КАЗАННЫ САГЫНУ
Хөрмәтле редактор әфәнде! Без сезләрнең «Казан утлары» исемле журналыңызларны укып, милли әдәбиятымыз һәм дә милләтебез тәрәккыяте белән танышып торабыз. Йөрәгебездәге «Их. Казан!» дигән утларны шул «Казан утлары» белән ялкынлатабыз. Безләр язмыш булып бу чит илләрдә яшәсәк тә, милли хисләребез, Казанга булган сөйгеләребез, мәхәббәтебез чит ияләшмәгән Һаман да үзебезне шул казанның бер фәрзәнде (улы. баласы — ред.) кеби хис итәбез. Рәхмәтлек әтием: Казан илем, Казан җирем, Казанда тормасам да. Бер-ике җыр җырлап бирим, Жыручы булмасам да. — дип җырлый торган иде. Ә хәзер мин дә болай җырлыйм: Казан илем, Казан җирем, Казанда тумасам да. Ватаным дип җырлыймын мин. Чын шагыйрь булмасам да! Мин үземнең милли хисләремне сезләр белән уртаклашырга телим Шуңа күрә, әгәр дә кабул күрсәңезләр мин бер-ике гади генә шигырь кушып җибәрәм. Татар мәктәбендә укып, татар әдәбиятын өйрәнмәгәнлектән. әдәби хаталары булса, гафу игәрсезләр. Хөрмәт илә: Гайшә Вәлиева. (Иншаллаһ. хатка бер җавап ала белермен дип ышанамын.) Австралия, Престон шәһәре. 10 апрель, 1980 ел. И Казан, данлы Казан, шанлы Казан! Сине уйлап, күңелемдә ямьнәр табам. Түгелмәгән булса да кендек каным. Ни бәхет, ахирәттә синдә калсам! Гомеремдә үзеңне күрмәсәм дә. Туфрагың миңа ифрат таныш тоела. Дөньяның бер читендә яшәсәм дә. Күңелем һаман. Казан, сиңа омтыла. Хыялымда яшим синдә ямьле генә. Хис итәмен уйларымда тәмле генә. Мин булам татар халкым белән бергә. Сөйләшәм татар теле белән генә. Бары да таныш: урамдагы кешеләрең, Исәнләшә, елмаешып бер-беренә. Мин урамда чакта иптәшләрем. Барыйк дип мәктәпләргә бергә-бергә. Айрылмыйча халкымнан, дусларымнан. Яшәсәм иде мәңге синдә генә! У янсам шул тәмле уйларымнан — Мин тагын шул чит-ят илдә генә. Р. S. Исегезгә төшерәбез: чит илдә яшәүче милләттәшләребез «Казан утлары» журналына я ылу өчен түбәндәге адреска мөрәҗәгать итә алалар: 113095. г. Москва. ул. Дмитриева, 39/20, Международная книга.