Логотип Казан Утлары
Публицистика

АМЕРИКА ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫННАН


Соңгы елларда илдә барган үзгәрешләр — хәбәрдарлык һәм демократиянең торгызыла башлавы — туган телебез һәм милли мәктәбебез, рухи мирасыбыз һәм мәдәниятебез, халкыбызның язмышы һәм киләчәге турында иркенләп сүз алып барырга юл ачты. Халкыбызның килеп чыгышы, аның этник һәм гражданлык тарихы белән кызыксынуга да этәргеч ясады Татарстаннан читтәге республика һәм өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребеэнең теле, мәктәбе, мәгарифе катастрофик хәлгә барып җитүен күрсәтте, аларга ярдәм итү юлларын кен тәртибенә китереп бастырды. Илдә барган үзгәртеп коруның шифалы җилләре халкыбыз язмышының моңа хәтле шактый четерекле саналган мәсьәләләре турында да ачыграк сөйләшергә юл ача башлады Шул исәптән, төрле тарихи сәбәпләр аркасында чит илләргә таралган милләттәшлә- ребезнең язмышы белән кызыксынуга да игътибар көчәйде
Дөрес, чит илләрдә яшәүче татарлар турында беренче хәбәрләр моннан 25-30 еллар элек күреигәли башлады. Ул елларда Казан университетында Румыниядән килгән бер төркем румын татарлары укып китте Шул уңайдан матбугат битләрендә хәбәрләр күренде Алар артыннан Казанга Бухарест университетының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Али Җафар килеп китте. Ул галим генә түгел, оста җырчы да булып чыкты Аның башкаруындагы румын татарлары җырлары берничә ел татар радиосы дулкыннарында яңгырап алды Моннан егерме ел чамасы элек Казанга Хельсинки университеты профессоры Гомәр Таһир килеп чыкты Без аннан Финляндиядә меңгә якын татар яшәвен, аларның тормышы, милли мәктәпләре, гореф-гадәтләре турында ишеттек. Шушы вакыттан башлап Финляндиядә яшәүче татарлар белән фәнни, мәдәни элемтәләр урнашты татар галимнәре һәм артистлары берничә мәртәбә Суоми иленә барып кайттылар, ә фин татарлары Казанга еш килә башлады, татар әдәбияты һәм сәнгатенә багышланган фәнни конференцияләрдә катнашты, ә узган ел бер төркем һәвәскәр артистлар, музыкантлар килеп концертлар куеп китте.
Бу элемтәне үстерү, киңәйтүгә күп көч куйган фольклорчы галимебез И Надировның мәкаләләре аркылы без фиң җирендә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы, сәнгате, мәдәнияте белән шактый таныш инде Узган ел Финляндиягә барыл, язучыбыз Р Ьатулла белән университет галиме >К Зайнуллин халкыбызның теле, әдәбияты, тарихы, сәнгате турында Оривеси институтында укучыларга лекцияләр укып кайттылар.
Соңгы елларда халкыбызның мәгарифе, культурасына багышланган кайбер мәкаләләрдә милләттәшләребезнең башка илләрдә дә яшәве турында искә алына Дәрес, без татарларның Кытай, Төркиядә яшәүләрен революциягә хәтле чыккан материаллардан да белә идек
Революциягә хәтле эш эзләп туган җирләрен ташлап киткән тагарлар шахталарга күмер чабучы булып Россиянең кайсы гына якларына барып чыкмаганнар Куркып тормаганнар, татар шахтерлары революциягә хәтле үк инде Франциягә дә барып чыкканнар, аның көньягындагы шахталарда күмер чапканнар Антанта союзына кергән Россия Франциядә беркадәре гаскәр тоткан. Октябрьдә царизм бәрелеп төшерелгәч, бу армия таркалган аның шактый өлешен тәшкил иткән татар солдатлары Франциядә төпләнеп калганнар Утызынчы елларның ахырында аларның күп өлеше Франциядә шахталарда эшли, бер өлеше крестьян эше белән шөгыльләнә Алар бер-беренә булышып, бергә оешып яшәргә тырышканнар Аларның язмышы Казан университеты профессоры М Корбутны да кы- эыис ындырган.
