Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨМЕШ ДАГА

Фәнгә һәм анда эшләүче кешеләргә багышланган матур әдәбият әсәрләре артык күп язылмый. Хәтта меңләгән язучысы булган рус совет әдәбиятында да бу шулай. Шуңа күрә татар язучысы Җәвад Тәрҗемановның бөек галим Лобачевскийга багышланган «Көмеш дага» романы бер татар әдәбиятында гына түгел, ә бөтен совет әдәбияты өчен күңелле яңалык булып тора. Әле алай гына да түгел. Фән һәм галимнәр тормышын сурәтләүгә багышланган бу әсәр татар әдәбиятында интеллигенция темасын ачуга шактый зур өлеш кертә, әдәбиятның зыялыгын арттыруга булыша. Лобачевский яшәгән чордагы — унтугызынчы гасыр башындагы — Казан романда алдынгы фәнни үзәк буларак тасвирлана. Укытучыларның да күбесе чын мәгънәсендә зыялы кешеләр. Әсәрдә татар зыялыларының сурәтләнүе дә, һичшиксез, романның зур уңышыннан саналырга лаек. Аларның саны ишле түгел — ләкин, аның каравы, фәнгә һәм үз эшләренә чын күңелдән бирелгән җаннар. Гимназиянең өлкән укытучысы Нигъмәт Ибраһимов бигрәк тә аерылып тора. Ул фәндә үзеннән соң үсәчәк күпләгән милли кадрларның чишмә башын тәшкил итә. Китапның үзәгендә, әлбәттә, бөек галим Лобачевский образы. Ул — Россия фәне тарихына гына түгел, ә бөтен дөнья хәтеренә фәннең өр-яңа юлын ачучы булып керде. Чынбарлыкны һәм галәмне өйрәнүдә табылган әнә шундый яңа гениаль ысул өчен аны хаклы рәвештә «геометрия Колумбы» дип атадылар да. Бу уңайдан тагын шуны да әйтеп узасы килә Көнбатыштагы кайберәүләр Россияне фән һәм культура ягыннан артта иде дип гаеплиләр. Ә бит Ломоносов белән Лобачевскийның титаник образлары гына да андый ялганны юкка чыгара! Димәк, илебез укучыларында патриотик хисләр тәрбияләү ягыннан да романның әһәмияте зур дип әйтә алабыз Матур әдәбиятта фән дөньясы турында язуы җиңел эш түгел. Ә математикның фәнни иҗаты хакында психологик яктан белеп һәм төгәл итеп язу — тагын да кыенрак. Ләкин биредә автор үз алдындагы бурычны уңышлы үтәгән. Романны укыган чагында укучы бөек галимнең иҗат лабораториясенә үтеп керә, аны шактый реаль күз алдына китерә. Әлбәттә, математика кебек катлаулы өлкәнең гади укучы өчен кайбер серләре калу да гаҗәп түгел. Алар әсәрдә күренә. Ләкин эш бит анда түгел. Иң мөһиме — әсәрдә бөек галимнең алга рухланган халәте, олы омтылышлар һәм изге ниятләр белән җан-фәрман мавыгып йөрүе бар. Ә моны үзенең күп төрле тасвирлау чаралары белән бары тик әдәбият кына эшли ала Димәк, тормышның күп кенә әхлакый һәм фәлсәфи якларын яктыртучы проза әсәре буларак та роман әһәмияткә лаек. Инде романны укый башлыйбыз. 1802 елның көзендә Мәкәрҗәдән Казанга үзенең өч малаен ияртеп чиновник хатыны Лобачевская килеп төшә Бу образ әсәрдә зур җылылык белән тасвирлана. Иренең нык кына эчүенә карамастан. Лобачевская ханым үзендә балаларын тәрбияләп аякка бастырырлык, укытырлык көч һәм түземлек таба. Әлеге гаиләнең ярдәмчел дусты булган укымышлы барин С. С Шебаршин да истә кала. Бу кеше дөньясын онытып математика белән мавыга, аны бөтен фәннәрнең атасы дип саный. Шебаршинның һәм әниләренең математикага булган зур мәхәббәтләре балаларга да күчә. Коля — булачак галим — бу фәнгә бигрәк тә әвәс булып чыга.. Ләкин өй шартларында гына уку үзенең йомшак ягын да ача — гимназиягә имтихан вакытында