Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ДӘРЕС

Гел — халык рухының иң кыйммәтле хәзинәсе Мәгълүм булганча, рухи байлык ул бик киң төшенчә Аңа сәнгатьнең барлык төрләре, халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш тәҗрибәсе керә Телдән башка милли сүз сәнгате була алмаган кебек үз халкыңның сәнгатен, рухын бөтен нечкәлеге белән аңлау һәм үзләштерү дә тел белүдән башка мөмкин түгел Нәкъ менә шуңа күрә дә фикер ияләре ана телеп халыкның бөек тәрбиячесе дип атыйлар Туган телне саклау, яклау һәм үстерү турында хәзерге көндә шактый күп сүз алып барыла Татар мәктәпләренең санын арттыру, рус мәктәпләрендә татар класслары ачу хәстәре күрелә, балалар бакчаларында татар теленә өйрәтү буенча группалар эшли башлады Болар барысы да бик кирәкле изге эш Ләкин шуны истән чыгармаска кирәк, туган телнең нигезе, һичшиксез, гаиләдә салына Ә иң яхшысы — баланың теле туган телендә ачылырга тиеш Гаиләдә бала белән ана телендә сөйләшү аның балалар бакчасында. урамда иптәшләре белән рус телендә аралашуына һич тә зыян китерми киресенчә, баланың фикерләү сәләте үсүгә уңай йогынты ясый рухи дөньясын баета Ә бит баланың акыл сәләте һәм фикерләвенең дөрес юнәлештә үсеше аның теләсә нинди чит телдә оста сөйләшүенә караганда күпкә мөһимрәк Әти-әниләр игътибар иткәне бардыр, гадәттә 3-4 яшьләргә кадәр бары тик ана телендә генә сөйләшкән баланы балалар бакчасына китерсәң, бик аз вакыт эчендә инде ул рус телендә башка балалар кебек үк яхшы итеп сөйләшә башлый Бу чорда баланың тел үзләштерү сәләте аеруча көчле була Баланың табигатенә хас сөйләү куәсе бу яшьләрдә бөтен көченә ачылып китә Шуңа күрә бит. гадәттә, бала сөйләргә өйрәнә генә димиләр. баланың теле ачыла диләр Әгәр инде бала төрле сәбәпләр аркасында баштан ук гаиләдә чит телдә сөйләшә башлаган икән, бу очракта да хәлне төзәтү, ягъни баланы ана теленә өйрәтү өчен кичекмәстән чаралар күрергә кирәк Баланы табигать биргән бөек хәзинәдән — ана теленнән мәхрүм итәргә һич кенә дә ярамый Бу аны туган халкыннан аерып кына калмый ә ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрне дә шактый катлауландыра Хәзер инде сер түгел, күп кенә очракларда бу хәл. ягъни үз балаң белән, ватыпҗимереп дигәндәй, рус телендә генә сөйләшергә омтылу, баланың әхлак тәрбиясенә дә кире йогынты ясый Чөнки үзе өчен иң якын булган кешеләрнең рухи тормышына бала бары тик туган тел ярдәмендә генә үтеп керә ала Ата-ана белән бала арасында тирәнтен рухи уртаклык, гармонияле мөнәсәбәт булсын өчен бала туган тел мохитендә тәрбия алырга тиеш, бу — бәхәссез Бала ана телен үзләштерсен өчен беренче чиратта әтисе белән әнисенең һәм башка якыннарының гаиләдә һәрвакыт татарча сөйлә Т шүләре һәм мөмкин кадәр баланы да татарча сөйләшүгә тартулары кыйммәт Балага кечкенәдән үк татарча кызыклы китаплар уку. әкиятләр сөйләү, татарча радио һәм телевидение тапшыруларын бергәләп тыңлау яки карау уңай нәтиҗәләр бирә. Бала туган телен бөтенләй диярлек белмәгән очракта аның белән махсус шөгыльләнергә кирәк Моның өчен әти-әниләр даими рәвештә атнага 2-3 мәртәбә, бушрак вакыт табып, алдан беркадәр хәзерлек белән дәресләр үткәрергә тиеш Бу эштә ярдәм итү максатында без журнал битләрендә шундый дәресләрнең якынча үрнәкләрен биреп барачакбыз1 Бала ялыкмасын өчен, эш алымнарын гел төрләндереп торырга, аларны уен белән бергә алып барырга кирәк Шулай да һәр дәрестә билгеле бер күләмдә сүзләр, яки гадирәк булса да җөмләләр отып калу, ә алга таба укылган әсәрләренең берничә сүз белән эчтәлеген сөйләтү, кечкенә-кечкенә шигырьләр ятлату кебек эш төрләре алынса, бу дәресләр яхшы нәтиҗә бирер Дәресләрне алып бару өчен, курчак һәм башка уенчыклар яки исемен атау өчен кирәк булган башка предметлар, рәсемнәрнең кул астында булуы яхшы Дәрес үрнәкләре ахырында телебезнең фонетик яки грамматик үзенчәлекләре турында бераз киңәшләр дә биреп барачакбыз, Иң беренче дәресләрне әти-әниләр балага берничә сүз өйрәтү (исәнмесез, сау булыгыз, рәхмәт, курчак кебек) һәм туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту кебек бурычлар куя алалар — Кызым (яки улым), менә бу — курчак (Татар милли киемендәге курчак булса