ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕБЕЗНЕҢ ТИРӘН ТАМЫРЫ
Бүгенге тарихи яки тарихи-популяр әдәбиятта революциягәчә яшәп килгән татар милли мәктәбен сугышчан тәнкыйтьләү һәм рәхимсез камчылау күренешләре әледән-әле кабатланып тора. Мәсьәләнең аяныч ягы шунда ки. әлеге караш җаваплы урыннарда эшләгән кайбер абруйлы иптәшләрнең җирле һәм хәтта үзәк матбугатта басылган хезмәтләрендә, рәсми чыгыш һәм интервьюларында үткәрелеп килде һәм килә. Гүяки элеккеге мәктәп-мәдрәсәләр укучы яшьләрне рухи яктан гарипләүдән башка эш башкара алмаганнар Ул гына да түгел, кайбер рәсми чыгышларда эш революциягә кадәр татар халкының хәтта үз язуы, шулай булгач, әдәбияты, китаплары да булмаган дигән уйдырмаларга кадәр барып җитә Мисал өчен ТАСС хәбәрчесе А Дьяченконың «Комсомолец Татарии» (1972. 12 ноябрь) газетасында басылган бер мәкаләсеннән өзек китерик «Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр.— дип язды ул.— татар телендә китаплар басылмады». Ә бит 1913 елда гына да, китап белгече Ә. Г. Кәримуллин ачыклаганча. татар телендә тиражы 3 миллионга җиткән 539 китап басылганы билгеле Мәктәп-мәдрә- сә программалары, аларда уку-укытуның торышы, дәреслекләр, халыкның грамоталыгына бәя бирү мәсьәләсендә дә еш кына томаналык өстенлек ала. Мәсәлән. М. Ф. Вәлиев «Журналист» журналында (1970, 6 сан) басылган «Республика на Волге» дигән мәкаләсендә революциягә кадәр Казан губернасында халыкның 85 проценты укый-яза белмәгән, ә татар халкында грамотасызлар тагын да күбрәк булган, дип язып чыкты. 1986 елның 4 декабрендә «Вечерняя Казань» газетасына биргән интервьюсында ТАССР Мәгариф министрының элеккеге урынбасары Р А Галиәхмәтов, революциягә кадәр татар мәдрәсәләрендә диннән башка нәрсә укытылмаган һәм 1924 елга кадәр хәтта дәреслекләр дә булмаган дип күрсәтә. XIX йөз азакларына буржуаз милләт булып формалашып җиткән халыкны шундый надан, томана итеп күрсәтүне нәрсә белән аңлатырга? Ә бит атап кителгән мәкалә-интервьюлар рус телендә басылган, димәк, аларны илебездә генә түгел, чит илләрдә дә укыйлар һәм шул нигездә татар халкының культура дәрәҗәсе турында хөкем йөртәләр. Мондый нигилистик чыгышларның нигезендә халкыбызның культура тарихын белмәү, аның белән бөтенләй кызыксынмау ята. Самодержавие шартларындаа социаль һәм экономик эксплуатациядән тыш аяусыз милли-колониаль изелүгә дучар булган халык өчен шул чордагы мәгърифәтнең дәрәҗәсе дә казаныш. Бу фактны бер селтәнү белән инкарь итәргә маташу ким дигәндә тарихилык принцибына каршы килә, чынбарлыкны бозып күрсәтә. Татар халкының революциягә кадәр ким дигәндә мең еллык мәгариф тарихы бар. Ул бай тарих олуг әһәмияткә ия булып, зур күләмле фәнни хезмәтләрдә, монографияләрдә өйрәнелүгә, популяр әдәбиятта армый-талмый яктыртылуга мохтаҗ. Әмма, кызганычка каршы, бу өлкәдә бүгенгә кадәр сизелерлек уңышларыбыз юк. Бу мәкаләнең максаты татар мәгарифенең үсү шартларын күрсәтү, мәктәп-мәдрәсәләрдә кулланылышта йөргән дәреслекләргә кыскача күзәтү ясау һәм грамоталык мәсьәләсенә тукталу Үзара тыгыз бәйләнгән шушы өч моментны тиешенчә ачыкламый торып, татар халкының революциягә кадәрге мәгариф тарихын әтрафлы күзаллау мөмкин түгел. Билгеле булганча. XIX йөзнең соңгы чирегенә кадәр татар халкының милли уку йортлары күп кенә «тикшеренүчеләр» тарафыннан кара мөһер сугылган конфессиональ ягъни ' Та«ар әдабия-ь- тарихы. Алгы «омда 3 t Каэаи 1986. 