РИВАЯТЬЛӘР ҺӘМ ЛЕГЕНДАЛАР
Татар фольклор фәне V—VIII йөзләрдә барлыкка килгән төрки язмалардан. X йөз сәяхәтчесе ибне Фазлан китабыннан башлана Ягъни, милли культураның бу юнәлеше инде бер мең еллык юл үткән Шуңа карамастан. бездә халык иҗатының әлегә кадәр фольклорчылар игътибарыннан читтә калган өлкәләре дә бар икән әле Риваятьләр һәм легендалар әнә шундыйлардан. Чыннан да. халык эпосы, милли мифология, йола поэзиясе бездә акрын өйрәнелә дибез. Әйе. бу шулай. Ләкин күрсәтелгән жанрларның аерым үрнәкләре һәм аларга багышланган мәкаләләр, хәтта махсус китаплар да XIX йөзнең икенче яртысында ук күренә башлый Ә инде риваять-легенда- ларның үрнәкләрен эзли башласак, без үзенчәлекле бер күренешкә тап булабыз Аларның текстлары халык иҗаты җыентыкларында түгел, ә бәлки тарихчыларның һәм этнограф-сәяхәтчеләрнең китапларында тупланган Безнең көннәргә кадәр басылып чыккан фольклор җыентыкларының берсендә дә риваятьләр яки легендалар юк. һәм бу гына да түгел әле! Халык иҗатының бу жанрларына багышланган беренче махсус мәкаләләр дә соңгы елларда гына күренә башлады Сүз Г Дәүләтшинның •Идел болгарлары риваятьләре» һәм С. Гыйләҗетдиновның -Крестьян чыгышлары турында татар тарихи риваятьләре» дигән мәкаләләре хакында бара (Карагыз Борынгы татар фольклоры мәсьәләләре Казан. 1984.) Басылып бетү алдында торган Татар халык иҗаты»ның дөнья күргән ун томы арасында бер генә китап— -Дастаннар» җыентыгы гына безнең фольклор фәне өчен бөтенләй яңа күренеш буларак кабул ителде Чөнки татар халык иҗатының башка жанрларына багышланган махсус җыентыклар элегрәк тә басылып тордылар. Күптән түгел шул ук сериядә тагын бер бөтенләй яңа китап— "Татар халык иҗаты Риваятьләр һәм легендалар» басылып чыкты 1 Баштан ук шуны әйтеп үтик, китап бик матур, пөхтә итеп эшләнгән Күләме дә җыйнак кына Томны аерым китап итеп караганда — аның тышлыгы да матур алтынга тартым куе сары төс Китапның эчтәлеге исеменнән киңрәк Анда татар халык мифларына да җитди урын бирелгән Һәм җыентыкның бу өлеше, минемчә, аеруча уңышлы эшләнгән Моның төп сәбәпләреннән берсе — соңгы елларда мифологиягә игътибар арту Бигрәк тә безнең совет фольклор фәнендә Икенчедән, безнең татар фольклористикасында да бу юнәлештә матур гына тәҗрибәләр бар XIX йөз ахырында — XX йөз башында ук бездә мифлар буенча берничә җитди хезмәт хәтта аерым китап та басылып чыккан иде. Бу мәсьәлә Каюм Насыйри. Габор Балинт. Я Коблов һ. б.