Логотип Казан Утлары
Повесть

ИКЕ ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ИНКЫЙРАЗ

Ике йөз елдан соң инкыйраз’ны язудан максудым милләтебезнең шул китешеннән үземнең разый түгеллегемне күрсәтеп, бу китешнең очы инкый- раз идекен белдерүдер. Бәгъзе'-’ кешеләр милләте- мезнең шул китешен бик файдалыга санап, шул китештән бик зур өмидләр дә көтәләр Әмма мин һич андый өмидләр көтәрлек төпле бер эш күргәнем юкка, хәзер дә халкымыз арасында сөйләнә торган сүзләргә, эшләнә торган эшләргә вакытлы килгән « бизгәк» дип кенә карыйм Һәм дә ул сүзләрне сөйләүчеләр, эшләүчеләрнең күбрәк әһәмияте сүздә генә булганга, боларга бер төрле замана модасы төсле генә караганга, бу кычкырышларга курчак уены- дип кенә исем бирәм һәм. минемчә, һәммәсе курчак уеныдыр Курчак уеныннан бер мәгънәле эш килеп чыкмадыгы кеби. табигый, безнең дә бу төпсез» эшемездән бер нәрсә чыкмас дип уйлыйм Бәлки минем бу фикерем хатадыр Бәлки бөтенләй көлкедер Ләкин ни булса да. хакыйкатькә бик якындыр, йә хакыйкать үктер Бу китапта минем милләткә карашым ничек икәнлеге тәмам күрендеге кеби. кит- мешемезне үзгәртсәк, минем бу өмидсезлегем урынына өмид ■ тууы да мөмкин икәнлеге ачык белгертелгәндер. Китабым бик ачы лисан' берлән язылмыштыр. Хосусан, халкымыз гыйндендә' иң мөкатдәс саналган »голәма» сыйныфына бик каты тукынылмыштыр Монысы хакында бер төрле игътизар" — фәлән язмакчы булып, бу Мөкатдимәне караларга башласам да. үз гыйндемдә иң зарарлы, иң тәрәккыйгә Манигъ' булулары сабит" булган шул сыйныфтан тәнәззел9 итеп үте-нүгә. бердән, вөжданым разый булмадыгы кеби. икенчедән, каләмем итагать кыйлмады Фәкать бу хосуста укучыларыма гына бер сүз әйтәсем бардыр Минем • голәма» сыйныфына каты-каты һөҗүмнәрем аларга үземнең бер гарзы шәхсиям" өчен дошманлыгым-фәлән- легемнән түгелдер Бәлки милләтнең тәрәккыйгә Манигъларын эзләгәндә. кайсы яктан караганда да шул «голәма» сыйныфының иң алда кылычын тотып ■ җәһаләт»не12 саклавын күрдекемнән. мотлакан" аларның вөҗүдләре" зарарлы идеке фикере калебемдә бик нык ур- наштыгыннан. үзем белгән нәрсәне шундый тәрәккый милләт- кебек мөкатдәс эшләрдә сакларга, бердән, табигъ" булдыгым дин ислам манигъ булдыгыннан,— икенчедән, начарны яхшы, каракны тугъры, зарарлыны зарарсыз итеп күрсәтергә вөҗданым риза булмадыгын- нан. һич ригаясез -нисез бары кадәре һәммәсен күрсәттем. Бәгъзе кешеләр, бигрәк голәма тарафдарлары бу сүзләремне минем алар- ны белмәвемә, аларның һәр көнне кылып тора торган яхшылыкларын күрмәвемә хәмел кыйлу1 ихтималы бардыр. Ләкин бу хатадыр һәм бик зур хатадыр Үзебезнең өй тарихымыз забыт' кыйла башлаганнан бирле атам-анам тарафы мулла була килмеш улдыгы кебек, үзем дә шундый - голәма» кайный торган «Казан-да укыдыгымнан башка тормышымда да алар берлә катышуым бик күп булганга, алар хакында минем язган сүзләрем бик белеп бик озын тәҗрибәләрдән соң язылганга, хата булу ихтималы бик ерактыр Мин һәр эштә *го- ләма«ның манигъ тәрәккый икәнен күргәч, милләтне тәрәккый итте- рәсемез килсә, аны башка милләтләр арасына кертәсемез килсә, ма- « нигь булган голәма сыйныфының сүзенә илтифат кылмаска, үзе- ; безнең штан алудан башлап, кыз бирү, угыл өйләндерү, самавыр тө- - зәттерү эшләребезгә кадәр катышуларын бетерергә тиешлекне һәм 2 аларның сыйныфларына бер артыклык (привилегия) бирмәенчә. ке- = шесенә күрә генә эш йөртеп, алар хакындагы хазир1 гавамымызның = фикерен үзгәртү кирәкле уена җиттем Минемчә, хәзер тәрәккый ' өчен иң кирәкле эш үземезне шул голәманың тәхет әсарәтеннән-' кот- z карый, һәр хәрәкәтемездә хөр булмакдыр Шуннан соң безнең эшләре- г мез рәткә китсә китәр. Әмма ул ■ голәма »ның кәкре-бөкре фикере бе- - лән, хоббенәфесе белән еракка китә алмавымыз һәммә кешегә = мәгълүм бер эштер Испания кебек дөньяның иң бай. мәдәнияткә z иң мөстәгыйть’■ кыйтгасының бу көнге дәрәҗәдә калуына. Боха- " ра кебек шул кадәр мәгъмүр бер мәмләкәтнең иң түбән, иң начар .. дәрәҗәдә булуына голәма >ның кәкре-бөкре черек фикерләрен үзлә- з ренә юл күрсәтүче дип тануларыннан башка бер сәбәп юктыр һәр ~ диндә, һәр халыкта дин голәмасьг исемендәге халыкның манигъ - тәрәккый икәнлеге мөсбит'1 бер хакыйкать булгач, безнең голәмамыз . гына ул кагыйдәи көллиядән чыкмаячаклардыр Шуның өчен без хәзер аларның сүзләренә илтифат кылмаенча хәрәкәт итик, без алар- ~ ны приговор биреп, үлегемезне күмәр, туганымызга исем кушар өчен билгеләгәнмез. һәм аларга шуннан үтәрлек бер хак бирергә хакымыз да юктыр Бирсәк тә. үземезгә аннан зарардан башка нәрсә булмаячак-тыр.
Манигы тәрәккыйнең икенчесе — мәдрәсәләремезнең. мәктәплә- ремезнең юклыгы һәм дә барларында укыла торган гыйлемнәрнең эшкә яраксыз бер чепухалар булуы, вә мәдрәсә-мәктәп эшләренә әһәмият бирмәвемездер Моның да сәбәбе баягы -голәма-ларга ыша- нуымыздан һәм дә аларның шул эшне эшләргә сәләхиятле түгеллеген белә торып, шул кадәр мөкатдәс эшләрне аларга тапшыруымыздан- дыр Тәрбия ни? Уку ни7 Укыту ни' икәнлеген белмәгән кешеләргә шул эшне тапшыру һәм көлке, һәм кайгылыдыр. Бу мәсьәләне уйлаганда һәрвакыт минем хәтеремә русларның иң бөек мөхәррирләреннән, иң зур психологларыннан Тургеневның « Все это было бы смешно, когда не было бы грустно! дигән сүзе исемә төшә дә. бу эш хакында шуннан да мәгънәле сүз әйтергә таба алмаенча, телемдә шул шигырьчекне әйләндерергә тотынам Мин бу мәсьәлә хакында еглыйм да. коләм дә Ләкин һич берсеннән файда чыкмадыгы кебек, миннән соң килә торган әрбаб хәмияткә еларга да. көләргә дә бер эш булсын өченме, мәсьәлә һич үзгәртелгәнлеге юклыгыннан башка, аның хакында уйланганы да бик аздыр
Өченче манигы тәрәккый — һәм дә иң сизелә торган манигы тәрәккый милләтемездәге хезмәткә ярарлык кешеләрнең һәм хезмәт итә торганнарның, бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, үзләренең тамакларын туйдыру өчен, милләткә хезмәт итәр урнында. иң сәфил кешеләрнең тәхте әсарәтендә изелүләредер Бусы бик аяныч вакыйга һәм бик кәефсез хәлдер Хәзерге күзгә күренгән әрбабе каләмнең
20 -Все это было бы смешно, когда не было бы грустно — Монсу булмаса болар капке булыр иде М Ю Лермонтовның -А О Смирновой * дигән шигыреннән алынган о.и к 27 Эрбиб X.IMHHI яклау саклау аһелл-рс 2Н Сәфил гүбән 2*» Әрбабе калам калам әһеле, язучылар 30 За тан - аелыннан 31 Русин уртасындагы MiK-слмянняр тарихча -болгар* халкыннан булып татарлар боларга килеп кушылган гына булганга, бу китапта -болгар- исеме белән йнртәчәкмен (Тана Исхакый искәрмәсе - редакция)
һичберсе юк ки мөстәкыйлән хәрәкәт итә алсын, һәммәсе үз тамагын туйдырыр өчен, үзенең урынын саклар очен. шундый кешеләрнең башмакчысы булырга ярамаган кешеләрнең кулларында уенчык булып йөриләр Иң кәефсез ягы боларны бу әсарәттән кортырлык бер җайның күренмәве һәм дә булганы бер шул әсарәткә төшә баруыдыр Милләтнең алдан бара торган кешеләре һәм халыкка караңгы юлда ут күрсәтә торган затлары, үзләренең утларын сукырларның күзләренә, кәефләренә зарар итмәс өчен, я бөтенләй күрсәтмәенчә. халыкны караңгылыкта калдыралар, яисә тычкан уты төсле генә якты биреп, халыкны караңгы төндә адаштыралар гынадыр Бу мәсъәлә за- тән " иң әһәмиятле, иң зур фикер сарыф кылына торган эштер Ләкин бу эш, безнең болгарларның бәхетсезлегенә, башка милләтләрнең хи-лафына булгандыр. Башка халыкларда күбрәк әрбаб хәмият, бигрәк әрбаб каләм зур байлардан вә зур дәрәҗәле затлардан чыкмыштыр Әмма бездә бер артык сүз ычкындырса, шуның җәзасы ничә айлар ач йөрергә мәҗбүр була торган, яисә шул сүз өчен бөтен халыкның күзеннән төшеп, үзенең кечкенә бер эшенең дә артка китүенә сәбәп була торган сыйныфтан килмештер
Дүртенче манигы тәрәккый — безнең рус мәктәпләрендә укыма- вымы.3, бу көнгә кадәр үземезнең мәдрәсәләремез юк икәннеген бел- мәвемез. һәм дә үземезнең бик надан, к юу кагыйдәләреннән бик аз үтә алуымызны икърар кылмавымыздыр. Бу эш безнең китешемезгә бу вакытка кадәр бик зур зарар иттеге кеби. киләчәктә дә манигъ булачактыр. Чөнки хал кымыз арасында иң аңлаган дигәннәремез дә бу көнгә кадәр хөкүмәт мәктәпләрендә укудан качалар һәм качыралар Мин бу эшнең бер дә сәбәбен белмәсәм дә. бик кайгырам Минемчә, бик кайгырырга тиеш мәсьәлә һәм тизрәк шуның Манигъларын бетерергә тырышырга кирәкле мәсьәләдер Безнең Русия идарәсенә та- бигъ булганымызга өч йөз илле ел булса да. шул озын гомердә руслардан файдадан башка һич нәрсә күрмәсәк тә. бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә табигь икәнлегемезне белмәгәнләремезнең саны чиксез булдыгы кебек, руслардан әллә нинди куркып, аларның һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның исәбе-хисабы юктыр Бу безнең милләтемезнең китеше өчен һәм ватанымызның файдасы очен бик зарарлы эштер. Шуның өчен бу эшне бетерергә хөкүмәт тә. әлбәттә. бик нык бил баглап тырышырга тиештер. Ул болгарлар арасында рус лисанын тарату, рус әдәбиятына мәйдан бирү һәм дә болгар әдәбиятына юл ачу берлән була торган эштер. Болгар әдәбияты болгарларның иң аңлаган кешеләренең калепләреннән чыкканга, аларның күңелләрендә русларга ышану тәмам урнашканга, алардан һич куркырга ярамыйдыр Бу әдәбият руслар берлән болгарларны якынлаштыруында. бик күп кеше тарафыннан укылып, бик күп кешенең фикеренең тиз ачылуында сәбәп булуында шөбһә юктыр.
■ Бишенче манигы тәрәккый — эшләгән эшләремезнең һәммәсенең төпсез, әссасыз33 булуыдыр Безнең һәммә эшемез бу ел булса, киләсе елга юктыр.
Моның сәбәбе — бәгъзе кешеләремез. димагымызның3’ шундый косур берлән яратылуыннан дисәләр дә. минемчә, монда да эшкә өйрәнмәгәнлегемезнең бик күп зарары бардыр. Бу безнең һәр хәрәкә- темездә күренә торган авырудыр ки. мотлак моның дәвасын табып, бу бәладән котылырга тиештер. Бер авылда ачылган мәктәп бер сәнә дәвам итә. икенче сәнәсендә бөтенләй ташлана, бер мәктәпкә кергән шәкерт бер ел укый да, икенче сәнә чыгып, бер эшкә тотынган була, икенче елны ансын да ташлый, бу эшләр һәммәсе безнең күз алды- мызда һәр көнне күренеп тора торган бер эштер. Тагы бездә бер эш бар — һәммә кеше бик зур эшләмәкче була, әгәр ул эштән ул теләгән кадәр үк зур эш чыкмаячагын белсә, хәзер ташлый, тагы бик зур файда күрелер төсле булган эшкә тотына, аны да күрә дә.аны да ташлый. 112
Әмма акыртын гына эшләп, озын гомердә бер әсаслы нәрсә чыгаруны без яратмыймыз да. теләмимез дә. Безгә булса тиз булсын һәм файдалы булсын. Без бер ел русча укып университет правасы алырга тырышамыз, ике ел укысак, бер-бер мәхкәмәдә’ унбиш сумлык писарь булып, милләткә бик зур хезмәт иткән кеше кебек, бик вәкарь ♦ берлән генә хәрәкәт итә башлыймыз Менә шул эшләрнең һәммәсен мин инкыйраз галәмәтләре дип уйлыйм Шул сәбәптән мин һәммәмеэгә £ шул эшләрне рәтләргә тиеш дим һәм аңлаган кешеләргә фарыз дәрәҗәсендә үк дим Әгәр дә тәрәккый итик дисәк, һәммәмез милләтнең иң £ кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик = Барымыз. аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик, һәммә- _ мезнең теләгәнемез бер. һәммәмезнең эстәгәнемез бердер. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк менә шуннан соң _ милләт милләт тосле булса булыр Югыйсә чәй янында варенье белән азрак исереп, милләтнең истикъбальләрен сөйләүдән берни чыкмый ~- Агачтан җимеш алыр ечен. аны орлыктан чәчеп, һәр көнне никадәр х хезмәт сарыф кылып, ничә еллар тырышканнан соң гына максудка ф ирешәләр Без дә шулай итик Бүген чәчеп, иртәгә алма җыярга тубал күтәреп чыкмыйк Һәм алмасы булмаса. агачны бәреп-сугып бетермик, з тагы хезмәт сарыф кыларга тотыныйк: бара-тора вакыты җиткәч, алмасы да булыр, файда да булыр Бу китапта язылган сүзләр теләсә бик ачы булсын, теләсә бик төче булсын, минем калебемнән кайнап-кайнап - чыккан мәгънәләрдер. Әчеләре дә күз яше беткәннән соң еглый-еглый арганнан соң. ни белән дә күңелне тәгъбир кыйлырга мөмкин булмагач. көлке белән тәгъбир кыйлынган хакыйкатьтер һәм дә ул көлгән гыйбарәтләрне чыгарырга элгәре бик күп яшьләр сарыф кылынганга. алары үз гыиндемдә төчеләреннән дә кыйммәтледер һәм дә төчеләреннән дә тәэсирле булырга тиештер
Инша алла әл-рәхман.
Алла насыйп итсә, Шаһмөхәммәт Ишмукаев никях мәҗлесенә кәрәм кыйлуыгызны үтенәдер Чаһәршинбә көн иләдән чыгуга, әмма сәгать икедә никях укылыр 12 сентябрь. 1800 сәнә.
дип таралган дәгъватнамә мөҗибенчә." Шаһмөхәммәт байларга чаһәр- шинбә көн никях мәҗлесенә халык җыела башлаган иде Шаһмөхәммәт байларның өендә дә туй яраклары. мәҗлес кирәкләре хәзерләнгән иде Менә хәзрәтләр күренде Әлмөхәммәт хәзрәт. Әхмәтша хәзрәт Вәлиулла хәзрәт. Зәки хәзрәт. Җәмал мөәзин. Хәким кари Мәрдан суфи бер-бере артлы бай өенә таба киләләр иде «Туйлар мөбарәк булсын. Шаһмөхәммәт’» Әйе. шулай булсын инд< дигән догалар берл .н хәзрәтләр эчкә керделәр Аннан да атлы килеп чыга моннан да килеп чыга иде. күренгәне бере Шаһмөхәммәт байларга килеп сәлам биреп. •Туйлар мөбарәк булсын’• - сүзләре берлән эчкә юнәләләр иде
Кунаклар килеп бетә язган иде Бары Фәхри кода. Шаһмэрдән ишан берлән Гали бай гына калганнар иде Озак үтмәде камчат бүректән Фәхри кода, саури читек, саури кәвеш, яшел чапан, яшел чалмадан Шаһмәрдән ишан да баягы Туйлар мөбарәк булсын' ны әйгеп, эчкә кереп киттеләр Пар тимер-күк атларда озакламаенча Гали бай килде
Шаһмөхәммәт байларның йортларыннан арткан ат берлән генә
32 Лисин п-л 33 Әсас нигез 34 Димиг ми 35 Косур - кимчелек Ч« Михк..м ■ сул 37 Фарыз - эшлаиерго тиешле (аш) 38 Истикабал!. ки.-ычак 39 Тәгъбир оЙтгп бирү 10 Мвҗнп сәбәп
дә урам бөтеннәй тулган иде Капка төбендә карарга килгән кешенең да исәбе-хисабы юк иде Кодалар килеп беткәч, Ишмукаев үзе өйгә кереп китте
Өч катлы таш өйнең һәммә җирендә мәҗлес хәзерләнгән иде Шаһ- мөхәммәт бай залны бер кат күздән кичерде. Ике табын хәзрәтләр, ике табын кодалар берлән зал шыгрым тулган иде Гостинный, түбән өй. чарлакны һәммәсен карады күп кешеләр берлән исәнләште, күп кешедән Туйлар мобәрәк булсын' —сүзен ишетте Кирәкле кешеләр беткән төсле күренде һәм дөресе дә беткән иде Шаһмөхәммәт, карап бетергеч. < Хәзрәтләр’ Эш тәмам инде».— диде.
