Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәдәният тормышы көндәлеге

ТАТАРСТАНДА БАШКОРТСТАН АССР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ СӘНГАТЕ КӨННӘРЕ 27 майда Казан хезмәт ияләре Башкорт стан АССР әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнашучыларны каршылады. Башкортстан АССРның рәсми делегациясе составында КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре Р. X. Хәбибуллин, БАССР Министрлар Советы Председателе М. П. Миргазямов. КПССның Башкортстан өлкә комитеты секретаре Ә. М. Дилмөхәммәтов, КПССның Башкорт стан өлкә комитеты идеология бүлеге мөди ре М. Т. Хәкимов, БАССР культура министры С. X. Әминев, КПССның Уфа шәһәр комитеты беррнче секретаре Р. Р. Гәрәев. профсоюзларның Башкортстан өлкә советы секретаре Ә. М. Сәмирханов, күп кенә рай он комитетлары секретарьлары, халык депутатларының район һәм шәһәр Совет лары башкарма комитетлары председатель ләре, Башкортстанның производство алдын гылары бар иде. Әдәбият һәм сәнгать көннәрендә катнашу өчен Башкортстанның халык шагыйре. Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты Мостай Кәрим, СССРның халык артисты композитор За һир Исмәгыйлев, СССРның халык худож нигы Борис Домашников. РСФСРның ха лык художнигы. СССР Художество академиясе член-корреспонденты Әхмәт Лотфул лин, иҗат союзлары җитәкчеләре, күпләгән әдәбият сәнгать эшлеклеләре. БАССР ха лык биюе ансамбле, БАССР дәүләт симфо ник оркестры. БАССР дәүләт хор капел ласы, фольклор группасы коллективлары, партия һәм совет хезмәткәрләре, җәмәгать челек вәкилләре килде. Кунакларны КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Г. И. Усманов, ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ш. Ә. Мостаев. ТАССР Ми нистрлар Советы Председателе М. Ш. Шаймиев, КПСС өлкә комитеты секретарьлары Р. Р. Идиатуллин, Г. Ф. Самойлов, ВЛКСМ өлкә комитетының беренче секретаре М. А. Гаделшин. иҗат союзлары җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре каршылады. Тугандаш Башкортстаннан килгән кунакларны каршы алуга багышланган ми тинг булды. Аны партиянең Казан шәһәр комитеты беренче секретаре Г. И. Зерцалов ачты. Митингта ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М. X. Хәсәнов, БАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары В. X. Байтурина чыгыш ясадылар. 28 майда Башкортстан кунаклары Ка занның Ирек мәйданындагы В. И. Ленин 190 һәйкәленә чәчәкләр салдылар, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар. Казанның Матбугат йортында Татар станда Башкортстан АССР әдәбияты һәм сәнгате көннәрен уздыруга багышланган матбугат конференциясе булды. Конференцияне КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре Р. Р. Идиатуллин ачты. КПССның Башкортстан өлкә комитеты секретаре Ә. М. Дилмөхәммәтов бәйрәм про граммасы. анда катнашучы коллективлар турында сөйләде, хуҗаларга былтыр Башкортстан АССРда узган Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә төшерелгән документаль фильм тасмасын бүләк итте, күп төрле сорауларга җавап бирде. Татарстан Язучылар союзында узган очрашу вакытында татар һәм башкорт язучылары ике әдәбиятка караган мәсьәләләр. алда торган бурычлар турында зур сөйләшү алып бардылар. Аны ТАССР Язу чылар союзы идарәсе председателе Ринат Мөхәммәдиев ачты. БАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Диние Бүләков башкорт язучыларының иҗат планнары турында сөйләде. Башкортстан язучылары Шәриф Биккол. Муса Гали, Ногман Мусин. Әнгам Ат- набаев. Факиһә Тугызбаева. «Агыйдел» журналының баш редакторы Булат Рафиков. «Башкортстан кызы» журналының баш редакторы Гөлфия Юныеова; Татарстан әдипләре Әмирхан Еники. Аяз Гыйлә- җев, Мәдинә Маликова. Баян Гыйззәт һ. б. тугандаш ике халык әдәбиятларын тагын да үстерү мәсьәләләрен күтәрделәр. Сөйләшүдә КПССның Татарстан өлкә комитеты идеология бүлеге мөдире О. В. Морозов, КПССның Башкортстан өлкә комитеты идеология бүлеге мөдире М Т. Хәкимов катнашты. ТАССР Композиторлар союзында Татарстан һәм Башкортстан композиторлары очрашты. Очрашуны республикабыз композиторлары союзының җитәкчесе М. Яруллин алып барды. Кунаклардан җавап сүзе белән БАССР Композиторлар союзы идарәсе председателе Р. Газизов чыкты. ТАССР Художниклар союзының Күргәзмәләр залында Башкортстан АССР рәссамнарының 500 дән артык эшен туплаган күргәзмә булды. Бәйрәм көннәрендә Казан Актерлар йорты Башкортстан Театр эшлеклеләре союзы вәкилләрен кабул итте • Татарстан» кинотеатрында Башкортстан АССР турында фильмнар фестивале булды. Очрашуның рәсми бүлегеннән соң тама шачы ларга «Башкорт мотивлары» дигән документаль һәм «Салават Юлаев» дигән нәфис фильм күрсәтелде. I Бу көннәрдә Театр урамында башкорт ның киез тирмәләре тезелде. Башкортстан ның дистәләгән район вәкилләре Казан дагы кардәшләрен үз халыкларының тари хы, гореф гадәте, йолалары белән таныш тырдылар. Халык иҗаты аллеясын ачуда КПСС- ның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Г. И. Усманов, КПССның Баш кортстан өлкә комитеты беренче секретаре Р. X. Хәбибуллин, ТАССР Министрлар Советы Председателе М. Ш. Шаймиев, БАССР Министрлар Советы Председателе М. П. Миргазямов һәм башкалар кат нашты. 