Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИСКЕ ЙОР ИСТӘЛЕГЕ

Иске ойне пыр туздырып сүтеп ятканда Назыймның ма лайлары чормадан бер пар күн итек табып алды. Аның табаны кубып, авызын ачкан чуртан тешләре кебек кадаклары күренеп тора, кунычы саргая башлаган, шулай да бөрешеп катмаган, чөнки кунычка ниндидер кәгазьләр тутырып куелган иде. — Менә хәзинә таптым, — диде Рәсим, абыйларын кызыктырып. — Кая әле. кая? — Малайлар итекне тарткалый башладылар. — Моның эчендә акча! — диде һәнүз, күн итек кунычына шапылдатып сугып. Малайлар итек эчендәге кәгазьләрне тартып чы гардылар Анда төрле еллардагы налог кәгазьләре, иске заемнар һәм тагын малайларның ишеткәне дә булмаган ниндидер квитанцияләр иде. Кәгазьләр арасында актарынган арада болар янына әтиләре килеп җитте. Ул уллары кулыннан күн итекне алып бүрәнә өстенә барып утырды. — Күрче! — диде ул авыз эченнән сөйләнеп. — Бу да картайган. — Назыйм кулындагы күн итекне әйләндереп әйләндереп карарга тотынды, әйтерсең, ул аннан үзенә генә таныш булган ниндидер билгеләр эзли иде. — Нәрсә, әти, әллә югалткан байлыгыңны таптыңмы? — дип көлеште малайлар. — Ә сез авыз ерырга ашыкмагыз, — диде әтиләре ачуланып. — Беләсегез килсә, заманында ул безнең өчен бөтен байлыклардан да кадерлерәк иде. Һәм Назыйм болан дип сөйләп китте: — Әтидән, ягъни сезнең бабагыздан калган итек бу. Әти аны сугышка китәр алдыннан гына тектергән булган. Ләкин бер мәртәбә дә киеп карарга өлгермәгән Назыйм бермәл сүзсез торды. Сез барыбер берни аңламассыз дигәндәй, улларына карап куйды, малайларының үзенә текәлгән җитди карашларын күргәч, бераз тынычланып сүзен дәвам итте: — Әйе, замананың бик бик авыр чагына туры килде безнең балачак. Кайсы гына өйгә кермә, авызын ачып түр башында ачлык утыра. Әниләр безнең өскә кияргә кием, аякка чабата җиткерә алмый интегәләр иде. Ач булсак та безнең уйныйсыбыз. урамга чыгасыбыз килә. Ә киеп чыгарга әйбер юк, бигрәк тә аякка юклык нык сиздерә. Өлкәннәргә җайлырак, алар чабата кия. Ә безнең ише вак төяккә ярарлык чабатаны ни өчендер базарда бик сирәк саталар иде. Ә бәлки сатсалар да, әнинең акчасы җитмәгәнлектән, сезгә яраклысы юк иде, дип алмый кайткандыр. Кыш көне әле иске киез итекне төпләштереп ямаштырып булса да киясең, әмма ләкин язгы пычракларда эш мөшкелләнә. Фәнис ЯРУЛЛИН 11938) — шагыйрь, прозаик. «Җилкәннәр җилдә сынала». «Танышлар арасында». «Табыну» һ. б. китаплар авторы ТАССРның атказанган культура работнигы. Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Казанда яши. Яланаяк чыгарга салкын, киез итеккә су үтә. Менә шундый чакларда абый 4»лән мин әнигә ялынырга тотынабыз: — Әни, әтинең күн итеген киеп урамга чыгыйк әле — Сез нәрсә уйлап таптыгыз тагын, — ди әни әле абыйга, әле миңа карап. — Әтиегез итеген кияргә иртәрәк әле сезгә. Аннары ул юештә кия торган итек түгел, менә карагыз: аның бит табаны күн, су тидеме — җеби. Әни итекне безгә күрсәтә Без аны бүген генә күргәндәй гаҗәпләнеп караган булабыз. Шунда абый болай дип әйтеп куя: — Ә мин аның белән пычракка кермәм, әни. Бу сүзләрнең абыйдан алданрак минем башка килмәвенә үртәлеп