Соңгы елларда басылган материаллар арасында татарларның AKLU, Канада, Австралия, Бразилия, Корея, Португалия, ГФР, Япониядә яшәүләре турында искә алына Әгәр без Кы-
С
таи, Төркия, Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез турында шактый гына хәбәрдар булсак та, ә менә искә алынган илләрдәге татарлар турында мәгълүматларыбыз гаять аз һәм сай. Әйтик, менә Бразилия, Канада. ГФР Португалия. Австралиядә күпмә татар яши, алар анда кайчан килеп чыкканнар ничек яшиләр — аларның теле, культурасы турында без бер нәрсә дә белмибез диярлек Мондый очракта, фәлән илдә, төгән җирдә дә татарлар яши. дип сөйләп торуның кызыгы каламы соң? Татарлар Дания. Швеция. Норвегия. Кения. Австрия, Алжир. Израиль. Италия, Согуд Гарәбстаны һәм башка илләрдә дә очрыйлар Бу һәм башка илләргә барып чыккан берничә татар кешесе бар икән, шуннан чыгып кына, менә татарлар шундый-шундый илләрдә дә яши. дип сөйләп торуның мәгънәсе аз
Теге яки бу илдә милләттәшләребез яши дип сүз алып бару өчен, миңа калса, ул илләрдәге татарларның саны шактый зур булуы, үзара тыгыз бәйләнештә булып, үзләренең кем икәнлекләрен нык аңлап, тел, моң, мәдәният турында кайгыртып яшәүләре кирәк дип саныйм Әйтик. Бразилиядә бер татар кешесенең ит эшкәртү заводы тотуыннан, бер татар кызының Согуд Гарәбстанындагы бер гарәпкә кияүгә чыгып анда күчеп китүенә карап кына бу илләрдә татарлар яши. дип сүз кузгату урынсыз.
Мине инде күптән кайда, кайсы илләрдә тагарлар яшәве, аларның язмышы кызыксындырып килә. Бөек Ватан сугышы елларында Румыниядә вакытта бер татар авылында булганым бар. Венгриягә барып чыккач, татар сүзен исем итеп алган Сакал, Чишмә, Алма атлары кебек хутор һәм авылларны күрдем. «Бу венгр авыллары ничек итеп татарча аталган?» дигән сорау миңа озак еллар тынгылык бирмәде. Япон милитаристларына каршы сугышта Кытайның Харбин шәһәрендә мәчет күреп шаккаткан идем Мәчетне саклаучы бер татар картын очратып сораша торгач, биредә күп кенә татарларның яшәвен, мәктәпләре булуын белдем Инде сугыш бетеп, университетны тәмамлап Казан университетының фәнни китапханәсендә эшли башлагач, татар матбугаты битләрен актарганда татарларның Маньчжурия. Синь-цзян. Япониядә яшәүләренә караган мәгълүматларга тап була башладым. Менә шундый хәбәрләр арасында аерым татар кешеләренең Англия. Америкага да барып чыгулары турындагы хәбәрләргә дә юлыктым. Кайларда гына сәүдә итеп, хаҗ кылып, мосафир бу-лып йөрмәгән безнең бабаларыбыз Төньяк Африка, гарәп илләре, бөтен Азия диярлек алар өчен шактый таныш булган. Европасы да ят булмаган. Ә менә Америкага безнең милләттәшләребез кайчан барып чыкканнар һәм кайчан анда урнаша башлаганнар Бу турыда мәгълүматлар аз һәрхәлдә, XIX йөзнең ахырында һәм XX йөзнең башында безнең бабаларыбыз Америкага сукмак сала башлаганнар дияргә мөмкин Бу елларда Истанбул. Бэйру т. Каһирә кебек шәрыкъ шәһәрләрендә мөселман яшьләре өчен Америка уку йортлары ачыла башлый Анда укучылар арасында Идел-Урал буеннан барып чыккан татар яшьләре дә күренгәли Революциягә хәтле үк матбугатта Америка Кушма Штатларының уку йортларында укучы татар яшьләре турында искә алына, аларның бер өлеше әнә шул шәрыкъ шәһәрләрендә укый башлаган яшьләр булуы мөмкин XX йөз башында татар яшьләренең Германия. Франция. Япония югары уку йортларына барып укырга керүләре ачык билгеле Шулай булгач, белем алу өчен аларның Америкага махсус барып чыгучылары да булган дип уйлый алабыз Миңа калса, татарларның Америкага