Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

Марсель .Галиев Рух Зиратында үскән наратлар күк саргаймаган шигъри аһәңе, көзге урман моңсулыгын җиңеп, килеп керә: «Яшим бит әле...» Урман шавы дәвалаган җанга кунаклыйсы урын биектә. Тән нәрсә ул! Аны кыйнап була, ул бит җирдә, аңа кул җитә. Артык бәхет шагыйрьне кол итә, исбатлаган моны заманнар. Исем мәрмәр булып өлгергәнче дәвер үтү кирәк һаман да. Үзе исән чакта үлгәннәр күп — озак яшәп кыска гомерне. Хәтер учагыннан кем актарыр ут суламый калган күмерне. «Тормыш — сеңлем минем» дигән, сөеп, бүлгәләми акны, караны. Бу дөньяны үлеп яратканнар бер гомергә сыя аламы?.. Кара күләгә «Кая бара дөнья, ни булды соң? Алла итеп табынган затны кем каһәрли, кемнәр ачты әле телләрдәге богау йозакны? Соңга калып батыраю җиңел, тарих өчен, имеш, без кемнәр?! Әгәр Ул яңадан торып басса, һушсыз авасыз бит, мескеннәр!..» Шулай уйлап. Черек күл буенда бер карт йөри — кара күләгә. Яңакларын авыртулы кысып, ул шикләнеп карый кемгә дә... Карлы көндә һава җитми картка, заманга ул шундый үпкәле. Бүгенгегә каш астыннан карый кайтарасы китеп үткәнне. Хәлдән килсә, ул күрсәтер иде борып куеп тарих сәгатен; ул кабатлар иде ләззәтләнеп, сорау алу, палач сәнгатен. _.Үз оныгы — нәни малай бүген пистолетын аңа терәде. Уенчык бу корал, ә барыбер тетрәп куйды картның йөрәге. Яшьлегендә Себер исе килгән йодрык белән сорау алганда, дошман диеп, үз әтисен үзе төнлә килеп кулга алганда... Белми иде ул чак йөрәк барын портупея кыскан күкрәктә. Тормыш дигән хәтәр уенда ул алгысынган иде күбрәккә. ...Утызынчы еллар күләгәсе Черек күл буенда йөренә. Төшеп кала «ежов перчаткасы» көя кискән итек эзенә... Солдат көндәлегеннән Бу дөньяда нинди сүзләр йөрми, мәгънәсе ни, белмәссең барын. — Бер татар, бас ике шеренгага!— дип шаярта иде дусларым. Солдатташлар каршысында бер көн искә алып Ватан сугышын, карт полковник сөйләп алды безгә шушы сүзнең килеп чыгышын. Один татарин. в две шеренги становись!. лиат ай'еме — Бу сүздә бит чынлап шаяру бар. ачыклыйсым килә иң элек: бер татарның гаярьлеге яуда бәяләнде ике кешелек... Шулай диде рус полковнигы: — Батыр иде синең якташлар! Яу кырында туган сүз икән ул: « Ике рәткә бас син, бер татар!..» Җыр соңы Су буеннан әнкәй кайтып килә, каз каурые алган кулына. Жырдаи — Шушы җырың белән әниеңә һәйкәл куйдың, син бәхетле.— диләр. Ни әйтим соң, сулкылдый да күңел, сезгә карыйм, сезгә, өянкеләр. Ярлар да шул һаман, таллар да шул, әни генә кайтмый сукмаклардан. Талгын җилгә юеш битне куям, җанда күпме үкенечләр калган. Шулай тиеш мәллә бу дөньяда: йомшара җан — үкенечләр калса, исәннәргә мәрхәмәтле бул, дип, язмыш минем иңнәремә баса. Ә сез, таллар, елдагыча шулай мамык коеп тирбәлерсез җилдә. Җитез карчык күрсәм... әнидер дип, чишмә сукмагыннан менүчегә каршы барам... тагын туктап калам... Күзләремә генә күрендеме? Ышанырга теләп, малай чагым каз каурые тотып йөгердеме? Мин борылам. Сау булыгыз, таллар! Соңгы тапкыр әйтеп бисмилласын. әни учак яккан йортка ят мин, әйтсәләр дә: *Кайт син, чит булмассың...» Капка тавышын да сагынырмын, юатулар көтеп тик үземнән. Тал мамыгын күтәрү дә авыр, мәхрүм калсаң, туган нигезеңнән... Мәдхия — Син күк кызы! — дияр идем. Җир үпкәләр, Син Җир кызы! — дияр идем, Күк үпкәләр. Кем дип бәялим сине? Яшәү дәверендә бөтен серләр ачылып бетеп, кеше акылы хәрабәләргә әверелгәндә дә син хыял