәдрәсәдән чыгып, чанама утырды Өйдә әтине телсез таптык. Хәзрәт йасин укырга тотынды Әти һаман телгә килмәде Дасиннан соң хәл җыйган кеби булды Бик авырлык берлән кулын күтәреп, шүрлектәге сандыкны күрсәтте Аннан ары күзен миңа борды Хәзрәт
— Сиңа сөннәтче бабай булырга иҗазәт бирә.— диде Хәзрәт шул сүзне әйтеп өлгерә алмады, әти тагы Аллаһ' - дип әйтеп, җан бирде Алла рәхмәт итсен, бик яхшы күмдек Гүр садакасына бер зур сарык бирдем, фидиясенә4 өй тумасы кашка кырыкмыш иде. шуны бирдем, кырыгына кабер өстенә йөрергә алты тәкәдән теккән тунын бирдем Менә көн үтте, кыш үтте, җәй булды, көз булды сөннәт вакыты җитте Мин тәһарәт алып, әтинең пәкесен алып, сөннәткә чыктым Малайлар минем арттан йөри башладылар Алар Корбан-колый сөннәтче бабай-.— булган дип. көлә башладылар Ул вакытта әле яшь идем Бер өйгә кердем Үзем берлән үскән Гадилә-нең өе икән Угылы сөннәтлек булган, яхшы каршы алдылар, белен берлән чәй эчерделәр, ләкин Бер ел әле сөннәткә бирмәскә тел ибе < балабыз үссен дип уйлыйбыз .— диделәр Икенче җирдә тагы шулай Мин бөтен авылдан бер малай да таба алмадым Үткән ел бай ел булганга, сөннәтлек малай күп иде Мин уйладым да яңа тун киеп кияү булып кергән казакины киеп, мәрхүм Кәбир хәзрәткә киттем Хәзрәт мине өенә алып керде Кергәч тә. тулы ният бирдем Хәзрәт, дога кылып, сорашырга тотынды Хәзрәткә бәйнә-бәйнә хәсрәтемне сөйләдем Хәзрәт уйлап-уйлап торды да
— Син. Корбанколый. Түнтәр Гали ишанга бар андан иҗазәт ал,— диде
IX Разыйя аллаһы ганһе — алла аңардан рази булсын 2 Сәлман хт-Фарсн Мохәммәт пәйгамбәрнең сахабаләреннән Фарсы халкыннан булып, сугыш гыйлемен яхшы белүче саналган 3 Иҗазәт рохсәт 4 Фидия үлгән кешенең гонаһын йолып алу очен бирелгән садака. 5 Ният ният садакасы
— Хәзрәт, ул кая соң? — дидем
Хәзрәт Фәлән җирдә, фәлән җирдә».— дип сөйләп бирде
Шул ара да булмады авылга әллә кайдан, сөннәтче дип, бер карт килде Мина, балабыз кечкенә, дигән бөтен кешеләр сөннәткә бирә башладылар Атам мирасының әллә кемнәргә китүенә ачуым килде Атны җигеп хәзрәткә дип бер савыт кәрәзле бал алып, юлга чыктым Унике көн бардым Менә хәзрәтнең авылына барып җиттем Иртә намазга кердем Ул халык ул халык! Сакаллы шәкертләр берлән мәчет тулган Намаз бетте Хәзрәтнең намаздан чыкканын көтеп торып, күрештем Хәзрәткә серне аңлаттым, үзебезнең хәзрәттән алган хатны бирдем
— Өйлә намазына тәһарәт төзеп кил.— диде. Килдем. Дерелдәп кенә намаз укыдым Коръәннән соң хәзрәт мине чакырды, иманны сорады, җавап бирдем Намазны сорады, җавап бирдем Шәҗәрәне сорады, әтинең, бабайның исемен әйттем Шуннан соң хәзрәт кул күтәреп дога кылды Шундагы бер зур шәкерткә:
— Шуның шәҗәрәсен күчереп, исемен яз,— диде Шатлыгымнан язган шәкерткә бер талир тәңкә бирдем Унике көн барган җиремне уналты көн кайттым Менә җиңел генә түгел, шулай алдым».— ди иде дә шәҗәрәне күрсәтә иде Шәҗәрәне укый белгән кеше башыннан әллә никадәр аятьләр, салаватлар укыганның соңында «Корбанколый бине Уразколый. Уразколый бине Миңлеколый, Миңлеколый бине Габдулла. Габдулла бине Мөхәммәтсалих. Мөхәммәтсалих бине менла Морад баба (*) менла Морад баба бине хан Гәрәй, хан Гәрәй бине хәзрәт Аксак Тимер. Аксак Тимер бине хәзрәт Гали, хәзрәт Гали бине Сәетбаттал Сәетбаттал бине хәзрәт Хәнәфи, хәзрәт Хәнәфи бине Мөхәммәт. Мөхәммәт бине Габдессәлам. Габдессәлам бине Мамай Мамай бине ибн Габбас, ибн Габбас бине Габделмотал- лап. Габделмоталлап бине Һашим. Һашим бине Хәсән. Хәсән бине хәзрәт Билал, хәзрәт Билал бине Сәлман Фарси разийя аллаһы ганһе дип бетергән бер шәҗәрә күрә иде Укучы Сәлман Фарси бабай арасындагы шул мең дә өч йөз елның шул кадәр тиз кичеп, биш-алты буында Сәлман Фарсига барып җитүендә дә. шунда кергән тарихи исемнәрнең тугрылыгында да шөбһәләнми иде
Пәке, шәҗәрәгә караганда шәфкатьсезрәк булса да. ул бик мөкаддәс иде Бабай аны да салаватсыз тотмый, аны да күрсәткәндә атасыннан калганын сөйләп кенә калмаенча. аның да шул буыннардан үтеп, хәзрәт Сәлман Фарсидан килгәненә кадәр барып җитә, аңар хәзрәте рәсүлнең үз кулы белән бирелүен дә әйтеп куя иде Пәкене караган кешенең күңеленә. -Ул вакытта чалгы бар иде микәнни- .— дигән фикер килми, бабайның башына да андый шөбһә килми иде Замана бозылмаган иде Халык бер-берсенә ышана, язылган сүзләргә Коръән кеби игътикад1 итә иде
Көннәр кыскара башлап, кичләр суыгая башлагач, киленнәр киндер әвернәләрен чормадан төшереп кора башлагач, кызлар, киергеләрен киереп, балтыр чүпрәкләре, челтәрле якалар чигә башлагач. Сөннәтче бабайларда да хәл үзгәрә, аларның өйләре дә әллә нинди зур эшкә хәзерләнә башлый иде Шул көн якынлашуы сизелә
(-{-) Менла Морад бабай — Кырым ханнары Гәрәйнең угылларыннан Ни сәбәптәндер Русиянең уртасына күчеп килеп, гыйлем юлында хезмәт иткән Чистай вә Бөгелмә өязләрендә зур исеме бар. Шонталы авылында Чистай өязендә күмелгән -|-
БУ автор искәрмәсе Ул югарыдагы шәҗәрәнең Әмирхановлар шәҗәрәсенә пародия икәнлеген сиздерер өчен бирелгән Фатих Әмирханнар шәҗәрәсе кыскача болай Гәрәй мирэа-Җәлмәт-Әхмәт-Кадермәт-Морад хәзрәт-Исмәгыйль-Габделмәннан- Әм ирхан-Хөсәен-Зариф-Фатих
1 Игътикад — ышану 2 Әвернә — җайланма, станок
башлагач та. Гөлйөзем әби керләр чайкый, өенең идәннәрен юа. самавырын тагы көзге кебек иттереп ачып куя. шул көнгә дип. җәйли җыйган каймагыннан гөбе яза иде Менә көтәр көн килеп җитә, көннәр салкынланып җитеп, чебеннәр, күбәләкләр үлеп бетә иде Сөннәтче бабай, иртә намазга иртә үк барып утырып, ниятләрен укый, намаз беткәч, ишрак* намазын да бетереп, хәзрәткә кереп -
