ТАРИХ ХӨКЕМЕ
(СУД ТИКШЕРҮЕ МАТЕРИАЛЛАРЫ БУЕНЧА)
Көтмәгәндә уйламаганда дигәндәй, 1988 елнын октябрь азакларында булса кирәк, судка чакыру кәгазе бирделәр. Аптырап калдым. Шаһит рәве шендә булса бер хәл,— гаепләнүче сыйфатында... Алты дистәгә якын гомер итеп, суд-фәлән белән эш иткәнем юк иде. Хатын, шик-шөбһәсен яшермичә, озак итеп бер карап алды: — Әллә, мин әйтәм, берәр гөнаһың бармы? Хатын-кыз мазар белән... Булса, иң элек мин белергә тиеш... Ләкин бөтен булган-булмаган гаепләремне баштан-аякка кадәр кат-кат селкеп- тикшереп карасам да, хөкем итәрлек һичнинди җинаять таба алмадым. Баргач, барысы да мәгълүм булыр әле дип кул селтәргә генә калды. РСФСР күләмендәге персональ пенсионер Ф. Ш. Мөсәгыйтовның Ленин районы халык судына язылган дәгъвасыннан «... Р. Мостафинның язганнары чынбарлыкка туры килми һәм минем өстемә яла ягу булып яңгырый. Чынлыкта ис» Татар опера студиясенең барлык тыңлаучылары исән-сау көе Казанга әйләнеп кайттылар... Берсе дз кулга алынмады. Дөрес. X. Төхфзтуллин республиканың сзнгать идарзсе тарафыннан җитәкчелектән алына һәм аның урынына яңа җитәкче Вәлиев-Сульва куела. Р Мостафин һәм бу оятсыз яланы дөньяга чыгарган »Вечерняя Казань» газетасы совет законы каршында җаваплылыкка тартылырга тиеш. Мине, артистларны кулга алдыруда гаепләп, Р. Мостафин болай дип дәвам итә: •Ә культурабыз өлкәсендәге шактый күренекле вәкилләрнең юк булуына сәбәпче булган Мөсәгыйть җәмәгатьчелек аңында мәет булып кына калды». »Тере мәет» дип атап, ул мине хурлыклы мыскыллый. ...Бер хакыйкатьне исегезгә төшерәсем килә ни кадәр генә демократия, хәбәрдарлык турында авыз суы корытмыйк, совет законнарын бозарга, кеше горурлыгына кагылырга беркемгә дә рөхсәт ителми». Бу дәгъватнамәне укыгач, барысы да исемә төште. 1988 елның җәй айларында Муса Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым Җә- лилова Идел буендагы Матюшино дачасында ял иткән иде. Көн саен ук булмаса да, еш кына аның янына баргалап йөрдем. Көннәрнең берендә ул миңа Сталин чорында кичергән авырлыклары, башыннан үткән газаплары турында сөйләде. Ничек итеп аны • халык дошманы, илен саткан хыянәтче хатыны» дип йөртүләр... Ул кагу-сугулар. ул төннәр буе сорау алырга чакыртып бастырып тотулар... Ул ачлыкялангачлык, мохтаҗлыктан интегүләр... Елый-елый, җан әрнүләре белән сөйләде. Соңыннан аның белән булган әңгәмәбезнең бер өлешен • Вечерняя Казань» газетасында бастырып чыгардым. Шунда сүз уңаеннан тәнкыйтьче Фатыйх Мөсәгыйть тә телгә алынган иде. Рафаэль Мостафин. Әминә Җәлил. • Күз яшьләренең ачысы, йөрәк әрнүләренең ялкыны...» • Вечерняя Казань. 1988 ел. 25 август. (ӨЗЕК) • Р. М. Тагын бер сорау. 1937 елның Җәлил язмышына кагылышы булмадымы? Ә. Җ. Хәтерем ялгышмаса, Мусаны шул вакытларда «тиешле оешма»га чакыртып алдылар. Кайтканда кәефе шактый кырылган, төсе нык үзгәргән иде. Нечкә күңелле, шагыйрь җанлы кеше буларак, ул иптәшләренең кулга алынуын бик авыр кичерде. Шул гына. Әй. оныта язганмын, татар матбугатында аның турында җанын бик нык әрнеткән мәкалә чыкты, ләкин кемнеке булуын һәм башка нечкәлекләрен хәтерләмим. Р. М. Мин моңа ачыклык кертә алам. 1937 елның 10 августында .Кызыл Татарстан» газетасында тәнкыйтьче Фатыйх Мөсәгыйтьнең «Татар опера студиясе турында» исемле мәкаләсе басылды. Мәкаләдә студия «череп таркалуда», хәтта ниндидер «контрреволюцион ниятләрдә» гаепләнде. Бу мәкаләдән соң студиянең танылган тыңлаучыларыннан һәм җитәкчеләреннән күбесе кулга алынды. Мәкаләдә Муса Җә лилнең «Алтынчәч» һәм «Балыкчы кыз» либреттолары турында болай диелгән иде: К • Болар, бүгенге кон продуктлары булудан бигрәк, совет эшчеләр сыйныфы та рафыннан җимерелгән иске тормышның үлем алдында, актыккы сулышларын алганда хыяллану нәтиҗәләрендә туган «җимешләренә» ошыйлар» Ничек «тәвәккәл» әйтелгән, шулай бит? Ә. Җ. Ләкин бит Муса «Балыкчы кыз» либреттосын, гомумән, тәмамламады... Р. М. Ботен бәла дә шунда шул! Тәнкыйтьче белмәгән укымаган әсәрләр турында фикер йертә. Мәкалә басылган чакта «Балыкчы кыз» либреттосы каралама