Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

Флера Гыйззәтуллина

Йөрәк тавышы

Йөрәгемдә ачыш ясап киләм Мин дә, дуслар, ничә ел аша: Сугыш йоткан бала чагым елый, Дөнья елый — йөрәк еласа. Зур дөньяга калкып чыга алам. Үз дөньямның көен көйләсәм. Дөнья күзлегеннән көнгә багам, Йөрәк тавышым белән сөйләшәм. «Туктал эштән, туктал җырлаудан», дип, Боерыр бәлки берәр эшлексез. Туктап калсам әгәр, дөньядашлар. Кичерерсез мине ничек сез? Мин үземне ничек кичерермен. Төшеп калсам гомум фикердән? Үземчәлек, дөньячыллык белән Берәүгә дә зыян китермәм. Эшсезлекне күрәчәккә такмам. Сөйләр телен ватмам сүземнең. Ни күрсәм дә, каян килсәм дә мин, Язмышымнан киләм үземнең. Бер өзлексез ачыш ясап киләм,— Кылган гамәлләрем халкымча: Ватанымның чал тарихы балкый, Дөнья балкый — йөрәк балкыса. Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА — шагыйрә. ’Чишмә юлы». ’Сәлам хаты». ’Акчарлагым асыл кошым» һ. б. шигырь китаплары авторы. Казанда яши. Биеклектә басып торган килеш, Биеклекне эзләп тәкать корый. Шигырь язып рәхәт чиккән саен, Кешеләргә күңел шәфкать юрый. Эшли-эшли алҗып беткәчтен дә, Кеше эзли күңел, кеше көтәм.— Бу соң гади кеше көче микән, Әллә үлемсезлек төсе микән? Бәхетемә уза алмыйм Су аша, басма аша,— Сердәшем суга таш ата Басмага баса-баса. Күзәтә тымызык суның «Бәхетле күзәнәг»ен. Төшенми аткан ташының Бәхеткә төзәлгәнен. Атышу хакын, таш хакын, һай, кыйммәт түләр әле... Таш тигән саен кителә Бәхетнең түгәрәге. Су буйларын күп буйладым инде, Күп тыңладым былбыл сайравын. Әмма үзем бер дә сөеклемә «Былбылым!» дип әйтә алмадым. Су буйларын күп буйладым инде, Күп сер багышладым суларга. Ул өлгергән китеп, мин килдем — тик Суга карап ямансуларга. Су буйларын күп буйладым инде Мәхәббәткә эзләп тирәнлек... Чал дукыннар булып судан утка Сикерергә без дә өйрәндек. Илгә миһербанлы һәркем Тотадыр истә моны: Ил даны белән бертуган Вөҗданның чисталыгы. Туган иле дә төс бирми Вөҗданы кысыр җанга. Күкрәк көчендә яулана Вөҗдан да, миһербан да. Тыйсалар әйтер сүземне, Бирмәсәләр эшләргә,— Хокукым даулап ташландым Мин зур бәрелешләргә. Сөйләр сүзем, эшем белән Калмадым камалышта: Иҗат ирегемнән киләм Бүгенге яңарышка. Иөз аклыгы кирәк Юлда буран купкан көннән башлап Туктамыйча дөрләү, янудан. Мин бит сине кышкы сагыш белән, Ярсу язмыш белән сагынам. Ярсу бураннарга үз каныннан Өстәмәгән килеш бер нәрсә,— Уңга багам, сулга багам, Алга барам ашыгып. Бу дөньяда очрап тора Адым саен яхшылык. Уңда кала, сулда кала — Саумы? — дип дәшүчеләр.— Сүзләре белән дөньяга Яхшылык чәчүчеләр. Уң якта якты елга бар, Сул якта кара урман. Кемнеңдер яхшы баласы Барадыр яман юлдан. Кемнәрдер яхшы-яман йөк Төйидер пароходка... Яхшысы — яманы белән Дөньябыз бара «ход»та. Барышны, «ход»ны як-якка Башланса каерулар,— Авырга килә яхшыны Яманнан аерулар. Керфекләр чыклы чордан Үзләрен бәхет, тылсымнар Ышыклап торгангамы,— Хыялда балкып утыра Абага урманнары. Белмичә тылсым утында Җемелдәп яначагын, Калды