Логотип Казан Утлары
Роман

ИЛЧЕГӘ ҮЛЕМ ЮК

31

чнакка гаскәр белән йөрмиләр Әйе, кем булса да: ханмы ул. сәүдәгәрме, гади ташчымы, ниһаять. Ә Сәлим хан угланы Хаҗига алты мен азат белән юлга чыкты Яна Казан Бөек Каладан ерак түгел, ул ашыкмады, алдан барган багучылары, атна элек җибәрелгән шымчылары аңа хәбәр итә тордылар Яңа Калада аның гаскәр белән юлга чыгуын берәү дә белми. «Бик әйбәт. — дип уйлады Сәлим хан. — Белмәүләре яхшы, ләкин хак микән бу хәл?.. Угланы Хаҗи җеп очын яшерә белә. Яна Калада атасының кешеләре булган кебек, аның да Бөек Калада «күзе» бардыр һәм атасы Сәлим хан гаскәр белән килә дигән хәбәрне әллә кайчан угланга җиткергәннәрдер». Тегесеннән дә. монысыннан да курыкмады Сәлим хан Ничек килергә тели, шулай килә Ул олуг хан. ил белән идарә итә, тели — ялгызы чыга юлга, тели — гаскәр белән Кыскасы, бу мәсьәлә ханны борчымады. Гаскәр алдыннан ул менбаш Баян баһадирны җибәрде. Сәлим хан арбада барырга булды, әкрен генә аңа да картлык килә иде. бигрәк тә озын юлда атка атланып йөрүләре кыенлаша башлады Баян баһадир азатлары бер көнлек юлны алдан бара Алардан һәр ярты көн саен хәбәрче әйләнеп килә һәм алдагы хәлләр турында яңалыкны җиткерә Сәлим хан аларны тыңламады, бу вазифаны вәзире Ка- майга йөкләде Камай исә хәбәрчедән һәммәсен дә тәфсилләп сорашты, барысы хакында да белергә тырышты. Ибраһим каласына җитәрәк Сәлим хан инеш буенда атларны туктатырга кушты, арбадан төшеп, яшел үләнгә утырып чәй эчте. Гаҗәп хәл. ханбикә күңеленә әллә ниткән коткылар салып җибәрсә дә. хан аңа ышанып җитми иде Угланы Хаҗи да ул хәтле мөстәкыйль тормышка омтылмыйдыр, кызы Назлыгөл исә анда юк та юк инде. Ханбикәнең шиге бары тик хатын-кыз хыялы гына Ә шулай да күңелдә ниндидер икеләнеп калу кебек хикмәт бар. Сәлим хан атларны җигәргә, кузгалырга кушты Кичкә кадәр аның Ибраһим каласына барып җитәсе килә иде Анда ишан ук булмаса да. шул чамада даны таралган Ягкуб би бар. Сәлим хан аны күреп белә, аннары Баян баһадиры җиткерде, калага урын карарга барганда вәзире Исхак та Ибраһим каласына туктаган, гаҗәбе шул иде янә. оныгы Ахыры Башы 6, 7 саннарда Гали шул бигә кунакка барган һәм аның кызы белән танышкан икән. Ягкуб бинең кызы матур икән, белекле, укымышлы икән Ханны би үз^ кызыксындыра иде. Ни уйлый икән ул угланы әмир Хаҗи турында5 — Вәзир Камай, калага хәбәрче җибәр, тарханга түгел, кала биенә туктармын, — диде Сәлим хан. Жансакчылары ханның әмерен үтәргә жыенды, барысының да калага беренче булып барып житәсе килә иде, бигрәк тә хан сезгә килә, сездә туктый дигән сөенечне беренче булып кала биенә житкерәселәре килә Жансакчылар ишеткәннәр иде инде, кала бие Ягкубның күз камашырлык белекле, гүзәл кызы бар икән һәм кияүгә чыгарга теләми икән Кем белә, хан жансакчысын күргәч, кызның фикере алышынып куюы мөмкин Өметсез шайтан диләр, хан жансакчылары исә өйләнү һәм гаилә кору өмете белән яши иде, чөнки күзе төшкән кызы булса. Сәлим хан жансакчыларының өйләнүенә каршы килми, киресенчә, үзе башкода булып бара торган иде Моны, әлбәттә, беренче булып вәзир Камай сизеп алды һәм жансакчылары арасыннан иң шыксыз егетне сайлады — Син барасың, менә син, син, атың ничек кенә әле, әйе, Гапте- ри. — диде. Хәбәрче жайдак тузан тасмасы калдырып, калага таба чапты Сәлим хан елмаеп куйды Ул кисәк кала биенә туктагач, кала тарханының чытык йөзен күз алдына китерде Тарханнарны ул калаларга үзе атап куймады, вәзиренә йөкләде Ибраһим каласы тарханын мәрхүм вәзире Исхак билгеләгән иде. Хан аңа гаскәрен кунак итәргә кушар Олыгаеп китмәгән булса, кала бие Ягкубны Сәлим хан, һичшиксез, сарайга алыр иде, ләкин хәзер инде картаеп бара һәм ул турыда уйларга соң. Күр инде кала һаман күренм^, ә бит җитәргә тиешләр кебек иде. Бу жирнең ике-чиге бармы икән? Бар, бар. Чулманны чыгасы да, Иделне кичәсе, аннан бер көнлек юл узасы да Сүрә елгасы башлана. Шул булыр Болгарның чиге Сүрә елгасының аръягына Китап кенәз берничә кирмән салдырды, кирмән саен чиркәү, чиркәү саен епискоП' Төзүче кушаматын алса да, Китан кенәзгә җитә алмады Сәлим хан. Ул әнә атасы салып калдырган икенче Ибраһим каласын хәзер Мәкәржй' диләр. Болгардан тартып алды һәм үзенеке итте. Хәзер анда чиркәү күтәртә икән инде Әйе, үзе китте, аты-исеме калды Китан кенәзнең Бүген вәзир Камай әйтүенчә, яшь кенәзләр тәхет бүлешә икән. Бүлешсеннәр, кем генә Владимир тәхетенә утырмасын, Сәлим хан аның белән килешә алыр Бүләсе бүленеп бетте бугай инде Иделнең аръягындагы базар каласын бирде, мукшы илтабары Пургасны якларга бармады Мукшы илтабары хәзер әнә Владимир кенәзләренә йөз тота. Хәерле булсын Владимирдә әнә кенәз кенәз белән генә тәхет бүлешми, байлар да баш күтәрә башлаганнар, ди Әйе, буталчык вакытлар китте. Шушы йөгәнсезлектән файдаланып, Владимиргә яу чапсаң да, ару булыр иде, Ибраһим каласын кире кайтарса, Пургасны аерып алса - шул җиткән иде. әмма Сәлим ханның бер дә кузгаласы килми иде, чөнки үз илендә тәртип китеп тора Сәлим хан офыкка күз төшереп алды, анда көнбатыш тарафта болытлар куера, яңгыр ява булса кирәк. Олуг елга Идел күренми, тиздән ул да күренер Көз килергә дә күп калмады, халык икмәкләрне җыйды, амбарларга тутырды, ясакчылар да эшкә кереште Владимир-Сүздәл якларында корылык икән, сәүдәгәрләр Болгардан икмәк сатып ала башлар һәм, ике-өч бәягә арттырып, Новгород базарына илтеп сатар Ил ил белән аралашмыйча, сәүдә итмичә тора алмый Авыл игенчеләре хан казнасына уннан бер өлеш икмәкләрен карусыз бирәләр иде. быел карышучы авыллар да булган икән. Сәлим хан ул авылларны яндырырга, икмәкләрен бер бөртегенә кадәр жыеп алырга, халкын Жаек буйларына куарга боерды Ә менә Ибраһим тирәсендәге авылларда карышучылар аздыр Димәк, тархан да. кала бие дә игенчеләр белән аралаша белә. 26 Ибраһим каласыннан ерак түгел бер авылда (аты Карамалы диделәр бугай) күптән түгел игенчеләр ашлык сатырга теләмәгән Бу хәлне ишетеп. 12әл им хан кала тарханына ямчы җибәрде. Карамалы халкыннан икеләтә ясак җыярга һәм карышкан кешеләрен Җаек буена сөрергә боерды Иллә хан кылавызын' тархан түгел, кала бие Якуб кабул итә һәм аны. барысы да үтәлер, дип тынычландырып җибәрә. Үзе исә берни дә кыл- х мый Шул хакта ишетеп. Сәлим хан икенче ямчысын җибәрде. Тикше- 2 рергә. Чынлап та. ике тапкыр артык ясак җыелганмы? Җыелган булып 2 чыкты, икмәкне Бөек Калага — хан казнасына кала бие үзе китерде. > Аны кабул итүен үтенеп, вәзир Камайга хат язды Камай Ягкубны ку- 2 лыннан тотып, хан янына алып керде Шул нәрсә ачыкланды ханның | ясакчылары ул авылда тиешеннән ике тапкыр артык ашлык җыйганнар s икән инде, моның өстенә тагын килгәннәр, ә халык: «Үзебезгә ни кала. ♦ ачка үликмени», дип каршы чыга Әнә шуны Ягкуб авызыннан ишеткәч. 3 Сәлим хан ясак җыючыларны Бөек Калага чакыртып алды, хәлнең 4 асылын тикшерүне баш казыйга тапшырды. Баш казый ике көн дигән- >. дә эшне ачыклап бирде. Ясакчылар ил халкыннан салымны чынлап та “ артык җыйганнар һәм икмәкне ерак та йөрмичә, сәүдәгәрләргә сатып ш барганнар икән. Баш казый әлеге икмәкне сатып алган сәүдәгәрләрне дә х тапкан, ясакчыларның исемнәрен дә атаган иде Сәлим хан халыкны н рәнжеткән, ханны алдаган, аллаһы тәгалә алдында язык кылган ике 3 ясакчының башын кистерде, җиде кешене зинданга яптырды һәм өй-ка- £ ралтыларын гына түгел, хатынын вә бала-чагаларын сатып җибәрергә и әмер бирде. 3 Ханның бу гамәленә шатланып Ибраһим каласы бие Ягкуб бер ай дигәндә генә иленә кайтып китте Шушы ай эчендә Сәлим хан Ягкуб белән берничә тапкыр очрашты һәм, ышбу кеше чынлап та ишан икән, дигән нәтиҗәгә килде. Хәтта ул аны вәзире итәргә дә уйлаган иде, бары үзенең дә, Ягкубның да картаеп килүләре сәбәпче булды — бу уеннан кире кайтты. Әйе, акыллы вәзир аңа кирәк иде. Шундый чакларда Сәлим хан еш кына Исхакны искә төшерә Акыллы, төпле кеше иде мәрхүм, тик бер нәрсәдә хата ясады — угланны кала нигезенә күмдерергә дип киңәш бирде Ата-бабаларыбыз йоласы буенча яңа кала нигезенә хан токымыннан углан күмдермәскә дә мөмкин иде Сәлим хан әллә нигә ризалык бирде шунда Томаналык эшедер Ләкин ул томана булса да. вәзире томана түгел иде ләбаса Вәзир Исхактагы акыл җиде кешегә I җитәрлек иде Нигә андый киңәш бирде ул аңа? Сәлим хан әле булса аңлап җиткерә алганы юк Болгар дөнья уртасындагы илдер Шуның өчен монда Багдат, һират, Сәмәрканд, Кияү-кала, Новгород һәм башка мәркәзләрдән, төрле мәмләкәтләрдән сәүдәгәрләр очратырга була Якын- тирәне инде әйткән дә юк! Владимир белән бер дәүләт кебек яши башладылар сыман, тик менә дин генә читләштерә: икесе ике ярга басып сөйләшәләр Уртаклык юктыр Халык икесе ике телдә сөйләшсә дә, бер сыман, ә менә дин, тоткан иманнары. Йә хода, шул иман аркасында хан кызларына өйләнгән кияү кенәзләр Болгарга яу килә башладылар Югыйсә, әнә Китан кенәзгә ике-өч аршин җир җитте, хәер, ханга да әллә ни күп кирәкми, булганына канәгать булып яшәрлек, ә менә дин әһелләренә.. Катлаулы да соң бу дөнья Бер динне хупламасаң, икенчесе куәт ала, аннары беренчесен кыса башлый, беренчесенә ирек бирер идең, икенчесе зарлана. Зарланып кына калса ярый, чиркәүгә ут сала, епископларны үтерә башлыйлар. Нәкъ шуның белән зур хата кылалар. Югыйсә, дин ирекле имандыр. Телисең — муеныңа тәре так. телисең — башыңа чалма ура. Ә инде теге яки бу дин явызлык кыла икән, нишләп халык ирекле көнен коллыкка алыштырсын, ди?' Пәһлеван Мәхмүт Сәлим ханга ел саен хат яза. күккә күтәреп ислам 1 Кылавыз — юл күрсәтүче динен мактый Хуш. син башка диннәрдән, әйтик, христианлыктан мәҗүсилектән ерак торасың, башка диннәр сиңа карурман, ә Сәлим хаи аларны һәр көн күреп тора ич. Ул диннәргә табынган кешеләр дә щуД дый ук. әллә ни үзгәрешләре юктыр. Кигән кием генә кешене теге яки б\ йола вәкиле итә алмый. Олуг шәех белә булса кирәк. Сәлим хан соңгы хатында бик нык үпкәләп язды. Әйе. нигә, әйтик качып киткән шәех Игәнәй халыкны христианнарга каршы котыртты? Болгарда төрле дингә табынган кешеләр яши ләбаса. Ашыга нәтиҗә ясарга Пәһлеван Мәхмүт, ашыга. Шәех Игәнәй качу белән олуг шәех Бөек Каладагы хан мәчетенә каенишен җибәрмәкче булды, иллә Сәлим хан тыйнак кына баш тартты, яшь шәехне яңа салынып яткан, әмма инде хан мәчете күтәртелгән Казанга җибәрергә кушты Пәһ- ләван Мәхмүт каршы килмәде, Сәлим хан теләгәнчә итте, ә Бөек Кала дагы мәчеткә шәех итеп баш казый Ишкулны куйды. Ишкул шәех түгел иде түгелен. иллә тыңлаучы, беркайчан да хан сүзеннән чыкмады, каршы әйтмәде. Ә менә тәхет ягы авыррак иде. Тәхетне кемгә калдырыр? Булат оланга?!. Башка чара юктыр. Тик Булат углан бер дә ил башлыгына охшамаган. диләр Аңа. имеш, берни дә кирәкми, яу ярата, кирмән салдырган да. аның түренә йорт кордырып, кызлар биетә икән. Олуг Мөхәммәт чире кагылган, күрәсең, угланга Ул шулай кызлар