Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИГЕЗЕНЧЕ КОЕ

Егетләрнең кәефе шәп иде. Ата-баба аяк басмаган Себер җирендә, китә- кайта йөреп, бер кое казуны гына түгел, сигез коелы тулы бер тирәлекнең эшен планда каралганнан да алдарак алып бар әле син — кәеф шәп булмыймы соң?! Мастер Туйдул Саврандиев мондый уңышны Татарстанда да сирәк күрә иде Ул озак еллар буена Ульян мәйданында эшләде, Андагы һәр катлам яхшы таныш иде аңа. Себергә килгәч исә аларның беренче ишеткән сүзе кисәтү булды: — Бу сезгә Ромашкино түгел, Самотлор бу! Бер алга, биш артка карарга кирәк булачак. Сеноманга эләксәң — бетте баш .. «Сеноман* дигәннәре — газлы катлам. Көтмәгәндә шуңа килеп кагылсаң, көчле басым бораулау җайланмаларыңның бөтенесен күккә чөя Эзлә аннары, җый! Шуңа күрә сеноман булуы ихтимал җирдә өстәмә рәвештә күп төрле чаралар кертелә. Астан чыккан балчык урынына шунда ук измә кудыртып торалар, сеноманга өстән ясалган басым үзгәрешсез калырга тиеш. Тирәлектәге сигез коеның җидесен казу шома гына үтте. Сеноман үзен сиздермәде, газның бер куыгы гына да күренмәде Шуңардан шикләнеп күпме сөйләнделәр, нинди генә чаралар күрмәделәр, җир астына күпме измә китте — әрәм, валлаһи! Егетләрнең кайбере кисәтүләрне искә төшереп — И-и. ул сеноман белән безне юри куркытканнардыр,— дип тә куйгалады.— Бер нинди дә куркыныч юк бит! Ярты ел эшлибез, җиде кое казыдык, тып-тыныч Инде сигезенчесенең дә төбенә төшеп киләбез Тиздән нефтьле катламга җитәбез бит инде Бу сеноман дигәннәре, аю кебек, без килгәч кенә, качты. Аю да күргән юк бит. үзебез Себердә яшибез Өйгә кайткач, балаларга сөйләрлек тамаша да юк... Сигезенче коеның соңгы карышларын бораулаучы Роберт Сафиуллин да шулайрак фикер йөртә иде Соң. тагын ни уйласын, эше көйле, моторлар тигез генә гөрелди Алданрак түгәрәкләп куйсалар, премияне тагын да мулрак алачаклар. Измә кудырып азапланасы да юк.- Аның матур уйлары кисәктән тукталып калды. Сеноман! Мәкерле көч өстәге басымның азлыгын кай арада чамалап өлгергәндер?! Газ көпшә буйлап өскә бәрергә тотынды. Әле генә аска җибәрелгән измә дә. фонтан булып, өскә атыла. Измә елга булып читкә агып ук китте. Аның өсте меңнәрчә куыкчыклар белән чуарланган — газ! Берничә секунд эчендә хәлне югарыдагы егет тә сизеп өлгерде. Ул арада исә измәнең атылуы бераз тына төште. Сеноман гүя тын алырга тукталган иде Әмма икенче мизгелдә үк торба күккә таба сузая төшкәндәй булды. Коты алынган егет уктай җиргә аты..ди. Газ инде измә ату белән генә канәгатьләнми, коточкыч аваз чыгарып улый да иде. Бу яман тавыш шактый еракка ишетелә, күңелләргә шом сала. Ул ял итүче вахтаны да уятты, аш пешерүче хатын-кызларның да котын алды. Мастер белән бораулаучы егет газның юнәлешен үзгәртергә тиешле җайланманы борырга чаптылар. Тагын бер генә секундка соңарсалар, эшләр харап иде Бәхеткә, зур бәла чыкмый калды. Сеноман үзе үк шактый зур убылу ясаган да газның юлын бикләп куйган икән. Аның шул тоткарлануыннан файдаланып калырга кирәк иде. Иң элек бораулау эшләре идарәсенең Бөгелмә базасына хәбәр иттеләр — Газ бәрә!—диделәр.