Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАКЫТ ҖИТӘР, КОЯШ ЧЫГАР!

Күренекле әдип, шагыйрь тәрҗемәче һәм драматург, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе. 1919 елдан Коммунистлар партиясе члены. 1929 елдан -буржуаз милләтче- Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына быелның августында 100 ел тула Илебез тарихының гаять тә катлаулы, сикәлтәле чорларында яшәп, көрәшеп уздырган кырык яше тулу көннәрендә репрессияләнеп. дистә елга дкын гомерен төрмәләрдә лагерьларда үткәргән һәм иң фаҗигалесе — илле яше дә тулып өл- гермәстән атып үтерелгән бу зур шәхеснең исеме өч дистә ел чамасы тыелган исемнәр рәтендә булды Тик партиянең тарихи XX съезды карарлары гына, хаксызга җәберләнгән миллионлаган совет кешесенең берсе буларак Сәгыйть Сүнчәләйгә дә туган халкына әдәбиятына. Ватанына -кайтырга- юл ачты. Әмма сталинчылык репрессияләренә дучар булган дистәләрчә язучыларның абруйлы исемнәрен татар әдәбиятында торгызу эше кызганычка каршы, җиңел генә бармады Моның өчен көч куярга, догматик фикерләүләрдән арынырга, архивларда эзләнүләр алып барырга |.ирәк иде Бу эшнең Сәгыйть Сүнчәләйгә кагылган ка- дәресен әдипнең бертуган абыйсы, педагог һәм журналист Шәриф Сүнчәл^р (1885-1959). әдипнең мирас комиссиясе членнарыннан язучыларыбыз Риза ага Ишморат Әмирхан ага Еники баштан җибәрде Алар тырышлыгы белән 1961 елда Татарстан китап нәшриятында С. Сүнчәләйнең «Сайланма әсәрләр-е дөньяга чыгарыл. . pvui сүзнең авторы әдәбиятчы-i алим Гали Халит) Китап шактый зур күләмле иҗат мирасының чагыштырмача аз өлешен — 63 шигырьне, бер пәрдәле Сәнгатьчеләр- пьесасын һәм Тукай турындагы ике истәлекне генә эченә алган булса да әдипнең яңада кайтуына хәбәр итү көченә ия иде. билгеле Риза Ишморатның истәлек язмалары X Госман. М Мәһдиев. Э Нигъмәтуллин һәм башка кайбер галимнәрнең хезмәтләре С Сүнчәләйнең тормыш һәм көрәш сәхифәләрен ачыклау иҗат мирасын барлау юлында шактый уңышлы адымнар булды Күптомлы -Татар әдәбияты тарихы-нык өченче китабында унынчы еллар татар поэзиясе турындагы бүлектә Гали Халит аның шигъри әсәрләренә махсус тукталып уза С Сүнчәләйнең иҗат мирасы—җитди әдәби күренеш Бүген аны хакыйкатьтә барынча өйрәнү эше әле башлангыч хәлендә генә тора дисәк тә ялгышмыйбыздыр Күп мәсьәләләрне куясы җентекләп өйрәнәсе хәл итәсе бар әле. Сүнчәләйнең 100 еллыгына багышланган бу мәкаләдә дә сүзне әдипнең тормыш һәм иҗат юлына караган кайбер күзәтүләр белән генә чикләргә туры килер Документаль чыганакларда С Сүнчәләйнең (Сәгыйть Хәмидулла улы СүнчәләевнеҢ) туу урыны итеп ул замандагы административ-территориаль бүленеш буенча Саратов губернасының Хвалын өязенә кергән Иске Мастак авылы күрсәтелә Ләкин аңа монда озак яшәргә насыйп булмаган 1891 елгы ачлык газабыннан котылырга теләп. Хәмидулла агай үзенең гаиләсе белән Әстерхан шәһәренә килеп урнаша Шулай итеп. Сәгыйть тә бик кечкенәдән шәһәр кешесе булып китә Үсә