Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯРСУ

Монда инде аяк басып торыр урын булмаса да, бүлмә тып-тын — бөтенләй буш кебек. Райбашкарма рәисе Сабиров янына ашыгыч рәвештә чакырылган, аның кабул итүен көтеп утырган авыл советы председательләре барысы да хафалы уйда: «Тагы нигә чакырган икән бу Сабиров? Халыктан тагы ни җыярга кушар да, нинди задание бирер? Дүрт ел буена барган бу сугыш дәверендә авыл халкыннан нәрсә генә җыеп алынмады да. нинди генә түләү-салымнар салынмады? Әле сугыш беткәч тә калган микәнни?..» Колмаксар авылы башлыгы Галимулла карт килеп кергәч, бүлмә бөтенләй тулып, ташып чыккан сыман булды. Ул, мондагыларны үзенең заманына күрә юан гәүдәсе белән этеп-ешып, тыйнак кына киенгән секретарь хатын янына узды, аның йөзенә туры карап сорады: — Көн тәртибе ни. белмисеңме? — Вакыты җиткәч, Галимулла агай, вакыты җиткәч. Керә-керешкә ясаган бу һөҗүме барып чыкмагач, Галимулла халыкка таба борылды, шәрран ярып әйтеп куйды: — Инде бу чакырулардан тынып торырбызмы әллә дигән ием... Куштирәк авыл советы председателе Надирә аның сүзен күтәреп алды: — Сөйләмә, сугыш туктагач та тынгы юк. Инде барысы да, уйларыннан айнып, бердәм шаулаша башладылар: — Тагы нәрсә сорар икән? — Бәрәңге симәнәсе, билгеле. Аны утырту планы яртылаш та үтәлмә— Әллә соң юл төзәтү хакында микән? Бүлмә базарга әверелде, председательләрнең һәркайсы үз фаразын әйтеп калырга ашыкты. Мондый тәртипсезлеккә күнекмәгән секретарь ханым аягына торып басты, кызып киткән авыл башлыкларын тезгенләргә ашыкты: — Иә. базар ясамагыз әле, иптәшләр! Сүзен әйтеп бетермәде, өстәлендәге телефон шалтырады. Барысы да тынып калдылар. Тәрәзәдә талпынган кызыл күбәләкнең лепелдәве ишетелеп торды хәтта. Шул тынлыкта телефон трубкасыннан Сабировның бераз карлыккан тавышы аермачык булып яңгырады: — Керсеннәр! Менә алар — райондагы утыз җиде авылның утыз җиде башлыгы — Сабировның киң, иркен бүлмәсендә стеналар буена тезеп куелган урындык ларда утыралар. Назләрендә борчылу, гаҗизләнү, шом. Кая ул сүз кату, ник кенә берсе төчкерсен дә, ник кенә берсе йөткерсен. Сабиров, аларны барлагандай, барына да сөзеп кенә карап чыкты да, елмаеп җибәрде: — Сез нәрсә, әрвахларны зиярәт итәргә килгән төсле утырасыз әле? — Шатланырлык нәрсә күренми сыман, иптәш Сабиров,— дип, барысы өчен дә җавапны Галимулла бирде — Беләбез ич, тәти бирергә чакырмыйсың син. — Юкны сөйлисең, Галимулла агай,— Сабиров өстәлендәге кәгазьләрдә актарынып алды, аннан шактый сыегайган кара чәчен артка таба сыпырып куйды.— Шатлыгыбыз бар һәм дә чиксез зур. Җир шарындагы иң явыз дошманны дөмектердек. — Алаен алай да. үзебез шәрәкәй калдык, кем Сабиров,— дип бәхәс ләште Галимулла, ап-ак сакалын сыпырып. — Анысы бар,— Сабиров кинәт җитдиләнде.