КҮҢЕЛЛӘРГӘ КҮПЕР САЛУЧЫ
Алар, ун-унике яшьлек малайлар, елга буендагы кечкенә генә калкулыкка сыенып утырганнар иде. Җир белән күк бүген артык зур, иләмсез булып тоела. Су естендә бетерелгән тынгысыз дулкыннар да, күктә йөзгән очсыз кырыйсыз болытлар да, җилнең бетмәс-төкәнмәс улавы да алар күңеленә шом гына сала Бик озак сөйләшмичә утырдылар. Бер берсенә эндәшәселәре, уйлыйсылары килми иде. Шулай да берсе түзмәде. Башта тамагын кыргалаган булды, аннары: — Сез күрдегезме соң әле бу рельсларны? — дип сорап куйды. — Монда күпер салачаклар, имеш Икенчесе, теләр теләмәс кенә, аны үчекләп алды: — Әллә саташасың инде син? Монда нинди күпер булсын ди?! Әлеге сүзләрдән соң бәхәс куерып китте. Малайлар, үзләре дә сизмәстән, аякка бастылар. Рельсларның ник китерелүен ачыкларга тотындылар: чыннан да, күпер салыр өченме ул? Шулай икән, кайчан башларлар? Күпер кайчан өлгерер? Әгәр күпер төзүчеләр иртәгә үк килеп төшсә... Алар, ашык-пошык өс башларын каккалап, өйләре ягына борылдылар, калкулык тан аска төштеләр. Җил әле һаман котыра иде. Аяк астында чүп-чар оча, тузан бете релә. Тик малайлар боларның берсенә дә игътибар итми, күңелләрен бу тирәләр өчен иң зур яңалык булган ялтыравыклы рельслар биләгән. «Ник китергәннәр?» дигән сорау җанга тынычлык бирми. Әле моннан берничә сәгать элек кенә малайларның берсе әтисен сугышка озаткан иде. Сизеп торалар- башка әтиләр дә фронтка китәчәк. Бүгенме, иртәгәме?... Кырык бернең сентябре иде бу. Яңа күперләр турында хыялланыр көннәрме?!. ...Ярты гасырлап вакыт үткән, әмма инде чәчләре чалара башлаган Бибишев хәте рендә ул рельслар, әле хәзер генә китереп бушатылгандай, һаман ялтырый кебек. Ялгыз калган чакларында ул әлеге хатирәнең гел яңарып торуына шатланып-шатланып куя. Тикмәгә генә булмаган икән бу хәл. Күпергә дип китерелгән рельслар Бибишев- ның киләчәгенә дөрес юнәлеш күрсәткәннәр икән ләбаса! 1952 елда, Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлагач, Бибишевны Якутиягә эшкә җибәрәләр Ул анда, мәңге туң нигез шартларында, йортлар сала, суүткәргечләр булдыра. Аннары, тәҗрибә туплап, туган якларына кайта. Татарстан нефтьчеләренә булыша: Әлмәттә. Зәйдә, Алабугада промыселларга кирәкле төзелешләрдә катнаша. Аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә иске авыллар, поселоклар урынына яңа калалар барлыкка килә. Бибишев исә уңган инженер булып таныла. Аек акыллы, нык фикерле, оештыруга сәләтле, кешеләрне үзенә ияртә алучы инженерны һәр җирдә ярата баш лыйлар. 1965 елны. Чаллыга кайтып, ул 3 нче идарәнең начальник урынбасары, аннары күп тә үтмәстән, башлык итеп билгеләнә. Идарә бу төбәктәге төзелеш индустриясенең нигезен тәшкил итүче күзәнәкле бетон заводын сала. Тора-бара идарә биш трестка бүленә. Мәгълүм ки. Чаллы төзелешенә һәр нәрсә: мәйданы да. көчләре дә. акчасы да мул бирелде. Бибишев кебек сәләтле һәм инде шактый тәҗрибәсе дә булган инженерга, алга-артка карамый, төзергә дә төзергә бөтен мөмкинлекләр дә бар иде кебек. Әмма Бибишев, илнең