ларның хезмәтләрендә ярыйсы ук киң яктыртылган иде Революциядән соң да кайбер китапларда, аеруча Нәкый Исәнбәтнең фундаменталь җыентыкларында милли мифология мәсьәләләренә һәрвакыт җитди урын бирелеп килде Т Татар халык прозасының әкият һәм мәзәк кебек төрләре буенча бездә куп санлы җыентыклар махсус мәкаләләр һәм тикшеренүләр басылып чыкты Татар халык иҗаты-нын да дүрт томы әлеге жанрларга багышланды Хәзер халык иҗатының бу төрләрен өйрәнү һәм бастырып чыгару эше фәнни-популяр һәм популяр җыентыклар стадиясен үтеп академик фән дәрәҗәсенә күтәрелде Ә инде риваятьләр һәм легендаларга килсәк, алар буенча бездә бүгенге конга кадәр хәтта популяр җыентык та юк Соңгы елларга кадәр бу жанрларга караган әсәрләр фольклор фәне игътибарыннан читтә торды Әлегә кадәр фольклор әсәре буларак өйрәнелмәгән материалларны халык теленнән язып алу. торле архивлардан. күп санлы язма чыганаклардан җыю бер тирәгә туплау, классификацияләү һәм әнә шул әсәрләрдән академик фән дәрәҗәсендә торган махсус җыентык әзерләү эшенә алынып. С Гыйләҗетдинов үз алдына искиткеч катлаулы һәм җаваплы бурыч куйган Әнә шул бурычны төзүче ничек башкарып чыккан1 Ул әзерләгән китап татар фольклор фәненә нинди яңалык алып килә’ Бу сорауларга объектив җавап табу өчен, китапның гомуми эчтәлегенә, андагы конкрет материалларның характерына һәм биредә сүз халык иҗатының ботенләй өйрәнелмәгән төрләре турында баргач. аларның жанр үзенчәлекләре мәсьәләсенә дә тәфсиллерәк тукталырга кирәк Иң элек кереш мәкалә турында берничә сүз Анда риваятьләрнең һәм легендаларның жанр үзенчәлекләренә киңрәк тукталганда уртак сыйфатларын һәм үзгәлекләрен ачыклаганда, хәерлерәк булыр иде Кызга нычка каршы керештә күрсәтелгән жанрларга ышандырырлык фәнни билгеләмәләр дә бирелмәгән Кереш мәкаләне укыганда туган ниндидер ризасызлык хисе — җыентыктагы конкрет материал — халык иҗаты әсәрләре белән танышканда арткы планга күчә башлый Чөнки китапның эчтәлеге искиткеч бай Андагы материаллар халык тарихының кайбер бәхәсле мәсьәләләренә ачыклык кертергә дә ярдәм итәләр Бу яктан татар халкы тарихының Болгар чорына кара ган риваятьләре аеруча зур әһәмияткә ия Төзүче дөрес язганча -Аксак Тимер Идел буена 1391 һәм 1395 елларда басып кер.» әмма аның Болгарны алуы турындагы хәбәр әлегә тарихи чыганак чар белән расланмаган- (298 бит) Шул ук вакытта кайбер тарихчылар фикеремчә XIV йөздә Болгар шәһәрен һәм илен Аксак Тимер яки Булат Тимер яулап ала. талый һәм җимерә Татар халык иҗаты әсәрләрендә. күзәтелә торган күр санлы риваятьләрдә һәм безгә билгеле булган бәетләрдә сүз тик Аксак Тимер хакында гына бара Әгәр Болгарны яулап алучы һәм җимерүче Булат Тимер булса аның исеме һич югы бер әсәрдә әлеге бәетләрнең һәм риваятьләрнең берәр вариантында гына булса да ничектер чагылып китәр иде бит. Әмма безнең халык иҗаты Булат Тимер исемен гомумән белми Халыкның Бөек Болгарны җимерүчегә нәфрәте шундый көчле һәм тирән булган, күрәсең, ул Аксак Тимер исемен башка бернинди исем белән дә. хәтта ул канэчкеч илбасар исеменә бик якын яңгыраса да (Булат Тимер! алыштыра яки бутый алмаган Тарихчыларның, этнограф һәм телчеләрнең игътибарын җәлеп итеп килгән икенче бәхәсле мәсьәлә — Казан татарларының Урта Идел болгарларына мөнәсәбәте .