биетүдән, яшь хатынга өйләнүдән туймый, диләр. Димәк, Булат та төшеп кала була Их, Гали оныгы исән булса икән! Төпле фикер йөртер, акыл белән эш итәр иде Сәлим хан кисәктән янында кемнеңдер җитмәвен тойды. Әйе, Кәтибен алмады бит әле. Ни сәбәпледер ханбикә калдырырга кушты. Сәлим кәтибе Хафизны үзе белән алмавына үкенү тойды. Киңәшергә рәтле- җайлы кешесе дә юк икән бит әле. Вәзире исәптә түгел, Камай аңа беркайчан да акыл бирә алмады Дөрес, әйтер фикере булды, ләкин хан аны бик сирәк файдаланды — Ханиям, кала күренде, кала! — диде арба янында баручы буса- габаш Шулай диюгә бер иш җайдак җилле генә юырттырып китте. Күзгә күренеп кала якынлашты, басу капкасында бер төркем кал^ куштаны ханны көтә иде Галиҗәнап бусагабашыннан: - Арада Ягкуб би дә бармы? — дип сорады - Күчәрбаш. күчәрбаш дим! — дип кычкырды вәзир Камай. атын чаптырып та арбага иярә алмый башлагач. — Кая болай куалыйсың эт ялаган нәмәстә! — Ханиям, Ягкуб та анда! — диде бусагабаш. — Хуш, — диде хан. — Мине “/уры Ягкубка илтерсез! — Тархан үпкәләмәсме соң, ханиям? — Үпкәләсә, үпкә ашатырсыз. — Ягкубны беләм, — диде бусагабашы. — Ишан диярсең үзен, китап җыя, кызына кадәр китап укый. Шәех Игәнәй яратмый иде аны. ханиям — Өргәнечтә түгел, диләр ул шәехне, ханиям Владимирдә күргәннәр Чалмасын салган да муенына тавык тәпие таккан, диләр Имеш, мактана икән: «Мин башта икс динне дә тотып карыйм, кайсы камилрәк, шуңа иман китерәм»,— дип әйтеп әйткән, диләр. — Менә монысы инде дошман сүзедер, бусагабаш — Ни әйтсәләр, шуны саттым, ханиям. — Очсыз, очсызга сатасың гайбәтең, бусагабаш Хак. усал иде шәех Игәнәй. күпләрне, хәтта мине тешләргә иткән иде дә, тешләре коелган булып чыкты Ибраһим каласы бие Ягкубны шәех итеп куясы булган миңа, бусагабаш. — Әле дә соң түгелдер моны кылырга, ханиям. — Соң инде, соң, бусагабаш. Җиттек бит. җиттек Атларны бик куаламасаң да ярар, күчәрбаш дим' Туй төшермисеңдер ич' Әнә вәзир Камай да артта калды. — Аңа нинди ат чыдасын, ханиям. Басу капкасына җитүгә. хан арбадан төште Капкага кадәр келәм *■ Ю.1ГӘН иде, Сәлим хан буыннары каткан аякларын шыртлата-шыртлата хала куштаннарына таба китте. Ул барысы белән дә кул биреп күреште, аннары — Тархан, мин кала бие Ягкубта кунарга булдым, — диде. — Олуг хан. без сезгә кирмән сараеннан торак җайлаган идек, ин а гүзәл биючеләрне җыйдык. — диде тархан 2 — Син кызларыңны баһадирларыма күрсәт Кызларны җылата-җы- и лата атааналарыннан аерып, авыллардан җыйгансыңдыр әле? > — Иң чибәрләрен! — диде Сәлим ханның кинаясен сизмичә тархан 2 — һе. Баян баһадир кайда соң? Бусагабаш. Баян баһадирны дәш =: әле! —■ диде хан. ’ з Баян баһадир килеп җитте дә атыннан сикереп төшеп, хан янына * килде. | — Баһадир, кирмәнгә җиткәч, тарханны кулга ал һәм зинданга яп. Кара аны. синнән башка берәү дә аның ни өчен кулга алынуы хакында белмәсен Тархан минем дошманым, баһадир — Баш өсте, ханиям1 — диде Баян һәм тархан ягына күз төшереп 14 алды. х Калага кергәч, тарханны хан бусагабашы куып җитте һәм: — Кача алсаң, кач. тархан. Хан сине зинданга ябарга кушты, үз | колагым белән ишеттем. — диде. Шулай диде дә атын камчылый-камчы- £ лый алга чапты. Тархан аңардан хәтта: «Ни өчен?» дип сорарга да өлгерә алмый g калды. Олуг хан туп-туры кала бие Ягкуб йортына юнәлде * * * Сәлим хан Ягкуб белән төне буена диярлек сөйләшеп ч,ыкты Кала бие генә булып торган кешедән бик гыйбрәтле нәрсәләр ишетте ул. Хикмәт. Ягкуб би бар яктан да хәбәрдар икән Яңа кала нигезен карарга барганда ханның оныгы аларга кереп чыккан, әмма кайтканда вәзир Исхак тиңнәре арасында углан булмаган. Ягкуб би угланның акыллы фикер йөртүенә шаклар каткан икән, кайта-кайта шул хакта сөйләде. (Ә инде атна-ун көннән Гали угланның яңа кала нигезенә күмелүе хакында ишеткәч, ни кылырга белмәгән, чөнки бу хәлне акылга сыймас вакыйга итеп кабул иткән Аннары тархан Садыйк үз тирәсенә ялагайларны, тәлинкә тотучыларны җыйган Хәер, бу хакта Сәлим хан хәбәрдар иде инде. Ясак җыючыларына ул җәзаны бирде, хәзер әнә тархан Садыйкка чират җитте Элек ул аңа кагылмаска булган иде. ә менә Ибраһим каласына килгәч, нигәдер бу кешегә карата янә ачуы кабарды Тарханны зинданга ябарга боеруы да шуннан иде. Сәлим хан Ягкуб бигә бер сүз дә әйтмәде, кызын дәшәргә кушты Ягкубның кызы чынлап та чибәр иде. ләкин бу чибәрлек күзгә ташланган чибәрлек түгел, ә кызның күзләрендәге акыллы карашы, гомумән, үз-үзен тотышында, хәтта затлы киемсалымында иде. Зөләйха хан белән баш иеп кенә исәнләште һәм атасына карады, янәсе, ни йомыш иде. атам? — Бар-бар, юлыңда бул, диде ата кеше. Гали углан, урынысы оҗмахта булгыры. нигә калада кызлар өчен мәдрәсә ачмыйсыз, дип сораган иде Мин хан булсам, беренче көннән үк мәдрәсә ачачакмын дип мактанган иде. мәрхүм. — Кызың җиткән, кияүгә бирергә кирәк. Ягкуб. — диде хан — Сораучылар булды, әллә нигә теләмәде. — диде би Күңеленә ошаган кеше булса, теләр. — диде хан. — Кызны вакытында кияүгә бирергә, тозны вакытында ашка салырга кирәк. Ягкуб. — Анысы хактыр, ханиям. Пәйгамбәребез дә хөрмәне вакытында өзәргә кушкан... Икенче көнне Сәлим хан кирмәнгә барча кала куштаннарын да жыярга кушты Кирмәнгә килгәч, ул иң әүвәл кала хисапчысын чакыртты Хан казнасына озатылган икмәк белән кызыксынды. Кәгазьләрне актара торгач, шуңа инанды кала тарханы хан казнасына жыелган ясакнын яртысын гына жибәрә барган икән, яртысын сәүдәгәрләргә саткан. Ышбу кыек эштә катнашкан куштаннарның исемнәрен кычкырырга кушты хан сөрәнчегә Ат-исемнәре кычкырылган куштаннар хан каршына килеп, баш ордылар — Зинданга, барысын да зинданга Хөкем итәргә! Казый кайда? — Мин монда, ханиям, —дип хан янына килеп басты казый. Куштаннарның берсе төркем арасыннан чыкты, хан каршына килде. — Олуг хан. гаеп бер тарханда гына түгел, бездә дә. — диде — Йә-иә, — диде хан авыз чите белән генә елмаеп. — Ни әйтергә исәбең? — Олуг хан. кала кирмәне диварларын тархан шул акчага күтәртте. Урыс килде, әмма бер тапкыр да Ибраһим каласын ала алмады Өстәмә жыелган жыемның кая китүен раслау өчен зур дәлилдер дип уйлыйм ■ — Кала меңбашы. бу чынлап та шулаймы? — дип сорады хан — Чынлап та. өстәмә жыелган ясак кирмәнне ныгытуга киттеме? — Языклы буласым килми, ханиям Кирмәнне ныгытуга тархан акча кызганмады — Кирмән ныгытуга мин аңа үзем акча биреп тордым, меңбашы Вәзир Камай. Ибраһим каласы күпме акча алып тора хан казнасыннан1 — Елына мең алтын, олуг хан. — Хисапчы, күрсәт әле вәзиргә китабын, кая китте икән хан казнасыннан жибәрелгән акчалар! Хан каршына кулына китап тоткан хисапчы килеп басты. Карсак гәүдәле, утырып яза-яза бөкресе чыга башлаган хисапчы китапны ачты да: — һижри белән 580 елда Ибраһим каласы тарханы казнабаш Вар- таннан бер мең алтын алып киткәндер, һижри белән 581 нче елда мен дә ике йөз алтын алгандыр. Имзасы бар — Элегрәк күпме алган? I — һижри белән 579 елда сигез йөз алтын акча алган Имзаны тархан Садыйк куйгандыр Вәзир Камай хисапчы кулыннан китапны алып карады, барысы да жайда дип ханга баш иде — Казый. — казый баш ия-ия ханга якынайды. — Йә, казый, снн бу хакта ни әйтерсең? Хөкемең ни булыр? — диде Сәлим хан — Минем хөкемем шәригать кануннарына таяныр, ханиям Вәләкин башта менә нәрсә әйтер идем Бермәлне бүре, төлке һәм куян кәжә бәтие тоталар Аучылар арасында бәхәс туа Бәти кечкенә, өч борынга житми Кемгә булырга тиеш? Бәхәсләшә торгач, бәтине аллаһа тәгалә тарафын нан иң алда яратылган жанварга бирергә дигән карарга киләләр Беренче булып куян сүз ала: «Җәмәгать, мин аллаһы тәгалә күк белән жирне яратканда ук бар идем», — ди бу. Төлке исә: «Җәмәгать, куянның хәтере кыска, ялгыша Аллаһы тәгалә куянны яратканны мин карап тордым», ди бу Бүре исә кәжә бәтие түшкәсе яткан якка карап, иреннәрен ялап ала да «Җәмәгать, сез икегез дә хаклы Сезне аллаһы тәгалә алдан яратты Вә ләкин каты тырнакларым, нык тешләремне ул сезне яратканчы ук ясап куйган иде», ди «Шулайдыр, шулайдыр», — диләр куян белән төлке ирексездән Моннан чыгып шуны әйтәсем килә, олуг хан. ришвәт алуны тархан Садыйк башлап жибәргәндер. Юкса ышбу куштаннар берни дә кыла алмаслар иде Хөкемем шул булыр, олуг хан. Куштаннарны гаиләләре белән Жаек буена куарга кирәк, хан аям. диде вәзир — Йә-йә. казый, әйт. әйт хөкемең! — диде хан Камайга игътибар итмәстән. Олуг хан. вәзирең нәтиҗә ясарга ашыга төште кебек миңа Бу хакта янә хикмәтле бер хикәят бар. Борын-борын заманда, кешеләр кош- * лар телен, кошлар кешеләр телен белгән чакта, илтабар белән акыл иясе , урманга чыккан. Йөри торгач, агач башында бәхәсләшүче ике мәче баш “ лы ябалакка тап булганнар Илтабар яу чаба-чаба кошлар телен аңлах мый башлаган икән Ә беләсе килә, ни хакында бәхәсләшәләр икән мәче н башлы ябалаклар? Шуннан ул акыл иясеннән сорый: «Ни турында бә- - хәсләшә бу ике кош?» ди. «Әйтергә кыймыйм». — ди акыл иясе. " «Әйт. курыкма, мин сине рәнҗетмәм». — ди илтабар. «Алайса әүвәл - җәберләмәм дип ант эчегез». — ди акыл иясе. Илтабар ант эчә Шуннан = акыл иясе әйтә: «Илтабарым, ябалаклар бик хикмәтле хәл турында бәхәсләшә. Берсенең җитеп килгән кызы бар. икенчесенең угланы бар £ икән Оланнарны кавыштырырга булганнар Иллә эш бирнәгә барып = җиткәч, бәхәс купкан Кыз атасы бирнәгә йөздән артык җимерек авыл “ бирергә вәгъдә итә. егет ягы азсына Шуннан кыз ягы булачак кодасына х әйтә: «Әгәр дә мәгәр ышбу ил халкы моңа кадәр яшәгән кебек яшәсә. £ бер елдан мин сиңа тагын мең авыл бирергә вәгъдә итәм». ди. Куштан- з нарны куарга кирәкмәстер, олуг хан. алар киткәннән соң җимерек авыл- - лар гына өстәлер Балык башыннан чери, җәзаны тарханга бирү хәерле, j Ж.әллад. — дип кычкырды Сәлим хан — Үтә хөкемне! Хан тархан Садыйкның башын чапканны карап тормады, үлем җәзасын бирсә дә. кан исен яратмый, башы әйләнә торган иде. 32 Ләкин хан булгач, кан исен татымыйча яшәп булмый икәй шул. кан исен, җитмәсә үз халкының кан исен Сәлим ханга Яңа Калада тоярга .