Безгә фатиха биреп чыкмассыз микән'' Карчык самавыр куеп торырмын дип әйт дигән иде-.— дип хәзрәтне ашка чакыра: хәзрәт тә. ча- 5 кырыласын әллә кайдан белеп торганга, вәгъдә бирә. Сөннәтче бабай = сүз беткәч кенә Хәзрәт, остазбикә берлән- —дип. тагы ныгытып Z әйтеп. -Алай булса сез. хәзрәт, тәһарәт яңартыгыз да. барыгыз, мин 8 карчыктан кайтып сөенче алыйм дип. кызы-кызу кайтып китә. = кайнаган самавыр, яккан мич берлән көтә торган карчыгына хәбәр- - не сөйләп, үзе киенергә тотына иде Ул бу көнне үзе кияү булып “ кергән вакытында бикәч бүләге иттереп бирелгән, чиккән якалы £ күлмәген, аның өстеннән бу хәзрәттән элгәреге хәзрәт биргән кыска - җиңле, алды теткәләнгән булса да. арты өр-яңа тора торган әдрәс - казакиен, башына хәзрәтнең кияүгә чыккан кызының углын сөн- * нәткә утырткач биргән чигелгән кәләпүшен кия иде. Ул шул киемдә матураеп, шул көндә яшәреп китә иде. Ул шул көенчә хәзрәтләрне - көтәргә капка төбенә чыга, күзен кытыклый торган көзге кояшның * йөдәтүеннән сакланыр өчен күз өстенә кулын куеп, хәзрәтләргә таба - карарга тотына иде Хәзрәтләр капкадан чыгу берлән ул Карчык. 2 карчыкX — дип. Гөлйөзем әбигә кычкыра. Гөлйөзем әби дә мичтәге - коймагын алга тартып, самавырына тагы бер күмер салып, каршы чыга иде Хәзрәтнең сәламенә каршы Сөннәтче бабай сәламне алгач та. Гөлйөзем әби «Әй рәхмәт хәзрәтем, остазбикәне алып килә' Кил. остазбикәм'—дип. остазбикәсен аркасыннан кага. -Әй канатым. рәхмәт! Олуг башыңны кече итеп килүең өчен аллаһы тәгала җиде оҗмахның ишеген ачык кылсын' Безнең ярлы йортыбызга аяк баскан өчен аллаһы тәгалә хәзрәтләре алтын-көмештән сарайлар бирсен!- — дия иде Абыстай да. хәзрәт тә. Амин' —дип. өйгә керәләр иде Гадәтнең тышында, абыстай. Сөннәтче бабайдан качмыйча, хәзрәт берлән бергә утыра иде. шул гадәткә, шәригатькә сыймый торган ЭШ1Н тәэвил2 итәр өчен, хәзрәт догадан соң да
— Әййү. Сөннәтче бабай, гадәтем остазбикәне алып йөрү булмаса да. Гөлйөзем әби күңеле өчен алып килдем Сездән качмаса да. гаепләмәгез инде.— дия иде Шул сүзне ул утыз елдан бирле әйткән кебек. Гөлйөзем әби дә шул сүзгә каршы
— Ай рәхмәт, хәзрәтем' Ай рәхмәт' Бөтен илдән аерып, безне үз итүегезгә рәхмәт! Сәлман Фарси хәзрәт шәфәгатьчегез3 булсын'— дия иде Шул -Сәлман Фарси дигән сүзне әйткәндә Сөннәтче бабай тагы бераз үсеп киткән кеби була, аның күзенә нур керә, аның йөзе тагы яшәрә төшә иде Хәзрәт эчә торган чәйдән бүләк итеп китергән чирек чәйне Сөннәтче бабайга Үлгән углым Габдрахман өлеше-,— дип суза, абыстай да Гөлйөзем әбигә -Үлгән кызым өлеше-'. — дип. чиккән күкрәкне4 төртә иде Тагы дога башлана Гөлйөзем әби
— Аллаһы тәгалә сезгә оҗмах хөлләләре кидерсен, кыямәт көнне йөзегезне ак кылсын! — дип. дога кыла иде дә чәй мәҗлесе башлана иде Гөлйөзем әбинең мичендә пәрәмәчләр, коймаклар кызу- кызу четерди башлый иде Хәзрәт тә. абыстай да. кыстатмыйча эчәләр, ашыйлар, тәмле сүзгә кереп китеп, чынаякны санарга оны-талар. самавырда су беткәч кенә Туйдык, туйдык инде —дип тарсынсалар да. Гөлйөзем әби тагын кайнаган су берлән самавырны
X Ишрак камазы - иртән кояш күтарелгач укыла торган намаз 2 Тээвил аңлату, ачыклау; 3 Шәфәгатьче арадашчы, аклаучы 4 Күкрәк — күлмәк астыннан күкрәкка киеп калдырыла торган чигүле материя
яңарткач, тагы эчәләр иде Өченче мәртәбә самавырны яңартырга хәзрәт тә каршы килә иде. остазбикә дә разый булмый иде Гөлйөзем әби Минем хәзрәткәем, эчәсем килә, мин дә сезнең мәҗлесегез берлән шәриф («мөшәррәф»XI дигән сүзне шулай әйтә иде) буласым килә».— дигәч, хәзрәт тә дәшми, остазбикә дә разый була, тагы самавыр килә, тагы Гөлйөзем әби берлән бергә чәй эчелә, тагын су бетерелә иде Дүртенче самавырга хәзрәт кенә түгел, абыстай да каршы килә. Гөлйөзем әби дә. тиресләнмәенчә. чәй урынын җыеп ала иде дә, Сөннәтче бабай -Хәзрәт, әрвахлар өчен...» — дип. сүзен әйтеп бетерә ал- маенча туктый иде Хәзрәт тә шундый вакытта укыла торган кыска аятьләрне укымыйча, инна фәтәхна»ны бөтенләй укып чыга, бик озын иттереп гарәпчә, фарсы катыштырып, дога кыла иде Сөннәтче бабай хәзрәт дога кылып беткәч тә. әллә кайчан хәзерләп куйган, мич буендагы зур биш тиенне хәзрәтнең кулына, биш тиен дип язылса да. хәзер бер тиен ярымга йөри торган зур акчаны да остазбикәнең кулына баса иде. Акчалар кызган булса да. хәзрәт тә. абыстай да кулыннан төшермичә дога кылалар иде Догадан соң хәзрәт, гадәте буенча -Аллаһы тәгалә озын гомер бирсен, дәүләтегезне киң кылсын'• — дияргә өлгерми. Гөлйөзем әби. әллә каян чыгарып, хәзрәткә зур ике тиен абыстайга бер тиенне төртеп: -Патша хезмәтендә үлгән углым өчен.» — дип. сүзне бетерә иде Тагы дога башлана иде Шуның артыннан Гөлйөзем әби «Гаеп итмәгез инде, сыйлый алмадым*.— дия иде Хәзрәт «Бик рәхмәт, бик сыйладың».— дип тора башлагач. Гөлйөзем әби: -Аш хәзерли алмадым инде, хәзрәт, аз гына шурпам бар. шуны ашап китегез инде-.— дия иде. Шуның артыннан тавык итендә пешкән шурпа китерә иде. Ул бетәргә өлгерә алмый — каз аягы, бүтәкәсеннән пешкән, чыгыр-чыгыр кайнап тора торган шур- палы бәлеш ашьяулыкка куела иде Шул арада ишегалдына чыгып. Сөннәтче бабай да зур аякларда сосла күтәреп кереп «Бәлки, хәзрәт, яратырсыз .— дип хәзрәтләр өчен ясаган сосласын суза иде Бәлеш ашала, сосла эчелә иде Бәлешнең эче бетеп, төбе киселергә җиткәч, хәзрәт тә. абыстай да -Кисмә, кисмә' —дисәләр дә. кискәч, төбеннән дә берәр кисәк ашыйлар иде Ул бетеп өлгерми, Гөлйөзем әби
Хәзрәт менә безгә доганы аз кыласың, быел бер үрдәгем качып салды. үрдәкләрем аз булды»,— дип. пешкән үрдәк чыгара иде. Хәзрәт • Сез безне бигрәк сыйладыңыз».— дия. абыстай да «Туйдык инде, кирәкмәс, бозма».— дия иде Ләкин бозылгачтан үрдәктән дә кечкенә мәхдүмгә дип алып куелган боттан башка, бер нәрсә дә калмый иде Үрдәктән соң Гөлйөзем әби Бер нәрсә дә хәзерли алмадык»,— дип. йомырка бәлеше чыгара иде Тагы «Кисмә, кисмә!» — дигән сүзгә карамаенча. ул да киселә, ашалып бетә иде Шуннан соң Гөлйөзем әби -Гаепләмәгез инде, хәзрәт».— дип гозер үтенергә тотына. Сөннәтче бабай да. әллә кая югалып, шактый гына зур карбыз күтәреп керә иде Хәзрәт абыстай тагы -Урынымыз калмады инде .— дисәләр дә. ашый башлагач, карбызны мактый-мактый, урын калмаганлыгы онытыла иде Шуннан соң Гөлйөзем әби, никадәр самавыр китерергә теләсә дә. хәзрәт разый булмый, ул шул арада капка төбенә ашка алырга килгән кешене күрсәтеп: -Остабикә калсын. без. Корбанколый агай берлән бергә китик инде».— дия иде Кор- банколый дигән сүзне хәзрәт үзенә кан алдырганда гына, мәхдүмгә сөннәт кистергәндә генә әйткәнгә. Сөннәтче бабай тагын кәефләнә. Гөлйөзем әби тагы шатлана иде Шуннан соң Сөннәтче бабай
Алай булса хәзрәт, безгә фатиха бир инде, бу көн баш көн. башламакчы булам» — дия иде Хәзрәт тә кулын күтәреп дога кыла иде дә Сөннәтче бабай берлән чыгып китә иде Гадәттә, абыстай.
XI Мешәррәф — бәхетле булу. * Коръәнмен «Фәтс-х» исемле 48 сүрәсе әнә шул сүзләр белән башлана Хәзрәт сүрәне тулысынча яттан укып чыккан була
Гөлйөзем әби янында калып, тагы бераз чәй эчә. тамагы туйган булса да. калдык-постык пәрәмәчләр коймаклар, бәлешләрдән тагы бераз авыз итә иде.