рәвешендә. «Алтынчәч» исә тәмамланып җитмәгән вариантта була. Ә. Җ. Ничек инде укымый нитми бәя бирергә мөмкин! Һич аңламыйм... Р. М. Мин дә башта аңламаган идем. Әмма, бик теләсәң, әллә нинди явызлык ны да аклап була икән. Әлбәттә, үз-үзең алдында. Беләсезме ничек итеп Ф. Мөсә гыйть үз үзен аклый? Ә. Җ. Ул әле исәнмени? Р. М. Бу сорауга җавап бирүе җиңел түгел. Менә сез, Муса турында сөйлә гәндә: «Ул әле бүген дә йөрәгемдә яши»,— дидегез. Меңләгән башка укучылар да шулай дип әйтә алырлар иде. Ә культурабызның шактый күренекле вәкилләренең һәлак булуына сәбәпче Ф. Мөсәгыйть җәмәгатьчелек аңында мәет булып кына калды. Бүгенгесен белмим, һәрхәлдә, моннан берничә ел элек ул әле исән иде. Хәтта истәлекләр дә язган иде. Шунда ул теге чордагы кыек эшен, беләсезме, ничек аңлата? Мине, имеш, обкомга чакыртып алдылар һәм студия турында кискен тәнкыйть белән чыгарга куштылар, һәм яздым, ә нәтиҗәләре өчен мин җавап бирмим Мин үзем беркемне дә кулга алмадым, имеш. Ә. Җ. Нәрсә инде бала булып кыланырга! Аның газеталарда чыккан шикаять ләреннән соң күпме кешене төрмәгә утыртканнарын әллә ул белмәгәнме? Р. М. Бөтен бәла дә шунда. Күпләр (исән корганнардан. әлбәттә) ул чордагы пычрак эшләрен белмәү белән аклыйлар. Белмәгәннең башы авыртмый, янәсе. Алар өстән кушканны гына үтәп торганнар, имеш. Җансыз хиссез «винтиклар» гына бул саннар. Әмма кушып торучыларның гына түгел, үтәүчеләрнең җаваплылыгы турында да сүз алып барырга вакыттыр. Законны бозулар алар кулы белән эшләнде ич! Әлбәттә, мин аларның һәммәсен дә хөкемгә тартырга кирәк дип әйтергә теләмим! Безгә үткәннән киләчәк өчен сабак алырга кирәк. Һәркем үз эшләре өчен үзе җавап бирергә тиеш, һәм тарих, һәм үзенең намусы каршында». Бу әңгәмәне бастырып чыгарган чакта, мин. чыннан да. Ф. Мөсәгыйтьнең исәнме юкмы икәнен белми идем. Дөресен әйткәндә, беләсем дә килми иде. Исеме егерме ел лап матбугат битләрендә күренмәгәч, үзен яхшы сүз белән телгә алучы булмагач, мәет дими, башкача ни дисең? Әмма ул исән булып чыкты. Алай гына да түгел, үзенең «мәет» түгеллеген суд аша дәгьвалап расларга теләде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китим. Моңача минем Ф. Мөсәгыйтьне, саргаеп бет кән газета журнал битләрендәге язмаларыннан тыш. беркайда һәм беркайчан күр гәнем очратканым юк иде. Димәк, бернинди шәхси үпкәм яки башка төрле дәгъвам да булмады. Суд бинасында беренче тапкыр күргәч, хәтта үзен жәлләп тә куйдым. Сиксән биш яшьлек, шактый таушалган карт... Начар күрә, начар ишетә, көчкә йөри... Без, татарлар, картлыкны ихтирам итәргә күнеккәнбез. Аның ише могтәбәр, күк рәгенә орден планкалары таккан, кесәсенә персональ пенсионер һәм сугыш ветера ны кенәгәләрен тыккан ак чәчле картларны — аеруча... Ләкин нишлисең — үзе кузгаткач, судлашмый хәлең юк. Шулай итеп, әдәбият тарихыбызда беренче мәртәбә булса кирәк, тәнкыйтьче белән тәнкыйтьче судлашты. Утызынчы еллар тәнкыйтьчесе сиксәненче еллар тәнкыйтьчесенә дәгъва белдерде. (Чынында исә — киресенчә килеп чыкты). Суд барышына керешкәнче, Муса Җәлилнең бу мәсьәләгә карашын ачыклап китик. Муса Җәлилнең ул елларда «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясенә язган хатыннан •Ф Масзгыйтъ үзенең мзкалзсендз минем тарафтан язылып ята торган кайбер гсзрлзр турында >М. Җглил иптзш •Алтынчзч». «Балыкчы кыз«ны яза. ләкин алар бүгенге көн сорауларына җавап бирерлек булмыйлар»,— ди .«Балыкчы кыз» зле минем тарафтан язылып беткзне юк. шунлыктан беркая тапшырылганы да. бер җирдз укылганы да. тикшерелгзне дз юк Бары үткзн ел cry дия каршындагы бер киңзшмздз аның планы гына тикшерелде һзм твбендг темасы, сюжеты ярарлык табылды. Лзкин бу гсзрне язу өчен минем бер оешма белән дг до- говор төзегәнем һәм акча алганым юк Аны язу минем иҗат планыма керсә дә. төрле сәбәпләр белән әле язып бетергәнем юк. Шулай булгач. Ф Мөсәгыйть бу әсәр белән бөтенләй таныш түгел. Тик аның исемен генә ишетеп белә Билгеле. Ф Мөсәгыйть әсәрнең исеменә карап кына хөкем йөртә •Балыкчы кыл. дигән исем аның күңелендә шик тудырган