Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬЛЕГЕМДӘ ЯШЬНӘРМЕН

Инде хабар ителгәнчә. - Казан утлары- редакциясе каршында яшь тәнкыйтьчеләр түгәрәге ашлап кила Биредә яшь каләм ияләре тормышның һәм адабиятныц уткеч мәсьәләләре хакында бәхәсләр оештыралар, кызыклы шәхесләр белән очрашалар. үзләренец һам адабиятныц башка жанрларында эшләүче яшь каләмдәшләре нец иҗатларын тикшерәләр Түгәрәкнең чираттагы бер утырышы яшь шагыйрь Ркаил Зәйдуллинныц Татар стан китап нәшриятында 198Н елда басылып чыккан Күрәзә- исемле шигырьләр җыентыгым тикшерүгә багышланган иде Журнал укучыларга әлеге сөйләшүдә катнашкан берничә яшь тәнкыйтьченец чыгышын тәкъдим итәбез НӘҖИП Исмәгыйлев: — Р Зәйдуллинныц бу китабын укып чыккач, күңелдә каршылыклы фикерләр тойгылар кала Бер яктан, нинди үзенчәлекле үз йөзе бар шагыйрь рәссамнарча нинди ачык, реаль шигъри сурәтләр, картиналар тудыра дип уйлыйсын Икенче яктан, никадәр шигырь барып чыкмаган, сүз рудасына күмелеп калган дип уфтанып куясың Миңа охшаган, күңелдә ни дә булса калдырган, җанны рәхәтләндергән шигырь ләр түбәндәгеләр булды "Альма матер" -Ул төн- -Хәрчәүнә- -Урам шаман ь (әйбәт шигырь төгәл тотып алынган картина әмма шигырьнең исеме УҢЫШЛЫ түгел, җисеменә туры килмиI Тарта мәллә туган җирләр Битлек Әби -Капка төбендә». «Бүлмәмә ул керде тын гына- Төн караңгысы иңгән аулак бүлмә (монда форма үзенчәлекле, ул эчтәлеккә бик ятышлы туры килә) Минем кайбер әйберләр белән хушлашуым» Ләкин күпчелек шигырьләр эшләнеп бетмәгән картинага, аннан-моннан гына беренче тәэсирләрне тиз генә беркетеп калдырырга тырышып ясалган этюдларга яисә кирәкмәгән вак-төяк әйберләр белән шыгрым тулган натюрмортка охшаганнар Байтак кына шигырьләрдә җемелдәп киткән идеяләр, сурәтләр үстеретмичә ачылмыйча, төгәлләнмичә калалар Әйтәсе фикерең укучыга тиз. каршылыксыз барып җитсен УКУЧЫ күңелендә тиешле яңгырау алсын өчен, шигырьдә эзлеклелек корычтай нык логика булырга тиеш Нәкъ менә шул логика дигән нәрсә җитмәү матур гына шигырьләрне HIKK.I чыгара да куя Бер генә мисал - Хәлвә- шигыре Шагыйрь чиратта тора Хәлвә саталар Шуңа карап шагыйрь балачагын исенә төшерә -Җилне бөгәрләп кесәгә салдым- — ди Димәк, шагыйрьнең акчасы кч< халык әйтемендәгечә «кесәдә җилләр уйный Ләкин шуңа да карамастан ул әйтә • Белам тагаен сатып алачакмын Ә бит логика буенча, уйлап карасаң, сатып ала алмый, нәкъ менә шул моментында сатып ала алмый Монда чынбарлыктагы хәлвәне сатып ала алмаган кебек хәтердә генә калган балачакны әлбәттә кире кайтарып булмый Нинди әйбәт параллельлек1 Хәлвә белән балачак төшенчәсе арасында ассоциатив бәйләнеш барлыкка килә, янәшә күренешләр ярылып я - .'1- >кин - параллельлеккә охшашлыкка -белам тәгаен сатып алачакмын- днгән сүз нык кына комачаулый Төзек, матур шигырь килеп чыкмый кирәкмәгән артык сүзләргә төртеләсең дә каласың Шагыйрьнең кайбер шигырьләрендә сүзгә талымсызлык та күренеп киткәли йә булмаса ул матур гына сүзне тиешсез урында кулланып каш ясыйм дип күл чыгарып куйгалый Мәсәлән. -Яңгыр гына» шигыре Бу шигырь заманның рухсыз- лыгын. кирәкмәгәнгә, мәгънәсезгә ашыгуларны күрсәтә юк кына сәбәпләр аркасында кешене оныту игътибарсыхтык турында сөйли Темасы актуаль һәм ул әйбәт кенә ачылган