Шул көнне өйләдән соң Сөннәтче бабай һаман шул кунакча киеменнән, череген салават әйтеп кәгазьгә төреп, пәкесен күкрәк кесәсенә тыгын, күрше Мифтах малаен янына алып, эшкә чыгып китә иде Иң _ әүвәл. хәзрәтнең углы булса, хәзрәткә, аның утлы булмаса. мөәзингә. < аның да булмаса, илдәге хаҗига анда да булмаса. намаз карты а Гобәй бабайга, анда да булмаса, башка берәр намазлы-ниязлы £ картның йортына бара иде Аталары күтәреп чыгара торган, чык- я мае өчен тыпырчына, тырмаша торган зуррак малайларны өйрәтер өчен = ул кесәсеннән чыгарып, бер алма бирә, аның берлән сөйләшеп, аңа 3 чыбыркы ишеп бирергә вәгъдә итә иде Шулай итеп аны ышан- ♦ дырып җиткергәч, аңар Кызыл ыштан, тәти ыштан тегәбез. ® менә үлчик әле».— дип яткыра да. янындагыларга тотарга кушып, са- £ лават әйтеп, бисмиллаһи. аллаһыәкбәр' ■ — дип кисеп ала да. акыра- < бакыра торган малайның җәрәхәтенә череген сибеп чыгарырга куша и иде Шул эшне эшләп беткәч, кулын юып тагы салават әйтеп, пәкесен. * череген куеп, хәзерләнеп торган чәй янына менеп утыра, элгәреге « сөннәтләр хакында сөйләп чәй эчә иде Сөннәт садакасын алып, га- * дәттәге бер икмәкне якындагы малайга күтәртеп, ул күңел тынычлыгы белән өйгә кайтып китә, бу көнгә шуның берлән эшне туктата иде Ул шул көнне үзен бөтенләй егетләрчә хис итә. бөтенләй башка кеше булып китә иде Йокысын да тыныч йоклый, вак-төяк төш тә күрми, күрсә дә, бабаларыннан Сәлман Фарси хәзрәтне яки Сәед- Баттал газине генә күрә иде
Иртәгесен ул иртүк чыгып китә, көн буе дүрт-биш җирдә сөннәт кисеп, биш-алты икмәк күтәреп кайта иде Ашлык булган елларда зур авылда шул хезмәт бер-ике атнага бара иде Шул вакытта Гөлйөзем әбинең өе икмәк берлән. Сөннәтче бабайның кесәсе зур бакыр акча берлән тула иде Сөннәт беткәч, бабай хәл белер өчен, тагы әүвәлге йортка бара. тагы, акырып-бакырып. чыкмаска теләгән малайларны чыгартып карап. Менә тәти булган, углым —дип, акырган балага тагы череген сибеп, тагы чәй эчеп тагы икмәк алып китә иде Шулай итеп, тагы бер мәртәбә йөреп чыга иде
Сөннәтче бабай шул эшен тәһарәтле көенчә кылганга, һәрвакыт салават, бисмилла берлән эш башлаганга, балаларның җәрәхәтләре тиз бетәшә, тиз төзәлә иде Кайвакытларда гына ярага әйләнеп китсә дә, чебен-черки чыкканчы төзәлми калмый иде Иң актык сөннәт беткәч. Сөннәтче бабай зиярәт остенә барып Корьән укый, хәзрәткә кереп садака бирә, остазбикәгә дип җимеш илтә иде Шуннан соң, күршедән ат алып, сөннәт булган йортларда сөннәт ашлыгы җыеп йөри, капчык-капчык карабодай, борай, арыш, солы төяп өйгә кайта, өйалдының бөтен үсекләрен ашлык, он берлән тутыра иде Җыелган икмәкне сатып, карчыгына күлмәк, алъяпмалык. үзенә күлмәк-ыштан, рамазан никадәр ерак булса да. «санаулы көн үтәр» дип, мәчеттә авыз ачтырырга дип ике кадак хөрмә алып, мөәзингә бирә иде Шуннан соң ул тагы иске торышы берлән, тагы киләсе елның сөннәт вакытщн көтү өмете берлән яши иде
Шулай итеп еллар үтә. яшьләр өйләнә, яңа балалар, яңа сөннәтләр җитә, алар үтә; алар артыннан килә торган буынның ба- ласы-чагасына рәт җитә иде Яшьләр картая, картлар үлә. еллар үтә иде Ләкин бу үткән еллар аның яшен картайтмаган кеби. аның битенә яңа җыерчыклар да чыгармый вә аның билен тагы бөкрәйтми иде Ул. дөнья үтүен сизмәгән кеби, һаман элгәреге Сөннәтче бабай булып тора иде
ТыйбXII гыйлеменнән мәгълүм кешенең тәнендәге канының куелыгы вә сыеклыгы, ул канның агуы елның фасыллары берлән бик зур мөнәсәбәте бар. Кыш көннәрендә инсаннарның каннары бөрешкән, куеланган хәлдә була. Ул тамырлар буенча акыртын гына, һаваланып кына ага. Кыш көнендә бер-бер әгъза киселсә, яисә тамыр өзелсә, кан, касәдән авыр-авыр чыга торган куе каймак кеби. акыртын гына ага. җәрәхәт тиз бетәшә Көннәр озая башлап, кояш күбрәк җылыта башлагач, урамнарда сулар җыела башлагач, адәм тәнендәге кан да. кояш җылысында эрегән кар кеби, языла башлый Көн җылынган саен ул сыегая, сыегая килә Май числосында ул тәмле, татлы язгы сөт кеби була Шуның өчен ул вакытта кешеләр үзләрен яшәргән кеби хис итәләр, аркаларыннан бик зур йөкне ташлаган кеби. җиңеләеп калалар Бу вакыт кан. үзеннән- үзе, кыш буе җыелган бозык, начар каннарны куа башлый. Җәй җитеп көн кызуланган саен кан сыекланганнан сыеклана бара. Кеше тәнендә торасы килмәгән кебек, адәмнең эчендә кайный, ялгышлык берлән кул-баш киселсә, бик күп кан әрәм була һавалар суыгая башлап, яшел үләннәр кырау күргәч, кан тагы, савыт өстенә утыра торган каймак кеби, акыртын гына утыра, куера башлый Кыш якынлашкан саен аның куеруы арта, шуның өчен гыйльме тыйб ияләре кан алдыру, мөгез салдыруның вакытларын елның фасылы берлән тәгаен итәләр. Һичбер вакытта, аерым бер авыруы булмаса, канның сыекланган вакытында тамырын кисеп, адәмнең шашкан, чыгарга көтеп кенә торган канын әрәм итмиләр. Шуның кеби үк. кыш көнендә, куерган, утырган канны йокысыннан уятып, ага торган юлын бозмыйлар, аның буасын ермыйлар Алар кан алдыру өчен кыш буе җыелган начар, бозык каннарны, канын үзеннән чыгарып иркәләнеп калырга теләгән яз көнен ихтыяр итәләр. Шул яз көнендә, көнләр җылынып җиткәч кенә тамырдан кан алалар, мөгез салалар.
Ел фасылларының кан агуына, канның куелыгы, сыеклыгына тәэсире булган кеби, айның, көннең дә тәэсире юк түгел. Айның тулысында кан тулы булганга, кан алу өчен куркынычсыз түгел Канны туктату авыр булып, теләр-теләмәс күп кан чыгу ихтималы бар Айның башында яшь тамырга өйрәнеп бетмәгән каннар чыгып китүләре ихтималы булганга, таза канның чыгып, карт канның калу шөбһәсе бар Шуның өчен канны алдыруны тулы ай кителә башла-гач муафыйк күргәннәр Айның унтугызынчы-егерме беренче көннәрен бигрәк мәслихәткә санаганнар.
Көннең исеме берлән, көннең вакыты берлән дә канның агуының, әлбәттә, мөнәсәбәте бар Ләкин көннәр һәммәсе дә аллаһы тәгаләнең көне булганга, бу мөнәсәбәтләрне тәгаен әйтергә тыйб галимнәре ирешә алмаганнар Аллаһы тәгалә бу серне алардан яшергән Шулай булса да. көннәр өчен дә сәбәпләр мәгълүм булмаса да, сишәмбе вә якшәмбе көннәрен артык күргәннәр.
Безнең Сөннәтче бабай Сәлман Фарси хәзрәтләреннән мирас тарикы берлән сөннәтчелекне алса да Әбугалисина хәзрәтләре тарафыннан тыйб гыйлеме, гыйльме симия вә гыйльме кимиягә иҗа- зәт алмаганга, әлбәттә, тыйб гыйлеменең бу кадәр нечкәлекләрен белми иде Ләкин исәпсез-хисапсыз еллар хәзрәтләр, муллалар, мөәзиннәр берлән катнашу, аларга исәпсез-хисапсыз мәртәбә мөгез утырту, иксез-чиксез аларның каннарын алу аңар зур тәҗрибә биргән вә шул кагыйдәләргә аны да алыштырган иде Ул да һичбер вакыт көз кан алмый, кыш мөгез салмый иде. Ул да һичбер вакыт
XII Тыйб—медицина. 2 Инсан — кеше
айның тулысында мөгезне истигъмаль’ итми, җәйнең кызуында кан балтасын тамырга сукмый иде Ул да һичбер вакытта баш көндә яисә шимбә көнендә кан эшенә тотынмый иде Ул, кан өчен вакытын, көнен исәпләп, аен. сәгатен саклап тора иде.
