Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котл ыйбыз!

Яхъя Халитовка — 60 яшь

Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов 1929 елның 22 августында Татарстан АССРның Тәтеш районы Үтәмеш авылында туа. Университетның соңгы курсында укыганда ул «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») жур налы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1952 — 55 елларда СССР Фәннәр ака демиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. Аны тәмамлагач, журналдагы хезмәтенә кире кайтып, унтугыз ел буе шунда эшли. 1976 елдан башлап Я Халитов Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор. Яхъя Халитов — иҗа ди сәләтен тулысынча әдәби тәрҗемә эшенә багышлаган каләм оста ларының берсе. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге 1952 елдан, рус язучысы Н. Тихоновның хикәяләрен тәрҗемә итүдән башлана. Шул вакыттан бирле ул дөнья әдәбияты классиклары, рус совет язучылары, тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистәдән артык роман һәм повестьларын, берничә дистә хикәясен тәрҗемә итте. Алар ара сында М. Шолоховның мәшһүр «Тын Дон» роман эпопеясының берен че һәм өченче китаплары, «Күтәрелгән чирәм» романы, В. Каверинның • Ике капитан»ы. Ю. Бондаревның «Кайнар кар», В. Лацисның «Яңа тормышка» романнары, Ч. Айтматовның «Бәхил бул. Гөлсары», «Анам кыры» һәм «Дөя күзе» повестьлары, шулай ук күпләгән чит ил авторларының әсәрләре бар Я. Халитов — Татарстан АССРның атказан ган культура работнигы. Ул 1966 елдан СССР Язучылар союзы члены