23 6. Б дини мәдрәсәләр рәвешендә яшәп килә. Моның күп санлы сәбәпләренә тәфсилле тукталып тормыйча, берничә иң әһәмиятлесенә генә күз салыйк 1552 елда Иван Грозный тарафыннан Казан яуланып алынганнан соң, татарларда мөстәкыйль дәүләт югала, шуның нәтиҗәсендә һәм дөньяви, һәм рухани аристократия бик нык зәгыйфьләнә Патша самодержавиесенең милли-колониаль изүенә җавап реакциясе сыйфатында дини һәм милли хисләр бермә-бер көчәя Бу шартларда дин татар халкының милләт буларак югалуына каршы тора алырлык туплаучы, берләштерүче көч вазифасын үти. Тора-бара руханиларның яңа буыны калыплана һәм җәмгыятьтә аларның роле торган саен арта бара. Ислам, христиан диненнән аермалы буларак, «саф* дин генә булып калмый, бәлки шәригать формасында татар халкы өчен яшәү рәвешенә әверелә. Бик күп функцияләрне башкарган шәригать дөньявилык белән турыдан-туры бәйләнештә тора, Царизм татарларга дөньяви белем бирүгә теше-тырнагы белән каршы килә. Бер яктан, самодержавие татарларны фанатизмда, мәдрәсәләренең дини характерда гына булуында гаепли, икенче яктан, аларга дөньяви фәннәрне кертүне тыя. татар балаларын миссионер мәктәпләренә бирүне таләп итә. 1818-1880 елларда патша хөкүмәтенең төрле идарәләренә Европа тибындагы урта мәктәп ачу буенча ким дигәндә сигез радикаль проект тәкъдим ителә Алар арасында академик В. В. Радлов. мәшһүр галим, мәгърифәтчеләр Ш. Мәрҗани, X, Фәезханов һ. б була. Әмма царизм аларның барысын да кире кага. Мәсәлән, күренекле татар мәгърифәтчесе һәм фикер иясе Р Фәхретдинев урта мәктәп сыйфатында «мәгариф мәдрәсәсе ачу» фикерен алга сөрә. Аның проекты буенча, мәдрәсә ике бүлектән торып, берсендә «шәригать гыйлемнәре», икенчесендә «мәгыйшәт гыйлемнәре,,, ягъни арифметика, геометрия, география, алгебра, философия, химия, астрономия, медицина, ботаника, тарих, логика, механика, хокук гыйлеме (право) һ. б. укытылырга тиеш була. Ләкин галимнең шушы проектын тәкъдим иткән «Китабел интисар лилигътибар - (•Абруйчның тәэсире турында китап) хезмәтен басарга цензура рөхсәт итми. Эчке эшләр министрлыгы каршында 1910 һәм 1914 елларда үткәрелгән Махсус җыелышлар татар мәктәп һәм мәдрәсәләренең дөньяви фәннәрне һәм хәтта рус телен алып ташлауны куәтлиләр, уку процессында дини предметлар белән генә чикләнү турында күрсәтмә бирәләр? Шулай итеп, татарларда дөньяви мәктәп төзү эше үзе үк рәсми рәвештә кискен төстә гаепләнә. Бу карарлар нигезендә ачу турында махсус рөхсәте булмаган һәм 1870 елдан соң төзелгән барлык татар мәктәпләре дә ябылырга тиеш була, һәм бу эш актив төстә тормышка ашырыла. Хөкүмәт, карагруһ миссионер Н И. Ильминский сүзләре белән әйткәндә, русча белемгә һәм телгә ия булмаган фанатик, цивилизацияле татарга караганда яхшырак, дип санап килгән. Православие миссионерлары, патша властьларының линиясен хуплап, мәктәп реформасына. руслаштыру