Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ СҮЗЕ

Хөрмәтле Мәхмүт1 Былтыр бер танышым «Казан утлары- журналының -Язгы аҗаган» романы басылган саннарын биреп торды (Башны гафләт басу аркасында, соңгы бер-ике елда журналга язылмый калган идем ) Ашауны да йокыны да онытып дигәндәй, бу романны укып чыктым Роман геройлары язмышы белән янып, горурланып, куанып, нәфрәтләнеп бер тәкә яше- гомере яшәп алдым Бу язмышлар, вакыйгалар. Сезнең гаҗәп матур «чын безнеңчә матур, милли» тел белән язылган романыгызның эчтәлеге, шигъри көче күңелемә генә сыеша алмады Соңгы елларда халыкара хәл. туган ил. намус һәм вөждан темаларына халык алдында лекцияләр белән чыгыш ясый идем Ә менә романыгызны укыгач, башыма бер уй килде нигә әле миңа яшьләр белән сөйләшкәндә шушы романны төп тема итеп алмаска! Китап кибетләрендә китабыгыз булмаса да. журнал вариантына нигезләнеп, халык алдында чыгышлар ясый башладым Роман геройлары үземнең агай-энеләрем кебек якын булып китте Чыгышларымны рус телендә алып барам Бөтен милләтләр дә аңласыннар, белсеннәр күрсеннәр, ишетмәсәләр — ишетсеннәр, димен Юкса Астафьев. Рыбаков Пикуль һәм башка берничә исемне мисалга китерәләр дә, бүгенге совет әдәбиятын шуның белән чикләп тә куялар. Безнең Нефтекамск шәһәре һәм аның халкы турында берничә сүз Халкы 130 меңнән артып китте һәрхәлдә шуның яртысыннан күбрәге — татарлар һәм башкортлар Татарча газета басылмый, радио аша да татарча сүз ишетмисең Ләкин халык татарча концертларга спектакльләргә атлыгып йөри Ике клубта (бездә алар- ның икесен дә ни өчендер Дом техникидип йөртәләр Шаккатырлык валлаһи') татар-башкорт халык театрлары уңышлы гына эшләп килә Моннан берничә ел элек каләм тибрәтүче яшьләрне картларны бергә җыеп. Инеш • исемле иҗат берләшмәсе төзеп җибәргән идек Шигырь һәм проза әсәрләре язучыларыбыз күрше районнарда чыга торган район газеталарында. Уфадагы Кызыл таң» газетасында дөнья күргәлиләр Узган җәйне Чаллыдагы иҗат көчләре дә кунакка килеп киттеләр Сөйләшер сүзләр күп булды Инде соңгы сүз итеп шуны әйтәсем килә каян табыйк икән китабыгызны’ Бу хакта Казан кибетләренә дә язып карадык, ләм- мим. бер җавап та килмәде Низам ХӘМЗИН. БАССР Нефтекамск шәһәре Без. татарлар татарча китап укырга шундый мохтаҗбыз Безнең кулга уйламаган җирдән Язгы аҗаган дигән китап килеп керде Мәхмүт Хәсәнов язган Без аны тугыз хатын җыелып кычкырып укыдык Төн йокламадык эшне эшләмәдек, ашны ашамадык Кайсыбызның ирләре орыша җитәр' дип Кайсыбызны балалар һәм карчыклар орыша Шулай да укып чыктык Рәхмәтләр яусын сиңа. Мәхмүт' Язгансың дөньяның астын-өскә китергәнсең Бар да чын бит алар Шөкер Гали белән Гөлүсәне азга гына булса да кавыштыргансың Сиңа бу китабың өчен алтын медаль бирер идек. Без сиңа чын йөрәктән таза, тыныч, илһамлы булуыңны телибез Нина. Мәрьям. Лиза. Рокыя һәм башкалар Киров өлкәсе. Малмыж районы, Чавал авылы Хөрмәтле Мәхмүт ага' Сезгә Бөгелмә шәһәренең Сукырлар җәмгыяте китапханәсе мөдире Роза яза Язгы аҗагандигән китабыгызны укучыларыбызга үзем кычкырып укыдым. Ул китапны укыганда