28 майда кичен М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында әдәбият һәм сәнгать көннәрен ачуга багышланган тантаналы кичә булды. Тантаналы кичәне ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ш. Ә. Мотаев ачты. КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Г. И. Усманов партиянең Татарстан өлкә комитеты бюросы. Татар стан АССР Верховный Советы Президиумы һәм Министрлар Советы исеменнән, республиканың барлык хезмәт ияләре исеменнән кадерле кунакларны сәламләде. Җавап сүзе белән КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре Р. X. Хәбибуллин чыкты. Татарстанда Башкортстан АССР әдәбия ты һәм сәнгате көннәре истәлеге итеп, Р. X. Хәбибуллин Татарстан вәкилләренә истәлекле бүләк тапшырды. Тантаналы кичәдә Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Р. С. Мөхәм мәдиев. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим, Казан «Теплоконтроль» производство берләшмәсе бригадиры В. П. Дмитриев. Башкортстанның атказан ган артисткасы Таңчулпан Бабичева, В. И. Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенткасы Р. Мөхәм мәтҗанова чыгыш ясадылар ерты булды. Бу көннәрдә дуслык бәйрәмнәре Татарстанның күпләгән шәһәр һәм районнарында да узды. Кунаклар, биш төркемгә бүленеп, Балтач. Арча, Зәй, Түбән Кама. Мамадыш, Алабуга, Менделеев. Сарман. Минзәлә, Лениногорск, Бөгелмә районна рында булдылар. Ике республиканың күр ше район хезмәт ияләрен дә кызыклы һәм шатлыклы очрашулар көтте Чаллыда яшәүчеләр Башкортстанның Нефтекамск шәһәреннән. азнакайлылар - Туимазы, актанышлылар — Илеш. баулылар Яр- мәки. мөслимлеләр — Бакалы районнарын нан. әлмәтлеләр - Октябрьск шәһәреннән килгән кунакларны кабул иттеләр. Ьаш кортстанның танылган артистлары, сән гать коллективлары Әлмәт. Түбән Кама, Чаллы. Чистай тамашачыларын үз оста лыклары белән таныштырды. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда шигырь бәйрәме булды. Аны кереш сүз белән шагыйрь Роберт Миңнуллин ачты. Башкортстан АССР Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары Кадим Аралбаев ике республика шагыйрьләре арасындагы иҗади дуслык турында сөйләде. Шагыйрьләр бәйгесен Мостай Кәрим башлап җибәрде. Аны, бер-берсен аралаштырып, татар һәм башкорт шагыйрьләре Р. Файзуллин. К. Кинҗәбулатова, Л. Ша кирҗанова, М. Гали алыштыра. Тамашачылар Ф. Тугызбаева. Рәшит Әхмәтҗанов, Р. Зәйдуллин, Ә. Таһирова. Ә. Әхмәтхужин, Р. Гатауллин, 111. Биккол. Р. Мифтахов, Ә. Баянов, Б. Ногманов һәм башкаларның шигырьләрен, БАССРның халык артисткасы Җ. Килдиярованың матур итеп җырлавын. курайчылар С. Динмөхәммәтов белән Ю. Гайнетдинов башкарган моңлы көйләрен сокланып тыңладылар. 2 июньдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында әлеге бәйрәмне ябуга багышланган тантаналы кичә булды. Тантаналы кичәне кереш сүз белән ТАССР Министрлар Советы Председателе М. Ш. Шаймиев ачты. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ш. Ә. Мостаев саубуллашу сүзе әйтте. Үткән көннәр истәлеге итеп. Ш. Ә. Мостаев башкорт дусларга сувенир — картиначеканка тапшырды. Башкортстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ф. В. Солтанов җавап сүзе белән чыкты. Кичәдә шулай ук КПССның Вахитов район (Казан) комитетының беренче секретаре Б. Д. Леушин, БАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Д. М Бүләков, СССРның халык артисты М X. Сәлнмҗа нов. Башкортстаннан партиянең Аургазы район комитеты беренче секретаре М. М. Иш моратов чыгыш ясадылар. Тантаналы кичәнең икенче өлешендә Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының зур программалы, төрле жанрларга бай концерты булды. Тантаналы кичәдә ике яктан да партия һәм совет органнарының күп кенә җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Татар һәм башкорт халыкларының милли культураларын үстерүгә һәм үзара баетуга зур өлеш керткәннәре өчен. ТАССР Верховный Советы Президиумы Указы белән, Башкортстан АССР иҗат союзлары һәм коллективлары — язучылар, композиторлар, художниклар, театр эшлеклеләре союзлары, дәүләт филармониясе, хор ка пелласы, халык бию ансамбле Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 3 июньдә Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнашучылар ике самолет белән өйләренә кайтып киттеләр. Аэропортта җылы, эчкерсез озату митингы сы булды. ста