Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙТУ


змышы, политик карашлары никадәрле четерекле булмасын атаклы прозаик, драматург, публицист һәм. революциягә кадәрге демократик тәнкыйтьнең раславынча, яңа татар әдәбиятына нигез салучылардан куре» ек лесе буларак. Гаяз Исхакый татар халкы тарихының аерылмас бер кисәге хисапланырга хаклы.
Г Исхакый Казан губернасының Чистай еязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә туган. Атасы кул астында укырга-язарга өйрәнгәч, аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр Аннары ул Казанга күчеп китә. Монда Күл буе мәдрәсәсен тәмамлап, бер ел хәлфә булып торгач, 1898 елда Гаяз рус класслары өчен укытучылар әзерли торган Татар укытучылар мәктәбенә керә һәм X Ямашев, Г. Коләхмәтовлар белән бергә дүрт ел буе укып, аны тәмамлап чыга. Оренбургтагы «Хесәения» мәдрәсәсендә бер ел эшләгәч, сукырайган әтисенең үтенүе һәм кушуы буенча, авылына кайтып мулла була
Г Исхакый бик я шыл и яза башлаган 1905 елгы революциягә кадәр үк инде ул дистәгә якын хикәя һәм повесть, ике пьеса һәм «Теләнче кызы» исемле романның беренче кисәген иҗат иткән һәм күбесен дөньяга чыгарган була Язучының башлангыч иҗат чорында «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902) исемле хыялыи-публицистик повесть үзенчәлекле урын тота дияргә мөмкин Бу әсәрдә автор милли үсеш, үзгәреш һәм иҗтимагыи прогрессны тәэмин итә торган биш шарт (арадан берсе — рус мәдәниятен үзләштерү) турында сүз алып бара Повестьның татар иҗтимагый фикерен һәм әдәбиятын алга җибәрүдә гаять зур роль уйнаганлыгы турында замандашлары шул исәптән, Г Тукай һәм Ф Әмирхан да язып чыгалар
Укытучылар мәктәбен радикаль фикер-карашка килеп тәмамлаган Г Исхакый 1905 •лгы революциянең беренче көннәреннән үк самодержавиегә каршы көрәш эченә кереп китә Татар керлар төркеменең башлыгы буларак реаолюцион-демократик позициядә
Я
нык басып торган хәлдә, ул крестьяннар арасында эш алып бара, аннары «Таң йолдызы» исемле газета барлыкка китереп. «Меселман иттифакы» партиясенә каршы кереш шарт- ларында массаларны сәяси яктан тәрбияләүгә зур елеш кертә. Берничә мәртәбә кулга алынып, төрмәдә утыра, 1907 елда Архангель губернасына өч елга сөргенгә җибәрелә 1908 елда, яшь терекләр революциясе булганны ишетел, Төркиягә кача. 1911 елда ул яшерен рәвештә Петербургка кайта һәм, кулга алынып, сөргеннең калган өлешен тутырыр өчен яңадан Архангель губернасына озатыла. Сөргеннән аны Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңае белән игълан ителгән амнистия азат итә.
Бу елларда Г. Исхакый шулай ук күп, тиз һәм ал-ялны белми иҗат иткән. Кеше почмакларында язган ул. төрмәләрдә, конспиратив квартираларда һәм сөрелгән җирләрендә эшләгән. Беренче рус революциясе елларына караган әсәрләре арасында «Солдат» һәм «Зиндан» дигән повестьлар, «Теләнче кызы» романының дәеамы һәм «Тартышу» исемле пьеса бар Бу әсәрләргә, публицистик пафостан кала, социаль каршылыкларга игътибар һәм тормышны сыйнфый принциптан чыгып сурәтләү хас.
1909-1913 елларда Г Исхакыйның иҗаты аеруча җимешле була. Бу чорда ул шактый өлешен классика төренә кертерлек күп хикәя, повесть, роман һәм пьесалар яза. Шундыйларга беренче чиратта «Тормышмы бу?» һәм «Мулла бабай» романнарын, «Кияү», «Сөннәтче бабай» һәм «Бер тоткынның саташуы» повестьларын, «Фамилия сәгадәте» исемле хикәяләр җыентыгын кертергә мөмкин. Моңа татар театр труппалары тарафыннан куелып, сәхнәдә зур уңыш белән барган «Җәмгыять», «Кыямәт». «Мөгаллимә» һәм «Зөләйха» кебек пьесаларын да өстик. Болар — шул заман татар җәмгыятен чын мәгънәсендә сәнгатьчә тикшерә һәм анализлый торган әсәрләр. Аларда консерватив руханиларның, шәкерт һәм мөгаллимнәрнең, ярлы һәм урта хәлле крестьяннарның, кулакларның яңа, оригиналь типлары белән беррәттән, төрле социаль катлауларга караган менә дигән хатын-кыз образлары да урын ала. Исхакыйның реализмы яңа югарылыкка күтәрелә. Геройларның рухи дөньясына керүдә һәм психологик анализда ул яңа биеклекләр яулый.
