ГЕНШТАБНЫҢ ҮЗЕНДӘ
Күптән түгел генә әле Киевта 1943—1945 елларны Ерак Көнчыгыш фронты штабының начальнигы булган, күренекле хәрби белгеч, генерал-лейтенант Федор Иванович Шевченко яши иде. Мин, аның белән күрешкән саен. Бөек Ватан сугышына, бу дәһшәтле елларда каһарманлык күрсәткән кешеләргә бәйле бик куп мәгълүматлар ала килдем Берсендә Кызыл Армиянең Генеральный штабы турында сөйләшергә тотындык. Сүз иярә сүз китеп. С. М. Штеменко- ның истәлекләр китабына да «кагылдык» Китап Генштабның үзәге булган Оператив идарә эшчәнлеген дә яктырта Федор Иванович Шевченко исә үзенең Генштабта. Советлар Союзы Маршалы Б. М Шапошников кулы астында хезмәт иткән еллар турында аеруча горурланып искә ала Бу хакта сөйләгәндә ул хәтта яшәреп киткәндәй була, карашлары яктыра, Генштабтагы дусларын санарга тотына, һәркайсын сурәтләп чыга Арадан берсенә — дусты Шакир турындагы истәлекләргә Ф И Шевченко бигрәк тә озаклап туктала торган иде Шакир төгәллеге, тәвәккәллеге, эшне җиренә җиткереп үтәве ягыннан Генштаб хезмәткәрләре өчен үрнәк саналган Аның хәрби эшне оста оештыра белүе, офицерларны гадел тәрбияләве, фикер йөртүенең киңлеге, укымышлылыгы да күлләрне сокландырган. Федор Ивановичның «Шакир» дип, бик үз итеп мактаган кешесе турында мин җентекләбрәк кызыксындым Өлкән дустымның яраткан «Шакирпы Генштабтагы Оператив идарәнең тәҗрибәле җитәкчеләреннән берсе, биш сугышта катнашкан, совет генералларының беренчеләреннән саналган Шакир Нигъмәтулла улы Гыйниятуллин булып чыкты Федор Иванович дөньядан киткәч тә, мин каһарман турындагы мәгълүматларымны баетырга тырыштым Күз алдыма Ватанына һәм халкына тугрылыклы хәрби җитәкче образы килеп басты. ...1942 елның язы Фашистлар ябырылуыннан коткарып калынган Мәскәү әле һаман хәрбиләрчә, фронт яны шәһәре кебек яши. Урамнарда җыелмый яткан кар көртләреннән дары исе аңкый. Төннәрен көчле прожекторлар шәһәр күген капшап-капшап тора. Дошман әлегә әллә ни еракка куылмаган Кич Эңгер-меңгерне сискәндереп, җиңел автомобиль килеп чыкты. Машинаның балчыкка буялып беткән ишек-тәрәзәләре үк эчтәге хәрби җитәкченең фронттан Мәскәүгә кайтканлыгын белдереп тора. Ставкага ярдәм сорап килүедер. Бәлки, үзен Генштабка чакыртканнардыр, кем белә?1 Арткы утыргычта, чыннан да. инде шактый яшь яшәгән генерал Шакир Гыйниятуллин иде Арыган. Йокысыз төннәр аның йөзенә кара күләгә салган, күзләре кызарып чыккан Ул ачулы карашын Мәскәү урамнарыннан аерып ала алмый: «Сугышка кадәр гөр килеп торган урамнар, шат күңелле кешеләр белән тулы мәйданнар нинди хәлгә килде?!» Аның йөрәге чәнчеп-чәнчеп куя: хәрби кеше бит, ә дошман башкала капкасына ук килеп җитте... Шакир генералның фронттан кайтып килүе. Кичен, гадәттәгечә, хәлне аңлату өчен, Генеральный штаб начальнигы маршал Б М Шапошников янына керәчәк ул. Аңа кадәр исә әйтәчәк сүзләрне ныгытып уйлап куясы бар. һәммәсе кыска һәм аңлаешлы булырга тиеш Борис Михайловичны ялыктыру килешмәс. Ул бит җитди авырый. Шул хәлендә дә эшләп йөри. Соңыннан, киңрәк ител. Василевский белән сөйләшергә мөмкин... Әмма маршал барын да тәфсилләп сөйләүне үтенде Әңгәмә озакка сузылды. Төн уртасына кадәр Ахырдан Шакир генерал, мәсьәләне чишү буенча, үзенең тәкъдимнәрен тезеп китте. Ниһаять. Шапошников, картадан аерылып, Гыйниятуллинга карады — Сез бик нык арыгансыз, Шакир Нигъмәтуллович,— диде.