да. ул әсәр язылмас борын алдан җавапсыз чыгыш ясап, авторга политик ярлык ябыштырырга тырыша. Инде •Алтынчәч† турында. Бу әсәр ханнарга каршы үзенең ирекле йорты өчен көрәшкән халык батыры турындагы борынгы халык әкиятенә нигезләнгән. Кайчаннан бирле безнең өчен халык иҗаты, халык әдәбиятының бай. матур темалары ят һәм дош ман булдылар? Бу бит ачыктан-ачык авербахчы-таппчыларның күптән читкә кагылган *сулагай* карашлары!.. Монда да. билгеле. Мөсәгыйтькә исем ошамаган. Ул, халык әкиятенең исеменнән үк өркеп, тизрәк РАПП •тәнкыйтьчеләр*енчә ярлык тагарга ашыккан. Болай булгач. Ф Мөсәгыйть совет язучысы Алексей Толстойның •Петр I» дигән романының исеменә ничек түзә икән! Патшаның исеме ләбаса! Югарыда күрелгәнчә. Ф Мөсәгыйть мәкаләсенең бу өлешен тикшермичә, коры гайбәткә, ишеткән сүзләргә һәм исемнәргә таянып язган. Мондый җавапсыз •тәнкыйтьләр* язучыга һичтөрле файда бирмиләр*. Күрәбез ки, Муса Җәлил үз фикерен шактый кыю. ачык, хәтта усал итеп әйтеп калдырган (Бу хат «Кызыл Татарстан» газетасының 1937 ел. 21 август санында басылган). Тәнкыйтьче Фәрваз Мнңнуллинның судтагы чыгышыннан •Ул чордагы гадәт буенча, иң элек берәр кеше, аеруча атаклы, абруйлы кеше турында газетада мәкалә басыла Аннан соң аны эштән (язучыны — Союздан) куалар. Ә бераздан инде, шул материалларга нигезләнеп. НКВД органнары *эш* башлыйлар. Тикшерүчеләр үзләре күп вакытта татарча белми дә. укымый да. кайвакыт чеп-чи надан була. Шуңа күрә аларга Ф Мөсәгыйть ише ялагайларның мәкаләләре, басма материаллары һава кебек кирәк була. Кулга алуларда бер НКВД органнарын гына гаепләү дөрес булмас иде — аларга материал бирүче, нигез әзерләүчеләрне дә онытырга ярамый*. Бәлки. Муса Җәлилгә газетада басылган әлеге җавабы ярдәм иткәндер. Ә бәлки, эш анда да түгелдер. Ул елларда күпләр шуның ише аклану хатлары язып карыйлар. Әмма аларны йә басмыйлар, яки басылып та файдасы тими. Әминә ханымның әйтүе буенча. Ф Мөсәгыйть мәкаләсе басылып күпмедер вакыт үткәннән соң. аның янына опера студиясе директорының урынбасары Мас- тюков хатыны килә. Күзләре кызарып, шешенеп беткән, куллары калтырый... Ирен кулга алганнар икән (Мастюков шуннан кире әйләнеп кайтмый, һәлак була). Хатын Мусаны кисәтергә дип килгән икән. Ире аңа Мусаның да кулга алынырга тиешле кешеләр исемлегендә булуын әйтеп калдырган... Ләкин Муса Җәлил ул вакытта өйдә булмый. Опера студиясендә кулга алынулар вакытында ул Казанда командировкада була. Ә Казан НКВДсы өчен ул Мәскәү кешесе булып санала, мондагыларның аңа теше үтми. Шулай ике арада йөрүе Мусаны бәладән коткарып калган булса кирәк... Мәкаләдә бер Муса Җәлил турында гына сүз бармый. Аңардан тыш. тагын өч кешегә җитди политик гаепләүләр ташлана. Б е р е н ч ес е — атаклы драматург Фәтхи Бурнаш. Аның әсәрләре турында Ф Мөсәгыйть: «Солтангалиевчеләр былбылы булып шөһрәт тапкан Фәтхи Бурнаш- ның эшләп-эшләп тә бракка чыккан «иҗат» җимешләре».— дип кенә җибәрә. «Лачыннар» әсәрен «Кызыл армиягә яла ягучы әсәр» дип бәяли. Башка әсәрләре, шул исәптән, «Яшь йөрәкләр» турында «болар да бүгенге сорау күзлегеннән яраксыз булып чыктылар».—ди Ф Бурнашның язган әсәрләре өчен күпме гонорар алганын исәпләп чыгара. Мәсәлән, «Яшь йөрәкләр» өчен ул 1375 сум. ягъни хәзерге акча белән 137 сум алган булган икән. «Күпме мең сумнар әрәмгә китә».— дип уфтана шул уңай дан тәнкыйтьчебез. «Хәмит Төхфәтуллин (студия директоры — Р. М.) канаты астында хөкүмәт акчасына Ф. Бурнаш шулай итеп туенып ята...» † Солтангалиевчеләр былбылы»... «Кызыл армиягә яла ягу«... Мондый сүзләр ул елларда үлем карары белән бер була. Ф. Бурнаш. берничә ел кагылып-сугылып йөргәннән соң. 1940 елны чынлап та кулга алына. 1942 елда һәлак була. «Судья. Дәгъва кылучы, сез тәнкыйть иткән Ф Бурнаш әсәрләрен һәм телгә алынган башка әсәрләрне үзегез укыган идегезме? Ф. Мөсәгыйть. Юк. укымадым Судья. Ничек соң алайса аларга бәя бирдегез? Ф. Мөсәгыйть. Мин ВКП(б) обкомы тарафыннан бирелгән документларга. 