политикасын үткәрүдә өстәмә кыенлыклар туар дип. һәрвакыт аяк чалалар. Менә бу факторлар мәдрәсәләрдәге уку-укыту характерына (XIX йөзнең ахырлары- нача бигрәк тә) турыдан-туры йогынты ясый. Уку йортлары, нигездә, дини кануннар җирлегендә эшлиләр, һәм бу тарихи котылгысыз, закончалыклы күренеш. Милли татар мәктәбе, үз чорының җимеше буларак, үз дәверен сикереп үтә алмый. Мәдрәсәләр дини характерда булгач, алардан дөньяви мөгаллимнәр чыга алмавы һәркемгә аңлашылса кирәк. Дөньяви белем алган укытучылар булмагач, алардан дөньяви фәннәр укытуны көтеп булмавы бәхәссез. Шулай итеп, сәбәп нәтиҗәгә, нәтиҗә сәбәпкә бәйләнеп, мәктәп торгынлык боҗрасыннан чыга алмый. Болар барысы да шулай һәм ачык аңлашыла. Әмма шул ук вакытта түбәндәге фактларны кая куярга дигән сорау туа татарның мәшһүр мәгърифәтчеләре, үзләренең эшчән- лекләре, күп санлы хезмәтләре белән дөньявилыкны алга сөргән X. Фәезханов, Ш. Мәрҗани. Г Фәезханов. К Насыйри, Ш. Күлтәси, С. Күкләшев, М. Акмулла. Г Мәхмүдов. 3. Һади, Г, Ильяси, Р. Фәхретдинев. Ф. Карими һ. б. бик күпләр кадим, дини мәдрәсәдән чыкканнар бит! Дини мәдрәсәләрдә X. Ямашев, Г. Колахметов. Г Тукай. Г. Камал, М. Гафури, Ф Әмирхан, С. Рәмиев. Ш Камал, Г. Ибраһимов кебек татар пролетар һәм демократик культурасының күренекле вәкилләре үзләренең башлангыч белемнәрен алганнар Димәк, конфессиональ уку йортлары, үзләренең бөтен артталыкларына, җитешсезлекләренә. дин, схоластика белән сугарылган булуларына карамастан, үз шәкертләренә, объектив караганда, ниндидер белем биргәннәр, аларны фикри яктан үстергәннәр, яшәешкә турыдан-туры багланышлы иткәннәр. Әгәр шулай икән, конфессиональ уку йортлары турында сүз алып баргачда алардагы рациональ элементларга тарихилык принцибыннан чыгып бәя бирүнең әһәмияте тагын да арта һәм менә шушы тарихилык принцибыннан чыгып карамыйча, иске мәдрәсәләрне тоташ дин сөреме, схоластика, торгынлык карамагына гына калдырсак, мәгарифебез тарихына янә бер тапкыр пычрак аткан булыр идек. Билгеле булганча, татар культурасы күп гасырлар буена барысыннан да элек Шәрык мәдәниятенә йөз тоткан Бу — мәгърифәт өчен дә хас күренеш Көнчыгыш илләрендә реакцион дини идея фанатизм, схоластика чүбеннән тыш гасырлар буена төпле фикерләр яши. фәнни эзләнүләр алып барыла. Анда бөек акыл ияләре әл-Фәраби, әл-Бируни, Ибн-Сина, Ибн-Рөшд, Фирдәүси, Хәйам, Низами. Нәвои, Сәгъди, Фөэули һ. б. иҗат иткән Дини-орто- доксаль әсәрләрдән аермалы буларак, аларның хезмәтләре ахирәткә түгел, ә дөньяви проблемаларга багышланган Алардан рационализм, гаделлек, кешелек рухы бөркелгән Татар халкының иң алдынгы вәкилләре беренче чиратта Шәрыкның әнә шул фәнни, фәлсәфи һәм иҗтимагыйполитик фикерләренә теләктәшлек күрсәткәннәр. Мәгариф өлкәсендә зур эз калдырган укымышлыларның күбесе антик фәлсәфә, иҗтимагый һәм әдәби фикерне яхшы белгәннәр Аерым алганда, Ш Мәрҗани үзенең «Вафиятел-әсляф вә тәхиятел-әхляф| («Бабайларның үлеме һәм аларның киләчәк буыннарга васыяте») дигән хезмәтендә Аристотель, Платон. Пифагор, Анаксимен, Анаксагор, Эвклид, Фалес Сократ Һ 6 философларның әсәрләрен тикшерә һәм аларга үзенең бәясен бирә