китапханәдә басып торыр урын да булмады Бик тә ошады халыкка китабыгыз, чират торып тагын укыйлар, китабыгыз гел кулда Ә быел инде әсәрегез магнитофон тасмасына да күчерелде. Роза. Бөгелми шәһәре РЕДАКЦИЯДӘН. Күп санлы укучылар соравы буенча, быеп Татарстан китап нәшрияты Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» романын 50 мең тираж белән кабаттан бастырып чыгарды Ул китапны түбәндәге адрес белән соратырга мөмкин 420057. г. Казань, ул. Октябрьская, 18. Магазин «Книга-почтой». Хөрмәтле Ибраһим ага' . Тайгак кичү» романыгызны укып чыккач. Сезне ирексездән Муса Җәлил белән янәшә куеп карадык Язмышларыгыз күпмедер уртак Әмма Җәлил фашизм тоткынлыгында аның алдында ачык максат, ул кан дошманнарына каршы көрәшә алган башын шул юлда корбан иткән Сез болардан мәхрүм, алдыгызда өметсез тирән упкын Кыскасы, әдәбиятыбызга бу әсәрегез белән бергә дөреслек тә әйләнеп кайтты Сезнең шәхес, иҗатыгыз белән горурланабыз Сөембикә ИХСАНОВА. Хәсән СӘЙФУЛЛИН. Менделеевен шәһәре Мин озак еллар инде «Казан утлары» алдырам, һәр санын тулысынча укып барам 1988 елда басылган әсәрләр арасында Якуб Зәнкиевнең -Иртеш таңнары» Ибраһим Салаховның Тайгак кичү романнары миңа аеруча ошады «Тайгак кичү» романы - татар әдәбиятында шәхес культы тоткыннарының коточкыч авыр язмышларын чагылдырган беренче әсәр Аны тетрәнмичә һәм еламыйча укырга мөмкин түгел Өзлексез кыйналулар, кимсетелүләр, ачлык, мохтаҗлык, ялгыз камера, карцерлар, салкын бараклар, көн саен унсигезәр сәгатькә сузылган каторга хезмәте һәм иң начары — кешелек дәрәҗәсенең тапталуы Боларның барысын да язучы үзе кичергән Иректә дә аны кайгы-хәсрәт каршылый Бу хәлләрдән соң инде аны рухи яктан да үтерелгән дип санарга мөмкин иде Юк. ул көчле рухлы булып кала үзендә • Тайгак кичү» кебек роман язарлык көч таба Бу. минемчә. Ибраһим Салахов тарафыннан эшләнгән зур батырлык Минем аңа - Казан утлары» журналы аша кайнар рәхмәтемне белдерәсем килә Фуат КӘРИМОВ , , , Пермь шәһәре Тайгак кичү- романын укыгач, йөрәгемне әрнү басты Вакытсыз һәлак булган халык улларының язмышын сөйләгәне өчен авторга рәхмәт. Үтерелгән ул кешеләр турында һәрчак сөйләргә кирәк Алар онытылмаска тиеш. Аларның истәлеге тереләргә кирәк Аларның хакы изге Тарих мондый хәлләрне яңадан кабатламасын өчен гел искә алып, моңсу хатирәләрен балаларга җиткереп торырга кирәк Әминә МӨРСӘЛИМОВА. Үзбәкстан ССР. Фирганә шәһәре «Тайгак кичү- дигән роман-хрониканы укыгач язучыбыз Ибраһим Салаховка ачык хат язарга мәҗбүр булдым 1948—53 елларда мин Воркута лагерьларында конвой башлыгы булып хезмәт иттем Арестантлар арасында торле кешеләр бар иде 58 нче статья белән гаепләнгән контрлар лагерь тәртибен боза торган кешеләрдән түгел иде Алар бездән белемлерәк намуслы һәм Ватанга хермәт белән карый торганнар иде Язучы кызганычны кызыклы итеп күтәрим дип бөгелгән идем, җиргә сеңеп китә яздым аркага приклад төште ди Әгәр конвой приклад белән кеше аркасына берне төшерсә, кабыргасын сындыра Үзем өлкән сержант идем Ул елларда комсомол идем Миңа буйсынган конвой да. үзем дә