Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШНЫҢ ҮЗЕННӘН

Инде күптән вафат булган әбиемне — күз нурымны «очраттым.-». Халкыбызның гүзәл сыйфатларын үзендә туплаган иң якын кешемнең мөлаем образы күңелдә җанланды.. Язучы һәм публицист Альберт Хәсәновның «Шулай бер мәлне» җыентыгындагы (Татарстан китап нәшрияты, 1987 ел) «Көләч йөз» исемле повесте сәбәп булды моңа. Әбием әсәрдәге карчыкка шул хәтле охшаган ки, нәиь менә ике тамчы су кебек. Шәфкатьле әбиләр шулай бер-бер- сенә охшаш булалар, күрәсең. ...Дәһшәтле сугыш еллары. Фронт турында кайгыртуның, тылның, дөнья көтүнең төп йөген үз җилкәсенә күтәргән, ирләрен һәм улларын алыштырган искиткеч булдыклы, түзем. кешелекле, ярдәмчел әбиләр Безнең буынга да шул сыйфатларны нык итеп сеңдергән әбиләр Авыр елларда әлеге сыйфатлар тоныгаеп калырга тиеш иде кебек. Чөнки һәркемнең үз хәле хәл. Әмма бу сыйфатлар, киресенчә, сугыш вакытында тагын да көчәеп киттеләр. Повестьта әллә ни искитәрлек вакыйгалар да юк үзе. Ләкин ул еллардагы күпләргә таныш вакыйгалар аша автор әбисенең халык педагогы, чын шәфкать иясе, интернационалист, катгый хөкемдар булганлыгын үтемле итеп ачыл бирә. Әби белән онык арасындагы мөнәсәбәтләр аеруча җылы һәм мөлаем итеп сурәтләнгән. Таң атса, Навалбикә әби оныгы белән чабата үрергә керешә. Әби оныгын эш сөяргә, осталыкка ия булырга ничек оста өйрәтә диген! Ул аның һәр адымын күзәтә бара, уңышын күреп ала, аны дәртләндереп, илһамландырып тора. «Син, улым, чабата үрмисең, сурәт ясыйсың».— ди ул. Нәтиҗәдә онык «хан кызлары гына кия торган бу фасонлы чүәкләрне үрүнең серләренә тәмам төшенеп, хәзер осталыкныңарьягына чыгып бара». Шуның белән бергә, Навал әби оныгына ярдәмчеллек, шәфкатьлелек дәресләре дә бирә. Чабата — ул заманда иң кирәкле нәрсә. Әби аны авылның һәм тирә-юньнең һәр мохтаҗына тарата, аз булса да хәлләренә керергә тырыша: «Мәле, улым, җиңел аягым, җәннәт фәрештәсе булып кына шушы чабатаны Саесканнарга кертеп чык» Әби белән онык арасындагы мөнәсәбәтләрдә никадәр туган җанлылык, үзара ихтирам. табигыйлек. самимилек! Өлкәннәрнең нәниләргә һәм нәниләрнең өлкәннәргә игьтибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәте! Күп халыкларның, шул җөмләдән безнең халыкның да гасырлар буена кадерләп һәм ишәйтел килгән күркәм рухи тәҗрибәсе ул. Фән-техника прогрессы. шәһәрләшү, халыкларның күченешүе, җәмгыятебез үсешендә шәхес культы һәм торгынлык еллары китереп чыгарган тайпылышлар, кешенең кешедән читләшүе буыннар һәм туганнар арасындагы социаль элемтәләрне йомшарткан безнең заманда әнә шул кадерле тәҗрибәне изге мирасны әдәби чаралар белән халыкка җиткерү аеруча мөһим бүген. Навалбикә әби — авылдашларына карата да ихтирамлы һәм шәфкатьле җан иясе. Ул һәркемгә ярдәм кулы сузарга, кыенлыкка төшкән, бәлагә тарган һәр кешенең хәленә керергә әзер. Әлеге сыйфатлар аны бөтен тирә-якның иң абруйлы кешесе итә. Аның сүзенә һәркем колак сала, аңа һәркем киңәшкә килә Авылның иң хөрмәтле һәм гадел кешесе буларак. Навалбикә әби — хөкемдар да әле. Автор шуны гәүдәләндерүче бер вакыйганы — эвакуацияләнеп килгән Элеонорага карата үзенең әшәке тәкъдиме белән кагылган чатан Гатаны акылга утырту күренешен бирә. «Гатаны өстерәп амбар алдына алып чыкты да, чалт берне тегенең яңагына! Күзеннән утлар күренгәндер». Амбар алдындагы халыкның ник берсе арага катышсын да, гарип кешене нигә рәнҗетәсең, дип ник берсе сүз әйтсен! Киресенчә, халыкның барысы да аның яклы: Навалбикә абыстай, жәлләмә бер дә, биргән юлы ныграк бир. безнең өчен дә булыр».