— Сугыш китергән җимереклектән чыгу өчен билләрне тагы да ныграк буарга туры киләчәк безгә. Ярар, сүз ул хакта түгел бүген. Аның соңгы сүзеннән тагы да аптырабрак калдылар, дөньяларын онытып, райбашкарма рәисенә текәлделәр. — Әйе,— дип дәвам итте Сабиров, талчыккан йөзендә кабат елмаю бал кытып,— ул хакта түгел, бәйрәм турында сөйләшик, иптәшләр. Сабан туйларын уздырасы иде бит. Куштирәкнең чая Надирәсе дәшми чыдамады: — Шаяртмачы, Сабиров! — Нинди шаяру ди, үткәрәбез, үткәрәбез аны! — Галимулла тәмам ка натланды. — һы, бетең беләнме?— дип тавыш бирде Таллыярның яңа председателе Госман һәм, сүзен раслагандай, протез кулын шыгырдатып алды. Галимулла шунда ук аңа очып кунды: — Нигә бет белән? Сугышка кадәрге сыман ук бөтен шартын китереп уздырабыз аны. Госман. Минем, примир, сугыш чыккан елны җыйган сөлгеләрем исән. Тимер сандыкта, беләсең килсә. — Сездә шулайдыр да бит, бездә менә...— дип мыгырданды Госман, юашланып.— Сугышның дүрт елына мин бишенче персидател Таллыярда. Минем алын Хабуш тапканын-табынганын эчеп бетерә барган. Пичәт хәт ле пичәтне югалткан хәтта, хәерсез. — Соң, барыбыз да шул хәлдә инде,— дип бәхәскә кушылды Надирә,— Алай да, юк дип, елап торып булмас. Үткәр, без, иптәш Сабиров, гөрләтеп үткәрәбез. Соңгы сөлгеләребезне җыеп булса да... Аның сүзен башка хатыннар күтәреп алды: — Уздырмый ни, гомерлек бәйрәмне. — Әбәзәтелне! — Имынны хәзер — иң кыен чакта үткәрергә кирәк тә! Күпчелекнең фикере ачыклангач, Сабиров тезгенне үз кулына алырга ашыкты: — Уздырырга кирәк, иптәшләр, һәм ничек кирәк алай түгел, нәкъ сугышка кадәргечә итеп. Тапкан-табынганны үзегез җыярсыз. Аз булса да, без дә ярдәм итәрбез. Райсоюзга күлмәк-ыштан, кирза итек сыман товар лар кайтардык. Чорына күрә бүләккә алары да ярап куяр. Димәк, июньнең икенче якшәмбесендә. Шимбә көн — авылларда, якшәмбе — районда. Каршылар юк бугай. Авыл вәкилләре таралгач, өшән гәүдәсен бөкрәйтеп, шактый уйланып утырды Сабиров. Уздырачаклар, әлбәттә, гөрләтеп уздырачаклар. Сугыш чорының кырыкмаса кырык мәшәкатен җилкәләренә күтәргән авыл сабан туен гына оештырмый ди мени? Әйе, әйбәт узар, районда да киме булмас. Инде чаралары күрелә дә башлады. Райсоюз складына көн саен диярлек савыт-саба, кызыл мал, арзанлы кием-салым кайтып тора. Аннан тыш, һәр авыл икешәр сөлге китерәчәк, гармунчысы да. җырчы-биючесе дә табылыр. Тик менә иң мөһиме — батырга бүләк юк бит әле. Гомерлек гадәт буенча, сабан туе батырына симез сарык тәкәсе бирелә иде. Анысын каян аласың хәзер? Колхозларда бүләккә бирерлек түгел, сарыкларны бәхилләтерлек тә тәкәләр калмады. Шулай ук бозау, яисә башка бер дүрт аяклы мал бирү хакында да уйлыйсы юк. Нишләргә соң? Әтәч биреп булмый бит инде батыр га! Радиоалгыч, яки патефон ише нәрсә чамаларгамы әллә? Ул шулай аптырап утырган арада, шактый таләпчән итеп, ишек шакы дылар. Рөхсәт-фәләнне дә көтмичә кереп килүче ир-ат күренде. Агач аягы белән шапылдатып басуына караганда, райком шоферы Ишбулдин иде бу. | Шул — үзе, җепкә элеп киптергәндәй чандыр, яңагы яңакка ябышып, бите кошныкына охшап калган. Сабиров аңа сәерсенеп карап торды да, берни аңлатмый торган тавыш белән әйтеп куйды: — Әйдүк. Ишбулдин. Ни йомышлар