— Хәтта картаебрак К та киткәнсез кебек Күз кабакларыгыз җилсенгән. Йокламагансыз, димәк Ярамый, ярамый! Болай озакка чыдамассың, туган. Сакланырга кирәк!— Борис Михайловичның күзләре сагыш белән тулы.— Сезнең сәламәтлек какшаса, мин кем белән эшләрмен? Барыгыз! Сезгә тугыз сәгать йокларга боерам. Хәзер үк йокларга яткан булыгыз! Генштаб начальнигыннан чыккан генерал, ял бүлмәсенә керүгә, караватка ауды. Итекләрен көчкә салып өлгерде, керфекләре йомылырга тора иде инде. Тик шулай да тиз генә йоклап китә алмады әле ул. Шапошниковның кешеләргә миһербанлылыгы турында уйланып ятты «Үзе дә авырый бит. Бу хәлендә шундый авыр йөкне купмегәчә тартып бара алыр ул?» Бераздан Шакирны үткәндәге якты хатирәләр биләп алды... Аның балачагы Бөгелмә өязендә, биниһая авыр елларда узды Шакир унбер яшендә үк батрак хезмәтен, хуҗа типкесен байтак татыды Беренче тапкыр әтисе белән Бөгелмә ярминкәсенә барганда аңа инде унбиш тулган иде Монысы 1910 елда булды. Сабан сөрергә чыккан яз да хәтердә. Әнисенең шул чагында шатланганнарын Шакир мәңге онытмас кебек Бите-күзе көлә, авыр эштә яргаланып беткән кулы белән улының чәчен, битен-күзен сыйпый. Баласының иген кырына аяк басуына шул кадәр шатланган иде 1915 елны исә Шакирны империалистик сугышка озаттылар. Яшьлек — юләрлек, дип. белми әйтмәгәннәр. Шакир ул чакта, сугышның ни икәнен дә белмичә, сәфәр чыгуына шатланган иде бит! Хәерчелеккә баткан авылдан ычкыну — үзе генә дә нинди зур сөенеч ләбаса! Тырышып хезмәт итсәң, унтер-офицер булсаң, ефәк чуклы погоннар тагып җибәрсәң, ә! Яман яу кырында ике еллап сугышты ул. Очсыз-кырыйсыз тоелган шул юлларда Шакир офицерларның солдат язмышындагы хәлиткеч ролен аңлады. Патша офицерларының солдаттан көлүләре, аны изүләре, мыскыл итүләре Шакирның тәмам үзәгенә үткән иде Ниләр генә күрмәде ул; көннәр буе тездән су эчендә ятулар, патронсыз винтовка белән һөҗүмгә күтәрелүләр, коралдашларның һәлакәте һәм мәетләр белән капланган яу кырлары. Аннары — госпиталь Госпитальдәге хәлләр дә коточкыч иде Палаталарда ыңгырашу авазы эленеп тора. Җәрәхәтләрдән авыр ис тарала, ике яралының берсе дөньядан китеп бара. Шакир Идел буенда яшәгән рус егете белән танышты. Ул газ белән агуланган иде. Өзлексез кычкыра Аның акылына зәгыйфьлек килгән. Өстенә карарга авыр. Хәтта больница стеналары да аны кызгана сыман.. Шушындый бәхетсезлекләргә дучар ителгән солдатлар тормышына Февраль революциясе яшен ташы атылгандай тәэсир ясый. Митинглар башлана: кем ни тели, шуны сөйли. Шакир Гыйниятуллин исә бу чорда политик яктан ныгып өлгергән иде инде. Октябрь вакыйгалары якынлашканда, ул чын дөреслекнең большевиклар ягында икәнлегенә. бары тик аларның гына халык хакына көрәшүенә ышанган иде. 1917 елның ноябрь башында Шакир, яраларын