Әлбәттә, мәдрәсәдә укыту дәверендә дә ул бу гыйлем ияләренең хезмәтләре белән шәкертләрен таныштыра, укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә. Ш Мәрҗани астрономия, география һ 6. фәннәр белән тирән кызыксына, мәдрәсәсендә программада каралмаган математика дәресләре алып бара Ул татар педагогикасы тарихында беренче булып үз мәдрәсәсендә эчке тәртип кагыйдәләре кертә. Кадим мәдрәсә өчен бу бөтенләй яңа күренеш була. Гәрчә дини мәктәп-мәдрәсәләрдә тарих, география кебек дөньяви фәннәр махсус укытылмаса да, иң алдынгы хәлфәләр үз инициативалары белән бу предметлардан да дәрес биргәннәр Мәсәлән, XIX йөзнең 80 нче елларында Казанның «Касыймия» мәдрәсәсендә шәкертләрнең дәрестә астролябия, циркуль һ б геометрик прибор һәм җайланмалардан файдаланулары билгеле. Кадим мәдрәсәләрендә китап күчереп язу эше киң таралган булган. Мәсәлән, XVIII йөздә татар-башкорт крестьяннарының азатлык хәрәкәте башында торган Батырша укыган Ташкичү (Татарстанның хәзерге Арча районына керә) мәдрәсәсендә заманында бик күл оригиналь, шул исәптән тарих буенча, китаплар күчереп язылган Бу эш бик мактаулы, «саваплы» хезмәт дип хисапланган һәм күчереп язылган китаплар, буыннан-буынга ирешеп, мәдрәсәләрдә дәреслекләр вазифасын үтәгәннәр. Кадим мәдрәсәләрдә нинди китаплардан укыганнар соң? Әлбәттә, «Иман шарты» (әлифба белән), «һәфтияк». Коръән. «Гакаид», «Мәвакыйф», .Мәүләви Хәсән». «Хәмидулла», «Гыйльме хәл» һ. 6. дини әсәрләргә зур урын бирелгән. Әмма болариы күрсәтү белән генә чикләнү чынбарлыктан шактый гына читләшү булыр иде Иске татар мәдрәсәләрендә дәреслек рәвешендә кулланылып килгән иң популяр әсәрләрдән беренче чиратта мәшһүр болгар-татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын күрсәтергә кирәк. 1839-1917 еллар арасында поэма 70 тапкырдан артык басылып чыга. 1846 елда Казанда »Мәликә китабы» басылып чыга. Халыкта шулай ук популяр ярымфантастик сюжетка корылган бу әсәр, диниәхлакый формада булса да, тапкырлык, гыйлем, гаделлекне пропагандалаган сорау- җавап текстларын да үз эченә алган. Мәдрәсәләрдә киң-таралган уку китапларыннан Пир- гули (Мөхәммәт Пиргули, 1538-1578). Устуани (Мөхәммәт Устуани, 1607-1662), «Бәдәвам», «Рисаләи Газизә». «Фәзаил-әшшөһүр», «Фәүзен нәҗат», «Мөһиммәтел мөслимин». «Себател-гаҗизин», -Мөхәммәдия». «Гыйбрәтнамә», «Бакырган» һ. б. атарга кирәк. Аларның бик күбе, борынгы авторларның әсәрләре булып, гасырлар дәвамында кулъязма хәлендә йөргәннәр, ә XIX йөз оашыннан басма рәвештә таралганнар Мәсәлән, «Бәдәвам» Болгар дәүләте чорында ук нисбәт ителгән, авторы билгесез көйле әсәр. «Кыйссасел-әнбия» авторы Рабгузи XIII-XIV йөзләрдә яшәгән. «Мөхәммәдия»—төрек шагыйре Мөхәммәт Чәләби Язычы углы (1451-1453 еллар тирәсендә үлгән) тарафыннан төзел1о. х₽йле әсәр. «Алты бармак китабы»ның авторы Мөхәммәт Чокырзадә XVI гасырда (1601 елда үлгән) яшәгән. «Сөбател-гаҗизин»— XVII йөз терки шагыйре Аллаһияр (1624-1713) каләме белән язылган. Боларның күбесе маҗаралы сюжетка корылган һәм тарихи повестька тартым, ярым дини, ярым әхлакый эчтәлекле уку китаплары булганнар. Дөньявилыктан шактый ерак торсалар да алар шәкертләрнең зиһене артуга, фикере ачылуга ярдәм иткән. Чөнки Ә Г. Кәримуллин күрсәткәнчә, элек «нәби». «изге», «пәйгамбәр» геройлар рәтенә дин әһелләре генә түгел, күренекле тарихи шәхесләр дә кертелгән. Алар арасында галимнәр, полководецлар, әдипләр дә күп очрый (Аристотель, Ибн-Сина, Әбү-Харис, Александр Македонский, Гомәр Хәйам һ б.)