да Ләкин шигырьдә сурәтләнгән мәет саклап тен утыручы карчыкларны ■ Тамада- дип атау һич тә ябышмый урынлы түгел. Хәтта, автор ироник рәвештә шулай атыйм ■ дисә дә Ркаилнең кайбер шигырьләре беренче карашка шактый ук тупас усал кебек тоелырга мөмкин, шигырьләренең күбесендә ритм көй булмау да моны көчәйтеп җибәрә Әйтерсең ботаклы-сатаклы кытыршы каен тактасы кайсы якка ышкыласаң да ышкы тимере килеп төртелә Бу беренче карашка шулай Ә менә ныклап игътибар итеп уй тап карасаң бу — шагыйрьнең шактый ук көчле бер чарасы икән шигырь шома гына үтеп китми сискәндерә, уйландыра һәм авторның болай әйтергә хаклы икәненә ышандыра Ркаилнең шигъри мин»не төрле ситуацияләргә куеп, ул мин не шактый натуралистик итеп бу заманның реаль шартларында күрсәтүен, һич курыкмыйча аны кеше сөймәс образ итеп сурәтләвен авторның уңышлы алымнарыннан саныйм. Әхлаксызлык, катып калганлык әшәкелек турында озак сөйләп тормыйча туларның үзен документаль фильмдагыча сурәтләп бирүе, шигъри мин нең шул ситуацияләрдә ироник гәүдәләнеше—Ркаил шигырьләренең көчле ягы Гомумән ирония алымы кулланылып язылган шигырьләр игътибарны иң нык җәлеп иткән, уйландыра торган шигырь-ләр. Ркаилгә бу юнәлешне алга таба да дәвам итәргә, үстерергә кирәктер, минемчә Бу аның үзенчәлекле, ул булдыра китереп чыгара ала торган көчле ягы Вәнсит Гарипов: — Яшь шагыйрьнең бу китабы Тукайга багышланган шигырь белән ачылып китә. һәр кешенең уз Тукае1 Мин дә Уз Тукаем белән очрашим,— дип яза анда Р Зәйдуллин Ләкин бу сүз. минемчә, рус шагыйрьләренә ияреп кенә әйтелгән Алар шулай Пушкинны үзара бүлгәләп беткәннәр, имеш, һәркемнең үз ПУШКИНЫ бар Бездә эш башкачарак тора Тукай әлегә безне аермый ә берләштерә Кем өчендер малай Миңа абый' — ди ул Тукай турында Бу юлларны да сызып ташларга кирәк, чөнки дөреслеккә туры кипми Вакытында Тукайга малай итеп кенә караган кешеләр, чыннан да. булган ләкин хәзер инде андый кешеләр калмаган Хәзер Тукай барыбыз өчен дә бабай булырлык шундый кешеләр генә калып бара дөньяда Җыентыкның Хатирәләр- дигән бүлегенә күз салыйк Бүлеккә Мең елдан да мине, ком бөртеген, Хатирәләр килеп имгәтер.— дип эпиграф куелган Димәк меңәр еллар үткәч тә онытылмый торган хатирәләр турында сүз бара дип уйлый укучы Ләкин укый башлагач, без шигырьләрнең күбесендә сүзнең вак нәрсәләр турында баруын күрәбез Мин моны -Хәлвә Сабыр- Хәрчәүнә- исемле шигырьләрне күздә тотып әйтәм Дөрес, зур проблемалар күтәреп чыккан шигырьләр дә бар Мондыйларга мин -Хатирәләр-. Олтан Көнне күмеп киткән көнчел болыт- дигән шигырьләрне кертер идем -Олтан- шигырендә, мәсәлән Чит-ят җирдә олтан булу читен. Туган җирдә люң кат Читенрәк,— диелә Автор монда бик зур проблема күтәргән Фәрит Яхин: — -Күрәзә» — Ркаил Зәйдуллинның икенче китабы Беренче шигырьләр мәҗмугасы төсле үк монысы да шактый гына мактау сүзләре ишетер Чөнки Р Зәйдуллин — үзенчәлекле иҗат кешесе күңелендәгесен уй-хисләрен турыдан-туры әйтеп бирергә омтылучы, тормыш ваклыклары эчендә чуалып калмаска омтылучы шагыйрь Китапның исеменнән күренгәнчә, үткән һәм бүгенге хакында уйланулар аша шагыйрь, үзенең күңел сиземләвенә таянып киләчәк көннәр хакында шигъри күзаллау тудырырга тиеш иде Әмма бу күрәзәлекбарып чыкмаган Р Зәйдуллин шәхси