туры килде. Ә бит нияте бер дә алай түгел иде Атасы олуг ханның гаскәр белән Яңа Калага кунакка килергә кузгалуын әмир Хаҗи ишеткән иде инде Бу хәбәрне барча кала халкы белә иде Шуннан китте имеш-мимеш, сафсата, гөман итүләр, юраулар Берәүләр. хан каланы яулап алырга һәм оныгы Булатка бирергә тели икән дип юраса, икенчеләре, ханның бу чарасында бернинди дә хилафлык юк, дип бәхәсләште. Өченчеләре, кирмән диварларын тизрәк өеп бетерергә кирәк, кунакка гаскәр белән йөрмиләр, хан каланы юк итәргә килә, дип базарда ук кычкырып йөри башлады Каладагы имеш мимешләрне багучылары түкми-чәчми әмир Хаҗига җиткереп торды. Әйе. гаскәр белән кунакка килмиләр, атасы Яна Калага бер-бер ният белән кузгалгандыр, дип әмир Хаҗи чара күрергә кереште. Иң әүвәл ул Иске Казанга ямчы җибәрде Бачман баһадирга гаскәре белән Яна Калага килергә боерды Халык теленә Иске Казан дип керә башлаган кирмән Яна Каладан ерак түгел, ярты көнлек юлдыр, икенче көнне иртәнге якта, биш мең азаты белән Бачман баһадир Арча капкасына килеп туктады Баһадирның гаскәрен әмир Хаҗи кирмәнгә урнаштырырга һәм өелеп бетмәгән Нугай капкасы тарафындагы диварны төгәлләргә кушты. Диварны өеп бетерү өчен оста Дәүранга өстәмә ташчылар бирде Капканы утырткач, аның эшен карарга әмир Хаҗи үзе килде Башкарылган эштән канәгать калып. азатларга һәм ташчыларга берәр алтын өләшергә боерды Шуннан соң ике-өч ямчысын Кашанга. икеөчен Шайтан каласына җибәрде. Кулларына фәрман тоттырды Бикәсе белән тимерче Әхмәтне һәм аның углы Бәкерне ашыгыч төстә Яңа Казанга' чакыртты Кашан вә Шайтан кала Яна Казан әүвәл «Яна Кала» дип аталса да. тора-бара халык-теленә «Яна Ка зан» дип керә башлый лары Яна Казаннан ерак булмаса да. әмир чакырган кешеләр икенче көнне кичке якта Әрмән капкасы янына килеп туктадылар Акбикән^ әмир Хажи үзе каршы алды, әмир янында Бачман баһадир да бар иде. бикә күзләре белән генә булса да ин әүвәл аның белән сәламләште Күрдеме моны әмир. юкмы, күреп, күрмәмешкә салыштымы, әмма Җик Мәргән чамалады һәм янәшәсендә торган Зәйтүнәсенә: _ - Абыең һаман бикәне ярата икән. — дип пышылдады Зәйтүнә бер сүз дә әйтмәде, әйтергә хакы булмаудан түгел, ул бу турыда күптән белә иде инде Бары тик авыр итеп көрсенеп кенә куйды. Әмир Хажи моңа кадәр беркайчан да ашыгып карар чыгармады Хәзер исә ул ашыкты, каударланды Ин әүвәл Кашан һәм Шайтан каласыннан килгән халыкны — куштаннарны һәм Тәтеш шәехне сараена дәште һәм тегеләр килеп, һәммәсе дә урнашкач: — Тимерче Әхмәт! — дип кычкырды — Мин монда, әмирем! — диде тимерче Әхмәт, халык арасыннан алгарак чыгып. — Тимерче Әхмәт, син монда азатларың белән килдеңме? — Азатларым белән, әмирем Тик азатларым барысы да тимерчеләр, әмирем. - Мин сине, тимерче Әхмәт. Яңа Казанга тархан итәм. — диде әмир һәм шәех ягына карап алды — Тәтеш шәех тә фатихасын бирә - Әмирем, мөмкин хәлме, мин бары тик тимерче, корал ясаучы! — Углың да мондамы, кала тарханы Әхмәт? - Кала тарханы! — дип гажәпләнде тимерче Әхмәт һәм тураебрак басты — Әйе. син ышбу мизгелдән кала тарханы, тимерче түгел. — диде әмир Хажи. — Каладагы һәммә кеше, чүлмәкчеме ул. арбачымы, чит ил сәүдәгәреме, тау ягыннан килгән чирмешме — һәммәсе дә сиңа буйсына Син — миңа! — Баш өсте, әмирем, баш өсте! — диде тархан Әхмәт, куанычыннан ни кылырга белми Тархан Әхмәт янына чуен коючы углы Бэкер килеп басты, янәшәсендә урыс кызы, егет маржасын кулыннан тоткан, моны күреп, әмир Хажи көлемсерәп куйды — Оста Бәкер. сине ниндидер таш ата торган утчагыр' ясаган диделәр. хакмы шул? — Аңа Табгачтан килгән дары кирәк, әмирем Аннары ул берәү генә. Шайтан каласындамы утчагырың? — Шайтан каласында, әмирем — Иртәгә үк утчагырың Яна Казан диварында булсын, оста! — Булыр, булыр, әмирем. - дип атылып, әмир Хажи каршына барып басты тархан Әхмәт -Алып килер ул аны. Үзем оештырырмын — Юк. тархан. Утчагырны Бачман баһадир китерер. — диде әмир Хажи Бачман баһадир әмир ягына карамый гына баш иде. - Инде фәрманым тыңлагыз. Кашан вә Шайтан каласы оста Бәкер кулында калыр Тарханын соңрак билгеләрмен' — диде әмир Хажи һәм таралырга дип ишарә ясады Бачман баһадир оста Бәкер янына килде һәм азатларына мичәүле атлар белән юлга чыгарга боеруы турында әйтте Аннары оста янәшәсендә ояла-тартына басып торган урыс кызына күз төшереп алды — Никахлаштыгызмы соң әле. коралчы? Юк. баһадир. - диде оста Бәкер — Өлгермәдек әле. — Димәк, ышбу кыз хатының түгел әле? — диде баһадир. - Хатыным инде, баһадир, хатыным Тиздән бәбиебез туачак — Ишеттең булса кирәк, оста. Бөек Каладагы чиркәүгә ут салганнар, епископны үтергәннәр Минемчә, барысы да мөридләр эше. Итәк 32 Утчагыр — туп астыннан ут йөртәләр Хатыныңны мөселман диненә күчереп, муенындагы тавык тәпиен алып ташлатмасаң, яман хәлләргә юлыгып куюың бар. ► — Мин аңа әзер, баһадир — Нәрсәгә әзер? — Яман хәлләргә — Син әзерсең дә, туачак балаң әзерме соң? Башта аның турында х кайгыртсаң иде Хатының чибәр, зифа. Безнеңчә дә аңлыймы? 2 — Сукалый бераз. § — Сукалый, — диде Бачман баһадир һәм нигәдер Акбикә ягына > күз төшереп алды. — Сукалагач, сөйләшер дә.. Оста Бәкернең хатыны баһадирга мөлаем итеп елмаеп куйды. — Мин сүләшә. багатур, сүләшә, — диде. s — Яратуы хак булса, телне тиз өйрәнер, — диде баһадир — Оста, * монда хәтәр орыш булмагае. Хатыныңны Кашанга алып кит. анда калыр. s Олуг хан Яңа Калага гаскәр белән килә. Кунакка гаскәр белән килми * торганнар иде төркиләр.. >» — Рәхмәт, баһадир, яхшы сүзегезгә рәхмәт, — диде оста Бәкер. — “ Мин сез дигәнчә итәрмен. “ — Атаң белән киңәш, атаң акыл иясе. Әмир хәйләкәр, атаңны х тархан итте дә азатларын үз канаты астына җыйды. Күрәсең, әмирнең «хыялы зурдандыр, оста. Елгадан Кабан күленә бугаз казытырга исәп 3 тота икән Дәүран атлы остасы шул төбәкләргә сызымнар эшләп ята, £ дип ишеттем. Аннары ике як ярга да кәрван сарайлар салдырыр Бүген о әнә мәчет өстенә мәчет күтәрә. Шәех мөридләре хатының марҗа дип | бәйләнә башласа, курыкма, үзем белән алып китәрмен. — Иске Казангамы? — Иске Казангамы, арырак булыр — Уйлап карармын, баһадир Ләкин без кеше кешесе ич Ишләрем Шайтан каласында, эрүташ коючыларым дим... — Кешеләреңне минем азатлар саклый шикелле, оста — Әйе, баһадир — Шулай булгач, оста? — Мин уйлап карармын, баһадир, уйлап карармын * * * — Әхмәт тархан. — диде әмир Хаҗи яңа гына тархан итеп куелган тимерчесенә. — Сиңа кала бие итеп бусагабаш Борнашны бирәм. Борнаш әмир каршына килеп баш орды. — Борнаш икән Борнаш. — диде Әхмәт тархан. — Борнаш берничә тел белә, Сүздәлдә сәүдә иткән кеше, миңа калса, ул сиңа яхшы ярдәмче булыр — Бик хуп, бик хуп, әмирем, — диде Әхмәт тархан — Болак бугазын төгәлләгез, ике яклап кәрвансарайлар салдыра башлагыз. Кәгазьсызымнар оста Дәүран кулында — Әмирем,—диде Әхмәт тархан — Калага олуг хан гаскәр белән килә, дигән сүз йөри, хакмы шул, хак булса, ни кылырга тиеш мин? — Ни кылу хакында сине өйрәтәсе юктыр, тархан. Кашаныңны ничек сакласаң, шулай сакла, хан гаскәреннән бер генә азат та, әлбәттә, җансакчылары вә якыннарыннан башка, калага керергә тиеш түгел. Мине аңладың булса кирәк, тархан? — Аңладым, әмирем. Барысын да сез дигәнчә кылырмын. — Игелек сиңа, тархан! Әмир кул селтәде, тархан белән кала бие сарайдан чыгып киттеләр. Икенче көнне калага, чыккач, әмир Хаҗи таң калды — кирмән эче бәйрәм төсе алган иде. Әхмәт тархан кала бавырчыларына мул итеп аш хәстәрләргә кушкан икән, анда да, монда да кымыз эчәләр, аш ашыйлар Күренеп тора, халык канәгать. Әмир Хаҗи урыс һәм әрмән сәүдәгәрләренә дә урамнар билгеләп биргән иде. анда да бәйрәм итә халык. 3. «к. У . М 8 33 Әрмән капкасы янында ыгы-зыгы күреп, әмир жансакчылары белән шунда юнәлде. Ачык капка янында Бачман баһадир белән Җик Мәргәнне күрүгә, әмир аларны үз янына дәштерде. Кичәле-бүгенле ул бернәрсәг;? төшенде: баһадир өзелеп бикәне ярата Бу хакта ул элек тә ишеткәләгән иде. әмма күзгә-кү'з карашуларын күрүгә, тәгаен инанды — ярата баһадир бикәне һәм бикә баһадирны Ни чара кыла ала ул? Белми иде. Әмир чарасыз иде. Баһадирны янына дәшсәләр дә. шактый вакыт килми торды — Шайтан каласыннан китерелгән утчагырны диварга күтәрәләр. Шунда ук оста Бәкер. тупчы яван. Яванны алтын куллы, диләр. Утчагырны Бәкер белән ул ясый. Ниһаять. Бачман баһадир әмир янына килде. — Авыр, көчкә күтәрдек, — диде — Җик Мәргән синең кул астындамы, баһадир? — Әйе. әмирем. Мин аны меңбаш иттем. — Яхшы, баһадир. Сиңа мәгълүм булса кирәктер... — Мәгълүм, әмирем. Җик Мәргән Зәйтүнәгә өйләнде, никахлашканнар. — Зәйтүнә кияүдә?! - Әмир усал итеп Җик Мәргәнгә, аннары хәрби киемдә ат өстендә утырган Зәйтүнәгә карап алды — Никахны кем укыган? - Әмирем. Җик Мәргән миндә меңбаш. Кем укыса да. барыбер түгелмени. Иң мөһиме, алар бер-берсен ярата, бәхетлеләр. Бар кешегә дә ул бәхет тими, әмирем Шулай диде дә Бачман баһадир сарай ягына күз төшрррп алды. — Гашыйк — диванага тиң кешедер, баһадир. — Гашыйктан да бәхетле кеше юктыр, әмирем. - Җик Мәргән абыйсы белән жир бүлешә, баһадир. Абыйсы Ту- быкбай аны ил бетереп эзли. Минем Тубыкбай белән ачуланышасым килми. Йә. Җик Мәргән, якынрак кил әле. Кил-кил. Зәйтүнә син дә. — диде елмая төшебрәк әмир. Җик Мәргән Хажиның жансакчыларына күз төшереп алды, тегеләр әмирнең боерыгын көтеп кенә торалар иде. Ләкин куркасы юктыр. Дивар өстендә дә. капка яклап та Бачман баһадир азатлары. Олуг хан каланы алырга дип яу килеп ятканда кирмән эчендә фетнә кузгату әмир өчен юләрлек кылу булыр — Син хаклы, баһадир Ышбу дөньяда гашыйк кешедән дә дивана кеше юктыр. Юкса Җик Мәргән әмир кадәр әмир каршына килеп басмас иде. Бүген кич белән Мәргән кияүне сарайга алып килерсең, баһадир. Бикәгә дә күренсен. — Атаңа дамы, әмир? — Атама да. баһадир. Шул мәлдә, жир астыннан калыккандай, әмир алдында Тәтеш шәех пәйда булды. Әмир Хажи аны күрде дә. нәкъ менә син кирәк идең миңа, дигәндәй, атыннан төште, шәехнең терсәгеннән кысып тотты. — Шәех, мин сине кич белән сарайга дәшәм. Килми калма, жир астыннан булса да таптырырмын. — Мәргәнгә никахны мин укымадым, әмирем. диде шәех каударланып — Анысын сарайда аңлашырбыз, шәех, сарайда, -диде әмир Хажи һәм сикереп атына атланды да Нугай капкасына таба чапты. Иллә ярты юлга җиткәч, борылып, сараена юнәлде. Сарайга җитүгә. атыннан төште. тезгенен жапсакчысына ташлады да йөгереп болдырга менде ишеккә житәрәк артына әйләнеп карады һәм артыннан килүче жансакчыларын күреп. — Берегез дә кирәкми, калыгыз! — диде. Сарайда аны ышанычлы багучылары көтеп тора иде. — Йә. ни әйтерсез3 — диде әмир түргә уза-уза — Атай кай тирәдә хәрәкәт итә? Атагыз ашыкмый, әмир. Ибраһим каласының тарханын хөкем (Итте Тархан итеп, элеккеге кала бие Ягкубны калдырды. Тәүге тархан урлашкан, халыктан икеләтә ясак җыйган. Языгы шулдыр — Картайды атам Кала тарханын ике ел саен алыштырып торалар аны Ярар, анысы минем эш түгел. Әйтегез әле. багучыларым, нигә атам гаскәр белән килә? — Анысын белә алмадык, әмир Күрәсең, килгәч ни кыласын ба- 2 рысыннан да сер итеп саклыйдыр. g Чыгып торыгыз, үзем генә каласым килә... > Багучылары чыгып киткәч, әмир Хаҗи ишекле-түрле йөренергә ке- » реште. Инде нишләргә тиеш ул? Атасына Ж,ик Мәргәнне тотып бирсә? “ Бачман баһадир ризасызлык белдерер, ул гынамы, бикә лаф орыр. Кир- з мән тулы баһадир азатлары Бәлкем. Җик Мәргәнне атасы килгәч тотып ♦ бирергәдер5 Алай итсәң, Зәйтүнә балакай кызганыч Бала бикәдә тәр- ® бияләнде Моны кылса, бикәнең каһәрләве бар Болай да аралары ч суынды, ипләп сөйләшә алганнары да юк. Әллә соң атасы килгәч, ил кузгатырдай туй итәргәме? Бикә дә канәгать калыр иде. Качкынга туй “ иткән өчен атасы