Мәхәллә хәзрәте Әхмәтша мулла да тамагын кырып; «әһәһә» дип Соң инде укыйкмы. Фәхри агай’’ — диде. Фәһри «Әйе, хәзрәт, укыйсыз инде. Шаһмөхәммәт кызы Айсылуны минем углым Бикбауга ни- кях укыйсыз — диде Фәхри бай бу сүзләрне әйткәндә бөтен мәҗлес акыртын гына елмайганнар иде. Шаһмөхәммәт Ун мең мөһер, һәммәсе тәмам .— диде Бу сүз соңыннан хәзрәт, шаһит-фәлән дигән сүзләрне сорамаенча ук. гүя. аңарга кадәр кыз да, кияү дә ризалыкларын барып әйткәннәр кебек. Шаһмәрдән ишанга күзенең бер очы берлән карап, башын бөкте Ишан хәзрәт Үзегез укыңыз, мулла Әхмәтша, үзе- ңез!»— дигәч, Әхмәтша хәзрәт тагын бер «Әһәңәһә» дип, «Әлхәмделил- ля » дип башлады, бикләгән бер сүзен дә калдырмады, коръән газыйм- дан Вә ин хифтөм әля тәгъдилү»‡‡‡‡‡ аятен калдырса да, «мәсна вә сөляса. вә рабиг" ны бик сузып-сузып, үзенә бер дәрт берлән укыды, никях та бетте
Фәхри кода берлән Шаһмөхәммәт бай да хәзрәтләр табынында кулларына акча тотып, алды-артлы әйләнеп чыктылар. Биргән сәдакалар Шаһмөхәммәт байның. Фәхри коданың йөзләрен кызартырлык түгел иде — хәзрәтләргә иллешәр (!!), мөәзиннәр, Кариларга да егерме биш сум иде Мәҗлес башланды, кашык, тәлинкә кузгалды, бөтен өйдә чыкыт-чыкыт кашык, тәлинкә тавышы иде. Озак үтмәде, бу моңлы тавыш та бетте Акрын-акрын ашлар килә башлады Килгән аш саен Шаһмәрдән ишан яисә хәзрәтләрдән берсе тарафыннан: «Бәрәкалла, ашны бик зур хәстәрләгән икәнсез, мулла Шаһмөхәммәт»,— дигән сүз үзенә бер төрле тавыш берлән әйтелә иде. Ләкин бу сүз Шаһмөхәммәт байның да. Фәхри коданың да күңеленә электрик төсле тәэсир итеп, ике кода да тиреләренә сыймас дәрәҗәдә кәефләнәләр иде Хәзрәтләр дә белми әйтмиләр лә инде! Укыган кешегә һәммәсе билгеле, кодаларның бу кадәр кәефе киләсен белмәсәләр яки бөтенләй әйтмәсләр иде, яисә кәеф таба торган икенче сүз чабырлар иде Мәсәлән, бер дә булмаса: Мулла Шаһмөхәммәт үзеңә аллаһетәгалә вә тәбарәкә яшь кызлар алырга язсын. абыстаңәле сөйләп тора иде. әһә-һә. яхшы инде, тынычлык берлә торырга язсын! - — диярләр иде Мәҗлес бик зур корылган иде Казан ашларының һәммә төрлесе булдыгы шикелле, кондитер ашы берлән дә дөнья тулган иде Аш артыннан аш килеп, ахырында ширбәт килде һәммә кеше бер-берсенә карап, елмаешып, кесәләрен актара башлады-лар Бөтен мәҗлесләрдә акча тавышы купты, шотыр-шатыр иткән кәгазь тавышы берлән сирәк-сорак чылтыраган алтын тавышлары бөтен өйне тотты Озакламады, һәммә тәлинкә өем-өем акчалар берлән хатын-кыз ягына юнәлә башлады. Фатихадан соң хәзрәтләр баягыча кодаларның тәненә тәэсир кылырлык, ата күркәдән зур иттереп кабартырлык сүзләр әйтеп чыгып киттеләр.
Кунаклар таралуы бик хозур булды, һәммә кеше үз танышы берлән көлешә-көлешә. Айсылу белән Бикбауга мәхәббәт теләп чыгалар
‡‡‡‡‡ Вә ин хифтөм ‘ля тәгъдилү — гаделлек кылудан курыксагыз «Мәсна вә сөляса. вә рабиг- икәү һәм өчәү, һәм дүртәү (шәригатьнең ике. оч һәм хәтта дүрт хатын алырга рөхсәт итүе күздә тотыла )
иде Хәзрәтләрдән андый сүз ишетелми иде Алар аның урынына, ихсанлы’ кеше, ихсанлы кеше дип, кесәләрендәге акчаларны капшый- капшый сөйләшеп чыгалар иде
Ләкин ишегалдына чыккач та китәргә булмады, чөнки Шаһ- мөхәммәт кода кучерларга өчәр тәңкә акча, берәр булки, берәр яулык өләшә иде Дөрес, аны элгәрерәк өләшеп бетерергә мөмкин иде Шаһмөхәммәт бай һәммә кунак алдында акча кызганмаганын күрсәтер өчен шулай иткән иде Озак үтмәде. Шаһмөхәммәт бай. эшне бетереп, кунаклар янына килде. Күзләре ут кебек уйный һәммә кешенең йөзенә караганда Менә абзаң ни эшли1»—дигән төсле иттереп карый иде Шаһмөхәммәтнең бу эше дә тәбриксез калмады, ишан хәзрәт • Һиммәтеңә рәхмәт, мулла Шаһмөхәммәт!»—диде Шаһмөхәммәт «әһә-һә- дип, хәзрәтенең ни әйткәнен аңламыенча. «Шулай булсын инде, хәзрәт. шулай».— диде Акыртынлап кунаклар тарала башлады Кунаклар арасыннан Байлык ни эшләтә!' Курчак туена* никадәр расход" Ике яктан кырык мең. кеше үз кызын биргәндә дә алай расход тота алмый. ай. байлык яхшы нәрсә соң«.— дигән сүзләр ишетелә иде Әман' йа раббым. кырык мең тәңкә' Курчак туена кырык мең теңкә9' Кем әйтеп, кем ышаныр бу сүзгә9 Ләкин ышансаң-ышанмасаң да. бу курчак туе иде һәм чыккан расход та кырык мең иде Сез • Бу эшләр ни өчен9 Ник курчак туена кырык мең9' Бу эштән кемгә файда булды9 Әллә гомум милләткә бер-бер файда бармы'* Ник болай иткәннәр9- - диярсез Мин тагы: • Бу туй курчак туе иде. чыккан расходы кырык мең иде дән башка җавап белмим Кырык мең" Кырык мең" Бер файдасыз кырык мең1!»— дисезме9 Без элгәре үзебезгә кәеф килерди җирләрдән кырык меңнәрне кызганмый идек (Бу туй үзе зур дәлил)
Күпме расход чыкса да чыкты, туй үтте Шаһмөхәммәт бай берлән Фәхри дә читтә -Менә акчаны кызганмыйлар, курчак туена кырык мең тотканнар-.— дигән зур ядкяр калдырдылар Ләкин озак үтмәде, бу сүз аларны мактар өчен булмаенча. яманлар өчен әйтелә башлады Сөекле укучы бәлки бу эшкә гаҗәпкә дә калыр, хакы да бар Ләкин һәрхәлдә бу эш мөхәррирнең үз хыялы түгелдер, вакыйгадыр һәм гаҗәплегендә дә гаепле мөхәррир түгел, бәлки вакыйганың үзе һәм дә сезнең бу эшкә егерменче гасыр күзе белән каравыңыздыр Безнең эш- ләремез арасында унтугызынчы гасырда эшләнгән эшнең егерменче гасырда көлке булуы ис китә торган бер эш түгелдер, безнең һәммә эшемез шулай, унсигезенче гасырда эшләгәнемез унтугызынчы гасырда көлкегә калмыш. унтугызынчы гасырдагы эшемез — егерменче гасырда. егерменче гасырдагы эшләремез дә егерме беренче гасыр кешеләренә көлке булуында да шөбһәм ерактыр
һәр нә булса булды, туй бетте Күп вакыт үтмәде, әлеге Шаһмөхәммәт бай да. Фәхри кода да. баягы кырык меңне икенче мәртәбә күрә алмаенча. дөресе генә, кирәкләренә тотарга да таба алмаенча вафат булдылар Сез инде нигә ул кадәр үз хәлләрен белмәенчә. киләчәкләрен уйламаенча кыланганнар диярсез Эшләгән эшләре- мезнең ни өчен, ник икәнлеген белмәенчә кыйлануымыз болгарларның искедән калган табигатедер. Әгәр бу табигать бездә булмаса иде. белмим. без хәзер нинди милләт булыр идек икән9 Бабайларның үткән эшкә салават- дигән сүзләре белән күңелемезне юатыйк та эшемезгө тотыныйк. Унтугызынчы гасырда бер курчак туе кырык меңбулдыгы шикелле, җанлы курчаклар туе да кырык мең белән калмаенча. сиксән меңгә бик еш җитә иде Заманасына күрә гадәте, гадәтенә күрә кешесе, кешесенә күрә гакылы, уе. күрәсең, инде Югыйсә безнең заманда ул кырык меңнәр ("). сиксән меңнәр (!') курчак туена тотарга түгел, ү.ip-
41 Ихсан прайм итеп бирү 42 Әмин иминлек тынычлык
• XIX гасыр ахырларында кпйбср татар байлары, байлыгын күрсатерп» сылтяу > ■ - к-г чакны курчакка ойландерпшнар. ягъни курчак ту. ясаганнар
мез өчен иң кирәкле, милләтемезнең җаны диярлек дәрәҗәдә булган мәдрәсәләр, мәктәпләр салыр өчен дә юктыр.
Еллар үтә бара, халык арасында мода үзгәрде. Байларымызның камчат бүрекләре кечерәйде, бикәләремезнең ак калфаклары кыскарды Әмма расход көннән-көн арта иде, мода кирәкләре дә. белмим, сәгате саен үзгәрә иде. Сез ул вакытта: «Голәмалар ни эшли иде9 Халыкка бу эшләрнең ярамавын, болай кылансак, киләчәктә милләтемезнең бетү ихтималын сөйләп, мондый эшләрдән тыелырга вәгазь кылмыйлар идеме?"— диярсез. Мин әйткән идем ләбаса Фәхри белән Шаһ- мөхәммәткә вә аның төслелләргә «бәрәкалла һиммәтеңә» диләр иде дип. Ләкин озак үтмәенчә. голәма арасында икенче мәсьәлә чыкты — дин мәсьәләсе Ул да Безнең болгар йортында ястү (ясигъ) намазы фарызмы, түгелме? Вакыт керәме, юкмы?»— мәсьәләсе иде. Бөтен болгар голәмасы шуның белән мәшгуль булдылар, һичбер мәҗлестә шул мәсьәлә чыкмый калмады, һәм дә һәр почмактан «ля нөсәлләм ләм ләйҗүз. мәмнугъ» дигән сүзләр ишетелгән кеби, әфьюнле баштан акыллы вә ныклы дәлилләр дә агып кына тора иде. Бу мәсьәлә көннән- көн халык арасында җәелә иде Көннән көн ике тарафның да сүзләргә сүзләре күбәя иде
Ниһаять, һәр мәҗлес салада казна җыены хәлен алды. Йомшаграк кешеләр һичбер мәҗлестән башларын авырттырмаенча чыга алмыйлар иде Бер мулла бер көнне бер тарафта булса, икенче көнне икенче тарафта була иде. Алай булса да, бер мәсләксез, сәбәпсез түгел иде. Вак салган көнне ястү тиеш түгел ягында, әфьюн салган көнне мотлакан кирәк, хәтта, кирәк түгел, дигән кешеләрне тәкфир1* кыйла иде, йә билгакес44 иде Шаһмөхәммәт белән Фәхри булмасалар да, алар төслеләр тагы бар иде Алар голәмалар арасында чыккан бу икенче курчак туена бик кәефләре килә иде. Расходы курчак туе төсле үк түгел, кызыгы һаман кызык Шуның өчен бу байгуралар бик еш мәҗлес ясыйлар һәм муллаларның сазлы күлдә чыккан бакалар тавышына охшашлы кычкырышларын , низагъларын бик кәефләнеп, коруне вәсата45 патша-ларының җарияләре җырлагандагы кеби. башларын селкә-селкә тыңлап торалар иде Ниһаять, бу эш бик зур иде Бәлки моңарга тотылган расходлар да курчак туеннан ким булмагандыр Голәмалар арасында низагъ купты, дошманлык артты, һәр тараф рисаләләр яздылар һәм ике як та, үзләренең — хак. тегеләрнеке — хата, дип кенә калмаенча, кяфергә. иманга барып җиттеләр. Сез тагы бу тавышлар, бу низаглар, бу расходлардан гомумгә ни файда килде дисезме7 Тагы шул сөалең- незне китердеңез. Әйттем түгелме соң, без андый эшләремездә гомум милләт файдасын, яки башка бер файданы күзәтмимез, ул безнең бабайларның иске гадәте, дидем ич. тагы ни кирәк инде?
Бу вакытларда халык арасында мәсҗет бина кылына башлаган, мәдрәсәләр ачылып, дәрес әйтелә, сабак укыла башлаган иде Ләкин мәдрәсәләремез. мәктәпләремездә ни өчен, ник укылдыгы игътибарга алынмадыгы өчен, шәкертләремезнең гомеренең күбесе үзләренә кирәкмәс нәрсәләр уку берлән әрәм була иде Милләтнең рәфаһ*6 хәле өчен иңлязим 1 булган әхлак, хөсен '8 мөгамәләгә һич әһәмият бирелмә- деге өчен, шәкертләремез бер милләтнең башчысы булу түгел, хакыйкать бер эшкә ярамый торган кеше булып чыгалар иде. Бу кешеләр үзләренең тәрбияләре җитмәгәнне белмәү белән генә калмаенча, мәдрәсәләр мәктәпләрдә дә тәрбия кылган булып милләтнең балаларын кешелектән мәхрүм кылалар иде Шул кешеләр зәһре белән милләтемезнең күпме кешеләре, бөтен нәрсә хакында ялган уй берлән торып, дөнья вә ахирәткә үзләренә бер төрле нәзәр4” кылып, хәтта үлеп тә китәләр иде. һәрвакыт дөрес әйтүдән яхшы эш юк Бу муллалар хакында да дөрес әйтергә кирәк. Йөздән туксан бише мин әйткәнчә кешеләр булса да. берникадәр инсаннар, заманасына ярарлык тугры фикерле кешеләр дә 116 ....... . ............. .... _ ........... ....
булганнар Ләкин бунлар бик аз булдыкларыннанмы яисә үз фикерләрен сөйләргә батырчылыклары булмавыннанмы. халык арасында кирәге кадәр үз фикерләрен тарата алмаганнар Кәсеп бу вакытта заманасына күрә ярый иде Бу турыда голәмалар ни кадәр Алла рәззак. садака бирергә кирәк, кәсеп белән табармын димә, кяфер булырсың кебек кәсептән ихлас кайтара торган сүзләрне «китап әйтә- * дип. ялгыш халыкка сөйләсәләр дә, бабайларымыздан калган сату итү. г алыш-биреш итүне бетерә алмаганнар иде Шуның өчен болгар сатучы- = лары Азиянең һәммә тарафларына китеп-китеп зур сатулар итәләр = иде Ләкин болариың сатуларының файдалы булуы ни өчен, ник икән- ; неген белеп эш йөртүл »н түгел иде Бәлки Азия халкы белән катышып ~ сату итәргә кеше булмаудан һәм ватандашларымыз русларның эсарат = тәхетендә изелеп ятулары сәбәбеннән, андый эшләрне эшләү бик аз Й тынасының көченнән килүеннән иде
һөнәр дә заманына күрә ярарлык дәрәҗәдә иде Хәтта болгарлар f тарафыннан никадәр заводлар, фабрикалар да ачылмыш иде һәм бу J фабрикалар, заводлар рус фабрикаларыннан ким эшләмиләр иде Иген R игү. ашлык чәчү, мал асрау заманына күрә ярый иде. ягъни бу эшләрне ♦ эшләүдә алга киткән булмасалар да, русларга караганда артка да кал- ' маганнар иде Замана үтә бара, халык арасында тәбәдделләр күренә . башлады Русларның яңа низам белән ачылган мәктәпләре балалар- ньг икенче торле фикер белән тәрбия кыла башладылар һәм озак үтмә- ' де. русларда һә| • сыйныфның үзенә күрә мәктәпләре тәэсис ителде Рус милләтенә икенче рух бирелде, рус дигән гонван мөкатдәс саела* башлады Озакламады, һәр эштә яңа фикерле, яңа мәгълүматлы руслар мәйданга чыкты Болар кирәк тиҗарәттә. кирәк башка кәсепләрдә үз-ләренә кирәкле гыйлемне белдеклере өчен, болгарларның кәсепләренә бик зур зарар иттеләр.
Чөнки болар үзләренең эшләренең ник. ни өчен икәнен белеп эшлиләр иде Әмма безе -ң мәдрәсәләремез һаман шул иде Фикеремез һаман шул иде. Дөньяга нәзарымыз һаман шул иде!!!
Русларның бу эшләрен күреп, алар артыннан бара башламадык Бәлки бабаларымыз гадәтен югалтмыйк, дип кирәкмәс гадәтләремезгә чормалып яттык Голәмаларымыз бәгъзеләремезнең, руслардан гыйбрәт алып, үзләрен.' кирәкле фән тәхсил кылуларын күреп яки хөкүмәт мәктәпләрендә укуларын белеп, замана бозылды, бу эшләр һәммәсе ахырзаман галәмәте-, дип кычкыра башладылар, һәм бу сүзләрнең һәммәсен дә дин исеменнән әйттекләреннән халкымызның бик күбесе бу эшләргә, ягъни хөкүмәт мәктәпләрендә тәхсил кылуларына дингә мохалиф эш дин каралуына сәбәп булдылар Озак үтмәде, болгарлар өчен русча тәхсил кылырга мәктәпләр ачылды Халыкта тагы яңа фи-керләр йөри башлады Шәһәр халкы, авыл халкы, голәмасы - наданы моңарга каршы килделәр Һәммә мәҗлестә тавыш, һәммә мәҗлестә шуның хакында низаг иде, халык арасында тагы дин мәсьәләсе чыкты Голәма арасында дин ноктаи нәзарыннан русча уку хәраммы, мәкруһ- мы. 1 мобахмы" мәсьәләсе өченче курчак туе булды Бу мәктәпләрдә ни укылганын белмәенчә. бәгьзесенең авызыннан хәрам, бәгьзесенең авызыннан көфер дигән сүзләр чаткы кебек оча иде (голәмалар арасында мөбах. фарыз дигәннәре дә бар иде) Шул хосуста халык арасында ялган хәбәрләр тарала башлады Кечкенә бер сүз. мәсафа ' еракланган саен үсә-үсә. коточкыч була иде Мәктәпләрдә дин укыталар, һәммә кешегә русча уку лязим булачак, имеш, мәдрәсәләр ябылачак, мәсҗет- ләр ябылачак' Балаларны көчләп алып, русча укытачаклар1" Фәлән
43 Такфир - кяфер ясау 44 Билгаксс — кирссенча 45 Корунс васата урта гасырлар 40 Рпфаһ муллык 47 Лялим тиеш tapvp 40 Хосен матур 49 Назар караш 50 P.I Iлак ри чак бирүче 51 Тәбаддел — үэгареш 52 Гоиван атама 53, ТйҖарит сиүдч
• nv vliiiaAV -
шәһәрдә бер кешенең улы русча укыган икән’ Фәлән муллага килгән рус та. сезнең дин ни. безнең дин ни. барыбер бит. дигән ди. әман йараб. бу ни куркыныч хәбәрләр ’!' Менә әле күрше хатыны да кунакка барган җиреннән балаларны төяп киткәнне ишетеп кайткан!! Галәви ишан ахыры яхшы булмас, ди! һәммә өйдә күз яше, һәммә өйдә хәсрәт Шәһәрләрдә халык сату итү, кәсеп итүне ташлады Сала халкы, шәһәрләр ни эшләр икән, дип һәр көн хәбәр көтәләр, һәр көн хәбәр алалар Әман йа раббым! Тагын кара хәбәрләр!" Бер солдат хезмәттән кайткан, баяры бер кенәгә күрсәткән ди. анда бервакыт һәммә халык бер диндә булыр, дип язылган ди Ахырзаман! Ахырзаман!!