үпкә һәм кимсенүләрен алгы планга чыгарып, үзен һәркемнән өстен куйган да һәр очраган ташка- яисә түмгәккә» аяк белән тибеп кенә үткән Шуңа күрә лирик герое да дорфа һәм тупас хисләр эчендә адашып калган Хәтта самими мәхәббәт хисе урынына да дорфалык һәм тупаслык алгы планга чыккан Мәсәлән ■ Капка төбендә шигыре Ә бит шигърият үзе дорфалыкка тупаслыкка каршы куелганда гына кешеләрнең, яшәешнең әйдәүче көче була ала Р Зәйдуллин лирик героен тар рамкалар эченнән чыгарып тормышыбызның типик үзенчәлекләрен күрсәтү һәм ирекне буып торучы искергән көрәшләргә, бюрократлыкка. воҗдансызлыкка каршы юнәлтсә иде ул вакытта аның дорфалыгы бунтарьлык булып әверелер һәм шигырьләрен көрәшчән итәр иде Ә бу җыентык әлегә аннан ерак Әйе. дүртенче һәм бишенче бүлекләре матур гына Мондагы шигырьләре дә эчтәлеклерәк Әмма авторның фикер рамкалары тарлыгы монда да чагылмый калмаган Тормышны белү, аңлау җитенкерәми Татар иле татар халкы турында язы л- ган шигырьләре Р Фәйзуллин. М Әгъләмов Зөлфәт күтәргән идеяләрне тагын бер кат кабатлау, бераз үзенчәрәк сурәтләү, ачыклау гына булып чыккан Ә Ркаил. минемчә, мондый гына шагыйрь булырга тиеш түгел Ул — татарның Е Евтушенкосы булырга тиеш! һәрхәлдә анда бу оеткы бар тик фикер киңлегенә һәм шигърият югарылыгына гына күтәрелергә кирәк' Атлас Гафиятов: — Монда күпләр: "Ркаилнең фәлән шигыренә фәлән әйбер җитешми бу җире килеп бетми- дип сөйлиләр Шулайдыр Тик шагыйрь иҗатын бербөтен итеп күзалларга кирәктер, минемчә Ркаилнең шагыйрьлеге бәхәссез шигырь техникасын әйбәт белә, хисләре ташып тора, әйтәсе килгәнен үзенчә әйтергә омтыла Шулай да минем үземне бер әйбер сагайта әнә шул түгелергә торган хисләрен ул чайпалдырып түгеп җибәрә җибәрүен, тик кайбер шигырьләре корырак чыга дулкынландырмый Югыйсә, ул шигырьдә рифма да төзек фикер дә ярылып ята Әмма бер әйбер җитми, автор әйтәсе килгәнен үз күңеле аша үткәрмәгән- ничек бар шулай язып куйган Могтәбәр шагыйребез Сибгат Хәким болай дигән иде Бер горурлык хисе яна миндә, эчтән бәреп яна битләрдә Менә шул эчтән бәреп яну җитми Бу хәл бер Ркаил иҗатына гына да карамый, күп кенә шагыйрьләребезгә хас күренеш ул Әгәр үзеңне чынлап борчымаган әйбер турында язасың икән, ул башкаларны да кузгатмаячак, тезмәгә салынган юллар саны гына булып калачак Яшьлегендә яшьнәп иҗат итмәгән үткән белән бүгенгебез аша киләчәкне күзалламаган — нинди шагыйрь була инде ул?! Журналның әдәби тәнкыйть бүлеге мөдире түгәрәк җитәкчесе Мансур Вәлиев: — Фикер алышу шактый кызыклы булды Яшь каләмдәшебез Ркаил Зәйдуллин иҗатындагы аерым алганда аның икенче китабындагы байтак кына уңышлы яклар күрсәтелде Шулай ук яшь тәнкыйтьчеләрнең таләпчән карашы шактый җитешсез- лекләр дә тапты Чыннан да безнең яшь шагыйрьләребезгә халкыбыз бүген кичерә торган тирән һәм җитди хис-кичерешләрне тулырак сәнгатьчә тәэсирлерәк итеп чагылдыру өчен нык кына тырышырга кирәк әле Хәзерге Яңарыш чорында яшь шагыйрьләрдән Тукайча кыюлык һәм иҗатта олы мәгънәсендә намуслылык көтәргә безнең хакыбыз бар Хәер бу таләп безнең барыбызга да кагыла Чөнки без иҗатта яңа биеклек яулау өчен зур мөмкинлекләр ачылган чорда яшибез Ул мөмкинлекләр һәр жанрда халык сөенеп укырдай иҗат җимешләре булып чынга ашсын иде