ни әйтер? Кул астыңа качкыннар җыеп ятасың, дип и битәрләсә? Күр инде бу кыз баланы, кемне тапкан. Беткән идеме үзеңә * качкыннан башка кеше, тугыз яктан тугыз яучы килде, берәүсен дә ка- t- бул итмәдең, ә хан качкынына кияүгә чыккансың Никахны кеМ укыган ® икән? Нигә баһадирга шул сорауны биргәч, җир астыннан калыккандай, t- шәех Тәтеш килеп чыкты? Хәйран, ни булды бу дөньяга? Әмир сараенда b үскән кыз бала ир итеп кемне сайлый? Качкынны. Качкын Җик Мәргән ® һәм сарайда тәрбия алган Зәйтүнә Тәмам мәхәббәткә сусаган булган икән балакай Бикә дә белә микән бу хакта? Багучыларым, бикә Бачман баһадирга тартыла, дип җиткереп тора Ә күңел моңа ышанмый Мәгәр бүген ул моңа ышанды, бикә чынлап та Бачман баһадирны ярата! Йә хода! Әллә соң бар шикмәшәкатьләрен куеп торып, кирмән диварларын әйләнеп чыксынмы? Башта калаңны сакла, аннары бикәң турында уйларсың. Әмир Хаҗи түр якка күз ташлап алды, ахыр чиктә Акбикәсен дәшәргә ниятләсә дә. кул селтәп чыгып китте. Башта атасының ни өчен Яңа Калага килүен ачыкларга кирәк. Гарәпләр әйтмешли, калаңа дошман килгәндә, гаиләңдә җәнҗал куптармыйлар Сабыр ит 33 Акбикә ансыз яши алмый башлады Аңарда урта яшьләрдәге хатын-кызга хас җаны тартылган кешесе белән яшәү теләге уянды Бачман баһадирны күргән саен аның каршына барып егылырга, сыкталып еларга әзер иде Кашанга аны алырга килгән ямчыдан Бачман баһадирның Яңа Калада булуы хакында белде Шуннан сандыкларын ак тарырга, кыз чакта яратып таккан тәңкә-көмешләрен. алкаларын, затлы әйберләрен карарга кереште. Ахыр бер сандык итеп аларны Яна Калага алып килде. Килә-килүгә. кыз чагындагы киемнәрен киеп алды да. күл буена төшеп, үз-үзенә каралы Бикәнең йөрәге ашкына, күңеле җилкенә иде. Соңгы вакытта ул бары тик бер хыял белән яши башлады — Бачман баһадир Җитмәсә. кәнизәгенең берсе кич якта Бачман сарайда булачак дип әйтте. Шул хәбәрдән соң тәмам йөрәге җилкенә башлады Мәхәббәт ярсу бикә өчен иманга әверелде Соңгы ике-өч ел эчендә кәнизәк кызларын бик теләп кияүгә бирде. Кем дә булса кәнизәкләренең берсен яучыласа, әүвәл кыздан «Яратасыңмы ышбу егетне?» дип сорар иде. Ни өчендер кәнизәкләренең күбесе егет ошаса да, ошамаса да. ризалык бирер иде. Бикә бу хәлне аларның күзләреннән күрде, хәтта шул очракта да каршы төшмәде. Арба тутырып бирнәсен бирде, бәхет тәүфыйк теләде, итәк тутырып бала табарга юрады. Бирер иде дә кәнизәкләрен, үзе яшьләрне алыр иде. Кияүгә чыгу гаеп түгел, кияүсез яшәү гаеп, дияр иде. Бикәне аптырауда калдырган кеше үзендә, тәрбияләнгән Зәйтүнә булды Ул аны үз баласыдай итеп карады, ә’ тәкәббер кыз уйламаган кешегә кияүгә чыкты да куйды Юкса аны кемнәр генә сорамаган иде Насыйп иткәне, ходайдан язганы Җнк Мәргән булгандыр инде Качкынга язгандыр балакайны. Ахыры хәерле була күрсен Качып кияүгә чыгу кыпчак халкы өчен ят нәрсә түгел иде, ә Зәйтүнә кыпчак нәселеннән. Акбикә бу хакта әмиргә әйтергә булды, чит-яттан ишеткәнче, бикәсеннән белсен әле. — Әмир,— диде ул түргә узмый гына.— Зәйтүнә Җик Мәргәнгә кияүгә чыккан Тартышып торма, фатихаң бирерсең... Әмирнең ачулы чагы иде, бикәсенең бу хәбәренә нидер әйтер әмәл таба алмый торды, ахыр. — Мин аларнын икесен дә зинданда черетәм, бикә, зинданда! Йә ат койрыгына тактырам!— дип җикерде. — Зәйтүнә минем балам.—диде бикә тыныч кына, әмирнең җикерүенә бер дә исе китмәгәндәй — Сез аңа фатиха бирерсез, әмир. — Нәрсә булды сиңа, бикә?—дип урыныннан купты әмир Хаҗи Кузгалмаслык та түгел иде, бикә аңа «сез» дип дәшә башлады. — Сез аларга тимәссез, әмир. Ишетәсезме, тимәссез! Бәхиллегем юктыр Җик Мәргән йөзендә Зәйтүнә үз тиңен, үз бәхетен тапты. Миңа ул бәхет гомер итеп тә тимәде. — Сөбханалла-машалла, бикә, бу ни дигән сүз тагын, ни булды сиңа? Шундый чакта?— дип гаҗәпләнергә дә, ачуланырга да белми торды әмир Хаҗи — Җик Мәргәнне сараеңа баһадир итеп алырсыз, әмир. Бу минем сезгә соңгы үтенечемдер,— диде Акбикә һәм борылды да чыгып китте Шунда гына әмир күреп алды: бикә кыз чагындагы күлмәгеннән икән ласа. Шаккатырга өлгермәде, ямчысы килеп керде. Керде дә идәнгә капланды. — Әмирем, олуг хан гаскәре белән Кабан күле буена җәйләү туктады Әмир Хаҗи атылып болдырга чыкты, ишек төбендә торган иярле атына атланды да егермеләп җансакчысы белән Нугай капкасына таба чапты Ул килгәндә капка тирәсендә шау-гөр киләләр иде инде Әмиргә шундук юл бирделәр Әмир баскычтан диварга менеп баручы Бачман- ны күрде дә: — Баһадир, ни булды?!— дип кычкырды. — Олуг хан йөзбашын җибәргән, капканы ачарга куша. — Янына төшегез дә әйтегез: кирмәнгә хан җансакчылары белән генә керер Ишеттегезме, баһадир, әмир боерыгы! - Ишеттем, әмир,— диде баһадир Бачман һәм дивар өстенә менде. шуннан аны йөзбаш янына төшерделәр. — Мин — йөзбаш Хан капканы ачарга боерды, нигә ачмыйсыз? — Көн озын, йөзбаш, сабыр ит. ачарбыз. Дегетчеләр капка күгәннәрен майласыннар, корсыннар утчагырны,— диде тыныч булырга теләп баһадир Бачман - Нинди утчагыр,— дип өскә күтәрелеп карады йөзбашы һәм дивар өстендә торучы әмирне күрде дә баш игәндәй итте — Галиҗәнап- ләре әмир Хаҗи, атагыз сезгә боерды... — Кем боерды?— дип сорады Бачман баһадир йөзбаштан.— Кем колы син?! — Мин кол түгел, мин йөзбаш, баһадир Бачман! - Йөзбаш,— диде ирен чите белән генә баһадир Бачман Кол син! Мин — әмир колы, син — хан колы! — Мин кол түгел! — Кол син. кол!—дип кычкырды баһадир, каешына кыстырган камчыны алды да йөзбашка сыдырды һәм тегене атыннан сөйрәп төшерде дә күкрәгенә тезен кадады Ул арада йөзбашның азатлары ба һаднрга ташландылар Азатларның берсен Җик Мәргән укка алды, ярый әле ук азатның очлымын гына бәреп төшерде Азатлар өскә кара ды. аларга меңләгән мәргән укларын төбәгән иде Азатларның кайсыдыр ф әче итеп сызгырып жибәрде. Бачман баһадир йөзбашның кылычын к тартып алды да суга ташлады — Асма күперне күтәрегез!—дип боерды әмир. Баһадир Бачман йөзбашны ычкындырды да күпергә ташланды, ? көчкә чыгып калды. Йөзбаш Баһадирга йодрык яный-яный атына таба £ китте, атланды да Кабан куле буена туктаган хан чатырына элдерде х Бачман баһадирны аркан белән яңадан тартып алдылар Әмир s Хажи баһадирга кара коелып карап торды, торды да — Зинданга, зинданга илтеп ябыгыз!— дип боерды. Әмир азатлары s баһадирны «эһ> дигәнче бөтереп алдылар һәм сүз әйтергә дә бирми алып * та киттеләр. — Баһадир кеше салкын канлы булырга тиеш. Ә ул Баян баһа- “ дирның йөзбашы белән якалашырга тотынды Мин аңа гаскәремне ыша- £ нып тапшырдым, ә ул? Баһадир урынына Җик Мәргән калыр'—диде х әмир Хажи — Ишеттегезме, азатларым, бүгеннән баһадирыгыз Җик н Мәргән булыр! з «Ур-ра» кычкыручы булмады, әмир Хажи аны көтмәгән иде дә. «Ул бик тиз сизеп алды Азатлар баһадирны да, Җик Мәргәнне дә хөр и мәт итә, кыскасы, икесе дә бер йөкне тарта Ләкин Бачман баһадир әле- ® гә әмир үзе дә аңлап бетермәгән яманлык кылырга теләде. Җик Мәргән " аны яклаячак иде, Зәйтүнә алар янында. Хата эшләмәде, азатлар дәшми, димәк, аның белән килештеләр. — Әмир, мин бары йөзбаш идем.— диде Җик Мәргән — Җик Мәргән, мин сине баһадир иттем Кирмәндәге гаскәр синең кулыңда Атамны каршы ал, кунак ит1 Сине моңа өйрәтәсе юктыр. Зәйтүнә булышыр — Тупны корырга. Нугай капкасын ачарга'— дип боерды Җик Мәргән — Олуг ханга үзем илче булып барам Җансакчым бер Зәйтүнә булыр! Әмир Хажи Җик Мәргәннең кискен итеп әмер бирүенә гажәплә- неп тә өлгермәде, Зәйтүнә әмир янына килде — Атам, олуг хан килгәндә сарайда булыгыз, үз кадерегезне үзегез белегез!— диде Әмир Хажи тәмам ни әйтергә белми торды Аннары жансакчыла рына: — Ышбу баланы күз карасы кебек саклагыз! — дип, китеп барды. Аждаһа койрыгыдай тузан туздырып, Җик Мәргән белән Зәйтүнә хан чатырына таба чаптылар Хан аларны чатырында көе. йомшак мендәргә кырын төшкән килеш каршы алды. Ул нигәдер каршында Җик Мәргән булуына гажәпләнмәде, гажәпләнгән заты Мәргән янындагы хәрби киемдәге Зәйтүнә иде — Олуг хан, капкалар ачык, сезне угланыгыз әмир Хажи сараенда көтә,— диде Җик Мәргән — Кирмәндә кеше күп булу сәбәпле, гаскәрегезне биредә калдыру хәерлерәк булыр, ханиям Җансакчыларыгызга урын табылыр Әмир шулай теләде. Шул чак Зәйтүнә чатырдан чыгып китте һәм кирмәндәгеләргә яулык болгады. Кирмән ягында туп шартлады, Кабан күле буендагы атлар сискәнеп, куркынып киттеләр, азатлар да бу көтелмәгән- хәлгә сикерешеп тордылар Рум тукымасыннан тегелгән калын мендәргә кырын төшкән Сәлим хан, туп -тавышын ишетүгә, торып басты, йөгереп һавага чыкты. — Ни булды, нинди шартлау бу? — Утчагырдан аттылар, диде хан артыннан чыккан Җик Мәргән — Нинди утчагыр? Кем ясаган? Тимерче Әхмәт углы белән яван Фатий, олуг хан. - һе.— диде Сәлим хан.— һе. әмирдә утчагыр Үзе кайда? — Сараенда, олуг ханым. Сезне көтә. — Вәзир Камай! — Мин монда, ханиям. — Бөек Калада утчагыр ясаучы бармы? - Юк, ханиям Утчагыр әмир Хаҗида гына Көпшәсен агачтан ясыйлар, тимер белән коршаулап чыгалар Дарыны Табгач сәүдәгәрләре китерә. Оста Бәкер белән яван Фатий күптән маташалар иде инде ул туп белән, ханиям Ә син. син ни карадың? Апара тәпәне. Ни өчен алтын түләп торам мин сиңа? Котсыз! Җиктер атларым, кирмәнгә керәбез! - Гаскәр белән ни кылабыз, ханиям? — Гаскәр монда калып торыр Минем белән субаш Байсар, җан- сакчыларым гына барыр Бик тиз мичәүләп атлар җиктеләр, хан арбага менеп утырды һәм кулындагы таягы белән арбачыга кагылды Кузгал, аллага тапшырдык Баян баһадир, гаскәрең белән калырсың Вәзир Камай минем белән барыр Әйдә, кузгал, кузгал' Арбаның ике ягына дүртәр-дүртәр булып ханның җансакчылары басты. Җик Мәргән белән Зәйтүнә алдан киттеләр. Кирмәнгә җитәрәк Зәйтүнә андагыларга янә яулык болгады. Нугай капкасы ягыннан янә туптан аттылар Шунда һич көтелмәгән хәл булды — мичәүләп җиккән хан атлары дулап китте Ни кылырга чарасыз калган арбачы дилбегәләрне аяк терәп тартты, мәгәр котлары алынган атларның күзләре тонган иде. кирмән буйлап җан-фәрманга чабып киттеләр. Арба кирмән тирәли казылган су чокырына очса — хан харап булачак. Аның беркайчан да болай өметен югалтканы юк иде әле Арбачы белән янәшә чапкан җансакчыларына. кирмән тирәли казылган су чокырына карады да. Йә аллам, ни гөнаһ кылдым! Коткар, коткарыгыз! - дип кычкырып җибәрде. Мичәүле атларның дулап китүләрен күреп. Җик Мәргән алар үзе янына җитүгә, тезгенне эләктерде һәм толпарын янәшә атлатып тыя башлады Юртаклар шундук сабырланды, ахыр бөтенләй туктадылар Җансакчылар хан арбасын уратып алды Җигүле атларның күзләре акайган, борыннары киерелгән, аяклары калтырана иде Җик Мәргән аларның тезгенен хан җансакчысына бирде дә арба янына килде. Олуг ханым, олуг ханым!