төшкәч исә шәһәр мәдрәсәсенә— Ваһабиятә кереп укый Аны тәмамлагач, ике ел балалар укыту белән шөгыльләнә Тагын бер нәрсә мәгълүм безгә япь-яшь булуына да карамастан Сүн- чәләй 1905-1907 елгы революция чорында Әстерханда булып торган хәрәкәтләргә бик теләп катнашкан, агасы Шәриф белән бергә ул прокламацияләр, сул фикерле брошюралар таратучыларның берсе булган 1907 елларда язмыш аны Казанга алып килә Шакиржан Хәмиди укыткан мәдрәК сэг» йөрүдән зиһенле, кызыксынучан. укуга дәрте ташып торган егет зур мәгънә тап- jubiii һәм тиздән абыйсы үрнәгендә, Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә ’Гик матди кысынкылыклар бер елдан соң ук Сүнчәләйне бу уку йортыннан аерылуга китергән 1909 еллардан башлап ул — Пермь губернасының Уса өязе Сараш авылындагы дүрт сыйныфлы земство мәктәбе укытучысы (бу мәктәптә Ш Сүнчәләй дә эшли башлаган була) Әнә шулай халкыбыз күңелендә мәгърифәт уты кабызуны олуг максат иткән татар мөгаллимнәре сафына баса С Сүнчәләй Р Ишморат истәлекләреннән күренгәнчә ике туган бу эшне гаять яратып, бар көч-сәләтләрен. хис-ялкыннарын салып башкарганнар Һәм укучы балаларның, бөтен авыл кешеләренең мәхәббәтен казанганнар С Сүнчәләйнең әдәбиятка килүе дә шушы Сарашта яши һәм эшли башлавы еллары белән бәйле Дөрес, ул элегрәк тә кулына каләм тотып карамады түгел. Әстерханның Борһане тәрәкъкый» газетасында хәбәр-информацияләрен бастырса. 1908 елда аның Кавказ тоткыны-’. «Тунгатай» исемле тәрҗемәләре Күл —күз яше» дигән хикәясе юка гына китаплар булып дөньяга чыккан иде Ләкин алар С Сүнчәләй иҗат биографиясенә эз салмыйлар Сарашта яшәгән елларында С Сүнчәләй беренче чиратта үзен лирик шагыйрь итеп таныта. Россиянең төрле почмакларында (Казан, Әстерхан. Оренбург. Петербург. Томск. Уфа кебек шәһәрләрдә) чыгып килгән татар газета һәм журнал битләрендә »С. Сүнчәләй (-С С» Хәмидулла углы») имзалы әсәрләр бу дәвер укучысына бик еш тәкъдим ителгәннәр 1913 елда заманы өчен зур күләмле шигъри җыентыгы да дөнья күрә аның Әдәбият галимнәре унынчы еллар татар әдәбиятында, тәнкыйди реализм белән янәшәдә иҗат методы буларак романтизмның да куәтләнеп китүен язып киләләр Әйтергә кирәк. С Сүнчәләй дә бу күренештән читтә торып калмаган Күпчелек чордаш шагыйрьләрендәгечә аның да сәнгатьчә фикерләвендә, дөньяны тоюында, хис итүендә романтиклык өстенлек итә Ни өчен килеп туган соң бу хәл9 Әдәбият үсеше, иҗтимагый тормыш вакыйгалары яшь шагыйрьгә нык тәэсир иткәннәр — бусы бәхәссез Әмма монда Сүнчәләйнең шәхси тормышына нисбәтле факторларның йогынтысы да аз булмагандыр кебек Авылда туса да. шәһәрдә үскән, дөньяга карашы формалашкан. заманының алдынгы уку йортында — Казан татар укытучылар мәктәбендә шактый тирән белем чишмәләреннән татыган интеллектуаль багажга ия булган алдынгы фикерле шәхесне язмыш татарның мәдәни үзәкләреннән аеруча Казаннан, ерактагы татар авылына китереп ташлый ( Үтте яшь гомрем шәһәрдә, хәзер Мин караңгы, ярлы