Менә шул көн җитә башлагач, хәзрәт мәхдүм аркылы яисә хезмәтче аркылы Сөннәтче бабайга «Буш көн (сишәмбе көн) кан = алырга керсен»,— дип хәбәр иттерә иде Сөннәтче бабай мөгезләрен 5 җылы суда кат-кат юа. кан тамырына чаба торган балтасын үткәрә. 5 мөгез астына суга торган пәкесен ныграк очлый иде Ул шул көн ± җиткәч, тагы кияү булып кергәндәге күлмәген, Кәбир хәзрәттән кал- Ь ган әдрәс камзулын, мәхдүмәдән килгән кәләпүшен киеп, ап-ак чүп- = рәккә төргән мөгез салу әйберләрен күтәреп, иртәнге чәйне эчкәч тә, - хәзрәткә китә иде Хәзрәт аны үзе каршы ала. остазбикә тасларга * җылы суларны үзе хәзерли иде Хәзрәт, тәһарәт алып, кан алу ха- = кындагы хәдисләрне укып, салават әйтеп килеп утыра иде Сөннәтче х бабай, тагы бисмилла әйтеп, салават әйтеп, хәзрәтнең арт чигәсенә * бик йомшак кына иттереп кыра иде дә, тагы бер салават, тагы о бер бисмилла әйтеп, пәкесенең очы берлән чиртергә тотына иде. * Каннар агып, хәзрәтнең муенына төшә башлагач, ул, мөгезне куеп. « башындагы тишектән һаваны суыра да. шуның тишегенә ябар * өчен бәйләтелгән сарык имчәген юешләтеп, тишекне ябып куя иде дә, икенче чигәгә чиртергә тотына, аны да шул юл берлән эшләп, мөгез утырта да, шуларның тулганын көтеп тора иде Шул вакытта хәзрәт Сөннәтче бабайдан элгәреге заман хәзрәтләре хакында сораша, ул да элгәреге Кәбир хәзрәт, Сафа хәзрәтләрнең кан алдырулары хакында бер мәртәбә тәбәррек’ Кәбир хәзрәтнең, кан алдыргач, һушы китү кыйссасын, шуннан абыстай мәрхүмәнең хәзрәтенә кан алырга рөхсәт бирмәвен сөйли иде һәрвакыт, шул хәбәр сөйләнеп бетүгә, мөгезләр кан белән тула иде дә. тагы бисмилла, салават әйтеп, Сөннәтче бабай мөгезләрне акыртын гына алып, әүвәлдән хәзерләнгән савытка сала да. катык кеби каткан кара канга карап «Сөбханалла, хәзрәт, күз тимәсен, каныгыз бик бозылган, кап- кара!»—дия иде Сөннәтче бабай тагы мөгезне утыртыр өчен уры-нын карый, теге җәрәхәтләрнең кайсы-берсе бетәшкән булса, тагы чалгы пәкесенең очы берлән аркылы-торкылыга чиртә иде дә. тагы мөгезне утырта, тагы иске заман кешеләре хакында сүзгә керешә иде Монысында да кан кара чыкса. Сөннәтче бабай «Машалла, хәзрәт!»— дип, тагы хәзрәтнең каны бозылуы хакында сөйли, хәзрәт тә шул бозык канын чыгарып бетерер өчен, тамырдан кан алдырырга уйлый башлый, ләкин һәрвакыт шул мәсьәләгә килгәч -Мөгез салдыру сөннәт’ булса да. кан алдыру бидгать* түгелме7•— дип. пәйгамбәрләребезнең кан алдыру турында ачык риваять күргәне юкка шөбһәләнеп, торып, шүрлектән китап алып, китап карарга тотына, шуның хакында риваять тапканчы маташып, шуннан соң гына разый була иде Сөннәтче бабай сул яки уң кулының терсәгенең бөкли торган җиреннән кара тамырын табып, тагы «Бисмилла!»—дип. салават әйтеп, балтасы берлән чаба, кан чәчрәп чыгып, фонтан булып, түшәмгә таба ата башлагач та. җиз таска хәзрәтнең кулын бора, үзе тагын чыккан бер канның суынып, каралып катканын күргән саен «Машалла, машалла, хәзрәт, каның бик бозылган икән, капкара!»—дип хәзрәткә сөйли, хәзрәт, шул бозылган каннан котылыр өчен, һаман агыздырганнан агыздыра иде Гадәттә. ике-өч чүмеч кадәр агызсалар да. кайсы елларны хәзрәтнең каны бик бозылып киткәнгә, күбрәк тә агызалар агарга куйган җиз тас тулгач кына, тамырны ныклап бәйләп туктаталар иде,
1 Истигъмаль куллану. 2 Тәбәрр>к хәерле рәхмәтле. 3 Соннәт пәйгамбәр кыл run эш гамәлләр. 4. Бидгать соннәткә каршы эшләр
шуннан соң хәзрәт юынырга тотына. Сөннәтче бабай' каннарны күтәреп чыгып, мәхшәр көнне, азып-тузып. ияләрен эзләп йөрмәсеннәр өчен, һәр елны күмелә торган, бала-чага маташмый торган почмакка чокыр казый иде дә. салават әйтеп күмә иде. Шуннан соң абыстай хәзерләгән самавыр янында чәй эчәләр иде Сөннәтче бабай хәзрәткә. канны йомшартыр өчен пешкән коймак ашарга, канны сыеклатыр өчен лимон берлән чәй эчәргә мәслихәт итә иде. Замана башка булганга, халык ул вакыт таза булганга, хәзрәткә шул кан алдыру начар тәэсир итми иде Ләкин күп вакытта шул кан алу аңа әллә нинди файдалы булып, җиңеләйтеп тә җибәрми иде Әүвәл көннәрне бераз башы әйләнеп йөрсә дә, ул бик тиз элгәреге хәленә керә, аз гына да куәте кимегәнен сизми иде. Кан алганнан соң һушы китеп егылулар-фәләннәр хәзрәт берлән һич булмый иде. Чәйдән соң Сөннәтче бабай дога кылып торып, чәйгә рәхмәт укый, хәзрәт тә мәшәкатьләнүенә рәхмәт укып, Сөннәтче бабайга берәр бүләк бирә иде Сөннәтче бабайның мәшәкатьләнүе «бә ризаи ал- лаһы тәгалә»XIII булган кеби, хәзрәтнең дә бирүе «бә ризаи аллаһы тәгалә» иде Бу бирүләр-алулар хәзерге, безнең замандагы кеби, докторга яисә акушеркага бирү кеби эш хакы түләү түгел, бүләк бирү иде. Шуның өчен хәзрәт күп вакыт Сөннәтче бабайга акча бирмәенчә, йә бер-ике генә юган күлмәк бирә, яисә моннан дүрт кенә ел элек алган читеген тоттыра, яисә Әхмәт хаҗи бүләк иттереп, хаҗ мөбарәктән алып кайткан мисвәк шәрифне •' бирә иде Сөннәтче бабай боларның һәммәсен бик зур разыйлык берлән алса да мисвәк шәрифкә аның кәефе тагы да күбрәк килә иде Ул аны Гөлйөзем әбигә кайтып мактанган кеби, бик саклап кына тота, аны мич янындагы иң кадерле җиргә куя иде. Сөннәтче бабайның бу бәйрәме дә үтеп китә, ул тагы иске киемнәрен киеп, иске тормыш берлән яши башлый иде Ул вакытта җәдиде-кадиме, гәзите-мәзите, думасы-бумасы юк; ул вакытта мәктәп-мәдрәсә мәсьәләсе, тел мәсьәләсе, меллалар, яшьләр мәсьәләсе юк иде һәр кешенең вазифасы бер-берсенекеннән аерылган иде. Яңа эш, яңа хәбәр юк иде Аның юклыгы да хис ителми, аның кирәклеге дә сизелми иде. Тормыш һәммә җирдә бер форма алган, шул формасында бара, шул алга китешендә, җәйге җилсез көнне ашъяулык кеби, тип-тигез ага торган Идел кеби ага иде Аңа каршы торган буа юк. аның агымын тирескә* сөрергә теләгән һавалы җил дә юк иде Тын иде. тыныч иде, тынычлыкның очы юк иде
Шул тынлыкта гомер үтеп килгәндә, шул тынлыкның очы-төбе күренмәгәндә, бер көнне иртә берлән хәзрәт йоклап ятканда, Сөннәтче бабай ишекне кагып, хәзрәтне уятты Калтыраган, каушаган тавыш берлән бабай:
Хәзрәт, хәзрәт, карчык авырып китте, ясин укырга рәхим итмәссеңме? — диде Хәзрәт. Сөннәтче бабайны юатып «Иншалла. кичәр, суык тигәндер»,— дисә дә, күңеленнән, чыннан да, куркып китте Тиз генә тәһарәтләнеп, бабай берлән китте. Гөлйөзем әбине яктан якка бәрелә-сугыла торган, «алла, алла!»—дип, ыңгыраша торган рәвешендә тапты. Бик ихлас берлән ясин укыды, бик озын иттереп дога кылды. Сөннәтче бабайны тагы юатып чыгып китте. Кайтып җитү берлән самавыр берлән көтеп тора торган остазби- кәгә хәлне сөйләгәч, ул да курыкты Ул, чәйне эчәр-эчмәс, хаҗ
XIII Бә ризаи аллаһы тәгалә — алла ризалыгы вчен; 2 Мисвәк шәриф — хуш исле теш чистарткыч. 3 Тирескә — кирегә
1 Икенде намазы - кон уртасындагы намаз 2 Тәямем — сусыз гына. 3 Кыйль вә кал торле-тирле сүз. 4 Тәһлнл күмү йоласының бер влешс «Ля нлаһы иллнл- лаһ* (бер алладан башка алла юк), сүзләрен кабатлап тәсбих тарту
шәрифтән килгән савытка пешкән коймак салып, хәл белергә китте Күрше Гадилә әби берлән бергә самавыр куеп, мәтрүшкә дә эчертте Үзе дә дога кылып, өшкереп. Гөлйөзем әбине рәтләп яткырды Өйлә тәһарәте берлән хәзрәт зәгъферән берлән аять шифа да язып җибәрде Күрше хатыннары берлән абыстай Гөлйөзем әбине тәһа- рәтләндереп. аны да эчерде Ләкин Гөлйөзем әби җиңеләймәде. Ул _ икенде' намазын гәямем2 берлән генә, хәзрәтнең рөхсәт вә фәтвасы t берлән, утырып кына укый алса да. ахшам намазын бөтенләй 1 кыла алмады Ул. башын күтәрә алмыйча, кайвакыт иссез, хәл- ± сез булып киткәнгә. Сөннәтче бабай башына җыелган бозык кан- ; нарны чыгарыр өчен, кан алмакчы да булды Ләкин шундый зур = эшне эшләүдә көне-ае тугры килмәенчә, гөнаһлы булмас өчен ' ахшамнан соң хәзрәтне күреп сорады Җәйнең эссе ае булганга. ♦ хәзрәт баштан ук; Ярамый, канның сыекланган чагы ,— дип рөх- 5 сәт бирмәде Бабай бик йөдәткәнгә Тагы бер-бер риваять булмас- - мы. китапта бер-бер кыйль вә кал булмасмы яравына риваять * юкмы»,— дип, бик озак китап караса да. алдыруның файдасына - һичбер дәлил таба алмады
Хәзрәт ястү намазына тәһарәт алып бетерергә өлгермәде. Сөн- х нәтче бабай килеп, еглаган тавыш берлән
- Хәзрәт, бик авырайды, телдән калды,- диде Хәзрәт аның авыраюында, телдән калуында үәен гаепле иткән кеби булганга, тиз- тиз итеп киенде Абыстай да тагы бераз зәмзәм, кипкән инҗир, имбир алып, аның артыннан калмады
Ясинны хәзрәт никадәр ихлас берлән укыса да. абыстай да никадәр ихлас берлән шул дарулары белән даруларга тырышса да Гөлйөзем әби берсен дә каба алмады Ул. көчкә-көчкә бер-ике тамчы зәмзәм суыннан башка берсен дә каба алмады Күршенең Мәрфуга әбигә, Гадилә әбигә төнләргә калдырып, хәзрәт берлән абыстай кайтып киттеләр.