Шәһәрләрдә мәсҗетләргә җыела башладылар Салаларда җыен ясадылар Прашиние бирик' Прашиние' Падишаһның үзенә бирик Ас. кис. без үз динемезне ташламыйбыз Приговор, депутат. Петрбург' • һәммә кешенең авызында кайный иде Озакламадылар. Русиядә булган һәр мәхкәмәгә (волостной судтан сенатка кадәр) прошение яудыра башладылар һәммә җирдә бер тавыш, һәммә җирдә бер сүз иде Ас. кис, үз динемезне ташламыйбыз'-— һәр прошениедә язылган иде Хөкүмәт бу эштән гаҗәпкә калды Халык арасыннан бу фетнәне бетерергә кеше җибәреп, хөкүмәтнең һичбер андый фикере юклыгын бәян кылдырды Халыкта икенче тавыш чыкты Русча укылмасын! Динемезне таш- ламыймыз! Ас. кис! Яңадан прошение! Яңадан депутат! Хөкүмәт тагы Русча укыган кеше укый, укымаганга көчләү юк! Ул да сезгә файда өчен, эшегез, көнегез рус белән булгач, русча белү кирәк ич»,— дип халыкны йомшартты Озак үтмәде, тагы хәбәрләр Әман раббым' Тагы нинди куркынычлы хәбәрләр'
Фәлән авыл да чиркәү салырга приговор сораган! Фәлән авылда учитель алынган, фәлән авылда училище салынган' Тагы күз яшьләре' Тагы аһларXX XXI Тагы хәсрәтләр' Хәтта мич башындагы картлар, карчыклар да бу хәбәрне ишетте Алар да кайгырды һиҗрәт!" Моннан китү' Монда ничек торырга кирәк''" - Ас. кис. динемезне ташламыйбыз! ■ Аннан да приговор, моннан да приговор яңадан прошение! Яңадан фетнә! һәммә халык нишләрен белмәенчә, әйберләр сата, юлга хәзерләнә башлады Аннан берсе китәргә план язып чыгара, моннан берсе Мәди-нәдәге булмаган Габдулла шәех исеменнән хәзер күчү фарыз икәнлеген язым тарата Тегеннән берсе Истанбулда тормышның җиңеллеген, солтан тарафыннан фәлән нәрсә бирелә, фәлән нәрсә бирелә, дип үзеннән үрдәк очыра иде Анда бер мәҗнүн төш күргән' Икенче җирдә бер карчык үлгән вакытында улына кулы белән кыйбла тарафына изәгән"' һәммәсе китәргә дәлил иде Голәмаларның бәгъзесе, рус мәктәпләрендә тәхсил кылган кешеләргә һич курку юклыгын, һичбер вакыт дингә ти- елмәячәген сөйләп, халыкка нәсихәт бирсәләр дә. икенче кешеләр тарафыннан бу сүзләр күңел каралудан гына сөйләгәнлекне риваять кылынадыр иде Ниһаять, халыкның бик күбесе юлга хәзерләнде. Малла- рын-туарларын саттылар, җиһазларын, әсбабларын тараттылар, оем- өем кеше сәфәргә китә башлады — һиҗрәт кыла башлады. Авылларда күз яшьләре белән, кыямәт купкан кебек, кайсы туганын, кайсы баласын. кайсы кеше атасын озата иде һәр көнне китүче, һәр көнне күз яше. һәр көнне аерылулар, һәр көнне моңлы-моңлы җыр тавышлары, мәсҗетләрдә тәкбир тавышлары кыямәт көне кебек күренә иде Кая баралар7! Кая китәләр7' Ник китәләр7' Бу мәшәкатьләрне ник күрәләр Боларга бу мәшәкатьләрне күтәрү хәтта калебкә бер рәхәтлек тә бирә иде һәммәсе дин өчен дөнья ташлау дип. бик шатланып әйтәләр иде Хөкүмәт боларның бу эшләренә каршы килмәде. Булдыра алган кадәр кешеләр җибәреп вәгазь әйттерде Ләкин фетнә көннән-көн зурайды Көннән-көн халык арасында төрле хәбәрләр таралды Күчүчеләрнең
54 . Мәкрүһ күңел теләмәгән 55 Мобәх хәләлдә харам да түгел 56 Мәсафа ара.
57 һиҗрәт — күчеп китү
XXI 18
саны көннән-көн артты Русиянең һәммә тарафында бер хәбәр, һәммә җирендә бер фетнә иде Күчүчеләр күчтеләр. Монда калганнар да әйберләрен сатып китәргә хәзерләнә башладылар. Һәммә кеше киткәннәрнең хәленнән интегеп хәбәр көтәләр иде Менә хатлар' Менә хәбәрләр' Изге җирдән изге хәбәрдер9' Изге хәбәр' Изге! ф
Киткәннәрнең кайсы Дәрбәнттә. кайсы Батумда. кайсысы Севасто- п поль. Одеста. кайсысы Бакуда фәкыйрьлектә, мохтаҗлыкта кая барыр- i га белмәенчә калганнар Китәргә дә акча юк' Кайтырга да акча юк' Кая з барсыннар бу бичаралар9' Нишләсеннәр9! Боларга ни гакыл9" Җирлә- = ренә кайтсыннармы9 Җирләре кая9 Анда кайтып ни эшләсеннәр9 Ат s юк җигәргә, тун юк кияргә! Өй юк керергә, җир юк сөрергә, ни эшләсен- : нәр?!
Болары болай. икенчеләре ничек9 Чын мөһаҗирләр ничек9 Төр- - киягә чыгып кала алганнардан да шул хәбәр'
Истанбулга чыккач, иң әүвәл карантин' Карантин' Ул ниткән ка- i рантин9' Моннан дин өчен күчә торган кешеләргә!' Без күчүчеләр, без- g гә карантин кирәкмәс, без дин өчен күчәбез' Безгә җир бирегез. Ат би- 5 регез! Үгез бирегез! (кайсылар хәтта җимеш бакчасы бирегез дип яз- * ган иде) сүзләре берлән төрек докторларына гозерләр, прошениеләр а биргәннәр Бер айдан соң карантин да беткән, боларның да акчалары * беткән, инде ни эшләсеннәр соң?' Боларга җир кая9 Бакча кая9 Атлар х кая9 Үгезләр кая9 Теге язуда һәммәсе язылган иде • Чиновник булырга * теләгән кешеләргә, кереп укысалар, укыган өчен жалование дә бире- - лә»,— дип язылган иде ич' һәммәсе дөрес түгелмени9!! һәммәсе ялган- * мы?!! Тагын әле аның остенә төрекләр монда ник күчәсез, дип җөдәтә- - ләр Дин өчен, анда русча укыта башладылар. Әллә нинди безгә кирәкмәгән нәрсәләр укыталар дигәч тә. бер дә кызганмаенча шаркылдашып көләләр. Тагы мыскыл итеп, өстиләр >Дин өчен түгел, бәлки наданлык өчен монда килгәнсез».— диләр
Кайсылары Карендәшләр. сез файда итәргә дип безгә чыксаңыз. кәсеп итеңез! Менә сезгә Көтәһия вилаятеннән’ җир' (Көтәһия — Анатолиядә* бер шәһәр). Сезгә хәзерләп куйган бакчалар юк' Иң яхшысы — Россиягә яңадан кайтыңыз. Үз кәсебеңез берлән тора баш- лаңыз, динеңезгә бер кеше дә тимәс Русча укыту сезгә зарар түгел ул' Укытсалар, бик укыңыз' Укытмасалар да. укырга тырышыңыз'! Әгәр сез безгә, безне укытмыйлар, дип килсәңез иде. без сезне кызганыр идек Сез. безне укыталар дип монда ислам динендә фарыз булган гыйлемнән качып китәсез! Үзеңез мөһаҗир фи сәбил алла'" дисез. Бу һиҗрәт түгел, бу наданлык кына»,— дип вәгазь әйтәләр иде. Бу вәгазьләр Россиядә вакытта булса иде. бәлки тыңлаган булырлар иде Хәер. Россиядә дә мондый вәгазьләрне ишеткәннәр иде дә аларны күңел каралганнан гына әйткән кешеләр сүзенә багышлаганнар иде Дөресе _ боларны котырткан кешеләрнең күңелләре каралган икән" Татар гакылы артыннан йөри, диләр, бик дөрес сүз Болар да хәзер һәммәсе һиҗрәт түгел, үз җирләрендә тору фарыз икәнлеген белделәр, әмма соңрак
Монда калган карендәш-кабиләсе баерагы бер аягына кәвеш, бер аягына терек ботинкасы киеп булса да кайттылар
Әмма фәкыйрьләре мәңге горбәттә. мәңге фәкыйрьлектә калдылар. туган җирләрен, карендәш-кабиләсен күрер өчен зар елап, фәкыйрьлектә үлеп беттеләр
Монда калганнары да. әйберләрен сатып, мал-туарларын таратып китәргә хәзерләндекләреннән. аларга да элгәреге дәүләтне җыю. элгәреге малны кайтару бик җиңел булмады Нә исә болар
‘Анатолия - Торкияиен Азия «л<нч
* Вилаят - губерна
М Мюкаһнр фи О»Лил алла алла юлы очен күчеп китүче
үз җирләреннән кузгалмадыкларыннан. еллар да яхшы килү сәбәпле. акыртын гына искечә тора башладылар Алай булса да, бу фетнә һәр кешенең күңелендә бер җәрәхәт калдырганга, бик озак еллар онытылмады Тагы акыртын гына искечә тора башладылар Яңа эш юк иде. гәрчә Казанда матбагалар булып, һәр лисанда китап бастырырга, әдәбият нәшер итәргә рөхсәт булса да. дин китапларыннан башка. Сәйфелмөлек Йосыф китабы вә башка — нә кешегә, нә дөньясына, нә ахирәтенә файда бирми торган китаплар басылса да. кирәкле фән китаплары, әдәби хикәяләр, милли театр уеннары һич күзгә-башка күренми иде Халык та -Әлхәмделилля, тынычлык» дип яткан ягы белән ята иде. Менә тагы яңа хәбәрләр! Яңа укыту чыккан, ди! Ысулы җәдидме. ди?. Ысулы язитме. ди9 Иске китапларны укытмыйлар, ди Үзләре китап чыгаралар, ди'!! Әй. раббым! Тагы нинди эшләр' Ит үзеннән кортлый, диләр, бик дөрес, үз арабыздан чыккан бит' Ул нинди эш ул! Болай укыту ярамый дип әйтәләр, ди' Әбҗәдне5" бөтенләй калдырганнар, ди' Иҗек тә укымыйлар ди' Аккош баласы төсле Тый сөнтә. тый сөнтә»'" дип сайрап торучы балалар булмаса. мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә ни ямь булыр9 Белмим инде, белмим Ахырзаман бигрәк якындыр, ахрысы, берсе бетә, икенчесе килеп чыга' Моны кем уйлаган инде9 Йа. шәехем, мә- дэд"1 ' Йа. шәехем, мәдәд! Голәмалар ни карыйлар9 Ник халыкка сөйләмиләр9 Бу нинди эш бу! Әле бер китапта -ля-ны* калдырганнар. ди' Урыска тарту шул инде! Урыска' Голәмалар арасында тагы тавыш' Тагы низаг' Болай укыту ярыймы-юкмы9 Әлбәттә, ярамый' Болай укытылса, бөтен кеше язу таныр, бөтен кеше укый белер, төрки телендә кирәкле китаплар булса, укыган кеше һәммәсе, мулладан сорамаенча. үз хаҗәтен белер! Аннан ары муллаларга ни кала91 Ни сөйләсә, аны дөрес сөйләргә кирәк! Әле хәзер муллалар
Ай ахмак, китапта шулай әйткән! — дисәләр, бөтен мәҗлес авызын ача алмый иде' Инде бетте! Голәмага кадәр бетте! һәммә кеше укыгач. һәммә кеше белгәч, ул нигә ярый9! Ахырзаман галәмәте! Ахырзаман' тавышы һәр җирдә ишетелә иде Бу вакыйга әүвәлгеләргә караганда да зур булды Чөнки бу үз арабыздан чыкканга күрә, бик күп кеше болай укытуны яратмасалар да, яратучылар да бик күп иде Озак үтмәде, шәһәрләрдә ысулы җәдид мәктәпләре ачыла башлады Голәма арасында сүз күбәйде Кара халыкта Арышның поты ничә тиен9 Тире бәһәсе кыйммәтме9» урынына «Ысул җәдид нишли әле9 Фәлән хәзрәт аларны бик сүккән дип әйтәләр, дөресме9»— сүзләре ишетелә башлады Халык арасында дүртенче курчак туе әүвәлгеләрдән дә ким булмады. Курчак уйнаучы сакаллы балалар (байлар) тагы бу эшкә катыштылар. Һәр кеше үзенә бер төрле сүз сөйли иде Тагы, бәхетсезлеккә. гәзитә дә шуны яза башлады. Халык арасында тагы Гәҗитче ни яза? Бик мактыймы инде ысулы җәдидне9»—сүзләре ишетелә башлады. Голәма арасында тагы низаг! Тагы кычкырыш! Кяфер! Кяфер!" Ысулы җәдид харам! Гәҗитчегә ышанырга ярамый ул ни белә9 Фәлән ишан әле бер ысулы җәдид кешесен пароходта күргән ди. җир түгәрәк дип әйтәдер, ди Аңарга инде кем ышансын9' Берсен-берсе рәд кылып китаплар чыга башлады һәммәсе дингә татбикъ92 кылган булып, нә динне белмәенчә. нә ысулы җәдид нидән гыйбарәт икәнлеген белмәенчә. рисаләләр яза башладылар Табигатьтә бер кагыйдә бар: бер яңа эш чыкса, ул мотлакан үсә Шул кагыйдәнең дөреслегеннәнме. ысулы җәдид көннән-көн алга бара иде Бу эшләргә караганда бер вакытны бөтен халык арасында шулай низам белән укылу таратылып, без-
59 Әбҗәд — гарәп язуын өйрәнер ачен ясалган сүз 60 Тый сөнтә — гарәп хәрефләрен кычкырып өйрәнү — аваз белән атау 61 Мәдәд — ярдам ’Ля — инкяр кушымчасы Аны ташлап калдыргач, тыелган нәрсә рөхсәт ителгән була
нең болгар милләте дә башка милләт төсле булу өметен уйлатуда иде Ләкин, безнең бәхетсезлеккә. болар арасында төрле низаглар чыкты милли файдадан битәр, шәхси файдалар карала башланды Төрлечә тарикъларга” бүленә башлады Һәр кеше үзе белгәнчә, дөресен әйтсәм, үзе белмәгәнчә мәктәп өчен китаплар чыгара башлады ф Бу китапларны үз мәктәбендә һәм якыннарының мәктәбендә укыт- - тыра башладылар Бу китаплар күбесе ысулы тәгълимгә муафыйк 2 булмаганга, ысулы җәдид исеменә бәднамһ4 бирә башладылар Ка- з занда, Оренбургта. Троицкида Уфада. Чистапульдә Каргалыда. = Семипалатта, хәтта Әстерханда да ысулы җәдид мәктәпләре ачыл- 2 ды Карияләрдә дә мәктәпләр күренә башлады Яңа укыту һәммә 8 җирдә акыртын гына тарала башлады һәр нә кадәр укытулар = төрлечә булса да һәм ысулы тәгълимгә муафыйк булмаса да. әлеге 5 нух заманыннан калган ысулга караганда файдалыгында шөбһә юк £ иде. Һәммә җирләрдә мөгаллимнәр кирәк була башлады Халыкта £ уку-укыту - сүзләре еш-еш сөйләнә башланды Мөгаллимнәр өчен - дарелмөгаллимин кирәклеге вә иске мәдрәсәләрнең эшкә ярамавы = да ачык фикерле кешеләр арасында кат-кат сөйләнә башлады Ха- ♦ лык арасында «хәмият»65 «инсаният»һв.дигән сүзләр ишетелә баш- j лады Тәрҗеман» газетасының һәр номерында мәгариф вә тәрәк- - кый милләт өчен чаралар эзләү лязем идеке. мәгарифсез милләт * җансыз кеше кеби булдыгы ачык-ачык иттереп, кайвакыт бик ачы « кайвакыт төче гыйбарәләр белән мәкаләләр күренә башлады Мәк- _ тәпләргә мөгаллимнәр хәзерләү лязем улдыгыннан. анда-монда « ысул күргән кешеләрдән, күбрәк җирдә «ысул» дигән сүзне ишеткән кешеләрдән мөгаллимлеккә өйрәнә башладылар Бу эшләрдә дә байларның бик зур катышы булды Бик күбесе моңардан курчак туйлары ясатып, килгән кешеләрдән иң әүвәл үзенең кылган эшләрен «Әлхәмделилля. мин мактанмыйм, менә Ирсай авылына мөгаллим җибәрдем. Борнай авылына барган идем муллаларына әйттем Әй хәзрәт1 Сез шулай өйрәтәсезмени! Сезнең халык шуны беләмени! Укыткан балаларыгыз кая9 Әй. дин караклары!»—дип әйттем дигән сүзеннән соң. милләт өчен бәгъзесе Иң лязем эш тәҗвидне бик яхшы белү1» Бәгъзесе остазлар, хәлфәләр Башка олуг кешеләргә (байларга) тәгъзим кылуны өйрәтү иң тиеш», идекне тыңлаучыны, теләсә нинди кеше булсын, үзенең рече (хотбә) белән тәмам туйдырып чыгаралар иде.