бит шушы урманда Минем дә бала чагым. Шигырьгә күчкәннән бирле. Мин гүя утлы урман. Шаулыйсы тылсымнарым да — Керфекләр чыклы чордан! Куша чор: кирәк сүзеңне Соңармый өлгер әйтеп... Сугарам һәрбер хәрефне Керфектә мөлдерәтеп. Хыялым мине алдаса Чәчәген ата-ата, Тормышның ялганы белән Киләм якага-яка. Көттерми, минем җиңүне Расларга килә вакыт, Чәчәктә йомылып калган Сабый чаклардан калкып... Тою, юрауларым — юшка килә. Күрәзәлегем бар минем дә: Төшләремдә ут чыкканын күрсәм, Гашыйк була идем өнемдә. Кабат кайнар сөю газабына Салыр инде мине бу янгын: Наз сурәте чиккән ак пәрдәмдә Ут үрләвен күреп уяндым. Кемдер минем шушы язмышымнан Кара көнләү белән көнләшә. Кем сабыша сагыну тугрылыгын Сизмәгәнгә, танымаганга,— Аларны да терким язмышка мин, Күрәчәктән табып алам да. Аларның да саклыйм хәтерләрен Җан көчемдә, хәтер көчемдә. Йөз аклыгы кирәк — язмышларга Язмаганны әйтер өчен дә. Кулларыңда киләм Бик утенәм — матур күзләреңне Тәгәрәтмә түбән. Синең күз караңда — мин үземнең Рәсемемне күрәм. Күрәм, миннән бер дә кызганмыйсың Кызгануларыңны. Әйтмәдем дә ич мин, каян белдең Сызлануларымны? Син яшь, ләкин мине юатасың Ярдәмнәрең белән. Кулларында киләм — беләгеңнең Талганнарын беләм. Узар юлларыма бер карасам, йөз кат хисап бирәм узганыма. Узган көннең күргән рәхәте дә. Авыр михнәте дә кызгандыра. Узганымда — киләчәгем яши. Яшеннәре яшьни кочагымда... Йөз кат күзаллаган күрәчәгем Якты киләчәккә ышандыра. S Холкын мактап, ай-кояшын мактап, Йолдызларын күзгә каратып, Без дөньядан тулы бәхет көттек. Зур ярату көттек һәрвакыт. Дөнья кочагында ярлар сөйдек, Ир көйләдек, бала биләдек. Үзебез күрсәк, дөнья күрде безне, Сердәш булып йөрде «ияреп». Безнең белән ул карурман кичте, Чыгар өчен якты көннәргә. Үзебез мәңге яшәр дөнья бит ул,— Тигез тотыйк аны иңнәрдә. Киләчәккә таба Мин киләмен. Янәшәмнән килә Җандаш дустым, кандаш туганым... Яуда түккән канның арзаны юк, Туганлыкның чиге юк аның. Киләчәкнең бикле ишеге юк, Сукмагы юк палач таптаган. Саклап йөртү өчен әсире юк, Тентеп кертүче юк капкадан. Анда һичкем уран урмый әле. Ярылырга тормый атомнар. Гайбәт белән дөнья буталмаган, Тол калмаган гүзәл хатыннар. Саксыз эшкә, затсыз товарларга Сугылмаган сыйфат билгесе. Яуган яңгырларда — йолдыз төсе, Искән җилдә — чиста гөл исе. Әмма бу киләчәк шундый сизгер: Кемлегеңне бик тиз тоючан. Гөлләр сулса — җил дә сагаючан... Сез уйчанга, дуслар, мин уйчан. Әмма киләчәккә өметем ак,— Сезнең намус пакъка күрәдер... Гөлчәчәксез, киләчәксез язмыш Кайсыбызга безнең кирәгер!? Роберт Эхмәтҗанов Тукайны эзлим Дөнья буйлап аваз салып барам,— мин Тукайны эзлим телләрдән; яшәлмичә калган гомерләрдән, тау-тау китап янган көлләрдән... Ут актарам — зөбаныйлар оча!.. Бүгенгегә күчә хәтерләр. Эзләмәсәк бүген Тукайны без, туар чорлар нәрсә әйтерләр?! Тавышы кая аның, әйтегезче,— ник тындыгыз, көйсез җырчылар? Үзе исән чакта болай тентеп эзләмәгәндер лә шымчылар!.. Эзлим аны бөтен кыйтгалардан, укучы һәм