Риваятьләр һәм легендалар- китабы бу мәсьәләгә дә беркадәр ачыклык кертергә ярдәм итә Проблема аеруча әһәмиятле булгач аңа да киңрәк тукталырга кирәк Беренчедән җыентыктагы Болгар чоры белән бәйле риваятьләрнең гомуми күләменә. санына игътибар итик Үзеннән-үзе аңлашыладыр. әгәр болгарларның Казан татарларына бернинди дә мөнәсәбәте булмаса. Казан киңрәк алсак Урта Идел татарлары күңелендә шулкадәр риваятьләр безнең көннәргә кадәр ничек саклана алыр иде'' Бер халык үз иҗатында башка халы\ әсәрләрен бигрәк тә бу күләмдә, берничек тә саклап кала алмый Бу — һәркемгә мәгълүм тарихи хакыйкать Өстәвенә риваятьләрдә сүз вак-төяк тормыш-көнкүреш хәлләре турында бармый Казан татарлары күңелендә сакланган ривая гьләрдә Болгар тарихының иң җитди һәм әһәмиятле вакыйгалары чагылыш тапкан Болгар шәһәренең салынуы, халыкның ислам динен кабул итүе. Болгар-Биләр җирләренең Аксак Тимер тарафыннан җимерелүе, яулап алынуы һ б Икенчедән, татар халкы тарихи риваятьләре- Казан татарларын болгарларның бәхәссез варислары итеп сурәтлиләр Өченчедән, бу хакыйкать риваятьләрнең конкрет эчтәлегендә дә киң чагылыш таба Авыл тарихлары- бүлегендәге беренче әсәр түбәндәге сүзләр белән башлана ■ Кайчандыр бик күптән, моннан йөзләрчә еллар элек Болгар дәүләте туфрагыннан хәзерге Татарстан республикасының Зоя елгасы буена. Кайбыч урманнары итәгенә дә төрле кабилә, төрле ыруг кешеләре килгән (137 бит) Борнаш Әҗәле Мамадыш. Югары Шырдан һ б күп кенә авыллар турындагы риваятьләрдә дә сүз халыкның борынгы Болгардан күчеп килүе турында бара Хәтта ярыйсы ук соң оешкан авыллар да үхтәренең ата-бабалары Болгардан килгән дип саныйлар Мәсәлән. Үзбәгәрәк авылына багышланган риваять мондый сүзләрдән башлана .Безнең авылның оештыры луына якынча йөз җитмеш ел була- (178 бит) Ягъни авыл XIX йөз башында барлыкка килә Шулай да бу авыл халкы турында риваятьтә Болгар белән бәйле сүзләр дә китерелә: -Без — Болгарларның ун дүртенче буыны» Яисә «Кыска Елга» риваятен алыйк «Безнең бабайлар килгән вакытта Чәрмәсән буеннан килгәннәр Болгар бабайлары булган» (180 бит) Мондый мисалларны җыентыктан бик күпләп китерергә мөмкин Димәк. Урта Идел татарларының формалашуы барыннан да элек борынгы болгар белән бәйләнгән дигән фикер татар халык иҗатында шулай булгач — халыкның иҗтимагый аңында да күптән киң таралган һәм нык урнашкан идея Моны инкарь итү — халык иҗатының конкрет эчтәлеген кире кагу аның тарихи- иҗтимагый әһәмиятен һәм киң таралган идеяләрен танымау булыр иде Бер карасаң, татар халкы риваятьләре бу очракта — авыл тарихлары — Болгар чорыннан әлләни ерак китмиләр кебек Шул ук вакытта алар татар халкының борынгырак чорлардагы халыкара бәйләнешләрен. җирле халыкның формалашуында башка ыру-кабиләләрнең дә катнашын инкарь итмиләр Рязань өлкәсендәге Әҗе авылына нигез салучыларның, мәсәлән. Азиядән килүе турында сөйләнә Авылның исеме дә