белән? Тегесе җавап бирергә ашыкмады. Титаклый-титаклый, түргә узды, пред седатель каршындагы урындыкка килеп утырды. — Сабан туе уздырасыз икән. — Шулай дип уйлашабыз, Ишбулдин,— «Әллә йөгерергә исәп бармы?» — дип тә өстәмәкче иде, вакытында тыелып калды Сабиров. Ул да түгел. Рәмзи Ишбулдинның сугышка кадәр сабан туйларында көрәшүе, хәтта берничә ел рәттән район батыры булып калуы исенә төште. «Менә ич әзер судья,— дип шатланды ул эченнән,— бирим дигән колына — чыгарып куяр юлына, ди».— Үзем дә сине чакыртмакчы идем әле, Ишбулдин, судья кирәгәчәк. — Бездән инде көрәшүләр булмас хәзер,— дип уфтанды Рәмзи, ничектер моңсу итеп.— Ә судьялыкны булдырабыз аны. Көрәшчеләр генә табылсын. — Да. сугыш нык изгән сине, Ишбулдин. Нишлисең бит, исән калганыңа шатлан. Көрәшчеләр исә булыр алар — үсеп торалар ич. Тик менә ни бит әле, батырга бирерлек бүләгебез генә юк. — Шул хакта кердем дә инде мин, иптәш Сабиров. Батырга дигән бүләкне үзем бирәм. Бер дигән аккордеон! Тугыз регистрлы. Италия осталары ясаган. Сабиров аңа шикләнебрәк карап куйды. Шаяртмыймы бу? Һәм Рәмзи не башка яклабрак капшый башлады: — Син үзең гармунчы бит, Ишбулдин. Чабатачы шөшлесен сатса, нишләр? — Минем өчен хафаланмагыз, иптәш Сабиров. Үземнең сугышка кадәрге тальян бар минем. Таллыяр Гафият эше — мәңге тузарлык түгел. Мәсьәлә ачыклана төште. Димәк, форсаттан файдаланып, аккордеонын сатмакчы бу. Инде сүзне чынга борырга да мөмкин иде. — Кыйбат сорыйсыңмы соң, Ишбулдин, ул нәмәрсәң өчен дим? Алай чит ил осталары эшләгән нәрсә булгач, арзанга бирмәссең бит инде син аны? — Кыйммәтле дип, бәяләп-сатып бирә торган түгел инде аны, иптәш Сабиров. Бушка бирәм мин аны сезгә. Үземә дә бер тиенсезгә килеп кергән мал. — Ничек? — Ничек дип... Будапештны штурмлаганда булды ул хәл. Алгы сызыкка боеприпаслар ташыйбыз. Чираттагы йөкне илткәч, кайтып киләм шулай. Минем алда гына әллә нәрсәләр төягән трехтонка. Шуңардан калышмаска тырышып, бар куәтенә куам полуторканы. Кинәт әллә каян гына дошман самолеты килеп чыкмасынмы. Безнең өскә килеп тә җитте, аллы-артлы өч дүрт бомба томырды бу... — Соң, соң? — Кайчан һәм ничек төшеп капланганмындыр юл кырыендагы чирәмгә. Анысын хәтерләмим. Аңыма килгәндә, миннән алдагы машина дөрләп яна, кабинасыннан чыгучы да күренми иде. Тиз генә торып, кабинама кердем дә, машинаны артка бирдем һәм. янып бетеп бара торган трехтонканы әйләнеп үтәргә дип, юл кырыена чыктым. Карасам, чирәмдә зәп-зәңгәр булып шул аккордеон ята. Тулы бер машина йөктән шул гына исән калган икән. Төшеп алдым моны, янәшәмә куйдым да частька алып кайттым. — Әллә ничегрәк килеп чыккан икән, Ишбулдин. — Бер дә әллә ничек түгел. Мин аны хуҗалык бүлегенә тапшырган идем тапшыруын. Иптәшләр бит, уйный белүемне сизеп алдылар да, һәр көн кич аптыраталар мине: «Уйна да уйна!». Шулай итеп, көн саен уйный башладым. Шулай уйный торгач, бер заман аккордеонны үземә бүләк итеп бирделәр. Аннан соң каты яраландым. Мине аңсыз килеш Горькийга, госпитальгә озатканнар. Дүрт ай аунарга туры килде койкада. Госпитальдән чыгарга дип. документлар рәтләп йөргәндә, әлеге аккордеонны китереп бирделәр. Аны, ничектер, үзем белән озатканнар да. шундагы кием-салым арасында сакланып яткан, имеш. — Алай,— Сабиров авыр сулап куйды.