Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮН КЕЛӘМНӘР

 

Софья Даниловна Кузьминых турында сейләгәндә иң элек халкыбызның борынгыдан килгән гамәли сәнгатен күзалларга, әлеге бай һәм зур сәнгатьнең төрле тармакларын, юнәлешләрен барлап карарга кирәк. Чәмчәле читекләр, кечкенә күн сандыклар, күн келәмнәр, җитен тукымадан һәм күннән тегелгән бизәкле өс киемнәре — азмыни халык иҗатында мондый сәнгать җәүһәрләре!? С. Д. Кузьминых — милләте буенча рус кешесе. Әмма ул Казанда туган, татар сөйләмен, татар җырларын сабый чактан ук тыңлап үскән, татар халкының милли төсмерләрен хәтеренә сеңдергән. Аның күргәзмәсендәге үрнәкләргә күз салсаң, тагын шуны да ныклап тоярга мөмкин: халык аһәңнәрен күңеленә тирән салу белән беррәттән. гамәли сәнгать осталарының элек-электән килгән ихтыяр көчен, сабырлыгын һәм түземлеген, фидакарьлеген һәм күңел байлыгын да үзенә якын юлдаш иткән икән ул. Чәмчәләп яисә күнгә басып ясалган бу бизәкләр бик борынгыдан калган төсмерләрне уяу саклый. Шул ук вакытта останың хыялы яңа бизәкләр, яңа төсмерләр тудыра, кискеч очы аларны күн җәймә өстенә төшерә. Ләкин, ни генә булма сын. һәр яңа бизәк үзендә халык зиһененә уелган гореф-гадәтләрне, иң якты кичерешләрне. иң изге омтылышларны чагылдыра. Чәчәк бәйләмнәренең һәр бизәгендә борынгыдан килгән фәлсәфи уйларны: тормыш, яшәү, туу һәм үлү турындагы уйлануларны күреп алырга мөмкин. Як-якка сузылып киткән үсентеләр янә шушы уйларга кушыла — яшәүнең матурлыгын, тереклекнең чиксезлеген. дәвамлылыкның асыл табигатен раслый. Гармония дә. табигатьнең олылыгы да әнә шул бизәкләр аша зурлана. Халык иҗатына, халык сәнгатенә чын мәхәббәт, табигатьнең һәм гамәли сәнгатьнең кабатланмас кануннарын йөрәк аша тою. аяк киеме җитештерү кебек катлаулы һөнәрнең хатын-кызга хас һәм хас булмаган якларын җиренә җиткереп белү, киемсалым тегү осталыгын иҗат белән, теоретик эзләнүләр белән бергә үреп бару — болар барысы да С. Д. Кузьминых иҗатына бәрәкәтле сулыш өргән сыйфатлар. «Кырлай» дип аталган мемориал комплекстагы җиһазларны бизәү өчен эшләнгән күн мендәрләр. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасының холлын бизәгән күн келәмнәр әнә шул зур иҗатның гаҗәеп бер үрнәкләре. Әлеге иҗат безгә бүгенге көнне дә. киләчәкне дә. борынгы бабаларыбыз чорыннан килгән изге сулышны да дөрес тоярга, дәвамлылыкның бөек көчен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.