1937 елның 9 май карарына таянып эш иттем. Судья. Ләкин бит мәкаләгә сез кул куйгансыз? Димәк, бу бәяләр сезнеке дә булып чыга. Ф. Мөсәгыйть. Анысы минем хатам. Миңа ул чакта кул куймыйча, материалны редакция мәкаләсе итеп кенә чыгарырга кирәк булган. Судья. Җавапка тартылучы, сез нәрсә өсти аласыз? Р. Мостафин. Мин Татарстан ВКП(б) обкомының 9 май карары белән (1937 ел) таныш. Ләкин анда ни Фәтхи Бурнаш, ни Муса Җәлил турында югарыда Мөсәгыйть китергән бәяләр юк (документларны укып, чагыштырып күрсәтә). Судья. Болай булгач, дәгъва кылучы, сез мондый гаепләү сүзләрен кайдан алдыгыз? Ф. Мөсәгыйть. Соң... Мин генә алай дип язмадым ич... Ф. Бурнашның хан-сарай лар, Таһир-Зөһрәләр җырчысы булуын ул чакта һәркем белә иде Судья. Димәк, имеш мимешләргә, төрле гайбәтләргә таянып язган булып чыга сыз. Беркетмәгә шулай итеп теркәгез дә— • Икенчесе — халыкның сөекле композиторы Салих Сәйдәшев. Ф. Мөсәгыйть мәкаләсеннән •Салих Сәйдәшев иптәш соңгы елларда үзенең көндәлек тормышында бозык юлга басып, эчкечелеккә бирелә башлады. Шуның аркасында рәтләп укымый да һәм бер нәрсә дә язмый да. Шуның естенә язачак •Зәңгәр шәл‡ музыкасы хисабына инде 9000 сум 1яңа акча белән 900 — Р. М > алып, тотып бетереп, моның буенча үзенең бер нәрсә эшләмәвен дә өстәсәк, картина тагын да ачыграк булыр*. Бу ялганнарны фаш итү бүгенгесе көнне кирәк микән? Утызынчы еллар композиторның иҗат эш чәйлегендә иң уңдырышлы еллар. Бик авыр материаль шартларда яшәвенә карамастан (әлеге 900 сумын композитор әллә ничә елга бер алгандыр), ул матур матур җырлар, маршлар, башка музыкаль әсәрләр иҗат итә. Әйтик, шул ук «Зәңгәр шәл«гә язылган музыкасы ничә еллар буе халкыбызга рухи азык, изге юаныч, олы дәрт биреп тора. Галия Кайбицкая истәлегеннән ‡ 1937 елның көзге айлары булса кирәк. Бервакыт Мэскәү консерваториясе янында Салих Сәйдэшевнс очраттым Без аның белән бик күптәнге дуслар булганга, ел- маеп-көлсп каршына килеп бастым Ләкин ул миннән нишләптер өркебрәк китте. Кү рэм — төсләре үзгәргән, ябыгып ук калган Аннан, як якка каранып, колагыма пышылдап әйтте: — Син. Галия сеңлем, миннән ераграк йөрергә тырыш инде. Мине дә кулга алынучылар исемлегенә керткәннәр. Бер үк саклана күр*. Ләкин С. Сәйдошевкә кагылмыйлар. Бәлки аңа да. М. Җәлил кебек. Мәскәү белән Казан арасында йөрү ярдәм иткәндер... Өченчесе — студия директоры Хәмит Тохфәтуллин. Аның естенә таякның авыр башы төшә. Ул «халык дошманнары «на теләктәшлек күрсәтүдә (ягъни шул ук Ф. Бурнаш, М. Җәлилгә карата), финанс кагыйдәләрен бозуда, мораль яктан таркалуда һәм башка бик күп гөнаһларда гаепләнә. Хәмит ага бүген дә исән әле. Унсигез ел гомерен төрмәләрдә, лагерьларда, сөрген нәрдә үткәрүенә карамастан, аек акылын, хәтерен югалтмаган. Дөрес, исәнлеге шак тый какшаган. «Унсигез ел эчендә унсигез төрле авыру белән авырдым,, ди ул үзе турында, бераз көлемсерәп. Рәтләп Йөри алмый, күбрәк урында "ята. Шуңа күрә суд утырышына да килә алмады, шаһитнамасен язып бирде. Аның сүзләренә караганда, Ф. Мөсәгыйть мәкаләсе бик күп кешеләрнең башына җиткән. Берәүләрне студиядән куып чыгаралар (Рәшит Ваһапов, Нияз Даутов һ б.). Икенчеләрне судка бирәләр (мәсәлән, аның үзен һәм урынбасары Мастюковны). Өчен челоргә карата матбугат битләрендә кампания башлана (Ф. Бурнаш). Ләкин аның үзен комиссия күрсәткән финанс бозулары өчен түгел, мәкаләдә күрсәтелгән «политик ха талар» өчен хөкем итәләр. Соңыннан бу гаепләүләрнең барысы да нигезсез дип табыла һәм 1956 елны аның кулына тулы реабилитация турында кәгазь тоттырыла •Ф Мөсәгыйть мәкаләсенә ничек карыйммы? Яла! Чеп-чи ялганга корылган, пычрак шикаять. Аерым кешеләрне генә түгел, бөтен татар студиясен таркатырга теләп язылган донос. Мәкаләсе өчен аның үзен хөкем итәргә кирәк. Нүжәли суд шуны да аңламас икән?» Суд беркетмәсеннән • Судья. Җавапка тартылучы, сез «Вечерняя Казань» газетасында басылган мәкаләгездә. «Бу мәкаләдән соң студиянең танылган тыңлаучыларыннан һәм җитәкчеләреннән күбесе кулга алынды»,— дип язгансыз. «Күбесе» (русчасы — «многие») дигәндә кемне истә тоттыгыз? Р. Мостафин. Суд барышында Ф. Месәгыйть