Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОРНАЙ

Курайдан килгән, сорнайга китәр (Татар халык әйтеме ) икшеренүчеләр фикеремчә т>-••■ы уен коралларының килеп чыгышы терки халыклардан дип санала. Бик борынгы заманнарда тынлы уен коралларының тишемнәре булмаган һәм алар ерак араларга сигнал бирү очен кулланылганнар. Кулларны авыз янына куеп кычкырсаң, тавыш көчлерәк чыга. Шушы принциптан чыгып безнең бабаларыбыз мөгездән, каен тузын нан, калайдан һәм башка материаллардан сигнал бирү өчен быргылар ясаганнар. Соңга табарак быргыларны көпшәгә тишемнәр тишү ысулы белән дә ясый башлаган нар. Шулай итеп, көтүче быргыо чы быргысы, камыл курай, курай, сорнай һәм башка уен кораллары барлыкк« н. Хәзерге көнгә кадәр сакланып калган иң гади уен коралларының берсе — камыл курай. Камыл курай Татарстанның Минзәлә. Мөслим, Актаныш, Арча, Кукмара районнарында еш очрый. Бу төр уен коралында көзге кыр эшләре вакытында, көтү көткәндә, кичке уеннарда, аулак өйләрдә яшьләр уйнаган. Республикабыз сәхнәләрендә, смотр конкурсларда камыл курай моңнары бүгенге көндә дә яңгырый һәм халык тарафыннан яратып кабул ителә. Камыл курайны ясау өчен 160-180 мм озынлыктагы өлгергән алам алына. Кисеп алынган саламның бер башы ябык, ә икенче башы ачык булыргь тиеш. Саламның буынтыклы яисә пластилин белән томаланган шул ябык башыннан юка гына итеп (киңлеге 2,5-3 мм. озынлыгы 20-25 мм) тавыш сыбызгысы ясыйбыз. Тавыш сыбызгысы ясаганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки уен коралының сыйфаты, тембпы. тавышының көче шуңа бәйле. Сыбызгыны ясап бетергәч, сызгыртып карарга кирәк. Тавышны үзеңә кирәк югарылыкка көйләү өчен саламны аз гына кыскартырга мөмкин Менә сез үзегезгә кирәкле тавышны таптыгыз. Хәзер инде бармакчаларны (тишемнәрне) тишәргә кирәк. Моның өчен саламның ачык калган түбәнге башыннан беренче тишем ясала һәм алар шул тәртиптә санала. Тишемнең озынлыгы 4-5 мм. киңлеге 2-2.5 мм булырга тиеш. Әгәр музыкаль тавыш түбән булса, тишемне — югарыга, әгәр югары икән, тишемне аска таба зурайту сорала. Түбәндә камыл курайның үлчәмнәре бирелә. Камыл курайда аваз чыгару өчен тавыш сыбызгысын авы.иа кабып бетерергә һәм тигез генә өрергә кирәк. Өрү көченә карап тавыш югарылыгы үзгәрергә мөмкин. Көйне матур, аһәңле итеп уйнау өчен, дөрес итеп өрү аеруча әһәмиятле һәм бу эш уйнаучы дан зур осталык сорый. Тавышның көче — «меццофорте». Диапазоны — октава. Лады — пентатоника. Камыл курайда дәртле, шаян көйләрне дә. моңлы, салмак (диапазоны зур булмаган) көйләрне дә уйнарга була. Нәкъ шул ук юл белән мондый уен коралын камыштан, әрекмән сабагыннан, кара әрем яки кура сабагыннан да ясарга мөмкин. Бу уен коралын икенче төрле сорнай дип тә йөртәләр. Сорнай сүзе күп халыкларда тынлы музыка уен коралы буларак кулла ныла. Мәсәлән, сур. сурма. зурна, сырнай. сырбаенай һәм башкалар. Сорнай ул — төрки сүз. Ике сүзне берләштерә: сор — мөгез, най — камыш. Ә ка эах халкы .сырнай. сүзен .сер., .серләшү, дип аңлата. Т Г Ф. Миллер үзенең «Казан губернасында яшәүче мәҗүси халыклар мари, чуваш, удмуртлар» (СПб.. 1791, 80 б.) исемле хезмәтендә «татар сорнае» дин нолынкага охшаш уен коралын атый. Шундый ук уен коралы мариларда «шюббер» яки «шыбыр» дип атала, ди. Халкыбызның күп кенә әкиятләрендә, табышмакларында, әйтемнәрендә, дастаннарда, җырларында сорнай бик күп мәртәбәләр телгә алына. Төрле мәҗлесләрдә, халык уеннарында сорнай яшьләрнең яратып уйный торган музыка уен коралы бул Хәзерге көндә сорнайны камилләштереп, аның милли үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, халык уен кораллары остасы Ифрат Хисамов ясый Ул эшләгән сорнайның тавышы көчле, моңлы һәм уйнау мөмкинлекләре дә зур. Оста башкаручы сорнайда озын көйләрне дә. шаян, тиз башкарыла торган көйләрне дә йөрәккә үтәрлек итеп уйный ала. Тавышының көче—ике «форте»га кадәр, диапазоны октава, лады — диа 30-35 мм озынлыгындагы кипкән агаччан яки пластмасстан трость, ягъни юка тел ясала (киңлеге 4-5 мм.). Аның бер башын лезвие яки игәү белән юкартырга ки рак. Ә икенче башын, сыбызгының төбенә резина балдак (диаметры 6-7 мм шлангтан ясала) кигезеп беркетеп куялар. Резина балдакның киңлеге 4-5 мм. Резина балдак куллануның икенче уңайлылыгы шунда, тростьны резинага кертебрәк куйсаң, тавыш күтәрелә, ә чыгарыбрак куйсаң, тавышы түбәнәя. Көпшә өлешен ясау өчен озынлыгы 225 мм. диаметры 9-10 мм үлчәмдәге металл, эбонит яки камыш көпшә алына. Көпшәнең бер башын сыбызгы белән тоташтырабыз (көпшәгә сыбызгы 10 мм кертеп беркетелә). Ачык, түбәнге башыннан башлап бармакчалар тишәбез. Барлыгы 7 бармакчалы бу сорнайда халкыбызның «Наласа». »Ай ма тур гол генә». «Мәк чәчәге», «Дүртөйле» һ. б. көйләрен тулысынча уйнап була. Көпшәнең ачык башына чистартып шомартылган сыер мөгезе киертеп куялар, мөгезсез генә уйнарга да мөмкин. Камыл курайда да. сорнайда да уйнау алымнары бер үк төрле. Тавыш сыбызгысын авызга кабарга һәм һава чыкмаслык итеп иреннәр белән катларга кирәк. Сул кулның баш бармагы белән сорнайның аскы тишемен, беренче бармак белән беренче тишемне каплыйлар. Шул тәртиптә, сул кулның икенче бармагы белән — икенче, өченче бармагы белән өченче тишемнәр канлана Уң кулның баш бармагы сорнайның астыннан тота. Беренче бармак белән дүртенче, икенче бармак белән бишенче, өченче бармак белән алтынчы тишемнәрне каплыйлар. Тишемнәр һа ва чыкмаслык итеп каплана.