яхшы) Курчакның исеме — Айсылу Ул бик матур итеп татарча сөйләшә белә икән, аның синең белән исәнләшәсе килә. — Исәнме. Айсылу! (Бала берничә мәртәбә кабатлый) Курчакның минем белән дә исәнләшәсе килә. Зурлар белән «исәнмесез- дип исәнләшәләр — Исәнмесез, апа! — Исәнме. Айсылу! Бала исәнмесез- сүзен берничә тапкыр кабатлый Айсылу безгә бик кызыклы, матур әкият укырга куша Менә бу — татар халык әкияте, аның исеме «Кәҗә бәтиләре һәм бүре - (Әкият кычкырып укыла яки магнитофон тасмасында тыңлана) Әйдәгез, әкиятне татарча тыңлыйк. «Урманда кечкенә генә өй салып, шунда үзенец бәтиләре белән бер кәҗә яшәгән Кәҗә һәркөн урманга азык эзләргә китә Үзе киткәндә балаларына берәүгә дә ишек ачмаска куша Кәҗә урманнан кайткач, мөгезләре белән ишекне шакылдатып җырлый торган була: — Бәтиләрем, балакайларым! Ачыгыз ишекне, ачыгыз! Сезнең әнкәгез кайтты — Сезгә сөт алып кайтты Кәҗә бәтиләре, әниләренең тавышын ишетүгә, ишекне ачалар Әниләре аларны ашата да тагын урманга китә, ә бәтиләр ишекне ныклап биклиләр дә әниләрен көтеп калалар Кәҗәнең җырлаганын бервакыт бүре ишетеп тора Кәҗә урманга китү белән, ул өй янына килеп, калын тавыш белән улый башлый: ойргиү группалары ечгн тпзглгән Бгэ аларны — Сөекле балакайлар. Сез. кәҗә бәтиләре' Ачыгызчы ишекне! Сезнең әнкәгез кайтты — Сезгә сөт алып кайтты - Ишетәбез, ишетәбез, бу әнкәбез тавышы түгел Безнең әнкәбез нечкә тавыш белән җырлый,— дип җавап биргән кәҗә бәтиләре Бүрегә ишекне ачмаганнар Бүре ишек төбендә басып торган, торган да кайтып киткән Озак та үтмәгән, кәҗә үзе кайтып, ишекне шакылдата башлаган — Бәтиләрем, балакайларым Ачыгыз ишекне, ачыгыз Сезнең әнкәгез кайтты — Сезгә сөт алып кайтты Балалар ишекне ачып, әнкәләрен керткәннәр дә яннарына бүре килгәнне сөйләгәннәр Кәҗә аларны ашатып, ишекне тагын да ныклабрак бикләргә һәм беркемгә дә ачмаска кушкан Ишекне ачмагыз. бүре килер дә ашар үзегезне».— дигән. ӘКИЯТ тыңланып беткәч, балалардан аны ничек аңлаулары, нинди татар сүзләрен истә калдырулары сорала Рус телендә эчтәлеген сөйләргә кушыла Әкиятне балалар тулысынча аңламаган очракта да. әкият сәнгатьчә укылганда, балалар аны кызыксынып тыңлыйлар татар теленең гомуми яңгырашын беркадәр үзләштереп калалар Ахырдан ата-ана балаларны мактап киләчәктә дә татар телендә китаплар укыячакларын әйтә Шулай ук. татар радиосы һәм телевизордан тапшыруларны үзегез аңлап татар телендә карарсыз, диелә Г Тукай рәсемен күрсәтеп аның балалар өчен шигырьләр, хикәя- I >р әкиятләр язуын сөйләргә кирәк Туган тел - шигыре укып күрсәтелә; Туган тел И туган тел. u матур тел. Әткәм-әнкәмнең теле' Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән. Аннары төннәр буе Әбкәм хикәят сөйләгән И туган тел' һәрвакытта Ярдәмең берлән синең Кечкенәдән аңлашылган Шатлыгым, кайгы.н минем И туган тел’ Синдә булган Иң зле к кыйлган догам: Ярлыкагыл. дип. үзем һәм Әткэм-әнкәмнс ходам Татар теленең үзенчәлекле авазлары турында кайбер фәнни-ме- тодик киңәшләр Бу дәрестә балалар үзләштереп калырга тиешле яңа сүзләрдә (исәнмесез, сау булыгыз, рәхмәт, курчак) а. .» авазларының әйтелеш үзенчәлектәрем» тукталыйк А авазы татар телендә, бигрәк тә беренче иҗекләрдә, иренләшү төсмере белән (иреннәрне бөрә төшеп) әйтелә, ә рус телендә ул ачык ишетелә Шуңа күрә сау булыгыз сүзендәге а авазының әйтелешенә махсус игътибар итәргә кирәк Мәсәлән, чагыштырып карагыз Казан — Казань. Ә авазының дөрес әйтелешен ике төрле юл белән төшендерергә мөмкин 1) Ә авазын әйтергә әзерләнгәндә, авыз а авазын әйткәндәгечә киң ачыла, ләкин тел алгарак килә, телнең очы аскы тешләргә килеп терәлә иреннәр җәелеп китә 2) Русча э (е) авазы әйтергә әзерләнә, ләкин авыз киңрәк ачыла, ияк аска төшеп китә. Ә — киң әйтелешле алгы рәт сузыгы Ә авазын дөрес әйтү күнекмәләре булдыру өчен шагыйрә Әминә Бикчәнтәеваның түбәндәге шигырен кабат-кабат укырга һәм ятларга кирәк Бәтиләр Уса безнең фермада Бик күп нәни бәтиләр — Бә! — диләр — Бә! — диләр. Башка бер сүз әйтмиләр — Ничек исемнәрегез? — дип сорагач, бәтиләр: — Бә! — диләр — Бә! — диләр. Башка бер суз әйтмиләр — Шәл бәйләргә йон безгә Бирегезче. бәтиләр! — Мә! — диләр — Мә' — диләр. Бодрә тунлы бәтиләр!