мәкаләсеннән соң шактый кешеләрнең җәберләнүе, кулга алынуы ачыкланды. Тагын бер санап чыгыйммы? Судья. Кирәкми. Аларның исемнәре Ф. Мөсәгыйть мәкаләсендә телгә алынмый. Шулай булгач, аларны кулга алуда авторны турыдан туры гаепләп булмый. Монда, нигездә, бары дүрт кеше турында сүз бара. М Җәлил, Ф. Бурнаш, С. Сәйдәшев, X. Төхфәтуллин... Р. Мостафин. Шуларның икесе, ягъни яртысы кулга алына. Судья. Ике кеше турында «күбесе» дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетми. Сез моны таныйсызмы? Р. Мостафин. Таныйм. «Мәкаләдә телгә алынган дүрт кешенең икесе кулга алынды»,— дип язган булсам, төгәлрәк булыр иде. Ләкин Ф. Мөсәгыйтьнең үз мәкалә сендәге төгәлсезлеклерне искә алсак... Судья. Без бу очракта аның мәкаләсен тикшермибез. Сүз сезнең мәкаләгез турында бара. Нәрсәгә таянып сез «мәет», дөресрәге, «җәмәгатьчелек аңындагы мәет«. (Русчасы — «труп в общественном сознании») дип яздыгыз?» Р. Мостафинның суд залында укыган чыгышыннан • Фатыйх Мөсәгыйть кайчандыр бик актив һәм усал тәнкыйтьчеләр рәтенә керә иде. Утызынчы, кырыгынчы, илленче елларда аның мәкалә-рецензияләре матбугат битләрендә шактый еш күренгәләп торды. Димәк, тәнкыйть өлкәсендә аның үз өлеше, үз эзе бар. Ләкии бүген, яңарыш чорында, берничә дистә еллар үткәннән соң, бу өлешнең шактый хәвефле, эзнең пычрак булуы аермачык күренә. Әлбәттә, аның эшчәнлегенең дә ниндидер уңай яклары булгандыр. Шулай да, тулаем алганда. Ф Мөсәгыйть эшчәнлеге файдага караганда зарарны күбрәк китерде. Моны исбат итәр өчен, тәнкыйтьченең бөтен иҗат юлын күздән кичерергә кирәк булыр. Ф. Мөсәгыйть әдәбият мәйданына егерменче еллар азагында — утызынчы еллар башында аяк баса. Бу чорда безнең әдәбият белемендә ике тенденция көрәшә иде. Беренчесе — классик әдәбияттан, Тукайлар. Дәрдмәндләр. Галимҗан Ибраһимовлардан килә торган реалистик агым. Икенчесе — раппчылыктан килә торган вульгар-социологик карашлар. Ф. Мөсәгыйть баштан ук үзен икенче, әдәбиятыбызга бик күп зыян китергән тенденция тарафдары буларак танытты. Беренче адымнарыннан ук ул • үтергеч» мәкаләләр язып, политик ярлыклар тагып, татар совет әдәбиятының иң талантлы. иң өметле яшь көчләренә каршы көрәш башлады. (Өлкәнрәк язучыларга ул чакта аның теше үтми иде әле). Мәсәлән, 1929 елда яшь, әмма бик өметле прозаик Мирсәй Әмирнең «Пар күгәрчен» исемле беренче китабы чыкты. «Ун ел эчендә татар матур әдәбияты» дигән җыентыкка урнаштырылган мәкаләсендә Ф. Мөсәгыйть бу китап турында: «Шома, матур гына тел белән язылган бу хикәяләрдә тормыш бөтенләй икенче төрле, уң оппортунистлар әйткәнчә гәүдәләндерүне күрәбез»,— дип язды (137 бит). Ул чакта уң оппортунистларга каршы юнәлдерелгән беренче суд процесслары башлануын искә алсак, бу политик ярлыкның ни дәрәҗәдә куркынычлы булуын күз алдына китереп була. «Уң оппортунизм»да гаепләнгән бик күпләр төрмәгә, сөргенгә эләкте, кайберләре бөтенләй юкка чыкты. (1937 елны М. Әмирне кулга алганда, бу гаепләүне дә искә алганнардыр). Яшь язучының бәхетенә каршы, аны яклаучылар табыла. Әйтик, • Атака» журналының 3 санында (1930 ел) басылган мәкаләсендә икенче бер тәнкыйтьче, Ф. Мө сәгыйть уйдырмасын фаш итеп, М. Әмир әсәрләрендә бернинди «оппортунизм» булмавын нигезле исбат итеп чыга (29-30 битләр). Тагын бер мисал. Егерменче еллар ахырында татар поэзиясенә талантлы яшь шагыйрь Нур Баян аяк басты. Аның 1928 елда чыккан «Уракчы кызлар» һәм •Җимерелгән окоплар» җыентыклары. 1929 елны басылган «Клеверлы кырлар» поэмасы киң катлам укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте. Ф Мөсәгыйть исә үзенең әлеге җыентыгындагы мәкаләсендә яшь шагыйрьне мыскыллы рәвештә «үлемгә йөз тоткан», «сүнә баручы иҗаты» дип атады. Бу бит егерме биш яшьлек талантлы шагыйрьне «мәет» дип әйтү белән бер! (Ә Мөсәгыйтьнең үзенә мондый билгеләмә сиксән биш яшендә дә ошамады). Яшь шагыйрьне яклап Ибраһим Гази чыгыш ясады. «Бер буталу турында» исем ле мәкаләсендә («Атака» журналы, 1931 ел. № 2, 26- 29 бит)ул Ф. Мосәгыйть дәлилләрен кире кага, Н. Баянны кызыклы һәм талантлы совет