төрле якларыннан җыелган төзүчеләрдән аермалы буларак, бу уңайлыкларга башкача карады. Чөнки ул — Чаллының үз егете. Туган җирендә теләсә нәрсәнең теләсә ничек салынуы белән сүзсез генә килешә алмый иде ул. Олы А юл түшәгәндә шәһәрнең иң татлы сулы борынгы чишмәсен күмдерүне планлаштырганнар. Яңа. киң урамны башлап җибәргәндә гомер гомердән яшьләр күңел ачарга җыела торган аулак урындагы өянкеләрне турап ташламакчылар икән... Кагылган һәр казыкка туган йортын яхшырту, киңәйтү һәм мәңгеләштерү итеп караучы инженер шушындый «уйлап табучыкларга каршы күтәрелә. Дөрес, аның кебек үк фикер йөртүчеләр тагын да була булуын, тик бу бигрәк кызу канлы, сабырсыз, һәр мәгьнәсезлеккә каршы шундук күтәрелеп бәрелә башлый. Мондый гадәте кыйммәткә төшә аның. Кеше язмышлары хәл ителә торган кабинетларда Бибишевның холыксызлыгы турында сүз тарала. «Үзен олы юлга чыгарган* җитәкчеләренә баш бирми, «тар урынчылык карашы»ннан котыла алмый, фәлән дә төгән... Бибишев барыбер үз фикерләреннән чигенергә уйлап та карамый Яман сүзләр дә һаман арта бара. Берсендә хәтта: «Бибишев үз кул астында эшләүчене кыйнаган!» — дип, «аһ» итәләр. Нишләмәк кирәк?! Андый сүзгә дә җирлек табылды шул. Яңа бер йортны дәүләт комиссиясенә тапшырыр кон иде. йорт әзер. Бульдозер соңгы чүп-чарларны җыешты рып йөри. Янардай чүпләрне өеп учак үрләткәннәр. Прораб та шунда. Марат Шакн рович Бибишев алар янына килгәндә, учакта... плинтус калдыклары дөрләп яна иде. Әллә кайлардан. мең бәясенә төшереп кайтартылган плинтуслар яна! Бибишев. ял кыны талпынып торган бер плинтус кисәген кулына ала да. зәһәрләнеп: — Бу ни бу? — дип, прораб каршына килә башлый. Тегесе акыллырак җавап бирсә, бәлки, тыелган да булыр иде әле. тик прораб аны моны уйлап тормый: — Ә-әй, исең киткән икән! — дип кенә җибәрә. Кайнар җан мондый ваемсызлыкка ничек чыдасын соң?! Бибишевның кулындагы утлы кисәү прорабның аркасына барып төшә. Сүз дә юк — оят хәл. Суынгач, Бибишев ялгышын үзе дә аңлый. Шул кызулыгы аркасында аны үз урынында, хәтта партия сафларында калдыру калдырмау мәсьәләсе туа. Тикшергән чакта һәммәсе дә бары Бибишевның гаебе турында гына сөйли, прорабның халык милкенә күпме зарар салуы турында телгә алучы да булмый. Мондый берьяклылыкның Чаллы төзелешенә кире тәэсире дә сизелә: төзү кирәк-яракларын әрәм-шәрәм итү, техниканы кирәкмәгәнгә эшләтү... Бибишев карашыңча, бу — фаҗига. Адәми затның азрак кына уйлый белгәне үз карамагындагы һәр нәрсәгә, хәтта тутыккан кәкре кадакка да тиешле бәясен бирә белгән. Кая китте безнең кешеләрдәге сакчыллык?.. Мин Марат Шакирович Бибишев белән беренче тапкыр 1976 елның декабрендә очраштым. Күрешергә теләвемнең сәбәбе дә сәер иде. Берәү: — Чаллы йортлар салу комбинаты башлыгы Бибишев хезмәткәрләрен өй тирәли чаптыра икән, — дип сөйләде. Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Бибишевны күрәсе килү теләге көчәйде. Эш көне тәмамланган иде инде. Марат Шакировичның кәефе шәп күренә. Әлеге «чабыш» турында сорарга җөрьәт иттем. — Башта кайберәүләр, махсус кием юклыкка сылтап, баш тартканнар иде, — дип сөйләп китте ул. — Соңыннан спортка барысы да тартылды. Хәзер авыручыларыбыз кимеде, кайберәүләр тәмәке тартмый башлады... Хикмәт бер төркем кешенең сәламәтлеге турында кайгыртуда гына түгел, хезмәттәшләрен яңача уйларга да өйрәтә ул. Нәтиҗәдә, гомуми тырышлык белән спорт комплексы салына, футбол кыры, спорт залы, мунчасы, бассейны һәм тамаша залы бар. Корылма һичнинди өстәмә чыгымнарсыз, рәсми рөхсәт кәгазеннән башка торгы- зылган. Проектын сызудан алып, геологик тикшеренүләренә кадәр Бибишев һәм аның теләктәшләре тарафыннан бушлай үтәлә. Материаллар производство ихтыяҗы өчен арттырып бирелә торган әйберләрне янга калдыру хисабына җыела. Гамьсезләр утка яга торган плинтус кебек әрәм мал бу юлы игелекле максатка җигелә. Бу күңелсез хәл искә төшерелгәч, мин дә сорарга булдым: — Битарафлар кайдан килә ул, ә? Бер-беребезнең вакытын, хезмәтен дә санга сукмыйбыз, мал кадерен белмибез, ахры... Марат Шакирович кисәктән кырысланды: — Җаваплылыкны өсләренә алырга теләмәүче «вакытлы хаким»нәребез күбәйде. Властьны яраталар, эшлиселәре килми... Беренче күрүдә үк Бибишевны аңладым дип мактана алмыйм. Кабатлап әйтәм: бу 1976 ел иде. Чаллы автогигантының даны илне иңләп-буйлап гөрләгән чаклар. Марат Бибишев тормышында да күңелсезлекләр шактый артта калды: ул — ил күләмендә макталучы комбинатның начальнигы, «КамАЗ төзелеше ударнигы», СССР Министрлар Советының премиясе лауреаты. Үзе генә түгел, ул җитәкләгән коллективның башка уңганнары да илнең мактаулы төзүчеләре рәтенә басты. Р. Сәләхов, В. Фи лимонов. В. Мәүликов, Р. Сабирҗанов кебек җитәкчеләр үсте. Уйларымны Бибишев бүлде: — Күңелсезлекләрне артык тирәнгә җибәрергә яратмыйм мин. Яшәргә, янып коеп эшләргә дә эшләргә! — Ул инде елмаеп сөйли иде. — Әйдә, иртәгә спорт залына кил! Яшь көрәшчеләребезнең финал ярышы'... Мин тамаша залына кергәндә, шәһәрнең 10-12 яшьлек малайлары тәмам кызган идеТамашачылар — малайларның дуслары, әти әниләре. Җиңүчеләрне пиджак яка сына разрядлы көрәшче билгесе кадаган шул ук Бибишев бүләкли. Җитди рәвештә котлый, вымпеллар, дипломнар бирә. Балаларның күзендә ут яна. Заманында үзе дә көрәшче булган шундый зур җитәкче кулыңны кыссын әле! Бер караганда, барысы да гадәти иде. Шәһәрдә спорт комплексы салынырга тиеш инде ул. Анысы төзелгәч, ярышы да уздырыла инде аның. Балалар ярышына өлкән нәрнең күз-колак булып йөрүендә дә әллә ни искитәрлек нәрсә юк кебек. Әмма шул эшләрнең барын да Бибишев, үз җаваплылыгына алып, очлап чыккан бит! Күпме каршылыкларга очрый ул. күпме дәгъвалар ишетә, ничәмә-ничә комиссияләргә каршы тора! Гаҗәп һәммә кешегә кирәкле шул игелекле эш кемнәрнеңдер ярдәме белән түгел, ә Бибишевның «үҗәтлеге» аркасында гына тормышка ашкан. Хәйран калырлык: шул ук елларда берәүләр үзләренә зиннәтле дачалар, йөзләрчә квадрат метрлы өйләр булдырган һәм аларның «эшчәнлеге» бер генә комиссияне дә кызыксындырмаган. Мәсьәләнең бу ягына карасаң, гыйбрәтләр