шагыйрь булып та. Үзе белән фатихасы кирәк. кирәк миңа шушы минутта! Кирәк миңа анам сөте хакына, иман иңсен өчен нигезгә. Балыкка — су, кошка — канат кебек, һава кебек кирәк ул безгә! Гизәм дөм-дөм Кырлай урманнарын, Казаннардан эзлим, Җаектан... Тавышы кая аның? Шигъриятем, анам теле әллә саеккан? Дәверләргә тирән кергән саен, җырларымның моңын азсынам. Ераграк киткән саен миңа Тукай биргән тылсым аз сыман. Дөм-дөм урманнарны гына мени? — эзләп барам гомер үтәли! Клячкинның ачам ишекләрен: тыны бетеп кемдер ютәлли!.. Роберт ЭХМӘТҖАНОВ (1935) — Шагыйрь, татар һәм рус телләрендә донья күргәь (•Кызыл усаклар». •Идел йорт». •Гомер тирәге» һ 6.) уннан артык китап авторы. Казан- )а яши. И мөкатдәс моңлы сазым минем, хәзинәбез китә Тарихка. Без Тукайны алып кайтыйк, шигырем, үткәннәргә чаклы барыйк та! Кочак җәеп көтә аны халкым, көтә шигырь — нокта куймаган... Чорлар буйлап барам Тукайны эзләп. Табуыма өметем җуймаган. Өметемне, шөкер, җуймаган! Кайтаваз Шагыйрь Хәсән Туфан һәм репрессия корбаннары истәлегенә ...Кайтып җитте бугай!.. Алда — Идел. Кычкырды ул аргы ярларга. Тавышы булмаса да, кайтавазы ишетелер җаны барларга! «Чәчәк аткан ласа туган ярлар! Сездән, гөлләр, ерак кителде...» Ышанмыйча, аң-таң булып торды бер Фәтхулла хәзрәт шикелле! Чал чәчләрен сыйпый Идел җиле, шаулый таллар — аны сагынган! «Сагыну тулы йөрәгемне, канәт, алып кайттым Себер ягыннан. Төштә түгел бугай, сезне уйлап, далаларда учак якканым?.. Ардым бугай, яшел чатырыңда ял иттерче, сеңелем, ак каен! Ялалардан мине яклый алдың бер син генә, җирем, син генә!..» И йөгерә җилдә ромашкалар, акчарлаклар куна иңенә! «Бу төшемме, юк ла, бар иде лә тайгак кичүләрең, Ватаным! И Шигьрия, зынҗыр кыса җанны, әмере белән «бөек ата»ның!..» Гаебең юкмы? Кирәк булса — табылыр! Гаепле син — илең сөйгәнгә!.. Баш имәгән күпме пакь җаннарның каны тамды бетон идәнгә! Җиңгән кыяфәттә әйтте аңа беләкләре йөнтәс абзыйлар: «Бу шагыйрьләр — ахмак! Каләм белән үзләренә кабер казыйлар!..» Көчләп кулга каләм тоттырдылар, бер-бер артлы биреп боерыкны: — Мин Кировны үтердем, дип яз син, үтердем, дип, яз син, Кңровны! Ә язмагач, янә йодрык белән суктылар да егып аяктан, күтәрелгәч, тагын сугып егып, күтәрделәр кабат бер яктан... о Нинди вәхшәт! — диеп сыкрады җан,— социализм җиңгән илдә дә!..» Кайтыр кошлар... Канат очларыннан каннар тамар Черек Күлгә дә... Кар сахрасын үтеп китте шулай,— җан богаулы, салкын ятаплар... Сакласа тик халык хәтәре саклар, сыйдыра алмас моны китаплар!.. ...Кайтып җитте бугай... Бу — төш түгел! Кычкырды ул аргы ярларга!.. Идел өсләрендә кайтавазы... Бу — кисәтү җаны барларга!.. Сәхнәдән китү Сәхнәдән җиңел китү рецепты юк (мөмкин аннан егылып төшү дә!). Уйнадыңмы, я хуш, юлыңда бул,— тормыш та уйнады җитәрлек! Инде хикмәт — вакытыңны, дәрәҗәңне белеп, сабырлыкка күчүдә. Бик беләсең, елмайганда сиңа бүген яшьләр, син аларның түгел күптән кумиры. Кабул ит тә, бәхиллә син — бары шулай, тик шыңшыма! Мәңге түгел кояшның да гомере! ...