күчеп урнашуы XX йөз башларында көчәя булса кирәк Шушы фикерне куәтләп, бер хәлне искә алып үтмәкче булам 1965 елны тарихчы Миркасыйм Госманов белән Рязань өлкәсенең Касыйм районы татар авылларында археография экспедиция вакытында бер кызык хәлгә тап булдык. Шушы районның Ширин авылында канцелярия каравылчысы белән төн буе сөйләшеп утырдык (Ул кешенең исемен онытканмын, Ватан сугышыннан аягын калдырып кайткан инвалид татар иде). Мин шунда революциягә хәтле бу яктагы татарларның сәүдә белән эш итүләрен, тимер юл рестораннарында эшләүләрен, җәен авылга кайтып иген игүләрен, хәзер инде авылларын ташлап Мәскәү, Ленинград һәм башка шәһәрләргә күчеп китүләрен, шулай итеп, күп кенә татар авылларының юкка чыгуын ишеттем Сөйләшә торгач бу фронтовик Вашингтонда әтисенең абыйсы торуын, сугыштан соңгы елларда Ибраһим исемле бу туганыннан посылкалар килүен әйтте Минем бик үк ышанып бетмәүне сизеп булса кирәк, өенә чыгып (йорты канцелярия белән рәттән иде) бер төргәк кәгазьләр алып керде. Бу кәгазьләр арасында Вашингтон почта мөһере һәм Америка маркалары ябыштырылган конвертлар, европача киенгән бизнесмен Ибраһим аганың фоторәсеме, уллары, гаиләсе рәсемнәре бар иде Ибраһим әфәнденең кибетләре урнашкан һәм кунакханәсе булган 27 катлы небоскреб фотосы да килеп чыкты.
Аннан миңа Ибраһим әфәнденең «одиссеяпсен сөйләде Ул революциягә хәтле авылдан чыгып киткән була, рестораннарда эшли. Ул вакытта Россия составында булган Польшага барып чыга Варшавада татар кызына гашыйк булып, шуңа өйләнә Кызның әтисе ярдәмендә Ибраһим Варшавадагы бер тимер юл ресторанының хуҗасына әйләнә Революциядән соң Польша мөстәкыйль дәүләт булып аерылып чыккач, Польша өчен авыр бу елларда күп кенә поляклар Америкага күчеп китәләр. Алар арасында Ибраһим да була Америкага барып чыккач алар ниләр күргәндер, анысын Ибраһимның Ширин авылында яшәүче туганы белми иде
191 7 елгы революцияләр һәм гражданнар сугышы бәхет эзләп Россиянең төрле төбәкләренә таралган татарларның чит илләргә күченүенә шактый зур этәргеч булган Әйтик, Россиядән аерылып чыккан Эстония, Литва. Латвия. Финляндия, Польшада яшәгән татарлар шул илләрдә калганнар, шул рәвешле чит ил татарына әверелгәннәр Революциягә хәтле Кытайда Маньчжуриядә татарлар шактый күл була: сәүдәгәрләр, Кытай-Россия тимер юлы эшчеләре Колчак армиясе составында чигенгән татар байлары, руханилар, өлешчә татар солдатлары да Маньчжуриядә утырып кала, элек монда яшәгән татар җәмәгатен арттыра. Маньчжуриядә яшәүче татарларның бер өлеше тора-бара Япониягә күчеп утыра башлый 1904-1905 еллардагы рус-япон сугышында патша армиясе хурлыклы рәвештә җиңелә. Гаскәрнең шактый өлеше әсирлеккә эләгә Әсирләр арасында татарлар да аэ булмый Әнә шуларның бер өлеше Япониядә ныгып кала. 1908 ел ахырында Габдрәшит Ибраһим (18571944) дигән бер татар зыялысы һәм җәмәгать эшлеклесенең Япониягә барып чыгуы биредә татарларның яшәве белән бәйләнгән Габдрәшит Ибраһим Кояш чыгыш илендә берничә ай яши. Япониянең премьер-министры Хиробуми Ито, чит илләр эше буенча министр Ши- гнминобу Окума һәм башка күренекле җәмәгать эшлеклеләре белән очраша Габдрәшит казыйның Япониягә килеп чыгуы, аның властьлар тарафыннан яхшы кабул ителүе андагы татарлар тормышы өчен шактый гына уңайлыклар тудыра. Миллионга якын япон кешесе ислам диненә чыга, япон мәктәпләрендә гарәп теле укытыла башлый. Токио, Киото шәһәрләрендә мәчетләр, мәктәпләр ачыла, татар телендә китап басу башлана, концерт кичәләре оештыру активлаша биредә яшәүче татарлар Америкада яшәүче милләттәшләре белән элемтәгә керә башлый, алар арасында Америкага күчеп китә башлаучылар да күренә