Ази — Әҗе булып, шуннан калган имеш (192 бит) Икенче бер риваятьтә шул VK Әҗе авылы халкы Үргәнечтән Рязань өлкәсендәге икенче бер авыл — Бостан авылы халкы Әстерханнан күчеп килгән диелә (194 бит) Горький өлкәсендәге Андреевка авылы халкы хәтта Монголиядән килгән, дип сөйлиләр картлар (196 бит) Татарстанның Зеленодольск районындагы Мулла иле авылы халкы чыгышы ягыннан Кытайдан килгән диелә риваятьтә Шул уңайдан әсәрдә мондый сүзләр китерелә -Болгар йортында Кытайдан, һиндстан- нан килгән кешеләр күп булгандыр» (148 Төзүче дөрес күрсәтүенчә. - риваять ул — күп очракта тарих түгел, бәлки тарихи вакыйгаларга, тарихи шәхесләрнең эш- чәнлегенә халыкның мөнәсәбәте» (10 бит) Әйе. бу шулай, әлбәттә Шул ук вакытта халык риваятьләреннән алынган һәм югарыда китерелгән мәгълүматлар тарихи чынбарлыкка да каршы килмиләр, ә киресенчә — аларны киңәйтеп, тирәнәйтеп җибәрәләр фараз кылу рәвешендә әйтелгән фикерләрне дәлилләргә ярдәм итәләр. Бу яктан җыентыктагы борынгы чор тарихына бәйле риваятьләрдән тыш. Идел буе татарларын көчләп чукындыру, сыйнфый көрәш аеруча Пугачев күтәрелеше эпизодларын яктырткан әсәрләр зур әһәмияткә ия Шулай ук риваятьләр халыкның хуҗалык тормышын, игенчелек, умартачылык, сунарчылык. җиләк-җимеш бакчалары үстерүе. бу өлкәләрдәге осталыгы турында тәфсилле мәгълүматлар бирәләр Алар хуҗалыкның культура тормышын аның поэтик иҗатын фольклор әсәрләренең яшәү формаларын киңрәк һәм төгәлрәк күзалларга ярдәм итәләр Аларда төрки халыклар эпосында киң таралган Алып батыр. Хозыр Ильяс татар тарихи җырларында искиткеч матур шигъри гәүдәләнгән Әйтүкә бәетләрдә һәм төрки эпоста популяр Чура батыр образлары белән очрашырга мөмкин Димәк бу персонажлар татар халык иҗатының без электән дә белгән жанрларында гына түгел, риваятьләрдә дә гәүдәләнгәннәр икән Халык иҗаты әсәрләренең яшәү формаларына игътибар итсәк, түбәндәге мисалга тукталып үтәргә мөмкин Билгеле булганча. бәетләрнең Болгар чорында ук мөстәкыйль жанр буларак яшәү-яшәмәве әлегә кадәр бәхәсле мәсьәлә булып кала Риваятьләр бу мәсьәләгә дә ачыклык кертергә ярдәм итәләр Рәҗәп авылы тарихына багышланган риваятьтә бу хакта болай диелә: - Әле без яшь чакларда шәһри Болгар ханнарын, шәһри Болгарның матурлыгын. байлыгын, андагы бакчаларны, базарларны катыштырып җырлый торган бәетләр укылып йөри иде» (153 бит) Риваятьченең бу сүзләрен конкрет бәет тексты белән дә дәлилләп була -Шәһри Болгар бәетләре • ндәге түбәндәге юллар игътибарга лаек: Шәһри Болгарларга бардым зиярәт кылырмын дип Рабига күлләрен күргәч, сәламәт булырмын дип Биредә сүз Татарстанның Куйбышев шәһәре янындагы күл турында бара Күзәтелә торган китап күрсәтүенчә, изге дип саналган бу күл турында халык күңелендә искиткеч матур, тематик эчтәлеге ягыннан Болгарны Аксак Тимер яулап алуы белән бәйләнгән легендалар да яши икән (257. 