Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Үзгәреш Лбау. матур ләңгяр чәчәк — сорми калган җирлярдә... Ул чор безне ничек каршылар
курган унбишләп китап авторы Кашнда яши
Без кичкәндә тормыш диңгезен, су түгел шул анда, кан иде. Кан исенә дөнья исерде, чигәләрдә пуля биеде, гали затлар ауды чүплеккә, телдән, аңнан я зып адаштык. Йә милләтне милләт дөмбәсләп, аңга китерергә маташты...
Без кичкәндә тормыш диңгезен, ямьсезләнеп беттек имгәнеп.
Сугыш фаҗигаләре, шмес культы корбаннары аша улган гомерләрне уйлап вйтемвн шигырь.
Гарип уйлар-сүзләр кычкырдык, озак шулай аңга килмәдек...
...Тормыш диңгезендә әйләнмә, хәлебезне шунда шәйләдек: кан өстендә тордык әйләнеп, ярый әле шуны шәйләдек...
Инде, бәлки, аңга килербез, бәлки алгы ярга җитәрбез.
Ул чор безне ничек каршылар, һәм кан исе бездән бетәрме?
Сыгылып төшкән алмалык
Сиңа гына дигән сүзләр иде, һаман шуны сөйләп булмады. Узды вакыт сызып гомерләрне, без сөйләшер сәгать тулмады.
Бар иде лә икәү сөйләшәсе, син үзең дә моны аңладың. Мәңгелеккә охшаш бу вакытка һаман бергә сыя алмадык...
Сөйләшмичә калган безнең сүзләр — сыгылыплар төшкән алмалык. Мең аңлашыр идек, бер сөйләшеп. Тик... Сөйләшер вакыт калмады.
Менә шулай, дускай...
(БЕР СӨЙЛӘШҮДӘН ӨЗЕК)
Ул рус көен уйнап тора иде, моң дәрьясы иде — дүрт ягы. Нинди уйлар килмәс кыз балага!? ...Скрипка елап туктады.
Күз тимәсен, кызым, кулларыңа, яман күзләр булу хак, дидем. Инде уйна берне үзебезчә, бик тыңлыйсым килгән чак, дидем. «Былбылым»ны уйна? ...Уйнамады...
Менә шулай, дускай!? Ни дисең?
— Ни дим? — диде дусым,— димәк, шулай,
әнә минем хәлне кара син. Сагынасы булган бу Казанны һәм авылда яшәп каласы.
Әнкәй мәрхүм сүзе хак иде шул, мине җиңде хатын киңәше... Урамчарак әйтсәк, зверь инде, элегрәк... Хәзер шәп яшим...
Өч малаем бар дип йөргән идем, булмадылар миңа берсе дә. Минем хисабыма үстеләр дә өчесе дә күчте күршегә...
Хет берсе дә минем телне белми, җанны шулар ничек белсеннәр? Инде киләчәктә берсен-берсе танысалар ярый, мескеннәр. Югалттылар менә әтиләрен, әбиләрен... Бабаларын да... Әллә югалтырга күнеккәннәр югалтырлар микән барын да?
Аналарын гына сатыйм, дисәм, ул карчыкны хәзер кем алсын!? Үзем, әйтик, яшьне табармын да, баласы да булыр, аннан сон? Без дәвамсыз буын ахры, яшьти. хет утырып ела. хет ятып: баласызлар ялгыз — баласызга, балалылар ялгыз — югалтып...
Синең кызны була кичереп тә, кыз барыбер инде — ир ягы. Ә малайлар?!
— Әй, малайлар булып карадык ла килеп дөньяга.
Моң-зарларны монда калдырыйк та китик әле, дускай, икәү без. ...Кая барасыз дип сорасалар, белмибез дик, ә бит беләбез.
Соңгы мәсьәлә
Мәсьәләне бер-бер артлы каршыма тезде тормыйк Шуны чиш тә яшәрсең, ди, чишәсең, ди, йә, тырыш. Теш белән дә, баш белән дә җитәрлек чиштем лә мин.
Уйлар йөртеп, иң сыгылып, иллегә төштем лә мин.
Шунда да яңа мәсьәлә — хет сөен, хет аптыра!
Учымда тотам кызымны, никтер ул елап тора.
Бу елак кеше булганчы, мин туфрак буласы бар.
Ләкин мин туфрак булганчы, ул кеше буласы бар, Алынмам моны чишәргә, куркыта нәрсәгәдер.
Син, тормыш, үзең чиш инде. Бу соңгы мәсьәләдер.
1988 1989 еллар-