нишләргә белмим. Әй кызык та булыр иде соң шушы күн итекне киеп урамга чыксаң! Аякларына күтәртмәле чабатадан башканы киеп карамаган малай ларның күзе ут янар иде. Бәлки, әни күрмәгәндә генә берәр тапкыр суга да кереп чыгар идең. Бер тапкыр суга кергәннән генә табаны җебемәс иде әле. Кунычы да ике катлы: тышкы ягы калынрак, эче кәгазь кебек юка күннән тегелгән аның. — Әни, — дим мин шулвакыт башыма искиткеч акыллы уй килүгә сөенеп, — моңардан ике пар итек тектереп булыр иде микән? Минем соравымнан әни бер мәлгә югалып кала. Аннары һушына килеп болай ди: — Сезгә күн итек тектерсәк, апаларыгыз ни сорамас9 Алар әнә җиткән кыз булып киләләр. — Әйе шул, әни, — дим. — Бу күн итекне боздырмыйк, әти тосе итеп саклыйк. Бу сүзләргә күңеле булып, әни минем баштан сыйпап куя. — Шулай, улым, — ди ул. — Әтиегезнең төсе булып бердәнбер шушы күн итек кенә калды инде. Сакларга кирәк аны. Үзе сакларга кирәк дисә дә, кайвакыт әни ялыну ялваруларыбызга каршы тора алмый, итекне киеп урамга чыгарга рөхсәт итә. Абый белән без аны алмаш-тилмәш киеп урамга чыгабыз. Әни һәр икебез артыннан: — Кара аны, ишетсен колагың, пычракка кермә, — дип кала. Күн итек, билгеле, безгә бик олы. Бигрәк тә миңа ул бот төбеннән үк тора. Тез турысыннан бөгәрләнеп каткан һәм салып куйсаң миннән башка да басып тора ала торган киндер ыштанның балакларын кунычка тыгып итекне киеп куям да урамга чыгам. Әлбәттә, анда чыккач пычракка керми түзүе бик авыр. Малайлар алдында урамның иң тирән пычрагына кереп мактанасы килә. Мине күрүгә малайлар: — Ыштансыз комиссар чыккан! — дип үртәргә тотыналар, ләкин мин аңа үртәлмим, чөнки беләм: бу сүзне малайлар көнләшүдән генә әйтәләр. Мин аларны тагын да ныграк кызыктыру өчен үзебезнең таш койма өстенә менеп басам. Таш койма бик киң, иркен, өстендә рәхәтләнеп йөрерлек. Минем койма башына менеп күн итегемне пычратмый утыруым малайларга бер дә ошамый, алар өр яңадан мине үртәргә тотыналар. — Ыштансыз комиссарның күн итеге тишек, — дип башлый берәр хәйләкәре. — Кәнишне, — ди икенчесе, — тишек булмаса суга керер иде. — Ә мин менә чабата белән дә рәхәтләнеп теләсә кайда йөрим, — ди өченчесе һәм тездән пычрак ерып баткаклыкка кереп китә. — Минем чаба тага үтми, аяк кына чылана. — ди ул үзенә сокланып караган иптәшләренә. Малайларның бу сүзләреннән минем йөрәк атылып чыгардай булып тибә. Бик-бик күрсәтәсем килә күн итегемнең тишек түгеллеген, әмма ярамый. Чынлап та табаны җебеп төшсә, нишләрсең. Мине болай гына урынымнан кубара алмагач, ничек тә катырак чеметергә теләп, арадан берсе такмак әйтә башлый: Назыйм менгән киртәгә. «Кнкерикүк» итәргә. Итегеңне турыйк әле Чабатаны төпләргә. Мин такмакларга бирешмим, нык торам. Ләкин кай көнне таш койма башында әтәч кебек кукраеп утыру туйдыра һәм мин, кемлегемне күрсәтер өчен, урам пычрагын аркылы-торкылы ерып чыкмый түзә алмыйм. Андый көнне мин инде герой: бөтен малай минем тирәгә җыела. «Тегендәрәк кер, тегендәрәк—дип чокырның тирәнрәк җирен күрсәтәләр. Пычрак ерып чыккач, берәр капка төбендәге эскәмиягә менеп итекләрне салам да дусларыма аякларымны күрсәтәм: «Менә