Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кече манара


Чалт аяз кон. Акрын гына искән талгын җилдә тузганаклар тирбәлә. Тирә-як ниндидер бер
моксу тынлыкка чумган. Әйләнәдә — җырларда җырланган, ри ваятьләрдә макталган, даны
ерак илләргә таралган борынгы Болгар шәһәре хәра бәлэре. Әнә. болгар бабаларыбызның дәүләт
корып яшәгән заманнарының якты бер истәлеге булып, манара басып тора. Аны Кече манара
дип атыйлар. Ак таш лардан салынган манараның ишек яңаклары, тәрәзә уемнары таштан
«үреп» ясал ган нәфис бизәкләр белән нәкышләнгән. Ничә гасырлар килеп китүгә карамастан,
алар әле дә билгесез болгар остасының кул җылысын саклый шикелле.
Кече манара — шәһре Болгарның хәзерге вакытта чагыштырмача яхшы сак ланган тарихи
архитектура истәлеге. Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, манара «изге болгарлар» җирләнгән урында
тезелгән һәм тирә юнендәге торбә-мавзолейлар белән бербөтен корылмалар комплексын тәшкил
иткән. Манара янындагы каберлек татар риваятьләрендә «Хан зираты» дип тә йөртелә. Кече
манараның тезелүен археологлар XIV гасырның икенче яртысына нисбәт итәләр һәм җәмигъ
мәчетнең Олы манарасы үрнәгендә төзелгән дип раслыйлар. Биеклеге унбиш метр чамасы
булган бу манара өскә таба нечкәрә барган цилиндрик кәүсә һәм аның өстендәге конус түбәле
галереядан гыйбарәт. Үзенең төзелеше, бизәк мотивлары белән ул Кавказ аръягы. Кече Азия һәм
Кырым манараларына охшаш. Веръяктан хәрби манараны да хәтерләткән әлеге корылма
Азәрбайҗанның каравыл манаралары на да якын тора дип әйтергә була.
Заманында Болгарда тагын бер манара Олы манара да була Әмма ул 1841 елның бер төнендә
күршедәге Болгар авылын гына түгел, янәшә тирәдәге авылларның халкын да тәмле
йокысыннан уятып гөрселдәп авып төшә. Олы туганын югал туга сыкранса да. Кече манара,
заманнар узуга артык исе китмәгәндәй, галибәнә кыяфәттә басып торуын дәвам итә. Узган
гасырларның телсез шаһиты булган ма нара кемнәрне генә үзенә җәлеп итмәгән, кемнәрне генә
тирән уйга, кайгы хәсрәт кә салмаган. XVIII йөзнең билгесез бер татар шагыйре әнә нәрсә ди:
Шәһре Болгар манарасы Анда менгән ирәнләрнең
Сиксән баскын һәм арасы Сил тик агар күәдин яше
Дөрес, бу очракта шагыйрь Олы манараны күздә тоткан, күрәсең. Чөнки Кече манараның
өске катына алып менүче әйләнеч таш баскычның басмалары кырык биш Әмма безнең өчен
басма саны түгел, ә шагыйрьнең тарихыбызга мөнәсәбәте, күңел түреннән чыккан ихлас сүзе
кадерле Әйе. Кече манара кещеләр тарафыннан нгътибарсызлыкка үпкәли алмый.
1722 елда Иран сугышыра барышлый император Петр 1 Болгарда туктала. Кече манарага
менеп болгарларның кала төзү өчен уңайлы урынын сайлый белүләренә соклана һәм истәлек
өчен аның диварына исемен дә язып куя. Болгарда боек гали мебез Шиһабетдин Мәрҗани дә еш
була. 1860елда ул Кече манарага менеп исемен түгел, ә буыннар эстафетасы турында гарәпчә
тирән эчтәлекле шигырь яза 1830ел азагында шәһре Болгарга сәяхәт кылган Эдуард Турнерелли
болай ди . «Заманын да бу диварлар менә хәзер безнең кебек тормыш белән кайнап торганнар, ә
хәзер көлгә әйләнгән, онытылган, ташланган» Юк. онытылмады алар, оныттырырга бик
тырышсалар да. онытылмады. Заманалар узу белән Кече манара бәет* риваятьләр дан фәнни
монографияләргә, китапларга, рәсем фотоларга күчте. Болгар тарих-ар- хитектура
тыюлыгының күркенә әверелде, кино телевидение экраннарына чыкты, календарь белән
диварларга эленде, значок билге булып күкрәкләребезгә менде. Ә шулай да манарага карап уйга
калган вакытларда еш кына күңелдә Ц1әһре болгар бәетенең түбәндәге юллары яңара
Җиһанны тетрәтмеш иде синец олуг шәүкәтең.
Кайда милкең, кайда гыйльмең. кайда бөек дәүләтең?
Җәүдәт МИҢНУЛЛИН. тарих
фәннәре кандидаты.
Р. МОХӘММЭТҖАНОВ
фотосы.