шәмдәленә тагын өмет уты кабызырсың. Төнге күк тирәнлегенә чумып, ярны тетрәтеп шаулаган дингез каршында басып торган алиһә сын — мәңге алгысыту өчен яратылган рәхимсез дөнья — барысына да син гаепле!.. Тарих катламнарында үзеңнең тоткан урыныңны уйлап кара әле: син бармак селкүгә, дәүләтләр җимерелгән, тимер ташкын булып, гаскәрләр канга кан килгән, тәхетләр йөзтүбән ауган, ефәк юрган астында пышылдап кына әйткән сүзеннән дә күпме башлар тәгәрәгән. Сиңа сокланудан, яшәвен иҗади исбатларга теләгән ирләр күпме мәһабәт сарайлар торгызган. яуда батырлыклар кылып, мәйданнар учында мәрмәргә әйләнгән, үлмәс дастаннар, поэмалар язган. Син үзеңнең шундый хәтәр көчкә ия икәнеңне аңлыйсың микән? Аңлыйсыңдыр, югыйсә болан, ике дәрья арасында. нәфис гәүдә бөгелешләрен котырткыч уйнатып, мәгърур елмаю яктысында, йолдызлы күк шәүләсен куе керфекләр арасына яшереп, сы- наулы карашың белән мине кимсетмәс идең. Бу мизгелдә мин. кылычны кыныдан чыгармыйча, табыну ләззәте хакына, меңнәр язмышын инкяр итмичә, синең алда баш иям. Суда йөзгән балык, күктә очкан кош. чабып барган аргамак матурлыгын тәңре синең буй-сыныңа гадел тараткан. Мин синең бәйсез горурлыгыңа соклану аша карыйм. Гүя син ана назын белдерергә теләгән иң соңгы зат, мондый елмаю, мондый к\з карашы, мондый ягымлылык бүтән беркайчан да кабатланмас, тораташка әйләнгән җир уртасында мин. мә хәббәтнең кадерен үкенеп аңлаган ятимлектә, сулкылдаган шәүләм белән япа-ялгыз торып калырмын кебек. Нигә әле мондый тешенке уйлар? Бәхеттән куркуданмы? Син бар бит, син — биектә!.. Чәчләреңнең давылы йолдызларны бер-беренә бәрелештерә дә, ерак чиксезлектә яңа дөньялар кабына. Иңеңне сыйпап, үтә күренмәле өрфия болытлар агыла. Үрел дә син. гасырлар буена күпме күз карашы мөлдерәп тулган Чүмеч йолдызны кулыңа ал. йөзтүбән әйләндер, оеган тынлык түгелсен дә. күк үзәнендә яңа йолдызлар шытсын. Үрел дә син. йомшак кына кагылып, ялгызлыгыннан арган Айны диңгез бишегенә кагып төшер — шаһит кирәкми безгә... Яшәү дигән бөек газапны башлаган кавемнең дәвамы булып, гүзәллегеңне оныт та, тантаналы елмай бер! Табынучыга син хуҗа. Синең каршыңа тезләнеп барам, алдануын белмәгән әсир булып, бәхетле кабатланучы колың булып... Галәм тирәнлегенә сузылган ыспай күләгәң, төн караңгылыгына кушылып, Җирне коча... Дулкын арты дулкын, юеш ком өстендә ак күбектәй чалкан ята киемнәрен. Күкрәгеңнең җиләк очын үпкән чакта, нәүмиз булып, көнләшәдер иреннәрен Чәчләрендә оеп кала дулкын шавы, яшел йолдыз калтырана керфегендә Ике тулган аең белән мәңгелектән йөзәсең син чиксез галәм киңлегендә Кыяларда калган хыяллар Син әйт кенә! Сим-Сим булмасам да оҗмах ишекләре ачыла. Мин ыргытам сиңа таулар илен, диңгез җәям аяк очыңа. Мин күтәргән биеклектән карап. Синдә туды шундый хыяллар. Карашыңнан кечерәеп калды кар түбәле бакый кыялар. Кипарислар көнләшерлек сының, ак каенлы илдән килсәң дә. Миңа артык бәхет идең бугай, мин — синеке мәңге... дисәң дә. Сизмәдек тә таулар аръягында тормыш безне бөтереп аласын. Язмыш юлга гел яшелен түгел, кара маяклар да куясын. Син әйт кенә... Мин тагын да әзер, ачам сиңа яңа дөньялар. Юк икән шул... Кабатлану булмый, кыяларда калган хыяллар. Оныта белү миңа язмаган шул, синнән ахры терелә алмамын. Гомеремнең соңгы көненәчә синсез дә мин синсез калмамын. Син әйт кенә...