Бәгъзе аңлаган кешеләр, безгә хәзер ничек булса укырга, укытырга кирәк, ни булса да укысын' Ни белсә дә белсен, рус мәктәпләрендә укырга кирәк' Үз мәктәпләремез юк алардан качмаска кирәк' Барыбер качып котыла алмыймыз Милләтемезне инкыйраз- дан (!) коткарасымыз килсә, мотлакан, рус мәктәпләрендә уку тиеш' Без хәзер гомуми эшләремездә үз файдаларымызны бик тикшермәскә кирәк' Милләтемез өчен һәммәмез бар куәтемез берлән тырышырга кирәк! Ихсан байның сүзе берлән милләт алга китмәгән шикелле, Гали мулла сүзеннән дә милләткә һич файда юк' Эшкә тотынырга кирәк, эшкә' Аңлаган булып сөйләп йоримез милләт димез тәрәккый димез! Мәдәният, мәгариф димез. боларның берсен дә аңламый әйтәмезме. әллә аңласак та. хәзер безнең заманда шул сүзләрне әйтү мода булганга күрә генә әйтәмезме9 Бәгъзе кешеләр мода булганга күрә әйтәләр' Ләкин аңлаганнарыңыздан милләт намына эшкә тотынуыңызны үтенәм' Аз булса да эшлә, эшләгән эш бер вакыт файдага ярый, болай сөйләүдә ни файда бар9 Ул варенье белән чәй янында сөйләүдән генә нә милләт тәрәккый итә. нә милләт- 62 63
62 Татбикъ — чагыштыру 63 Тарикъ - тоткан юл 64 Балкам начар исем 65 Ха-
мият - башкаларның зарар китерүеннән саклану 66 Инсаният кешелек
нең бер-бер кирәге бетә’ Әгәр без милләтемезнең хәкыйкатьтә артка калуын аңлаган булсак, җиң сызганып эшкә тотыныйк’ Әгәр аңламаган булсак, сезгә әйтәм. дусларым бу көенчә барсак милләтемез бетәчәк, бетәчәк' Милләтемезнең рухын саклар өчен нә мәдрәсә- ләремез бар. нә мәктәпләремез бар' Нә милли театрларымыз бар' Нә үз телемездә үз мәгыйшәтемездән’ язылган хикәяләремез бар9" Боларның һич берсе булмагач, ничек бу милләтнең истикъбале6’ парлак6* дия аламыз9" Яки эшкә тотыну"' Яки инкыйраз!' Сез. туганнар. аңлаганнар! Иң әүвәл үземезне кеше ясарга тырышыйк, моның соңында һәммәмез дә милләтнең иң кирәкле тарафларын карап, милләткә хезмәткә тотыныйк, бу хезмәтләр үземезгә исем алыр өчен генә булмасын, милләт файдасы өчен булсын Вак-төяк җөзьи7(* эшләргә әһәмият биреп, милләтемезне иң кирәкле эшләреннән мәхрүм калдырмыйк! Әйткән идем лә исә укыйк, укыйк, дип Тагы шул сүземне әйтәм Безгә хәзер үз мәктәпләремез. мәдрәсәләре- мез биргән мәгълүмат кына җитәрлек түгел Шуның өчен рус мәктәбендә укыйк Бик куп кешеләремез кеби ярар иде дә булмый инде* дип үземезне яки балаларымызны наданлыкта, ялган фикерләр, ялган уйлар, ялган хәмиятләр берлән чолгап калдырмыйк! Рус мәктәбендә укып күңел карала дигән сүзне сезгә әйтергә оят инде! Әүвәлдә русча гына укыган мирза балаларын мисалга китермәгез! Алар мил- ләт-фәлән дигән сүзне аңлап укыганнар түгел. Белмим, күңел каралу — ялган уйлар дөньяга ялган карашлар бетү булса, ул каралу түгел. агару-— дигән кебек сүзләр сөйләсәләр дә. мондый кешенең сүзенә бик үк игътибар кылмыйлар иде Мәдрәсәләрдә тәртип берлән тору, тәртип берлән тәхсип кылу мөдәррисләр арасында да бик мөзакәрә7 кылына башлады Бик күбесе болай укуда бер мәгънә юклыгын аңлаганга, тәртипне бик кабул итәргә телиләр иде. Ләкин шул. мөдәррисләр вакытлы гына керер, фәненә күрә мөдәррис булыр сүз-ләрен ишеткәч, ниндәй аңлаган мөдәрриснең дә йөрәге шу итеп китә иде Чөнки күз алдына үзенең зур чалма киеп, башны бер яккарак салындырып, кулына калын катыргылы китап тотып, «дәрескә дип. бик зур эш иттереп баруы килә иде дә. ислах кылынса. андый кыяфәтләрнең бер дә кадере калмавын уйлап, ничек булса да аңарга гына шул элгәрегечә калдырып ислах кылдырырга тели иде Шуның өчен үзенең киңәшчеләренә Мелла Салих, алай мәслихәт булмас' Сезнеңчә ничек соң9 Шәмсетдин агай, мин мәслихәт дисәгез, разый, ләкин шәкертләр ул вакытта әдәпсезрәк булыр-.— диләр иде (Мондый кешеләр үзләрен бик зур. һәммә кеше кадерләргә, олыларга тиеш заты галиләр дип белгәнгә, шәкертләрнең ул тәкъдирдә боларны мөдәррис итеп кенә күрүләрен бер дә күтәрә алмыйлар иде) Үзләре сүз арасында «милләт кә хезмәт итү хакында бик озын сүзләр сөйләсәләр дә. бу тугрыда эчләреннән генә Милләткә ни булса да булыр, үземнең дәрәҗәмне бөтенләй үк төшереп җибәрәсем килми — дип уйлыйлар иде Мәдрәсәләрдә дә вакыт үтә-үтә аз гына булса да үзгәрүләр күренә башлады Гәрчә тәгълим-тәгал- лемдә'2 тәртип кабул ителде дияр дәрәҗәдә булмаса да. шәкертләр өчен урыннар иркенәйтелә башланды Мәдрәсәне пакь тотуда бид- гать булса да. бидгать хәсәнәдән саела башлады Һаваның барлыгына. булса, бозылуына ышанып ук бетмәсәләр дә. кеше әзрәк булса, сулышка иркен булуын инкяр кылмый башладылар Бәгъзе мәдрәсәләрдә дәрес тәртипләре дә ислах кылыктан иде Ягъни, эл- гәреге тәртипләр алыштырылган иде Ләкин элгәреге тәртип ысулы тәгълимнең бер кагыйдәсенә туры килмәсә. яңа программ, яңа тәр-
67 Мәгыйшәт — тереклек итү тормыш 68 Истикбаль — киләчәк 69 бал кул ы яхшы 70 Җөзьи — вак. өлешчә 71. Мөзакәрә — фикер алышу
Парлак —
тип икенчесенә килми иде Бу мәдрәсәләрне мәдрәсә» дисәк тә. ифтира” була, «мәктәп• дисәк тә ифтира була Белмим инде, гаҗиз- ханә, дисәк, ничек булыр Минемчә, бу исем дөресрәк булырга кирәк' Чөнки монда укый торган кешеләргә безнең халкымыз рә- зил”. фәкыйрь, бәхетсез кешеләр дип карыйлар һәр ни булса бул- ф ды. безнең тарафымызда милләтне алга җибәрер өчен һичбер эш - булмаса да. мәдрәсә шәкертләре арасында яңа фикерләр туа башла- - ды Русча укуның өйгә кайтканда пароходта очраган марҗа белән - сөйләшер өчен генә кирәк түгел икәнлеге аңлашылды Гәзитә уку. яңа = китаплар уку. төрекчә тарих, төрек романнары уку күзе ачыграк 3 кешеләр арасында гадәт булып китте Мондый шәкертләр үзләре- : нең кеше икәнлекләрен, һичбер кешедән курыкмый. теләсә ни ~ эшләргә ихтыярлары бар икәнлеген белделәр Алай булса да коруне ? вәсата”’гадәте булган фатиха бәддога- дигән сүз боларны тимер 3 чылбыр төсле мәдрәсә сасыларын иснәргә бәйләп тота иде Акрын- 3 акрын русча уку шәкерт арасында җәелде Җәйләрдә рус авылла- ~ рына барып, яки бер-бер шәһәргә барып уку гадәт төсле булды һәр = шәкерт гәзитә аңларлык русча белүне бик зур сәгадәткә саный баш- * лады
Бу елларда тагы бер бәхетсезлек килеп чыкты Русиядә гомуми * тәхрир нөфүс («перепись ) мәсьәләсе халык арасында тагы бик зур -3 низаг куптарды Ләкин бу елларда халкымыз арасында шактый - аңлаган кешеләр күп булгангамы бу мәсьәлә элеккесе кебек үк < куркынычлы булмады һәм тиз басылды Мәйданга яңа әдәбият чыга башлады. Тәрҗеман» гәзитәсе. урыс гәзитәсе. төрек гәзитәләре уку халык арасында бер мода булды Яңа рухта яңа әсәрләр халыкка тәэсир кыла башлады Фәнни рисаләләр гыйбрәтле милли хикәяләр. халыкны уятыр өчен язылган китаплар гомум да мәкъбуль7’ була башлады Тагы яңа өметләр туа башлады Русиянең һәр җирендә җәмгыяте хәйрияләр ачыла башлады Фәкыйрьләр карау, аларга ярдәм итү исламият мәйданга чыкканнан бирле мәгълүм мәсьәлә булса да, бездә унтугызынчы гасырның ахырында гына аңланылды Бөтенләй аңламый калуга караганда, бусы да Ярый әле Билфигыль64 65 66 67 68 эш булмаса да. шактый гына эшләргә юл ачылган иде Халкымызның уку ягы бу дәрәҗәдә булса да. ягъни фи әл-җөмлә8'’, алга китүгә булса да тиҗарәт"1 җәһәте бик каты тәнәз- зел8* иткән иде Бик күп фирмалар банкрот булган Элгәреге сәүдәгәрлек табигате бетмәсә дә. бик кечкенә эш берлән генә кәсеп итә башлаганнар иде Кызыл мал берлән сату итү. вак-төяк галан- терийный әйберләр берлән сәүдә бетмәгән булса да күбесе лимон, әфлисун, алма, карбыз, иске-москы берлән сату итүдән уза алмыйлар иде Банкрот булу халык арасында гадәт булганга безнең болгар сәүдәгәрләренә һәммә җирдә ышаныч беткән иде Шуның өсте- нә бу калган сәүдәгәрләрдә дә Ник-’ Ни өчен ’ икәнлекне белеп эш йөртү гадәт булмаганнан, боларның да тиз көннән исемнәре югалачагы билгеле иде Иң кайгылысы шул иде халкымыз әхлак җәһәтеннән бик бозылган иде Казан халкы бөтенләй этлеккә салынган иде Көндезләрен вак төяк сату иткән булып маташалар да. кичләрендә гостиницалар, пивной вә фәхеш урыннарында кичләр үткәрә ләр иде Исереклек шул дәрәҗәдә тәрәккый иткән иде'" Әйтеп бетерерлек түгел Зина, фәхеш тә иң кабахәт дәрәҗәдә патшалык сөр^ ,
64 Тәгълим-тәгаллем — укыту-уку 73 Бидгать хосонә — пәйгамбәрдән соң чыккан дини эшләрнең яхшысы 74. Ифтира — яла ягу 75 Рәзил — түбән 76 Коруне вәсата урта гасырлар 77 Гомум — масса 78 Мәкъбуль — кабул ителгән 79 Билфигыль чыннан да 80 Фи әл-җвмлә — гомумән алганда 81 Тиҗарәт — сәүдә 82 Тәнәззел
төшү 83. Гоҗеб — масаю
иде. һәр җирдә башы ачык ислам кызлары, мөселман хатыннары күлгә күренә иде. бу эшләрнең бу кадәр артуына сәбәп тә халкымыз арасында эчү вә исереклекнең артуы иде Ирләремез көне-төне кәсеп иткән акчаларын хатыннарына, балаларына алып кайтыр урында фәхешханәләрдә яки мәйханәләрдә вакытларын үткәрдекләреннән. хатыннары тамак туйдырыр өчен булса да, теләр-теләмәс фәхеш юлы на кереп китәләр иде Икенче — асрау тоту шәһәрләр гадәтедер Бу асрауларның бик сирәге генә бай яки бай углының кулыннан котылалар иде һәм бәгъзе кешеләремез арасында фәкыйрь кешеләрне акчага кызыктырып, кызларын харап итү дә бик таралмыш иде Шул сәбәпләр өчен Казан хатын-кызы арасында, бөтен гомерен әрәм итеп, ир ләззәте бала ләззәте татымаенча. үзләренең бөтен исемнәрен югалтып, дөньяның иң кабәхәт җирләрендә җеназалары күтәрелү-челәре дә бик күп иде Әхлак җәһәтеннән башка якта бик күп кимчелекләр бар иде Мәсәлән, чибәррәк бер кеше Казанның Печән базарыннан бер мәртәбә чыкса, икенче мәртәбә я чыга ала. я юк иде Яхшы дигәннәре мин яхшы дип гоҗеб 1 берлән тулган иде. усал дигәннәре. мин барыбер инде усал исемен күтәргән, дип усаллыгын арттыра гына бара иде Боларның һичберсенә сүз әйтеп аңлатуның чарасы юк иде Чөнки һәммәсе (үзе язу танымаган булса да) үзен бер галим, бер әдип, бер философ дип белә иде һәммә эшләргә катышырга җитәрлек гыйлемем дә бар. акылым да бар. дип. һәммәсе эченнән генә Менә абзаң нинди’»—дип күкрәкләрен кагалар иде Боларда тагы бер кызык игътикадм бар иде — кеше нинди начарлык кылса да. намаз уку берлән кичерелә, нинди начарлык та русча белүдән артык күрелә иде Чөнки русча белмәгәннәргә үз араларында агай-эне диләр иде. шул исем тегеләрнең бөтен гөнаһларын кичерә иде. Бәлки һәр надан милләттә шундый кимчелек бардыр — без әле бөтен дөнья хәлен карамаганга, аларның табигатьләренә, килешләренә, кыланышларына карамаенча. үз хәлемезне генә тик- шерәмез. гомумән караганда, бу гасырда милләтемез бик тәнәззел иткән иде Европа белән катышу, хосусан, руслар берлән муанәсәт"4 артса да алардан әхлаксызлык, исрафчанлык. воҗдансызлыктан башка әхлак өйрәнә алмаганнар иде Чөнки боларның иң сәфиллә- ре ' иң начарлары белән катышалар иде Дөрес, чибәррәкләре белән катышучылары да бар иде Мәсәлән, мирзалар Аларның күбесе рус мәктәпләрендә укыган һәм русларның гали117 фикерле кешеләрнең әсәрләрен күргәннәр иде Шулай булса да. белмим, алар үзләренең болгарлыкларын онытканнар иде. әллә үзләрен үк онытканнар иде Бу гасырда болардан зарардан башка һичбер файда булмады, болар үзләрен башка милләт кешесе кебек күреп, милләттәшләренә татар дип әйтүдән башка бер яңа эш тә чыгара алмадылар һәрвакыт, милләт хакында сүз киткәндә, кайсысы безнең татардан . кайсысы татардан буламы соң дип. кул гына селтиләр иде Гүя ки. милләтнең бу кадәр артка калуы боларга башка болгарлардан калган ла! Дөресен әйткәндә, халыкның алга китмәвенә сәбәп болар -татар дигән болгарлар түгел иде. бәлки татар дип үз милләтеннән үзләре качкан татарлар иде Чөнки болар, рус мәктәпләрендә укыгач, үз милләтемезнең кайсы төше җитми, алга китәр өчен ниләр кирәк, шуларны уйлап, сырхау милләтемезнең авыруын белсәләр дә. һичбер дару бирмиләр иде. Күбесе болгар милләте тәрәккыйне кабил дип тә белми иде. дөресен генә әйтсәк, бу кешеләр русча уку. фөнүн Җәдидә89 белү, яңа әдәбият күрүгә замана модасы дип кенә карыйлар иде Кәмаләт нәфес4" өчен, яки милләткә файда итәр өчен генә түгел иде Әмма голәмага килсәк, бу гасырда алардан да бер 69 70
69 Игътикад — ышану 85. Муанасэт — якынаю, аралышып яшаү 86. Сәфил — түбән
87 Гали — беек, югары
нәрсә дә чыкмадьГина тарикатв| яңа ишанлыклар, дөньяга яңа ялган карашлар, гавамны алдарга иблис үзе белмәгән хәйләләр чыкса да. болардан да милләткә килгән файда түгел, гомум милләткә — ишан хәзрәтнең корсагы берлән мәхдүм1’2 әфәнденең нән артмый иде Дөрес, файда иткән галимнәр, файда иткән мирзалар да бар иде * Ләкин алар йөзгә бер түгел, меңгә бер иде Бу гасырда голум исла- т миямз тәхсил4' кылып, русча укыган кешеләр яки төрек-гарәп әдә- = бияты берлән күзләре ачылган кешеләрнең үзләреннән зур файда- | лары күренде Унтугызынчы гасырның ахырында күренгән яңа = мәктәпләр, яңа китаплар аларның сәмәраи гайрәтләредер''5 Элгәре = болгарлар арасында шундый, яңа фикерле” дигән бер сыйныф ки- 8 леп чыкмаган булса иде. бу вакытка кадәр яткан ягымыз белән ятар < идек Рәхмәт бу кешеләргә! Болгар дигән бер халык бар икәнлеген g үземезгә белгерттеләр Үземезнең кайсы җирләремездә кимчелеклә- “ ремез бар. шуларны күземезгә күрсәтә башладылар Үз милләте- i мезне терелтү өчен чаралар эзли башладылар Үзләрен-үзләре фида £ кылдылар, рәхәтләрен югалттылар Бөтен милләтемезнең оятсыз = кешеләреннән төрле кабахәт сүзләр берлән сүгелүне дә күтәрделәр * вә. төрле ялган ифтираларга разый булып, милләт юлында кылган з хезмәтләренә рәхмәт, ял сорамаенча. һаман эшләрендә булдылар ~ Күзләреннән яшьләр чыгарып, халыкка безнең милләтемезнең бу * китеше өметле түгел, ләкин, милләтемез монкарыйз!,һ булмасын, i халкымыз бетмәсен дисәк, милләтемезнең кирәкләрен карау тиеш - идекен көн-төн зурысына. кечкенәсенә сөйләделәр Ләкин ни файда9 = Гоҗебле"’ болгарлар япь-яшь. сакал чыкмаган якасының карасы берлән күлмәк ялавы күренмәгән, башында чалмасы юк. кәкрәймәгән муенлы, яныннан сасы тир исе чыкмаган бер егетнең сүзен ни эшләп ишетсеннәр дә, аның сүзеннән нинди гайрәт алсыннар’"
Шулай итеп, бу гасыр да үтеп китте Егерменче гасыр башланды Бу гасыр безгә ни бирә’’ Бу гасырда безнең болгарлар ни эшли, дип уйлый башладылар Фикерле сыйныфына кергән кешеләр бу гасыр безнең өчен тәрәккый гасыры булса иде. дип догалар кылалар иде һәм дә үзе дә. бу гасырның башында ук тәрәккый галәмәтләре күренә башлады Унтугызынчы гасырда башланган әдәбият нәшере бу гасырда акрын-акрын тәрәккый итә башлады Милли хикәя көннән-көн күбәя башлады Аннан да. моннан да яңа эшләр, гыйбрәтле хикәяләр күренә башлады Фикерләр арасында театр, милли театр кирәклеге сөйләнә башлады Байлар арасында да милләткә кирәкле кешеләр хәзерләү тиеш икәнлеге беленә башлады Рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә кыек күз белән карау азая башлады Бохариларның ялган фикерләренә, әфьюн берлән череген башларыннан чыккан сүзләренә Коръән аяте кебек карау бетә башлады Хәтта милләтемезнең бу кадәр артка калуына сәбәп шулар идеке сөйләнә башланды һәр яктан тәрәккый хәбәрләре колакларны шыңгырдата башлады Оренбург. Троицк. Уфа, хәтта Казан күк шәһәрләрдә сала муллаларын сугыштыру өчен яки авылдагы Әхмәтҗан агайнең кызын остазбикә итәр өчен салган мәсҗетенә караганда, кечкенә генә булса да мәктәп салуның файдалы икәнлеге беленә башланды Мәдрәсәләрне ислах’” кылу яңа бер мәсьәлә булып халык арасында кабарды Мең-мең шөкерләр булсын, әфьюнле башлы муллалар ахирәткә юнәлә башладылар (Аллаһе тәгалә урыннарын оҗмах кылсын) Тәрҗеман гәзитәсе һәр номерында тагы әһәмиятле бәндләр1'* нәшер кыла башлады