— дип хуплап тора Гата да бу хөкемне тиешенчә кабул итә. Без дуслык дибез, интернационализм дибез. Ә бит бу сыйфатлар гап-гадәти тормыш шартларында, үзара аралашып яшәү барышында туа һәм тамыр җибәрә «Кеше булган кешенең һәр кешедә эше бар» дигән кагыйдә белән яшәүчеләр башка милләт вәкилләренә карата да ихтирамлы була. А. Хәсәнов үз героеның шушы сыйфатын үтә бер җылылык һәм мөлаемлык белән самими итеп сурәтли алган Иң элек бу сыйфат Навалбикәнең Фекла әби белән үзара мөнәсәбәтләрендә чагыла. Автор сынландырганча, бу ике карчыкның язмышлары уртак. Икесе дә иртә тол калганнар, икесенең дә уллары фронтта. Үзләре бер-берсенең телләрен дә юньләп белмиләр, ләкин «бер-берсен бик оста аңла Китап күзатү И шып, бер күрешсәләр аерыла алмыйча рәхәтләнеп эч бушаталар». Шунысы әһәмиятле, бу ф ятимә карчыкларның милли гореф-гадәтләргә ихтирам белән караулары игътибар үзәгенә куелган. Фекла әби, мәсәлән, Навалбикәләрдә һичкайчан гыйбадәт кылмый, чукынмый, күчтәнәчсез иөрми. «Фекла түти ишектән күренүгә, әбием дә орчык булып бөтерелә башлый. Мине тавык ояларын карап керергә йөгертә. Үзе, тик шушындый тантаналы очраклар өчен генә дип сандыкта бик пөхтәләп саклаган, баш-башларын бик матур итеп чиккән, ап-ак батист яулыгын бөркәнеп ала. Аны үзенчә матур итеп, бик килештереп артка каерып бәйләп, коштабакта коймак туглый». Кыскасы, ике ахирәтнең һәр очрашуы бәйрәм тесен ала. А Хәсәнов сурәтләвендә болар төрле милләттән булган гади хезмәт кешеләре арасындагы эчкерсез һәм кунакчыл мөнәсәбәтләр булып кабул ителә. Автор үз героеның интернационалист җанлы булуын рус хатыны Элеонора белән мөнәсәбәтләрендә дә ассыэыклый. Навалбикә әби ире сугышка киткән ике балалы бу хатынга үз өендә җылы почмак бирә, авыл һөнәрләренә өйрәтә, юклы-барлы ризыгын уртаклаша Авылы халкы җыеп биргән акчага төзелгән танкта сугышып яраланган һәм Сарапул госпиталенә эләккән латыш егете Перкунасны алып кайтып, колхозда калдыру фикерен дә Навалбикә әби әйтә. Соңрак бу егет күрше кызы Васфиягә өйләнеп тә куя. Бусы инде, минемчә, авторның арттырып, чама хисен онытып җибәрүе. Әдәби әсәр — ботка түгел, кат-кат май өстәү аның тәмен дә, ямен дә җуя... Тулаем алганда, әсәрдә төрле милләттәге гади кешеләрнең дуслыгы, рухи туганлыгы матур гәүдәләнеш тапкан Халыклар дуслыгы | тәҗрибәсен үтемле итеп сурәтли белү безнең көннәрдә аеруча актуаль. Әсәрдән аңлашылганча, өлкән буын кешеләренең гүзәл сыйфатлары һәм тәҗрибәсе хикәяләүчегә — Навалбикә әбинең оныгына да табигый күчкән. Малайда өлкән буынга карата олы хөрмәт хисе формалашкан. «Аның матур истәлегенә лаек булып яшисем килә»,— ди повестьның яшь герое. Китапта әдәбиятыбызда җиң сызганып эшләгән һәм эшләп килүче әдипләргә багышланган истәлекләр, әдәби портретлар зур урын тота. Автор үзе яхшы белгән әдипләр турында яза. Әдипнең шәхесе һәм иҗаты берлеге аны аеруча кызыксындыра. Очерк геройлары барысы да (Г Әпсәләмов, И. Гази, С Сөләйманова, Г Афзал. Р Төхвәтуллин һ 6.) — язучылык эшенә халыкка хезмәт итү дип карап, аны илаһилык дәрәҗәсендә күтәргән, шуңа мөкиббән киткән. әдип шәхесенә ифрат зур таләпләр куйган кешеләр. «...