Г Исхакыйны XX йөз башы татар әдәбиятының әйдәп баручыларыниан иткән факторларның берсе рус классик әдәбияты булды. Ориентациянең Көнчыгыштан Көнбатышка, төгәлрәк әйтсәк, төрек әдәбиятыннан руска таба авышырга тиешлеген аңлап алып, ул бик яшьли рус әдәбиятын өйрәнә һәм пропагандалый башлый. Егерме яшендә ул Пушкинның «Капитан кызы» һәм Гогольнең «Борынгы алпавытлар» повестьларын татарчага тәрҗемә итә. Соңрак Исхакый И. С. Тургеневка, Л. Н. Толстойга һәм А. М. Горькийга табына башлый. 1909 елда Төркиядә укыган лекциясендә ул рус әдәбиятын «хөррият вә тәрәккый тарафдары. зәгыйфь вә фәкыйрьләрнең мөдафигы ». дип атаган. Аннары болай дигән, «рус әдәбиятының һәм, хосусан, гавампәрвәр1 әдәбиятның татарларга тәэсире ихтилалчылар3 җитештерүдән бигрәк, милли, фикри инкыйлапларны4 әзерләүдән гыйбарәт булды».
Реализмы һәм халыкчанлыгы сәбәпле Г. Исхакый иҗаты. Тукай шигърияте кебек үк, татар халкының киң катлауларына кадәр барып җитте. Аның даны милли чикләрне дә атлап чыкты Россиянең рус булмаган әдипләре арасында береичеләрдән булып ул башкала журналларында һәм җыентыкларында басыла башлый. Бүтән авторлардан кала, аның турында үзәк матбугатта академик 8. А. Гордлевский һәм Н. И. Ашмарин кебек галимнәр дә язып чыгалар Г Исхакый иҗатының бәясен А. М. Горький да яхшы аңлаган. Алар күл еллар буе хат алышканнар. Берлин профессоры М. һартманның «Төркиядән гайре сәяси хатлар» дигән китабында (Лейпциг. 1910) һәм «Решен ревью» исемле инглиз журналында (1914, № 1) шактый күп сәхифә Г Исхакыйга багышланган.
Революция алды елларында Г. Исхакый әдәби әсәрләр язудан тукталмаса да, эшчән- леге күбрәк вакытлы матбугат һәм публицистикага таба авышты. Башта Петербургта, аннары Мәскәүдә ул охранкага шактый мәшәкать тудырган радикаль юнәлешле «Ил» һәм «Сүз» газеталары чыгара.
Февраль революциясен Г Исхакый шатланып каршы ала һәм эсерлар рухындагы сәяси көрәшкә баш-аягы беләи чума. Ләкин Октябрьне һәм Советлар властен ул кабул итә алмады, чөнки барлык эсерлар һәм меньшевиклар кебек үк. артта калган «чабаталы» Россия (бигрәк тә аның милли төбәкләре) социалистик революциягә әле өлгереп җитмәгән, дип ышана иде.
Г. Исхакыйның эмиграциядәге тормышы һәм эшчәнлеге турында без хәзергә аз беләбез. чыганаклары күрсәтелмичә генә таратылган имеш-мимешлөр белән генә чикләнеп торабыз.