Гражданнар сугышы елларында Россиядән аерылып чыккан дәүләтләр составында калган татарларның бер өлеше Төркиягә, Кытайга, Америкага күчеп килә Менә шундый шарт ларда бу чит илләрдә бөек Ватан сугышына хәтле үк татар җәмәгатьләре барлыкка килгән була. Америка татар җәмәгатенең ныклап торып формалашуы икенче бөтендөнья сугышыннан соң башлана дияргә мөмкин Америкага татарларның күчеп утырулары бу чорда төрле юллар белән бара
бөек Ватан сугышыннан соң безгә япон милитаристлары белән сугышырга туры килде. Шушы сугыштан соң Кытай территориясе японнардан азат ителде. Кытайда яңа тормыш төзү шартларында бу илдә яшәүче башка халыкларга карата күп кенә гаделсезлекләр эшләнде. Бу гаделсезлекләр Кытайда яшәп килүче татарларны да читләп узмады Менә шул сәбәпле Кытайның Маньчжурия генә түгел, Синьцзян районнарында яшәүче татарлар да. кытайлашгыру политикасыннан котылу өчен, Кытайны ташлап китә башлый. Аларның бер өлеше СССРга кайтты, калганнары Япония, Теркия. Америка Кушма Штатларына юл тотты «Америкада этнографик группалар» исемендәге Гарвард университеты чыгарган энциклопедиядә (Кембридж), АКШта яшәүче татарларның 70 проценты Кытайдан күчеп килгән, диелә. Угыз процентын Бөек Ватан сугышы елларында әсирлеккә эләккән солдат лар тәшкил итә I960 елда Төркиядә экономик кризис башлана Монда яшәүче татарлар бу кризис елларында Торкняне ташлап Австралия, АКШ һәм башка илләргә күчә башлый Менә шул елларда Төркиядән килгән татарлар АКШтагы милләттәшләребеэнең яртысын диярлек тәшкил итәләр 1980 елда чыккан энциклопедиядә Америкага татарларның канчан күчеп килә башлавы турында бернинди информация юк Бу энциклопедиядә 1976 елда АКШта 250 гаиләдән торган меңгә якын татар яшәве турында мәгълүмат бар Хәзер бу санның шактый арга төшүен күрсәтергә кирәк. Хәзер Нью-Йоркта һәм аның тирәләрендә генә яшәүче татарларның саны да бер меңгә якынлаша.
АКШта татарлар, нигездә, ике урында күп урнашкан Берсе Нью-Йорк төбәгендә, Ат- лантик океаны буенда, икенчесе — Сан-Фраициско шәһәре һәм аның тирәләрендә. Тын океан буенда Менә шушы ике жирдә татар культура үзәкләре оешкан Болардан тыш милләттәшләребез Нью-Джерси, Коннектикут, Вашингтон шәһәрләрендә дә яши Биредә сүз татарлар күбрәк булып яши торган жирләр турында гына бара 1988 елда АКШта булган вакытта без аерым татар гаиләләрен Детройт. Висконсин. Бостон. Кембридж шәһәрләрендә дә очраттык. АКШның башка шәһәрләрендә яшәүче татарлар да бар, әлбәттә
АКШта безнең милләттәшләребез кем булып эшли соң? Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә Америка! а күчеп килгән татарлар аякка шактый нык басканнар дияргә була Аларның күпчелеге — врачлар, сәнгать эшлеклеләре. банкирлар, кунакханә хуҗалары, шактый елеше — сәүдәгәрләр? Арада фән дөньясына керүчеләр дә юк түгел Кыска гына вакыт эчендә без Көньяк Калифорния институтында тарих профессоры Азад Гайшә Рорлнх. Нью-Йорк технология институты профессоры Рифат Таби, Коннектикут университетында тарих укытучысы Шәфика Дәүләт, Висконсин университетының Урал-Алтайны өйрәнү фәнни тарихчысы Юлай Шамил угылы белән таныштык Башка югары уку йортларында, фәнни оешмаларда эшләүче татар галимнәре барлыгын да белдек Америка татар яшьләрен үзе без булган Мэдисон-Висконсин. Бостон, Гарвард университетларында да очраттык.