Безнең хезмәт — дөньяда иң авырларның берсе.. Монда сиңа берәү дә, хәтта яраткан хатының, сөйгән балаларың да ярдәм итә алмый. Шуңа күрә дә безнең хезмәт иң почетлы хезмәтләрдән санала, шуңа күрә дә халык аны ихлас күңелдән ихтирам итә» Менә язучы хезмәтенә күренекле прозаик һәм публицист Г Әпсәләмовның бәһәсе, мөнәсәбәте. «Совет язучысы энҗе бөртегедәй саф булырга тиеш» Бусы — язучы өчен И. Гази бәян иткән әхлакый канун. А. Хәсәнов очеркларының тарту көче шунда, ул уз геройларының халык язучысына хас булырга тиешле сыйфатларын декларация рәвешендә генә игълан итеп калмыйча, аларны үзләренең яшәү рәвеше принципларына әвеоелдерүләрен, ягъни сүзләре белән эшгамәлләренең берлеген күрсәтә алган. Әйтик, ул моны шул ук Г. Әпсәләмов һәм И Гази мисалларында исбатлаган Автор үз геройларының халыкчанлыгын, хезмәт сөючәнлеген, кешелеклелеген, гадилеген, киң күңеллелеген, ярдәмчеллеген һәм башка сыйфатларын да төрле хәлләрдә, еш кына көлке ситуацияләрдә җанландырган. Бер-ике мисал китерим. Габдрахман Әпсәләмов, мәсәлән, «кешегә ярдәмгә дигәндә, йөрәген ярыл бирергә әзер» торган әдип итеп сурәтләнә Әнә ул, каты авыру булуына карамастан, Лениногорскидан урынсызга рәнҗетелгән урта мәктәп укытучысына ярдәм кулы суза. Әдип партиянең шәһәр комитеты секретаре исеменә хат язып сала. Икенчедән, бу эшне истәлекләр авторына да тапшыра, «кайткач та райкомга да, райисполкомга да кер, минем исемнән сөйләш».— ди ул. «Әгәр вакытында рухи теләктәшлек күрсәтелмәсә, бу укытучы мәктәптән китәр, бу исә аның үзе өчен генә түгел, ә бәлки мәктәп, балалар өчен дә зур югалту булыр иде». Ә инде Габдрахман аганың һәм аның гомер юлдашы Маһинур апаның истәлекләр авторына күрсәтеп килгән ярдәмнәрен сөйләп тә торасы юк Яки менә Хәсән ага Туфанның киң күңеллелеген кешелеклелеген алыйк. Без аның өметле яшь авторларны аталарча һәм бабаларча ничек кайгыртып үстергәнен байтак беләбез. Ул аларга материаль яктан да ярдәм итеп килгән икән А. Хәсәнов сурәтләгәнчә, җиде төн уртасында кунакханәдә ничек җылы кабул итә ул ике яшь язучыны. Алар төн буе гәпләшеп чыгалар. Хәсән ага тәкъдим итә «— Егетләр, сез нигә миннән әҗәткә акча сорап килмисез?.. Яшь чакта бит ул акча җитми, ә кирәк чагында гына сорап торыр кешесен дә тапмыйсың. Андый чакта туры үземә килегез» А. Хәсәнов бик дөрес әйтә: «чиксез киң күңелле, үзеннән бигрәк башкалар турында кайгыртып яшәгән Хәсән ага бу сүзләрен дә ихлас күңелдән, яшьләргә аз булса да ярдәмем тияр дип әйткәндер инде». Яки менә И. Газига хас сыйфатларның китапта ничек күрсәтелүенә игътибар итик. Без И. Газиның ялагайлануны, астыртынлыкны күралмаган шәхес булганлыгын яхшы беләбез. Менә шул сыйфатны истәлекләр авторы түбәндәге вакыйга аша сынландырып бирә. Республика