кечкенә Коля югалып кала, аннан соң да әле тәртипкә ияләшә алмыйча, өенә кача. Әнисеннән тагын түземлек һәм акыл таләп Ул чактагы Казан тормышын тасвирлаганда да язучы уңыш казана. Ярминкәләр, базар күренешләре, төрлетөрле милләт кешеләре белән кайнап торган борынгы шәһәр укучыФ ның исендә кала, аны тәэсирләндерә Ә гимназия тормышы исә. киресенчә, кырысрак итеп сурәтләнә Коля бары тик өйдә генә җылылык таба Өйдәге китаплар аңа үз-үзенә ышанычны югалтмаска, күңелен төшермәскә булыша, һәм Коля бераздан <• Яңадан гимназиягә барасым килә...» — ди башКүп уку аның күңелен бертуктаусыз баетыл тора. Әлбәттә, иң мөһим ачышлар да була. Китаплар аша Колумб образы белән танышуны бәләкәй Лобачевский өчен әнә шундый бер ачыш дип әйтергә кирәк. Бу каһарман шәхес белән булачак галим үтә нык мавыга, гимназиядә укыганда аңа багышлап шигырьләр дә яза. Шулай итеп романга Колумбның метафорик образы килеп керә. Биредә автор «яшь галим формалашу» дигән теманың нечкәлеген оста сиземли Сәнгатьчә уңышлы чагыштырулар куллана. Мисал өчен, малайның әнисе белән беренче мәртәбә Казанга килеп керүен генә искә төшерик. Шәһәргә таба баручы юлның ике ягына да тәбәнәк баганалар утыртылган.. Ул баганалар ике янәшә рәт булып еракка сузылганнар Әнә шул мизгелдә автор яшь малай зиһенендә параллельлек күренешенең моңа кадәр күренмәгән көчле бер чагылышын искәреп үтә. Бу параллельләр аны каядыр дәшә сыман, нәрсәгәдер юл күрсәтә шикелле, ди. Шулай итеп яшь Николай күңелендә геометриягә илтәчәк бөек юл тәүге кат сизелеп ала. Җ. Тәрҗеманов бу нотага бик сак кына кагыла, һәм дөрес тә эшли. Гомумән, әсәрнең буеннанбуена автор чагыштыру, метафоралар белән бик сак эш итә. Ләкин кайчагында әлеге саклыкның артыбрак китүе дә күзгә бәрелә. Чөнки алынган материал андый метафораларга урынны күбрәк бирергә дә мөмкинлек тудыра. Бу романда Ибраһимов, Краснов, Корташевский кебек укытучы образларының аеруча оста иҗат ителгәнен билгеләп узарга кирәк. Әйе, ул чакта гимназиядә артык каты тәртип һәм муштра да булган, стройга өйрәтү дәресләре һәм карцерга утыртулар да булган.. Ләкин алар белән бергә гимназиядә фәннәрне чын-чынлап үзләштерү дә барган Романның бер өлешендә гимназист Коляның бүтәннәргә дәрес бирүе тасвирлана Болай эшләү гимназиядә укучыны дәресен тагын да тирәннәнрәк үзләштерергә мәҗбүр иткән. Аның математикага булган сәләтен тагын дә ныграк ачкан. Ибраһимов һәм Корташевскии кебек укытучылар белән якыннан аралашу булачак математик Николайның күңелен үстереп җибәрә, яңадан-яңа уңышларга дәртләндерә. Корташевскийның математиканы борынгы философия белән бербөтен итеп каравы яшьләргә бигрәк тә гәэсир ясый. Алар бу ике фәннең гармониясен аңларга тырышып үсәләр. Нәтиҗәдә дөнья турында киң масштабта уйлый белүче, күпкырлы фән кешеләре тәрбияләнә. Мэскәүнең •Радуга* нәшриятында француз телендә басылган китапның тышлыгы Гимназия тормышы шактый гына каршылыклар аша ага: карцерлар һәм баш күтәрүләр. начар ашатулар... Яңа буын интеллигентларның формалашуы әнә шундый каршылыклы шартларда бара. Ә берникадәр вакыт үтеп, Казанда университет ачылыр чак җиткәч — аңа 38 егетне кабул итәләр. Ләкин кемнәрне диегез?! Исемлекне укыйбыз. Сергей Аксаков, Еварист Грубер, Александр Княжевич. атаклы язучы