аннан-моннан җөйләп, туган якларына әйләнеп кайта. Монда ул Бөек Октябрь социалистик революциясе өчен көрәшкә кушыла. Казан губернасында Совет власте урнаштыруда актив катнаша Декабрьдә инде Шакир — Кызыл гвардия солдаты. Ул эшче һәм крестьян улларын хәрби хезмәткә өйрәтә башлый. Бу өлкәдә Шакир кебек фронт юлы үткәннәр алтынга алыштыргысыз саналган. Өстәвенә, егетнең табигатьтән бирелгән командирлык сәләте дә көчле, һәм 1918 елның февралендә Шакир Гыйниятуллин үз теләге белән Кызыл Армиягә языла Күңел түрендә балачак хыялы канатлана «Бәлки әле кызыл командир булырмын!» Шакир Гыйниятуллин бу юлны бик дөрес сайлаган Хәрби хезмәт аның бөтен барлыгын биләп ала. Егет бу хезмәткә гомеренең соңгы минутынача тугры кала Сүз уңаенда әйтеп китәргә кирәк Совет Армиясе хәрби начальникларының язмышына хас бер уртак сыйфат бар Армияне оештыру, булдыру артыннан йөргән беренче белгечләр аңа мәңге тугрылык саклыйлар. Бу буын безнең армиягә тиңдәшсез батырлык үрнәге бирде. Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгардай полководецлар үстерде Илебез һәм Армиябез тарихы аларны мәңге олыларга, онытмаска тиеш! Гражданнар сугышы елларында Шакир Нигъмәтуллович уннарча бәрелешләрдә катнаша: ак чехлар, дутовчылар, колчакчылар белән йөзгә-йөз килә,- Россиянең көньягында да, Украинада да. Төньяк Кавказда да була. Командир ышанычлы чыныгу ала, кавалерия дивизионы белән дә. кылыччылар эскадроны белән дә җитәкчелек итә. Аннары аңа кавалерия полкын тапшыралар һәм аның кавалеристлары, нинди генә һөҗүмгә катнашсалар да. таң калырлык батырлыклар күрсәтә. Кылган каһарманлыклары өчен 1919 елда ук Шакир Гыйниятуллин Советлар республикасының ул чактагы иң зур бүләгенә _____________ сугышчан Кызыл Байрак орденына лаек була. Шул елны Шакир больше виклар сафына да алына. Аның гади солдаттан полк командиры булып өлгерүе өчен нибары ике ел вакыт җиткән Әмма еллары нинди бит аның! Гражданнар сугышының коточкыч бәрелешлә- рендә нинди генә хәлләр кичерергә туры килми. Ул үзе иптәшләренә, арада иң хәтәре Төркестан һәм Фирганә фронтлары булды, дип сөйләгән Басмачыларның мәкеренә һич төшенерлек түгел икән Таҗикстандагы, Кара Ком чүлләрендәге бәрелешләр 1931 елга кадәр дәвам итә. Гыйниятуллин җитәкчелегендәге полк Җүнәид хан. Мәдәмин бәк бандаларын һәм уннарча вак бәкләрнең гаскәрен тар-мар итә. 1920-27 еллар эчендә Шакир, ат өстендә. 80 мең чакрымлап хәрби юл үтә. Сиксән мең чакрым! Бу бит — каһарман егет Җир шары билдәмәсен — экваторны ике тапкыр ураган дигән суз! Данлы кавалеристның бу елларда күрсәткән тапкырлыгы «Краснознаменный Туркестанский» дигән китапта бөтен тулылыгы белән тасвирлана, Шакир командир анда илнең иң мәртәбәле хәрби җитәкчеләре белән бер рәткә куелган. Төркестан сугышы — фронтсыз һәм тылсыз, икмәксез һәм сусыз сугыш. Юлсыэлыктан җәфалана-җәфалана көне-төне алга бару. Эссе. Ком. Чүл шартларында сугышу Хәтта пулеметлар, эсселеккә чыдый алмыйча, атудан туктап-туктап кала, әмма Гыйниятуллин кавалеристлары, кылыч уйнатып, алга баруларын дәвам иттерәләр. Сугышчы өчен моннан да четереклерәк сынауның булуы мөмкин түгел кебек. Шул юлда Шакир Гыйниятуллин белән бер отрядта сугышкан коммунист, отставкадагы подполковник Александр Кондратенконың истәлекләреннән бер генә эпизод белән танышыйк. « ..