тоткыннарга сукмадык, кычкырмадык Өлкән командирлардан инструкция алып, югары тәртип белән хезмәт итә идек Чөнки Ленин белән Дзержинский 1918 елда ук закон язганнар һәрбер конвой һәр тоткын өчен башы белән җавап бирә дигәннәр Социалистик революция законын бозган конвойның үзен төрмәгә ябалар иде Бигрәк тә 58 нче статья белән гаепләнгән тоткыннардан сак була идек Роман-хрониканы укучылардан андагы хәлләргә тулаем ышанучылар да бардыр әле Шундый әсәрне -Казан утлары» журналы битләрендә урнаштыру дөрес булды микән9 Чөнки журналны чит илләрдә дә алалар икән Язучы Ибраһим Салахов үз әсәренең кайбер урыннарында энәдән лом ясаган Ватаныбызның вакытлыча тоткын булган кешеләрен рәнҗетергә, аңа карата тәртипсезлек күрсәтергә конвойларга рөхсәт юк иде Алар инструкция нигезендә хезмәт иттеләр Бу хатымны журнал битләренә урнаштырыгыз Язучы да башка укучылар да укысыннар, фикеремне белсеннәр Бәдри ӘМИРХАНОВ. Әстерхан шәһәре «Казан утлары-н өзлексез укып барам Соңгы елларда аерата уңышлы әсәрләр чыга башлады X Камаловның -Үлгәннән соң яздым- дигән романы—әнә шундый әсәрләрнең берсе Хәрби госпитальдәге тормыш, андагы кешеләр арасында барган вакыйгалар, шәфкать сагында торучыларның игелекле хезмәтләре ягымлы булып күңелдә кала Бөек Ватан сугышында мин аягымны югалттым Бер ел госпитальдә яттым Әсәр безнең ишеләр турында язылган Анда тасвирланган шәфкать туташлары кебекләр безне — үлгәннәрне терелттеләр ич Авторга әсәрне журнал өчен әзерләүчеләргә зур рәхмәт Камал ХӘЛӘПОВ. Әлмәт шәһәре Кадерле якташлар' Журналның былтырга 11-12 саннарыннан Рашат Низамиевның Язмыштан көчлерәкдигән роман-хроникасын бик игътибар белән укып чыктым Язучыга бик күп рәхмәтләр әйтәм Романда миңа таныш булган җырчылар музыкантлар турында да язылган Мин алар белән очрашкан кеше Әсәр аша Фәрит Яруллинның тормыш юлы белән ныклап таныштым Тик йөрәгем уртасында ачу калды Революциядән соң күтәрелеп килгән безнең композиторларны бигрәк тә яшь Фәрит Яруллинны сугыштан алып кала алмаганнар Без Казаннан ерак яшәсәк тә. үзебезнең культура белән һәрвакыт кызыксынып яшибез Тәүфикъ Әйдинең күренекле татарлар турында язган очерк һәм китапларын укып та татарлар арасында шундый данлы кешеләр барлыгын белеп сөендем М ЗЫЯТДИНОВА. Ленинград шәһәре Иптәш Низамиен' Мин сезнең -Казан утлары - журналында басылган -Язмыштан көчлерәк- исемле әсәрегезне укып чыктым Шулкадәр матур тел белән яза алгансыз зур рәхмәт .. ' . . , . '77 Сез бит әле яшь Фәритнең үзен күреп белмисездер, ә ничек шулкадәр үзен күргәндәй бергә эшләгәндәй итеп сурәтләгәнсез композиторны! Аның уйларын, хыялларын оста итеп биргәнсез Әсәрегезне укый башлагач аерылып та булмый. Зур талант иясе бигрәк тә яшь килеш әрәм булды шул. Өстәвенә. 