Ләкин иртә берлән, таң атар-атмас, Сөннәтче бабай килеп хәзрәтләрне уятып
— Карчык дөньяны куйды.— диде
Сөннәтче бабай шул сүзне әйткәндә һәм дә иртә берлән мәчеттә дә, намаздан соң халыкка -Җәмәгать, карчык дөньяны ташлаган иде, кабер казырга ярдәм итешсәгез лә».— дигәндә тавышында, кыйланышында әллә нинди кайгылылык беленмәде Кыйланыш- ларында хәтта бер бәйрәмгә хәзерләнү кеби әллә нәрсә сизелде Бөтен авыл кабер казырга китте Бөтен авыл хатыны Гөлйөзем әбинең өстенә җыелдылар Иртәнге чәйне эчкәч үк, абыстай да китап сөйләргә китте. Бик озын иттереп, үлем хакында, кабер газабы хакында, оҗмах, тәмуг хакында китап сөйләгәннең соңында. Гөлйөзем әбигә үзе кәфен кисте. Карт мөәзин хатыны, су куеп үзе Гөлйөзем әбине юды Хаҗ җиреннән килгән Мәрьям ана чәчен (хөрмә агачының мунчаласын) зәмзәм суына үзе манып биреп, кәфенне тектерде
Җеназа да өлгерде Бөтен авылның картлары тәһлилгә4 җыелды Гөлйөзем әбинең әллә кайчан хәзерләп куелган унике тастымалы тәһлилгә өләшелде, кәфенне бәйләргә куелган кызыл башлы өч сөлгесе хәзрәтләргә бирелде. Сандыктан чыккан илле баш берәр тиен ярымлыклар, егерме биш баш өч тиенлекләр җыелганнарга таратылды Мәсҗет янына җыелган дүрт-биш йөз кеше җеназасын укып озатты Җомгага кадәр күмелеп бетеп, хәзрәтләр Сөннәтче ба
байның өендә актык фатиханы да кылдылар Җомга намазыннан соң хәзрәт бөтен мәсҗеттән һәүлXIV намазы да укытты. Сөннәтче бабай барысында да бик нык кыйлынып, үзенең кайгылылыгыны артык сиздермәде, йә сизелмәде. Җомгадан чыгуга, ул хәзрәтләр белән ашка да барды. Анда да шактый ашады, эчте. Менә өенә кайтып китте. Әллә никадәр күрше карчыклары берлән тулган канәфер мае исле өе. аны. бердән башына суккан кеби кабул итте Ул, ишекне ачып керү берлән, шул канәфер мае исе борынга керү берлән, карчыгының, Гөлйөзем әбинең, шул үзе берлән илле, алтмыш. җитмеш ел яшәгән карчыгының юклыгын, аның тагы бер мәртәбә кайтмый торган җиргә киткәнлеген, аның үлгәнен белде Ул шундагы сандык өстенә утырып, бик озак дога кылырга тотынды Аның карт йөзеннән мөлдер-мөлдер яшь агарга тотынды. Ул, бик озак дога кылып, «Ярабби. карчыгымны гафу ит, гөнаһларын кичер!»— дип, йөзен сыйпады. Шуның белән ул үзенең күз яшьләрен дә тәмамларга теләсә дә, яшьләр туктамады Ул, аның үлүенә ышанмаган кеби, өйнең бөтен җирләрен карап бетерде, беркемне дә белә алмады Бакчасына чыкты Анда да бер әсәр, галәмәт күрмәде.
Ул, шуларның һәммәсенә ышанып, өенә кереп утырырга өлгермәде, ишекнең тышкы ягында әллә нәрсә тырмаша башлады. Ул «Гөлйөзем әбинең рухы килде -,— дип, куркып китеп, ишекне ачты. Үзләренең соры мәчеләре килеп керде. Ул, «мияу-мияу»,— диде Сөннәтче бабай мәченең шул кычкыруында аермачык: «Әби кайда9»— дигән сүзне аңлады Сөннәтче бабайның каткан күзеннән тагы яшь агарга тотынды. Ул, мәче белән сөйләшергә тотынып:
— Әбиең үлде. үлде. Оҗмахка китте, дога кыйл,— диде Мәче, әллә нәрсә аңлаган кебек, тагы «Мияу-у»,— диде Сөннәтче бабайга карчыгы төсе шул мәче бик якын кеби тоелды. Ул аның савытына сөт салды Ләкин мәче берәр генә кабып караса да, ашамады.
Сөннәтче бабай мәченең дә кайгырганын күреп, шуннан котлары очып йортка чыкты. Аның күзенә берсе артлы берсе тезелеп, ана үрдәкнең командасы астында менеп килә торган үрдәкләр күренде Ул аларны ашатыр өчен, өй алдына ярма алып чыгып сипмәкче булды. Моны күргәч, үрдәкләр тагы «бак, .бак!..»—дияргә тотындылар Сөннәтче бабай боларның бакылдавында да: «Әби кайда?»— дигән сүзне аңлады. Шул уйдан котылыр өчен ул капка төбенә таба чыгарга өлгермәде, хәзрәтнең углы килеп, аны чәй эчәргә чакырып алып китте
Анда да бер буйдан Гөлйөзем әби сөйләнсә дә, остазбикәнең тәмле чәен эчеп, татлы ашларын ашап, Сөннәтче бабай азрак күңелен юатты.
Ул, икенде намазын укып, өенә кайтты. Зур мөгезле карт кәҗә аны кычкырып каршы алды. Ул аның мөгез арасын кашыды, аны сөйде. Ләкин кәҗә җилеменә сөт тутырып кайтканга, «Савыгыз!»— дип, әбисенә кычкыра башлады. Сөннәтче бабай тагы чыдый алмады, тагы күзеннән яшь акты. Менә күрше килене килеп, кәҗәне саварга тотынды Кәҗә саудырмаска теләмәсә дә, бик ямьсез тавыш белән Минем сөтемне урлыйлар, минем сөтемне талыйлар, әби, кил!»—дигән кеби. кычкырудан туктамады.
Сөннәтче бабай ахшам намазына барыр өчен тәһарәт алырга комган эзләргә тотынды Комганының җирендә булмавы тагы карчыгын аның исенә төшерде. Ястүгә кадәр ул ялгыз коръән укып, дога кылып үткәрде Ястү намазын укып, гомерендә җәймәгән урын
XIV Һәүл — мәет күмелгән кен кич укыла торган намаз.
ны үзе җәеп ятты Ләкин түшәк, ястык аңа ят күренде, ул урын каты тоелды Өе. шул Соннәтче бабай өйләнгәннән бирле тора торган өе. үзенеке түгел, кешенеке кеби сизелде. Ул. белгән бөтен догаларын укып, йокларга теләде Тагы янында карчыгы юклыгы аны уятты Ул бик озак уйлады, үзенең яшьлегеннән алып, бу көнгә кадәр уйлады Көн буе йөреп арган тән аруына баш авыруы да катышты. Ул йокыга китә башлады Менә кәҗә кычкырды Аның кычкыруында бабай тагы әбине сагынуын аңлады. Тагы йокы качты, тагы уйлар, тагы кайгылар...
Менә таң якынлашты Сөннәтче бабай йокыга киттеме, юкмы, анысы мәгълүм түгел.— ул ап-ак күлмәктән, көлеп кенә Гөлйөзем әбинең «Карт намаздан каласың!-—дигән тавышын ишетте, төсен күрде Ул, сикереп торып: «Әлһәмделлиллаһ. әһле җәннәтдән икән»,— дип, ян-янга карарга тотынды Чыннан да. намаз вакыты бик җиткәнен сизеп, торып тәһарәт алып, намазга китте. Намаздан соң хәзрәткә төшен сөйләде Хәзрәт:
— Оҗмах әһлендин икән,— дип тагы бабайны кәефләндерде Ләкин өйгә кайткач, ул тагы ялгызлык хис итте, тагы аны шул киң, зур өй кыса, изә башлады. Ул, өендә утыра алмыйча, капка төбендә, күршеләр янында, бакчада тора башлады Шул ялгызлыкның изүенә хәйлә таба алмады.
