Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гарәп әлифбасы нигезендә татарча уку күнекмәләре


Казандагы мәдрәсәләр
1. «Мәдрәсәи Мөхәммәдия». Тихвинский урамында, үз йорты.
2. «Мәдрәсәи Мәржания». Захарьевский урам почмагында, үз йорты.
3. «Мәдрәсәи Касыймия». Кабан күле буенда.
4 «Мәдрәсәи Госмания». Тихвинский урам белән Мочальный площадь почмагында.
5. Әҗем мәдрәсәсе. Мыловарпый урамда.
•> Закир хәзрәт мәдрәсәсе. Малый Мещанский урамда
I. Казаков мәдрәсәсе. Печән үлчәве урамында.
К. Зариф хәзрәт мәдрәсәсе. Яңа бистәдә.
9- Салихҗан хәзрәт мәдрәсәсе. ----------------« ----------- -- » -------------
10. Салыйк хәзрәт мәдрәсәсе. ------------ —•— -------------- • --------------
Ибтидаи (башлангыч) мәктәпләр
1. Русча татарча кызлар мәктәбе. Екатеринский урам. Алкнн йортында.
2. »Әл ижтнһад» мәктәбе кызлар өчен. Печән базарында. Мозаффария Йортында.
3 «Җәмгыяте хәйрия» мәктәбе. Әрмәнский урамда, үз Йортында
4 «Мәктәп хосусия» Сираҗ хәлфә идарәсендә. Захарьевский урамда. Апанаева йор тында
5. «Ләбибә ханым» мәктәбе. Мещанский урамда, үз йортында.
• «Ятимнәр мәктәбе». Аркылы Захарьевский урамда. «Мәдрәсәи Мәрҗания» йор тында
Яңа ачылачак кызлар мәктәбе «Исмәгыйлия». Екатеринский урамда, үз йортында.
Дәрдемәнд
Бер хәзинә
Карт бер игенче, гомеренең актык көннәрендә балаларын янына чакырып әйтте. «Балаларым1
Басуыбызның эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым Мин үлгәннән
соң. вакыт заигъ итми, басуыбызга барыгыз. h.-р җирен яхшылап казып актарыгыз. Әгәр тапсагыз,
ул хәзинә гомерегез буенча то гынсагыз да бетмәс һәм сезне берәүгә дә мохтаҗ итмәс, атадан балага
мирас кала килгән 6v басуны, сак булыгыз, сата күрмәгез. Чөнки, бердән, киләчәктәге балалары гы i
.1 хыянәт иткән булырсыз, икенчедән, эчендәге хәзинә кулыгыздан ычкыныр»
Карт игенче вафат иткәннән соң. ике кардәш кем узардан басуга йөгерделәр Казылмаган җир.
чукылмаган урын калдырмадылар. Актардылар, эзләделәр хәзинә юк'
Басуның өсте тоташ казылган, туфраклары тетелеп ватылган иде. Ике кар дәш. бу кадәр
имгәкләре бушка калмасын өчен, богъдай чәчтеләр. Хәзинәнең табыл маганына бик кайгырыштылар.
Көннәр үтте Игеннәр пешеп өлгерде Кардәшләрнең игене күрше игеннәрдән кат кат артык иде.
Урак урылды Ындыр басылды... Ике кардәш, ындыр табагында өем өем яткан богъдайны күмгәч,
аталары әйткән хәзинәнең «тырышып эшләү» икәнен менә шул вакытта гына аңладылар. Шулай итеп,
тәҗрибә күргән гакыллы игенче, үзенең уллары алдында, тырышып эшләүнең төкәнмәс бер хәзинә
хөкемендә икәнлеген балаларына киная белән аңлаткан иде.