язучылар Союзы идарәсе рәисе булып эшләгән чагында И. Газины Лениногорск сайлау участогыннан СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәткәннәр икән Менә ул сайлаучылар белән очрашуга килә. Аны озатып йерү, иҗаты турында сүз әйтү вазифасы истәлек авторына йөкләнә. Билгеле инде, ул И Гази тирәсендә әйләнә Әмма өлкән әдип моны һич тә өнәми Бу егет минем тирәдә ялагайланып йөри, йә повестен журналда бастырасы, йә китабын чыгарасы килеп сырпалана дип шикләнә. Эшнең асылына төшенгәч кенә аның мөнәсәбәте үзгәрә. «Гади кешеләр» романына карата тәнкыйть сүзләре ычкындыргач бигрәк тә. «Менә болары өчен рәхмәт сиңа.— диде Ибраһим ага һич көтмәгән тонда.— Югыйсә мине, председатель итеп сайлаганнан бирле, гел мактыйлар гына. Ни язсам, шуны мактыйлар Күзгә карап дөресен әйтүче дусларым кимеде» Китаптагы һәр истәлектә шулай: табигый да һәм көлкеле дә вакыйгалар аша һәр әдипнең теге яки бу сыйфаты ачыла Шуңа күрә очеркларны йотлыгып укыйсың, һәм уйлыйсың: безнең танылган әдипләребездә халыкның үзеннән килгән төпле әхлак тәҗрибәсе бар Таратасы, яшь буынга сеңдерәсе кыйммәтле тәҗрибә ул. Китапта ике публицистик әсәр дә урын алган Болары —«Гәрәбә диңгез ярларында» һәм «Бал дисәң, бер кими.. » исемле очерклар Аның беренчесендә автор Литва ССРның истәлекле урыннарына сәяхәт вакытында туган тәэсирләрен уртаклаша. Икенчесендә сүз — умартачылык серләре турында. Соңгысы табигать дөньясының күбебезгә аз таныш булган бер могҗизасы — бал кортларының «яшәү рәвешен» танып-белү җәһәтеннән кызыклы Очерклар укучының дөньяви карашын киңәйтүгә булышалар. «Гәрәбә диңгез ярларында» исемле юлъязма Литвада табигатьне, аның җанлы һәм җансыз байлыкларын саклау тәҗрибәсенә багышланган Литва халкы үзенең туган-үскән җирен ярата, кадерли, иркәли Анда 194 дендрологик парк. 97 геологик истәлек, 261 төр үсемлек хөкүмәт тарафыннан сак астына алынган. Автор әнә шул табигать һәйкәлләренең гүзәллеген, файдасын, сакланышын тәфсилләп сурәтли. «Баһбайлар ял йортында» дигән бүлекчә аеруча хисле һәм тәэсирле. Клайпеда шәһәреннән берничә чакрым читтәрәк безнең илебездә бердәнбер булган атлар санаторие бар икән Шул санаторий, андагы баһбайлар аеруча бер җылылык һәм ихласлык белән язылган. Бу сурәтләмәнең игътибарны тарту көче шунда, автор үзенең үсмер чагындагы атлар дөньясына бәйле шәхси тәҗрибәсен атларга мәңгелек мәхәббәтендә яңарта «И-их. егетләр! Атларны яратмаган кеше буламыни! Ә мин үзем аларны гомер буена сүнмәссүрелмәс кайнар мәхәббәт белән яраттым. Бер уйласаң, гаҗәп инде, үзе ачы, үзе дегет сымак куе тир исе минем өчен иң тәмле, иң затлы хушбуй исләреннән дә тат» лырак. Яшь колыннарның әнкәсенә иркәләнеп, нечкә генә итеп, ярым кыргый айгырларның топ-топ дөньяны яңгыратып кешнәвен, валлаһи, симфонияләргә тиңләп тыңлыйм. Үзегез дә тыңлап карагыз әле; тигез таш юл өстеннән дагалы атның чаптырып килүе симфония түгелме?» Атларга мәхәббәт авторның нәселеннән үк килә икән. Алай гына да түгел, халык тәҗрибәсе буларак, буыннан-буынга күчеп килә икән. Авылда атларга мөнәсәбәтне кешенең кешелеген билгели торган сыйфат итеп караганнар. Бу — безнең заманда аеруча