карагыз, коп-коры!» Малайлар ялан тәпиләремне тотып-тотып карыйлар, чыланмаганлыгын(Г ышаналар. Кайберсе: »Кая. Назыйм, мин дә киеп карыйм әле?» — дип күзен мөлдерәтеп минем итекләргә карый. Бигрәк тә Низам аларга нык кызыга. Чөнки ул, кем әйтмешли, җилдән туган малай. Аның күн итеге түгел, чабатасы да булганы юк. Низамны мин чын күңелемнән жәллим, әмма итекләр тагы да жәлрәк. Шулай да бер көнне мин йомшап китеп аңа итегемне биреп тордым. Ул аларны киеп капка төбендә озак кына басып торды да елап җибәрде. «Нәрсә булды, нигә елыйсың?» —дисәм дә җавап бирмәде. Мин һични аңламадым, хәер, озаклап ул турыда уйланып торырга вакыт та булмады, чөнки бүтән малайлар безнең тирәгә җыелып өлгерделәр, һәрберсе: «Миңа да биреп тор», — дип итекне тарткалый башлады. Мин бирсәм дә бирдем, бирмә- сәм дә бирдем. Малайларга минем итек жәл түгел иде, мондый затлы нәрсә кулга төшкәндә мөмкин кадәр ныграк файдаланып калырга тырыштылар. Итекләр пычрак суда үрдәк кебек йөзделәр. Шулвакыт әллә каян гына абый килеп чыкты да бу эшем өчен күземнән очкыннар чәчрәгәнче яңаклап ыргытты. Ә өйгә кайткач итекләрне бик әйбәтләп юдыртты. Крем ише нәрсә юк иде. абый аларны көнбагыш мае белән майлап куйды. — Әгәр тагын аларга кагылганыңны күрсәм, җаныңны алачакмын, — диде ул. Җанымны бер түгел, ике алсалар да мин аларга кагылмый түзә алмаган булыр идем, әлбәттә, тик безнең тормышта бер үзгәреш булып алды. Сугыш беткән ел иде. Беркөнне безгә көтүче Әхмәдулла абый килеп керде. Ул аксак булганга сугышка бармый калган. Яше белән егерме бишләрне узып китүгә карамастан, йөзе аның япь-яшь. чыраенда ярылып яткан балалык бар. Кызларга ул әллә ничек оялып карый. Теләсә нинди ялган сүзгә дә ышана. Без аның мондый гадәтен белгәнгә күрә еш кына алдалап торабыз. - Әхмәдулла абый, — дибез, — бүген Минҗамалттәйнең кәҗәсе бәкәйләгән икән. — Әйе шул, — ди Әхмәдулла абый, — ике бәкәй китерде. Бәкәйләрен үзем күтәреп апкайттым. — Ул икене түгел, өчне бәкәйләгән булган бит, — дибез. - Ничек өчне? — ди Әхмәдулла абый. — Берсе кая соң алайса? - Берсе шунда көтү йөргән җирдә, Рәхмәй чокырында калган. Маһи рәттәй күреп кайткан... Әхмәдулла абзый безнең сүзгә ышанып бетә. Йөзләре кызарып чыга. • Алайса тизрәк барып алырга кирәк аны», — дип аксаклап көндез көтү көткән җиренә чаба башлый. Безгә аның бер аягы белән түмгәккә, икенче аягы белән чокырга баскан кебек аумак-тәүмәк йөгерүе кызык. Көлә-көлә артыннан иярәбез. Үзебезнең шушы мәзәгебез белән көне буе йөгереп арыган кешене газапка салуыбыз турында уйлап та карамыйбыз. Менә шушы юаш, мөлаем Әхмәдулла абыйның безгә килүе, бигрәк тә өстенә яңа кәчтүм киеп керүе ничектер сәер тоелды. — Газимә җиңги, — диде ул әнинең йөзенә туры карарга тартынып, — бик зур йомыш белән кергәнием сезгә. — Әйтеп кара, — диде әни, — яхшы кешегә кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз. — Ни бит, Газимә җиңги, сезгә бәлки көлкерәк тә тоелыр. Ни бит... Мин өйләнергә уйлаганыем, Газимә җиңги. — Ниятең бик изге, Әхмәдулла, — диде әни, көтүче абыйны дәртләндерергә теләгәндәй. — Әгәр тегенди-мондый эш эшләтәсең булса, тартынып торма. Эшләшергә