Тау-ташлар арасындагы ермаклар, текә сырт өстендәге сукмаклар буйлап алга барабыз. Сукмакка кергәндә ат өстеннән төшәбез. Кайчак ишәккә атланырга туры килә. Аның бит шул тар сукмагы да ишелергә генә тора. Бик эссе булганга, күбесенчә төнлә йөрибез. Иң кыены — су юклык. Отрядның йөгендә, шәхси кораллар белән су савытларыннан башка, бер нәрсә дә юк. Суны, ишәк сыртына салып, күн капчыклар белән 120—170 чакрым ераклыктан алып-алып киләләр Коелар очрый очравын, тик бандитлар аларны агулап киткән. Кайчак яшь солдатлар, сабырлыкларын җуеп, арыктагы суны эчә Анда исә күзгә күренми торган вак сөлекләр бар. Үңәчкә ябышып бүртәләр дә кешене үтергеч дәрәҗәдә газаплый башлыйлар. Бу юлда солдат аяклары кырылу гына түгел, хәтта атларның тоягы ашалып бетте. Юлның соңгы чакрымнарын үткәндә кайберәүләрне. носилкага салып, күтәреп барырга туры килде. Хәрби сизгерлек, һәр адымда сугышчан хәрәкәт башларга әзер тору — болары инде тулаем командирыбыз Шакир Гыйниятуллин җаваплылыгында иде...» Ул елларда Советлар Союзы Герое дигән исем бирү гамәлгә кертелмәгән әле. Аеруча батырлык күрсәткән кешеләргә шәхси хәрби корал, Реввоенсовет Грамотасы, кайчак хәтта кием-салым бүләк итәләр иде. Хәзерге Алтын Йолдызга тиң булырлык бүләк итеп Республиканың Кызыл Байрак ордены билгеләнде. Шакир Гыйниятуллинның күкрәген Бохара Халык Республикасы тәкъдиме белән бирелгән ике (!) Кызыл Байрак ордены бизи Ул чордагы орденнар Хәер, бу хакта мин хәрби хезмәтен утызынчы елларда башлаган һәм Төркстан хәрби округы гаскәрләренең командующие булган генерал-полковник С. Е Белоножко сүзләрен китерим: «...Мин бик яхшы хәтерлим,— дигән ул яшь солдатларга.— Ул чактагы орденга ия булган сугышчыларны халык ифрат зурлый иде Аларның абруе гаҗәп иде. «Орденлы» дигән билгеләмә үзе генә дә аның иясен кыю, тугрылыклы, халык һәм ил язмышы өчен җанын аямаучы икәнлеген күрсәтеп тора иде...» Шакир Гыйниятуллин Гражданнар сугышы белән Бөек Ватан сугышы арасындагы елларны хәрби осталыкка өйрәнү, уку өчен файдаланды Үзенә тапшырылган полкны, аннары бригаданы һәм, ахырдан, дивизияне хәрби маневрларда, кырда үткәрелә торган тактика дәресләрендә чыныктырды. Барыннан да күбрәк үзе өйрәнде ул. Сугыш юлында күргәннәрен теория белән ныгытырга кирәк иде аңа. Шуны аңлап, ул Фрунзе исемендәге Хәрби Академияне «бик яхшы»га тәмамлый. Аннан соң 1936 елда. Генштабның яңа гына ачылган Академиясенә, беренчеләрдән булып, тагын укырга керә. Әлеге Академия ачылганда. Шакир Гыйниятуллинга бригада командиры вазифасы йөкләтелгән була инде. Коралдашлары аңа шул эшендә тыныч кына хезмәт итәргә, яңадан укып азапланмаска киңәш итәләр Янәсе, армия сафында үсү, тагын да зуррак дәрәҗәгә ирешү җиңелрәк. Әмма Шакир Гыйниятуллин сугыш кануннарының иң тирәнгә яшерелгән серләрен белергә