88 Кабил кабул ит» алучы 89 Фөнүн җәдидә — яңа фаннәр 90 Кәмаләт нәфес — рухны камилләштерү 91 Тарикат и шинлы к юлы. ойротмәсе 92 Мәхдүм — мулла улы 93. Голум ислим ил ислим фәннәре 94 Тәхсил гыйлем алу 95 Самарии гай- рот - гайрәт җимеше 96 Монкарыйл — беткән, юкка чыккан 97 Гоҗебле — масаючан
Рус газеталарында да мөселманнар тарафыннан язылган мәкаләләр күренә башлады һәммәсе Русиядә булган мөселманнар белән русларның иттихадына71 72 73 74 75 76 хезмәт итә иде Рус мәктәпләрендә көннән- көн укучылар күбәя башлады Казан. Оренбург халкы арасында да рус мәктәпләренә кереп тәхсил итү”'1 (хәзрәт фатиха бирсә) бик зарарлы түгеллеге сөйләнә башланды. Алай булса да. тиҗарәт”'-* вә һөнәр мәктәпләрендә ислам баласының аяк басканы юк иде Хатын-кызны укыту хатыннардан мөгаллимәләр җитештерү унтугызынчы гасырда ук башланган булса да. бу гасырда чынлап сөйләнә башлады. Билгеле, бу мәсьәлә дә әүвәл муллалар тарафыннан бик каты уклар берлән атылды Ләкин озакламады, уклары файда итмәгәнне, порохлары начар икәнлекне аңладылар Гомум халыкта боларның кычкырган сүзләре буш. юк сүз. аткан уклары, туплары халыкны куркытыр өчен генә икәнлеген һәм шарт иткәннән башка әсәре1(3 калмавын белделәр. Кызлар өчен мәктәпләр ясый башладылар. Яшьтән тол калып, ничә еллар эштә гомерен кичергәннән соң эш таба алмаенча. сабак кызлары укытырга тотынган карчыкларга кадер бетә башлады Кызларны мөгаллимнәрдән укыттыруны да бик чит күрми башладылар. Рус мәктәпләрендә аз-аз гына булса да, бу көнгә кадәр укучыларыннан һич файда булмаса да. ислам кызлары күренә башлады Бер милләтне тәрәккый иттерер өчен, иң әүвәл ана җитештерү кирәклеге фикерлеләр тарафыннан язылган рисаләләрдә күренә башлады Кызлар язу белсәләр, егетләргә хат язалар мәсьәләсе яңадан башыннан аягына кадәр мөхәкәмә кылына башлады, һәммә җирдә дә укыган кеше берлән укымаган кешенең бер түгеллеге беленә башлады, хатын-кызларның кеше идекләре. аларның да дөньяда булган һәрбер нәрсәдән файдаланырга хокуклары булдыклары. аларның кәнизәк1"1 түгеллекләре һәм ирләрне кувәи шәһванияләрен1"5 ифадә1"" кылыр өчен генә яратылма- дыклары. нинди ризәләтне107 җигәргә дә ярый торган бер бәддога’"" төшкән. чәчләре озын, гакыллары кыска бер хайваннар гына түгеллекләре һәммә җирдә сөйләнә башланды. Алай булса да. аларның шул хәлләреннән файдаланып, үзләре коруне вәсата1"’1 патшалары төсле, һәрвакыт кадерләнеп кенә торасы килгән кешеләр бу эшкә бер дә разый булмадылар Хосусан, голәмалар -Әййе, шәргъ"" шәриф хатын-кызны укыту залял'”дип әйтә инде мәсәлән» сүзләре берлән бик каты могарәзәләр"2 кылсалар да. аларның халык арасында рәтләп игътибарлары юккамы, әллә замана шуны үзе теләгәнгәме. хатын-кызда уку көннән-кон арта иде. Һәр милләтнең яртысы — хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучылар — хатыннар, һәр милләтнең теленең хосуси тәләффызларын”3, шивәсен"'’ саклаучылар — хатыннар, киләчәктәге ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар — хатыннар идеке һәркемгә мәгълүм бер мәсьәлә булгач, минемчә, аларны тәрбия кылырга кирәкме, юкмы мәсьәләсе һәркемгә җавап бирерлек бер нәрсәдер һәм шул кадәр тамаклар авырттырып кычкырышырлык, укыса, егетләргә хат язар, фәлән итәр, икенчеләре укымаса. егетләргә хатын барыбер язар да. үзе язу белмәгәч, кешедән яздырыр да. гыйффәте""дә югалыр сере дә чыгар кебек низагларга һич урын калмыйдыр Яхшы ананың баласы яхшы, койты ананың баласы әшәке булуында һичкемнең шөбһәсе юктыр һәммәмезнең белгән кешеләремездән генә
71 Ислах — реформа 99. Бәнд — мәкалә 100 Иттихад — бердәмлек 101 Тәхсил итү — гыйлем алу 102 Тиҗарәт—сәүдә 103 Әсәр — эз, билге 104 Кәнизәк кол сөяркә 105 Кувәи шәһвания — җенси куәт 106 Ифадә — аңлату 107 Ризәләт — хурлык, яманлык 108 Бәддога — каргыш 109 Коруне вәсәта — урта гасырлар 110 Шәргь шәриф — изге шәригать 111 Залә.т — туры юлдан язу 112 Могарәзә —
каршы килү 113 Тәләффыз — әйтелеш 114 Шивә — җирле сөйләм, диалект
гыйбрәт алырга кирәк Әдәпле Миһринең кызы һәрвакыт әдәпле булдыгы кеби. оятсыз Мәрфуганың Әсмасы да һәрвакыт ирдәүкә кыз булдыгы һәммәмезнең мәгълүмедер Әгәр тәрбияле ана булса баланың киләчәктә кем булачагын уйлый ала торган хатын булса ф ул билгеле, баласына ашату, эчертү иренә ачуланса, сандык өстен < - күтәреп бәрү белән генә канәгать кылмаенча. аның холкының яхшы булуы, сәламәтлегенең саклануы мәгълүматының артуы күзенең з ачылуы өчен дә тырышачаклар Билгеле бу аналар милләт вә дин = ноктаи назарыннан"в һәм җәмгыяте бәшәрия- ноктаи назарыннан Z (күз карашыннан) бик мөкатдәс затлар булачаклардыр һәм дә мил- 8 ләт. дин. җәмгыяте бәшәриягә зур хезмәт итәчәкләрдер Әмма укы- = маган. тәрбия алмаган, ирләрне дә шул яз көнендә сыерлар үгез- § ләрне ни өчен телиләр, шуның өчен генә кирәк дип белгән хатын- “ нардан һәм балаларга да б чүлмәге- дип караган кызлардан бала- £ лары өчен, ирләре өчен, җәмгыяте бәшәрия өчен ни файда көтәргә g кирәк7' Сезнеңчә, ни файда булыр71 Шөбһә юк. болар гөнаһсыз ба- = лаларны бозудан бүтәнгә ярамыйлар Шул балалар безнең милләт- * нең әгъзалары булганга, алар милләткә зарар итәләр һәм динемез- нең дә әфрады"" булганга кирле-морлы аңлап, дингә зарар итәләр * Болар җәмгыяте бәшәриянең бөртекләре булганга аңарга да зарар * итәләр Шул эшләргә сәбәп булган аналар, ал арның шулай кал ула- £ рына сәбәп булган голәмаларны сез милләткә файда итүчеләр дип ~ әйтер идеңезме? Әллә юкмы’ Сезне мин белмим Әмма мин үзем « зарар итүчеләр, дим Кыямәт көнне шуның өчен бик зур газапка i_ мөстәхикъ"" булачакларын да. һәр көнне мең мәртәбә әйткән тәһлил- ләре',одә. иртә. кич укыган вирдләре' 'дә боларны бу мәсьүлияттән коткармавында һич шөбһәм юктыр һәр нә исә. башланган эш - беткән эш. дигән кебек, хатын-кызның бервакыт кеше булуларында зур өметләр бар иде. ләкин бу өметләр дә корыга чыкты Без теләгән ана җитештерә торган кызлар мәктәбендә укыла торган фәннәрнең берсе итәк санау, икенчесе фәлән абзыйның килененең хәлен тикшерү, өченчесе укый торган китапның чыгарга ничә бит калганын санап беткәннән соң, баштан бет карау иде ШҮНЫҢ өчен бу кызлар шул фәләннәрдән бик яхшы белсәләр дә. безгә кирәкле тәрбия фәненнән бихәбәр иделәр Нә исә егерменче гасырның егерменче гасыр идеке бездә дә билгеле иде Европа халкы чыбыксыз телеграфлар, телефоннар эшләтүне кәшеф кылдылар Әмма без аннан да зур нәрсә кәшеф иттек Ул нәрсә дисеңме7 Ул ишанлык" Шундый нәрсә ул. әгәр ул бер кешедә булса, дөньяның һәммә тә- рәккыяте бер якта торсын' Ул сиңа дәүләт бирә' Ул сиңа дәрәҗә бирә! Ул сиңа кирәксә фатиха, алырга теләүчеләргә гүзәл-гүзэл хатыннар бирә! Хасыйле1” җаның ни тели, шуны бирә' Европа голәмасы безнең шәрык халкын хәйләкәр, үткен таифә 1 дигән сүзләренә мин моңарчы ышанмый идем Моннан соң ышандым, ышанмый хәл дә юк Телеграф ярдәмендә халык берлән сөйләшеп кенә була Моның берлән бөтен халыкны үзеңә кол итеп була. Моннан зур тагы ни эш бар7"
Бу яктан эшләр шулай барса да, әдәбият аз гына булса да тәрәккый итә башлады Болгарлар арасында мөхәррир* исемен күтәрерлек кешеләр күренә башлады Бик оста язылган бик матур гына гыйбрәтле хикәяләр яисә бик оста язылмаса да. бик яхшы
115 Гыйффәт кызлык 116 Ноктаи назар караш ноктасы 117 Җәмгыять баш.» рия кешелек җәмгыяте 118 Әфрад затлар 11» Мвстәхикт. лаеклы 120 Тәһ лил — «бер алладан башка алла юк -. дигән җомләне гарәпчә әйтү 121 Вирд билгеле бер вакытта укыла торган дога, аятьләр 122 Кәшеф — ачыш ясау 123 Хасыйл» кыскасы 124 Таифә — тиркем, халык
нечкә калепләрдән чыккан романнар күренә башлады. Китап нәшер кылу, китап белән сату итү милләт өчен, бөтен җәмгыяте бәшәрия өчен бик файдалы эш икәнлеге сизелә башлады Әүвәлдә ит сатып, бер вакытны ит кибетен китап кибетенә алыштырган кешеләрдән башка. китапчылар мәйданга атылды. Фәзаил әш-шөһүр. каранча бөтие, касырган догасы, фалнамә, татлы тамыр, гатырша мае. дарчин кайрысы гәсбих. шомырт оны. күкерт вә шуның шикеллеләр белән сату итү китап сәүдәсе түгеллеге беленде. Халык арасында, аз булса да. яңа әдәбият мәйдан ала башлады. Ләкин мулла тасвир кылынган хикәя булса муллалар, байлар тасвир кылынган хикәя булса, байлар арасында — яздырмаска кирәк, шуларны бетерергә кирәк, го- родскуй галавага әйтик! (Безнең халыкта ике зур мәхкәмә - юродская дума, иң зур хаким шәһәр башлыгыдыр Хәтта Кытай белән Япония сугышы вакытында думаның бу сугышны туктатмавы халыкка бик гаҗәп тоелды), шулай итик, болай итик, кебек сүзләр шапыралар-шапыралар иде дә икенче яңа китап чыкканчы туктыйлар иде һәр нә исә язучылар һаман язалар иде. китаплар чыга иде. безнең абзыйлар шулай голованы күрә алмаенча торалар иде Әхлак җәһәтеннән Казан халкы тагы артка калдылар Бик күп кешеләр тәһзиб әхлак (әхлак төзәтү) өчен дип. төрле тарикатларга керсәләр дә. әхлак көннән-көн бетүдә иде Моның да сәбәбе - һәр начарлык намаз укыгач бетә, ишаннар — оҗмах юлын күрсәтүчеләр, мәсьәләләренә бик каты ышанып, ишанга кергән кеше ни кадәр начарлыклар кылса да, кыямәт көнендә котыладыр игътикады '' урынлаш тыгыннан, һәр кеше оҗмах юлын үзем беләм дигән кебек, теләсә ни кыланудан иде һәм дә халыкта һонәр булмаганга, байлар эшсезлектән начарлыкка салышалар иде Фәкыйрьләре, шундый кеше арасына төшеп, үзләрен-үзләре белмәенчә, начарлыкта изеләләр иде Печән базары хатын-кыздан вак-төяк нәрсә эшләтеп кәсеп иткәнгә. кәләпүш, калфак алганга, шул кәсепкә төшкән бер хатынны ирскле-ирексез фәхеш юлына тарталар иде Болар шәһәр хатыннарының йөздән егерме бишенче бүлеге булганга, шәһәр халкы арасында фәхеш ниһаять дәрәжәгә җиткән иде. Моннан йөз ел элек ирләре эчмәгән бер милләтнең хатыннары да эчә башлаган иде Сыра заводлары, гостиницаларның күбесе Казан мөселманнарының акчасы белән байый иде Шул елларда сала халкы арасында артык яңа бер эш булмаса да, аларда да инкыйраз1-' галәмәтләре көннән-көн күбәя иде Җирләре кысылганнан һәм дә зирагать11’ гыйлемен белмәүдән, тамакларын туйдырыр өчен ирләре шәһәрләргә төрлесе төрле кара кәсепкә тарала башлаганнар иде Хатын-кызлары. Казанга вә башка шәһәргә китеп, асрау булып тора башласалар да, бара-тора аларның да күбесе фәхеш юлына китәләр иде Оренбург. Троицк, Орск, Хан- кирмән’ мөселманнарының хәлләре бу гасырда күп алда иде Оренбург. Троицк, Орскилар казакъ белән эш иткәнгә, алар белән эш итүгә артык белү кирәк булмаганга, ханкирмәннәр искедән руслар белән сәүдә итеп, сәүдә хакында яхшы гына мәгълүматлары булганга. бирелмәенчәрәк баралар иде Ләкин алай булса да. Оренбург. Троицк. Орск халыклары арасында ялкаулык, эшләмәенчә тамак туйдыру уе бик тәрәккый иткән иде. Бу шәһәр халыклары бер катлырак булсалар да. боларда да Казан бүләге фәхеш бик тәрәккый итүдә иде Тиҗарәт җәһәте дәхи артка калды Чөнки сатулары мызның күбесе үз арамызда үтә торган әйберләр белән генә булганга үземез Европа модаларына ияргәнгә, фәкыйрьләремез руслардан калган толчок киемнәре кия башлаганга, эшләгән эшләремез
125 Игьтикад — ышану инану 126 Инкыйраз бетү, сүнү 127 Зирагать игенчелек авыл хуҗалыгы 128 Ханкирмән — Касыйм шәһәре
бик аз үтә башлады Файдамыз ни кадәр кимесә, расходымыз шул кадәр артканга, көннән-көн фәкыйрьләнә бара идек. Егерменче гасырның урталарында ирекле-ирексез мөфлислек күбәйгәнгә, мөселман урамнарында мөселман йортлары сатылып бетмәсә дә, һәммәсенең өстенә хатынлары исеме язылган иде Бер йортта Әхмәтҗанова. икенче йортта Мөхәммәтҗанова. өченчесендә Абдуллина фамилияләре ялтырап яталар иде Хәтта шул хосуста Европадан килгән мөс- тәшрикъ111 үзенең Казан мөселманнары хакында язган сәяхәтнамәсендә Мондый мөселманнар хатыннарга башка шәрык халыклары кебек карамыйлар Һәммә эшләрендә хатыннар кәсепләрендә хатыннардыр, һәм дә Казанда мөселман ягы дигән бер җирдә ничә мәхәлләдә һәммә йорт мөселман хатыннарыныңдыр Болар ирләреннән мөстәкыйлән йортлар бина кылдырып, сатулар иттереп торалар». сүзләре язылган иде Ләкин мөстәшрикъ зәваллы сәяхәтнамәсенең һичбер җирендә -Бу мөселманнарның ирләренең эшләре кая, йортлары кая, кәсепләре кая7» — мәсьәләләрен карамаган да. уйламаган да иде
Бу елларда русча укыганнардан яисә читтә гыйлем алганнардан шактый эшләр чыкты Төрле фәнни, әдәби, тарихи китаплар мәйданга атылды Бәгъзе яшьләр милләтне инкыираздан коткарыр өчен, бар куәтләре берлән төрлесе төрле эшкә тотындылар Авылларга китеп, халыкларны укыта башладылар. Шәһәрләрдә фәкыйрьләрне тәрбия кылыр өчен җәмгыятьләр ачтылар Аларга акча күбәйтер өчен әдәбият ахшамнары, театрлар уйный башладылар Хәтта бара-тора Казаннан Оренбургка. Оренбургтан Троицк, Орск, Самара Әстерхан вә башка мөселман шәһәрләренә йөри торган театр компаниясе дә вөҗүдкә’” чыкты Үз мәгыйшәтемездән’ * бик гыйбрәтле уеннар уйнала башлады Ләкин моннан да акча җыеп булса да. театрдан максуды биззат135 булган әхлак төзәтү мәсьәләсе бер дә алга китмәде Чөнки • олырак мөселманнар барсалар да. бара-тора шәрык мәгыйшәтен күрәсе килгән руслар театрны тутыра башладылар Русча белгәннәре рус театрына, белмәгәне ат кәмитләренә баралар иде Бу гасырларның башында ук болгарча гәзитәгә ихтыяҗ бик яхшы аңланган иде Шуның өчен аңлаганнары, аңлыйм дип йөргәннәре һәммәсе гәзитә турысыннан уйлыйлар иде Хәтта бервакытны бер мәҗлестә аштан соң гәзитә турысыннан күп сүз сөйләнгәч, берничә абзыйлар головадан сорамакчы да булганнар иде Ул да шулай әллә нишләп калды. Рус гәзитәләрендә милли лисанда1 ' гәзитәгә ихтыяҗ мөхәкәмә 1 кылына башланды Ниһаять, гәзитә сорый да башладылар Почта берлән килгән акчаны үзе кулын куеп ала торган Габделшәмси хәлфәгә бирмәделәр Хәтта хәлфәнең күптән балалар укытуы мәгълүм, Казан мәдрәсәләренең берсендә тәхсил кылуы билгеле булса да. бер урында тәхсиле гыйлем кылмаган кешегә андый эш бирелми, дип каты җавап кайтарылган иде Яңа гына Алат юлыннан күчеп килгән, читек-кәвеш белән сату итүче Шаһвәли дә сорады (?!')• Аңарга да. белмим, ни өчендер бирмәделәр Хәтта бу хосуста агай-эне тагы головага менмәкче дә булганнар иде дә. сайланган кешеләрдән берсенең эче бик авырта башлагач, изгеләр тотты бугай дип, Касыйм шәехкә әтәч җибәреп кенә котылды Бара-тора чибәррәк
129 Тижарот саүдо 130 Мофлислек —балу, банкрот булу 131 Мөстәшрикт- КО11ЧЫГЫ1ИНЫ ойранүче 132 Зәваллы бичара 133 Вожүл барлыкка килү 1 й Мәгыйшәт тормыш 135 Максуды биззат тип максат 136 .Писан тел 137 М»хәкә- м.> тикшгрү хокем чыгару
кешеләр дә сорый башладылар Ахырында фәкыйрь генә, яңа гына университет бетергән бер мөселман рөхсәт алды. Казанда «Кабан» исемендә әдәби, фәнни, мәгыйшәт мәсьәләләрен мөзакәрә' кыла торган атналык бер гәзитә мәйданга чыкты. Халык акрынлап кына гәзитә укырга өйрәнә башлады Озак үтмәде, шуннан әллә кайдан бер шәкерт чыкты да агай-эне»дән бик көлеп яза башлады. Хәтта корсакларына чикле, атасыннан калган доха, толыпларына чикле каләмнән үткәрә башлады. «Бу — мөселман гаебен ачу, мөселман гаебен ачу!» —дип. харчевникларда ике дә өч чәй алып, харчевник- чының үзен дә утыртып, бикләтергә кирәклеген бик сөйләсәләр дә. иртәгесен икенче гәзитәдә шул сүзләр үк чыккач, бөтенләй кул селтәделәр Озак үтмәде «Игенче вә һөнәр» исемендә бик садә бер телдә гавам 39 өчен тагы бер гәзитә чыга башлады. Бу гәзитәне алучы бик аз булса да. бер аңлаган бай малае, атасының халыкны талап җыйган акчасы халыкка китсен дип, гәзитәне бушлай да бик күп тараттырды Казан халкын бер милләт дияргә ярый иде. Үзләренең гәзитәләре бар, театрлары бар. хатыннарының йортлары бар иде Шунысы бик яман мәктәпләр, мәдрәсәләр бер дә юк иде...