керермен, аш-суын да әзерләшермен. — Анысы өчен рәхмәт, Газимә җиңги. Мин әлегә алары турында уйламаганыем. Мин теге күн итегегезне сатмассызмы диеп кергәнием... Әни әллә нишләп китте. Йөзенә күләгә йөгерде. Минем дә йөрәк үрле- кырлы сикерергә тотынды. Әхмәдулла абый кулындагы кепкасына карап әнидән җавап көтә. Өйдә авыр тынлык урнашты, һәркемнең сулаганына ка дәр ишетелеп тора башлады. Бераздан әни. кискен карарга килеп, кулындагы бәйләмен бер читкә атты да болай диде: — Юк, Әхмәдулла энем. Монысы булмас. Әтиләренең төсе бит ул. — Әни миңа таба борылып карады. Аның күзләрендә әллә яшь, әллә ачу ялты оый иде. • — Соң юк икән — юк инде, — диде Әхмәдулла абый авыр гына. — Бигайбә. Газимә җиңги. Аксаклыгыма риза булган кеше чабатама да риза булыр. Әхмәдулла әллә ничек, башка вакыттагыдан да катырак аксаклап ишеккә таба юнәлде. — Туктале, — диде әни, — син үпкәләмә, Әхмәдулла энем. Бик тә ка дерле нәрсә бит ул безнең өчен. — Аңлыйм, Газимә җиңги. Үпкәләмим дә. Минем бер нәрсәгә дә үпкә ләгәнем юк. Чөнки мине туу белән үк язмыш үпкәләткән инде. Ул үпкәм янында бүтәннәре чүп кенә. Әхмәдулла абый чыгып китте. Без әни белән, ниндидер яман эш кылган кешеләрдәй, бер-беребезгә карарга кыенсынып утырдык. — Әллә ничек җайсызрак килеп чыкты, — диде әни бераздан. — Бәлки, сатарга кирәк булгандыр. Әхмәдулла саран кеше түгел, бәясеннән тормас иде. Оныбыз да берике умачлык кына калып бара. Ә аңарда он бар да бар инде. Әни әллә үзен, әллә мине ышандырырга теләгәндәй озак кына сөйләнде Мин нәрсә әйтергә дә белмәдем. Итекне һич кенә дә саттырасы килми иде. Шул ук вакытта әнинең «ә аңарда он бар да бар инде» дигән сүзләре хыялымны уйнатып җибәрде. Күз алдыма яңа гына мичтән чыккан кайнар ипи ләр килде. Менә аларны әни мичтән алып сәкегә тезгән дә өстен ашъяулык белән каплап куйган. Ашыйсыбыз килде дигән саен әни хуш ис бөркеп тор ган ипиләрне олы итеп сындырып ала да эченә яңа гына язылган ак май салып безгә бирә. Берничә минуттан май тәмам эреп ипигә сеңә. Без аны күз ачып йомганчы ялтыратып куябыз. Шушы күренеш минем хыялымны бөтенләе белән биләп алды, хәтта борыныма яңа пешкән ипи исе килеп кергәндәй булды, авызымнан сулар килде. Мин кычкырып елап җибәрмәс өчен ач корсагымны уа-уа урамга чы гып йөгердем. Күн итек турында сүз яңадан кузгалмас дип уйлаган идем, кич белән бөтенебез бергә җыелгач, әни читләтеп-читләтеп тагын моңа әйләнеп кайтты. — Сәфәргали абзыйларны чакырып бер кунак итәсе иде. Былтыр да, орлыклык бәрәңгебез беткәч, алар гына коткарып калды. Ә өченче ел... Әгәр алар печән биреп тормаган булса, сыерсыз кала идек бит. Сәфәргали абзый — безнең әнинең олы абзыйсы. Юмарт куллы, әйбәт кеше. Бездән ун-унике чакрым ераклыктагы Дим авылында яши. Аларның колхозы баеракмы, өйдә ир-ат булгач башка берәр җае бармы — заманы өчен әйбәт кенә яшиләр, ипидән өзелмиләр. Карчыгы белән безгә кунакка кил I сәләр дә буш кул белән килмиләр. Шуңа күрә без барыбез да ул абзыкайны да, җиңгәчәйне дә бик яратабыз, килүләрен көтеп алабыз. Әни безнең уйла рыбызны сизгәндәй: — Кунак алдына коры кашык куеп булмый, ә безнең күзгә кырып