! Шунысы да мәгълүм, XVI-XVII гасырның беренче яртысында рус мәктәпләре өчен бердәнбер уку китаплары булып «Часословец», «Псалтырь» кебек дини эчтәлекле әсәрләр хезмәт иткән Иске мәдрәсәнең «тетмәсен» тетәрдәй элек бу турыда да онытмау яхшы булыр иде. Кадим мәдрәсәләрдә дөреслек булып «Мохтасар» китабы киң кулланылышта йөргән. Карнмуллии Ә Китап деньасына саяхаг. Казан, t979 189 6 Ул тәһарәт намаз, ураза кебек дини ритуаллардан тыш никах, сату-алу. кәсеп иту. әйберләрне закладка салу буенча мәгълүматлар биргән, ягъни яшәешкә баглы проблемаларны чишәргә еирәткән Дини уку йортларында, әлбәттә, дүрт гамәл турында төшенчә биргән «хисап», ягъни арифметика укытылган Конфессиональ уку йортларында Болгар чорларыннан ук озак вакытлар математиканы алмаштырып килгән «Гыйльме фәраиз» («Бүлү») укытылган Ул мөселман юриспруденциясе составына кергән һәм беренчел математик мәгълүматлар бирүдән тыш шәригать нигезендә мөлкәт бүлү ысулларын бәян кылган. Шәкертләрнең фикри үсешенә э-әргән предметлар укыту кадим мәдрәсәләргә дә хас күренеш булган Мәсәлән, аларда схоластик характерда булса да. укучыларның сәләтле өлешенең зиһенен үстерергә ярдәм иткән мантыйк (логика) фәне укытылган һәм шул җирлектә моназара-диспутларга зур урын бирелгән Бу фән буенча «Селлам». «Хикмәтулла», «Шәмсия», «Тәһзиб», «Мирза», «Мулла җәлял» китаплары кулланылган Иске мәдрәсә программасында «Тәүзыйх» китабы, ягъни логиканың бер бүлеген укыту да киң таралган күренеш булган. Кайбер мәдрәсәләрдә борынгы грек философы Порфирииның логика буенча трактаты «Исагуҗи», ягъни «Аристотель категориясенә кереш» өйрәнелгән/ Иске татар мәдрәсәләрендә тагын »Мөлля Җами китаплары», ягъни фарсы һәм таҗик философы һәм язучысы Габдрахман Җаминың (1414-1492) гарәп теле грамматикасы, рифма һәм шигырь үлчәве (метрика), шигъри мөгаммәләр (ребуслар) төзү буенча кулланмалары укылган Соңрак чор әдәби ядкарьләрдән татар шагыйре Әхмәт Уразаев-Курмашиның (1883 елда үлгән) «Кыйссаи Бүз егет». «Таһир илә Зөһрә» поэмалары укылган Алда исемнәре атап кителгән борынгы авторларның фәнни-фәлсәфи карашларын бәян иткән кулъязма китаплар мәдрәсә китапханәләрендә электән үк күп булган. Кызыксынучан шәкертләр ул хезмәтләр белән мөстәкыйль рәвештә таныша алганнар һәм, инде алда әйтелгәнчә, күчереп язу белән шөгыльләнгәннәр Дини мәдрәсәләрнең чәчәк аткан чорында да шәкертләргә, алдынгы карашлы зыялыларга адресланган күп кенә дөньяви хезмәтләр дөнья күргән. Мәсәлән, 1842 елда М. Иванов татар теле грамматикасы һәм «Татар хрестоматиясе» исемендә җыентык төзи Анда татар халык иҗаты әсәрләре белән русчадан тәрҗемә ителгән 17 мәсәл (күбесенчә И А. Крыловныкы), берничә хикәя дә урын алган. Проза бүлеген патшалар, ханнар. Мисыр дәүләте. Нил елгасы турындагы хикәяләр алып тора. Китапның бер бүлеге поэзиягә багышланып, андагы әсәрләр арасында А. Нәвои классик поэзиянең аерым үрнәкләре урын алган. 