Хәер, соңгы вакытларда яңа мәгълүматлар килеп тора, аның чит илләрдәге тормышы да ачыклана бара 1919 елда солых конференциясенә дип киткән Г Исхакый кире кайтмый, күпмедер вакыттан соң Берлинга барып урнаша. Аида 1929 елга кадәр яшәгәч. Польшага күчеп китә 1939 елда бер яктан Гитлер, икенче яктан Совет армияләре килеп кергәч, ул Төркиягә барып төпләнә һәм 1954 елның җәендә шунда вафат була
Гаязның tarын ниндидер Бәйсезлек комитеты рәисе буларак Финляндиядән Япониягә чаклы татар мөһаҗирләре. ягъни, кучеп китүчеләре булган төбәкләрне йөреп чыкканлыгы. халыкны оештыру, милли рухта тәрбияләү (телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен онытмасыннар!) буенча куп эш башкарганы. Европада «Милли юл- журналын чыгарганы, ерак шәрыкътә «Милли байрак» исемле газетаны нигезләгәне мәгълүм. Боларны әле җентекләп өйрәнәсе бар. Әмма Г Исхакыйга ягылган кара талларның кайберләрен хәзер үк юыл төшерергә мөмкин. Аның, мәсәлән, немец фашистлары белән хезмәттәшлек итмәгәнлеге, татар әсирләреннән легионнар оештыруда катнашмаганлыгы, икенче бөтендөнья сугышы елларында бөтенләй Германиядә булмаеы сәбәпле, катнаша да алмаганлыгы турында кистереп әйтергә мөмкин
Без. әлбәттә. Г. Исхакыйиы һәр җәһәттән акларга, турайтырга, шомартырга җыенмыйбыз. Васыяте дип йөртелә торган шәхси хатыннан күренгәнчә, соңгы көннәренә чаклы ул илдә урнашкан иҗтимагый-политнк хәл белән дә. милли мәсьәләнең практик рәвештә хәл ителеше белән дә килешә алмаган.
Хәер, татар халкы һәм аның әдәбияты тарихын чын мәгънәсендә фәнни һәм. димәк, дөрес яктырту зарурияте яктылыгында караганда, Г Исхакыйның чит илдә ничек яшәве, ни эшләве зур әһәмияткә ия түгел. Аңа карап кына әдәби мирасының идея-художество дәрәҗәсе төшми дә. күтәрелми дә. Ә бу мирастан тыш XX йөз башы татар әдәбиятының язма тарихы, беренче бүлеге умырып алынган китапны хәтерләтеп, чын мәгънәсендә фән була алмый
Г Исхакыйның укучыга тәкъдим ителә торган ике әсәреннән берсе — «Ике йөз елдан соң ннкыйраз» исемле фантастик-публицистик повесть 1902 елның ноябрендә язылып бетеп, җәйгә таба Петербургта цензура аша узып. 1904 елны Казанда басылып чыккан Кабат басылганы күренми
Әсәрнең эчтәлегенә тукталып тормастан, ике нәрсәгә генә укучының игътибарын юнәлтмәкче булам.
Беренчесе — повестьның татар әдәбияты тарихында тоткан урыны Рус әдәбияты һәм Гогольнең «Шинеле» турындагы мәгълүм сүзләргә охшатып, XX йөз башы татар әдәбияты Исхакыйның «Инкыйраз»ыннан чыкты, дип әйтә алабыз Бу чор әдәбияты белән азмы-күпме таныш булган укучы үзе дә күрер Тукай. Г Камал, Ф. Әмирхан. Г Ибраһимов һ б классикларыбыэның шигырь һәм хикәяләрендә, повесть һәм пьесаларында, мәкалә һәм фельетоннарында күтәрелгән һәм сәнгатьчә хәл ителгән тема һәм мәсьәләләрнең барысы да «Инкыйраз»да бар. Повестьтагы тип һәм образларның, деталь һәм тәгъбирләрнең кайберләре шул дәвер әдип һәм шагыйрьләренең әсәрләренә хәтта үзгәрмичә, сүзгә-сүз барып кергәннәр «Инкыйразиның әһәмиятен замандашлары да шактый дөрес аңлаганнар Тукай, мәсәлән. «Кем улГ» исемле шигырендә Г Исхакыйның башкарган хезмәтләрен санап килә дә болай дип куя
Кичән көнләри уйга алдыран кем. Вә безә «инкыйраэ»ы аңдыран кем?