— диеп пышылдармын, бер елмаю миннән җәлләмә. Күзләремнең соңгы нуры төшәр түшәмдәге якты шәүләңә... Кичер мине, шигъриятле дөнья, инде хушлашамын дигән чакта, ерак киңлекләрдән эзли чыккан хисләр килеп чабуымнан тарта. Кичер мине, шигъриятле дөнья, вакытында булалмады китеп. Гомер-кыя кинәт убылмаса, дәвер ала тора китеп-китеп. Кичер мине, шигъриятле дөнья, юл саламын бары ташчың булып. Упкыныңа — Вакыт каберенә мин тамармын бер чак тамчы булыг Харрас Әюпов Капка баганасы турында баллада Харрж ӘЮПОВ C/MftJ - ;«н ' Дәшми иде капка баганасы. Аңа сөйләр хокук бирелмәгән. Күпне күргән имән баганалар... Сыерчыклар нигә сайлагандыр? Бәлки алар ул капкадан ниләр Кичкәнлеген чыгып сайрагандыр... 2 ...Хәзрәтнең хуҗалыгы янды. Билгеледер уттан ни каласы. Күмерләнде, янып беталмады Капкасының ике баганасы. Указ алган елны утыртылган Таза имән баганалар иде Янды дөнья... Барып сөялергә Шулар гына бары калган иде... Эче-тышы ялкын хәзрәтнең. Янды һаман, янды — сүнмәде ут: Синдәйләргә илдә көн беткән чак. Егыласы икән кемгә барып? Яна икән, ахыргача яна. Хәсрәтләр капкач чал башыңа! ...Ташламады халык, кулын сузды. Хөрмәт күрсәттеләр чалмасына. Күченәсе итте Яңавылга. Гаиләсе... Тагын ни аласың? Казып алып китте капкасының Күмерләнгән ике баганасын. Бөтенесе кирәк яңабаштан: Ат та юнәт, сыер-сарыгын да. Кем карасын, үзең карамасаң? Дин юлынмы, яңа нигезнеме — Кайсын гына аның кайгыртасың? Намазы да калгалады кайчак. Бер ходаең үзе ярлыкасын! Билен бөкте бөтен гаиләсе. Баганалар барсын күреп торды: Капка аша һич кермәде хәрәм. Хәләл тапкан гына йөреп торды. 4 Барсын күреп торды баганалар.. Язмыш тагын шул канканы какты: Авылның бар ярлы-ябагае «■Кулак» дигән кара исем такты Куып чыгардылар үз өеннән Хәзрәтне: бер ялкавы күчте. Атын җикте эштән чыгарганчы. Сыерын да шулар савып эчте. Күпне күргән баганалар иде... Кызыллар да булды, аклары да. Тик берсе дә болан кул сузмады Хәләл көче белән тапканына. Теге хөрәсәннең кысан өе Хәзрәтнең кешелеген кысты: — Нишләдең син, ходай. Безне болан Кимсетергә илдә кемнәр кушты?!. Ялваруын ишеттеме күкләр — Кире кайтардылар нигезенә. Кара яккан килеш калды һаман. Агармады менә исем генә... Иске багана да ярап тора. Аягыңнан сине нужа екса. Агарып ук беталмасалар да. Терәк булды алар хуҗалыкка. Ары чапты хәзрәт, бире чапты. ...Уттан калган капка баганасы.. Нигә генә янып бетмәгәндер?! — Күрмәс иде... Имән багананың Үзәгенә ниләр үтмәгәндер! Инде менә күпме сулар аккач. Чыгып өзгәләнә сыерчыклар: Капка баганасы куышында Телгә киләме әллә кыен чаклар? ...Җитү кызларына хәзрәтнең Урамнарга чыгар көн булмады; Гел нахакка кимсетелгәннәрен Халык арасында кем белмәде! «Кулак балалары» дигән исем Юылмады хәзрәт үлгәчтен дә, Хокуксызлар булып саналдылар Авылдагы власть кул астында. Алмадылар — кулак сыйныф өчен Түгел, имеш, колхоз дигәннәре. Нинди «сыйныф» булсын: чабата да. Киндер күлмәк иде кигәннәре!.. Уеннарга катнаштырмадылар, Җитү кызлар илгә чыгалмады ...Янып беталмаган баганалар Бер генә кат яшькә чыланмады... 6 Күмерләнсәләр дә тышкы яктан. Баганалар эчтән таза иде... Капкадан да еллар авыррак — Бергә күтәрергә язган иде. Адәм баласына кайчангача, Кайчангача хәрәм булсын кояш?! Колхозына алмый нишләсеннәр, Бушка эшләүчеләр кирәк булгач? Берсе көтү көтте, икенчесе Карулашмый йөрде кара эшкә. Мулла нәселеннән булуларын Төшергәләделәр һаман искә. Җәлләп тормадылар колхозчыны: Чапты алар шулай көнен-төнен Тамаклары ачлытуклы көе, Ашап булмый иде хезмәт көнен... 