җитәрлек. Кешедә төзүчелек, архитекторлык таланты булуы бик ихтимал, ә менә үзе турында әллә ни уйлап тормыйча, гомуми мәнфәгать өчен янып-көю — монысы инде әхлакый каһарманлык! Марат Шакирович 1965 елдан бирле бер үк фатирда яши. КамГЭС поселогында гап-гади өч бүлмәле квартира. Балконы да юк. Шунда ике улы үскән. Улларының берсе өйләнеп, үз учагын булдыргач кына бераз иркенәеп калдылар. КамАЗның беренче конвейеры эшли башлаган чорга Чаллыда ике миллион квад рат метрдан артыграк мәйданда торак салынды. Шуның бер миллионлабы Бибишев җитәкләгән йортлар салу комбинаты өлешенә тия. Коллектив, йортлар салу комбинаты буларак. 1973 елда гына барлыкка килде. Соңрак ул үзе эре эре идарәләр бүлеп чыгарды. Әүвәл бригадир булып эшләгән Р. Сабирҗанов КПССның XXV съездына делегат итеп сайланды. В. Филимонов Социалистик Хезмәт Герое булды, түбә ябучы лар бригадиры А. Волкова Ленин ордены белән бүләкләнде, Марат Шакирович — Ок тябрь Революциясе ордены белән. Орден алу яхшы. Бибишев исә кешеләрдән ишеткән рәхмәтне тагын да кадерлирәк төшә кебек. Яңа шәһәрнең якташлары күңелендә тирән канәгатьләнү уятуын тели ул. Шәһәрдә яшәү рәхәтме? Кешеләр комбинатка рәхмәтлеме’ Бу гигант төзелешләр, җаннарны изеп-сытып. адәм баласының табигатенә хилафлык китермиме? .. Бибишев- ны әнә шундыйрак сораулар борчый. Ата-баба күрмәгән гигант төзелешкә, олугь «шакмак«лардан гына торган биниһая зур йортларга җылылык өрергә, аларны «миһербанлы» итәргә тырыша ул. Минем аптырабрак калуымны сизгәч. Марат Шаки ровнч ипләп аңлата башлады: — Кеше гасырлар буе табигать кочагында яшәгән. Табигать исә бертөрлелекне кичерми, бөтенләй кабул итә алмый. Анда — хөрлек. Форма, төс. зурлык — барысы да мең-миллион төрле. Безнең төзелешләр исә тоташтан бертөрлелеккә йөз тота. Проектларга күз салсаң, хәйран каласың! Шәһәр урамнарында күңел кунарлык бер генә сый фат та табарлык түгел, барысы да куб, параллель... Бу хәл табигыйлеккә каршы бара. Кешенең күптөрлелеккә җайлашкан холкы гаҗизләнә, аңа күпмедер «тәртипсезлек», • хаос» кирәк. Һәм без, аз гына иҗади карасак та, кешенең бу ихтыяҗын канәгатьләндерә алабыз лабаса!.. «Кеше табигате», «хаос» кебек төшенчәләргә табынуы Марат Шакировичка шак тый тал чыбыгы ашатты инде. Дөрес, аның якты фикерләрен хуплаучылар да табыл ды. Күпләр исә җилкә җыерудан узмады: «Нишләмәк кирәк?!» янәсе, үзеңнән биеккә сикереп булмый — проектлаучылар ни сызып бирсә, төзүче шуны салырга тиеш. Өстәвенә, төзелеш индустриясенең мөмкинлекләре дә чикләнгән. Торак йортларны тәҗрибә төсендә проектлау үзәк фәнни тикшеренү институтының әүвәлге директоры Борис Рафаилович Рубаненко Чаллыга килгән саен, Марат Шаки- ровичтан: — Хәлләр ничек? Тагын «хаос»ка бирелдекме? — дип сорый торган иде. Мәрхүм Рубаненко Бибишевтагы иҗади омтылышны ихластан зурлады. Шулай да аның институты Бибишевча ук тәвәккәлләргә җөрьәт итә алмады. Институт киләчәккә ышанып эш итә алмый, кулда булган мөмкинлекләргә генә таяна. Шунлыктан Рубаненко Бибишевка