42 елдан соң гына кабере табылуы да үзәкне өзә Талантларны саклый белмәгәнбез шул Зәкия ЭМИНОВА. Әгерҗе районы. Иж-Буби авылы Хөрмәтле редакция1 Күп еллар журналны яратып укыйбыз Без әле Заһидулла Яруллин, аның улы Фәрит Яруллин турында бик аз белә идек Рашат Низамиев романын укып, ниһаять, барын да белдек Елый-елый укыдык Талантларны һәлак итте шул сугыш. Журналга, язучы Р Низамиевка уңышлар телибез Тәлгат һәм Нурия ӘБДРӘШИТОВЛАР. Оренбург шәһәре Кадерле Рашат Низамиев! Сезнең -Язмыштан көчлерәк- дигән роман-хроникагызны укып чыктым Әйе. Фәрит Яруллинның иҗаты, тормышы турында күптәннән беләсем килә иде Сез мине бу әсәрегез белән канәгатьләндердегез, рәхмәт Романыгыз җиңел укыла, телегез матур, халыкчан Фәритнең Шүрәле» балетын ничек язуын җентекләп сурәтлисез. Без ул балет белән горурланабыз 1987 елның март аенда Ленинград шәһәрен күрергә барган идек (минем әти Ленинград блокадасын кичергән кеше) Урамнан барганда төрле афишаларга күзем төште Бардым. Укыйм Үз күзләремә ышанмыйм: Ф Яруллинның Шүрәле- балеты Ленсовет культура сараенда куела, диелгән Куючысы Л Куватова икән. Кайчандыр Габдулла Тукай Петербургка килгән, шәһәрне ныклап күрә алмыйча кайтып киткән Ә хәзер Ленинград халкы Тукайның - Шүрәлемен карый Нинди шатлык' Бик озак горурланып тордым Безнең Башкортстан укучылары Фәрит турында язылган әсәрегезне бик җылы каршы алдылар. Рәхмәт Әмир МОЛЕКОВ. БАССР. Кырмыскалы районы, Иске-Шәрәй авылы Казан утларыжурналы татар халкының мәдәни һәм әдәби мирасы мәсьәләләренә элекэлектән үк нык игътибар итә Милләтебезнең тарихы, теле, әдәбияты турында, гомумән, мәдәниятның күп төрле өлкәләренә караган һәртөрле тикшеренүләр, мәкаләләр. хәбәрләр гел басылып килде Ә узган 1988 ел саннары безнең өчен бигрәк тә куанычлы булды — инде ничәмә дистә еллар онытылып яисә басыла алмыйча яткан җәүһәрләр яңадан халыкның үзенә кайта башлады Журналның 1 саныннан ук III Мәрҗанинең Казан һәм Болгар хәлләреннән файдаланылган хәбәрләр» дигән әсәре. 3 санда исә Кол Галинең мәшһүр -Кыйссаи Йосыф»ы хәзерге әдәби телгә тәрҗемә итеп басылуы укучылар өчен күптән көтелгән бүләк булды Һәм менә журналның 9—10 саннарында урта гасыр татар прозасының гүзәл бер үрнәге булган Мәҗмугы-л-хикәят»нең хәзерге әдәби телгә күчерелеп басылуы — безнең өчен бигрәк тә зур яңалык Чөнки моңа кадәр, ни өчендер, татарларда XIX гасырның өченче чирекләренә кадәр игътибарга алырлык проза булмаган, поэзия өстенлек иткән дигән караш яшәп килә иде Журналда нибары тугыз хикәят басылган, шулар буенча гына да прозаның нинди бай. һәртөрле сурәтләү чараларының муллыгы сизелеп тора Ә бит кереш мәкаләдә җыентык 33 хикәяттән тора дип язылган Димәк, ул 25 табаклар чамасындагы бер калын китап дигән сүз Мәкаләнең авторы андый җыентыкларның әле шактый күп булуы турында әйтеп уза Хикәятләрне укыгач шундый бер гаҗәп нәрсә ачыла татар халкы дөньякүләм билгеле әдәби җәүһәрләрдән, ачыграк әйткәндә, әдәбияты көчле үскән илләрдә тарал- ran әдәби сюжетлардан һич тә мәхрүм калмаган икән XVIII гасырда французлар итальяннар, немецлар «Мәҗмугы-л-хикәят-тәге сюжетлар белән таныш булсалар 'татарлар андый әсәрләрне хәтта иртәрәк тә укыганнар Бары шунда аерма иҗти- магыи икътисади (экономик! һәм мәдәни үсешләре чагыштыргысыз югары булган Көнбатыш Европа халыклары ул сюжетларны югарырак дәрәҗәдә — пьеса, спектакль опера ревешендә файдаланганнар