шагыйре дип атый. Чыннан да, Н. Баян мондый бәяне үзенең бөтен иҗаты һәм тормышы белән раслады. Ф. Мөсәгыйть карашларына күзәтү ясаганнан соң, И. Гази шундый нәтиҗәгә килә: «Гомумән, Фатыйх Мөсәгыйть кайберәүләргә карата дөрес кенә әйтеп китүенә карамастан, байтак кына мәсьәләләрне бутый, йолкый, сабан ашлыгын казлар көтүе таптаган кебек таптый, изә» (27 б.). Чыннан да, Ф. Мөсәгыйть әдәбият басуын шактый таптады һәм таплады. Ул чорның яшь шагыйрьләре Фатих Кәрим һәм Шәйхи Маннурларны чыгышлары про летар булмаган өчен «фаш итә», аларның иҗатында «дошман йогынтысы» эзли, әдәбияттан сызып ташларга чакыра. Әлбәттә, ул әллә ни тирәнгә керми, күбрәк өс- тән-өстән генә йөзә. Әйтик, Ф. Кәримнең «Кысыр чәчәкләр» җыентыгының исемен нән файдаланып, ул аны «кысыр фикерләр шагыйре» дип бәяли. Мондый караш белән бүген бәхәсләшеп тору кирәк микән? Күренекле шагыйрь Ләбиб Гыйльми үзенең Ф Мөсәгыйтькә багышланган бер эпиграммасында Алты елга алтмыш җыелыш булды. Гел Маннурдан сүлне башладың Кыйныйкыйный зллэ халдзн тайдың. Ник. Мосзгыйть. язмый башладың/ — дип яза («Казан утлары», 1981 ел. 9 сан, 63 б.). Гази ага Кашшаф бервакыт бик ачынып сөйләгән иде. Егерменче елларда алар Ф Мөсәгыйть белән бик якын дус булалар, бер бүлмәдә торып, бер табактан ашыйлар. Шунда Гази ага, мәрхүмкәй, ачылып китеп җан дустына үзенең социаль чыгы шы, шуның аркасында күргән җәберләү куулар турында да сөйли. Берничә көннән «Кызыл яшьләр» газетасында (1929 ел) Ф. Мөсәгыйтьнең «Җавапсызлыкка каршы» исемле мәкаләсе басыла. Дусты сөйләгән фактларга таянып, тәнкыйтьче Г Кашшафны «социаль чыгышын яшерүдә» гаепли, «ялагай», «подхалим» дип атый, кыскасы, нин дидер сәер ләззәт табып «фаш итә». Бу мәкаләдән соң Г. Кашшафны пединституттан һәм әдәбият түгәрәгеннән куалар, күпмедер вакыт матбугат битләренә дә якын китермиләр. Ф. Мөсәгыйтьнең ул еллардагы чыгышлары белән танышкач, таң каласың. Берсе — «кулак малае», икенчесе «сәүдәгәр токымыннан», өченчесе «мулла кызы» Мондый «тәнкыйтьтән» соң кайберәүләр әдәбияттан бөтенләй ераклаша, читкә китеп котылу ягын карый. Бик сирәкләр генә агымга каршы бара ала Ф. Мөсәгыйть үзен ТАПП (Татар пролетар язучылар берләшмәсе) тарафдары дип саный, таппчыларның иң вульгар, иң тупас күрсәтмәләрен үтәргә тырыша. Шулай да ТАПП оешмасы үзенең егерменче еллар ахырында үткәрелгән бер утырышында Ф. Мөсәгыйтьнең «үтергеч» ныгышларыннан баш тарта, аны «карьера максатыннан чыгып, үз-үзен күрсәтү өчен генә тырыша»,— дип бәяли. Әлбәттә, чорның нинди булуын истән чыгарырга ярамый. Ул вакытта күпләр ♦ фаш итү» белән мавыгып, усал үтергеч ярлыклар тагып чыгыш ясадылар Ләкин шул чорның иң кискен, вульгар-социологик мәкаләләре арасында да Ф. Мөсәгыйть чыгышлары үзләренең үтә тупаслыгы белән аерылып тора. Әйтик, уйдырма рәвештә тудырылган «Җидегән» оешмасы турында ул: «Җидегәнчелек — Гаяз Исхаковлар ның, пролетар әдәбиятын сасытыр өчен, түкмичә, үзләре эмиграциягә качканда совет өенең бер почмагына яшереп калдырган тәрәт чүлмәге»,—дин яза. («Чаян», 1930 ел, август сентябрь саны). Җидегәнчеләрне исә «шул чүлмәк эчендә үсеп җитеш кән хәшәрәтләр» дип атый. Кемнәр соң бу «хәшәрәтләр»? Хәзер Башкортстанның халык шагыйре булган Сәйфи Кудаш, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт, әдәбиятыбызның горур лыгы булып дан алган Гадел Кутуй һ. б Алар моңа ничек түзеп торганнар икән’ Шул ук рухтагы мәкаләне Ф Мөсәгыйть «Кызыл яшьләр» газетасында да бастыра (1930 ел, 2 сентябрь саны.) М Әмир үзенең истәлекләрендә язганча, «заманында Мөсәгыйть таягының ачы сын татымаган язучы аз калгандыр» («Казан утлары», 1981 ел. 9 сан. 61 б.) Ф Мөсәгыйтьнең үзен дә утызынчы еллар башында бик хаклы рәвештә «ТАПП күсәге» дип йөртәләр, ә аның иҗат методын «күсәк методы» дип атыйлар (Кара: Гали Халит. «Совет әдәбияты», 1954 ел. 8 сан). Эш аерым кешеләрне рәнҗетүдә генә түгел. Эш Мөсәгыйтьнең, шул ук М Әмир билгеләвенчә. »вульгар социологизм юлына баскан тәнкыйтьчеләрнең берсе һәм иң характерлысы» булуында. Тәнкыйтьченең әдәбиятка карашы, топ концепциясе асылда зәгыйфь була, шуңа күрә ул әдәбият белеменә дә үзе белән буталчык фикерләр, ялгыш карашлар алып килә. Әйтик. • Большевистик образлар өчен» исемле мәкаләсендә («Атака» журналы. 