тели һәм тагын укырга тотына. Генштаб Академиясенең хәрби уеннарында, команда-штаб өйрәнүләрендә Шакир Гыйниятуллинның хәрби таланты бөтен тулылыгы белән ачыла. Утызынчы еллар азагында аны хәрбиләр даирәсендә. РККАның Генштабында гаять тәҗрибәле, киң эрудицияле, югары абруйлы җитәкче итеп таныйлар Аны Генштаб начальнигы, күренекле хәрби теоретик, совет полководецларының аксакалы маршал Б. М. Шапошников та югары бәяли Шакир Гыйниятуллинның Генштабтагы Оператив идарәдә эшли башлавы да Шапошниковның игъ- тибарлылыгына бәйле Шакир Гыйниятуллин бу үтә җаваплы посттагы эшләрен дә. кавалериядә гаҗәп оста җитәкчелек иткән кебек үк. элекке «үҗәтлеге» белән дәвам иттерә. 1940 елны Кызыл Армиядә беренче тапкыр «генерал» исеме кертелә. Беренче совет генералларының СССР Оборона Халык Комиссариаты һәм Генераль штабы җитәкчеләреннән бер төркем Кызыл Мәйданда. Сулдан беренче — генерал Гыйниятуллин Ш. Н.. икенче — генерал Карпоносов А. Г, уңнан беренче — генерал Шевченко Ф. И. уңнан өченче— генерал Тихомиров П. Г. исемлеге «Красная звезда» газетасының май-июнь ае саннарында чыга. Алар арасында Гыйниятуллин фамилиясе дә бар. Шунда ук генералның фотосурәте дә бирелгән. Генерал Гыйниятуллин Оператив идарәдә эшен дәвам иттерә. Ни соң ул Оператив идарә? Генштабны еш кына «армиянең мие» дип йөртәләр. Шул атама белән килешкән очракта Оперидарәне «Генштабның йөрәге» дип бәяләргә туры килә. Бөек Ватан сугышының бер генә операциясе дә Оператив идарә эшчәнлегеннән башка узмады. Сорауны тагын да куерта төшәргә мөмкин. Шакир Гыйниятуллин анда нишләгән соң? Бу сорауга төп-төгәл җавап бирү өчен мин СССР оборона министрлыгы Үзәк архивында сакланган характеристиканы китерәм. «Бөек Ватан сугышы чорында Ш. Н. Гыйниятуллин Генштабтагы Оператив идарәнең җаваплы җитәкчелек эшендә РККА Генеральный штабының һәм Верховный Башкомандование Ставкасының мөһим хәрби бурычларын үтәде, зур хәрби операцияләр оештыруда катнашты». Бу кыска бәяләмәнең һәр сүзе ни аңлатканны тою авыр түгел. Бу — адәм баласы чыдамаслык авыр хезмәт, йокысыз төннәр һәм, әлбәттә. Ватанның зур бүләкләре Дөрес, аның исеме Башкоман- дующийның рәхмәт сүзләре теркәлгән приказларга кертелми Шакир Гыйниятуллин Европаны фашизмнан азат иткән гаскәрләр башында да йөрми Мәскәүдәге күз камаш- тыргыч салютлар вакытында андыйларның исеме телгә алынмый. Әмма шуны белергә кирәк әгәр Генштабта тәүлекләр, айлар, еллар буе өзлексез эш кайнап тормаса.анда Шакир кебек укымышлы, сизгер фидакарьләр шөгыльләнмәсә. җиңү салютын күрү дә мөмкин булмас иде Геиштаб хезмәткәрләренең эшчәнлегенә караган күп кенә язуларга «аеруча яшерен» тамгасы сугылган. Шунлыктан Шакир Нигъмәтулловичның ниләр башкарганлыгын төгәл тасвирлау әлегә җиңелдән түгел. Сугышның беренче этабына караган документлар белән танышу бигрәк тә кыен. Безнең бу каһарман турында шуны гына әйтергә мөмкин Шакир Гыйниятуллин Генштаб Оператив идарәсендәге юнәлеш начальнигының урынбасары һәм аннары башлыгы булган, бераз вакыт бөтен идарәнең начальнигы вазифасын да үтәгән. 