Бер төнне Сөннәтче бабай әллә нинди ямьсез төшләр күреп, уянып китте Бөтен тәненең туңганлыгын күреп, юрганына тагы бөтәрләнебрәк ятты Ләкин ни кыйлса да. аркасын җылыта алмады Ул әйләнде, бәйләнде, урынын төзәтте, ләкин аркасы җылынмады Әүвәл йокыга киткән кеби булды, тагы аркасы туңып уянды Тагы калыкты, тагы уянды. Менә аркасының туңганын белеп, ярты йокы, ярты уяу көенчә: -Карчык, карчык! /Чрканы җылыт!- диде. Үзенең тавышын үзе ишетеп, уянып китте Шул тавыштан куркып, йокысы качты. Тагы күңеленә Гөлйөзем әбинең үлүе, аның һәрвакыт Сөннәтче бабайның аркасын җылытып йоклатуы исенә төште Шул рәхәт көннәрне исенә төшереп, аның аркасы тагы туңа башлады Ул тагы Гөлйөзем әби хакында уйларга тотынды Уйлый- уйлый ничектер, -тагы өйләнергә-, дигән фикер башына килеп керде. Элгәре ул шул фикерне башыннан ташламакчы булса да. ләкин уе, бизгәк кеби. аны ташламады Арканың туңуы шул фикергә куәт бирде Ул минут саен куәтләнә «Өйләнергә кирәк, өйләнергә кирәк!»—дип уйлый башлады Бик озак йоклый алмыйча уйлап торганның соңында ул өйләнү фикеренә килде Килде генә түгел, шул уйдан аерыла алмады Ул. бер күрше малаенда күргән уенчыкны аталарыннан таптыра торган тирес бала кеби. шул уе берлән бөтенләй томаланды Ул шул карардан соң яшәреп киткән кеби булды Аның искедәге киткән яшьлек көчләре кайткан кеби булды Ул. урынына ятып, шул өйләнүләрне уйлый башлады Үзенең әүвәлге өйләнүе, бикәчкә билбауның очын яшереп баруы ишек бавына кызыл яулык бирүләре, җилән ябынган яшь бикәч белән бергә ашка йөрүләре, туйлары, уеннары — һәммәсе бөтен ваклыкларына кадәр күз алдыннан үтте Ул тагы туларның ләззәтен яңартып ләззәтләнде Шул вакыттагы шатлыкларны хәтердән үткәреп, тагы рәхәтләнде Менә ул тагы өйләнә, тагы аңар шул вакыттагы кеби кызык, күңелле була
Шул уй белән ул җанланып, аркасы туңганын да хәтердән чыгарып, вакытыннан иртә тәһарәт алып, намазга китте Намаздан соң хәзрәт берлән сөйли-сөйли. хәзрәтләргә кадәр барып җитте Чәй янында шул сүздән туктамады Хәзрәткә, абыстайга элгәре шул яше онытылган бабайның «әйләнәм» дип йөрүе көлке кеби тоелса да. Сөннәтче бабайның шул уе берлән саташканын күреп, каршы килүдә мәгънә юклыгын сизеп, яткан ягына сыйпарга тотындылар
Сөннәтче бабай тәмам яшьләр кеби, авылдагы тол хатыннарны санарга тотынды Бик файдалы, кыйммәтле кияү кеби. әллә никадәр тол хатынларны яратмаенча үтеп китүе хәзрәт берлән абыстайның элгәре бераз исен дә китерде. «Әллә гакылдан бераз яздымы7- — дигән фикергә дә төшерде Ләкин башка хәрәкәтләре берлән бик гакыллы күренүе тагы аларны ул фикердән кайтарды. Сөннәтче бабай яучы булырга хәзрәтне яисә остазбикәне кушса да, бабайның күңеле бик югарыдан булганга, төрле хәйләләр табып, хәтта хәзрәт иске әүлияларның үзләре өчен үзләре яучы булуларын сөйләп, үзенә баруны мәслихәт итте.
Бабай да шул сүзне колагына элеп, белгән догаларын укып, күңеленә ни яраган иске мөәзин хатынына таба китте Мөәзин хатыны — абыстайның җиткән угыллары барлыгын да хәтеренә китер- мәенчә, туп-туры барып керде Сөннәтче бабайны күргәч тә, мөәзин хатынының угылларының угыллары чыр-чу килеп “Кисә, кисә!»—дип, качыштылар. Алар артыннан кызлары да: «Кисә, кисә!»—дип. почмакларга постылар Мөәзин хатынының ялгыз гына калуын ганимәт белепXV Сөннәтче бабай тугрыдан-тугры сүз салды. Карт остазбикә элгәре исе китсә дә, Сөннәтче бабайны азрак акылга җиңеләйгәндер, ахры, дип, «утыр, утыр», дип, сүзне башкага борырга теләде. Ләкин карт һаман үз сүзеннән кайтмаганга, әлхәм- делиллаһе, фәкыйрь түгелмен, арышым да бар, кәҗәм дә бик сөтле, быел сөннәт тә шактый күп. дип, үзенең яхшы якларын сөйләп торганга, моның чынлап йөрүен аңлады һәм дә, «рәхмәт»— диде дә, ничек иттереп, болаймы, әллә башкачамы әйтергә аптырап торып:
— Минем ул фикерем юк Ирем мәрхүмгә вәгъдә бирдем Балаларым да үсте. Менә шуларның балаларын тәрбия кыйлып гомер үткәрәм инде,— диде Сөннәтче бабай үзенең тагы Сәлман Фарси нәселеннән икәнен дә сөйләнсә дә, ул да тәэсир итмәде. Сөннәтче бабай ясалган чәйне дә эчмәенчә, чыгып китте Чыккан вакытта күңелендә бер төрле хурлану, ачу килү хисе булса да, шул остаз- бикәнең сүз кайтаруы Сөннәтче бабайның бәгъзе планнарын бозса да, урамда уйлый-уйлый, ул фикер белән дә килешеп, түбән очта тегермәнче Фәхринең хатынына китте. Илле-илле бишләрдәге тегермәнче хатынының йортта чебешләр ашаткан җиренә тугры килеп, хәл-әхвәл сорашып, янына утырды, сүзне бик озаклап, читтән китереп тормаенча, тугрыдан-тугры
-— Миңлезифа, мин сиңа яучылыкка килдем,— диде Шул сүзне ишеткәндә теге хатынның тавыкларны, әтәчләрне куарга тоткан чыбыгы кулыннан төште Шуны гына көтеп торган тавыклар, әтәчләр ябырылып алып, чебешләрнең азыгын ашарга тотындылар. Теге аптырап, катып торганның соңында бабайның туктамый сөйләгән сүзләреннән элгәре аның җиңеләюенә хөкем итте. Бара-тора ул фикердән дә кайтты, ләкин ни дип җавап бирергә дә, ничек кайтарып җибәрергә дә сүз таба алмады. Уйлый төшәргә вакыт күбрәк ясар өчен: - Утыр, хәзер киләм»,— дип, лапас астына җәйгән урынга күрсәтте, үзе, базга төшеп, каймаклы катык алып чыгып, бабайның алдына куйды Бабайның, ашый-ашый сүзен дә дәвам итүен күреп, карчык ничек шул ямьсез сүзне бетерергә юл эзләргә тотынды. Ул мөәзин хатыны кеби:
— Углым. кызым җиткән: ир тәрбия кыйлырлык хәлем юк,— диде Сөннәтче бабай моңар тагы, анда тормыш тормыш түгел — оҗмах икәнлекне сөйләсә дә, ахырдан гына, үзенең Сәлман Фарси нәселеннән икәнлеген аңлатып, кыямәт көнне Сәлман Фарсиның шәфәгате берлән оҗмахка керү мәгълүм икәнлеген белдерсә дә. карчык, әйткән сүзеннән кайтмады
XV Ганимәт белү — кадерен белү, бушка уздырмау
Сөннәтче бабайның шактый ачуы килеп чыгып китте Ул хәзер ары яктагы кызында тора торган сөлекче карчыкны сорарга китте Ләкин сөлекче карчыкның тасма тел кызы бабайның сүзен ишеткәч үк. бабайны кадерсезләп-кадерсезләп тиргәргә тотынды Аннан да бабай бер җылы сүз ишетә алмаенча. күптән түгел генә ирен- # нән аерылып кайткан кырыклы-иллеле бер хатынның әнисенә туры с китте Хатынның килене, артык тамактан котылыр өчен. Сөннәтче 2 бабайның сүзен бик җөпләсә дә, әнисе каршы бер сүз дә әйтмәсә 2 дә, карчык үзе якын да килмәде. ?
Сөннәтче бабай юл буенда тугры килгән тагын берничә җиргә Ч кереп, һәммә җирдән җылы сүз ала алмыйча, өметсез өенә кайтты. = Иртәгесен дә шуның артыннан йөрсә дә. тагы өметле сүз ишет- и мәде Ләкин боларның берсе дә бабайның эссесен сүндермәде. Ки- * ресенчә. аңарда шул фикерне куәтләндерде. Ул күрше авыллардан ? сораштыргалый башлады Күрше карчыкларына, картларына үзенә * карчык табарга үтенде. Менә, килеп-килеп. карчыклар димләргә то- * тындылар Кайсы ул авылда, кайсы бу авылда, бик һәйбәт, бик £ яшь, фәлән, дип мактадылар Биш-алты сөаль белән бу карчык- „ ларның һәммәсенең дә торырга урыны юк. фәкыйрь, карт, зәгыйфь. « эшкә ярамаган икәнлекләрен аңларга мөмкин булса да. Сөннәтче ба- u бай өйләнү уе аркасында андый эшләрне онытып бетергәнгә, андый кирәкмәс эш белән вакыт үткәрмәде — карчыкларның һәммәсен яратты, һәммәсенә разый булды Ләкин берсе әллә нигә күңеленә күбрәк охшаган төсле булды
Баш коданың сүзе белән килүендә дә шөбһә булмаганга, ул былтыргы сөннәттән калган ике капчык арышны сатып, күршедән ат алып, теге әдрәс камзулны киеп, күрше авылга да китте Карчык күңелгә бик үк тулып бетмәсә дә, «Ит юкта үпкә тансык» дигәнчә, бабай разый булды Хәзрәтләр дә чакырылды, никах та укылды Моннан соңгысын бабай никадәр әүвәлге туена охшатырга теләсә дә, охшамады карчык берлән сөйләргә сүз табылмады, табылса, әллә нигә ул кадәр кызык булмады Сәлман Фарсины карчык аңламады. Карчыкның җеп җөрләвеннән бабай бер ләззәт ала алмады Карчыкның кардәшләренә кунакка бару да әүвәлге кеби күңелле чыкмады, кич үткәрүнең дә мәгънәсе элгәрегечә булмады Бабай шуларны аңласа да Менә үз оемә килгәч. Гөлйөзем әби күк булыр, аның үлгәне сизелмәс тә», дип күңелен юатты
Иртәгесен карчыкның агач сандыгын, бер комганын арба артына бәйләп, карчыкның тавык йоныннан ясалган ястыгын аска салып, карчыкның янына утырып, бабай туй төшерде Бөтен шартлары тулсын өчен ул, тавык суеп биреп, карчыгына аш хәзерләргә кушты Үзе кибеттән дөгесен, җимешен алып кайтып, хәзрәтләрдән икендегә кадәр фатиха кылын чыгарга вәгъдә алды.