са лырлык та оныбыз калмады, — диде. — Әллә, мин әйтәм, әткәгезнең күн итеген сатыйк микән соң? Без шаулашырга тотындык. Кызлар сату ягында иде. Дөресен әйткәндә, без дә артык каршылык күрсәтмәдек. Бик тә туйганчы бер ипи ашап карый сыбыз килә иде. Шулай итеп, без Әхмәдулла абыйга күн итекне бер пот он һәм ике кап чык бәрәңгегә сатып җибәрдек. Итекне көтүче абыйның кулына тоттырганда, никадәр тыярга тырышсам да, минем күзләрдән яшьләр тәгәрәп төште. Ми нем халәтне күреп, Әхмәдулла абыйның үзенең дә күңеле йомшады, минем баштан сыйпап ул ниндидер юату сүзләре әйтте, аннары әнигә карап: — Быел малларыгызны көтүдә йөрткән өчен мин сездән түләү ал мам, — диде. — Ярый, миңа рәнҗемәгез инде. Әхмәдулла абый кәләшне күрше авылдан алып кайтты. Безнең авыл ның иң чибәр кызы Маһруй ападан бер дә ким түгел иде ул. Чәчләре ике толым итеп үрелгән, толымнары билдән түбән төшеп тора. Өстендә матур зәң гәр күлмәк. Хәер, боларын әле без бераз соңрак күрдек. Килен төшү вакый гасына әз генә булса да тукталып китмәсәм, хикәям тулы булмас кебек Әлбәттә инде, килен төшкән өйнең капкасын ачу безнең ише малайлар эше Мондый бәхетне беребезнең дә кулдан ычкындырасы килмәде. «Мин ачам да мин ачам», — дип бер-беребез белән бәхәскә кердек. Чөнки капка ачкан ке шегә яшь кәләштән берәр бүләк эләгә. Ул — йә чикккән кулъяулык, иә бәрхет түбәтәй була. Ничек инде шундый хәзинәне кулдан ычкындырасы килсен! Әйе, каты бәхәсләштек без ул көнне. Тамаклар карлыкты, баш очыбызда йодрыклар да уйнашып алды. Болай да бәхәсне чишә алмагач, Мәүли исемле нык буынлы малай: «Әйдәгез көрәшәбез, кем җиңә — капканы шул ача», — диде. Мәүлинең тәкъдимен көчлерәк малайлар дәррәү күтәреп алдылар, безнең ише җеп беләкле, шулпа корсакларга гына бу ошап җитмәде. Ләкин нишлисең — риза булдык, арт урамдагы чирәмгә чыгып көрәшә башладык. Нык тырыштык без ул көнне, хәтта сабан туйларында да бу кадәр көчәнгәнебез булмагандыр. Көрәшә торгач кайсыбызның җиңе өзелеп чыкты, кайсыбызның чалбар төбе умырылды. Кара буразна сызып биттән тирләр акты. Тишек чалбар аша ялтырап күренгән тез башлары сыдырылып, канап бетте. Батыр булып тәки Мәүли калды. Капка ачу бәхете кулдан ычкынса да борыннарыбызны салындырып кайтып китәргә ашыкмадык, һәммәбез сүз куешкандай, килен төшәсе өй янына җыелдык. Менә бер мәлне идарәнең кара айгыры җигелгән тарантас капка төбенә килеп җитте. Мәүли капканы ачып җибәрде. Ат туктап та тормастан ишегал дына кереп китте. Тарантаста Әхмәдулла абый белән кәләш икесе генә иде. Әхмәдулла абый җәһәт кенә тарантастан төште дә кәләшен күтәреп алып яшел чирәмгә бастырды. Аннары ул безгә карап шатлыклы елмайган хәлдә; — Хәбирә апагыз шушы була инде, — диде. Хәбирә апа оялчан гына елмаеп куйды һәм тарантастан бер төенчек алып безнең учларыбызга урман чикләвеге салып чыкты. Мәүлигә кара бәрхет түбәтәй эләкте. Безнең һәммә- безнең учына, кесәләренә чикләвек салганнан соң Хәбирә апа: — Барыгыз инде, гөлкәйләрем, хәзер урамда уйнагыз. — дип аркалары быздан сөеп безне урамга озатты. Ишегалдыннан чыгып барганда ничектер минем күзем Әхмәдулла абыйның аягына төште — ул