— Нишләргә дә аптырадык. Базада идарәнең баш инженеры Хәлил Әюпов белән *Татнефтегазраэведка» трестының баш инженеры Геннадий Ситников туры килде. Ситников менә-менә чыгып китәргә. Казанга очарга әзерләнгән иде. Ул мәсьәләне тиз аңлады, рациядән. — Берләшмәгә дә хәбәр итегез! Янгын сүндерүчеләрне җибәрсеннәр!— дип ашыктырды.— Рациянең дә өзелүе мөмкин, шуңа күрә, элемтә өчен, бер машина әзер торсын! Без хәзер барып җитәбез... Е Ситников белән Әюпов килгәндә, янгынчылар да, газ чыгу очрагында ярдәм күрсәтергә тиешле отряд та анда иде инде Катлаулы эшләр мастеры Әхәт Харисов, үзәк инженер- ^технологик хезмәт бүлеге начальнигы урынбасары Кайман Камалов белән техник бүлек начальнигы Рафаэль Хәмидуллин да килгән. Алар, газ кабаттан гайрәт ормасын өчен, кулдан килгәннең барын да эшләгәннәр. Инде аны тәмам тыгынчыкларга кирәк. Хәмидуллин, Харисов һәм Камалов коега измә тутыру ысулын яклыйлар. Аларның киңәше буенча бөтенесе ашыгыч рәвештә измә ясау хәстәренә керешкән. Әюпов исә — Коены саклап калырга кирәк)— диде. Ситников та аңа кушылды. Дөрес, бу ысул бик тә четерекле. Газ чыгуны туктатуның бик төгәл планын төзергә кирәк. Ситников бу эшнең агышы һәм нәтиҗәсе өчен бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга булды. Иң куркынычы — котырынган газның җир асты токымнарын фонтан итеп ата башлавы. Шуннан саклану чараларын күрергә кирәк. Бөгелмә егетләре беләләр; мондый очракта Самотлорда элек-электән бер генә чарага ябышалар. Бораулау туктатыла, казылган кадәре кое цементлап каплап куела. Аннары өряңадан өч кое казыла: икесе — куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, берсе томаланган коены алмаштыра, нефть бирә. Бу ысул тыныч эшкә көйләнгән. Куркынычсыз ысул. Әмма, бу юл белән китсәң, эш бик озакка сузылачак һәм шактый кыйммәткә төшәчәк. Кое бәясе миллион сумнан да артып китәчәк Себердә моңарчы акча белән исәпләшеп тормаганнар: нәрсә ул миллион! Исең киткән икән! Татарстан нефтьчеләре алай азынырга өйрәнмәгән. Коены коткарырга икән, димәк, бу — миллионны да сакларга, вакытны да җилгә очырмаска дигән сүз. Йөзләрчә тонна нефтьне дә мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк) Аннары күңел таләбе дә бар бит әле. Миллионнарны җир куенына салып куйсаң, җан тынычлыгын кайдан табарсың?! Казылган коены көрәшсез-нисез генә җир куенына томалап кую егет кеше эшеме?! Куркаклык, бер сүзсез чигенү ич бу Татарстан нефтьчеләре «бер тиенлек куянга ун тиенлек зыян» ясап эшләргә яратмыйлар. Егетләр, коены саклап калу чараларының бөтен кыенлыгын уйлап, шул план буенча эшкә тотынырга әзерләнгәндә. «Нижневартовскнефтегаз» идарәсеннән рәсми күрсәтмә килеп җитте: — Коены томаларга!— диделәр. Кагыйдә буенча, авария турындагы хәбәрне Урта Идел идарәсенә дә, Казанга да. Мәскәүгә дә ирештергәннәр иде инде. Ул тарафларның һәркайсыннан шул ук: «Коены томаларга!»— дигән күрсәтмәләр алынды. Ситников Төмәндәге белгечләр белән дә киңәшергә булды. Мондагы бораулау эшләренең начальнигы урынбасары Мидхәт Сафиуллин, Татарстандагы хезмәтләре буенча, Ситниковны яхшы белә. Тәвәккәллеген дә, хәлгә тиз арада дөрес бәя бирергә осталыгын да хәтерли Аның иң кулай ысулны билгеләвенә һәм җаваплылыктан һич тә курыкмавына ышана. Татарстанда Яңа Суксу мәйданындагы бер коедан газ «төчкерә» башлагач та Г В. Ситников коены саклап калган иде. Әле дә телефоннан Геннадий Викторовичның — Мин коены томалауга каршы. Өч көн вакыт сорыйм.