Вакыт җитте Хәзрәтләр килде Аш өлгерде Коръәннән соң бабай бүлмәдән алып шурпа бирде Шурпаның өстендә йөзеп йөри торган пешмәгән суганнар бабайга әллә нинди мәхәббәтсез кеби тоелды Хәзрәтләрнең сүзе берлән ул үзе дә утырды Менә аш башланды Гөлйөзем әбинең шурпасын табактан төбенә кадәр ашый торган хәзрәтләр, берәр капкач, кашыкны куйдылар Бабай шөбһәләнде. бисмилла әйтеп ашны капты Тозсыз, борычсыз, чи суганлы, -идел суы илле батман» иттереп пешерелгән шул аш зз-аз гына костырмады Ул, халыкны кыстап, тагы бер-ике канса да. артык өнди дә, кашыгын суза да алмады Аш алыштырылды. бәлеш чыкты, өсте ачылды Кирпеч төсле каткан ярмага мөәзин никадәр шурпа сипсә дә. ул эремәде Төбенә кадәр ашалып бетмәгәнгә, мөәзин гәпне кисмәде дә Менә тутырган тавык ул, туп эченә төртеп, дошман гаскәренә атып, аның крепостен ватарга ясалган кеби катырылган. киселгәч, йомыркалары беләү кеби ялтырап торалар, тозлы-
лыктан авызга кабарлык түгел Ул гына булса ярар иде, эче арчылып бетмәгән, кабырга төбендә әллә никадәр канлы былчырак нәрсәләр калган. Сөннәтче бабай кайнап торган самавырын күрсә дә. тагы мыскыл булмас өчен:
— Хәзрәтләр, шуның берлән тәмам,— диде
Сөннәтче бабай хәзрәтләрнең «Алла хәерле гомер бирсен, тигезлек берлән гомер үткәрергә язсын!»—дигән догаларын ишетсә дә, күңеленнән Гөлйөзем әби китмәде Ул. шул тәмсез ашлар, шул халык алдында мыскыл иткән карчык — Гөлйөзем әбинең бәддогасы дип ышанганга, өенә кире кайтмаенча, зиярәткә китте Бик озак коръән укыды, бик озак дога кылды Күңеле бераз урынына утырып, ул өенә кайтты. Баягы ашларның буш табак-савытлары янында, кайнаган самавыр алдында карчыгын җимешләп чәй эчкән көенчә тапты Ул. аның янына утырып, чәй эчә башлады. Аның бер сум алтмыш тиенгә алган чәеннән дегет исе. әллә нәрсә тәме сизенеп, ул аз гына сикереп тормады
— Ник бу кадәр тәмсез7 Ашың килешмәгән иде. хәзрәтләр бер дә ашамадылар Минем мәрхүм карчык заманында бер тамчы аш калмый иде,— диде.
Карчык, бик зур эш белән мәшгуль кеби. чәй эчүендә дәвам итте Картка каршы бер сүз дәшмәенчә, кәҗә сөте алып кереп, чәенә салып эчә башлады. Сөннәтче бабайның әллә ничә еллардан бирле өйрәнгән гадәтләренә илтифат итмәенчә, үзе теләгәнчә кылана торган шул затсыз карчык аны җирәндерде. Ул -намаз җитте» дип. тәһарәткә су сорап алды. Ни күзе белән күрсен, комганында ләк- шәләр йөзеп йөри Ул тагын ачуланып, тешен кысып:
•— Казанны пакь тотмаган өйдә бәрәкәт булмый.— дип. пакьләргә кушып, намазга китте Кич берлән ул тагы карчыгын кәҗә сөте берлән бәлеш төпләре ашаган вакытта очратты Моңар ачуы килү бетмәде — ул. самавыр янына бик зур бер табак бәрәңге китереп куеп ашарга тотынды Бабай шул ашау казаныннан әллә никадәр җирәнде. Икенче чәйнеккә чәйне үзе пешереп, берәр чынаяк чәй эчеп ятты. Ләкин карчыкның мыш-мыш йоклавыннан җирәнеп, ул таң алдына кадәр йокыга китә алмады Аның туңуы да онытылды.
Ике атна вакыт үтмәде — Гөлйөзем әбинең тарихы онытылган көннән бирле керткән тәртипләре бозылды Аның заманасында сары гәрәбә кеби ялтырый торган идәннәре мәдрәсә әчелеге хәлен алды -Аглийский пыяла-дан ясалган кеби ялтырый торган тәрил- кәләр уңмаган хатынның алъяпкычы төсенә керде. Әби заманасында йөзендә аллы-гөлле кояш уйный торган самавыры казан төбе кеби катты Чынаякларның тоткалары, чәйнекнең капкачлары маңка малайның борыны төсле булды Әби заманасында пөхтә итеп җыелып куелган мендәрләр урынында карчыкның сәләмәләре өстерәлә башлады. Көз якынлашкан булса да, әллә кайдан әллә никадәр чебен тулды Алар «жу-у!..» итеп торып, чәйгә, ашка төшеп, бабайны җирәндергән кеби. бөтен диварларны, салфетларны был- чыратырга тотындылар. Сөннәтче бабай селкенчәк Фәхриләр өендә генә очраткан сасы ис бөтен өйне тутырды
Йорт эчендә дә элгәреге низам вә интизам7 бетте Әби заманасында йомыркасы бар чакта кырылдап хәбәр бирә торган, салып бетергәннең соңында бик озынлап кыткылдап белдерә торган Каракол ак. Чуар, оя төбе тавыклары да кайсы качып сала башлады, кайсы читкә китте. Һәркөнне кич берлән көтү кергәндә өйдә була торган үрдәкләр, казлар да су буенда торып куна башладылар
1 Ләкшә токмач 2 Низам вә интизам — тәртип һәм рәтлелек
Кәҗә дә. әби берлән бабайны ун ел ашаткан, ун ел кәҗә тәкәләре, кәҗә бәрәнләре үстергән кәҗә дә. үзгәрде аның да сөте азайды, сыекланды Бөтен кышка җитәр дип торган бәрәңгенең дә яртысы кыш кермәс борын бетте Бөтен кышка дип, бабайның хәзерләгән утыны эләгеп кенә калды
Шуларның һичберсе дә Сөннәтче бабайга яхшы тәэсир ит- = мәде. Ул карчык белән оршышмаса да. талашмаса да. шул аз ва- 5 кытта элгәреге, тарихсыз үткәргән гомереннән картайды. Аның биле 2 тагы бөкерәйде, чәченең агы әллә нинди ямьсез акка әверелде Ул ± озын-озын »уф. уф...» иттереп сулый башлады Ләкин шуларның Ч барысы да карчыгы Гөлйөзем әбинең хәтерен калдырган өчен ал- = лаһе тәгалә тарафыннан җибәрелгән бәла дип ышанганга, шул казага сабыр итте Бөтен гомерен өендә, йортында үткәргән Сөннәтче * бабай ике атнада өеннән, йортыннан бизде ярты вакытын мәсҗеттә. ярты вакытын урамда уздыра башлады, мөмкин кадәр өйдә аша- * маска, эчмәскә, өйдә утырмаска тырыша башлады Ул оясын был- * чыраткан каз кеби. иртәдән кичкә кадәр өенә керергә курыккан - кеби. өе тирәсендә әйләнә башлады Аның бөтен рәхәте, тыныч- “ лыгы бетте Ул һәркөнне. күңелен юатыр өчен, карчыгының кабе- ® ренә барып, коръән укырга тотынды Кабер янында бик озак уты- * рып. һәркөнне. карчыгы берлән бергә үткәргән гомерен уйларга тотынды. һәркөнне карчыгы бу көн генә үлгән кеби булып, егла- маенча кайта алмады
Менә бер көнне карчыгының зиярәте азрак басылган кеби булды Иртәгесен бабай балта, көрәк алып килеп, яңа чирәм берлән өстен япты Тагы бер көнне барганда әбинең зиярәте янында бер бозау ятканын күреп, бабай кабер тирәсен тотарга уйлады һәркөнне өйдән акыртын гына агачлар, такталар ташып, зиярәт тирәсен чәүрде (чәүрәде)' Ләкин ахырына җиткәндә генә бер-ике такта җитмәгәнгә, бетмәенчә калды Бабай иртәгесен күп уйлап тормаенча. җилкапкасыннан сүтеп алып, эшләп бетерде Шул койманың кадакларын дүртәр-бишәр мәртәбә какты Алай да эш беткәч, уйлап торып, өстенә агач утыртырга кирәген төшенде Бакчасындагы кеше буйлык. түгәрәкләнеп килә торган каенын утыртырга уйлап, элгәре ике көн бик һәйбәт иттереп урын хәзерләде Аннан соң каенын тамырын кисмәенчә алыр өчен, ерактан китереп казып алырга берике көн вакыт үткәрде Ул да бетте, агач та утыртты Агач, утыртып беткәч тә, акыртын гына искән җил берлән иелеп-сугылып, моң гына тавыш чыгара башлады Бабай шуны күреп, шатланып китте, агачның зикерен2 ишеткән кеби. моңаеп, тыңлап утырды Шуннан соң һәркөнне кич берлән агачка су китереп сибүне гадәт итте.