серияләп проектланган йортлар белән канәгатьләнергә киңәш бир де. Марат Шакирович аны аңлый иде конвейерга көйләнгән өйләрне нишләтәсең инде?! Урман кебек «үсеп» чыккан өйләргә төрлелек биреп бетерү һич мөмкин түгел. Борис Рафаиловичның үзенә күрә дәлиле дә бар иде: — Марат Шакирович. — ди торган иде ул. — Элекке агач йортлар да. нигездә, бер төрле бит. Төп үзгәлекләрен генә искә алсаң, ике-өч төрдән артмый. Әмма алар, һәммәсе төрле-төрле булып тоела. Сәбәбеме? Сәбәбе — тышкы бизәкләрдә: түбә кырыеның челтәрләре, тәрәзә капкачлары, капкалар, рәшәткәләр... Шуңа күрә, Марат Шакирович, кадерлем. йортларыбызны матурлау бары үзебезгә генә бәйле булып кала түгелме?!. Бибишев үзе дә күптән шул фикердә иде инде. Тик күңелдәге теләкләрне тормышка ашыру өчен тагын мең дә бер шартның үтәлүе кирәк. Иң әүвәл һәр төзүче шул ук теләктә янарга тиеш! Аннары... материаллар: буяу, плиткалар, төсле кирпечләр, үзле балчык — азмыни төзелешкә матурлык иңдерердәй нәрсәләр?!. Чаллыны салышуда катнашкан икенче бер оешма — «Главмосстрой*дан аермалы буларак. Бибишевның төзүчеләре йортның нигезен дә үзләре ныгытырга кереште. • Главмосстрой «ныкылар әзер нигезгә килеп эш башлый иде. Ә нигез салучыларга бәйле булу кулны тота, нык тота. Шунлыктан Бибишев алардан баш тартты. Металл конструкция җибәрүчеләр сүзләрендә тормагач, бу төр кирәк яракны да үзләре ясарга булдылар. Алар, гомумән, эшкә аяк чалучылардан баш тарту ягын карыйлар. Сантехника өчен кирәкле полиэтилен детальләрне вакытында бирми интектерәләр иде, Бибишев хәтта моңа да чик куйган. — Ничек? — дип сорамый булдыра алмадым, чөнки монысы һәр төзелешнең үзәгенә үтә. — Кайдан таптыгыз андый деталь коючы автоматны? Махсус предприятиесендә дә интегәләр... — Ә-әй, мескенләнмәсеннәр лә! — дип, Марат Шакирович сүземне кырт кисте. — Интегүләре үзләре төсле генәдер. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, диләр безнең халыкта. Әнә, «Экономическая газета*ны укысыннар! Берәү нидер сата, икенчесе алмаштыра. Шулай берәмтекләп җыйдык. Эшли хәзер автомат! Безнең бит әле аңа махсус фондыбыз да юк... Марат Бибишев җитәкчелегендәге эшләрнең өзлексез яңарып-үзгәреп торуында мәсьәләгә иҗади карау, эзләнү, башкалардан өйрәнү — төп этәргеч. Әйтик, 70 нче елларда Алма Атада панель йортларны катлаулы конфигурацияләп сала башладылар. Бибишев шунда ук Казахстанга очты. Ташкенттан бизәкләү материалларын ясау әмәлләренә өйрәнеп кайтты ул. Балтик буе совет республикаларында аны витражлар белән матурланган йортлар кызыктырды. Кыскасы, Бибишев илдәге төзелешләрдә күренгән һәр яңалык белән үзе таныша баруны кулай күрә. Барып таныша, нәтиҗәләр чыгара, эзләнүләре яңа ачышларга китерә. Бибишев — уйлап табылган өч яңалык авторы. Аның җитәкчелегендә иҗат итүче башка инженерлар да, әлбәттә, яңаны булдыру дәртендә яналар. Аларның эш алымында кызыклы яклар күп. Әйтик, комбинат составындагы тугыз идарәнең берсе фәкать нигез әзерләү һәм... заводларны яңартып тору белән мәшгуль. Бу очракта