1930 ел. 3 сан) ул җитди тон белән шигърияттән барлык иске тормыш, байлык, дин. шәригать белән бәйләнгән сүз тезмәләрен һәм образларны себереп түгәргә чакыра. Аныңча, совет шагыйренең «алтын», көмеш», «муенса», «комган», «намазлык» һәм шуның ише башка сүзләрне кулланырга хакы юк. Муса Җәлилнең «Дию күзләредәй кызыл уттан ялкын чәчеп торган учаклар» юлын китереп, ул шагыйрьне «искергән», «буржуаз тормыш белән бәйле булган» образлар куллануда гаепли. Солтангалиевчеләр. җидегәнчеләр, «уң» һәм «сул» оппортунистлар, соңыннан — җәдитчеләр һәм башка шуның ише «тайпылучылар» белән кискен көрәш алып барып, ул әдәбиятыбызга күпме зарар китерде! Буыннары катып җитмәгән ничәмә- ничә яшь талантны юлдан яздырды! Ә ипчәсенең язмышы фаҗигале тәмамлануга сәбәпче булды! Сталинча-ждановча догмаларны әдәбият белеменә кертүдә аның өлеше аз булмады (гәрчә бу «җиңү»не бер Ф. Мөсәгыйтькә генә аударып калдыру да дөрес булмас иде). Шундый вульгар карашлардан чыгып, бары тик «социаль чыгышлары»на таянып. Ф. Мөсәгыйть әдәбиятыбыздан Ш. Мәрҗани. Р. Фәхретдинев. 3. Һади. М. Акъегет-задә, Ф. Кәрими. X. Фәезханов һ. б. әдипләрнең иҗатларын сызып ташларга чакыра һәм шактый гына «уңышлар»га да ирешә. Үзенең «Зарарлы бер китап турында» исемле мәкаләсендә («Азат хатын» журналы. 1932 ел. 1-2 саннар) ул Аб руй Сәйфинең «Татар хатын кызлары азатлык юлында• дигән бик төпле, акыллы һәм фактик материалга бай китабын кискен тәнкыйть итә. Бу рецензиядән соң азатлык көрәшендә катнашкан бик күп хатынкызларыбызның исемнәре тарих битләреннән сызыла. аларның эшчәнлегенә тискәре бәя бирелә. Җәдитчелек хәрәкәтенә багышланган берничә мәкаләсендә («Советская Татария». 1950 ел. 15 ноябрь; «Совет Татарстаны». 1951 ел. 23 сентябрь саннары һ. б.) ул җәдитчелекне башыннан ахырынача реакцион агым дип бәяли, җәдитчеләрне исә реакцион милләтче буржуазия вәкилләре дип атый. Мондый вульгар карашлардан әдәбият белемебез әле яңа гына арынып килә. Югарыда телгә алынган истәлекләрендә М. Әмир: «Әйе, яшь язучылар түгәрәге чорында Мөсәгыйть, усал булса да, куркыныч түгел иде әле. Ә менә ирекле түгәрәгебез ТАППның яшь язучылар секциясенә әверелгәч. куркынычка әверелде. Анда инде тәнкыйть әдәби тәрбия чарасы булу белән генә чикләнми, бик тиз «политика«га әйләнеп, административ нәтижәләргә барып җитә иде. ТАПП җитәкчелегендә Шәйхи Маннур. Әсгать Айдар кебек шагыйрьләргә карата эшләнгән гөнаһларда. Такташ иҗатына бәя бирүдәге гаделсезлекләр- дә Мөсәгыйть керткән өлеш кечкенә булмагандыр» (63—64 б.). Ф. Мөсәгыйтьнең шушы «куркыныч» якларына аерым тукталырга кирәк булыр. Әйе. ул үзе беркемне дә кулга алмады, төрмәгә утыртмады, стенага терәп атмады. Ләкин утызынчы еллар уртасындагы бер-береңә ышанмау, бер-береңнән шикләнеп, гел гаеп эзләү атмосферасын тудыруда аның өлеше кечкенә түгел, һ. Такташның вакытсыз үлемендә. К. Тинчурин. М. Әмир. Ф. Кәримнәрне кулга алуда, Гальгаф (Гали Галиев) фаҗигасендә (ул лагерьда һәлак була) Ф. Мөсәгыйтьнең дә өлеше бар. «Казар утлары» журналының 1968 ел. 12 санында өлкән әдип, халыкның тирән ихтирамын яулап алырга өлгергән шагыйрь Хәсән Туфанның юмористик һәм сатирик шигырьләр циклы басыла (Искәндәр Рушан псевдонимы белән). Әдип бюрократлардан, үз телен, борынгы культурасын оныткан милләтсез бәндәләрдән, интернационализм өчен көрәш флагы астында татар халкын бетерү юлына баскан кайбер җитәкчеләрдән ачы көлә, хәзер дә актуаль булып яңгыраган фикерләрне кыю итеп әйтә. Ф. Мөсәгыйть исә беренчеләрдән булып шагыйрь остенә ябырыла. («Социалистик Татарстан» газетасы. 