Әдәби лисан мәсьәләсе бетә башлагач, лисанның рәсме хаты!'“ хакында озын мәсьәлә башланган иде. Бәгъзеләре ни тавыш ишетелде. шулай язылсын, иске язу әсас“ тотылмасын, диләр иде. Икенчеләре. безнең телемездә әдәбиятымызның иске әдәбияттан килүе югалмасын, иске китапларымыз. иске әдәбиятымыз ул вакытта бер нигә ярамаячак, шуның өчен аларга карарга кирәк, диләр иде. Язалар иде. сөйлиләр иде. кычкырышалар иде, үз юлларында эшлиләр иде. Әдәбиятымыз хакында озын-озын мәкаләләр, мөхәррирләремезгә ачы-ачы. ләкин хакканый ' тәнкыйтьләр, театрымызга юл күрсәтә торган сүзләр языла иде. укыла иде. Бөтен халык арасында мохәкә- мәгә тотыла иде. Гәзитәләремездә тиҗарәт'* мәсьәләләре ачык- ачык мөхәкәмә кылына башлаган иде Һәммә җирдә, тиҗарәт мәктәбе тәэсис!4‘ кылу хосусында сүзләр ачылган иде Болгарлар арасында көннән-көн яңа фикер арта, көннән-көн халык төрле фикерләргә китеп, ноктаи интизагдан”5 еракланалар иде. Гәзитә, рисаләләр, авыздан авызга сөйләгән сүзләр ни кадәр хәмият, " хаккы пәрвәр. мәхәббәте миллиядән чыккан фөрьяде фиганнар148 булса да. ни кадәр аңлашылыр тарыздач“ язылса да. аңлаучыларның да гадә- де‘ көннән-көн артса да, базарларда, җәмгыять урыннарында һәммә кешенең авызында «милләт* булса да. эшчеләр бер дә күренмә- гәнлеккә. билфигыль эш тә юк иде Шуның өчен җиддирәк кешеләр бу сүзләр, бу кычкырышлар, бу язулардан бер нәрсә чыкмаганга. тагы яңа «курчак» уены, ләкин актыккы курчак уены, саубуллашу манзарасы дип. эчләреннән көеп торалар иде Сөйләнгән саен сүз күбәя, уйлаган саен уй күбәя, үлем хәленә килгән милләтне караган саен яңа авырулар табыла, авыру турында мөхәкәмәләргә керешелә. кычкырышыла. бакырышыла иде Нидән бу мәсьәлә чыкканлыгы, ничек хәл кылынганлыгы. авыруга дару кирәклеге тәмам хәтердән чыга иде дә; мескен, хәлсез, актык сулусындагы болгар бабайның башын авырттырудан башка эш булмый иде Ул мескен: «Җитәр инде; зинһар'җитәр, актык көннәрем, актык сәгатьләремне генә тыныч куеңыз! Сүзеңезне ишеттем, мине бик кызганасыз, имеш, бик рәхмәт, моңарчы сезнең шулай мине кызганамыз дип йөрүеңезгә 77 78 79 80 81 82
77 Мозәкарә - фикер алышу 139 Гавам — масса, халык. 140 Расме хат— язу почерк 141 Әсас—нигез 142. Хакканый — дорес, гадел 143 Тиҗарәт — сәүда 144 1әэсис—нигезләү 145 Ноктаи интизаг — каршылык, бәхәснең асылы 146 Хә мият - саклану 147 Хаккы пәрвәр — хаклык тарафдары 148 Фөрьяде фиган — елау ялвару 149 Тарыэ рәвеш 150 Гадал сан 151 Билфигыль - чын
лыкта 152 Манзара — күренеш
ышанып, менә тереләм, менә тереләм, дип тордым Тордым дияргә ярамый, сез алдап тоттыңыз, сез булмасаңыз, бәлки мин икенче докторга күренер идем Күренмәсәм, авыру икәнемне белмәенчә, акыртын-акыртын гына картая-картая үлеп китәр идем Ни кадәр вакыттан бирле чирле, фәлән дару итәргә кирәк, дисез Үзегез дару итмисез, яисә дару дип, әллә нинди агулар бирәсез, бусында бу 83 84 файда бар, бусында бусы бар, дисез, сез алдыйсыз! Алдыйсыз! Сезнең ? даруларыгыз берлән бөтен тәнем җәрәхәтләнеп бетте, сезнең файда | була дип биргән нәрсәңез һәммәсе зарарга булды. Сез минем тәнемне = генә җәрәхәтләндереп бетермәдеңез! Бигрәк яхшы булдыңыз' Ру- 5 хымны да төзәтмәкче булдыңыз! «Тәһзиб әхлак»1” дип минем өсте- ? мә әллә ннди кортлар җибәрдеңез! Ул кортлар бөтен тәнемне ашап t бетерделәр, караңыз, әнә хәзер йөрәгемә җитәләр, миңа һаман, түз, 5 ■>хлакың төзәлә, дисез. Мин үзем бу дәрәҗәгә килгәч, сезнең сүзе- 5 ңезне тагын тыңлыйммы7 Йөрәгемне дә ашап бетерсеннәрме7. Гаеп ? итмәңез инде, анысы булмый!.. Бу кортларыңыз бетәргә ярамый, ® имеш, элгәре боларга бер дә ирек юк иде дә, бик яхшы тора идек - Әхлаклы идекме, түгелме, ләкин, сезнең кебек, бусы тәнгә файдалы, * бусы әхлакка файдалы дип, фәхеш, зина, ишанлык агуларын эчми = идек! Гаеп итмәңез! Бу кортлар бик күп ашадылар Минем әхлакым ’ да төзәлгәндер инде, мин ул кортларны үтермәкче булам, тәнемә бе- < раз яшь ит таратмасмы! «Алай да үләрмен инде, үлсәм дә, азрак * күңелем тынычлап, картлыгымда алдаганларымнан үч алып үләр- = мен» дип, кортларны куарга тотынса да, бабайның әгъзасын ашап * бетергәнгә, һичбер әгъзасы кортларга каршы хәрәкәт кылырлык кал- < маган иде Шуның өчен, бабай селеккән саен, кортлар ябыша баралар “ иде Йөрәгенә кадәр җиткәннәр иде Бабайның бу сүзен күп кеше картлыктан дип, күп кеше авыру кеше шулай сөйләүчән була дип, аның ул сүзенә карамаенча, аны коткарырга дип озын киңәшләр, озын сүзләргә тагы китәләр иде Ләкин эш һаман юк иде, әдә- биятымыз шулай барганда, башка эшләремез тагы үз көенчә килгәндә, безнең болгар бабайның яшь вакытында, «тәһзиб әхлак» өчен истигъмаль18* кыла торган музыкасы ни дәрәҗәдә иде дисезме7 Әллә (саут әл-мәлаһи фискын вә әттәлазе биһ көфрен)* дисезме, сез теләсәңез, бабай аны бик ярата иде. һәм бабайга яшь вакытында да, картая башлагач та, ул бик файда иткән иде Бабайның үзенеке булганга күрә, аңарга аның бер уенын, аның Волга буйлап Ефрат, Дәҗ- лә буйларына кадәр оэынның-озын көйләрен көйләп, сатуга йөрүләрен, Дунай буйларында кубызын чылтыратып, халыкны исен китереп, алардан мал җыеп йөрүен исенә төшерә иде дә — мин шул болгармыни71 Шул микәнни7!! Ул вакытта һәммә җирдә минем тазалыгым, өстем-башымның яхшылыгына, кайтсам, өемнең тынычлыгына исе китмәгән кеше юк иде. Хәзер нинди булганмын — өстемә әллә нинди сәләмә кеше киемен киенгәнмен, элгәреге кызыл йөзләр урынында саргайган битләр булган, уйнап тора торган күзләр урынында өмитсез-өмитсез карый торган тирән-тирән чокырлар булган, озын юллардан кайткач, хәл итәргә ята торган тыныч өйләрем кандала базы, корт оясы булган, аның да һәр көнне бер агачы сына, һәр көнне өстемә җимерелергә якынлаша, һәр көнне шуларга карап, яшь вакытларны искә төшерәм. Картайдым, фәкыйрьләндем, авыруга сабыштым, дип үзенең хәзерге хәле белән иске хәле арасын ча-гыштырып карарга сәбәп була иде Бу музыка хәкыйкатән әхлак мөгаллиме була торган нәрсә булса да, хакыйкый, «әхлакны тәһзиб» өчен шул музыка җитсә дә, музыкага халкымыз- ның нәзары'” башкарганга, ягъни аның әхлак төзәтүче икәнлегенә
153 Тәһзиб - тозәтү 154 Истигъмаль — куллану 155 Нәзар—караш
84 Музыка танышы бозыклык. аның белой ләззәтләнү — квфер
ышанып, шуның белән файдалану урынына, аны үзен «әхлак бозучы- дип каралганга һәм әхлакка хезмәт итә торган кеше арасында аны мәкруһ'”" күрелгәнгә, аны әхлаксыз кешеләр кулына төшергән иде.
һәммә җирдә музыканы фәхеш, исерткечнең гаебен капларга истигмаль кылу халык арасында тарала башлаган иде. Музыканың бу эшен күргәч, ягъни әхлакка файда итәр урында, әхлаксызлыкка тарта башлагач, музыка мотлак85 86 зарарлы хөкеме чыгарылды Шуның өчен музыка үзе дә фәхеш хезмәтчесе булды Болгар музыкасы шул кадәр пычракланган, болгар җырлары шул кадәр әхлаксызланган иде, аларны бер минут тыңлау бик авыр була иде Шул сәбәптән милли тел, милли әдәбият, милли театр мәсьәләләре арасына милли музыка мәсьәләсе керә алмаган иде. Шул мәсьәләләр белән мәшгуль кешеләр дә милләтнең тәрәккыйсенә милли музыкаларның кирәклеген, милли рухны саклау милли музыка эше икәнлеген хәтергә дә кертми кебек үтеп баралар иде Болгар халкы никадәр музыка сөя торган милләт булсалар да, аңарга кирәгенчә каралмаганга һәм аларны белү җинаять итеп саналганга, ул дивар артларында гына калган иде Хатын-кызларымызда моңарга мәхәббәт тагы артык булса да. алар да изелеп кенә калганнар иде. Ниһаять, унтугызынчы гасыр ахырларында музыканың җинаять түгеллеге сойләнмәсә дә, акыртын-акыртын гына рәтләнә башлады. Казанда Минкин Гариф исемендә бер кеше болгар музыкаларын нотага сала башлады, ниһаять, никадәр иске вә яңа көйләрне рәткә салды. Бу кеше бәлки яхшы түгелдер, бәлки яхшыдыр, бәлки моны голәмалар яратмый торганнардыр — мин анысын белмим, ләкин бу кеше милләткә шул кадәр хезмәт итте, моның хезмәте мотлакан кыямәткә кадәр онытылмаячактыр.
«Яшәсен Гариф Минкин!! Яшәсен милләт!» — тавышлары бездин балаларымызга, балаларымыздан аларның балаларына кадәр, ха- сыйле,' иң актыккы болгарга кадәр авыздан төшмәячәк, аннан соң да шундый гүзәл музыка калдырдыгы өчен, европалылар арасында да онытылмаячактыр Моннан соң болгарлар арасында музыка машиналары күренә башланды Болгарларның залында «Сакмар суы», «Тәфкилен-, «Әллүки», «Казан алган көй» вә башка койләр ишетелә башлады Ирләремез, кызларымыз—һәммәсе йөз,мең елдан бирле бабайларымыз тарафыннан эшләнгән музыканың, бабайларымызга уйлаткан уйларны, бабайларымызга биргән хисләрне балаларына бирә башлады Бу да байларга гына махсус булганга, гавам халкы арасында, һәр кыз мунчага төшеп биергә, кубыз уйнарга тырышса да, иркенлек булмаганга, аларның бик аз гынасы халык арасында ■азган», муллалар каршысында «ахмак» сүзе берлән тәгъбир кылына торганнары гына файдаланалар. Искедәге бабайлар хисләрен аңлый алалар, үзләренең кайгыларын тарата алалар иде Әдәбият берлән музыка милләтнең атасы берлән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш, тарих берлән мөсбәт15“ бер хакыйкать булса да, ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм булса да, атасыз — анасыз бала да зинадан туган икәнлеге ышанычлы эш булса да, милләтнең атасы берлән анасы булган музыка берлән әдәбиятны бергә торырга никах укытырга, берсенә-берсе файда итешергә, берсен-бер- се саклашырга вәгъдә кыйлышуларын алырга теләмиләр дә иде. алмыйлар да иде Шуның өчен безнең көткән баламыз яисә тумаячак, туса, зинадан туачак иде дә, безнең йөземезне генә кызартачак иде Егерменче гасырның башларында, унтугызынчы гасырда Казанда
85 Мәкруһ - начар күрелгән, сөйкемсез. 157 Мотлак — бөтенләе белән, абсо
лют 158 Хасыйле — кыскасы 159 Мөсбәт — исбат ителгән • Гизле яшерен
музыка гизлечә* тәрәккый итсә дә, гомум файдалана торган җирләр юк иде
Болгарча музыка ахшамнары, концертлар һич ишетелми иде. шуның өчен андый музыка ишетергә теләгән кеше, музыка берлән үзенең кайгыларын таратырга тырышкан кеше, үзен кайгылар, мәшәкатьләрдән аерып алып, үзен генә карарга теләгән кешеләр музы- * ка тыңлый торган урын юкка, кайсылары фәхеш җиренә баралар ? иде. кайсылары икенче халык музыкасын тыңль.й. лр иде кайгыла- 5 ры кайгыларын йотып өйдә утырып калалар иде
. S
Егерменче гасыр башында ук музыка вә әдәбият ахшамнары = ачылуы мөляхәзә87 88 89 90 91 92 93 94 кылына башлады һәм бер музыкант тарафын- _ нан иң әүвәл Казанда, аннан башка шәһәрләрдә музыка ахшам- < нары тәэсис1” ителә башлады. Ләкин халык моңар!а элекке нәзарын ; үзгәртмәгәнгә, голәма бик тирес 1 торганга, бу эш тәрәккый i » г алмады Башлаган кешенең акчасы юкка, дәвам итәргә акча кир.,к - булганга, күп үтмәенчә бетеп һәм, гомерләр үтә-үтә, тарих берлән i күмелеп, «элгәре бездә дә музыка ахшамнары булган икән» дип ф сөйләргә генә калган иде. Шул вакыйгадан соң музыкага артык әһә- = мият бирүче дә чыкмаган иде, һәм музыка үзе дә мәйданга чыгып эшкә з тотынмаган иде Шуның өчен музыка тагы фәхеш эченә чумган, “ тагы үзенең Ләтафәт тәбигыясен" 1 югалткан иде Гәзитәләрдә ахыр- ■' га таба музыка хакында язылган мәкаләләр күренә башласа да, алар - да музыка кешеләре тарафыннан язылмаенча, музыка хакында мәгь- - лүматлары бар кешеләр генә язган булганга, калебтан чыкмаганга, ' халыкка ул дәрәҗә тәэсир кылмый иде
Халык арасында музыкадан гармунны, скрипка-фәләнне шыгырдату бетмәсә дә, аларны нәзафәг"' габигынләренә кайтаручылар күренми иде Шуның өчен музыкамыз ко >н-көн тәдәнни1 итә. коннән-көн миллилеген югалта, көннән-кон х ияк арасында әһәмияте бетә иде
Рәссамлык безнең халыкта булганы да юк иде, беткәне дә юк иде Динемезгә тәрсим16* мәмнүгъ1*1 булгангамы, әллә үземе здә рәсемнәрдән мәгънә алырлык хис булмагангамы, рәссамнар юк иде Рәссам на рымызга вак-төяк мәсҗет сурәтләре, хәрәм шәриф16,1 сурәтләре Мәккә Мәдинә манзаралары гына булганга, алар да фотография берлән алынудан башка, төрекләр яисә гарәпләр тарафыннан эшләнгәннәр иде
Китап кибетләремездә башмак шәриф, гасаи м<»барәк.* комган һәм дә, «Йаһу" -йаминһуо170 дип аһлар белән яна торган, күзләреннән дәрья кебек яшьләр ага торган, сулаган саен авызыннан ут чыга торган «Мөэмин күңеле» исемендә вә шуның кебекләр мәйданга чыкса да, болар рәсемнәр бирә торган файданы, хис арттыруны бирү урынына, үзләрен тупаслата, дөнья хакында, тормыш хакында ялган уйлар белән гавамның* 1 башын гына тутыра иде Егерменче гасыр башларында рус рәссамнары болгар мәгыйшәтеннән' рәсемнәр ясый башладылар һәм Русиядә вә хәтта Европада рәсемнәренең мәгънәлеге, үзенә бер төсле оригинальлеге (оригинальный) белән бик могтәбәр'” булдылар Хосусан.' 1 «Өрпәк сарган болгар карчыгының кунак сыйлавы бер болгар картының сату сәфәренә
87 Моләхол» фикер йортү 161 Ъюсис т«мү. кору 162 Тирес (диал ) кире 163 Ләтафәт табигыя табигый гүзаллек 164 Нәзафәт ару пакьлек 1бэ Тә- данни түбән тошү 166 Тәрсим рәсем ясау 167 Мамнугь тыелган I6H Хәрам шәриф изге Мәккә шәһәре дигәнне аялата Ifi'.i Йаһу — и алла, я алла 170 Йаминһу ант итү. каргану- 171 Ганам — халык 172 Мәгыйшәт тормыш 173 Могтәбәр.- хнрмәтле 174 Хосусан биграк тә 175 Хазир хәзер, шушы накыт 176 Моталага
уку ойрәнү
* Гасаи мобарәк алла тарафыннан Мусага бирелгән тылсымлы танк
китәр алдыннан, юл киемнәре берлән балалары, хатыны хазир,п булган бер мәҗлестә «Дога кыйлуы», «Бер болгар шәкертенең мәдрәсә почмагында ялтырый торган ут яктысында күлмәк өстеннән генә юрганын салып казый моталага174 кылуы», «Бер мулла кызының чаршау артыннан гына үзенең иптәшләре берлән аталарыннан качып язу өйрәнүе» рәсемнәре табигыйлар иде, дөресләр иде. Бу рәсемнәр әүвәлләре һәммәмезгә дә үземезнең, тормы шым ызны күрсәтә баш- ладыклары кебек, арамызда шундый эшкә кабилиятлеләремезнең 95 дәртен уяндырырга да сәбәп булган иде Шуның өчен егерменче гасыр урталарында болгарлардан рәссамнар чыга башлаган иде Һәм дә мәйданга болгар рәсемнәре атыла башлаган иде Бу рәсемнәр арасында болгар кызларының киндер агартуы, болгар егетләренең тау башында, яз көне су ташуында музыкада уйнаулары, ат ашата торган малайларның бәрәңге пешерүләре халык арасында могтәбәр булган һәм дә рәсемнәрен дә игътибарга керткән иде Моңарга башка әхлак галәменнән, әхлаксызлык манзараларыннан бик күп рәсемнәр ясалган иде Кара халык, замана фикеренә авышкан халык, болардан зарар булуны һич уйламаенча, өйләренә тага, балаларына мәгънәләрен сөйләп күрсәтә башласалар да, голәма таифәсе тагы бик каты аякланып, рәсемнең хәрамлыгы хакында, диварларга элү ярамавы хакында, рәсемнең күңел каралтуы, фәрештә качыруы хакында күп сүзләр сөйләнеп кенә калмаенча. мәсҗетләрдә вәгазьләр сөйләнеп, шул хосуста китаплар, рисаләләр дә язылды Голәмалар арасында ярый диючеләр дә булганга, тагы бер низаг купты. Дин мәсьәләсе мөзакәрә 96 97 кылыр өчен мәҗлесләр ясала башлады. Яңа курчак туена мәйдан тагы ачылды Язылды, укылды, сөйләнде, кыч- кырышылды, тагы берни чыкмады, мәсьәлә шул көенчә калды Ләкин бу тавыш рәсемнәргә шактый гына зарар булды Рәсемнәре аз үтә башлады, үзләренә халыкның нәзары башкарды Рәссамлыкка хәзерләнә торган яшьләрнең күбесен атасы-анасы, карендәш-кабилә- се туктата башладылар. Туктамаганнарына тагы «бозылган» дип карый башладылар Озак үтмәде, рәссамнарымыз кайсылары үлделәр, кайсылары тамак туйдырыр өчен рәссамлыкны икенче дәрәҗәгә калдырдылар Ни булса да булды, бер вакытны мәдрәсәләр, мәктәпләр беткән кебек, музыкамыз әхлаксызлыкка чумган кебек, рәссамнарымыз да беттеләр. Сез шул вакытта фәннәр ни дәрәҗә иде, аларга игътибар бар идеме, фәнни китап бар идеме, диярсез. Бар иде Унтугызынчы гасырның башында фәнни әдәбият мәйданга чыккан иде Чыгуы берлән бик олылап каршы алынмаса да, акыртын гына тәрәккый иткән иде һәр фәннән мохтасар, |7“ мөкәммәл98 китаплар бар иде Һәр фәннең әһеле181 бар иде һәр фән азмы-күпме укыла иде, фәнни мәсьәләләр хакында мөхәккәмәләр кылына иде. Ләкин бу фәннәр мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә тәхсил кылынмаенча, романнар кебек, һәр кешенең үзе тарафыннан гына укылганга, төбенә төшеп җителми иде, һәм дә фән белүчеләре дә фәннең кагыйдәләрен генә беләләр иде, аны эшкә татбикъ182 кыла алмыйлар иде. Шуның өчен фәннең тәрәккый итүе күз ачылуга гына сәбәп була иде Милләткә матди файда итә алмый иде Булмавына караганда монысына да шатланырга ярый әле. Ләкин шулай булса да, бу фәннең дә алга китүенә, аның милли булуына бик күп кешеләр, бик күп гайрәтләр, бик күп хезмәтләр сарыф кылсалар да, моннан да дингә зарар күргән голәмаларымыз монда да бик зур низаглар чыгарганнар иде Болар әүвәлдә һәйәт’83 мәсьәләсеннән генә чыкса да,