күзәнәкле бетон һәм эре панельле йортлар заводлары күздә тотыла. Алар өзлексез үзгәртелә, камилләштерелә. Бер карасаң, заводларны үзгәртеп кору — бөтенләй башка оешмалар эше, әмма Бибишев бу бик тә җаваплы бурычны да үз коллективы өстенә алды. Хәзер инде нәтиҗә турында ныклап әйтергә була: заводларның мөмкинлеген арттыруны читтән көтеп утырсалар, алар бүгенге уңышларга һич тә ирешмәячәкләр иде. Ундүрт ел эчендә комбинат биш, тугыз, унике, уналты катлы йортлар сериясен җайга салды, шул ук вакытта фасадларны бизәүнең дә дүрт-биш төре үзләштерелде. Иҗади эзләнүләргә коллективның үзендә тудырылган мөмкинлекләр дә этәргеч ясады: культура сарае, йөзү бассейнлы спорт комплексы, балалар спорт мәктәбе, шахмат клубы, ял базасы, пионер лагере... Комбинат бөтен «Камгэсэнергострой* берләшмәсен тәэмин итәрлек санаторий-профилакторий да салды. Боларны булдыру өчен исә бер-берсен аңлап эшләүче, оештыру сәләтенә ия, тәртипле, өлгер инженерлар тупланды. Бер караганда, коллективта кечкенә генә эшне җиренә җиткереп башкаруда да югарыда телгә алынган шартларның һәммәсе мөһим. Әмма, минем уемча, башында Марат Шакирович кебек әйдәүче тормаса.бнк кыенга килер иде. Бәхеткә, бу коллективның әйдәүчесе кулында комбинат башлыгының власте да бар. Гомуми уңышны билгеләгәндә мондый тәңгәллекнең уңайлыгы аермачык күзгә ташлана. Җитәкченең холкы эзләнүчән булганда, коллектив өчен яиып-көеп йөргәндә, аның тирәсендәгеләр дә һичничек «йоклап* ята алмый. Марат Бибишев янында комсомол да, профсоюз вәкиле дә оешма кешесе исемен формаль гына күтәреп йөри алмый. Бу хәл мөмкин түгел. Мин, әле Бибишев белән очрашканчы ук, бассейнда ...бригадирлар ярышына йомгак ясалганын ишеткән идем. Имеш, шул вакыйгадан соң, бассейнга йөрүчеләр саны арткан, спорт белән шөгыльләнү күпләрнең күркәм гадәтенә әйләнгән. — Сез, Марат Шакирович, хезмәткәрләрегезне мәҗбүри йөздерәсез икән бит?— дидем мин юри, әлеге мәсьәләне ачыклау өчен. — Гаеплэмәкче буласызмы? — Ул миңа сорау белой җавап кайтарды. — Теләсә ничек аңлагыз инде, яңалыкка ияләндерүнең кирәклеген тоям мин Бу очрактагы мәҗ бүр итү кешеләрнең үз файдасына бит! Дистә еллар буе «олы агайлар» өйрәтүенчә яшәгән кешеләр еш кына, инде үзләре зур ук булгач та, акны карадан аера алмый. Шуңа күрә төрлечә сынап карыйм. Бассейнга да, чаңгы юлларына да көчләп диярлек йөртә башладык. Урынбасарларымнан алып идарә аппаратындагы барлык инженерлар төзелеш технологиясе курсларына йөри. Соңыннан имтихан да алабыз - Бибишев елмаеп куя. Бу курсларда ул үзе дә лекция укый икән. — Нишлисең?! Өйрәтергә кирәк. Күпләр әле үз абруйларын үзләре кадерли белми. Бассейнда йөзү дә, белемеңне өзлексез күтәрү дә үзен хөрмәт иткән кешенең рухи ихтыяҗы булырга тиеш иде дә бит!.. Юк. Бу очракта коры өндәмәләр көчсез. Мин бик кечкенәдән — шәхси гигиенадан башларга булдым, чын мәгънәсендәге культуралы шәхес үрнәгенә омтылабыз. Килер бер көн: без. бүгенге кебек «шакмаклар» гына салудан арынып, матурлыкка (!) ирешербез'.. Миңа Бнбншев