356—-357 битләр). Җыентыкта «Тәфкилев көе». «Җизнәкәй». «Сакмар көе кебек җыр-көйләрнең тарихы белән бәйле материаллар да җитди урын алып тора Бездә көйләр тарихын өйрәнү 1910 елларда. Г Тукай заманнарында башлана. Бу хакта күзәтелә торган китапта да кайбер мәгълүматлар бар Тик аларны бераз киңәйткәндә, .тагы да яхшырак булыр иде Мәсәлән, бараба татарларында Әйтүкә турындагы риваятьләрнең төрле һәм еш кына халык дастанына тартым бик матур вариантлары бар Аларның барысы да диярлек Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының халык иҗаты лабораториясе архивында саклана Җыентыкта нигәдер әнә шул риваятьләрнең бер уртакул варианты гына китерелә Халык арасында шулай ук тарихи җырлар һәм аларның геройлары Шәрук Беглый Аким Беглый һ б турында күп санлы риваятьләр йөри Җыентыкта әнә шундый әсәрләргә дә урын бирелсә, алар ‘ Татар халык ижяты Бэетллр Томны тезүчеләр Әх- матова Ф Н Налнроа И Н Җамллетдинопа К Б Катан 1983 25 бит китапны тагы да баетып җибәрерләр һәм тарихи җырларның тормышчан реаль нигезләрен киңрәк һәм төгәлрәк ачыкларга ярдәм итәрләр иде Шул рәвешчә, риваятьләр халык тарихын. аның көндәлек тормышын милли культураның үсешүзгәреш юлларын, аерым этапларын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак ролен үти алалар Китапны нәшриятка әзерләүче алдында торган проблемаларның иң катлаулысы — конкрет әсәрләрнең жанрын билгеләү булгандыр дип уйларга кирәк Чыннан да анда риваять дип тәкъдим ителгән материаллар арасында башка жанр әсәрләренә тартым үрнәкләр дә бар Мәсәлән - Наҗар бәйрәме» (225-226 битләр) Әсәр көнкүреш риваяте дип тәкъдим ителгән Ләкин жанр үзенчәлекләре ягыннан ул һичшиксез легендага тартым Икенче бер мисал итеп шактый зур күләмле -Кылаф белән Туран- дык»ны алырга мөмкин Аны да төзүче риваять ди Минемчә, бу лиро-эпик дастан белән легенда арасында торган әсәр булса кирәк Жанр үзенчәлекләре якынча гына ачыкланган әсәрләр легендаларга багышланган бүлектә дә бар Бу яктан түбәндәге мисал аеруча характерлы Риваятьләр бүлегендә «Сак-Сок көе- дигән әсәр бар (222 бит) Шул ук әсәрнең чак кына киңәйтелгән варианты легендалар бүлегендә •Сак-Сок- дип бирелгән (252 бит) Эчтәлекләре һәм формалары, шигъри үзенчәлекләре һ б кайбер сыйфатлары ягыннан бу бер үк әсәрнең ике варианты Алар арасында күзгә күренерлек аерма юк. Өченче бер мисал итеп «Игелексез баланны алырга мөмкин (252 бит) Ул да легенда дип бирелгән Әсәрдә сүз игелексез ир баланың әнисе каргышы нәтиҗәсендә ташка әверелүе турын да бара -Кәккүк каян барлыкка килгән’- (242 бит) әсәре авырып яткан ананың кызларыннан ялварып су соравы турында сөйли Әмма үз уеннары белән артык мавыккан кызлар авыру әниләренең ялынып-ял- варуларын ишетмиләр Сусап аптыраган аңа -И ходаем кәккүк булсаемчы • - дип әйтүе була, шунда ук кәккүккә әверелә Күрсәтелгән әсәрләрнең барысы да төзүче тарафыннан