1942 ел башында ук ул. Генштаб хезмәткәрләре арасында беренчеләр- дән. хөкүмәт бүләгенә лаек табыла Аерым басым ясап әйтергә кирәк: ул елларда Генштабтагы командирларның бик азына гына эләгә андый бүләкләр. Шунлыктан 1941 елгы һөҗүмнәр өчен орден алу Шакир Нигьмәтулловичка бигрәк тә күңелле булгандыр. 1942 елның 26 маенда Кремльдәге б у шатлыклы вакыйгадан соң бүләкләнүчеләр фотога төшәләр. Шакир Гыйниятуллин Калинин белән бер рәткә баскан. Шунда ук Генштаб начальнигы А. М. Василевский. Генштабның хәрби комиссары Ф. Е. Бойков һ. б. Бу вакытта Гыйниятуллин Генеральный штабның икенче дәрәҗәдәге аеруча мөһим постында эшли Ул — Генштабтагы Оператив идарә начальнигы 1943—1946 елларда Генштаб начальнигы постында Армия генералы С. М. Штеменко торган Аның «сугыш елларындагы Генеральный штаб" исемле истәлекләр китабында мондый юллар бар «А. М Василевскийның Генштаб начальнигы постына күчерелүе (Б. М Шапошниковның каты авыруы сәбәпле — Автор) Оператив идарә эшендә күп катлаулылыклар китереп чыгарды Монда ярты ел эчендә биш-алты начальник алмашынды. Шул хәл аркасында эштә киеренкелек сизелә башлады. Төгәллек җитенкерәмәс булды Бер-ике ай эчендә генә бу җаваплы хезмәтне аңлап бетерерлек түгел, шунлыктан начальникларда үз-үзләренә ышаныч та була алмый Оператив идарә начальнигы, кирәге чыгуы ихтимал дип, үз янында төрле юнәлешләрнең начальникларын «бәйләп» тота, алардан әледән-әле белешмәләр сорый. Ставкага доклад белән кергәндә дә шул мәгълүматлардан гына файдалана. Мондый шартларда, үэеннән-үзе аңлашылса кирәк, Идарә ишек төбендә күп кеше җыела. Алар билгесезлектән. үзләрен ни көтүен белмәүдән җәфалана, кайберәүләре исә шунда да эшләп азаплана иде...» Шакир Гыйниятуллин Генштабның Оператив идарәсе начальнигы булып нибары ике аи эшләгән. Ике ай. Ник алай гына? Бу посттагыларны нигә бик еш алмаштырганнар? Бу сорауларга минем кадерле танышым Федор Иванович Шевченко бик нигезле җавап бирде: — Бу урындагы кешегә хәрби начальникка хас талант кына җитми иде. Шуңа өстәп, бик күп ярдәмчел сыйфатларга ия булуың да мөһим: азрак политик та, бераз дипломат та, зур начальникларга яраклаша белү осталыгы да — әле тагын әллә ниләр кирәк. Сугыш шартлары исә бу сыйфатларга булган бәяне бермә-бер арттырды. Хәзер Шакир Нигъмәтулловичны «Верховный» белән уртак тел таба алмауда гаепләп тә булмый. Аңа ошау өчен ни генә кирәкмәс, аларны кем исәпләп бетерсен?! Кайчак синең хәбәр итү темпы ошамый, кайчак — сөйләү тизлегең, тавышыңның яңгырашы. Нишләрең бар!? Вакыты нинди бит аның. Кырык икенче елның җәе Тоташ чигенүләрдә кемне генә гаепләргә белми аптырадылар Мәшһүр 227 нче приказ бирелгән көннәрне генә алыйк — «Бер адым да артка чикмәскә!» дигән приказ. 