авылда торам ) Җитмәсә, бәләкәй баласын — Таһирны якты дөньяга тудырган хатыны Сәлимә дә үлеп китә аның. Нәтиҗәдә, романтик хис-фикерләүнең нигезендә яткан ситуация — реаль чынбарлык, тормыш хәлләре белән рухи дөнья, күңел омтылышлары арасындагы каршылыклар кискенәйгән. Мондый рухи конфликтлы хәлләрдән, каршылыклардан ничек чыга соң шагыйрьнең лирик герое9 Чынбарлыкны каһәрләпме9 Кешеләрдән, халыктан бизепме9 Табигать кочагына качыпмы9 Ул елларда татар романтик шагыйрьләреннән үзләрен шулай хис кылучылар да булмады түгел, булды Әмма бу нәрсә Сүнчәләйдә бөтенләй күренми диярлек 1910-1914 елларда язылган ике йөз иллеләп шигыренең иң зур күпчелегендә лирик геройның күңел көрлеге, тормышка актив мөнәсәбәт, оптимистик рух өстен чыккан, шагыйрьдә иҗтимагый чынбарлыкның асылын аңларга теләү, авыл кешеләренә теләктәшлек эмоциональ гәүдәләнеш тапкан Ничек кенә булмасын, тормыш хәлләре нинди генә газаплы хис-кичерешләргә этәрмәсен аның хис-фикер дөньясында җаваплылык тойгысы яшәүдән туктамый Авылга мәгърифәт таратырга дип килгән икән, ул аны ташлап китәргә тиеш түгел, аның кешеләр алдында олы вәгъдәсе, анты (гаһеде) бар Романтик шагыйрь Сүнчәләйнең уй-кичерешләре тормышчан эчтәлек белән сугарылуда аның беркадәр вакыт бөек Тукай белән аралашып, дус-иптәш булып яшәвенең дә роле зур Сүнчәләй Тукайны 1907 еллар ахырында ук күргәләгән булса да. алар беренче мәртәбә 1910 елның маенда күрешәләр ләкин анда да яшь автор әле үзенең кем икәнлеген әйтми, яңа гына матбугатта күренә башлаганлыктан, аңа -бу мөһим булмас күк күренә Шул елның көзендә Сүнчәләй тагын укыткан авылына — Сарашына кайта һәм Тукайга беренче хатын яза ә бераздан батыраеп китеп үзе тәрҗемә итә башлаган Шильон мәхбүсе-нең бер кисәген Тукайга җибәрә, киңәшләр сорый Тукай исә яшь авторга элек вак шигырьләр тәрҗемә кыйлып карарга кирәк» дигән булса да. Шильон мәхбүсе»н ярата, һәм төзәткәләп күчереп чыккач .Мәгариф» нәшриятында үзенең кереш сүзе белән китап итеп бастырып та чыгара Ике шагыйрьнең хат язышулары бер ел чамасы дәвам иткән (Сүнчәләй бер истәлегендә аңардан уникеләп хат алганлыгын әйтә) 1911 һәм 1912 елларның җәй ахыры — көз башларында алар якыннан аралашып та яшиләр, кай көннәрдә Тукайның •фәкыйрь гена, күңелле генә бүлмәсендә күңелле, рәхәт, сабыр сәгатьләрне, кичләрне тәннәрне уздыралар, сөйләшәләр. Тукай теләге белән сүздән калып, тынып Tag торалар. Бу аралашу, бу дус-иптәшлек. һичшиксез. Сүнчәләйнең иҗатына бәрәкәтле йогынтысын ясамый калмаган, аны һәм фикри, һәм хисси җәһәттән баеткан. Өлкән иптәшенә, боек шагыйрьгә атап язылган «Азат Хат кисәге», вафатыннан соң иҗат ителгән Тукай хатирәсе-. «Иңеш». «Г Тукаев* Мәрхүм Тукаевка- кебек әсәрләрен укыганда. Сүнчәләйнең күңел дөньясы Тукайга олы хөрмәт һәм эчкерсез ярату хисләре белән тулганлыгын бик ачык күрәсең Тукайның үлем хәбәрен ишеткәч. Сүнчәләй авыр кичерешләр эчендә кала. Сараш авылының - зират коймасы