«Меридләр каберстанындин бер аваз» дигән шигырендәге моңарчы төшереп калдырыла торган ике юллык та кызыклы
Дәрсе гыйбрәт анрде безә «Инкыйраз» нам бер әсәр Аһ буны язан кеше инсан икәндер, белмәдем
Ф Әмирханның русча язылган автобиографиясендә түбәндәге сүзләр бар «Бу әсәрдә ялкынлы автор бетен татар тормышын рәхимсез рәвештә тәнкыйть итә Ул миңа бик тә кечле тәэсир ясады»
Икенчесе — беренче һәм шул ук вакытта соңгы басманың сыйфаты мәсьәләсе
Повестьны укыганда укучы күп нокталар белән билгеләнгән урыннарны еш очратыр Болар цензор сызып ташлаган кисәкләрне аңлата. Моның шулай икәнен без тагын Гаязның русча язылган автобиографиясеннән беләбез Ул анда цензураның әсәрдән күп урыннарны чыгарып ташлаганы моңа җен ачулары чыкканы, авырып, түшәктә яткан чагында хәтта, Петербургка барып, мәгълүм Смирновны үтерү уе белән янганлыгын яза
Соң нинди урыннарны сызып ташлаган цензура? Әсәрнең кулъязмасы сакланмаганга күрә, бу сорауга төгәл җавап биреп булмый Шулай да чамаларга мөмкин Укучы күрер ике иоэ елдан соң татар милләтенең юкка чыгуын яки чыгачагын аятор шактый күл сәбәпләр белән аңлата Әмма сәер хел шулар арасында милли-колониаль изү. шуның бер күренеше булган христианлаштыру, ассимиляцияләү кебек сәбәпләр юк Ямашев һәм Колах-
матов белән берлектә Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлап, революцнон-демокра- тик позициягә баскан Г. Исхакыйның бу мәсьәләне белмәве һәм «Инкыйразида күтәрмәве мөмкин түгел. Менә ни өчен без кыскартылган урыннар, һәрхәлдә, аларның күпчелеге, һичшиксез, самодержавиенең милли-колониаль политикасы белән тегеләйме-болаймы бәйле дип әйтә алабыз. Хәер, әсәрдә сүз сөрешеннән дә моны чамаларга мөмкин
•Сөннәтче бабай» повесте 1911 елның 23 январь һәм 7 май аралыгында Истанбулда язылган. Беренче кат сигез томлык әсәрләр җыелмасының икенче томында «Шәкерт абый* хикәясе белән берлектә басылып чыккан (1912). Моннан соң кабат басылганлыгы күренми.
Повесть турында җентекләп сөйләргә хаҗәт юк Шулай да, хөрмәтле укучы бер нәрсәгә игътибар итсә, зарар булмас иде.
•Сөннәтче бабай»—чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Ул татар авылының үзенә генә хас фикерләү рәвешен, хис-тойгы һәм гореф-гадәтләрен тирәнтен белеп язылган Сөннәтче бабай — татар авылында гына туарга мөмкин булган тип.
Шул ук вакытта повестьта Гоголь рухын, Гоголь чалымнарын, Гоголь принципларын күрми мөмкин түгел «Кечкенә» кешенең драмасын зур итеп күтәрү, тормышның «вак- төяк» ләреннән тирән мәгънә чыгару, күз яше аралаш көлү — болар, һичшиксез, «натураль мәктәп» башлыгыннан килә. Әсәрнең гаять көчле язылган финалына гына игътибар
Бер җан, бер тән булып яшәгән карчыгы үлеп киткәч, Сөннәтче бабай өйләнергә карар итә, ләкин бәхетсезлегенә, уңмаган, ялкау, затсыз карчыкка туры килеп, тормышы чыгырыннан чыга. Әмма ул түзә, өенең сыер абзарына әверелүенә дә, өс-башының катып бетүенә дә, карчык пешергән ашларның авызга алгысыз булуына да түзә, хатын булучыга каты бәрелми. Ләкин сөннәт пәкесе белән тегенең бәрәңге әрчеп утырганын күргәч, түзми. тилереп китә, кычкыра, елый, карчыкны өеннән куа башлый. Шактый дулаганнан соң һуштан язып егыла, ә берничә көннән соң Сөннәтче бабайны алдан үзе казып куйган каберенә күмеп кайталар. .
Соң нинди изге пәке булды бу? Берәр нәрсәнең билге-символы түгелме ул? Сөннәтче бабайның җаннан артык күреп саклый торган шәҗәрәсе нәрсә аңлата? Гап-гади кешенең гал-гади трагикомедиясенә нинди олы мәгънә яшеренгән? Бу сорауларга хөрмәтле укучы, әсәрне укып, әйдә, үзе җавап эзләсен
Ибраһим НУРУЛЛИН