Нью Иоркга вакытта без профессор Я Абдуллин белән биредә эшләп килүче татар җәмгыятенең аерым әгъзалары белән очраштык. Бу очрашу безгә АКШта яшәүче татарлар-
иың тормышы турында шактый нәрсәләрне ачыкларга мамкинлек бирде Нью-Йорктагы татар
җәмгыяте һәр елның апрель аенда Габдулла Туканның туган кене уңае белән бәйрәм кичәсе оештыра
икән Анда Тукайның тормышы, иҗаты турында доклад, халкыбызның тарихы, культурасы турында
лекцияләр укыла, һәр бәйрәмдә татарча концерт куела, җыр- биюләр оештырыла, кичә татар аш-
сулары белән дәвам итә. Бу җәмгыятьнең Нью-Йоркта (Манхеттиида) аерым заллары бар Тукай
кичәләре белән рәттән анда гает, рамазан, корбан бәйрәмнәре дә билгеләнеп үтелә Бу мәҗлесләргә,
кичә һәм концертларга олысы-ке- чесе бик теләп йери. Бу җәмгыять каршында дини эшләр, яшьләр
белән эшләү, хатын-кызлар. чит илләрдәге милләттәшләр белән элемтә комиссияләре бар Җәмгыять
Төркия, Австралия, Финляндия. Япониядәге татарлар белән тыгыз элемтә тота, бер-берләренә барып
килеп йөриләр Күптән түгел алар бер төркем булып Япониягә барганнар, анда Татарстан Җыр һәм
бию ансамбле концертларын карап, видеомагнитофоннарга язып алып кайтканнар 1988 елда
Финляндиядә яшәүче татарлар белән Казанга килеп атна-ун көн кунак булып. татар театры,
концертларын карап, милләттәшләре белән аралашып, китап, татарча пластинкалар алып кайтып
киттеләр.
Җәй айларында Нью-Йоркның көньягында. Атлантик океан дулкыннары шаулап торган яр
буендагы зур, матур бер болында, ай саен татарларның җыен кебек бәйрәмнәре һәм Сабантуе
үткәрелә. Балалары белән машиналарга төялеп. Нью-Йорк һәм аның тирәсендә яшәүче татарлар
бирегә ял итәргә киләләр һәр очрашу төрле уеннар, җыр-бию, концертлар белән дәвам итә өлкәннәр
төрле мәсьәләләр турында киңәшләшә, балалар төрле уеннар уйный, яшьләр таныша, аралаша,
уйный, бии, җырлый
Америкада яшәүче татарлардан якынча 90 процентының хатыннары — Казан,Идел буе татар
хатын-кызлары, өлешчә төрек, литва татарлары хатын-кызлары. Калган ун проценты — рус. немец
милләтеннән. Америкадагы милләттәшләребезнең балалары инглиз телендәге мәктәпләрдә укый
Шул ук вакытта ата-аналар балаларны туган телгә, халыкның җыр-моңына, мәдәниятенә хөрмәт
тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Җәй көне үткәрелә торган Сабантуе, җыен кебек бәйрәм-
очрашулардан тыш. балалар өчен атна саен бәйрәм кебек очрашулар үткәрелә Анда аларны
җырларга, биергә, төрле уеннарга өйрәтәләр. Бу эш белән аерым кешеләр — тәрбияче укытучылар
шөгыльләнә.
