Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гарәп әлифбасы нигезендә татарча уку күнекмәләре

Күп санлы укучыларыбыз үтенечен искә алып, журналның бу саныннан башлап гарәп әлифбасы нигезендә татарча уку язу күнекмәләре биреп барылачак. Бу санда, уку язу күнекмәсе буларак, 1920 елда Татарстан АССРны оештыру турында В. И. Ленин һәм М И. Калинин кул куйган Декрет тексты аз гына кыскартылып тәкъдим ителә Ул егерменче еллар башында реформа ясалган татар әлифбасы нигезендә язылган. АВТОНОМИЯЛЕ ТАТАР СОЦИАЛЬ СОВЕТЛАР ҖӨМҺҮРИЯТЕ ТӨЗҮ ТУРЫНДА ДЕКРЕТ Бөтснроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы карар бирде: 1. Россия Социаль Сонетлар Җөмһүрияте Федерациясенең бер кисәге рәвешендә итеп. Автономияле Татар Социаль Советлар Җөмһүрияте төзелсен. 2. Татар Социаль Советлар Җөмһүриятенең дәүләт власте рәвеше, РСФСРиың Конституциясендә күрсәтелгәнчә, урыннардагы советлардан. Үзәк Башкарма белән Совнаркомнан гыйбарәт булыр. 3. Автономияле Татар Социаль Советлар Җөмһүриятенең эшләрен башкару өчен түбәндә күрсәтелгән Халык Комиссариатлары төзеләләр 1) Эчке эшләр Халык Ко миссариаты (почта-телеграф идарәсе шуңа керә), 2) Гадлия. 3) Мәгариф. 4) Сала мәтлек саклау. 5) Иҗтимагый тәэмин (собес). 6) Җир эшләре. 7) Азык. 8) Финанс. 9) Халык хуҗалыгы советы (хезмәт, юл идарәләре аерым бүлек булып моңа керәләр). 10) Эшчс-крестьян инспекциясе. Искәрмә: Татар җөмһүриятенең тышкы эшләре, тышкы сәүдә йөртүләре бөтен көенчә Россия Советлар Җөмһүрияте Федерациясе карамагында кала. Сугыш эш ләре. якындагы округ хәрби комиссариатына буйсынган Татар хәрби комиссариаты кулында булыр. 4. РСФСРиың хуҗалык һәм финанс сәясәтен җөмһүриятнең һәммә җирләрендә бер торле бөтен баруын саклау өчен. Татар җөмһүриятенең Азык. Финанс, Юл. Халык хуҗалыгы советы. Эшче-крестьян инспекциясе. Почта-телеграф идарәсе турыдан туры РСФСРиың шундый комиссариатларына буйсыналар һәм аларның кушканнарын, инструкцияләрен үтәргә тиешлеләр. 5. Татар җөмһүриятенең Эчке эшләр (почта телеграфтан башка). Гадлия. Мәгариф. Сәламәтлек саклау. Иҗтимагый тәэмин һәм Җир эшләре комиссариатлары, үзләре нең эшләрендә автономияле булып, турыдан туры Татар Үзәк Башкармасы алдында мәсьүлләр. 6. Казан шәһәр советының рәисе тавыш бирү хакы белән Татар җөмһүрияте Совнаркомының составына керә. 7. Татар Социаль Советлар Җөмһүриятенең финанс, техника турыннан булган бар лык хаҗәтләре Вотенроссия Советлары Җөмһүрияте тарафыннан үтәлер 8. Татар җөмһүрияте Советларының Береиче съездына чаклы, югарыда күрсә телгән рәвешләрдә, бөтен власть Үзәк Башкарма тарафыннан төзелгән Вакытлы Рев ком кулында булачак. Бу ревкомның иң алда торган бурычы — Татар Социаль Совет лар Җөмһүриятенең Беренче съездын җыю һәм. положениенең 3 пунктында күр сәтелгәнчә. Татар С. С- Җөмһүриятенең наркоматлары рәвешендә үзенең шөгъбаләрен оештырудыр. 9 Татарстан җөмһүрияте төзелүдә чыгуы, кузгалуы мөмкин булган мәсьәләләр не чишү өчен. Эчке һәм Милләтләр эшләре Халык Комиссариатларына уртак комиссия тезү тапшырыла. 1920 ел. 25 май. Мәскәү