— дигән сүзен ишеткәч, Мидхәт Нәзифуллович гаҗәпләнмәде. — Синең үзсүзле татар икәнлегеңне күптән беләм инде,— дип кенә куйды.— Әйдә, син дигәнчә булсын! Хәерле сәгатьтә! Ситников кушуы буенча, һәркем үз постында иде. Электр энергиясе чыганаклары баш энергетик Виктор Портнов кулына тапшырылды. Монда вакытсыз елтыраган бер чаткы гына да коточкыч афәткә әйләнергә мөмкин. Кое авызына җайланмалар батырганда өзлексез су җибәрел тордылар Туйдул Саврандиев газны тарату пультында иде. Хәрби тәртиптәге отрядка да эш табылды алар, кирәге чыга калса, коткару чаралары өчен җаваплылыкны үз өсләренә алдылар Санаулы сәгатьләр бигрәк тиз үтүчән Биниһая четерекле эшне җайлый-җайлый тәүлекнең узуы сизелми дә калды. Инде эш тә түгәрәкләнеп бара, тәвәккәлләп, бораулый башларга да ярар иде. тик... Бораулаучылардан берәү, аны-моны уйламый гына, элеватор капкачын ачкан. Шул чак җайланма эчендәге клапанлы ялгыз торба, ычкынып китеп, аска атылган. Газлы измә эченә! Ачу китергеч авазы гына ишетелеп калды Инде нишләргә? Торбаны тиз арада алырга кирәк Балык тоткан кебек эләктерергә. Бораулау вакытында моңа охшаш хәлләр булгалый. Аска киткән эш коралларын, гадәттә, махсус эләктергечләр белән «аулыйлар». Тик ул очракта бик озак азапланырга туры килә. Вакыт күп югала. Шуны күздә тотып булса кирәк Әхәт Харисов — Без аны зуррак диаметрлы торба белән куа төшик!— диде.— Килеп эләккәнче төшәбез дә төшәбез Харисов «шаян» торбаны дүрт йөз метр тирәнлектә «куып» тотты. Бик оста рәвештә эләктереп тә алды. Торба ишелгән токым арасына нык кына кысылган иде. шуңа күрә аны боргычлау шактый җайлы булды. Забой эченә исә газ тулып тора иде. Ул инде, сиздермичә генә, торбаларга да сарыла Аның зур көч белән кабат бәреп чыгуын измә авырлыгы гына басып тора Моңа әллә ни зур ышаныч юк, газ уз эшен эшли бирә, измәне дә сыегайта, какшата, янәдән бер күтәрелеп бәрелмичә аның тынычланырга исәбе юк. күрәсең. Беренчесендә аны яннан ишелеп тешкән катлам басымы гына бастырып калды Кабат күтәрелгәндә катламның ишелмәве дә ихтимал. Бораулаучылар бу бәладән ничек котылырга кирәклеген тәгаен генә белмиләр иде әле. Хәмидуллин белән Камалов торбаларга тулган газны чыгарырга тәкъдим керттеләр. Кайберәүләр бу чарадан шикләнеп калды — Газ чыгып беткәч, чи булыр? Кое нишләр? Бушлыкны тоел сеноман кабат котырынмасмы? Эшнең һәр секундын ныклы тәртипкә салдылар. Саллы измә әзерләнде, өзлексез шуны кудырыл торырга булдылар. Сеноман һичнинди җиңеллек тә «сизмәскә» тиеш! Измә әзерләү исә кул көчен күп таләп итә. Инженерлар да цемент тутырылган капчык ташырга тотынды. Роберт Сафиуллин вахтасы алны-ялны белми тырыша иде. Чөнки алар әлеге четерекле хәл тууга үзләрен гаепле саный кебек Эш ике сменага бүлеп алып барылды. Уналтышар сәгать эшлиләр, сигез сәгать йокыга бирелә. Күбесе әле анда да йокыга китә алмады Җан түзми, күзгә йокы керми интектерде Лаборантка Мәрзия Харисовага ял бөтенләй тимәде, чөнки измә изү технологиясен гел тикшереп торырга кирәк. Аңа үз постында өзлексез ике тәүлек эшләргә туры килде. Ниһаять, җитәрлек измә әзерләнде Торбаларга тулган газны чыгарырга мөмкинлек туды. Бер үк вакытта измә дә кудыртып торырга кирәк иде. Ситниковның боерыгы барысын да сискәндергәндәй яңгырады: — Газны чыгара башларга!