— Бик зур истәлек икән ич, Иш- булдин. синең бу аккордеоның. Кызганыч түгелме? — Сабан туе батырына кызганыч була димени?! Сугыштан соң берен- I че сабан туе бит, иптәш Сабиров. Райбашкарма председателе дәшмәде. «Халыкның әллә нинди яхшы яклары бар»,— дип уйлап куйды. Авыллардагы сабан туйлары, чыннан да. шаулап үтте. Бүләкләр ярлырак дип тормадылар, йөгерештеләр дә, чүлмәк тә ваттылар, аркан тартып та көч сынаштылар... Дөрес, көрәш мәйданнарында хәл сыеграк иде. Кая ул сыек кына, кайбер авылларда чын көрәш бөтенләй булмады. Бу хәл Сабировны пошаманга салды. Әйе, таза ир-егетләр калмаган диярлек авылларда, исән калган фронтовиклар исә кайтып җитмәгән. Иртәгә район сабан туенда да көрәшүче булмас микәнни? Малайлар әүмәкләшкәнне карап утырырга калырмы? Чын ир-егетләр көрәшмәгәч, нинди сабан туе инде ул?! Нишлисең, заманасына күрә сые. Алай да бөтенләй өметне өзмик әле. Район хәтле районда тәмам беткәндер дисеңме көрәшчеләрне? Әнә бит, Колмаксарда ничек көрәштеләр! Кичкә кадәр барды тартышулары. Шунысы гаҗәп, батырга, бәләкәйрәк булса да. бер тәкә әзерләгән иде Гали мулла. Үзенекен алып килгән дип сөйләделәр. Булыр да аңардан! Транспорт ягын искә алып, сабан туе мәйданын район үзәге кырыендагы чирәмлеккә, дөресрәге, аэродромның бер почмагына тәгаенләгәннәр иде. Монда күләгәсенә утырып ял итәрлек куаклыклар юк югын, янәшәдә генә челтерәп чишмәләр дә акмый. Аның каравы, барасы килгәнгә ат яисә машина эзләп җәфаланасы түгел. Өстәвенә, кибетләр дә, ашханә дә якын гына — карыны ачканнар рәхим итсен. Мәйданы тагы, үзе такыр, үзе чирәмле, өстәл өсте кебек тигез. — һай, мәйданның нинди булуындамыни соң хикмәт?! Бөтен эш халык җыелуда, кешеләрнең активлыгында, кәефендә. Бәйрәмне бәйрәм иткән — халык үзе бит инде, һәм, әйтергә кирәк, халык әйбәт җыелды. Дөрес, мондагыларның күбесе хатын-кыз, бала-чага. Булса ни, сугыш чорының бөтен авырлыгын шулар тартып бардылар ла. Бәйрәмдә дә урыннары түрдән булсын, рәхим итсеннәр, уйнасыннар, көлсеннәр. Нәкъ сәгать унда райбашкарма рәисе Сабиров мәйдан уртасындагы өстәлтрибунага менеп басты. Дулкынланды, каушап калды ул. Алай да, сөйли башлагач, тавышы батырайды, гадәттәге ныклыгына кайтты. Ә сөйләр сүзе күп иде аның. Райондашларының озакка сузылган сугыш елларындагы фидакарьлеге, каһарманлыгы тулысынча килеп басты аның күз алдына. Ул шушы районда туып-үскән ун Советлар Союзы Герое белән бер рәттән дистәләрчә тракторчыларны, ат караучыларны, уракчыларны, терлекчеләрне атады, илебез иң кыен сынау кичергән чорда армыйталмый эшләүләре өчен райондашларына рәхмәт әйтте. Шуннан инде төрле уеннар, ат чабышлары башланып китте. Халык, мәйданның әле бер башына, әле икенче ягына