бертуган Панаеөлар, бертуган Перевощиковлар — һәм башка атаклы кешеләр, Бу исемлекне укыган саен анда ил һәм халыклар өчен эш күрсәткән кешеләрнең һаман күбрәк табыла баруы кызыклы. Романның авторы да әсәрендә ул шәхесләргә киңрәк туктала алган булыр иде, әлбәттә Мисал өчен Аксаков белән Панаевларны гына алыйк. Укучы кызыксынып кабул итәрдәй күпме тарихи вакыйгалар, фактлар алар язмышында! Казанда университет ачылу тантанасына зур-зур галимнәр җыйнала. Фәннәр академиясенең вице-президенты Румовский да килә. Әсәрдә менә мондый өзек аеруча истә кала: вице-президент Казанга килгәч Коля Лобачевскийның бик бирелеп бер китап укып утыруын күрә. Аның китабын! Чынлыкта мондый хәл булган яки булмаган дип, бәхәсләшергә җыенмыйм — иң мөһиме: бу тарихи яктан булырга мөмкин күренеш. Димәк, дөрес күренеш! Яңа ачылган университетка җитәкче итеп карагруһ Яковкинны куялар. Ә аннары инде карагруһның кара эшләре дә озак көттерми: ул Корташевский белән профессор Каменскийны эштән чыгара, Ибраһимов та авырый башлый.. Карагруһ Яковкин үзенең кара эшләрен башкарганда барыннан да бигрәк немец профессорларына таяна — русча бөтен- ләи диярлек белмәүче, лекцияләрне дә бары тик немец телендә генә укучы немецләргә Кайбер урыннарда Җ. Тәрҗеманов гел мәгълүмат бирү юлына гына баса. Ә бу, минемчә, бик үк акланып җитми. Мисал өчен әсәрнең 181 битендә гимназиядә укучылар белән чит илдән килгән профессорлар арасында мөнәсәбәтләр киеренкелеген күрсәтүгә багышланган урын бар. Имтихан вакытында укучылар белемен объектив бәяләү урынына немецлар мыскыллы көләләр. Бу укучыларда ризасызлык уята... Тик автор менә шушындый четерекле мәсьәләгә багышланган күренешне өстән генә узып китә. Стилистик яктан төгәл булмаган җөмләләр дә кулҮзенең яраткан укытучылары киткәч, тиз кабынучан, хисчән Николай да университетны ташларга тели. Ләкин Корташевскийның хаты аңа ашыкмаска куша Булачак галимнең язмышын хәл иткән бу урын укучының хәтерендә кала Яз килә. Бертуган Лобачевскийларның өчесе дә тормыш баскычлары буйлап әкренәкрен өскә таба күтәрелә. Өлкән бала Александр үзенең бик тә сәләтле булуын раслап тора, аңа бигрәк тә физика җиңелдән бирелә. Кечкенә Алексей да университетның беренче курсына кабул ителә. Николай исә гаиләдәгеләрне һәм таныш-белешләрен математикадагы казанышлары белән куандыра. Билгеле, романда туганнар образларының өчесе дә бер үк дәрәҗәдә тирән эшләнмәгән. һәм моны аңлап та була. Чөнки авторның төп игътибарын биләгән Николайның укучыга тасвир ителердәй хәләхвәлләре бик күп Икенче яктан караганда аларның тормышында охшашлыклар да байтак. Шуның өчен дә Лобачевскийларның берсе турында тәфсилләп сөйләү бу яктан да аклана Николай гимназиядә укыган вакытта ук аны «математик» дип йөртәләр. Ә студент булгач бер мәлне «химик» кушаматы да тагыла Чөнки ул чорда Николай, абыйсы Александр кебек, бу фән белән дә мавыгып ала. Ләкин Казанга күренекле математик Бартельс килгәч барысы да үзгәрә. Яшь егетнең зур галим белән беренче очрашуы романда әйбәт күрсәтелгән. Билгеле, биредә укытып киткән Корташевский инде Бартельска студент Николай Лобачевский турында әйткән була Ләкин зур галимнең яшь егеткә ихтирамы мондый тәкъдим нәтиҗәсендә түгел, ә аларның тигез торып дусларча сөйләшүләреннән