Мәжмугы-л-хикәят нең өлешчә басылып чыгуы бер куаныч булса, аны борынгы әдәби телебездән хәзерге телгә күчереп басмага хәзерләүченең, кереш мәкалә авторының безнең якташыбыз Н Исмәгыйлов булуы минем өчен икенче сөенеч Чөнки аның инде күп еллар буе урта гасыр татар прозасын өйрәнүен, тырышып-тырышып иске кулъязмалардан әсәрләр эзләвен белә идем Туган ягына кайткач та. ул районыбыз авылларына чыгып китеп борынгы кулъязмаларны җыеп йөрер иде Без. якташлары. аның бу игелекле эшендә алга таба да зур уңышлар телибез Мансур ФАЗЫЛОВ Мамадыш районы. Үсәли авылы Сталин заманында миллионлаган совет кешеләре шәхес культы корбаны булдылар Башка совет халыклары шикелле үк. безнең татар халкы да бу дәвердә үзенең иң яхшы улларын һәм кызларын югалтты Алар арасында күренекле әдипләребез булуы да мәгълүм Үкенечкә каршы без шул әдипләребезнең кайда һәм ничек юк ителгәнлекләрен дә, аларньщ саны күпме икәнен дә юньләп белмибез. Хөрмәтле -Казан утлары-' Шәхес культы вакытында корбан булган язучы һәм шагыйрьләребезнең, галимнәребезнең. сәнгать кешеләренең исемлеген үзегезнең сәхифәләрегездә бастырып чыгарсагыз иде. аларның дәһшәтле язмышлары хакында кыс- кача булса да белешмә бирсәгез иде Хәмит ТӨХФИ Ташкент шәһәре Казан мәктәпләрендә татарча укыту бетерелгән дип ишетәбез Бик тә аяныч хәл Моны ишеткәч күңелдә гарьләнү һәм нәфрәт уянды Кемнәргәдер ачу килә Ниткән эш бу? Ничек инде шаулап торган бер милләтнең ана телен кысрыкларга мөмкин’ Үзебезнекеләр (ил тоткалары) ни караганнар диген, су өстендәге камыш шикелле, җил кайсы якка иссә — алар да шул якка ауганнар, күрәсең Юкса, мондый кызганыч хәл килеп чыкмас иде Ояты ни тора1 Үз телен белмәгән кеше — ярты үлек ул. Үз моңын сөймәгән, көйләмәгән, үзенең ата-бабалар җирен яратмаган, үз халкын якын итмәгән кешене шулай дип атар вакыт җитте Үз милләтеңнең гореф-гадәтләрен, тапкыр сүзләрен ата-анаңны яраткандай яратырга кирәк Шулай булмаганда кайда синең кешелегең’ Андыйларның кешеләрне яратуына ышанмыйм мин Бик тә бай тарихлы чиксез җәфалар, сугышлар, басып алулар, талаулар күргән халкыбыз үз телен исән-сау саклап, бүгенге көнгә хәтле китерә алган бит Шул изге хәзинәне нигә кысрыкларга’ Үзеңнең рухи байлыгыңа хуҗа булмау, үз телеңдә иркенләп сөйләшә алмау — ике яклы булудан, куркаклыктан килә ул. Ә бит халкыбыз төшеп калганнардан түгел Ул батыр да. үтә эшчән дә Фән-техника. сәнгать өлкәсендә дә сынатмый Европаның культура ягыннан алда барган халыкларыннан борын-борыннан һич тә калышмый Төрки милләтләр арасында татар хатын-кызлары башка милләт кешеләренә кияүгә чыгу буенча беренче урында торадыр, мөгаен Монда хатын-кыз милләте юылып кала берничә буын эчендә бөтенләйгә югала. Кайберәүләр моны халыклар арасын дагы дуслык аларнын берберсенә якынаюы, дип атый Югалтуларга китергән дуслыкны мин аңламыйм Мин туып-үскән Башкортстанда да хәлләр күңелсез Күп районнарда татар мәктәпләре юк. булганнары ябылган, балалар русча гына сиптерәләр Бу хәлләрне кичекмәстән төзәтәсе иде Нинди зур рухи югалту! X. ЛОК.МАНОВ. Казахстан ССР, Кснтиу шәһәре