бездән алган итек ләрне кигән иде. Шунда мин Хәбирә апага бик зур сер әйткәндәй: — Безнең күн итек бу! — дидем. Хәбирә апа эшнең нәрсәдә икәнен аңламыйча: — Нәрсә, нәрсә? — дип сорады. — Әхмәдулла абыйның аягындагы итекләр безнеке ул, — дидем мин горурлык белән. Әхмәдулла абый кызарып китте, ләкин бер сүз дә әйтмәде, ә Хәбирә апа бу кыен хәлдән котылу өчен: «Ярый, ярый, гөлкәем», — дип тагын иңемнән какты һәм җиң эченнән матур чигүле кулъяулык чыгарып миңа бирде. Мондый бүләк эләгүгә канатланып өйгә кайттым. Өйдә мине тагын да зуррак шатлык көтә иде. Анда әни мич тутырып ипи салган! Билгеле инде, җиде авызга бер пот он озакка җитмәде. Аннары шунысы да бар: ач авыз зуррак та ачыла бит әле ул. Ә он ашалып беткәч, күн итекне кире үзебезгә кайтарасы килеп, башта әллә нинди уйлар чуалды. Бигрәк тә очсыз хакка саттык кебек тоелды ул миңа. Мин итегебезне читтән генә булса да күрү өмете белән Әхмәдулла абыйлар капка төбенә барып утыргалый башладым. Капка төпләрендә мине күрсә, Хәбирә апа: «Әйдә, гөлкәем, өйгә кер, хәзер ботка пешеп чыга», — дип кыстап өйләренә алып керә иде. Кайвакыт әле ул боткасын пешерергә уйламаган да була. Мин кергәч кенә тарысын юып казанга сала. Әмма мин көтәм, мин ашыкмыйм. Туңмай салынган тары боткасын туйганчы ашап җибәргәч, Хәбирә апа миңа тагын да матуррак булып күренә. Бу кунакчыл өйдән тиз генә чыгып китәсе килми. Карашым белән күн итекләрне эзли башлыйм: әйбәт сакланалармы, майланганмы, коргаксып ятмыйлармы? Ә бервакыт, шактый вакытлар үткәч, Әхмәдулла абыйларның капка төпләренә барып утырдым да Хәбирә апаның ягымлы тавыш белән чакырга нын көтеп утыра башладым. Ашыйсы килүдән эчләр чурылдый, ләкин никтер капка ачылмый, чакыручы күренми. Мин түзмәдем, әкрен әкрен ишег алдына кердем. Ишеккә күз салдым — ишек бикле иде. Инде борылып чыгып китәргә дип кенә торганда казык башына күзем төште. Ә анда безнең итекләр эленеп тора иде. Күрәсең, Әхмәдулла абый аларны пычратып кайт кандыр да юып казык башына элгәндер. Күн итекләрне күрүгә йөрәгем дөпе- дөпе тибәргә тотынды, суыкта йөреп кайтканнан соң учак каршысына килеп баскандай йөзем кызышты. Мин үзүземне белештерми итеккә үрелдем, як- ягыма каранып алдым: бер кеше дә юк иде. Шунда кабалана кабалана пычрак аякларымны ышкыдым да күн итекләрне киеп куйдым. Җанга ниндидер рәхәтлек Йөгерде. Күпме басып торганмындыр — хәтерләмим, аңыма килеп як ягыма караганда мин бакча артыннан чыгып бара идем инде. Әллә ашы тудан, әллә куркудан бәрәңге сабагына абынып егылдым... Өйгә кайтып җиткәндә аркам буйлап шыбырдап тир ага, үзем дер-дер калтырый идем. Арып баскыч төбенә утырдым. Итекләрне кая куярга? Әни күрсә, җанны алачак. Әһә, чормага меңгерергә кирәк! Итекләрне күтәреп чормага менеп киттем. Көне буе менә-менә Хәбирә апа килеп җитәр дип көттем. Ләкин килүче булмады. Мин инде хәзер Әхмәдулла абыйлар тирәсенә барырга курыктым. Малайлар белән дә уйнарга чыкмадым. Вакыт-вакыт итекләргә күз салгалап алырга чормага менәм дә ялт кына кире төшәм. Бөтен куанычым шул. Минем чормага менеп йөрүләремне беркөнне әни күреп алган булып чыкты. — Нишлисең син анда? — диде