Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИШАН ОНЫГЫ

Мыеклы абзый, бәхеткә каршы, минем исемем белән артык I булышмады, документларымны актарырга кереште. L Сул як кәнәфидә утыручы яшь, чибәр абый әйтте: — Мин кичә аның документлары белән таныштым,— диде.— Минем фикерем әзер. — Соңыннан, соңыннан,— диде мыеклы, ишарә бармагын гына селкеп. Ул, тәгаен, комиссиянең рәисе иде, чөнки апа да. абый да аның алдында үзләрен кечелекле бер кыяфәттә тоталар. — Иә, эш нидә соң? — диде мыеклы, бераз казынганнан соң.— Ни өчен сине институттан кудылар? Мин үтенечемдә бу сорауга җавапны бик ачык һәм тулы итеп язган идем инде, шуңа агайның моны белмәгәндәй кылануы миңа бик сәер тоелды. — Чыгардылар инде,— дип мыгырдандым,— чыгышыңны яшер гәнсең, диләр. Апа кырку гына сорап куйды: — Ярыймыни шулай чыгышны яшерергә, якташ? Синең әтиең кем, кулак идеме? Илдә сыйнфый көрәшнең кызган чагы. Алар без нең җитәкчеләргә аталар. Ә син... Минем күкрәк авызына ниндидер салкын чирканчык нәрсә йөгергәндәй булды, тыным кысылды. «Болай булгач, беттем, беттем», дип уйладым. Эш мондый юнәлеш алса, хәерле фал түгел бу. — Әти мулла иде. Әгәр яшермәсәм, мине институтка алмаслар иде,— дидем мин. чарасызлыктан кыюлана төшеп. Бу инде минем, саламга тотынып, батып үлүдән котылырга теләү кебек килеп чыкты. Мыеклы агай сорау белән комиссия әгъзаларына карап чыкты да, тегеләр берни дә әйтмәгәч, кинәт миңа: — Сез китә аласыз,— диде.— Сезне күрдек. Комиссия карарын көтегез. Бу очрашуның шулай тиз бетүен, комиссия членнарының миңа ничектер ышанычсыз каравын, кырыс сөйләшүләрен мин үземчә начарга юрадым. Күңелемне инәдәй тирәнгә кереп авырттырган, җа нымны ашаган, инде институт миңа насыйп түгел икән дигән шик, бу очрашудан соң. ныгыды гына, әлеге инә эчкәрәк кенә керде... Сеәгә тәкъдим ителгән бу илек Атилла Расихның ‘Ишан оныгы» исемле роман истәлегеннән алындьГ. «Елларны чигерсәм» дигән дилогиянең беренче китабы булган бу әсәр журналыбылда киләсе ел башында тулысынча басылып чыгача