— дип эндәште. Галиҗәнап бер сүз әйтми арбадан төште, сәерсенеп Җик Мәргәнгә карады, аннары үпкә катыш ачу белән җансакчыларына. бигрәк тә Байсарга күз төшереп алды. Соңгы мәлдә генә Җик Мәргәннең мичәүле атлар каршына төшкәнен күреп калган иде хан. - Олуг ханым, атларыгыз юк нәрсәдән дә өркергә тора. Атланыгыз менә минем юртакка! Хуш. хуш — Сәлим хан арбадан ычкына алмый торгандай итте. икенче мәлдә килеп. Җик Мәргән кулыннан тезгенне алды. — Рәхмәт, мәргән. Хан җилле генә атка атланды да Нугай капкасына таба кузгалды. Ул килүгә, капкаларны ачып, асма күперне төшереп куйганнар иде инде Нугай капкасыннан калага килеп кергән олуг ханны Яңа Кала халкы тыенкы гына, шауламый. «ура» кычкырмый гына каршы алды Әмир сараена җитәрәк күрде хан атасын каршы алырга дип угланы болдырга чыгып баскан иде «Капка янына гына түгел, чатырыма киләсе иде сиңа, углан, атаңны каршы алырга».— дип үртәлеп уйлап куйды Сәлим хан һәм сарайга 38 җитәрәк Җик Мәргәнне көтеп алды. Ул арада болдырдан әмир Хаҗи .йөгереп төште, атасына кулын сузды — Атам, исән-сау килдегезме, юл бик авыр булмадымы?! — Тукта әле син,—диде Сәлим хан угланын бүлдереп,—Тубык- байнын энесе Җик Мәргән ничек сиңа килеп эләкте? Ул бүген мине яман ф хәлдән коткарды. Рәхмәт рңа, әмма.. х Сәлим хан тирә-ягына күз ташлады да. тыңлап торучыларны кү- ® pen. башын чайкады. 2 — Атам. Җик Мәргән миндә баһадир.— диде әмир Хаҗи — Баһадир?!— дип гаҗәпләнгәндәй итте Сәлим хан — Баһадир! £ Хуш. хуш. Кирмәнең киң вә зур итеп салгансың, ә атаң гаскәренә урын g тапмадың Качкын Җик Мәргән азатларына урын тапкансың — Күл буенда күңеллерәк булыр аларга. атам.— диде әмир Ха- * җи — Аннары бүген базар көн Инде узыйк, рәхим итегез, атам Сәлим хан әкрен генә болдырга менә башлады, аңа җансакчы- лары иярергә иткәннәр иде. Зәйтүнә аркылы төшеп: * — Ханны биредә көтәрсез,— диде — Субашы Байсар үзе белән “ бары тик бер азат ала.— дип боерды. “ Ханга ике җансакчысы ияреп кереп китте, калганнары елмаешып, х Зәйтүнәгә ирәя башладылар. ь — Азатлары җитмәгәч, хатын-кыз тота башлаган бу әмир, ә?— ди- 3 де берсе. £ — Бусагасын да кызлар саклый әмир Хаҗиның, малай. Әллә мон и да каласы инде,—диде икенчесе — Әллә ниткән утчагыр да уйлап тап- ® каннар. Күрдеңме, ташы кая килеп төште, күл буена ук Очар арасы бер чакрым булыр, билләһи. — Карале, туташ, шәехне дәшсәң, билләһи дип әйтәм, ике дә уйламый никах укытыр идем үзең белән. — Соңга калдың, азатым, соңга калдың.— диде Зәйтүнә кинаяләп— Хан кызын урлаганнар, дип ишеттем, ни карадыгыз соң? — һе. хан кызын урларга башыма тай типмәгән лә минем Кызын урлаган кешене хан тапса, беләмсен нишләтәчәк ул аны. туташым? Тереләй тиресен тунатачак — Ул арада хан кызы табылып куйса? — һәй. туташ! Ханга бала ни дә. хатын ни. Зөбәрҗәт ханбикә ничәнче хатын дип уйлыйсыз? Өченче. Җитмәсә, сарай тулы җария дә кәнизәк, биюче дә такмакчы. Ул арада сарайдан Җик Мәргән килеп чыкты — Җансакчыларга шушында көтәргә кушылды. Ишеттегезме, азатлар Ясавыл Байсар дим! — Ишеттек, ишеттек, мәргән — Зәйтүнәкәй. сине хан дәшә,—диде Җик Мәргән. — Бар. кер Күп сөйләмә Дәшкән бер откан, дәшмәгән ике. Мин азатларым янына киттем. Хан абыеңны да дәштерде. * * * Баһадир Җик Мәргән чыгып киткәч. Сәлим хан угланы әмир Хаҗигә. үпкә белдергәндәй, әйтеп куйды: — Качкын кешене баһадир иткәнсең, углан, килешми Тубыкбай баһадир аны ил бетереп эзли. — Атам, юкка борчылмасана. Тубыкбай Агыйдел буенда. Җик Мәргән Идел буенда Миңа калса, Тубыкбайда энесе кайгысы калмагандыр Угылларын өйләндереп ята. диделәр Аннары Җик Мәргән Бачман баһадирның сенлесенә өйләнде. Ә ул бала бикә кулында тәрбия ләнгән иде Зәйтүнә белән Назлыгөл дә кунакка йөрештеләр — ахирәтләр иде. Назлыгөлне тапкан кешегә Суар каламны бирәчәкмен Әйткән сүзем — аткан угымдыр Анаң Назлыгөлне Яна Калада дип саташа Имеш. Назлыгөлне урлаучы шул бер оста Дәүран гына, бер дә бүтән түгел дип бара Имеш, кемдер, кайчандыр, чирмеш камы диме, юраган икән: Дәүран хан кызына өйләнәсе икән. — Оста Дәүран миндә. Назлыгөл аңарда булса, бер күренмәсә бер күренер иде . Кеше кош түгел — канатсыз Назлыгөл, атам, Олуг Мөхәммәт кулында Ул бездән үч алды Сездән.. — Миннән, димәк һе, илчесе өчен үч алуымы икән? Үзенәме, угланнарынамы ДИГӘНДӘЙ?. — Юк, атам, миңа шундый хәбәр килеп житте: Хәрәземшаһ жиде илдән жиде кыз китерткән, шулар арасыннан иң зифасын үзенә сайлап алган һәм, бер хода белә, ничәнче хатын итептер Әйе. калганнарын куштаннарына өләшкән, имеш Назлыгөлнең дә шулар арасында булуы бар, диюем — Назлыгөлне Олуг Мөхәммәт кешеләре урлап алып киткән булса, Хәрәземшаһ үз теләгенә иреште булып чыга, углан — Олуг Мөхәммәт хатыннарны ат сайлаган кебек аралый, диләр Анасы Күркә шаһинә угланы өчен кызларны үзе сайлый икән Чибәрме, тәне-сыны камилме, зифамы, акылы иплеме — һәммәсен дә чишендереп, хәтта комга утыртып карый, диләр. Биккол сәүдәгәр шулай дип сөйләде, аның анда кермәгән кешесе, белмәгән сәүдәгәре юк. Ышанмагач, мин Тәтеш шәехтән сорадым, ул да шулай дип раслады Назлыгөлнең кем кызы икәнен белүгә, Олуг Мөхәммәт Болгарга илчеләр жибәрер. бирнә соратыр иде Андый хәл булмады шикелле — Атам. Назлыгөлне колжарня итеп сату өчен урлаган булсалар? Аның хан кызы икәнен сиздермәсәләр? Мәкерлекнең чиге юк ич аның Ә инде Олуг Мөхәммәт Назлыгөлне сараенда калдырырга, угланнарының берәрсенә бирергә уйлаган булса, туйга дәшмәсә дә, һич югы, хәбәр итәр иде, шаһ та аллаһы тәгалә колы — Булмады шул инде, углан Мин анда багучыларым жибәреп карадым, тапмадылар Биккол да Назлыгөлнең исеме-аты чыкмады дип бара — Назлыгөлне колжария итеп читкә сатып жибәргән булсалар, атам? — Сөйләмә тузга язмаганны Иншалла, исән-саудыр Сабыр итик, бер хәбәре килмәсә. бер килер, кеше энә түгел. Үзең, үзең сон ни кылып ятасың, углан? Илһамның да бер дә килеп чыкканы юктыр, синең дә Бөек Каладан эзең суынды. Калаң килешле, миңа ошады, урыны ипле булган, изге урындыр, су юлында, биек яр буенда, дигәндәй Тарханың кем. калада күп нәрсә тарханнан тора? — Тарханым тимерче Әхмәттер, атам. Ипле кеше, игелекле. — Кашандагы тимерче Әхмәтме, корал ясаучы? — Үзе, атам Ул кешенең кулыннан килмәгәне юктыр — Хуш. утчагыр дигәнеңне аның углы ясадымы? — Тупны Фатый яван белән ул ясады, атам - Фатий яван иреклеме? — Ирекле, атам Мин аңа алтын белән түлим — Өй-биналарыңны оста Дәүран суктырдымы? - Әйе, атам Дәүран хәзер кол түгел, мин ана ирек бирдем. — Хәтерем ялгышмаса, ул минем колчурам иде шикелле, углан? — Дәүран ил өчен игелекле кеше булды, син аны кичерерсең, атам Белмим, бәлкем кичерермен дә. Аның атасы Алпар да бик тә игелекле адәм иде Мәчетне дә ул күтәрдеме? Әйбәт салган, каланың йөзек кашыдай утыра. — Мәчетне сез биргән акчага салдым, атам Хан мәчете дип атадым. Халык теленә дә кереп бара инде, хан мәчете дип. — Калаңны Казан дип үзең атадыңмы? — Бачман баһадир азатлары шулай дип йөри башлады ла I Ярый, хәерле булсын Калан гүзәл күренә, әмма кылган эшләреңә рәнҗимендер. Калаң күтәрелеп кенә килә, инде урыс, әрмән сәүдәгәрләре урам-урам утыра башлаган Күп тә үтмәс, чиркәү сала башларлар Шуннан ни кылырсың? Ишеткәнсеңдер. Беек Каладагы чир- ф кәүне яндырдылар, ул гынамы, епископны үтерделәр — Мөрндләр эшедер инде, шәех Игәнәй ни караган соң? — Шәех Игәнәй илдән качты, яманлык аның тарафыннан кылынды, § ахры Карале, нишләптер Бачман баһадир бер дә күземә чалынмады. > углан Начармы, яхшымы, баһадир олуг хан сараен саклаган иде. £ — Баһадир монда, атам Кич белән сарайда булыр.— диде әмир “ Хаҗи һәм борылды да — Әхмәт тарханга әйт. баһадирны алып килсен, s Шаулый-гөрли Акбикә килене килеп керде, керә-керүгә олуг хан яны- * на узды, күрешергә дип ике кулын сузды | — Исән-имин килеп җиттегезме, атам? Анам исән-имин калдымы? 4 — Аллага шөкер, аллага шөкер кылырлык, килен. Үзегез исән- S сау торасызмы, иминлекме? “ — Менә улым күмелгән калага күчеп килдем әле. атам Ул бала « өчен елый-елый күзләрем бетте инде. атам. Вәзир Исхакны каргый-кар- " гый каберендә әйләнерлек иттем, дәҗҗалны Тәмугтан башы чыкмасын ь- иде, раббым ® — Йә-йә. килен, каргышың карга башына, каргыш һәрчак уртак u төшәр. ди китап Ж.әннәт кебек дәргаһта яшисең, биргәненә разый бу- 5 лып тор.— диде Сәлим хан килененә һәм өс-башына, буй-сынына күз ® төшереп алды Килене йөзендә мөлдерәп торган шатлык күреп, сәерсенә калды Аннары килене кызларча киенгән, гелән яшәреп, гүзәлләнеп киткән иде. «Шифалы сулар эчеп торадыр бу хатын,—дип уйлады Сәлим хан. хатирәгә бирелеп.— Туйбикә, мәрхүмә, гелән ышбу килен кебек назга сусагандай бөтерелеп йөрер иде Гүзәл, гүзәл килене, сын- батлы егетләр күзе төшәрлек. Бәлкем, шуңа Хаҗи углан икенче хатынга өйләнергә теләмәгәндер, башкаларга җаны тартмыйдыр». Ә бит Сәлим хан өлкән угланына икенче хатынлыкка Пургас Илтабарның кызын тәкъдим итеп караган иде. якын да килмәде Пургас илтабар кызына өйләнгән булса өлкән угланы, кем белә, бәлкем ул илтабар Болгардан йөз чөереп, кенәз Андрейга сыенмаган да булыр иде. Хәер, белмәссең. Андрей кенәз янә Рокыяга өйләнде дә. оятын югалтып. Болгарга яу килде, шактый зыян китерде Яшь кенәз Всеволод та янә безнең ыруга өйләнде, иллә аның да Болгарга күзе кыза икән, диләр. Хатын-кыз ни ул. күл буендагы камыш, кай тарафка җил исә. шул якка авыша, әйе. кем ишеген ачып керә, шуның җырын җырлый. Рокыя турында алай дип әйтәсе килми килүен Кенәзне үтерүдә гөнаһы булмаса да. тату яшәмәгәннәр икән. Андрей кенәзне Болгарга яу килүдән тыеп торган Яу чабып көн күрергә өйрәнеп киткән урыс кенәзләренә. аларга гына түгел, куштаннарга, дин әһелләренә, байларга хатын сүзен тыңлаган кенәз ярый торган буламы Үтерәләр бичараны Югыйсә милади белән 1175 елда булган яу башында Андрей Боголюб кенәз үзе килгән булыр иде Килене чыгып киткәч, Сәлим хан түр якка узды, мендәргә кырын төште. Янә килене килеп керде. Юлдан йончыгансыңдыр, атам. дип. читекләрен салдырып алды, кулларын чайкатты, ул арада асраулары табын хәстәрләде. Сәлим хан әгузе-бисмилласын әйтәәйтә бөкләнеп утырган гына иде. ишектән баһадир Бачман иңде — Әссәламе галәйкем, олуг хан! — Вәгаләйкем әссәлам. баһадир!— дип Сәлим хан урыннан купты. баһадирга кул бирде — Йөзең качкан, кәефең юк сыман, баһадир, ни булды? Бертын җавапсыз торгач кына баһадир — Туптан атканнар иде, атым дулады, әллә кая алып китте,— дигән булды I — һе, ул туптан атканнан соң минем атлар дулаганын күрсәң иде син, баһадир Алай да ходай бар икән әле, качкын Җик Мәргән коткарды Мәргән дигәннән, баһадир, синең кул астындамы ул^ Әйе, Тубык- бай зарыгып көтә аны. Әмир Хаҗи, баһадирым иттем, дип саташтыра Үзембелән алып китәрмен, ахрысы, мин аны. баһадир Әйдә, уз, утыр, чәйләп алыйк, һәй, кем бар анда’- Әмир Хажи керде — Җик Мәргән кая китте, углан? — Монда, атам, кир.