ул. — Нигә ыштан туздырып менәсең ул чормага? Минем ык мык торуым аны шиккә салды булса кирәк һәм ул мине бер якка этәреп җибәрде дә өскә менеп китте. Чормадан итекләрне күтәреп төшкәндә әнинең йөзендә рәхим-шәфкать беткән иде. — Ах син. оятсыз! — диде ул ярсып. — Әле синең шулай кеше әйберенә кул суза торган гадәтең дә бармыни? Чабып өзәм кулыңны! — Әни мине җилтерәтеп ишегалдына алып чыкты, утын кисә торган бүкән янына өстерәп китерде. — Куй кулыңны бүкәнгә! — Әни! — дип ачыргаланып кычкырдым мин, — итекләрне Әхмәдулла абый миңа үзе бирде, урламадым. — Алдашма, — диде әни, — алдашсаң телеңне дә чабып өзәм. Әнинең мондый чагын күргәнем юк иде. Аның иреннәре калтырады, күзләрен кан басты. Үзен белештермәс хәлгә килде. Ул утынлыктан балта эзли иде. Әллә күзләрен ачу томалаганга, аяк астында аунап яткан балтаны күрми иде ул. Күрә калса минем эш харап иде. Мин, ниндидер могҗиза килеп чыгуына өметләнеп, җан ачысы белән акырырга тотындым. Шулвакыт тыкрыктан Бибинур әби үтеп бара икән, минем тавышымны ишетеп, читән аша әнигә эндәште: — Газимә килен, нишлисез? Нинди тавыш бу? Бер-бер бәла бармы әллә? Әни Бибинур әби сүзләреннән айнып киткәндәй булды. — Ни бар, Газимә килен? — дип яңадан кабатлады Бибинур әби һәм, әнинең җавабын көтмәстән, янкапканы ачып безгә керде. Әни мине һаман кулыннан ычкындырмаган иде әле: — Менә, — дип мине Бибинур әби каршына җилтерәтеп китерде ул, — кеше әйберенә кул сузган. Оятсыз. Яңадан кеше әйберенә үрелмәслек итеп кулын кыскартам... Бибинур әби мине әнидән йолып алды. — Алай ук кызма әле син, Газимә килен. Назыйм бит әле бала гына. Бала чакта кем ялгышмый... — Нинди бала булсын инде ул. Ун яшьлек күсәк? — Яхшылап кына аңлат әле. Газимә килен, — диде Бибинур әби. — Ни булды? Бибинур әбинең соравыннан соң әни өр яңадан ярсып китте: ■ — Оятсыз, җирбит? Авыл алдында мине рисвай итеп кеше әйберенә кул сузган. Кемнекенә диген әле? Әүлия кебек кешенекенә бит... Әнинең сүзләрен Бибинур әби сабыр гына тыңлады. Тора-бара әни бераз сүрелә башлады, минем ни урлаганымны аңлатып бирерлек хәлгә килде. — Әйе, — диде Бибинур әби, — Назыйм бик тә яман эш кылган. Кеше әйберенә кагылудан да олы гөнаһ юк. Бибинур әби белән әни урлашуның начарлыгы турында бик озак сөйләделәр. Мин инде шуның белән куркыныч үтте дип уйлаган идем, әмма әни катгый итеп: — Итекләреңне күтәр дә хәзер үк Әхмәдулла абыйларыңа йөгер, — диде. — Кара аны, ишетсең колагың, гафу үтен. Әнинең бу сүзләрен ишеткәч, аркамнан елан шуышып үткәндәй куркып, бөрешеп калдым. Күз алдыма Хәбирә апаның ачык йөзе килде, колагымда: • Гөлкәем, әйдә ботка ашарга утыр», — дигән сүзләре ишетелгәндәй булды. Аннан да бигрәк, Әхмәдулла абый алдында оят иде. Без бит ачыккан саен аның көтүлегенә барабыз. Ул изге җан безгә соңгы бәрәңгесенә кадәр өләшеп бирә. Усал шаяртуларыбызга да ачуланмый. Хәзер менә шулар каршысына барып бас инде. Юк, юк! Булмый бу миннән! Алар каршына барып баскан^ чы, әни кулымны киссен. Киреләнүемне күргәч, әни итекләрне минем кулыма үзе китереп тоттырды да җитәкләп алып китте: — Әйдә! Кулың белән алгансың икән — хурлыгын