уздырган бер киңәшмәдә катнашырга да туры килде. Иң гади киңәшмә, эш турында агымдагы сөйләшү иде бу. 25 катлы йортларга куела торган лифтлар турында әңгәмә куерды. «Кемнәрне Финляндиягә җибәрәбез? Аннан кайткач, мондагы яшьләрне укытырлык булсыннар! — диделәр. — Лифтны монтажларга да, төзәтергә дә өйрәнеп кайтсыннар!» — Безнең йортлар, кимендә 200 ел торса, бу дәвергә бер генә җиһаз да чыдамая чак, — дип, сабыр гына аңлата Бибишев. — Яңа буыннар безне тиргәмәсен өчен, без һәр җайланманы тиз арада төзәтә барырлык осталар әзерләргә тиеш!.. Шул чак бүлмәгә ят кеше килеп керде. Кулында — кәгазь. «Сез Белоярск АЭСын салучыларга 11 мең квадрат метр торак төзеп бирергә тиеш. Менә боерык!* — диде ул. Менә сиңа мә! Соңгы вакытта комбинат «югары«дан бирелә торган әмерләрне шактый еш ала башлады. «КамАЗ»ны бөтен ил төзеде, инде сез дә ярдәм итегез!» — диләр. Болай уйлаучылар Чаллы кешеләрен дә шул илнеке икәнен бөтенләй истән чыгардылар кебек. Шәһәрнең ихтыяҗы гел артка чигерелә, мөмкинлекләр чикләнә Бибишевныкылар бүгеннән үк яңа 141 нче серияле йортлар салырга әзер, тик аңа тотыну өчен 2 200 тонна металл кирәк. Анысы юк. Шуңа күрә комбинат искечә типтагы йортларны салырга мәҗбүр. Хәтта «киләчәк шәһәре» дип игълан ителгән Алабуганың яңа кварталларында да шул ук элекке йортлар күренә башлады. Бибишевның чәчләре шушындый каршылыкларны җиңә-җиңә агарып беткән инде. Дөрес, аңа пар тия һәм совет оешмалары да ярдәм итәргә тырыша. Металлы да, күзәнәкле бетон заводы өчен яңа җиһазлар да табылыр. Гомумән, барысының да рәткә салыначагы көн кебек. Әмма алар хакына уздырылган йокысыз төннәрне, елларны кире кайтару мөмкин түгел. Хәер, көрәшләрнең алдагысы да җиңел булырга тормый. Партия сүзен үргә алып, халык илдәге үзгәртеп кору, тизләнеш, яңарыш өчен көрәшкә кушылды. Бибишев кебек ир-егетләр мондый вакытта тынычлана аламы?! Электән үк аякка тышау булып уралган каршылыкларга хәзер өр-яңалары, моңарчы башка да килмәгәннәре өстәлде. Бибишевка бу араларда тәүлегенә ике-өч сәгать кенә йокы тия. Әмма кешеләр аны һәрчак көләч, пөхтә, җитез итеп кенә күрәләр. Яшь егетләрнекедәй хәрәкәтләре, ышанычлы яңгыраган сүз тәкъдимнәре, урынлы күрсәтмәләре башка ларны да эшкә дәртләндерә, иҗади янарга әйди кебек. Бибишев янында эзләнми нитми, янмый-көйми эшләү мөмкин түгел, монда битарафлыкка, ваемсызлыкка җирлек бөтенләй юк. Уйлап куясың: ничек шулай була ала ул? Кайдан көч таба? Ничек өлгерә? Кемнән өйрәнә? Баксаң, бу иҗатның чишмә башы әллә кайларга, сабый чакка, еракта калган кырык беренче елларга ук барып тоташа икән. Салынырга тиеш булган яңа күпер күренешен искә төшерик! «Күперләр салучы булсаң икән!» — дип хыялланып яшәгән ул. — Чын-чынлап күпер салучы була алмадым шул, — кайчак ул офтанып та куя. — Зәйдә генә әллә ни зур да булмаган бер күпер салырга туры килде... Тирәннәнрәк уйласаң исә, Бибишев гомере буе күперләр сала — кешеләрнең күңелен тоташтыра, якынайта торганнарны! Көче генә җитсен дә. гайрәте генә сүнә күрмәсен!