мәндә. — Хуш, бик югалмасын, ул миңа кирәк. Тәтеш шәехне дә дәштеңме? — Дәштем, атам. — Игелекле кеше күренә, әллә мин әйтәм, шәехне Бөек Калага бирәсеңме, углан? Пәһлеван Мәхмүт сиңа тагын җибәрер әле. Рәхмәт аңа, Болгарны якын итә. — Әйе, якын итә, табибләрне үзенә ала, галим-могтәбәр кешеләрен бире җибәрә,— диде әмир Хажи. — Бәрәкалла, бәрәкалла, бик әйбәт, бик хуп Елга тугайсыз, кеше кардәшсез булмый Вәзир Камай килмәдемени? Нинди үзсүзле кеше булды бу вәзир. Китә дә югала, китә дә югала — Вәзирне кала тарханы Әхмәт кунакка алды, атам. — Хуш. тархан белән аралашуы әйбәт, алай да монда булуы хәерлерәк булыр иде. Әйдә, йөри бирсен инде алайса. — Атам, нигә кәтиб Хафизны алып килмәдең? Минем аны бик тә күрәсем килә иде? — Анаң җибәрмәде, Өргәнечтән китап сәүдәгәрләре киләсе диме шунда, Саксиннан шагыйрь Габделгаләү белән очрашасылары бар диме. Мин ул Габделгаләүне сарайга алырга булдым әле, углан. Шулчак Тәтеш шәех килен керде — Әссәламе галәйкем, олуг хан’ — Вәгаләйкем әссәлам, шәех’— диде Сәлим хан янә утырган урыныннан күтәрелеп. — Сау-сәламәт кенә килдегезме, ханиям? Юлда бик кыен булмадымы? Яңгыр-мазарга очрамадыгызмы? — Бәрәкалла, шактый ипле кеше булып чыктың бит әле син, шәех. Хуш. Кем шәкерте дип белик инде сине, шәех? — Пәһлеван Мәхмүттә сабак алдым, ханиям Ул минем җизнәм- дер. — Йә-йә, бик хуп, бик әйбәт Уй-ниятләрең ничегрәк инде? Әллә, мәйтәм, Бөек Калага күчәсеңме? — Бөек Калаңа кайтыр кешең бар дип беләм мин, ханиям Пәһлеван Мәхмүттә сабак алып, күп еллар мәдрәсәдә шәкертләргә сабак бирүче оныгыңны әйтәм, ханиям. — Оныгым?’ Сөбханалла! Бу ни дигән сүз инде, шәех? Аты. аты ничек ул мөдәрриснең? — Аты Кол Галидер, ханиям Сәлим хан Кол Гали исемен ишетүгә, чак кына сикереп торып басмады. Әүвәл һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты, әйе, барысы да ишеттеме? Ишеткән хәлдә нигә, әйтик, угланы берни дә дәшми? Ләкин Сәлим хан ялгыш уйлаган икән, шәех шулай диюгә, иң әүвәл әмир Хаҗи урыныннан кузгалды һәм килеп шәех алдына тезләнде — Кабатла, кабатла, зинһар, сүзләреңне, шәех! Тәтеш Шәех һични аңламый тирә-ягына каранып алды Ул бераз каушаган иде Ләкин ни дә булса әйтер алдыннан һич югы азрак беләсе килә иде: нигә барысы да, хәтта ханга кадәр шаккаттылар? Әйе, ул Болгардан килеп, жизнәсе Пәһлеван Мәхмүттә сабак алып, менә ничә jt.i инде шаһ мәдрәсәсендә мөдәррис булып торучы Кол Галине белә иде. Әмма моңа ник ул хәтле шаккатырга? Пәһлеван Мәхмүттә йөзләгән менә-менә шәех буласы мөридләр сабак ала. Бире килгәч. Тәтеш шәех кала нигезенә күмелгән хан оныгы турында хикәятләр ишетте, мәгәр ул аңа беркайчан да җитди хәл дип карамады Болгарда гына х түгел, андый уйдырмалар бар халыкта да тулып ята, ул уйдырмаларга 2 житди итеп карауны гомумән аңлап бетерми иде яшь шәех. Ә монда ба- 5 рысының да күзләре акайды, җитмәсә, әмир Хажи каршына ук килеп > тезләнде g — Минем угланымны үз күзең белән күрдеңме, шәех? Йә хода, тагын ни әйтергә тиеш инде ул әмиргә? Дөресен сөйләп = бер-бер тозакка эләгеп куймасын тагын Кол Гали турында оста Дәү- ♦ ран өендә дә сүз кузгатканнар иде бугай Менә бит син аны. әй — Йә. шәех, «ә» дигәч, «мә» дә диген инде!— дип, хан да уры- ч ныннан купты £ Тәтеш Шәех тәмам курка калды. “ - Арада чукраклар юк бугай'- диде әмир Хажи — Барыгыз да ш ишеттегезме? • ” — Ишеттек, ишеттек!— диештеләр табындагылар. н Шәех утырган жирендә борсаланып куйды, астындагы мендәрне = җайлагандай итте. Җизнәсе Пәһлеван Мәхмүт ялганлаган булса, ахыры и. ни белән бетәр бу хәлнең? 2 — Гали олан, диде бугай, остазым. Әйе, Гали олан, диде. Иң галим ® мөдәррисләремнең берсе, диде. — Ә сез бит Кол Гали, дидегез. Кол Гали? Ә хәзер тагын Гали?! — Кол Гали, диде бугай шул, әмирем. Әйе, Кол Гали... — Кисеп кенә әйт инде, шәех Тәтеш, Пәһлеван Мәхмүт аңа Гали дипме. Кол Гали дипме дәште?— диде Сәлим хан. — Олуг остазыбыз Пәһлеван Мәхмүт шәкертләренә дә, мөгаллимнәренә дә, мөдәррисләренә дә атлары белән дәшми, хан. «Димәк, дип уйлады шәех Тәтеш, жизнәсе Пәһлеван Мәхмүт янында хан оныгы булмаган Алай дисәң, нигә соң аңа жизнәсе Болгар ханының оныгы диде? Ә болар, авызлары белән кош тотарга җыенган бәндәләрдәй, аннан җавап көтә. Монда нидер булган, йә хан оныгын сөргәннәр, йә яшереп укырга җибәргәннәр? Тик кемнән? Хан угланыннанмы, угланы атасыннанмы? Шуны беләсе иде җавап биргәнче. » — Төс-йөзгә, күрер-күзгә кыяфәте, буй-сыны ниндирәк иде соң ул адәмнең?— дип сорады янә әмир Хаҗи Менә килеп капты. Атасы буларак үз угланын белә булса кирәк, төс-йөзен дә, буйсынын да Әйе, күзләре зәңгәр иде, чак кына кырын караган сыман тоелды, буйга да озын түгел, карсак та түгел. Чәче хәтердә калмаган, күрмәдем, чалмадан иде. — Ике тамчы судай бер-берсенә охшаган кешеләр була, җәмәгать, минем ялгышып куюым да бар. — Әйе шул,—дип шәехкә ярдәмгә килде Сәлим хан.—Кеше белән кешене түгел, кайчак тау белән тауны да аерып булмый Әмир Хаҗиның тәхет бүлмәсенә Җик Мәргән килеп керде, Сәлим хан мәргәнгә таба борылды — Хуш килдең. Җик Мәргән. Әйдүк, түрдән уз. Хода сиңа ике гомер бирдеме әллә, мәргән? — Олуг ханым, атам исән булган булса, мин бу көнгә калмаган булыр идем Атам анам алдында кылган языгым юктыр, ханиям. Ике туган арасында ни булмас. Мин үземне ил алдында гөнаһлы дип санамыйм, ханиям — Хуш, мәргән, шулай да булсын, ди. Нигә соң абыең зарлана? — Җирне мин бүлмәдем, ханиям, сыеныр урын эзләдем. Безнең ыру җир сөрми, мал асрый, абыемда .. — Әмир Хаҗи, Җик Мәргән — баһадирым, дидең бугай? — Әйе, ул минем баһадирым, атам. — Бачман баһадир, син кем инде хәзер? — Җик Мәргән — киявем, ханиям Яшьлек — кыюлык билгесе. Җир сорауның нинди гаебе булсын. Җир кадерен хан, ир кадерен ир белер, ди Тубыкбай баһадир белән мин үзем килешермен, ханиям Атам. Тубыкбай баһадир ялгыша. Ул аңа җир бүлеп бирергә тиеш булган,— диде әмир Хаҗи да. - Углан, Тубыкбай баһадирга мин качкын энеңне тотып бирермен дип вәгъдә иттем. Хан сүзе — аткан уктыр Аткан укны кире кайтарып булмый — Ул аткан угыгыз үз батырыгызга төбәлгән түгелме соң, атам? — Ил батыры качкын була алмый, углан. Ил батыры йә орыш кырында ятып кала, йә илен саклый. Абыең Мөхәммәтгалимбәк нишләде? — Әле булса тәхет турында хыяллана икән Гаскәре белән Саксин каласы тирәсендә урала башлаган Туган — туган белән, углан — ата белән җир-су вә тәхет өчен орыша башласалар, кая тәгәрәр бу Болгар?! — Язмыштан узмыш юктыр, атам. Язганны күрербез. Иллә әйтер сүзем әйтим Җик Мәргән миндә калыр, атам,—диде әмир Хаҗи. Сәлим хан куырылып киткәндәй булды, әмма угланы әмир Хаҗига кайтарып сүз катмады. Яңа Калага явыз ният белән килсә дә, әлегә ул аның кунагы иде. Кунак булсаң, тыйнак бул, гәрчә олуг хан булсаң да Ә явыз ниятне явызлык кылганда >ына тормышка ашыру мөмкин Хикмәт, ни белән куәтләнә бара бу углан? Кем кодрәт биреп тора1? Тәтеш шәехме әллә? Бик ихтимал ич! Белекле, яшь, ил дәрвишләре арасында дәрәҗәгә ия. олуг шәех Пәһлеван Мәхмүттән фатиха алган кеше. — Углан, атаң турында яман уйламасаң иде, мин Җик Мәргәнне җәзаларга уйламыйм Бачман баһадирның сеңлесенә дә өйләнгән икән. Игелек аларга Минем бары тик бер хакыйкатьне беләсем килә: никахны кем укыды икән5 Әйе, шәех Тәтеш синме? — Аллам сакласын, олуг хан, гөнаһка батасым килми. Мин укымадым никахны. Хак анысы, кызыгыз Назлыгөлгә Шәех шулай диюгә, Сәлим хан тәмам йөзгә алышынып, аңа таба кузгалды. — Кабатла әле, кабатла, шәех! Ни дидең?! Тәмам коты алынган Тәтешнең кулыннан кымыз касәсе төшеп китте, Хаҗиның чапан чабуына түгелде. Асрау кыз әмирнең чабуын сөртергә ташланды, ләкин юлына хан очрап, аңа килеп төртелде, Сәлим хан асрауны селтәп кенә җибәрде. Әмир Хаҗи да корт чаккандай сикереп торды, ул һичнигә игътибар итми шәехкә карады Тәтеш шәех, очкылык тоткандай ык-мык итте дә, соңгы чарасы иде бугай, авызын тотып, күңелем болгана дип, күрше бүлмәгә чыгып китте. Сәлим хан белән әмир Хаҗи һични аңламый күзгә-күз карашып алдылар, ул да түгел, әмир Хаҗи шәех артыннан юнәлде Бүлмәгә килеп керүгә, ул шәехне урап алган асрауларны сибеп җибәрде дә шәехнең изүенә килеп ябышты. — Нәрсә Назлыгөл, шәех? Никахны Назлыгөлгә кем укыды? Кайда?! Әмир Хаҗиның күзләре акайган, авызы кыйшайган, ил башы үз- үзен белештермәс хәлгә җиткән иде. — Әмир, угланың исән, Өргәнечтә мәдрәсәдә мөдәррислек итә. Бу хак, әмир,— диде шәех ашыга төшебрәк. Шәех моңа чарасыздан барды, әмирнең акайган күзләрен күреп, коты алынудан. Әмир Хаҗи шәехнең изүеннән җибәрде, агарынып, лып итеп шәех янәшәсенә сәкегә утырды. Бары тик бертын торгач кына, авызына күз теккән асрауларының берсенә: — Тиз булыгыз, бикәне дәшегез!— диде — Аһ аллам, ни булды тагын!—дип килеп керде бикә. — Бикә,— диде әмир Хаҗи аңа карамый гына, акылдан шашкан берәүдән Бикә. Гали углан исән. Өргәнен мәдрәсәсендә мөдәррис. Акбикә кинәт агарынып китте һәм әкрен генә ишелеп төшә башла- *.i әмма асраулар бикәләренә егылырга бирмәделәр, кулларына күтәреп, хатын-кызлар ягына алып чыгып киттеләр. Кайдандыр кендек әби килеп керде, кызларны туктатып, бикәнең йөзенә дога укый-укый ачу- ф таш бөркеде һәм асраулар: — Әбием, анда әмиргә әллә ни булган!—дигәч, түр якка ашыкты. 2 — Әмир балакаем, ни булды?— диде ул Тәтеш шәехкә игътибар | итмичә, ил башының күзләренә карады Бикәнең һуштан язуын кендек әбинең беренче генә күрүе түгел иде 2 инде, артык исе китмәде, ничек язган булса, шулай исенә дә килер, ә ме- g нә әмирнең төсе-йөзе качып, агарынып утыруын әүвәл тапкыр күрүе s иде. Әйе, хатын-кыз гел юк-барга да һуштан яза, аңа ходай тәгалә * шулай язгандыр, күрәсең, ә инде ир-ат миңгерәүләнеп утырса, хәлләр s яман, йә бер-бер нәрсә буласы, йә төннән көн туасы. Әнә шуны аңлап * алды әмирне күрүгә күпне белгән кендек әби. >> Ул арада Сәлим хан килеп керде һәм әмир янәшәсендә утыручы кен- s дек әби янына килде дә: “ — Сыз моннан, тиз бул. убырлы карчык!— дип ыслады. х Бүлмәдәге асрауларны һәм кендек әбине гүя җил алды, Тәтеш шәех £ исә ике кулы белән авызын каплаган килеш, күзләрен шар ачып, калты- 3 ранып утыра бирде. £ — Атам, Гали углан исән, исән! Өргәнечтә шаһ мәдрәсәсендә мө- « дәррислек итә,— диде әмир Хаҗи һаман бер ноктага караган рәвештә. s — Суга батучы саламга тотынып булса да котылырга тели, ди, без дә шулай, углан Син дә бу иблискә ышандыңмы? Ни сөйләгәнен беләме соң үзе? Күрәмсең, коты алынган, ниләр кылана.. Сәлим хан, өшеп киткәндәй, чапанына төренә төште. — Олуг хан, олуг хан!— дип. Тәтеш шәех аның алдына килеп егылды, мәгәр Сәлим хан аягы белән тибеп кенә җибәрде — Ялганчы бушбугаз. Ат койрыгына тагарга кирәк үзен! — Мин ялганчымы, олуг хан?— диде Тәтеш шәех һәм торып басты, хәтта башын чөя төште.