Биредә аларга әкиятләр укыйлар, шигырьләр өйрәтәләр ------------ барлык уеннар, җырлар,
сөйләшүләр туган телдә алып барыла. Бу эшләрне алып бару өчен укытучыларны ата-аналар үз
хисабыннан яллый. Бу үзенә күрә атнага бер үткәрелә торган балалар бакчасын хәтерләтә. 1950
елдан алып 60 елларның башына хәтле Нью-Йоркта татар мәктәбе дә эшләп килә, хәзер аны менә
шундый кичәләр, клублар, сабантуйлары, җыеннар алыштыра. 1960 елдан башлап Америка
татарлары латин графикасы нигезендә «Америка татар җәмгыяте бюллетеней дигән журнал чыгара
Аның битләрендә Америкада яшәүче милләттәшләребез тормыш кирәк-ярагына кагылышлы
материаллар, киңәшләрен бастыралар Алар өчен бу бюллетень аралашу, хәбәрләшү, киңәшләшү
органы булып та тора.
Америка татарлары оешу ягыннан әле аякка басып кына килә Монда инде татарларның өченче
буыны үсә. Культура, мәгариф, өлкәсендә ныклап торып эш алып барырга аларның әле матди
хәлләре зур мөмкинлек бирми дип уйлыйм. Әгәр бирегә күптән күчеп килеп яшәүче руслар,
украинлылар, поляклар, литвалылар, эстоннар үз телләрендә газета чыгара, китап баса, милли
мәктәпләр тота, махсус фәнни тикшеренү институтлары ачкан икән, милли мәнфәгатьләрен киң
планда алып баралар икән, аларның монда инде зур матди мөмкинлекләре һәм кадрлары бар дигән
сүз. Әйтергә кирәк, АКШта яшәүче русларның саны алты миллионнан артык, әле искә алып үтелгән
халыклар саны йөзәр меңләп санала Шуңа күрә аларның милли культура өлкәсендәге эшчәнлеген
әле күптән түгел Америкага барып чыккан һәм нибары ике меңне тәшкил иткән татарлар эшчәнлеге
белән чагыштыру дөрес бул-
Тугаи телебезнең илдә абруе түбәнәю, яшьләр арасында туган телне белмәүчеләрнең тиз
артуын соңгы елларда безнең үзебезнең туган телгә гамьсезлегебез белән аңлатырга тырышучылар
табыла башлады Янәсе. Америка татарлары чит җирләрдә яшәсәләр дә. әнә. ана телләрен ничек
яхшы беләләр, балалары да яхшы белә, бу аларның ата-аналары тырышлыгыннан килә Янәсе,
илебездә татар теленең мондый хәлгә калуына без. татарлар, үзебез генә гаепле, илебездә милли
телләрне, культураларны үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, имеш. Илебездә милли телебез,
милли культурабызның шундый авыр хәлгә килеп җитүен үзебезгә генә бәйләп калдыру, Америка
һәм Финляндия татарлары тормышына ишарә ясап «аңлатырга» тырышу урынсыз. Анда да татар
яшьләренең бер өлеше инглизләшә, фин- ләшә бара Моңа шаккатыр урын юк. Анда бит бөтенләй
икенче этник мохит. Ә туган илебездә. туган телебезнең казаны булган җирдә телебезне оныту, аңа
хөрмәтнең кимүе Америка яисә Финляндиядәге татарлар арасындагыга караганда ун. йөз мәртәбә
тизрәк бара Туган телебезнең, милли культурабыз һәм мәктәпләребезнең мондый авыр хәле өчен
татар халкы үзе түгел, ә бәлки социализм исеме астында барган сталинизм политикасының вәхши,
канлы милли сәясәте гаепле Америка татарлары белән чагыштырып татар-
ларның телен*, мәдәниятенә карашын бозып күрсәтү, аларны милли нигилизмда гаепләргә тырышу әнә
шул сталинизм политикасының үзгәртеп кору шартларында демагогик юллар белен татарларга яла
ягарга тырышу ысулы ул.