авышып, күңеленә хуш килгән уеннарны карый иде. Алар исә кызганнан кыза бара. Сугыш елларында бөтен авыр эшне тарткан апалар һәм сеңелләр монда да каушап калмаганнар: чүлмәген дә ваталар, арканын да тартышалар. Җыр-бию дигәнне әйткән дә юк — анысы һич кенә дә тынып тормый. Тик менә ике ярдәмчесе — башларына түбәтәйләрен киеп, җилкәләренә сөлгеләр салган ике карт белән мәйданның бер тарафында йөренүче Рәмзи Ишбулдин янында гына сүлпәнлек. Дөрес, баштарак монда да «көрәшчеләрне» санап очына чыгарлык түгел иде. Малайларның берсе егылуга, икенчесе чәчрәп чыга. Өчне екканы исә, бүләккә трусик яки яшел тарак алып, иптәшләре янына мактанырга ашыга. Аларны үсмерләр алыштырды — көрәш кыза төште. Халык шунда таба авышты. Тик анысы озакка бармады. Баш судья Рәмзи үзе үк үсмерләр көрәшен кыскарак тоту ягында иде. Чөнки көн кыска, ә алда әле — чын көрәш, ир-егетләр көрәше. Җыелган халык кына түгел, Рәмзи үзе дә шуны көтә иде. Ул, кулындагы яулык, майка, күлмәк ише бүләкләрне картларга бирде дә. үзе өстәл янына килде, көрәшчеләр исемлеген кулына алды. Хәл, чыннан да, аяныч иде. Нибары унбер кеше язылган. Аларының да яртысы чын көрәшчеләр түгелдер әле. мөгаен. Рәмзи, кара коелып, исемлекне әйләндер- гәләде. аннан җыелган халыкка карап кычкырып җибәрде: — Әй, көрәшчеләр, сезне көтәбез! Рәмзи, әле уңга, әле сулга каранып, үзенә таба якынлашучы ир-егетләрне көтте. Тик. кая гына карамасын, яулык бәйләгәннәрдән башка кеше күренмәде. Кәефе тагы да кырылды судьяның. Сугыш, сугыш гаепле барына да. Ә бит элек кара төнгә кадәр көч сынаша торганнар иде көрәшчеләр. Нихәл итмәк кирәк, булганы белән канәгатьләнергә кала. Ул, үсмерләр көрәше тәмамланганны да көтми, мәйданга беренче парны чакырды. Чандыр гына ике ир-ат кисәге. Бер-берен этеп егарга маташа торгач, кайсыныңдыр сырты җиргә тиде. Судья, бөтенләй өметен өзеп, икенче парны чакырды. Болары инде көрәшчеләргә охшаган иде. Күлмәкләрен салып аттылар. кулларын селтәштереп, физзарядка ясагандай иттеләр — күренеп тора фронтовиклар. Һәм, чыннан да, алар көрәшә башлауга, бәйрәм ямьләнеп китте. Халык бу төбәккә бөялде. Көрәшчеләргә көч биреп, кычкырып торучылар күбәйде. Инде Рәмзи дә бөтенләй башка кыяфәт алды, протез аягын да онытып, көч сынашучылар яныннан китмәде. Менә көрәшчеләрнең берсе, көндәшен җирдән өзеп алды да, күз ачып йомганчы, аны сыртына салды. Мәйдан «аһ» итте. Алай да җиңүчеләр ачыклана башлады инде. Өчне еккан егет, сөлгесен җилкәсе аий салган да, тыныч кына чирәмдә утыра. Аның янәшәсенә башка батырлар өстәлә тора. Менә алар барысы өчәү генә калды. Кол- максарның кызыл майкалы тракторчысы, Куштирәкнең ак ситсы күлмәкле бригадиры һәм озын буйлы район киномеханигы. Тик, буе озын булса да, буыны сыеграк икән шул. Куштирәк бригадиры аны «ә» дигәнче чөеп салды. Аның каравы, Колмаксар тракторчысы белән озак алыштылар. Бригадир тәмам әлсерәде, бирешә башлады, менә-менә билен бирәчәк. Ләкин шул чак әллә нәрсә булды. Халык төркеме шау-гөр