— Мин беркайчан да, беркемгә дә ялганламадым! Бу хәлгә Сәлим ханның күзләре акайды, ияге күтәрелде. — Йә-йә, шәех, тагын ни әйтерсең? — Кызыгыз Назлыгөлгә никахны мин укыдым, ханиям. Мин! Өргәнечтә түгел, монда, Яңа Калада! Әле генә идәндә аунаган шәехнең кыланышына шаккатмалы иде, тәкәбберлек, горурлык, һавалану үзендә, солтаннардан алган диярсең. — Кем белән, кайда укыдың Назлыгөлгә никахны, шәех? Ир-егете кем дип белик инде? — Оста Дәүран, ханиям Кызың оста Дәүран кулында. Сәлим хан арыслан кебек бакырып җибәрде. — Кем дидең? Кабатла, кабахәт, кем дидең?! . — Оста Дәүран, ханиям Хәзер инде шәех Тәтеш гаять дәрәҗәдә тыныч иде, аңардан элгәре- ге курку киткән, ул һәр сүзен кисеп куйгандай һәркем ишетелерлек итеп әйтте — Ишеттеңме, углан, ишеттеңме ни ди бу кабахәт! Ул минем кызыма колчура Дәүран белән никах укыган! Никах! Оныгым хакындагы хәбәре генә җитмәгән... Иллә кызым Назлыгөл хакындагы хәбәрең ялган булса, мин сине, беләсеңме, нишләтәм, шәех?! — Беләм, ханиям. — Юк, белмисең, белмисең, шәех Мин сине таштан аттырып үтер- тәм, таштан! Кая җансакчыларым, кая сез?!— Бүлмәгә ике җансакчы- чы йөгереп керде.— Хәзер үк миңа кала остасы Дәүранны китерегез! Хәзер үк! — Атам, Назлыгөл анда булса. — Әмир Хаҗиның һаман да хәле начар иде, әмма хан аны күрмәде, күрер халәттә түгел иде. Кызымны да, кызымны да!—дип кычкырды җансакчыларына Сәлим хан. Акбикә керде, йөзе төнбоек чәчкәседәй саргаеп калган, күзләрендә яшь. Сәкедә утырган әмирне гүя күрмәде дә, Сәлим хан янына узды. — Атам, олуг хан. Мин иртәгә үк Өргәнечкә китәм, фатиха бирегез. Сәлим хан иңбашын сикертеп куйды, бер сүз дә әйтмәде, бары тик угланы әмир Хажи ягына сирпелеп кенә алды. - Миннән фатиха, фатиха,—диде һәм бүлмәдән чыгып китте. Атасы күздән югалгач, әмир Хажи да кузгалды, шәехне дә үз артыннан кул белән ишарә ясап кына әйдәде. Күп тә үтми, ханнын җансакчылары оста Дәүранны хан каршына китереп бастырды. Останың ике ягында ике сакчы, кыймылдарга да бирмиләр. — Калдырыгыз безне!—диде хан жансакчыларына кул селтәп. — Әссаләме галәйкем, олуг хан!— диде оста тыйнак кына баш иеп. — Хуш, хуш, оста Алпар угланы Дәүран, хуш. Йә, ни әйтерсең ханыңа? — Әйтер сүземне житкергәннәрдер инде, олуг хан. Кызганыч, ханиям, каламны салып бетерә алмадым. . — Эһем, каланы матур суктыргансың, күзгә күркәм өйләр бар, мәчет тә күңелемә хуш килде. Әй-әй-әй, атаң игелекле кеше иде, авыр туфрагы жиңел булсын, урынысы оҗмахта булгыры, ә менә син, хан кызын урлап, көчләп никах укыткансың, диләр. Хакмы шул?! — Олуг хан... — Тик тор! Мин сөйлим. Телең тешлә! Никахны менә бу шәехтән укыттыңмы? Шулаймы, Тәтеш шәех? — Көчләп, янап укыттырдылар, ханиям!—диде Тәтеш шәех. — Никах укыган өчен уч тутырып алтын бирделәрме? Ни белән түләделәр, кем? Оста Дәүран. күпме алтын бирдең?! — Мин шәехкә бер түгәрәк тә алтын бирмәдем, олуг хан. — Кем бирде, кем мәҗбүр итте, шәех, никах укырга? Шәех, сиңа әйтәм, нигә телең йоттың? — Алтынны Җик Мәргән бирде, ханиям. Ул көчләп илтте, ул укырга мәҗбүр итте. — Әһә, димәк, Назлыгөлне качкын Җик Мәргән урлаган, син түгел? Тархан Әхмәт, Җик Мәргәнне дәшегез! — Баш өсте, ханиям. Тиздән Җик Мәргән монда булыр. — Тиз йөр, тархан. Тимерне кызуында сугасым килә.— Хан Тәтешкә таба борылды — Йә, шәех, никах укыган өчен күпме алтын бирде качкын Җик Мәргән? Оныттың, санарга вакытың булмады? һай, кем анда. Җик Мәргәнне дә дәшегез! Ул да миңа кирәк... Сәлим хан угланы әмир ягына карап алды, бераз аптырады, тик аңа әллә ни игътибар итмәде, угланы әмир Хаҗи, дөньядан ваз кичкән берәүдәй, тын гына утыра иде. гүя аңа биредә барган хәлләр кагылмый да иде. — Олуг хан, шәехнең гаебе юктыр,— диде оста Дәүран. — Юктыр-юктыр, сез барыгыз да әүлияләр, бер гаепсез изге җаннар. Тик менә җир ничек йөртә микән сезне! Ничек ярылып, убып алмый икән? Җик Мәргән хан кызын урлый, оста Дәүран аңа өйләнә, кол башы белән өйләнә, ә яшь шәех аларга никах укый. Шулайдыр бит?! — Димәк, алтын биреп янаганнар,— диде баһадир Бачман — Булмады андый хәл,—диде шәех — Нинди хәл?—дип сорады Сәлим хан. — Алтын белән янау... — Мин сезне барыгызны да бер бауга тезеп,— дип башлаган иде Сәлим хан, Акбикә килене аның аяк астына килеп егылды. — Кылмагыз, атам, бу хатаны Рәнҗетмәгез кыз баланы. Наз- л ы гөл моны күтәрә алмас. Назлыгөлне мин үзем табырмын — Ярый, килен, алып кил Назлыгөлне. Мин сиңа ышанам • Акбикә чыгып киткәч. Сәлим хан яңа килеп кергән Жик Мәргәнгә төбәлде — Инде әйт. Жик Мәргән, ничегрәк урладыгыз хан кызын? Без аны урламадык, ханиям, ул үзе килде.— диде Жик Мәргән. * — Үзе килде! — дип шамакайланды хан — Күл буена төшкәч, илте- 2 гез мине оста Дәүран янына, дидеме? Хан колы Дәүран янына, ә?! g — Без барыбыз да алла колы, ханиям. Аллаһы тәгалә кешене кол £ итеп яратмый Кешене ханнар кол итә, авыр тормыш, яман хәлләр, £ — Әнә ничек икән! Ишетәсеңме, углан? Углан дим?! “ Әмир Хаҗи дәшмәгәч, Сәлим хан аңа кул гына селтәде. ’ х — Олуг хан, сөнниләр колга кияүгә чыгуны да, кол хатын-кызга ♦ өйләнүне дә гөнаһ санамыйлар,— диде Тәтеш шәех. * — Останы акладык та, ди, шәех. Тик кылган гөнаһың өчен сине кем ч хөкем итәр икән? Ни өчен димә, авызың ачсаң — языгың күренеп тора. £ Хан колы белән хан кызына никах уку язык түгелмени?! “ — Гөнаһ түгел, ханиям. Аннары оста Дәүранны угланың әмир ш Хаҗи коллыктан азат иткән иде инде. Шәригать, ханиям, сәхилек күр- * сәтүне хуп күрәдер, оста мөселман, ханнар кайчак кызларын кяфер- н ләргә дә кияүгә бирә. 3 — Әнә ничек сөйләшә башладың син, шәех. Сөбханалла-машалла, ■ аңа әйткән «Иң яманы җайлап әрли дә, рәтләп мактый да белми тор- £ ган кешедер»,— дип җавап биргән, ди “ — һе. углан, мактаргамы миңа сине, яманнаргамы соң? * — Мактауга мохтаҗлыгым юктыр, атам Ә менә яманлаганыңны £ күп күрдем, шөкер итәрлек булды. Хәер, яманланган эзләнер, макталган з тезләнер, ди әнә минем шәех. % — Углан, бер хикмәт иясе: «Акылы таза кешенең тәне дә таза бу- о лыр», дип әйтеп әйткән Икенче берәү исә аңа. «Юк, хәзрәт, теше таза g кешенең генә тәне таза булыр», дигән. Син кайсы хаклы дияр идең? — Икесе дә. атам. Акылы таза кешенең тәне дә, теше дә, зиһене дә таза буладыр. Карт кешенең акылы да зәгыйфьләнер, теше-тәне дә таза булмастыр. Сәлим хан арлы-бирле йөрүеннән туктады, бүлмәдәгеләргә күз төшереп алды һәм һәммәсенә дә, чыгып китегез, дип ишарәләде. Шуннан соң гына угланы янәшәсенә килеп утырды. — Углан, оныгым Гали хакында халык телендәге хикәят хак булса, исән-имин илгә кайтса. Болгар тәхетенә ул утырыр. Казый Нисбах- ны Өргәнечкә җибәр, син теләгәннең барысын да башкарыр, хәтерем ялгышмаса, уттан исән, судан коры чыга торган кеше иде — Шулай итәрмен, атам,— диде әмир Хаҗи. Шул чак сарайга аның җансакчысы килеп керде. Керде дә түргә узды, әмирнең аягына егылды — Әмирем, Бачман баһадир ышанычлы меңбашларын алып. Нугай капкасыннан чыгып китте Аталы-уллы хан белән әмир күзгә-күз карашып алдылар, әмма икесенең берсе сүз катырга базмады — Янында хатын-кызлар да бар идеме? — Күрмәдем, әмирем — Күзле бүкән, югал сарайдан! Җансакчысы артыннан ишек ябылгач, Сәлим хан сорап куйды: — Бу ни була инде, углан?— Хан көенергә дә. сөенергә дә белмәде.— Бачман баһадир кая китә, туган ягы Саксингамы, әллә Бөек Ка лага, олуг хан кул астынамы? Китүе ихлас булса, кирмәндә күп азат калмаячак сыман. — Бачман баһадир Саксин каласына китәргә күптән сорап йөри иде инде, атам,— диде, ниһаять, әмир Хаҗи — Үпкәләгәндер. Баһадир кадәр баһадирны зинданга яптыр инде. — Бу хәл бары тик миңа гына кагыла, атам Баһадирның китү сәбәбе башкадыр — Кем син, әмирме? Куа кит, җит, орыш’ — Юк, атам. Мин аның белән орышырга теләмим Бачман баһадир колчура Дәүран түгел 4 «К. У ■ М 8 49 — Хуш. углан, сабыр итик, Саксин каласы Каф тавы артында түгел, ачыкларбыз, диде хан һәм иснәп куйды Гади генә әйткәндә, б\ хәлгә хан шат иде. Әмир Хаҗи нык терәге булган баһадир Бачманны1 югалтты Киткән кошлар кире кайтса да. аккан бозлар кире кайтмый. Әйе. Бачман ким дигәндә өчтән бер гаскәрен алып киткәндер әле Димәк, угланны буйсындыру, каласыннан куып чыгару җиңелрәк булачак Син миңа баш бирми башладың, углан, ә ходай тәгалә моны теләми. Әнә бүген Бачманьшны югалттың, иртәгә Җик Мәргәнең чыгып качса Ходай бар ул. углан, бар Бирәсе колына чыгарып куяр юлына, диләр. 34 Сәлим хан урамдагы шау-шуга уянып китте. Юрган башын кайтарып. ишек катында басып торган җансакчысына эндәште: — Нинди тавыш анда? Бар әле белеп кер! — Мин сезне күптән көтәм инде, ханиям. Халык оста Дәүранны зинданнан чыгарыгыз дип тавышлый. Кичә тархан Әхмәт: иртәгә барысы да хәл ителәчәк дип. аларны тынычландырып җибәргән иде Хәзер әнә мәйдан тулы халык. — Тархан Әхмәт тә андамы? — Аны тыңламыйлар да. ханиям. әмир Хаҗины сорыйлар. — Мине нигә сорамыйлар? диде Сәлим хан тора-тора. — Олуг хан кунак кеше, аның монда ни эше бар дип кычкыралар. — Кара халык кара сарык, һәй. кем бар анда! Киемнәрем китерегез. тазкомган! Кулына таз-комган. иңе аша сөлге ташлаган асрау керде. — Йә-йә. якынрак кил. котың алынмасын, мин кеше ашамыйм. - диде Сәлим хан. асрау кызны күз-баштан уздырып — Кем җибәрде сине? Атың бармы5 — Асрау мин. ханиям Атым Зәмзәмбикә. - Зәмзәмбикә, диде Сәлим хан бит-кулын юып. асрауның иңендәге сөлгене алгач Исемең матур, татлыдыр Үзең дә шулай татлысындыр әле? — Татлы булып кына кияү чыкса икән ул. ханиям — Сөбханалла, сөбханалла, кияүгә чыгасың киләме? — Нинди хатын-кыз кияүгә чыгарга теләмәс икән, ханиям. — Чык минем вәзиремә. Үзем димлим. Кыяфәте килешсезрәк, иллә аю түгел, адәм баласы Аюга да кияүгә чыгалар. — Бикә җибәрсә, чыгар идем, ханиям.— диде асрау кыз. Сәлим хан янә асрауга күз төшереп алды Гәүдәсе тутырган тавык кебек таза, биле булмаса да. күкрәкләре аллага шөкер, бүрек хәтле. Вәзир Камай өчен туган бу фәрештә. Әллә соң өйләндеримме үзен?! Үзе кая икән соң. кая йөри икән күзле бүкән! Кичә булып кичә күренмәде? Сәлим хан җансакчысына карады — Вәзир Камайны дәш. — Вәзир Камай халыкны тыя. ханиям. Бүлмәгә әмир Хаҗи килеп керде, тыенкы гына исәнләште. — Атам, халык мине сорый, оста Дәүранны зинданнан чыгарсын әмир, дип кычкыра Ни кылыйм?.. — Әүвәл атаңны ашатыр идең, углан. Халык качмас, атаң ач калмасын — Табын әзер. атам, рәхим ит. дип. әмир Хаҗи атасын түр якка әйдәде Әмир Хаҗи халык каршына атасы олуг хан белән бергә чыкты Тоташ бер дулкын булып, мәйдан тулы халык шаулый, хан белән әмир күренгәч, шау-шу басыла төште Әмир азатлары халыкны хан белән әмир чыгып баскан болдыр янына якын җибәрми, тоташ ихата булып * басканнар да, әрсезләнә башлаганнарны этә-төртә читкәрәк куалар. Ун. якта әмир Хаҗи боерыгы белән салкын таш' ясалган, Сәлим хан шунда ' атлады Ул Яңа Казанда бернидән дә курыкмый иде Халык арасында 2 меңбаш Таймас кешеләре. Хан турында яман сүзләр кычкыручыларны 2 алар соңыннан булса да җыярлар. Баш кисеп кылыч тутыкмый. Мәй- £ данга таба алдан киткән хан, артына әйләнми генә, угланы әмирдән = сорады: ♦ — Оран салучың бармы? Оран салучыңны дәш!