актуаль түгелмени! Әлбәттә, табигать һәм аның байлыгы хакындагы сурәтләр автор өчен үзмаксат түгел. Ул безнең төбәк табигатенең дә Литваныкыннан ким булмавын ассызыклап бара, аны саклый белмәвебезгә офтана. «Безгә. Татарстан кешеләренә, суын эчкән, ипиен ашаган, урман-суларыбызны. кыр-басу ларыбызны зурлап, кадерләп, саклап тоту өлкәсендә литвалы дусларыбыздан күп яхшы, гыйбрәтле нәрсәләргә өйрәнеп булыр иде», ди. Чыннан да. бездә бу хакта күп сөйләнә, әмма аз эшләнә һәм автор конкрет мисаллар да китерә. Әйтик. Лениногорск якларында урманнарны самолеттан дуст белән агулыйлар. Язучы укучыга турыдан-туры мөрәҗәгать итә: «Хөрмәтле замандаш... Бу нәрсәләр турында син дә уйлансаң икән. Чөнки табигатьне саклау — безнең уртак эшебез» «Бал дисәң, бер кими. » очеркы да табигатькә мөнәсәбәт хакындагы сүзнең дәвамы Беренчедән, анда бал кортлары турында нинди генә кызыклы мәгълүматлар юк! Үзе бер тикшеренү нәтиҗәсе. Юкка гына автор: «Бу мәсьәләне өйрәнүгә бер бөтен җәемне багышладым»,— дими. Юньле очерк языйм дисәң, бу табигый. Икенчедән, очеркта умартачылыкның халык хуҗалыгындагы экономик файдасы исбатлана. Умарта хуҗалыгы, эшне белеп оештырганда, бер сумга йөз сум табыш бирә. Җитмәсә әле. бал кортлары чәчүлекләрне серкәләндерүдә әйтеп бетергесез файдалы эш башкара Ә бу — глобаль проблема. Алай гына да түгел, бал кортлары ышанычлы метеорологлар да әле Өченчедән, А. Хәсәнов умарта хуҗалыгын алып баруның үткәндәге һәм хәзерге тәҗрибәсенә дә. күмәк һәм шәхси тәҗрибәгә дә мөрәҗәгать итә, үзенең тәҗрибәсен дә «кушып» җибәрә. Бу тәҗрибәләрнең барысы да үтә мавыктыргыч тасвир ителгән. Моның сере, мөгаен, авторның әлеге тәҗрибәгә актив мөнәсәбәтендә, фәннилекне эмоциональлек белән сугара белүендә, ихласлыгында. Ягъни публицист автор тәҗрибәне үзенең хисләр өермәсе аша уздыра. Ниһаять, автор ярсылярсып файдалы тәҗрибәне үзләштерергә һәм таратырга чакыра. «Әгәр мин булсаммы?! Миннән генә торсамы? Умартачылыкны текә күтәрү аннан мул итеп уңыш ала башлау өчен, хуҗалыкның бу тармагын штанга күтәрүчеләргә, гөрс-гөрс килеп көрәшеп мәйдан тотучы яшьләргә йөкләр идем . Әгәр миннән генә торса, һәр авыл кешесенең өй түрендә кимендә ике-өч баш умарта асратыр идем «Асрату» дип әйтү бу очракта дөрес тә түгел әле Чөнки умарта кешенең үзен асрый...» Кыскасы, А Хәсәнов укучыларга файдалы җыентык тәкъдим иткән Аннан гыйбрәт тә, үрнәк тә алырга мөмкин. Үзгәртеп кору заманында акыллы публицистиканың абруе бик үсте. Әйтик, руста аның сыйфаты бик тә күтәрелде, сугышчанлыгы, аналитик көче артты, яңа исемнәр пәида булды. Моның төп сәбәбе — яңа фактларның ачылуында, хәбәрдарлык һәм демократия биргән иҗат ирегенең колач җәюендә генә түгел, ә фән белән публицистиканың бергә кушылып китүендә Кызганычка каршы, безнең татар публицистикасында сыйфат үзгәреше бик аз сизелә, хәзергә сүлпәнлек, пассивлык хөкем сөрә Мондый шартларда публицистика кануннарын әйбәт үзләштергән А. Хәсәнов актуаль проблемаларны күтәрүгә, анализлауга һәм аларны чишү юлларын эзләшүгә зуррак өлеш кертә алыр иде. Димәк, тагын да активлаша төшәргә, кыюлыкны арттыра барырга, иҗтиһат итәргә генә кирәк.