итеп, эте- шә-төртешә каядыр чаба башлады. Бераздан инде көрәшчеләр белән судьялар үзләре генә торып калды. Баксаң, аэродромның теге башына самолет төшкән икән. Барысы да шунда йөгергәннәр. Кәефе тәмам кырылган Рәмзия көрәшне туктатты. Батырның батыр калуын карап торучы булмагач, йә ни инде бу?! Ләкин берни эшләр хәл юк, мәйдан тулысы белән самолет янына күчкән иде. Ярый әле, озак көтәргә туры килмәде. Очкыч моторын сүндерү белән, халык кабат мәйданга агылды, бераздан инде көрәшчеләрне урап алды. Бригадир белән тракторчыны көрәшкә кушарга дип кенә торганда Рәмзи янына өстенә солдат гимнастеркасы кигән чандыр егет килде, көрәшергә рөхсәт сорады. Маңгаендагы күзлегенә караганда, бу егет самолеттан төшкән иде. Очучыдырмы, юкмы — анысы әһәмиятле түгел иде Рәмзигә. Нишләргә? Көрәшкә кертергәме, юкмы гимнастеркалыны? Ул бит өчне екмаган, талчыкмаган да. Инде тәмам хәлсезләнгән егетләр белән көрәштерсәң, дөрес булырмы бу? Ишбулдин икеләнеп калды. Әмма аны урап алган халык: • Көрәшсен, көрәшсен»,— дип гүли иде. Рәмзи картларны янына чакырып алды, шыпырт кына киңәште. Аны иң өркеткәне — чит кешенең район батыры булып калуы иде. Ләкин картлар аның белән килешмәделәр, «Сиңа җәлке штули, көрәшсен!»—дип, икесе бер авыздан куәтләделәр. Инде Рәмзинең дә киреләнер урыны калмады, күпчелеккә буйсынмый чара юк иде. Озак бәхәсләшкәннән соң, гимнастеркалы егет бригадир белән дә, тракторчы белән дә көрәшергә тиеш дигән карарга килделәр. Рәмзинең шикләнүе юкка булмаган икән. Бригадирны бер ыргымда җирдән өзеп алды гимнастеркалы һәм бик ансат кына сыртына салды. Дөрес, Колмаксар тракторчысы белән озак тартыштылар. Гимнастеркалының чын көрәшче икәне әллә каян күренеп тора, ул көрәш алымнарын әйбәтрәк белә, күнегүләр узган булуы да сизелә. Тракторчы белән тарткалашуы да, болай, карап торучыларга тамаша булсынга гына түгел микән? Шулай булып чыкты. Ул, тычкан белән уйнаган мәче шикелле, Колмаксар тракторчысына үзен җирдән өзеп-өзеп алырга биргәләде. Тик һич кенә дә сырты белән төшми иде. Шулай шактый маташкач, гимнастеркалы кискен хәрәкәт белән көндәшен кысып алды, җирдән аерды һәм, шундый ук җитезлек белән, сыртына салды. Мәйдан гөр итте. Халыкның шау-шуына Рәмзи үзе дә кушылып китте, гимнастеркалы өчен шатлана шатлана, өстәл янына барды, зур зәңгәр аккордеонны күтәреп алды да мәйдан уртасына ашыкты. Әмма гимнастеркалы янына барып җитмәде, тукталып калды, бүләген чирәмгә куйды. Тукта, бу ничек була соң әле? Батырга дигән затлы бүләкне чит-ят кеше алып китәчәкмени? Бүләге черт с ним. анысы җәл түгел. Җиңгәнсең икән, рәхим ит — ал! Оста көрәшчеләрне гомере буе хөрмәт итте Рәмзи, фронт сабан туйларында да алар өчен янып-көеп йөри торган иде. Монда исә башка очрак. Бүләк кенә китми, район даны да китә ич читкә! Моңа ничек түзмәк кирәк?! Юк. юл куярга ярамый. Һәм ул. титаклый-титаклый, мәйданны урарга тотынды: — Батырга кем чыга? Әйдәгез, егетләр, сынатмагыз! Район даны ычкына ич кулдан... Әмма ул никадәр