буенда әле күптән түгел генә яшелләнеп чыккан чирәмгә яткан да шул чирәмле җирне тырмый-тыр- мый елый» (Р Ишморат Гомер сукмаклары 71 б.) Сүнчәләй иҗат мирасының гаять зур өлешен тәрҗемә әсәрләр биләп тора, ул — бу чорның күренекле тәрҗемәчесе. Бу эшне ул оригиналь шигъри иҗат белән бер үк вакытта, тыгыз бәйләнештә алып барган. Исемнәре янәшәсендә үк кайсы автордан алынганлыгы (тәрҗемә ителүе, ияреп язылуы) күрсәтелгән шигырьләренең гомуми саны аңарда берничә дистәгә җыела С Сүнчәләй рус һәм Көнбатыш әдипләреннән кемнәргә мөрәҗәгать иткән соң? Менә алар Жуковский. Крылов. Пушкин. Лермонтов. Некрасов. Тургенев. Майков. Никитин. Шевченко. Надсон. Блок. Бальмонт. Байрон. Гюго. Гейне һ 6. Күренә ки. С. Сүнчәләй Көнбатыш Европа, рус украин әдәбиятларының күп кенә реалист һәм романтик шагыйрьләреннән тәрҗемә итә. Ул күбрәк ирекле тәрҗемә бирә, башлыча романтик шагыйрьләр әсәрләре белән кызыксына Реалистик язучылар иҗатына да ул үзенчә якын килгән, аларның әсәрләрен дә романтик эстетика кануннарына буйсындырып тәрҗемә иткән Тагь;н шуны да искәртеп үтәсе килә еш кына ул Көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятыннан тәрҗемәләрен татар тормышына якынлаштырып бирә. Көнчыгыш романтизмы өчен хас булган сурәтләр белән баета. Тәрҗемәче Сүнчәләйгә хас икенче бер нәрсә—-аның зур күләмле шигъри әсәрләрне (поэмаларны, шигъри трагедияләрне) татарча яңгыратырга омтылуы Байронның ■ Шильон мәхбүсе н ул әдәбиятка килүенең беренче елларында ук Тукайның эчкерсез ярдәме белән дөньяга чыгарган иде (исеме 1910 елгы басмада -Мәхбүс». 1924 тә: Шильон мәхбүсе-) 1911 елда ул Пушкинның -Коръәнгә тәкълидләр-ен бирә Бераздан Сүнчәләй даһи Гейне иҗатына килеп чыга һәм оригиналдан, ягъни немецчәдән аның мәшһүр -Әлмансур-ын тәрҗемә итә 1913 елгы -Аң журналының 21 санындагы рецензиясендә Сүнчәләйнең шигъри иҗатын гаять тупас рәвештә юкка чыгарырга теләгән Фатих Сәйфи-Казанлы «Әлмансур»ны да уңышсыз эшләнгән дип санаса. Галимҗан Ибраһимов бу ирекле тәрҗемәләргә шактый уңай карашта тора. Патша цензурасы. Смирновлар трагедиянең татар сәхнәсенә менүенә һаман тоткарлык ясап килгәннәр, шунлыктан ул бары тик Февраль революциясе алдыннан гына Оренбургта. 1917 елның мартында Казанда уйнала алды 1914-191(1 елларда С Сүнчәләй рус язучысы Изабелла Гриневскаяның Ирандагы миллиазатлык хәрәкәте тарихыннан алып язылган -Баб- трагедиясен тәрҗемә итә, озак еллар авторның үзе белән хатлар алышып яши 1915 елдан башлап Уфа шәһәр көтепханәсенең татар бүлегендә мөдир булып эшләгән С. Сүнчәләй Октябрь революциясен инсаният тарихының иң мөкатдәс бер таңы- итеп кабул итә. ул тәрҗемә иткән -Интернационал». Марсельеза- Матәм- кебек революцион җырлар тиз арада көрәшче халык арасында таралып та олгерә С Сүнчәләй 1919 елдан партия члены Тиздән аңа гаять җитди эш йөкләнә һәм. үзәк органнарның кушуы буенча Кырымга килеп, ул Ялта өязендәге Партанет авылында мөгаллимлек