95 Кабилият — сәләтлелек. 178. Мөзакәрә — фикер алышу 179 Мохтасар — кыска, кыскача 180 Мөкәммәл—тулыландырган, камилләштергән 181 Әһел — кеше 182 Татбикъ — яраштыру, килештерү 183 һәйәт — астрономия 184 Хикмәте таби-
гыя—физика, гомумән табигать белеме 185 Мохаләфәт — каршы килү
бара-тора голәмаларымыз тарих, җәгърәфия. хикмәте табигыя ' фәннәремә дә барып җиттеләр һәммәсендә дә дингә мохаләфәт ' шәригатькә сыймаулар китереп чыгаралар иде Үз дәлилләрен куәтләр ечен Коръәннән, хәдистән тирес-мерес мәгънәләр чыгарып, әллә ниләр кыландырып бетерәләр иде. Бу да үзенчә бер курчак туе иде, бу низаглар гәзитәләремезгә. журналлары мызга. хәтта ка- лендарларымызга да кергән иде, монда да актыккы хөкем *тәк- фир*,м иде Фән әрбабы*8’ никәдәр фәнне яратсалар да. никадәр фәнгә хезмәт итсәләр дә. хезмәтләре әсаслы'88 булмаганга, фәнне дошманнан саклар өчен бер кальга (крепость) — фән мәктәбе бина кыйлынмаганга. бу фәнемез дә бервакытны музыкамыз. рәсемнәре- мез кебек һәлак булачагында шөбһә юк иде Ел үткән саен фәнни китаплар арта барса да укучылары азая иде Һәм дә әүвәлдәге кебек, фән фидаиләре99 100 101 102 103 104 105 бер дә кренми иде Шуның өчен бу да озакламаенча бетәчәк иде Голүм исламия хакында сөйләргә дә юк. Чөнки бездә аның тәрәккый иткәне дә юк иде. тәдәнни иткәне дә юк иде Нинди зур мәдрәсәләремез, нинди шөһрәт тапкан голәмаларымыз булса да. һәммәсе исламның ни икәнен, исламның рухын аңламаганнар вә диннең фәлсәфәсеннән хәбәр ала алмаганнар иде Безнең голәмаларымызның гыйльме һәрвакыт бер хөкемне төрлечә моляхәзә кылып, бер тарикъча аңлау булмаенча. диннең гадәтләрен белүгә генә мөнхәсыйр141 иде Шуның өчен бездә истинҗа1'4 мәсьәләсен, хәез,111’ нифас"** мәсьәләсен белгән кешеләр пи- гамбәремез галиәссәламның кая туганлыгын белмәсәләр дә. һичбер шәр- гый'ит мәсьәләнең фәлсәфәсен белмәсәләр дә. голәма итлак1" кылына иде. Шуның өчен болар нинди генә файдалы яңа мәсьәлә чыкса да. үзләренең «китабел-истинҗа «ларына карарга тотыналар иде, анда булмагач, хәрәмлеге белән хөкем кылалар иде
Мәдрәсәләргә карасак, аларда да өмет юк иде Иске мәдрәсәләр заман үтә-үтә искереп, хәрәбә хәленә килгәннәр иде Банила- ры1’” әллә кайчан үлеп беткәнгә, мәдрәсәнең кирәгенә вәкыфлар калдырмаганга, мәдрәсәләр элгәре торырлык булса да. бара-тора олы тәрәзәләре гамәлдән чыгып, аннан соң ашханәләре яраксызланып, гомер үтә-үтә түшәмнәре, диварлары да бозылып, торырлыктан чыккан иде Шуның өчен теләр-теләмәс бәгъзе мәдрәсәләр ябылган, бәгъзелә- ре ябылмаса да. мәдрәсәләрнең бер башында гына тора башлаганнар иде Аңарга башка да, ул мәдрәсәләрнең дәрес ислах кылын- маганга күрә, ысулы тәгълим бик начар булганга һәм аннан тәхсил күргән кешеләр бер нәрсәгә дә ярамаганга, ул мәдрәсәләргә керүчеләр көннән-көн азаюда иде Бәгъзе мәдрәсәләрдә егерменче гасыр башларында ислах-фәлән дигән сүзне ишеткәләгән булсалар да. бу сүзләрне әйтүчеләр үзләре дә ислах ни дигән сүз. мәдрәсә ни дигән сүз икәнне белмәгән кешеләр булганга, фәкать фонограф төсле кешедән ишеткәнне сөйләгәнгә, яисә шулай сөйләү модада булганга Менә, ийе. ислах кирәк, ахрысы, без ысулы җәдидне инкяр кылмыймыз. голәма- ларны гына сүкмәскә кирәк»-.— дип сөйләнсәләр дә. берни дә чыкмаен- ча калган иде Яңа байлар, җәмгыятьләр бу мәдрәсәләрне төзәтергә, ислах кылырга акча да таба алмыйлар һәм черегән фикерле голә- маларга да сүз дә аңлата алмыйлар иде Алар һаман шул коруне
99 Тәкфир кефер дип белд< рү 187 Әрбаб - ияләр 188 Әсаслы нигезле 18» Фидаи үзен-үэе аямаучы 190 Голүм фәннәр 191 Тәдәнни түбән тишү IH2 Тарикъ юл. юнәлеш ’|93 Монхәсыйр чикләнү 194 Истинҗа 1әһарәттән соң пакъләнү 195 Хәез күрем 19t> Нифас бала тудыру 197 Шәргый шәригать кә бәйле 198 Итлак - аталу 199 Бани нигез салучы 200 Вәкыф изге эшкә бирелгән мал 201 Фонограф авазларны язып ала торган прибор 202 Коруне ва<.«
та - урта гасырлар
вәсата202 гадәтенчә, китап күтәреп -дәрескә кердем* дип йөрүме бик зурга саныйлар иде Яңа кешеләр кыямәттән бигрәк белем кирәк* леген дә сөйләп, бер-берсен аңлаша алмаганга, икесе дә берсенә-берсе кул селтәгәннәр иде. шуның өчен голәмалар аларны кяфер дип, тегеләре голәмаларны дин кортлары, дин бетерүчеләр, дип йөриләр иде Мәктәпләр әүвәлрәк ысулы җәдид яңа чыкканда шактый гына ачылган булса да. алар да әсассыз булганга, бани үлү берлән, яисә мөгаллиме китүе берлән, яисә хәзрәтнең сарык бәрәннәре бу ел күбәюе сәбәпле, абыстай бәрәннәрне шунда яптыра башлавы берлән беткән иде Кызлар абыстайларда укып йөрсәләр дә, мәктәп исеме бирергә яраклы кызлар мәктәпләре булганы да юк иде, беткәне дә юк иде Шул сәбәптән бөтен Русиясендә бер-ике мәдрәсәдән башка һәм дә җәмгыятьләр идарәсендә укыла торган дүрт-биш мәктәптән башка укыр җирләр юк иде Хөкүмәт мәктәпләрендә тәхсил итүчеләр бик аз иде Күбесе иске тәгассепләреннән:<в котыла алмаган иде. бәгъзеләре балаларын укытырга теләсәләр дә. акча юк иде Шуның өчен русча уку интеллигентныйларга гына махсус иде Алар да берәмләп яисә унлап кына саналганга, укучылар шул саннарыннан күп узмыйлар иде Егерменче гасырның яртылары җитте. Болгарлар һаман акрын гына, кая барганнарын белмәенчә генә, ни эшләгәннәрен дә уйламаенча гына, инкыйраз юлы белән баралар иде Мил-ләтнең иң күбесе булган авыл халкы, бәгъзесе җир җитмәүдән, бәгьзесе җир җитсә дә. шәһәрләрдә торуга кызыгудан, төрлесе төрле якка бәхет эзләргә таралганнар иде һәм көннән-көн таралуда иделәр Болар, билгеле, әүвәлдә кара эштән башлап, миллионщик булачаклар иде. шуның өчен һәммәсенең дә башта ук миллионнар белән эш башларга әлегә акча булмаганга, заводларда аена сигез тәңкәгә эшләп, шул миллионнарны җыярга башлыйлар иде Мондый җирләрдә бердән һавасы булмаганга, икенчедән сигез сумга җәмәгатьне тәрбия кыйлу икмәк белән судан артмаганга, боларның миллионщик булуы һаман артка кала барса да. сәламәтлекләре көннән-көн кимеп, ахырыннан вакытлы-вакытсыз бер эшкә ярамый торган картлар яисә үзләрен дә тәрбия кыла алмый торган гарипләр булып калалар иде Мондый җирләрдә шундый киләчәктәге миллион- щиклар бик күп булганга һәм фатирлар-фәләннәр дә бергә булганга, андый җәмгыятьле җирләрдә таралуы табигый булган фәхеш болар арасында бик тәрәккый итүдә иде. Бу фәхешнең таралуы һәммә рәзаләтнең'" башы булып, әхлакның бөтенләй югалуына сәбәп бул- дыгы кебек, мондый баракларда фаҗигалар да бик күп булуына башчы була иде. Алар белән генә дә калмаенча, фәхеш баласы булган йогышлы чирләрдән сифилис (җәзам) таралып, ул кешеләрдән балаларына. кардәшләренә, ашташларына җәелеп, һәм дә. авылларга кунакка кайтканда, авыл халыклары арасында «бүләк-ләр калдырып. бөтен милләтне сифилискә вә башка йогышлы чирләргә ияртеп бетерәләр иде Вакытында докторларга мөрәҗәгать кылынса, аларның киңәшләре белән дарулансалар, бәлки бу авырулар да ул дәрәҗәдә бөтен халыкка җәелмәс иде Бердән, докторларымыз юктан, икенче, даруларымыз юклыктан, өченче, акча юклыктан, дүртенчедән. тыйбка’0* ышанмавымыздан, һич аларга каршы чарасы карал- маенча. алла сакласа, берни булмас әле», сүзләре берлән генә торалар иде Һәм көннән-көн инкыйраз орлыгын чәчә баралар иде.
Моңарга башка да әүвәлләре киң һавада тамак туйдырып, күп ит ашарга өйрәнгән бер халык булып, бердән һавасыз бүлмәләрдә ит урнына каткан икмәкләргә керешкәнгә, табигатьләре күтәрә ал- маенча, чахотка, катар, белмим тагы ни кебек авырулар белән 106
106 Тәгассеп — фанатизм 204 Рәзаләт — хурлык, яманлык 205 Тыйб медицина 200 Мвбтәлэ — дучар булу 207 Гадад — сан
мөбтәл әләнеп,201* көннән-көн үлүнен гадәде' күбәюдә иде
Бер яктан, җәмәгать тәрбия кылырга җитәрлек эш эшләү бик авыр булганга, икенче яктан, кирәк вакытта хайванлык өчен хатыннар табу бик җиңел булганга, өйләнү, кияүгә бару бик сирәкләнгән иде Гомере буенча өйләнмәенчә сакалы агарган картлар һәм дә • кияүгә китмәенчә керче, ашчы, тегүче яисә бөтенләй сатучы:ОҺ булып гомер үткәргән карчыклар һәм дә шуларның юлы берлән бара торган хатыннар, шулар юлы берлән барырга сабак алып килә торган - кызлар, егетләрнең исәбе-хисабы юк иде Бу эшнең бик күбәюенә = никах талак мәсьәләләренә кирәге кадәр әһәмият бирелмәдеге. аларга бер уенчык кына иттереп каралдыгы да бик зур сәбәп булган иде Шуның очен булган өйләнү дә. кияүгә бару да икесенең бергә торыр Z өчен кылган вәгъдәләре булмаенча. бер төрле мәҗүсилек'1" гадәтлә- ; реннән генә иттерелгән бер эш төсле генә карала иде һәм дә фамилия тормышының дәвамында да сәбәп булмый иде Никахның, талак- ~ ның бу төрлесен хәзер дә бетерү мөмкин түгел иде Чөнки алар хәзер j бөтенләй урнашып бетеп, безнең генә арамызда милли гадәтләрдән ф саналган иде Бу эшләрнең башлануы унтугызынчы гасырда гына булса да. ул гасырның голәмасы. идарәи руханисе моңарга әһәмият з бирмәдекләреннән. бу эш җәрәхәткә кунган микроб кебек, тиз гомердә бик күбәеп, бөтенләй канымызга кадәр кушылып киткән иде Шул . сәбәптән бала габу. бала тәрбия кылу бик сирәк иде Чөнки андый балаларны табу да аналарына, бердән, табу мәшәкате, икенчедән, тәрбия кылу мәшәкате булачак булганга, ике мәшәкатьтән дә бер юлы котылыр өчен, тапмас очен әллә нинди агулар эчәләр иде Бу агулар күп вакытта үзләренә дә бик каты тәэсир кылып, шундый хатыннар арасында үлеп һәм гарип булып калуның исәбе-хисабы юк иде Бәгъзе яшьрәкләре, үзенең йөкле булуын белми калганнары, яисә эчкән дарулары файдалы булмаганнары тапкаласалар да балаларның күбесе зәгыйфь туа иде. һәм дә тагы да тәрбиягә җай булмагач. я суларга ташлана яисә (үземездә андый йортлар салу харам булганга1) руслар тарафыннан ясалган йортларга ыргытылына иде Шул эшләр сәбәпле, көннән-көн үлүчеләрнең саны күп булса да. туучыларның гадәде кимүдә иде Бу эшләр безнең инкыйразымые ның сәбәбе идеген белгән кешеләр аз булмасалар да. алар да берни эшли алмыйлар иде Бетәмез» дип фөрьядлар язып халык ара сында тараталар иде Ләкин укымаган халыкка, укыган булса да. шул дәрәҗә әхлаксызланган халыкка шундый рисаләләр белән генә тәэсир итүнең һич имкяны юк иде Тагы да тәэсирләнсәләр һәм мө-хәррирләрнең "сүзләренә ышансалар, ни эшләсеннәр71 һәммәсе дә ташласыннар да китсеннәрмени? Кая китсен7 Ни эшләсен’’ Ни белән тамак туйдырсын7 Икенче заводка китсенме7 Әллә тагы бер-бер шәһәргә дворник булып керсенме7 Әллә бер рус авылында хезмәтче. Көтүче булсынмы7! Болай итсә, ни чыгар соң7' Шул үлүләр, шул авырулар, шул изелүләр бетәрме7 һәйһат' һәйһат'1- Унтугызынчы гасырда күз яшьләре берлән елый-елый әйткән кешеләрне һәм дә халыкка шул хакыйкатьне белдерергә тырышкан мөхәррирләрне го- ләмаларымыз: “Тәкъдиргә ышанмыйлар, кяфер”. дип. байларымыз алар артыннан барып, яр якасына килеп җиткән милләтем» ИҺ тегеләр сүзе берлән тотып алмаенча. яр астына төртеп төшерделәр Ярның тобе юк икәнен белгәч, төшүчеләр төшмәскә димләгән кеше-ләрнең күзе дөрес икәнен белсәләр дә. кире кайтырга юл габа алмагач, һәм дә яр башыннан карап тора торган кешеләр арасында болармы кызганып күз яшьләре белән елаучы теге кешеләрне, һәм
108 Таннәрен сату күзда тотылса кирәк 209 Моҗүсилек — торле нарсәләрга табыну 210 Форьяд - клпару 211 Мохаррир язучы 212 һайһат үкенечне л.түне белдерү сүзе (ымлык)
дә боларның мәтәлли-мәтәлли китүләреннән көлеп тора торган чалмалы әфәнделәрне күргәч, түбән таба киткән саен, ләгънәт укысалар да, үлгәч тәүбә кабул булмый дигәнчә, бер егылгач тору фикере дә уй көенчә генә калганга күрә, менә алмаенча түбән китүгә дәвам иткәннәр иде Бу егылучыларның күбесе мәтәлли- мәтәлли башлары әйләнеп беткәнгә, үзләренең кая икәнлекләрен күрергә күзләре томаланганга, кая барачакларын, анда ни булачагын уйларга зиһеннәре чуалганга, гүя. туйга барган төсле, көлә-көлэ баралар иде Бәгъзеләре барган саен юллары караңгыланачакларын, ниһаять, бөтенләй күзгә төртсәң күренмәслек бер караңгыга барып чыгачакларын белсәләр дә. алар да кире кайта алмыйлар, үзләре генә кайта алсалар да, башкаларны кайтара алмыйлар иде. Шулай киткәннәр иде Баралар иде Очына чыкканчы барачаклар иде.
Егерменче гасырның ахыры җитә башлады Бу гасыр берлән безнең дә бик күп нәрсәмез бетте. Гәзитләремез бетте, мөхәррирлә- ремез бетте, бетмәсә дә, егерменче гасырның башларындагы кебек кабилият дәрт берлән язганнары калмадылар
Башка халыкларда һәр җирдә алга бару күренә иде, һәммә халык шуның өчен гаед’13 ясыйлар иде. Әмма без ни эшли идек’ Ни өчен гаед ясый идек’ Белмим, әллә башымыз тыныч калды инде, йоклаган як белән тик йоклыйк диптер Ни булса да. безнең эш- ләремез һаман артка бара иде Бу гасырның башында бездә бер дә яңа эш булмады Халык һаман тарала бара иде. Сала халыклары заводлар, фабрикаларга күчә баралар, шәһәр халкы да вак-төяк толчок кәсебе белән кара эшкә генә кала баралар иде.
Менә тагы бер бәхетсезлек. Казанда бер мөселман хәрчәүнәсеннән бер авыру чыкты. Бу шундагы бер шәкерт белән ияреп мәдрәсәгә күчте һәм дә номердагы кешеләр аркылы авылларга һәм шунда заводларда эшли торган кешеләр артыннан завод-фабрика мөселманнарына да таралды.
Бу әллә нинди бер чир иде Йогышлы иде, бик тиз үтерә иде Тагы гаҗәп шунсы, бу мөселманнар арасында чыккан иде һәм шулар арасында гына патшалык сөрә иде Бер Казанда гына һәр көнне йөзәр мөселман үлә иде. Болай гына калмады, Оренбург, Әстерхан, Уфа мөселманнары арасына да күчте һәммә җирдә дә шул булды, һәммә җирдән хәбәр, төрле-төрле куркынычлы сүзләр китерделәр.