7 Әллә каян узмагандыр гомер. Шушы капка аша йөри биргән. Икенчесе мулла кызларының Төп нигезгә кайтты ире белән. Икәүләшеп атлар карадылар (Якты булып истә калган ансы). Күпме еллар узгач, ат бәйләргә Кирәк булды капка баганасы. Күпне күргән имән баганалар... Аларга да кайчак терәк кирәк. Тормыш баганасы аумас өчен. Кая гына барма, ир-ат кирәк. Тәгәрәшеп балалары үсте Капка төбендәге чирәмлектә; Ачыргалана ник сыерчыклар?— Оясына һичкем тигән юк ла! Капка баганасы эчләреннән Киләме әллә хәсрәт авазлары?— Баганалар күреп тордылар шул Адәм башларына ни язганны. Ирен кертеп салгач (сугыш җиле!), Чишендереп алды чабатасын. Кайгы күргәне бар... Ятим калган Биш баланы ничек юатасың? ...Капкасына килеп сугылганны Баганалар эчкә җыя барды. Үкенмәде микән сыерчыклар — Әй тынычсыз булды оялары!- 8 Моңнар тынмагандыр куышында — Барсын күреп торды баганалар... Егылган да булыр иде кеше, Эчтә иман дигән багана бар. Инде аудым, дигән чагында да Җибәрми ул, эчтән тотып тора. Күз яшеңне тышка чыгармыйча, Хәсрәт-җәберләрне йотып тора. Килүчеләр булмадылар түгел, Ирсез хатынга соң тынгы бармы! — Күңелдәге иман-баганага Узгынчылар башын бәреп ярды... Курыкканы — кеше хакы иде. Беркайчан да гайбәт сөйләмәде. Истә хатын-кызның: — Түтекәем, Рәхәт синең белән! — дигәннәре. Өнәмәүчеләр дә табылгандыр: — Харап икән, мулла кызы, имеш! Бәрелгәләделәр. Баганалар... Баганалар калды туры килеш... 9 Чыга иде капка төпләренә, Сөялмәде никтер баганага... Озата торды — нәрсә дисен инде «Китәм, әнкәй»,— дигән балаларга?! Син генәме — сыерчыклар да бит Ел да, әнә, бала очыралар. Очып китәләр шул... Сыерчыклар Нигә болай чыр-чыр кычкыралар? Синең җаныңдагы хафалар да Бармы әллә алар тавышында? Чыккан бугай бергә чүкердәшкән Көннәр канатланып — Барсы шунда! Китә торды кошлар. И кошкайлар! Баганалар ничә бушап калды. ...Капка төбендә ул Моннан торган Ялгыз баганага охшап калды. 10 Күпне күргән имән баганалар... Алар күрәсене кемнәр күрсен? — Шәһәрдәге балалары кайтып. Аналарын алып китте беркөн. Ярты авыл килде озатырга... Алай иткән булды, болай итте; Ниләр генә кичерелмәгән шул!— Бөтенесен төяп алып китте. Төяп алып китте авыл ямен. Монсу бушлык калды күңелләрдә. Шул хәзрәттән калган баганалар — Юк, багана гына түгелләр лә! Утта янды, ачлыкларын күрде. Кимсетелүләрне, сугыш җилен... Капка баганасы! Ул чакларда Син болай ук ятим түгел идең. Терәк идең аеыр елларына. Нинди җилләр сиңа кагылмады! Ак көенчә калды ләкин нигез. Бу капкага кара ягылмады... ...Инде кергән бала-чага гына % Чирәменнән нидер табып алды; Озак торды әле баганалар: Үткәннәргә капка ябык калды... 11 ...Сыерчыклар килә торды һаман. Бу нигездә алар — дәвам иде; Ләкин бер яз нәүмиз калды кошлар: Баганалар инде ауган иде... Оча-куна эзләп йөрде алар Ничә еллык газиз ояларын; Каян белсен кошлар, узган җәйдә Түтиләрен җирләп куйганнарын?! Бичаралар озак эзләделәр: Оя кирәк, оя — баганалар! Кая гына барып сыенсыннар — Ауганнар шул инде, ауган алар. Бу нигездә үскәннәрне эзләп Очсыннармы — каян табаласын?— Шәһәрләрдә алар торган өйнең Юк шул инде капка баганасы! Китеп барганнарның җанымы әллә Сыерчыклар? — айкый җирне-күкне: Эзләр әле, эзләр, мескенкәйләр: Ауган баганалар илдә күпме?! Арта бара баганасыз җаннар... Кая барып, кемгә таянасы? Белми эзләмидер сыерчыклар — Кирәктер ул капка баганасы!..