—дип тәвәккәлләде ул Газдан арындыру җайланмасын тоташтырдылар. Измәне быкырдатып торган газ сизелеп кими башлады. Бу инде эшнең бораулаучыларга кирәкле юнәлештә баруын күрсәтә иде. Әмма тынычланырлык ара булмады — Мәрзия Харисова измә тыгызлыгының кимүен хәбәр итте Сеноман да, кешеләрнең ялгыш адымын сагалап кына торган диярсең, үзен сиздереп алды. Измә өстендә куыкчыклар быкырдашырга тотынды. Ситников лаборанткага — Тикшерүне туктатмагыз!—дип боерды Башкаларга да күрсәтмәләр биреп чыкты.— Тирәнлеккә бик ашыкмагыз! Измә тыгызлыгын тиешле дәрәҗәгә җиткермичә ярамый. Газны да чыгарып бетерергә кирәк!.. Ул арада Ситннковка хәбәр иттеләр: — Газ кимегәндә дә измәнең тыгызлыгы түбәнәя генә бара Рафаэль Хәмидуллин газсызландыру җайланмасы янына ничек киләсе иткәндер, нәкъ шул чакта электродвигательнең җиңсәсе өзелде дә чыкты Двигатель әйләнә бирә, насос эшләми Ничек шулай туры килгәндер. Ситников: «Газсызландыру процессын күздән ычкындырмагыз!»—дип кисәткән иде бит, югыйсә!? Ә сеноманга шул гына кирәк җиңеләеп калган балчык кире өскә чыга башлады. Куыкчыклар да. күзгә күренеп, артырга тотынды. Хәзер инде алар эреләнгән дә кебек Газ килүе дә артты. Бераздан ул. насос аша үтеп, киредән коега туларга да күп сорамас. Артык көчәеп китсә, бөтен тирә-юньне кубарып ташларга да кыйбат алмый ул. Рафаэль Хәмидуллин. җиң сызганып, бозык механизмга ябышты — Запас муфта бармы? — Каян килсен инде?—дип. слесарь сорау белән үк җавап кайтарды. Хәмидуллинның шәп ягы бар: бервакытта да югалып калмый ул. Бу юлы да әлеге мөшкел хәлдән чыгу әмәлен тиз тапты. Кадакта эленеп торучы шланг кисәгенә ишарәләде У": — Алып бир әле шуны! Бер минут үтте микән — газсызландыру машинасы кабат эшләргә тотынды. Хәмидуллин. измә өстендәге күбек куыкларының азаюын күреп, елмаеп җибәрде. — Хәзер, сабыр итеп кенә, аска төшә башласак та була,— диде. Тирәнлеккә бик сак төшәргә кирәк иде. Ике йөз метрлап ара үткәч, комлы катлам бетте. Газ кимеде Җиде йөз метр чамасына тирәнәйгәннән соң. измә тәмам тигезләнде. Сеноман белән ике ара йөз җитмеш биш метр калды. Димәк, тагын унбиш тапкыр тукталыш ясарга туры киләчәк Ә тукталыш ясаганда, насослар тына, измә китми тора. Газ, «баш күтәрү» өчен, әнә шул тукталышлардан «файдаланып» кала ала. Тукталышларны мөмкин кадәр кыскартырга кирәк. Бораулаучылардан бер үк вакытта тизлек тә, саклык һәм төгәллек тә таләп ителә иде. Ниһаять, сеноманлы катламның түбәсенә җиттеләр. Тагын да илле метрга төштеләр. Газ аны-моны сиздермәде Ситников: — Үтте бугай, җәмәгать!—дип, җиңел сулап куйды.