1942 елның июль азаклары иде. Верховный Башкомандующий Оператив идарәнең ул чактагы начальнигы П. Г Тихомировтан совет гаскәрләренең Харьков янындагы җиңелү сәбәпләрен аңлатуны сорый. И. В. Сталин үзе алдан ук әйтеп куя. бу бәрелешләрдә һәр төрдәге командованиелар зур-зур хаталар җибәрде һәм башкалар шул ялгышларны кабатлый бирделәр, ди. Тихомиров тирән анализлар белән директива проектын әзерли. Аңа С. М Штеменко да, башка күп офицерлар да булыша Фронт мәгълүматларыннан да. югалтуларыбыз турындагы хәбәрләрдән дә. төрле приказлардан да — һәммәсеннән файдаланалар. Кыскасы, саф-дөресен теркәп бирмәкче, хәлнең шәп-шәрә сурәтен тасеирламакчы булалар. — Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты дип уйлыйсыз?!— Ф И. Шевченконың йөзе караңгыланып китте.— Кудылар Тихомировны. Бөтенләйгә. Генштабта аңа урын калмады. Ленинград фронтына чыгып китте. Генштабтагы ифрат талантлы башка хезмәткәрләрнең дә күбесенә шундый ук кырыс язмыш эләкте С. М. Штеменко истәлекләрендә әйтелгәнчә, Сталин әледән-әле кабатлап торган: «Генштабта тупланган тәҗрибәне, әнә. фронтка барып тормышка ашырсыннар!»—дигән. Генерал А. Г Карпоносов, А. И. Антонов кебек бик талантлы начальниклар да шул ук язмышка дучар ителә. — Шакир белән дә шул ук хәл.— дип аңлатуын дәвам итте Федор Иванович.— Аның, Оператив идарә начальнигы буларак, һичнинди җитешсезлеге дә юк. Ниндидер җайсыз чакка туры килгән дә — вәссәлам Табигый сәләткә ия. ике хәрби академия тәмамлаган, өстәвенә. Шапошников кебек мәшһүр остаздан өйрәнгән генералның әлеге хезмәткә туры килмәслек кимчелеге була алмый!. Шулай да Шакир Гыйниятуллин Генштабның Оператив идарәсе начальнигы постыннан алынуын шактый авыр кичергән Әмма Башкомандующийның холкын тирәннән аңлаганга күрә, үпкәләвен һич тә сиздермәскә тырышкан Баштанаяк яңа эшенә чумган. Башкача була да алмый — сугышның кайнаган чагы. һәр хәрби эшлекленең бары тик аңа гына хас, яраткан бер хезмәте бар. Гыйниятуллинның шундый эше итеп Генштабтагы офицерлар корпусын җитәкләүне, махсус подразделение белән командалык итүне санарга кирәк. Бу оешманың ни икәнлеген белү өчен без кабат С М Штеменко китабын күздән кичерик Анда мондый юллар бар- « Генеральный штабтагы офицерлар корпусы дигән нәрсәгә дә тукталмыйча уза алмыйм.— дип яза ул.— Бу оешма 1941 елда төзелде Сугышның ифрат авыр барган беренче айларында Генштабка фронттан килгән хәбәрләр бик сыек иде Без кайчак, үз эшебезгә караганда, дошман хәлен төгәлрәк белә идек Мондый кимчелекне бераз шомартыр өчен операторлар үзләре фронтка очалар, кайберләре шул юлда һәлак та була иде Бу исә квалификацияле кадрларның азаюына китерә Шунлыктан. Генштабта фронт белән турыдан-туры элемтә тәэмин итүче аерым группа булдырыла. Ставка бу группаны Генштабның офицерлар корпусы дип атый. «Офицер» атамасы. Кызыл Армиядә беренче башлап, менә шунда телгә керә Корпус белән җитәкчелек генерал-майор Н. И Дубининга тапшырыла. Бераздан аны Оператив идарәнең ветераны генерал-майор Шакир Гыйниятуллин алмаштыра. Политбүлек эше буенча урынбасар игеп генерал-майор Ф Т Перегудов билгеләнә. Генштаб офицерлары башта, махсус бурыч алып китәләр дә, фронтта шуны үтәгәч, Мәскәүгә кайталар. Соңрак бу кайтып-китеп йөрүләр туктатыла, һәр фронтта, армиядә, ә кайбер юнәлешләрдә, хәтта корпус һәм дивизияләрдә дә Генштаб офицерлары даими тора башлый Алар