Менә бер көнне бабайның моңаеп кына су сибеп кайтканын остазбикә күреп, малай йөгертеп, чәй эчәргә борып кертте Ул. остаз- бикәдән оялган кеби, тагы бөкрәебрәк кенә килеп керде Остазби- кәнең тәмле чәе. һәйбәт әче күмәче, балы аңар тагы карчыгын исенә төшерде Ул, әллә ничә көн чәй эчмәгән кеше кеби. бик тәмләп, тәмләп эчте Эчә-эчә бераз кәефе дә килде Ләкин шул чәй. шул эчелгән самавыр, шул ялтырап торган чынаяклар тагы аңар карчыгын исенә төшерде Остазбикә дә хәзрәт тә. бабайның ярты гомерен зиярәттә үткәргәнен, бабайның карчыгыннан разый түгеллеген белгәнгә, элгәре Гөлйөзем әбине сөйләп, картның җәрәхәтен ачмаска теләсәләр дә. остазбикә әллә ничек
Карчык исәнме, нишләп тора? — диде
Сөннәтче бабай, иң авырта торган җиренә суккан кеше кеби.
I Чаүрде — (бу сүа сүалсклардо очрамый). 2 Зикгр иска алу
бердән, чырайларын сытты, кашын чытты Әллә нәрсәгә бик зур көч сарыф кыла башлады Ләкин картның күзеннән яшь ага башлады. Бабай кычкырып елап җибәрде:
— Сөйләмә, остазбикә. карчык бәддогасы — дип елап кайгысын тиште. Берәм-берәм бөтен кайгысын сөйләп бетергәч, бабай азрак җиңеләеп китте. Ахырдан, хәзрәт берлән, быелның сөннәте турысында да сөйләште. Бик ихлас белән кырыгынчы, йөзенче мәртәбә үлем хәлләреннән Мөнкир, НәнкирXVI килүләреннән, кабер газабыннан, оҗмах нигъмәтләреннән сорашты Ахырдан гына, куркып кына:
— Хәзрәт, терек кешегә кабер казырга ярыймы? — дип. хәзрәттән фәтва сорады Хәзрәт әллә нинди бер әүлияның үз каберен үзе казуын сөйләгәч, бик зур бер мәсьәлә хәл кылган кеби, шатланып кайтып китте.
Иртәгесен ул, карчыгының аяк очында җир табып, акыртын гына эшкә башлады Шуннан соң һәр көнне килеп карчыгына коръән укып, каенына су сибеп бетергәч тә. бисмилла-салават әйтеп, казырга башлады Акыртын гына иттереп, тәмле нәрсә ашаганда аз кабып ашаган кеше кеби иттереп, аз-аз гына казыды. Ләкин, никадәр аз казыса да, көн үткән саен тирәнләп, сары балчыкка килеп җитте Яэҗүҗ, мәэҗүҗдән бабай бик курыкканга, сары- сары балчыктан тирәнгә төште. Менә эш ләхеткә җитте...
Ул өйлә намазыннан соң тәһарәте кыстар төсле кеби тоелганга, өйгә кайтып тәһарәтләнеп барырга уйлап, өйгә таба борылды. Күрше йортка көзге ат көтүе бирергә җыелган җыен янына килеп сәлам биреп, мәчет картлары берлән сөйләшеп, акыртын гына өенә юнәлде Ишекне ачты. Түр башында карчыгының бәрәңге әрчеп утырганын күрде. Күзе карчыкның кулындагы былчыранып беткән пәкегә төште Аның кулында сөннәт пәкесе икәнен күреп, элгәре катып калды, ахырдан ул җенләнгән кебек булды кычкырырга, бакырырга тотынды, кулы берлән бәреп җибәреп, пәкене алды, үзе кычкырып егларга тотынды Аңар әллә кайдан көч керде, кычкырып тиргәргә, кулы берлән бутанырга башлады:
- Чык өемнән, бәдбәхет, чык өемнән! Сәлман Фарси пәкесе, Сәлман Фарси пәкесе! Ни диермен? Кыямәт көнне ни җавап бирермен?'— дип егларга, карчыкның кулына очраган сандыгын, комганын, ястыгын йортка ыргытырга тотынды. Тагы кычкырды, тагы бакырды, тагы еглады. Елан чаккан кеше кеби, кая барырга белмәде, еглап урамга чыкты Күршедәге халыкка «Җәмәгать, җәмәгать!»— дип, бик каты иттереп кычкыра башлады. Бөтен җыен ут-фәлән бар дип. бабайга таба ашыкты. Бабай.
— Менә, җәмәгать, хәзрәт Сәлман Фарси пәкесе!. Җитмеш мең мөселманның сөннәткә утыртылган пәкесе1 Хәзрәт Аксак Тимердән калган пәке ул!..
Ул шул сүзне әйткәндә өенә төртеп күрсәтте:
— Шул пәке берлән, хәзрәт Сәлман Фарси пәкесе берлән, бәрәңге әрчи! — диде дә тагы егларга тотынды. Халык бабайны төрлечә бастырырга теләсә дә, бабай һаман кызганнан-кызды. Ул бөтенләй тилергән кеби булды, ул өенә таба барып, йортындагы карчыгын күреп:
— Кит, шайтан!.. Гөнаһ шомлыгы, иблис сидеге, пәри ташландыгы, күземә күренмә! Талак син. талак син' —дип кычкырды. Халык тагын бабайны бастырырга теләсә дә, ул кычкырып егларга тотынды. Тагын әйләнеп карап, карчыкның йорт уртасында торганын күреп, тиздән сикереп торып:
XVI Мөнкир. Нәнкир — үлгән кешедән сорау алучы фәрештәләр; 2. Яэжүж. мәэжүж — мифик вәхши кабиләләр
— Әле китмәде шайтан, дәҗҗал! Яэҗүж, мәэҗүж кыйла' — дип, барып казык алып сугарга күтәрде Бер кеше, бабайны кочаклап алып, сугудан саклый алды Карчык урамга чыгып качты Бабай аның артыннан ястыгын, сандыгын, комганын, туп уйнаган малай кеби. берсе арты берсен ыргыта башлады Ул тагы еглады. тагы
— Сәлман Фарси, шәфәгать кыл! Карчыгым бәддогасы, карчыгым бәддогасы' — дип. халыкка кайгысын аңлатырга тотынды
Ләкин теге карчык тагы өйгә керергә өлгерә алмады—ул тагы сикереп торып, казыкны күтәрде Бу юлы сугарга да өлгерде, ләкин карчык качарга өлгерде Ул тагы кызды, тагы кычкыра башлады Кулындагы пәкесен кысып, тагы әллә ниләр сөйләргә тотынды Картлар аны бастырыр өчен төрле сүзләр сөйләргә тотындылар Ул берсен дә ишетмәде
Менә бердән аның кып-кызыл бите агарды Ул калтырана башлады Ап-ак булып, авызыннан күбеге агып, һушсыз булып егылды Хәзрәт килеп коръән укыганнан соң. аның һушы килсә дә. теле ачылмады Пәкене никадәр алырга теләсәләр дә, кулыннан ычкындырмады, ул. күзе белән әллә нәрсә эзләнә башлады, кунакларга әллә нәрсәләр әйтергә теләде, ләкин әйтә алмады Өченче көнне хәзрәт коръән укып бетереп, янында утырып торганда «Әти. әти, кунаклар килде1 — дип. әтисен чакырып мәхдүм килеп керде Бабайның күзе нурланды, ул көлгән кеби булды, әллә нәрсә әйтергә теләгәне беленде, күзе берлән мәхдүмне чакырган кеби булды Мәхдүм акыртын гына әтисе янына килде Бабай, тагы, күзенә әллә нинди мәгънәләр чыгарып, кулын селкетә башлады Мең бәла берлән кулын күтәреп мәхдүмгә таба төртте Һәммә кешегә мәхдүмгә пәкесен, үзенчә, иң кыйммәтле булган мирасыннан — Сәлман Фарси пәкесен бирергә теләвен аңлатты Мәхдүм аптырап калды хәзрәт алырга кушты Алды Бабайның йөзенә көләчлек чыкты Ул әллә нигә шатланган кеби булды Тагы бик авыраеп «Аллаһ' - диде дә үлде
Үзе казыган кабергә иртәгесен аны бөтен авыл җыелып күмде. Күрше карты аның өстенә дә каен илтеп утыртты Ике каен бер- берсе берлән бәрелә-бәрелә, сөйләшә-сөйләшә үсә башладылар
Көзге яңгырлы җилдә өйнең сылаганы изрәп, ул да җимерелде Усал сыерлар, канауны җимереп, бакчага кереп йөргәнгә, түтәлләр, бакчалар да кешелектән чыкты Кызыл миләшләрне җыяр өчен бөтен урам малайлары миләшнең ботакларын сындырып бетергәнгә, ул да икенче елны яфрак ярмады Корыды
Бер-ике, оч елдан Сөннәтче бабайның йорты урынында тормыш галәмәтеннән бернәрсә дә калмады. Ләкин зиярәттәге ике картайган, черегән, беткән картларның өстенә ап-ак тузлы, ямь-яшел ике яшь каен үсте Алар зурайды, биекләнде, түгәрәкләнде, тавышлы, тынлы, кешеләр аңламый торган тормыш берлән яши башладылар
Бер тормыш бетте, бер тормыш башланды