легенда дип тәкъдим ителә Миңа калса, биредә мәсьәлә башкачарак тора Бу әсәрләрдә ниндидер фаҗига нәтиҗәсендә адәм баласының кошка яки ташка әверелүе хакында сөйләнә Мондый әсәрләр борынгылыкны нык саклаган Австралия Африка Океания кабиләләре мифларында борынгы Мисыр. Шумер-аккад Вавилон Греция мифологияләрендә әйтеп бетергесез киң таралган Бу төр мифлар борынгы чор әдәби әсәрләрендә дә киң чагыла Публий Свилий Назонның (б •» к 43—IB еллар) гадәттә илаһи бер талант белән язылган мифологик эпос дип саналучы ■ метаморфозаларын искә төшерик Гомумән кешенең яки башка бер җан иясенең икенче бер җан иясенә яисә хәтта җансыз бер затка әверелүе — бу бик күп халыклар мифологиясенең һәм барлык классик диннәрнең төп концепцияләреннән берсе Димәк, югарыда күрсәтелгән һәм җыентыкта легенда дип тәкъдим ителгән әсәрләрне мифологик хикәятләр бүлегендә урнаштыру хәерлерәк булыр иде Җыентыктагы «Искәрмәләр» бүлегенең күләме зур — 75 бит Нигездә ул яхшы әзерләнгән Искәрмәләрне тозү принцибы да уңышлы сайланган һәрбер искәрмәдә әсәрнең кайдан, кайчан язып алынуы нинди вариантлары булуы һәм -башка халыклардагы охшаш сюжеты (мотивы) басылган чыганаклар- күрсәтелергә тиеш иде (288 бит) Әгәр һәрбер искәрмә, һич югы аларның яртысы әнә шул принцип нигезендә төзелгән булса бүлекнең әһәмияте бер- мәбер артыр иде Халык иҗаты әсәрләрен киң планда өйрәнү очен аларның халыкара вариантларын барысын булмаса да — шактый өлешен белү таләп ителә Искәрмәләрнең баш өлешендә дә әнә шундый мәгълүматлар биреләчәк дип әйтелгән иде Ләкин китаптагы 379 әсәрнең тик 12-сенең генә башка халыклардагы вариантлары күрсәтелгән Кайбер әсәрләрнең искәрмәләрен беркадәр киңәйтү дә зыян итмәгән булыр иде Татарстанның Азнакай районындагы Сар- лы авылы тарихында, мәсәлән, мондый сүзләр бар «Хәзерге Сарлы авылы тирәсендә ул вакытларда калмыклар торган- (170 бит) Калмыкларның кайчан да булса хәзерге Татарстан тирәләрендә яшәве тарихка мәгълүм түгел Димәк әле генә китерелгән җөмләне ничектер аңлатып китәргә кирәк иде Шулай ук югарыда күрсәтелгән һәм жанр чикләре ачыкланып җитмә гән әсәрләргә дә киңрәк аңлатмалар биргәндә. бәхәсле мәсьәләләр дә азаер иде Әйе җыентыкның керешендә искәрмәләрендә. аерым әсәрләрнең жанрларын билгеләүдә кайбер каршылыклар бар һәм бу бик табигый Шулкадәр зур һәм әһәмиятле материалны беренче тапкыр күтәреп. һәр яктан килгән җыентык төзеп бул мый Шуңа күрә әлеге каршылыкларны күпертергә кирәкми Татар халкы рняаятьлә рен. легендаларын мифологик хикәятләрен чын фәнни нигездә җыю. бер тирәгә туп лау. фәнни өйрәнү, махсус җыентык итеп бастырып чыгару юнәлешендә беренче һәм искиткеч зур әһәмияткә ия булган адым ясалган Җыентык фольклор белгечләре- алдында киң юл ача Шуңа күрә зур тырышлык һәм түземлелек белән әзерләнгән • Риваятьләр һәм легендалар- китабы нигездә югары бәя алырга хаклы