соң, егетнең чыннан да кем икәнлеге күренгәннән соң уяна. Менә шушы битләрне автор танып-белү ягыннан тирән мәгънәле итеп яза алган. Билгеле, романның бөтен урыны да мавыгып укыла дип булмый. Чөнки сүзнең фән дөньясы турында баруын онытырга ярамый. Мисал өчен укытучы Ибраһимовның өчпочмаклар проблемасы турында сөйләгән өлешен үтү укучыга кыенрак булыр. Ләкин дикъкать биргән кеше биредә дә авторның мавыгып язуын сизми калмас. Романда укучы өчен кызыклы мәгълүмат, күп. Мәсәлән. 221 биттә Николай Лобачевский үзенең укытучысы Корташевскнйга мондый хат яза: «Адъюнкт Хәлфиннең «Татар теле грамматикасы һәм әлифбасы» дигән китабы университет типографиясендә басылып чыкты. Хезмәт хакымны алгач та. мин аны сатып алачакмын һәм өйрәнә башлаячакмын». Менә шушындый урыннарны укыганда минем, укучы буларак, әлеге вакыйга турында тагын да күбрәк беләсем килде Казан университетының ул чакта ук инде бөтен тирә-юньгә аң-белем тарату үзәге булганлыгы мәгълүм бит Нәкъ менә Казан университеты каршында рус булмаган халыклар өчен учительская семинария дә оештырыла. Анда татар һәм башка халыклар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләнә. Әлбәттә, бу инде Лобачевскийның чоры дигән сүз, төп образдан киңәю дигән сүз. Тормыш ул кайчан да һәм кайда да тормыш инде. Шуңа күрә Николай Лобачевский- ьың да яшәве гел фәннәр үзләштерүдән генә тормаган. Бигрәк тә яшь чагында. Язмыш шуклыгы белән ул Яковкинның кече кызы Аннага гашыйк була. Тик кызганыч — романның бу өлеше бераз корырак, өстәнрәк язылган. Авторга биредә эмоция — хисләр, кичерешләр җитеп бетми. Мәхәббәт белән бергә үк социаль конфликтлар да килә. Зур сәләткә ия икәнлеге күпләргә билгеле булса да, разночинец Лобачевский да ул конфликтлардан читтә кала алмый. Аннаның әтисе Яковкинның: «Аягыгызны юрганга карап сузмыйсыз! Бай кызга өйләнеп, үзегезгә карьера эшләмәкче буласыз!»— диюе яшь егеткә зур удар ясый. Әйтергә кирәк: романдагы фәлсәфи һәм математик бәхәсләр бик тә җентекләп, күп көч салып иҗат ителгәннәр Яшь галимнең үзендә чынбарлык хакында фәнни карашлар булдыру процессы бөтен катлаулылыгы белән күз алдына китереп бастырылган. Корташевский. Броннер кебек галимнәр белән аралашу, фәнни әңгәмәләр яшь галимнең фәлсәфи һәм атеистик фикерләрен тагын да ныгыта төшәләр. Шулай итеп Николай Лобачевский акрынлап ачылачак яңа математикага бара. 1811 елда ул, Яковкин интригаларына да карамастан, магистр итеп раслана. Романда 1812 елгы Ватан сугышына шактый гына игътибар бирелгән. Ләкин әле. минемчә. биредә Лобачевский кебек бөек галимнең көчле патриотик хисләрен тасвирларга мөмкинлек зуррак иде. Төрле милләт вәкилләренең бу җиңүгә зур өлеш кертүләрен искә алсак — халык массаларының ничек итеп Наполеонны җиңә алуы, чыннан да, тирән фәлсәфи уйлануларга лаек Шушы уйланулар нигезендә Лобачевский шәхесе үзе дә зурая ала иде. Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов 1929 елның 22 августында Татарстан АССРның Тәтеш районы Үтәмеш авылында туа. Университетның соңгы курсында укыганда ул «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») жур налы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1952 — 55 елларда СССР Фәннәр ака демиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. Аны тәмамлагач, журналдагы хезмәтенә кире кайтып, унтугыз ел буе шунда эшли. 1976 елдан башлап Я Халитов Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор. Яхъя Халитов — иҗа ди сәләтен тулысынча әдәби тәрҗемә эшенә багышлаган каләм оста ларының берсе. