Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭНЕМ ӘЙТСӘ — ӘЙТӘ УЛ!

Хыялый балачак тиз уза Уза да сагындыра башлый Шуңа күрә сезгә Ләбиб Лерон дигән яшь шагыйрьнең яңа китабын укып карарга киңәш итәм. Аны укыганда сез бүгенге мәшәкатьләрегезне онытып, узган көннәрегездә, сагындырган сәгатьләрегездә яшәп алырсыз Хәтта ул китапны үзегезнең энеләрегез һәм сеңелләрегезгә, балаларыгызга укып күрсәтергә, йә бүләк итәргә теләрсез Яңа китапның исеме— Яңгырның ял көне Китапта мондый бер шигырь дә бар Минем энем әйтсәме9 Энем әйтсә — әйтә ул: — Бир. ди.— .миңи кояшны' Кояш — минем тәтәй ул' Әйе кайсыбызның энесе шулай әйтә алыр” Бала уена әллә ниләр килә Бер карасаң бала үзе — аяклы хыял ул Нәниләр дөньясы, нәниләрнең фикер сөреше бик тә серле, үзенчәлекле Алар дөньясын ачык күрә белү, аннан яңа шигырь табып язу — җиңел эш түгел Шөкер безнең бу эшне сәнгатьчә башкара алган балалар әдәбиятында шәхес булып танылган осталарыбыз Әлбәттә, балалар өчен күпләр яза. күпләп яза һәм. еш кына очракларда, алар берберсең кабатлыйлар Әз генә үзгәрәк көйгә салып, инде кем тарафыннандыр күрелгән- әйтелгән хәлләрне сөйлиләр Әйтик, бер үк хәлне берсе бер шигъри калыпта — шомалыкта яза. икенчесе — аннан шомарак өченчесе — икенчесеннән шомарак һәм шулай озак дәвам итәргә була Беркатлы хыялый бала исә аларның барысын да яңа шигырь дип укый Ләбиб Лерон башкаларны кабатлау юлына кермәгән, башкалардан шомарак ритм да эзләми. Ул балалар өчен алар дөньясыннан яңа шигырь эзли һәм таба Менә аның Татар теле дәресендәдигән шигыре Дамир абый әйтеп тора. Кабатлап бара Сара. — Мин баралг. Син барасың. Ул бара Кинәт Сира туктады да. Уңга, сулга карады — Аңлал1ь<ича калды-ч. абый. Ә б<-.1 кая барабыз? Ләбиб татар балалар әдәбиятына да. балалар күңеленә дә өстәмә байлык булып урнашырлык шигырьләр таба ала Табышын балаларча җитез хәрәкәтләр, тиз үзгәрешләр аша уздырып, укучы күңелен үзенә ияртә Аның вакыйгаларына биреләсең дә шомалык һәм ритм турында онытасың бары укыйсы гына килә Хикмәт — үзгәрештә, вакыйгаларда һәм хәрәкәттә генә дә түгел — Ләбиб сәнгатьчә тәэсир итүнең күп төрле алымнарын сиземләп яза шуның белән безне үзенең тагын да зуррак мөмкинлекләре барына ышандыра. Яңгырның ял көне* китабындагы шигырьләр йә шатландырып елмайта йә уйлата-үкендерә, әмма укучыны битараф калдырмый Мәсәлән Болында ялгыз болан баласы, табасы иде бит аның анасын — ди автор Шул рәвешле бУ шигырьне укып чыккач ул табылмас инде, аны кемдер атып алган булса кирәк, диясе килә Моңланып куясың Бакалар турындагы шигырьдә судагы бакалар сурәтләнә Алар бата-калка уныйлар Соңрак алар батмый, алар су өстенә чалкан гына яталар Чөнки малайлар аларга таш аталар, үтерәләр икән Бусы үкендерә Уйлый белгән бала өчен бакалар да җан иясе ләЛәбиб Лерон балаларны уйлата нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла Китапның беренче битендәге мондый юллар юкка гына языл магандыр; Нәни димәгел лшңа' Голлар турында уйлыйм лши. Җилләр турында уйлыйм. Илләр турында уйлыйм Бу китаптан тәҗрибәле күзгә генә чалына торган кимчелекләр дә табарга мөмкин Әйтик, нәниләр --өзгәләнә -хәвефләнә- кебек сүзләрне кулланмас Әтиләр әниләр, әбиләр — куян куркак, диләр*.— бик таушалган рифманы тагын кабатлау тына булып чыга Башка төрле вак кимчелекләр дә очрый Әмма төп фикерем итеп, авторның үз сүзләрен дә файдаланып бу китап һәм ,1ның авторы Ләбиб турында болай дияргә — Энем әйтсә — әйтә ул'