Америкада яшәүче татарлар телебезнең язмышы, әдәбият, мәктәп, сәнгатебезнең торышы б елән
бик тә кызыксыналар Алар талкыбыз тормышын «Казан утлары-. «Азат татын» журналлары аша белеп,
күзәтеп торалар. Төрле юллар белән татар китапларын, татар җырлары язылган пластинкалар алырга
тырышалар Татар әдәбияты, театры, сәнгате турында шактый тәб әрдарлар. куп кенә татар
композиторларының жырларын яхшы беләләр. Аларга күп кенә татар артистлары һәм азучыларының
исемнәре, әсәрләре таныш. Алар безгә еэелеп-өзелеп татар язучыларын, артистларын күрәселәре,
тыңлыйсылары килүе турында сөйләделәр. Мәскәү оешмаларына татар артистларын, язучыларын
Америкага чакырып үтенеч бирүләрен әйттеләр Бар үтенечләр дә җавапсыз калган Татарстан тормышы,
татар мәдәнияте белән тулырак һәм вакытында танышу өчен инде озак еллар Казанда чыга торган
газеталарга язылырга тырышалар, ни сәбәптәндер, безнең газеталарга языла алмыйлар икән Күрәсең,
аларның Бөтенсоюз каталогына кертелмәвеннән киләдер бу нәрсә. Китаплар сатып алу өчен Татарстан
китап нәшриятына дә мөрәҗәгать итеп караганнар, аннан да китаплар килмәгән. Менә шундый
нәрсәләрне алар бик борчылып сөйләделәр
Америкада яшәүче милләттәшләребез езелеп-өэелеп туган җирләрен сагыналар. Әнә шулай
тырыша-тырыша очрашулар, җыр-бию кичәләре оештыру, сабан туе һәм җыен кебек бәйрәмнәр,
аралашулар үткәрү юлы белән алар туган җиргә, туган телгә, бабалары җиренә булган сагынуларын
басарга тырышалар Инде Америкада үзләренең матди хәлләрен шактый ныгытсалар да. безгә караганда
яхшырак яшәсәләр дә. аларның күңелләре китек, аларның йөзендә, җанында илгә булган зур сагыну,
сагыш яши Алар күңелен кан тарта, туган җир, туган халкы тарта Без аерылышканда бу сагынуларның
аларның йөзләрендә ничек тирән чагылуын күрдек, күзләреннән мөлдерәп яшь агардай итеп
карауларыннан йөрәгебез тетрәнде. Бу сагышлардан таш та эрер иде. мегаен
Америкада яшәүче миллөттәшләребезнең хәлләре менә шупайрак Алар — татар халкының
аерылмас бер өлеше. Менә шуннан чыгып. Татар иҗтимагый Үзәге чит илләрдә яшәүче
милләттәшләребез белән элемтәгә керү, алар белән эшләү буенча махсус комиссия төзеде Бу
комиссиянең изге максаты кәгазьдә генә калмасын иде диясе килә.
Америкада безнең милләттәшләребезне Казан яки Идел буе татарлары дип атыйлар. Анда безнең
халыкның Идел буенда, Урал якларында яшәвен яхшы беләләр Безнең халык ның элек болгар исеме
астында билгеле булуын да язалар Америка галимнәре кайсы халыкның кем булуын яхшы беләләр,
исем охшашлыгыннан чыгып кына бер этносны икенче этнос белән бутамыйлар Әйтик, югарыда искә
алынган энциклопедиядә Кырым татарлары һәм Литва (Польша. Белоруссия) татарлары турында да
языла һәм аларның һәрберсе турында аерым мәкалеләр бирелгән 1976 елгы мәгълүматлар буенча,
Америкада 800 гаилә Кырым татарлары яши. Аларның саны безнең татарлардан 3-4 мәртәбә күбрәк Үз
җәмгыятьләре бар. аның үзәге Нью-Йоркның Бруклин өлешендә урнашкан «Кырым төрекләренең
Америка берлеге» дигән махсус органнары чыга Кайчандыр Кырым һәм Казан татарлары бер җәмгыять
төзегәннәр, ләкин озак та тормый бер-берсеннән аерылып чыкканнар.