— диде | Оран салучыны шундук хан янына китереп бастырдылар. Кирәк- 2 мәгән дәү гәүдәле, озын сакаллы оранчы хан янына килеп басуга, халык тынып калды. Халык арасыннан берәү: * — Хан, хан, оста Дәүранны нигә зинданга яптыгыз! —дип кыч- - кырды Сәлим хан бер тын дәшми торды, оран салучы ханның авызына *- баккан да нидер көтеп тора. Бу тамаша халык алдында кызына ата-ана - рөхсәтеннән тыш өйләнгән останы хөкем итү ярармы? Сәлим хан тирә- - ягына каранды, давылбазчылар, җәллады һәм казый Нисбахны күреп, ’ янына дәшеп алды 5 — Казый Нисбах, ни кылабыз? — Дөресен әйтәбез, ханиям Халык барысын да белә. — Оранчы,—диде Сәлим хан. Кычкыр Кол буларак, оста Дәү- ран хан кызын урлаган һәм аны көчләгән, диген. Кычкыр, кычкыр! Оранчы хан сүзләрен кычкыргач, халык бермәлгә тынып калды. Үзара бәхәсләшә башладылар, ыгы зыгы китте Нисбах казый, хәйләкәр төлке, эшне дөрес башлап җибәрде, әлбәттә. Яман сүз — бәхәс тудыра Халык арасында шәригать кануннарын белүчеләр бар. Ә хатын-кызны көчләү шәригатьтә яман эш Иллә халык ышанмый иде булса кирәк, әйе, ничек инде әүлия кебек оста хан кызын көчләсен икән? — Казый Нисбах,— диде, ниһаять, арадан берсе - Ничек көчләде икән хан кызын оста? Хан кызы Бөек Калада, оста Яна Калада — Урлап, урлап!— дип кычкырды ханның оранчысы — Ялган! Җәмәгать, халаяк, булган хәл түгел бу! Кызның үзен китерсеннәр, үзен! — Чынлап та кара сарык, кара халык икән шул. Менә хикмәт. Оранчы, хан кызы авырта, дип әйт. Авырта ул, халык алдына чыга алмый,— диде Сәлим хан — Ә менә останы китерербез Оранчы хан сүзләрен кычкыра торды, халык шаулый торды. Ул да түгел, оста Дәүранны җилтерәтеп мәйданга алып менделәр. — Оста,— диде казый Нисбах.—Сине хан кызын көчләүдә гаеплиләр. Көчләп урлап алып килгәнсең, көчләп никах укыткансың. Акланыр әмәлең бармы? — Юк, казый Минем беркем алдында да акланасым килми, чөнки минем гаебем юктыр. Хан кызына мин яратып өйләндем — Атасы-анасы рөхсәтеннән башка, шулаймы? — Казый, ул мине, мин аны ярата идем, без кавыштык Шәех безгә никах укыды Бу хәл гөнаһмы? — Гөнаһ түгел, оста Тик кызның ата-анасын рәнҗетмә. Шәригать кушканча булсын, яучы җибәр, ата ананың ризалыгын ал. — Шәригать канунын мин бозмадым, казый, никах укыттым Мин Салкын таш — жазалау урыны берәүгә дә явызлык кылмадым Барысы да гайбәт, мин хан кызын урламадым. ул үзе бире килде, никахны үзе теләп укытты. Дөньяда дүрт ялганчы яшәр, ди: берсе эләкче, берсе гайбәтче, берсе шымчы, берсе дошмандыр. Ләкин хаклык аларны да җиңә икән. Ә менә дүрт кешене хаклык жиңә алмый: берсе казый, берсе вәзир, берсе шәех, берсе.. — Берсе ханмы, әмирме, оста?—дип сорады Сәлим хан. Оста Дәүран Сәлим ханга кулын күкрәгенә куеп баш орды. Сәлим хан «кияве» кыланышында янә Туйбикәсе чалымнарын күреп, әллә нишләп китте. — Кичерә күрегез мине. атам. Мине бу сүзне әйтүдән мәхрүм иттеләр. Ләкин кызыгыз белән никахлашкач, сезгә «атам» диеп әйтергә хакым бар. дип уйлыйм. Шәригать кануннарына хан да. оста да бер чамада буйсынадыр, дип уйлыйм мин. ханиям — Җәллад, жәллад кая’ Оста Дәүран гөнаһлыдыр! — Хан. оста Дәүранның кылган языгы юктыр.-- диде казый. — Алыгыз бу күзле бүкәнне!—дип кычкырды хан җансакчылары- на казый Нисбах ягына күрсәтеп — Зинданга, зинданга үзен! — Атам, тыел!—диде әмир Хажи һәм ханга таба ымсынып куйгандай итте, ләкин аны каяндыр килеп чыккан жансакчысы туктатты. — Кирәкми, әмирем! Сәлим хан берәүне дә күрмәде дә. берәүне дә тыңларга да теләмәде, останың кулларын бәйләргә кушты һәм жәлладка: — Җәза шул аңа. шул. Чап башын, юкса үзеңнекен чаптырам! Ул арада давылбазчылар дөңгер кага башлады Сәлим хан аста торучы меңбаш Таймаска үзләре генә белгән ишарә ясады, шундук мәйданга егермеләп кеше күтәрелде Ләкин жәллад алар- нын берсенә дә игътибар итмәде, ул үз эшен әйбәт белә иде. күрәсең, останың күзен бәйләде дә салкын ташка башын салырга кушты. Шуннан соң гына ханга карады. Янәсе, мин әзер, бир әмерең, хан. Шул мәлдә җәлладның аркасына ук кадалды, жәллад капчык кебек бер якка ава башлады. Ниндидер мизгелдә генә югалып калган Сәлим хан ишелеп төшкән җәлладның кулыннан кылычын тартып алды да кизәнде Кылычка ук тигәнне, кулыннан кылычның ычкынып киткәнен Сәлим хан сизми дә калды Оста янына жансакчысы килде, тегенең бәйләгән чүпрәген йолкып атты, кулын чиште Шул чак мәйданда Зәйтүнә пәйда булды - Оста Дәүран. әйдә, тиз'— диде ул. Дәүранның кулыннан алды да халык арасына алып кереп китте. — Тотыгыз, тотыгыз үзләрен!— дип кычкырды исенә килә башлаган Сәлим хан Ләкин аны берәү дә тыңламый иде инде. Каршы өй түбәсендә Җик Мәргән күренде. — Сәлим хан!—дип кычкырды ул бугаз ертып — Кузгалма! Меңбаш Таймас кешеләре уратып алган Сәлим хан каршы өй түбәсендәге Җик Мәргәнне күрде. Хан белә иде: кирәк икән, кешенең күзенә тигерә ала ул. мәргән атын үзе бирде ул аңа! — Кан коймый гына каладан чыгып китсәң иде. ханиям. — Коралга!—дип кычкырды Сәлим хан һәм күз ачып йомганчы оранчы артына посты. Шул мәлдә үк оранчының күкрәгенә мәргәннең угы кадалды. Меңбаш Таймасның азатлары ханны каплап, әмир өенә алып кереп киттеләр. Сарай ишекләре бикләнгәч. Сәлим хан меңбаш Таймаска кызы Назлыгөлне һәм асрау кыз Зәмзәмбикәне Кабан күле буена алып төшәргә кушты, ә үзе яшерен юлдан Арча капкасына юнәлде. Меңбаш Таймасның гади киемгә киенгән азатлары Кабан күле буендагы чатырына китереп җиткергәндә көн төш вакытыннан авышып бара иде инде. Чатырына керүгә, түр якта, үзенең мендәренә кырын төшеп, кымыз чөмереп яткан вәзирен күрде дә Сәлим хан яшелле-зәң- гәрле тавыш белән бакырып җибәрде 52 Хайван, капкорсак, бирән беткән, мин анда кыл өстендә йөрим, дин кымыз чөмереп ятасың Яу. яу чык калага! Халык баш күтәрде "сарга, кисәргә, турарга, ут салырга калага, ут! Вәзир Камай ничек торганын, ничек чатырдан чыгып киткәнен, күл буенда балык тотып утырган Баян баһадир янына ничек килеп җиткәнен ф сизми дә калды Ул тотлыгатотлыга баһадирга хан боерыгын җиткерде. * һәм иярләгән атын чатыр янына Сәлим ханга илтергә кушты Күп тә үтмәде, кунакка алып килгән гаскәр, кирмән янына җитте, S меңбаш Таймас кулга төшергән Арча капкасы аша калага тула башла- 5 ды Китте калада гаебе булганны да, булмаганны да кадау, кисү, укка £ алу. Әмир урамына ертаюл азатлары белән хан үзе беренче булып | килеп керде. Монда халык сарайның ишекләрен ваткан, эчкә кереп бара == иде Урамны иңләп килгән хан азатларын күрде дә, халык кача башла- * ды. Хан аларны турарга, чәнчергә боерды. Урам үле гәүдәләр белән = чуарланды, чыр-чу, аһ-ваһ килә-килә халык йортларга тулды, биек коймалар аша ишегалларына сикерде Күп тә үтмәде, хан азатларына таш >. ява башлады, каршы торучы кораллы кала кешеләре күренгәләде. f Сәлим хан угланы әмир өенә житте. Ханның ике ягында да кисәү £ агачы тоткан азатлар. Ханның бер сүзе белән азатлар әмир өенә ут са- х лачаклар иде. Болак буендагы урамнарда ялкынлап өйләр яна башла- £ ган иде. күрәсең, шул яктан төтен исе килә Икеләнүе шуннан иде Сәлим 2 ханның: Назлыгөлен алып китеп өлгердеме икән меңбаш Таймас? Алып £ китмәгән »»лдә ышбу өйдә үз кызын яндырачак иде Хәзер инде хан - угланы һәм килене Акбикә турында уйламады Баш киселгәч, бүрек г турында кайгырмыйлар. Сарайның капкалары кинәт ачылды, хан азатлары каршында баһадир Бачман азатлары пәйда булды Алар күп, ишегалды тулы иде, хан янында йөзләп азат кына, Баян баһадир Болак буйларын яндырып йөри Сәлим хан Бачман баһадирның азатларын да. баһадирның үзен дә белә, үзеннән өч-дүрт тапкыр артык дошманга каршы барып та җиңгәне бар Кайдандыр атка атланган угланы әмир Хаҗи килеп чыкты, ул атын юырттырып, атасы янына килде. — Атам, син калама килеп зур гөнаһ кылдың. Каламны яндырырга керештең, кан койдың. Синең, атам, моннан китүең хәерлерәк булыр Азатларыңны калдырырсың Явызлык — явызлык китерәдер. Жик Мәргән, урап алыгыз хан азатларын! Шул чак чаптырып меңбаш Таймас килеп житте. Аның белән йөзләп азат иде, Сәлим хан кылычын күтәрде. — Алга! Суеш, кырыш китте. Әмир Хаҗиның атын кысрыклап, сарай диварына китереп сыладылар. Кемдер аңа сөңге атты, әмир чак кына тайпылып өлгерде. Шулай да хан азатларын Жик Мәргән азатлары урап алганнар икән Хан уртада калган — Хан, Жик Мәргән минем киявем, син аңа тимәссең!— диде әмир Хаҗи. Өермәдәй килеп чыккан Баян баһадир азатларын күрми калдылар Жик Мәргән алыпларына ике якка орышырга туры килде. Алай да алар бирелмәде, көч туплар өчен урамның мәчет башына таба чигенде Әмир Хаҗи да алар арасында иде. — Алга, ур-ра!— дип кычкырды әмир. Аларны куа килгән Баян баһадир азатлары кисәк туктап калдылар. Әмирнең көчен беләләр иде, күрәсең. Шул чак баш очында кылычын болгый-болгый алар янына Сәлим хан килеп житте. Ханны унлап жансакчысы урап алган иде. — Туктагыз, тукта!— дип кычкырды тамагы ертылыр дәрәҗәгә җитеп Сәлим хан — Туктагыз, кан коймагыз! Кылыч-сөңгеләрен, чукмарбашларын әзер тоткан азатлар бер мәлгә тынып калды. Баян баһадир чаптырып хан янына килде. — Ханиям, баш күтәрүчеләрне Кабан күле янына җыйдык Чоны ишеткән Жик Мәргән чаптырып, хан янына килде. — Баян баһадир, син аларны азат итәрсең. Хәзер үк ямчың аша боерырсың да өйләренә кайтарып жибәрерсең!—диде. Орыш, кисеш, чәнчешне күп күргән Баян баһадир тирә-якка күз төшереп алды һәм өй түбәсендә жәясенә ук салып торган әмир азатларын күрде дә. янындагы таныш йөзгә игътибар итмәстән, ямчы- .сын чакырып алды һәм кычкырып боерды: — Кабан күле буендагы баш күтәрүчеләрне өйләренә кайтарып жибәрергә! Хан әмере!—дип кабатлады Сәлим хан баһадирының әмерен раслап, ияк кенә какты. — Ханиям!—диде Ж,ик Мәргән — Мин сезгә сөенче әйтәм Янымда кем торуын күрәсезме? Апанай. Ул сезгә сөенче китергән. Урыс кенәзе Олы Оя Всеволод кул астындагы ишләре, кыпчак ханы Янтак вә энең Мөхәммәтгалимбәк белән Болгарга яу чыккан. Кенәзләр Идел буйлап корабларда төшә, кыпчаклар яр буйлап түбәннән менә Сезгә, ханиям. тизрәк Бөек Калага кайтырга кирәк Ашыгыгыз! Апанай, расла сүземне. — Кодрәтле хан,— диде Апанай. Шулчак Баян баһадир азатлары арасыннан берәү аны укка алмакчы итте. Иллә өлгерә алмый калды, үз аркасына ук килеп кадалды Азат ияреннән сүзсез генә ишелеп төште. Сарай ишекләре ачылды, аннан утызлап укчы чыгып басты, жәя керешләре тартылган, хан жансакчыларына төбәлгән иде. Укчылар арасында Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә дә бар икән, ул алгарак чык ты да: — Кергән капкадан чыгып китүегез хәерлерәк булыр, ханиям!— диде Ханның жансакчысы ирдәүкә кызны укка алырга итте, әмма өлгерә алмый калды. Үз аркасына ук кадалган жансакчысы да ияреннән ишелеп төште Сәлим хан хәтта аңа таба әйләнеп тә карамады, ат башын каерып борды да Нугай капкасына таба чапты. Аңа Баян баһадир азатлары иярде Беренче кисәк

Бетте