Сәхнәдән китү, дустым, ташлап авыр перчаткаларын, рингтан киткән боксер кебек, иелеп йолдызларга табынган, яшь көчләргә сәҗдә кылган, тулган айга мөкиббән булып утырган дәрвиш сыман... Хәерле юл! Юлларыңа — ак эскәтер! Тик бер теләк онытылган: бәхил, туган! Кайт яңадан, диеп сиңа кайсы әйтер?.. Казан гүзәле •Мәгълүм булганча. Казанда гүзәллек конкурслары бара. Икенче турда гүзәлләр саны күпкә кимеде. Тиздән • Казан гүзәлемнең исеме билгеле булачак». Патша да һәм президент та була алмыйм, хәер, булалсам да булмас идем — иркем бетә, мин — табигать улы, рәллеккә пәрдә ачык бүген: 1лкый сәхнә — кызлар-сылулар! I күңелле чәчәк атулары! 4 моңсудыр гөлдәй сулулар!..) әр чибәрнең, шәхси язмышыдай, I номеры үзенә тагылган, йтә берәү: «Абау, туганда ук әрештәнең кулы кагылган!..» - Кай чишмәнең суын эчкән болар?! у матурлык безгә күчмәгән... - Иделкәйнең суын эчкәннәрдер. I без эчкән шул ук чишмәдән. - Карбыз түгел, ярып карап булмый, үзәллеге бармы эчендә?.. - Чикләвекнең (хәер, тешләр үтми) |ргънәсе шул аның — төшендә! ) конкурс кыза, сайланалар,— ирәкләнә бара гүзәлләр. Гормыш сәхнәсендә сайланырлар,— өшеп калганнары — түзәрләр!.. Зылуларның кала сылулары,— .ылулардан бар бит сылулар! Мең карашны шулай күтәр әле! Кыендыр ул сылу булулар?! -Татарстан ашьләрегазетасыннан. Гүзәлләрнең саны кими һаман, арта бара кызыксынулар. Тормыш конкурсында булмас әле авыз ачып карап торулар! Кемнәрнеңдер алар сөйгән яры, (танышкандыр бары күз күреп); Сыналырлар килен булып төшкәч, сыналырлар бала үстереп!.. Сайланырлар һәм... сайларлар әле,— гүзәлләр ул оста сайларга!.. Хатын-кызның холкы ирләр затын адаштыра әллә кайларда! Башын җуя шул матурлык өчен, йә рухланып аша күкләргә! Җирдә яңа легендалар кала, сабак булып кала күпләргә!.. ...Бүген алар Казан сәхнәсендә (чыккан алар күбесе авылдан), һәр гүзәлнең, шәхси номерыдай, үз бәхете үзенә тагылган! Гүзәлләрнең саны кими бара... (Кем калыр соң? Күңел, түз әле). Күз тидермик! Сөйгән ярына гына мәгълүм булсын «Казан Гүзәле!» аерылмыйм табигатем карыныннан! Ак манжетлы җиңем канга буялмасын, алтын тоткан бармакларым тартышмасын,— адәмнәр җанына кагылышым юк! ...Кармак белән, таллар арасыннан, агып яткан исемсез инешләрдән чәнчә бармак буе комкорсаклар, аллы-гөлле шарлама балыклары тотып куанам мин... Яныма гына шәхси вертолетым килеп төшә — тал яфрагында ефәк канатлы ... энә карагы! Яланаяк барам дөнья буйлап. Барасы юл, шөкер, бар әле!.. Юл уңае, ябалдаштан өзеп, алма өзеп тешлим шартлатып. Базарларда сатулашам, гадилегем белән катлаулы мин: олы дөнья карап тора миңа шаккатып! Мактауларны, ялган шөһрәтләрне ташлап чыгам таллар янына, тыңлыйм җилне, олы мәгънә белән ишетәм шунда бер өн — иске зират якларыннан, йолдыз асларыннан килә бер өн, җил шавына кушыла, иңә җанга: онытма син туган анаңны, нигезләрне, гомерләрне! Онытылма, кызыгып, дискотека сыман тормыш ыгы-зыгысына, шаушуына! Син шаһит бул фани белән мәңгелекнең кавышуына!