Америкада безнең милләттәшләребездән һәм Кырым татарларыннан тыш тагын бер герле татарлар
яши Аларны Польша яки Литва, яисә Белоруссия татарлары диләр Кырым татарлары кебек, алар да
аерым халык һәрхәлдә. Казан татары түгел Дөрес, үзләренең бик борынгы чыгышлары белән алар Идел
буеннан, аның түбән өлешеннән бу якларга килеп чыкканнар Дөресрәге. Литваның бөек князе Витовт
аларны үзенә ярдәмгә чакырган 1410 елда Тевтон рыцарьларына каршы сугышта бу татарлар
литвалыларга зур ярдәм күрсәткән, немец рыцарьларын җиңеп Зитоатка үз иленең мөстәкыйльлеген
саклап калуда зур көч. корбан биргәннәр. Шул вакыттан башлап, аларның бу ярдәменә хөрмәт һем җавап
билгесе ител, бу татарларга Литва җирендә мәңгелеккә урын бирелгән, алар налоглардай азат ителгән
Соңыннан Бөек Литва төрле сәбәпләр аркасында төрле илләргә бүленгәч, аларның бер элеше Польша,
бер өлеше Белоруссия, бер өлеше Литва җирендә кала Алар еле дә шул илләрдә яшиләр.
Белоруссиядәге бу татарларны хәзер белорус милләтенә кертә башладылар.
Литвадан калган татарлар тора-бара телләрен югалталар, поляк, питав, белорус телләрендә
сөйләше башлыйлар Ә мене диннәрен саклыйлар, бигрәк тә Польшада һем Литвада Биредә аларның
мәчетләре дә эшли, гает, корбан бәйрәмнәрен үткәреп киләләр Аларның бер өлеше инде поляклашып,
литеапашып киткән Бөек поляк язучысы Генрих Сенкевич һәм күренекле поляк җәмәгать эшлеклесе һем
әдибе Леон Кручковскиның чыгышлары _ енв шул татарлардан Октябрь революциясеннән соң поляк
татарларының бөр өлеше Идел буйларына килеп чыга, гражданнар сугышында Кызыл Армия
командирлары булып катнаша. Татарстан республикасы тезү юлында эш күрсәтә
Октябрь революциясеннән соң Польша. Россия империясе таркалуы нәтиҗәсендә. аннан аерылып чыга, бу авыр елларда поляклар АКШка күпләп күчеп кит». Инде югарыда әйтеп
үтелгәнчә, алар белән Польша татарларының бер өлеше дә Океан артына күчеп урнаша Америкада
аларның да үз милли җәмгыятьләре бар Алар Нью-Йорк. Нью-Джерси, Массачусетс. Коннектикут
шәһәрләре тирәсендә яши, Флоридада зур булмаган бер колония булып та яшиләр Поляк татарлары
җәмгыяте үз милләттәшләре арасында торле культура эшләре алып бара, яшьләрне үзләренең милли
традицияләрендә тәрбияләүгә зур әһәмият бирә -Айнур» исемле бюллетень чыгарып килә. Чыгышлары
белән татар булган бу халык инде үзенең борынгы этник сыйфатларыннан шактый ераклашкан Әмма
үзенең кан чыгышын барыбер онытмаган. Бу аларның, Америкада яшәүче поляклар белән аралашып
яшәүләренә карамастан. Идел-Урал буе татарларына тартылуларында да. үзләренә хатын итеп татар
мөселман кызларына өйләнергә тырышуларында да чагыла.
Без биредә Америкада яшәүче милләттәшләребез турында, нигездә, информацион, күзәтү
характерында гына сүз алып барабыз Аларның Океан артына килеп чыгу тарихы, җирле шартларга
җайлашуы, хәяты. мәгарифе, экономик хәле турында, әлбәттә, күбрәк беләсебез килә Шул исәптән,
башка илләрдә яшәүче татарларның тарихы турында кызыксыну да арта Халкыбызның гражданлык һәм
этник тарихына игътибар арта башласа — үзгәртеп кору шартларында ул нәкъ шулай булыр дип
ышанасы килә,— бу өлкәдә дә эш активлашыр Дөнья буйлап таралган милләттәшләребезнең чит
илләрдәге хәле, тормышы, язмышы — ул халкыбыз тарихының аерылмас өлеше. Алар тудырган рухи
байлык та безнең гомум культурабыз җимешләре булып саналырга тиешле Без моның шулай икәнен чит
илләр, ә яшәп иҗат иткән рус язучылары, галимнәре тудырган байлыкка рус халкының ихтирамы
хөрмәте, югары бәя бирүе аркылы да ачык күрә алабыз.