гаскәрләрнең хәлен тикшерә, сугыш-көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин ителеш дәрәҗәләрен ачыклый һәм барысы турында да Генштабка җиткереп тора. Бу хәбәрнең төгәллеге нык таләп ителгән. Офицер бары тик үз күзе белән күргәнне генә Генштабка ирештерергә тиеш булган Аларның күбесе коточкыч бәрелешләргә дә дучар ителә һәм мондый очракларда бу офицерлар тиңдәшсез батырлык үрнәге күрсәткән. Фронттагы хәлләрдән чыгып, алар бик мөһим нәтиҗәләр ясыйлар. Генштабта зур мәсьәләләр күтәрәләр Бу корпус офицерлары Генштаб өчен яу кырында чыныккан кадрлар чыганагы булып та санала. Аларның күбесен, кирәк булган саен, аппаратка эшкә чакырып алалар 1943 елны офицерлар корпусының эшчәнлеге бераз кечерәя төшә. Бу чорга инде фронтларда тәҗрибә ныгый, эш билгеле ритмда бара башлый һәм әлеге офицерлар Оператив идарә составына кертелә. Чехословакия, Польша. Румыния милли армияләре формалашканда һәм сугышчан адымнарын башлап җибәргәндә дә Генштаб офицерлары билгеле бер роль уйныйлар. Кыскасы, бу офицерлар башкарган намуслы, зур хезмәт күптөрле дәлилләр белән раслана һәм менә шул бик кирәкле, үзе ифрат четерекле, үзе нечкә, үзе катлаулы һәм авыр эшнең башында, сугыш тәмамланганчы, Шакир Нигьмәтуллович тора. Бу фидакарьлеге өчен аңа Ленин ордены, өч Сугышчан Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм Монголиянең Котып Йолдызы ордены бирелә. Сугыштан соң Шакир Гыйниятуллинның сәламәтлеге кинәттән какшый башлый. Күрәсең, сугыш чоры киеренкелегеннән ябышып калган авырулар үзен сиздерергә тотына. Сталин кушуы буенча. Генштаб тәүлек буе эшли. Офицерларның эше иртәнге өч- тә-дүрттә генә бетә. Шул ук тәртип әле сугыштан соң да бик озак дгчам итә. Гыйниятул- линнан унөч (!) яшькә яшьрәк Штеменко да үзенең истәлекләрендә 5олай яза: «...Без иң соңгы көчебез беткәнче эшли идек. Чөнки, юк кына хата өчен дә, һичнинди шәфкать күрсәтелмәячәге көн кебек ачык иде. Мондый киеренкелеккә кайберәүләр чыдый алмады. Сугыштан соң күпләр, яшьләре тулмас борын, запаска китте.» Гыйниятуллин китми Ничек китәсең? Эш — муеннан: яу кырларын иңләгән армияләр өйгә кайта, аларны урнаштырырга кирәк! Сәламәтлек кенә һаман начарлана бара. Биш сугышта йокысыз үткәрелгән йөзләрчә төннәр, армия шартларында узган утыз еллык гомер— уенмыни?! 1946 елның 3 апрелендә Шакир Нигьмәтуллович Гыйниятуллин вафат була «Красная звезда» газетасына басылган матәм белдерүендә мондый юллар бар «. Без көчле рухлы, сугышчан генерал, нык холыклы большевик һәм шәфкатьле иптәшебез белән хушлашабыз. Ул үзенең якты гомерен бөтенләе белән Ватанга, Ленин партиясе эшенә багышлады . » Некрологка СССР Маршалы А. М. Василевский, армия генераллары А. И. Антонов, М В. Захаров, С. М. Штеменко һәм башка күренекле хәрби начальниклар кул куйган. Татар халкының гына түгел, бөтен илебезнең горурлыгы булырдай каһарманның якты истәлеге буыннан-буынга яңартылып торырга тиеш. Чөнки андый шәхесләрнең язмышы — безнең гомум тарихыбызның да. бүгенгебезнең дә. киләчәгебезнең дә аерылгысыз бер өлеше ул. Киев шәһәре.