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге 1952 елдан, рус язучысы Н. Тихоновның хикәяләрен тәрҗемә итүдән башлана. Шул вакыттан бирле ул дөнья әдәбияты классиклары, рус совет язучылары, тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистәдән артык роман һәм повестьларын, берничә дистә хикәясен тәрҗемә итте. Алар ара сында М. Шолоховның мәшһүр «Тын Дон» роман эпопеясының берен че һәм өченче китаплары, «Күтәрелгән чирәм» романы, В. Каверинның • Ике капитан»ы. Ю. Бондаревның «Кайнар кар», В. Лацисның «Яңа тормышка» романнары, Ч. Айтматовның «Бәхил бул. Гөлсары», «Анам кыры» һәм «Дөя күзе» повестьлары, шулай ук күпләгән чит ил авторларының әсәрләре бар Я. Халитов — Татарстан АССРның атказан ган культура работнигы. Ул 1966 елдан СССР Язучылар союзы члены. Ә инде Казан университетындагы 1816— 1817 уку елы егерме өч яшьлек профессор Лобачевскииның менә дигән лекциясе белән башланып китә. Әлбәттә, бу лекция белән танышу укучыдан байтак кына махсус әзерлек һәм көч таләп итә. Ләкин, икенче яктан алганда, романның үзенчәлеге дә әнә шунда. Ул бит галим турындагы роман Әйе. без хәзер сокланып яза торган бөек галим Н. Лобачевскииның гомер юлы җиңел булмаган. Төрле киртәләр, көчле каршылыклар аңа бер-бер артлы очрап кына тора. Башта Анна, аннары Лиза — үзләре егетне яратсалар да — дворян булмаган кешегә гаиләләренең ризалык бирмәячәген белдерәләр... Иҗтимагый тормыш авырлыгын да истән чыгармыйк. Александр патша вакытында Голицыннар. Магницкийлар фикер хөрлегенә каршы чып-чын көрәш башлыйлар. Нәкъ шул вакытта университетның 9 профессоры үзләренең ирекле карашлары өчен эштән куыла. Лобачевскийга да ул чорда китапханәдә чистарту үткәреп, андый авторларның китапларын кулланудан алырга тәкъдим ителә. Хәтта илдәге университетларның бөтенләй ябылу куркынычы да килеп туа. Чөнки атеизм һәм ирек сөю учагы булган уку йортларыннан хаким кешеләр нык куркалар. Фән ягыннан алып караганда да Лобачевскийга җиңел туры килми, аны ялгызлык тойгысы изә — чөнки евклидныкы булмаган геометрия заманны нык кына узып туа, ул Эйнштейнның нисбәтлелек теориясенә алшарт булып туа. Ул галәмгә, ә вакыт ягыннан алганда безнең чорга һәм әле аннан да ераккарак төбәлгән. Хәтта кайбер аспектларында аны әле бүгенге галимнәр дә аңлап ук бетерә алмыйлар. Тик менә романның соңгы өлешендә фәнни материал артык күп Автор матур әдәбият кануннарын бөтенләй үк истән чыгарган. Фәнни төгәллек кенә калган. Бусы яхшы билгеле. Тик... Соңгы өлештә Лобачевскииның Петербургтан әнисенә язган хатлары бик уңышлы. Алар хискә бай. җылы күңел белән, яратып язылганнар Хәлфиннәр гаиләсенә багышланган битләр дә язучының мактаулы эше дип саналырга тиеш. Йомгак ясап шуны әйтәсем килә: бу әсәрдә, бөтен совет әдәбиятында беренче мәртәбә буларак, Лобачевскииның тулы канлы образы тудырылган Безнең алда бер үк вакытта милли дә булган һәм гомумкешелек идеалларына да хезмәт итүче фән каһарманы гәүдәләнә. Романның төп әһәмияте әнә шунда.