— Котылдык. Тик шатланырга өлгерми калдылар — казу коралы авыр балчык катламына барып терәлде, эшне дәвам итү мөмкин түгел иде Нишләргә? Мондый сорауга җавапны кол лективтагы бер кеше генә бирә ала Ә ул әлеге тирәнлектәге чуендай каты балчыкны юдыртып та. торба белән төеп тө «тыңлатып» булмаячагын белә иде. Кыен хәл. Белгечнең исемен дә әйтик: электр белән эретеп ябыштыру остасы Нурислам Арсланов ул. Балчыклар серен белүе — аның икенче һөнәре, ял сәгатьләрендә балчыктан сыннар ясарга ярата. Үзенең барлык танышларының балчык сурәтләрен иҗат итте инде ул. Сурәт ясауда исә дөнья рәссамнары кулланган балчыктан түгел, бораулау кораллары тирән катламнардан чыгарган сәер сыйфатлы балчыктан файдалана. Әлеге коены казыганда да мең метрлы тирәнлектән торба «йозагына» эләгеп менгән каты токымны җыя барган иде. Кырып ала да вагонына кертеп куя торган иде «Табышины сал кынча коры урында саклый. Ике атналык хезмәт вахтасы түгәрәкләнгәч, балчыкны Баулыга алып кайтып китә. Өендәге «иҗат лабораториясендә» исә Самотлор балчыгын, үзе генә белгән башка өстәмәләр кушып, тагын да ышанычлырак үзле измәгә әйләндерә. Сыннар ярылмасын өчен. Аннары төннәр буе сурәт ясый. Нурисламның әлеге мавыгуын дуслары да хуплый, аңа, кулларыннан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышалар. Кайчак хәтта, «сәнгать белгече»нә әйләнеп, аның иҗат җимешләрен тәнкыйть тә итәләр, киңәш бирәләр... Әхәт Харисовның каты токымга биниһая авыр корыч корал белән өзлексез бәргәләп торуына игътибар итеп, Нурислам мастерга эндәште: — Юкка азапланасыз, бу токымга борау кирәк!— диде. — Мин риза,— Харисов бораулау җайланмасын төшерергә кирәклеген аңлатты.— Әйдәгез, тәвәккәлләдек!.. Бөгелмәлеләр. үзләре башлаган эшне җиренә җиткереп тәмамлагач кына, иркен сулыш алып куйдылар. Сигез коелы чыганак нефть бирергә әзер иде! Нижневартовскидан Мегионга барганда бетон юл Мега елгасына килеп чыга. Шактый араны елга яры буйлап үтәсең. Мега монда бик матур текә борылыш ясый. Борма турысындагы яр да кинәттән текә кыяга әйләнә. Кыя түбәсеннән аска күз салсаң, йөрәк «жу-у» итә. Тирәюньдә — иксез-чиксез тайга. Ямь-яшел! Үзәнлекләрдә учаклар яна. Ял итүчеләр балык сөзә, шулпа кайната. Учакларның берсе — безнеке. Балык шулпасы авыз иткәч, кайберәүләр җыр сузып җибәрде. Мин исә читтәрәк йөрүче Ситниковка әллә кайчаннан бирле тел очымда йөргән соравымны биреп калырга ашыктым: — Әйт әле. син теге сеноман белән көрәшергә тәвәккәлләгәндә ахырының ни белән бетәсен азрак чамалаган идеңме? Күңелең ышандымы? — Юк,— ул икеләнеп тә тормады. Нәкъ теге вакыттагыча.— Әмма ул чакта барыннан да мөһимрәге кешеләрдә ышаныч тудыру икәнен белә идем. — Ай-йай, малай, тәвәккәл икәнсең! — Безнең эштә шунсыз ярамый. Мин ул чакта янгын чыгудан бик курыктым. Шуңа күрә башта янгынга каршы торырдай бөтен чараларны барлап тотындым. Инде безнең ысул челпәрәмә килсә, берләшмәнең, коены томаларга, дигән әмереннән файдаланачак идек. Коены күмдерү планы кесәдә иде.— Инженер уйланып торды да дәвам итте.— Эшләнгән эшне каплап кую өчен инженер булуның кирәге дә юк. Шул хакыйкатьне аңлау җен ачуларымны китерде минем. Җимереп ташлаган өчен берәү дә берәүне дә гаепли алмый, янәсе, сеноман гына гаепле. Тирәннәнрәк уйласаң, без түгел, сеноман бездән куркырга тиеш бит... Учак янындагыларның моңлы да, дәртле дә җыры инженерның бу сүзләрен хуплау булып яңгырый сыман Иде... Дмитрий Табачник