генә сөрән салмасын, гимнастеркалыга каршы чыгучы күренмәде. Бу хәлгә гарьләнде, сыкранды Рәмзи, ут капкандай бөтен тәне яна башлады. — Нүжәли район данын биреп җибәрәбез, егетләр?! — дип кычкырды ул, ачыргаланып. Җавап бирүче булмады. Рәмзи кинәт, бер селтәнүдә, кызгылт шак маклы күлмәген ярып җибәрде, аннан салып ук атты һәм гимнастеркалыга таба атлады. Шул чак артында ук хатыны Халидә чырыйлап җибәрде: — Нишлисең син, Рәмзи бәгърем9 ! Тегендә, сугышта үлмәгәнне!..— һәм ул иренең кулына килеп ябышты. Рәмзи аны бер селтәнүдә читкә чөеп ыргытты. Ничек күзенә чалынгандыр, шул кызулыгы арасында сары майкасының ямавын күреп алды. • Ә» дигәнче анысын салып ташлады һәм гимнастеркалы каршына килеп басты. — Яле, алышып карыйк, кордаш,— дип гыжлады ул, җирдә яткан сөлгене кулына алып. Мәйдандагылар аның уң як җилкәсеннән башланып биленә кадәр төш кән кыпкызыл җәрәхәт эзен шунда гына күреп алдылар бугай, берсен- берсе узып шаулашырга тотындылар: — Куй, Рәмзи, имгәнерсең! — Көрәшерлегең калмаган инде, яшьти. — Протезсыз каласың ич, дивана! Ишбулдин исә аларның үгет-нәсихәтләрен ишетми, һаман үзенекен кабатлый иде: — Иә, ал сөлгеңне, солдат! Гимнастеркалы аңа нидер сөйли, үзе акрын-акрын гына Рәмзидән читләшә иде. Ләкин Ишбулдин аңа китеп барырга бирми, сөлгесе белән биленнән эләктереп алмакчы. Ниһаять, гимнастеркалы җыелган халыкка килеп төртелде һәм, алардан ярдәм сорагандай, борылып нидер әйтте. Тик Рәмзи, аның ай-ваена карамый, сөлгесен тегенең биленә салды. Гимнастеркалы кинәт җиргә тезләнде һәм солгесе белән битен каплады. — Җиңдең, җиңдең, туган, биреләм! — дип кычкырды ул, яшенә тыгылып.— Мә, бу сөлге дә синең иңне бизәсен. Әмма Рәмзи инде тәмам ярсыган, үзенең протезын да, күптән түгел генә элпәләнгән җәрәхәтен дә оныткан иде. — Көрәшми торыпмы?! Юк, брат, алай булмый. Көрәшче Рәмзи диләр мине! — дип шаулады ул ярсынып һәм гимнастеркалыны җилкәсеннән тартып торгыза башлады.— Тот сөлгеңне, брат? Гимнастеркалы, җитез хәрәкәт ясап. Рәмзинең кулларыннан ычкынды һәм. кисәк борылып, халыкны аралый аралый, мәйданнан читкә ташланды. Җанлы боҗраны өзеп чыгуга, йөгерергә үк тотынды. Мондагылар аны ка рашлары белән самолетка хәтле озаттылар. Янә берничә минуттан очкыч һавага күтәрелде, сабан туе мәйданы өстендә бер әйләнеш ясады да, көнба тышка, Казанга таба юл алды. Халык исә самолет Колмаксар урманы артына кереп югалгач кына анына килде. Булган кадәр ир-егетләр әле һаман да ялангач килеш мәйдан уртасында торган Ишбулдинны урап алдылар һәм шаулашырга тотындылар: — Молодец. Рәмзи! — Район данын яклап калдың бит тәки. — Егет икәнсең! Аяк астында аунап калган аккордеонны райбашкарма рәисе Сабиров үзе күтәреп килде һәм Рәмзигә сузды: — Ал. Ишбулдин, чын көрәшче икәнсең. Үз күчтәнәчен ашаган кеше үлемсез була, диләр. Мең яшә! Әмма Рәмзи аккордеонга үрелмәде. Халыкны ера-ера мәйданнан чыкты да, күлмәксез көенчә, кызу-кызу өенә таба титаклады. Ике күзеннән дә яшь ага иде район батырының.