иңең белән күтәр. Без килеп кергәндә Әхмәдулла абый өйдә үзе генә иде. Минем кулдагы итекләрне күрүгә үк ул эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алды, ләкин аны- моны сиздермәде. Эчендә ниндидер шатлыгы бар иде, күрәсең, йөзе серле балкыган иде. Әни аңардан: — Хәбирә килен өйдә юкмы әллә? — дип сорады. — Ишетмәдегезмени әле? — диде Әхмәдулла абый. — Кызыбыз бар бит безнең. Бәби табар вакыты җиткәч, әниләренә илтеп куйган идем, бүген апкайтам инде үзләрен. — И-и, шулаймыни? — диде әни. — Котлы булсын, бәхете белән тусын. — Рәхмәт, рәхмәт, Газимә җиңги. Менә алар кайтуга берәр нәрсә пешерим дип маташуым ие. — Кая әле, Әхмәдулла энем, нәрсәләрең бар икән? — Әни кече якка кереп савытсабалар шылтырата башлады. Күрәсең, кинәт кенә сүзне урланган итекләргә күчерү аңарга да кыен булгандыр. Бераз ияләшә төшкәч кенә ул авыр сулап минем кулымдагы итекләрне алды. — Бик зур оятлы булдык бит без синең каршында, Әхмәдулла энем. Ай-Һай, нык оятлы булдык... — Нигә алай дисең, Газимә җиңги? — диде Әхмәдулла абый. — Әлла шушы күн итекләр өчен борчылып йөрүеңме? — Соң, ничек борчылмыйм инде, энем? Урлап апкайткан бит, адәм хуры. Әхмәдулла абый бер миңа, бер әнигә карап алды. Безнең кыяфәтләр эчке халәтебезне ачык сөйләгән булса кирәк, Әхмәдулла абыйның йөзендә ниндидер уйлар йөгереп үтте һәм ул шикләнергә һич урын калдырмаслык итеп: — Үзем биреп җибәрдем бит мин аларны Назыймга. — диде. Вакыйганың мондый юнәлеш алуын һич көтмәгән идем, шаккатып кал дым. Миннән бигрәк әни аптырады. — Үзең? — дип кабатлап сорады ул. — Әйе, — диде Әхмәдулла абый бик гади нәрсә турында сүз баргандай. — Уйладым-уйладым да биреп җибәрдем. Нәрсәгә кирәк хәзер миңа күн итек? Әйләнәсен өйләндем инде. Көтүгә кияргә барыбер жәл. Ял көне кияр идең, көтүченең ялы юк. Ә сезгә әле ул кирәк. Сезнең әнә малайлар үсә. Әни Әхмәдулла абыйга мең кат рәхмәтләр укыды. Юлда кайтканда да: | — Булса да булыр икән изге җанлы бәндә, — дип сөйләнде. Мине дә Әхмәдулла абыйның бу яхшылыгы нык тетрәндерде. Хәзер инде мин берәрсе аңардан көләргә уйласа, андый малай белән канга батканчы сугышырга әзер идем. Ә инде үсә төшкәч, әтием кебек балта остасы булырга дип шәһәргә укырга киттем. Курсларны тәмамлагач та тиз генә авылга кайтасым килмәде. Берничә ел эшләп, өйләнерлек акча җыеп кайту нияте белән шәһәрдә калдым. Кесәгә шактый мая туплагач, авылга кайттым. Кайтканда шәһәрдән бик шәп күн итек сатып алдым. Әхмәдулла абыйны сөендерергә иде исәп. Ләкин сөендерергә насыйп булмады, мин кайткан көнне аны җирләп ята лар иде. Алып кайткан итекләремне Хәбирә апага бирдем. Ул яшьле күзләрен сөртеп: — Әхмәдуллабыз юк шул инде. — дип авыр көрсенеп куйды. — Соңардым, — дидем мин үкенеп. — Менә бу итекләрне күрсә, шатланган булыр иде. Без Хәбирә апа белән озак сөйләшеп утырдык. Әхмәдулла абыйның яхшылыкларын искә алу аның өчен дә рәхәт иде. и — Кергәлә, — дип озатып калды ул мине, — Әхмәдулла абыең турында сөйләшеп утырырбыз. Ул әле минем өчен һаман тере. — Әйе, — дидем мин, — Әхмәдулла абый кебекләр үлмиләр. Кеше бит ул аның турында башкалар оныткач кына яшәүдән туктый..