1969 ел. 25 январь. «Хелли Мәймунович фәлсәфәләре турында»). Тәнкыйтьче фикеренчә. X- Туфан «җыен юк-бар белән шөгыльләнә», «ревизионизм белән бәрәңгене бутый». Усал-мыскыллы тонда язылган мәкаләсендә Ф. Мөсәгыйть, иске гадәтләре буенча, шомлы кисәтүләр ясый: «Юкка мыштым гына кинаяләп маташасыз. Искәндәр!» Икенче төрле итеп әйткәндә, яңарак кына сөргеннән кайтып төшкән шагыйрьгә кемнең кем булуын искә төшерергә ниятли. Сатира-юморның үзенчәлекле якларын таныган булып, тәнкыйтьче прокурор тоны белән шагыйрьне үз урынына утыртырга чамалый. • Ләкин елмаю белән елмаюның аермасын да онытырга ярамый- Бөек Октябрь социалистик революциясенең 52 иче елында берәү Совет строе шартларында шәхес иреген шөбһә астына алмакчы була икән. Совет демократиясен инкарь итү юлына баса икән, ниндидер «милли кысрыклаулар»га ымлый икән, — бу инде гади елмаю гына түгел һәм моңа карата битарафлык күрсәтү бүгенге чынбарлыкны кыйшык чагылдыруга юл кую булыр иде». Бу чорда инде заманалар бераз үзгәреп, кулга алулар булмаса да, мәкалә олы әдипне бик авыр хәлгә куя. Монысын мин X. Туфанның замандашы һәм фикердәше буларак раслый алам. Мисалларны тагын да китереп булыр иде. Ләкин булганы да житәрлек — мон дый әдәбият «эшлеклесе» халык күңелендә мәет булмыйча кем булсын? Әлбәттә, бик тырышып эзләсәң, Ф. Мөсәгыйть иҗатының уңай якларын да табарга булыр иде. Әйтик, аның Татар академия театрының кайбер спектакльләренә язылган рецензияләре, X. У разиков. Ф. Ильская турындагы брошюралары һ. б., нигездә, дөрес позициядән торып язылган. Башка мәкаләләрендә дә гадел фикерләр очрый. Ләкин, югарыда әйткәнемчә, тулаем алганда аның иҗаты әдәбиятыбызга файдадан бигрәк зарарны күбрәк китерде. Суд тикшерүе беркетмәсеннән Судья. Дәгьва кылучы, җавапка тартылучы китергән фактларның, цитаталарның дөреслеген таныйсызмы? Ф. Мөсәгыйть (кайбер фактларны инкарь итәргә маташа. Әйтик, һ. Такташ турында бер генә мәкалә яздым. X. Туфан турында бөтенләй язмадым, дип исбат итәргә тырыша. Ләкин Р. Мостафин фотокопияләр, конкрет чыганаклар һәм өзекләр күрсәткәч, барысын да танырга мәҗбүр була). — Шулай да суд әгъзаларының игътибарын бер нәрсәгә юнәлтәсем килә. Әллә мнн генә шулай яздыммы? Утыртканда да минем мәкаләләргә генә нигезләнеп утыртмадылар, башкаларныкын да искә алдылар. Ни өчен әле сез бер мине генә хөкем итәсез? Ә башкалар кайда? Судья. Анысына керешмибез. Димәк, авторлар сезне «җәмәгатьчелек аңында мәет» дип, дөрес атаган булганнар? Сез моны таныйсызмы? Ф. Мөсәгыйть. Юк, танымыйм. Судья, һаман да «Вечерняя Казань» газетасындагы материалны кире кагу ягында торасызмы? Ф. Мөсәгыйть. Әйе. Судья. Анысы сезнең эш. Ләкин суд кулына кергән материаллар нигезендә авторларның бу мәсьәләдә хаклы булуы күренә. Суд ярты көн буе (1989 ел. 7 февраль) дәвам итте. Байтак кына архив материаллары. фотокопияләр тикшерелде. Татарстан Язучылар союзы тарафыннан төзелгән эксперт комиссия карары укылды. Аның нәтиҗәсе: «Рафаэль Мостафинның Әминә Җәлил белән үткәргән әңгәмәсенең һичшиксез дөрес икәнен, ә тәнкыйтьче Ф Мөсәгыйть дәгъвасының нигезсез, бернинди реаль җирлеккә таянмаган булуын раслыйбыз» Шаһитлардан, шул чор әдәбиятын белүчеләрдән профессор И Нуруллин, тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин, нәшрият хезмәткәре К. Миңлебаев чыгыш ясадылар. Язучы М. Мәһ диевнең «Вечерняя Казань* газетасы өчен язылган һәм Ф. Мөсәгыйть эшчәнлеге турында тагын бер кочак фактлар китергән мәкаләсе суд игътибарына тапшырылды Суд хөкемемнән: Р. Мостафин һәм Ә. Җәлилнең »Күә яшьләренең ачысы, йөрәк әрнүләренең ялны ны . •исемле әңгәмәләрендә бер җөмләгә төзәтмә кертергә Ф Мөсәгыйтьнең •Татар опера студиясе турында* исемле мәкаләсеннән соң *студиянең танылган тыңлаучыла рыннан һәм җитәкчеләреннән күбесе» түгел, ә •мәкаләдә телгә алынган дүрт кешедән икесе кулга алына» дияргә. Дәгъваның калган өлешен кире кагарга. Суд рәисе — Абдуллаев Г Г Халык утырышчылары: Хәбиева Л. Г. Якупов Ш С. Миңа калса, бу хөкем халык һәм тарих хөкеме булып яңгырады Киләчәктә бер Ф Мөсәгыйть кенә түгел, Сталин чорында үз карьерасы максатыннан чыгып башка ларны батырган, кеше өстеннән шикаять язып «кул җылытырга» тырышкан башка бәндәләр до җаяапка тартылыр дип ышанам. Исәнме алар, юкмы — халык күңелен нән барыбер сызылып калачаклар! Рафаэль МОСТАФИН