Хөкүмәт моны бетерергә бик иҗтиһад211 кыла башлады Әллә никадәр докторлар чыгарылды. Больницалар ачылды. Ләкин авыруга һаман чара юк иде Чөнки авыруның ни икәнлеге һаман кәшеф107 108 109 кылынганы юк иде Аңарга каршы чарасы да табылганы юк иде, әллә ни кадәр җирдә әллә ни кадәр җәмгыяте тыйббияләр21'1 булсалар да. әллә ни кадәр профессорлар шул мәсьәлә бёлән мәшгуль булсалар да, һич файда чыкканы юк иде Мөселманнарның үлүе һаман кимеми иде
Ниһаять, бер болгар докторы бу көнгәчә тыйбта мәгълүм булмаган бер йогышлы авыру икәнлеген исбат кылды һәм дә безнең мәгыйшәтемез аның микробларына бик файдалы булганга, мөселманнар арасында гына шул кадәр тәрәккый итүен белдерде һәм озак үтмәде, әллә нинди иске восточный дарулар кебек бер дару кәшеф кылды, авыруны азайта башлады һәммә җирдә моның дәвасы истигъмаль21 кылына башланды Ләкин бу бик озак үткәч булганга, болгарлардагы үлемнең исәбе-хисабы юк иде Авыру яз көне башланып җәй буе патшалык сөргәнгә, болгар халкының яртысын үтереп бетергән иде Моның калган яртысының утыз фаэизы218 ата- 107 Гаед —бәйрәм 214 Иҗтиһад — тырышлык 215 Кәшеф — ачу 216 Җәм гыяте тыйббия — медицина җәмгыяте 217 Истигъмаль — куллану 218 Фаэи.т — про
цент
сыз-анасыз. кардәш-кабиләсез калган ятим балалар яртысы эшкә ярамый торган карт-коры иде Болгар халкы шул кадәр беткән иде. һич әйтеп бетерерлек түгел иде. Моннан өч ай элек гөрләп торган авыллар, заводларның баракларын тутырган болгарлар, шәһәрләрнең дворник извозчик, швейцар Вазыйфаларын ифа219 кылган ф мөселманнар беткән иде Базарлар, ярминкәләрдә вак-төяк, саяк- •, сандрак. иске-москы берлән сату иткән халыклар бердән, җир уп- 2 кан кебек, булганнар да беткәннәр иде Авылларда ябылган өйләр, з атасыз-анасыз калган балалар, угылсыз гарип карчыклар, ирсез калган = хатыннар, хатынсыз калган ирләрнең исәбе-хисабы юк иде Бол- - гар халкы арасында һичбер авыру кермәгән йорт юк иде һичбер кай- 8 гы кермәгән өй дә юк иде ®
Казанда. Оренбургта. Уфада. Әстерханда. Семипалатта, Орск. j Троицкиларда һәм башка болгар булган шәһәрләрдә, авылда урамнар “ буш алган. Мәсҗетләр мәхәлләсез калганнар, мәдрәсәләр мөдәррис- £ сез. шәкертсез калган иде Казан. Оренбург вә башка бәгъзе шә- £ һәрләрдә халык булмаганга, бәгъзе мәсҗетләрдә намазлар укылмый - башлаган иде. ♦
Шуның өчен ул мәсҗетләрнең бара-тора бер харап булуында “ һич шөбһә юк иде Бу авыру, бу бәла халыкның куәтен алганга, к бик күбесенең тормыштан бөтенләй гайрәтен кайтарган иде Бик ' күбесенең иң якын кешеләрен — хатыннарын, ирләрен, балаларын. v ата-аналарын, дусларын алып киткәнгә, алар белән бергә фамилия “ сәгадәте, тормыш кызыклары да беткән дә киткән иде Шуның өчен = һәрбер болгар авыр табигатьле, һәр нәрсәгә биәһәмиятәнә”п карый С торган, дөньядан бөтенләй өмет өзгән иде. һәрберсе, «үлмәгәнгә торабыз инде*, дигән кебек кенә яши башлаганнар иде
Шуның өстен» һәммә җирдә купкан мирас мәсьәләсе калган бер уч болгар халкын да кырыкка ярып бетергән иде Туганнар туганнары берлән, аталар балалары берлән, хатыннар ирләре берлән мирас өчен тартышалар иде
Боларның мираслары да никадәр кечкенә булса, низагы шулкадәр зур иде Бер самавыр мәсьәләсенең тавышы күккә чыга, бер тун тавышы да мәхкәмәдән 221 мәхкәмәгә күчеп, әллә ни кадәр халыкның башын әйләндерә иде Бер кәҗә дәгъвасы да ни кадәр кешеләрнең авызларын-борыннарын кан ясый иде Тавышның, кыч-кырышның исәбе-хисабы юк иде. Мәхкәмәләргә бирелгән гаризаларның. хөкемнәрнең иге-чиге юк иде һәр кешенең мәхкәмәдә эше бар иде һәр кешенең берсендә аласы бар иде. һәр кешенең икенчесенә бирәсе бар иде Хөкүмәт бу эшләрне карарга хосуси хаким.хосуси мәхкәмәләр ачса да. эшнең чамасы да юк иде. рәте дә юк иде Әхлак бозылганга, ялган шаһитның исәбе-хисабы юк иде Ике як та дәгъваларын ялган шаһитлар белән, антлар белән исбат кылалар иде. һәр кеше үзенең мөхалифенең5” шаһитларының ялган гүаһ- лыкларын224 икенче гүаһлар берлән исбат кыла иде Тегесе бу гүаһларның акчага сатылуын, акча алган вакытта булган кешеләр берлән бәян кылалар иде. һич очына чыгу мөмкин түгел иде Хөкүмәт маэмурлары.”' хакимнәр никадәр рәтләргә теләсәләр дә, һич файда итә алмаганнар иде Өч елдан соң да шул мирас низаглары дәгъва көенчә калган иде Ахырда хөкүмәт Духовное собраниегә бу эшләрне карарга кушты. Ул бер дә вакыт үткәрмәенчә. бер циркуляр таратып. Духовное собраниенең мирас низагларын карарга мәэзүн22" икәнлеген белгертте һәм бик тиз эшләрне карарга башлап.
21» Ифа кылу — үтәү 220 Биәһәмиятәнә - әһәмиятсез 221 Мәхкәмә — суд 222 Хаким судья 223 Мохалиф — каршы як 224 Гүаһлык — таныклык 225 Маэ- мур чиновник 226 Мәэзүн — рохсәт ителгән 227 Нәфел руза — остом ә ураза
мирас дәгъвачыларының бәгьзесенә бер атна, бәгьзесенә ике-өч атна, алты атнага кадәр нәфел руза227 берлән җәза бирде. Үлемнән калган муллаларга, ахуннарга собраниенең әмерен тотарга бик каты боерды Низаглар тагы күбәйде, ураза тотты, ураза тотмады, мулла аны тоттырмады, фәләнне тоттырды» низаглары кушылды. Собрание һич курыкмаенча, муллалар, ахуннарны руза белән җәза кыла башлады Бу эштән соң мирас мәсьәләләре тагы әһәмият берлән тикшерелә башласа да. ул вакыт собраниенең идарәсендә булган сиксән мең атна руза таралып беткәнгә, нишләргә белмәенчә. ул да аптырап калган иде Бу мәсьәләләр шулай йөреп бер төрле дә хәл кылынмаган иде. Бусы шулай булса да. халыкта тагы зур мәсьәлә бар иде Шулкадәр атасыз-анасыз, тәрбиячесез калган балаларны ашатырга, киендерергә кирәк иде Бу мәсьәлә бик авыр булып, һәр кешенең авызына кергән иде Ләкин ничек ярдәм кылырга, ничек аларны тәрбия кылырга мәсьәләләре һич хәл кылынганы юк һәм хәл кылыначак та түгел иде Чөнки боларны тәрбия кылырга әллә никадәр байлык, әллә никадәр гайрәт, әллә никадәр урын кирәк иде Бездә берсе дә юк иде Хөкүмәт тарафыннан вә хосуси тәэсис кылын- ган җәмгыятьләр карасалар да. болгарлар аларга бирәсе килми иде. Шуның өчен яза белгәне язу белән, сөйли белгәне сүз белән, эшли белгәне эш белән шул мәсьәләгә хезмәт итә башладылар Яңадан хәмият '" уянды Яңадан гәзитәләр, журналлар, әдәбият нәшер кылына башлады Фәкыйрьләр файдасына театрлар, музыка ахшам-нары бирелә башлады Җәмгыятьләр тәэсис кылынды һәммә җирдә шул мәсьәлә, һәммә җирдә ярдәм тавышлары иде. Озак үтмәде, Оренбург. Казан кебек шәһәрләрдә гаҗизханә, ятимханәләр ачылды, һәммә җирдән керергә теләүчеләр, гаризалар-үтенечләр берлән мөнәҗат1” кыла башланды Озак үтмәде, зур җәмгыятьләр ясап ачтылар Речьләр сөйләделәр, ашадылар-эчтеләр, берсен-берсе макташтылар. ахырдан бу елга дүрт бала алырга хөкем иттеләр!!! Шул мәҗлестә үк рәис җәмгыятьнең дворнигының улы белән секретарьның ерак кына бер кардәш баласына башка икесен сайлап алдылар. Меңнәр, йөз меңнәр мохтаҗларга урын кирәкләге беленде Кычкы- рышылды, бакырышылды, сүгешелде. макташылды, ахырдан дүрт бала алынды' Ярабби, бу ни эш7 Ник без болай7 Моңарга сәбәп нәрсә7 Белмим, белмим" Шуның өчен ирекле-ирексез меңнәрчә балалар русларга кушылып китәргә вә меңнәрчә ир балалар саилче, жулик булырга, меңнәрчә болгар кызлары кара чәчләре майлы күзләре, кибари 110 111 112 кыяфәтләре берлән тамакларын туйдырыр өчен гыйрызла- рын,”’ намусларын, гыйффәтләрен"2 сатарга мәҗбүр булдылар, һәммә җирдә шундый кешеләр булды. Гәзитәләрдә мөляхәзәлөр языла башланды, шуларны коткарырга әллә ни кадәр җәмгыятьләр ачылды Ләкин ни чыкты7 Ике-өч. ниһаяте, унга кадәр кешеләрне тәрбиядән яисә коткарудан узмый иде. Бу сан, бу ярдәм мохтаҗлар санына караганда диңгездәге тамчы кебек булганга, һич тәэсире юк иде. Ахырдан моңардан да ардылар. Гәзитәләр башка мәсьәләгә борылдылар Тегеләй халык авызында да ул сүз бетә башлады. Халык ул эшкә шул кадәр ияләште — ул гаепкә дә саналмый башлады Андый кызлар, андый егетләр һәрвакыт андый түгелләре белән катышканга, боларның ачкан җәмгыятьләре булмаса да, бик күп кешене үз мәсләкләренә2" кертәләр иде Шуның өчен фәхеш гадәт хөкемен алган, йогышлы чирләр дә калган ярты халкымызны каплаган иде.
Егерме беренче гасырның егерме бишенче елларыннан халкы- мызда тагын артык бер хәмият, артык гайрәт мәйданга чыккан иде.
110 Хәмият - зарар китерүдән саклау 229 Монәҗат — аллага ялвару 230 Ки бари — горур 231 Гыйрыз — абруй 232 Гыйффәт - кызлык 233 Маслпкләрена—
карашларына
Әллә никадәр мәктәпләр, мәдрәсәләр ясалган. Халык арасында халык аңларлык дәрәҗәдә китаплар, гәзитәләр нәшер кылына башлаган иде. хәтта моның белән генә калмаенча. унтугызынчы гасыр, егерменче гасырның олугларына һәйкәл кую да мөляхәзә кылына башлаган иде Бу тавыш тагы бик зур итеп иганәләр җыюга кадәр ф җиткән иде
Ләкин калган халык та көннән-көн кими барганга, көннән-көн ' ярлылана барганга, боларның бу гайрәтләре, бу хәмиятләре дә ва- 2 кытлы килгән бер бизгәк авыруы гына булганга, аның бетүенә дә = вакыт җитә башлаганга, гәзитәләр бу мәсьәләне сирәкләтә башлаган- Z нар, халыклар да ул кадәр сөйләми башлаганнар иде Бара-тора ’ акыртын гына бетә-бетә бөтенләй беткән иде Баягы гайрәтдәр. баягы = хәмиятләр илле елга кадәр «милләт, милләт» дип әйткәләп торса- : лар да, шул елларда дөм сүнгәннәр иде Яңадан мәдрәсәләр ябылган иде. яңадан мәктәпләр беткән иде. яңадан гәзитәләр. җурналлар тук- Л таган иде һәммә җирдә бер сөкүнәт.2” һәммә җирдә бер моңлык - сөрә башлаган иде. Хәтта шул елларда чыккан болгар көйләре соң - дәрәҗәдә моң. кайгылы, әллә нинди өметне бетерә торган иде Иртә- ♦ гә үләсен сизенгән хәстә кебек, як-ягына моң-моң карый башлаган иде Әдипләр, мөхәррирләр күбесе үлеп, үлмәгәннәре рухан бетеп, милләтемез җансыз дәрәҗәсенә җиткән иде Фәкать шул ел- ' ларны гына чыккан Җәгъфәр исемле мөәррих*'* һич арымый иде Тарихи хикәяләр, тарих китаплары язып мәйданга китерә иде Лә- Z кин бу да боларның әүвәлге рәхәт гомерләрен исенә төшереп бу - көнге зәгыйфь, авыру, кызганыч, аяныч хәлләрен чагыштырып кайгырышудан башкага, үзенең хәленең өметсезлеген белдерүдән башкага бармый иде Җәгъфәр никадәр әдәбиятка хезмәт итсә дә. никадәр үлеп бара торган хәмиятне уятырга тырышса да. иске әдипләрнең рәсемнәрен таратып, тәрҗемәи хәлләрен язып, халыкта милләт фикерен бетермәскә тырышса да. мәктәпләр, мәдрәсәләр беткәнгә, балаларның тууы соң дәрәҗәдә булганы һәм тәрбияләренә һич әһәмият бирерлек гайрәт калмаганга, халыкның кимүенең һич исәбе юк иде Әмраз сария23* шул дәрәҗә таралган иде. нинди пакь кешегә дә аңардан котылу бик авыр иде
Чөнки варисы булуы да күп булдыгы кебек, дусларыннан иптәшләренә, иптәшләреннән иптәшләренә иярүеннән һич сакланырга имкяныш юк иде. Хөкүмәт боларны бетермәк өчен җәмгыятьләр ачып, больницалар ачса да. һаман файда юк иде Чөнки туган бер бала авыру туа иде Авыру тумаса. атасыннан иярә иде, агасыннан, тутасыннан иярә иде Шуның өчен хөкүмәтнең, хосуси кешеләренең гаҗизханәләре бу анырудан әгъзалары чери торган картлар, карчыклар, яшьләр, балалар берлән тулган иде Авыл халкы бик аз калганга, аларда шул авыру бик таралганга, алар да акыртын гына шәм кебек тик торганда эреп бетәләр иде Фәхешханә болгар кызларыннан, хәбесханәләр болгар егетләреннән бушана бара иде
Ниһаять, егерме беренче гасырның ахырына җитә башлады Җәгъфәр һаман язса да. һаман элгәреге әхлакымызны, гадәтләремез- не югалтмаска тырышса да. халыкның гадәте генә түгел, үзләре дә бетә иде Егерме беренче гасырның 98 нче елында булган гомуми тәхрир нөфүстә”" Җәгъфәр Россиядә 3800 болгар барлыгын белде
Руслар шул эшләрне эшләгән вакытта безнең Җәгъфәр абзый да һәрвакыт үз эшендә иде Ул болгар халкының мөнкарыйз ‘ булуы на тәмам ышанганга, аларның калдырган әсәрләрен җыярга тотын-
23'1 Сокүнат тынып калу 235 Моаррих тарихчы 23b 237 Әмраз сария nillepeil чирлвр 238 Имкян мпмкинлек 239 Хабесхани тирмә 240 Тахрир н»фү< Халык санын алу 241 Мпнкарыйз — сүнгән. беткән
ган иде Шуның өчен ул Идел буйлап. Казаннан алып Әстерханга кадәр киткән иде Әстерханның хәрабә мәсҗетләрен тарих җәмгыятьләре үз идарәләренә алып, өсләренә кайвакыт салынганлыгын. кемнәр бина кылганлыгын, ничә гасырлар гыйбадәтханә булганлыгын. кайсы елда халкы бетеп ташландыгын — һәммәсен язганнар иде.
Мәдрәсәләр төрлесе төрле нәрсәгә әверелгән иде. Бәгъзеләре ятимханә, бәгъзеләре гаҗизханә. бәгъзеләре ночлежный домнар булганнар иде Әстерханның мәшһүр зиарәтләре, зиарәт өстендәге чардуганнары, ихатасы, һәммәсе тарих җәмгыяте тарафыннан карала иде. Боларга махсус каравылчылар куйганнар, зур зиарәтләргә кем зиарәте икәнлеген, кайвакыт тууын, кайвакыт үлүен, нинди хезмәттә булуын, нинди яхшылыклар кылуын язып куйганнар иде Җәгъфәр әфәнде һәммәсен карады, һәммәсен күрде, һәммәсе берлән кальбән113 сөйләште, һәммәсенең күз яшьләренең агуын үз күзеннән яшьләр агыза-агыза тыңлады Мәсҗетләр «Ник болай иттегез! Бо- лай калырга булсак, безне салмау кирәк иде. әйе. сез безне кирәкле- гемез өчен салмаган идеңез. кайсыңыз — үзеңезнең мулла булмаса, тамак туйдыра алмаслык улымызга урын өчен иде. кайсыңыз — сукыр. чулак, гарип, эшкә ярамаган, кияү чыкмаган кызымызны остаз- бикә итәр өчен иде. Безгә кереп гыйбадәт кылган булып йөрдеңез Кальбән гыйбадәт кирәк дип. яисә гыйбадәтне файдалы дип түгел иде. фәкать шундагы Әхмәтҗан. Мөхәммәтҗан агайларга күренеп, берсенең кызын алырга, икенчесенең акчасын алыр өчен иде Безне шундый начарлык кыла торган урын ясасагыз да. чыдадык, ник болай иттегез! Әллә голәмаларыңыз никадәр халык җыеп, вәгазь дип. башларын чуалтып, малларын алырга корган тозакларына урын булмадыкмы7 һәммәсенә бер сүз әйтмәдек Ниһаять, ни белән кайтар- дыңыз! Ташладыңыз да киттегез!» — дигән кебек була иде Җәгъфәр әфәнде бу сүзләрне үзенә хитап114 кебек уйлап, шул биналарга җавап бирер өчен, болгар тарафыннан куелган дәгъва вәкиле кебек сүз эзләсә дә. бер нәрсә таба алмаенча, тегеләрнең сүзләренә тәс- дыйкан115 баш иеп кала иде Мәдрәсәләр, мәдрәсәләрнең ташлары Җәгъфәр әфәндегә үзләренең хәлләреннән зарланган кебек күренәләр иде Алар, гүя, аңарга «Безне мәдрәсә дип исем бирдеңез! Безгә, мәдрәсә дип. гөнаһсыз, гыйлемгә дәртле балалар тутырдыңыз! Безнең илә каплап шул балаларга сез нинди золымнар кылмадыңыз! Укырга килгән баланы, дөньяга торыр өчен туган баланы, укыткан булып, дөньясыннан, ахирәтеннән биздердеңез' Аларны эшкә ярамаслык иттереп, тамак туйдырыр өчен сәфил,24’ кабәхәт, надан ке- шеләреңезгә кол иттерү дәрәҗәсенә төшердеңез' Укыйм, белим, дөньяда торыйм, башкалар торганны карыйм, бергә торабыз дип ыжгырып тора торган балаларны дөньяга, ахирәткә дошман итүеңез белән генә калмадыңыз. ал ардан башка кешеләрне дә шулай зәһәрләргә агу иттеңез! Диварларымыз буенда көнеңез-тннеңезне кирәкле нәрсәләр уку, өйрәнү урынына, тәсәлсел.244 дәвер иҗтимагыль нәкъзайн24' тавышлары белән үткәрдеңез! Кая тәсәлсел7 Кая дәвер7 һәммәсе бетте, һәммәсе бетте Сезне дә бетерделәр! Безне дә бетерделәр! Безне мәдрәсә дип ачып, балалар җыеп, бездән әхлаксызлар мәркәзе ясадыңыз! Халык күзенә кызыл яулыкларга төргән зур катыргылы китабыңыз берлән күзләрен сихерләп, «дәрес әйтәмез» дип. милләтемезнең булачак кешеләрен харап иттеңез! Шундый зур начарлык иттеңез! Безнең нинди дошманыбыз да безгә ул кадәр зарар итә алмас иде.
Ахыры киләсе санда.