итә Шул чорда алып барган көндәлегеннән күренгәнчә, ул биредә Казанны. Галимҗаннарны. Әмирханнарны сагынып яши. Э Верхарнның •Тан-ын. М Метерлинкның - Сукырлар ын тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә Кырымда идарә Деникин кулыннан Врангельга күчкәч, аңа яшерен эшләр алып бару гаять кыенлаша һәм ул 1920 елның июнендә диңгез аша Теркингә качып чыга Өч айдан соң С Сүнчәләйнең Мәскәүгә кайтып кергәнлеге. Кырым һәм Теркиндәге ижимагый-сәяси хәлләр турында партиянең Үзәк Комитетына һәм Ботенроссия Үзәк Башкарма Комитетына фикерләрен язып биргәнлеге мәгълүм Врангель җиңелү белән Сүнчәләйне янәдән Кырымга җибәргәннәр. Ул анда өч ай була Партиянең Үзәк Комитетына адресланган доклад язмасында (күчермәсе Татарстан Дәүләт музее архивында саклана) Сүнчәләй совет властен көтеп алган Кырым халкында ачлык хөкем сөрүен, җирләренең крестьяннарга кайтарып бирелмәвен хәбәр’итә 1921-1922 елларда ул — Кырым АССРда Милләтләр эше халык комиссариаты вәкиле 1921 елның декабрь ае өчен Сталинга адресланган отчетында Сүнчәләй берише ОГПУ хезмәткәрләренең кайбер төбәкләрдәге татар авылларында законсыз р • Скрипка моңнары- дигән сәхнә әсәрләренең эмоциональ-эстетик дөньясы да музыкага нисбәтле моментлар белән сугарылган Сүнчәләй композиторлык сәләтенә дә ия булган, ул — унлап көй-җыр авторы Әдипнең революциягә кадәрге лирик әсәрләрендә болытлар сурәте еш очрый һәм ул шагыйрьнең оптимистик рухын чагылдырган кояш. таң. нурлы якты дөнья кебек образларга каршы куела иде Менә шомлы, фаҗигале утызынчы еллар килеп җитә һәм әлеге кара болытлар Сүнчәләйнең баш очында да куера башлый Аның контрреволюцион солтангалиевче» икәнлеге ачыла, иҗатына кара тамга сугыла. Мәсәлән. •■Матур әдәбиятта буржуа милләтчелеге- дигән китапта (Казан 1930): -Борнашлар. Бөдәилиләр Сүнчәләйләр. Рахманкуловлар. Агиевларның әсәрләрен тикшерергә аларның буржуа агуы белән зәһәрләп калдырган әйберләренә пролетариат методы белән реакция ясарга кирәк . —дип язылган (редактор Ф СәйфиКазанлының кереш сүзе). 1929 елда Сәгыйть Сүнчәләй кулга алына һәм ун елга хөкем ителә Хатыны Әминә Милушевага. әнисе Һаҗәргә язган хатларыннан. Бакый ага Урманче истәлекләреннән аның Сталин төрмәләрендә һәм лагерьларында (Бутырка. Соловки һ. б) уздырган иң авыр иң фаҗигале елларда да күңел төшенкелегенә бирелмәве тизрәк иреккә чыгып туганнары янына кайту өмете белән яшәве ачык күренә Ләкин мондый бәхет насыйп булмый аңа 1938 елда С Сүнчәләй атып үтерелә Бу күренекле татар әдибе шагыйрь, тәрҗемәче драматург зур җәмәгать эшлеклесе коммунист шулай вәхшилекнең, золмәтнең корбаны булды Әмирхан Еники 1962 елгы рецензиясен (-Совет әдәбияты 2 сан) Шагыйрьнең яңадан кайтуы дип исемләгән иде Кызганычка каршы, әле бүген дә бу әдипнең исеме күпкырлы иҗаты халкыбызга тулысы белән кайтып җиткәне юк Бу яктан да без аеруча әдәби мирасны өйрәнүчеләр. Сүнчәләй алдында үзебезне бурычлы итеп сизәргә тиешбез