1859 елда С. Күкләшевнең «Диване хикәяте татар» дип аталган хезмәте дөнья күрә. Хрестоматиянең кереш өлешендә автор татарларның тел культурасына бәя бирә һәм татар телен өч стильгә бүлә. Әсәрдә мәкальләр, әйтемнәр, рус һәм башка телләрдән тәрҗемә ителгән хикәя һәм новеллалар зур урын алган. Шушы типтагы хрестоматияләргә тагын Әхмәтҗан бине Мотах- харның 1840 елда басылган хезмәтен дә кертергә кирәк Аларның аеруча кыйммәтле ягы шунда, авторлар үз укучыларын алдынгы фикер ияләре, галим, философ әдипләрнең дөньяви әсәрләре белән таныштырганнар Кадим мәдрәсәләр дәверендә үк аеруча уңыш казанган хезмәтләрнең берсе — академик В В Радлов төзегән һәм 1872 елда Казанда басылып чыккан «Белек» китабы. Китап балалар өчен аңлаешлы, саф татар телендә язылган һәм дини эчтәлекле материаллардан бет аз» V- бет оы in •- 'ра. Х«-мәт ал. бүлектәг б»рэт' . күләмдә хайваннар, үсемлекләр дөньясы, табигать күренешләре, астрономия буенча мәгълүматлар бирә, балаларга әхлакый характердагы хикәяләр тәкъдим итә. мәшһүр шәхесләрдән Сократ. Демосфен, Александр Македонский белән таныштыра Бишенче бүлек тулаем Россия географиясенә, ә алтынчысы—Россия тарихына багышлана Ватан тарихы буенча материалларда шәкертләр Олег, Ольга. Мономах, Иван IV, Борис Годунов, Минин. Пожарский, Сусанин. Петр I. Екатерина II һ. б. тарихи шәхесләр, алар яшәгән, идарә иткән дәвер турында мәгълүмат хасил иткәннәр. Шул ук чорда (1873) К. Насыйриның математика фәне буенча «Хисаплык», соңрак (1895) геометрия буенча «Истыйляхате гыйльме һәндәсә.-се дөнья күрә Аннан да элегрәк (1860 һәм 1868) бөек мәгърифәтче табигать белеме буенча «Буш вакыт» исемле китабын бастырып чыгара Бу хезмәт балалар һәм башлангыч белем алучылар өчен табигать күре- нешләреннән кыскача мәгълүмат биргән Анда кешенең анатомиясе турында да сөйләнә. Насыйри үзе үлгәннән соң, 1909 елда, бу китапның әһәмиятен аңлап, аны балалар китапханәсе сериясендә биш кисәккә бүлеп бастырып чыгаралар Татарларда дини мәдрәсәләр хакимлек иткән чорда К Насыйри география фәннәре буенча «Истыйляхате җәгърәфия» (1890). «Ысуле җәгърәфияи кәбнр» (I. II һәм III кисәкләр, 1894-1899). ботаникадан «Гөлзар вә чәмәнзар. ягъни үләнлек һәм чәчәклек» (1894), физика, химия, механикага кагылышлы «Сәнаигы гольфания» (1890) исемле китапларын бастырып чыгара. - П Казаисиие тагарн Казань. 1910. 26 6 XIX йөз ахырыма кадәр мәктәп-мәдрәсәләрдә махсус рәвештә укытылмаган татар теле буенма К Насыйри шулай ук җитди хезмәтләр иҗат итә. 1860 елда аның «Кыскача татар нәхүебасылып чыга 1892 елда мәгърифәтче дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен күрсәткән 1 беренче кулланма «Кавагыйде китабәт», 1895 елда татар теленең фәнни грамматикасына нигез салган «Әнмүзәҗ», шул ук елны татар теленең аңлатмалы сүзлеге «Ләһҗөи татариины төзи Шул ук вакытта мәгърифәтче рус телен үзләштерү, рус китапларыннан файдалану өчен беренче чиратта кирәк булган дәреслекләр эшли. Аның «Нәмүнә яки әнмүзәҗ», ягъни рус теленең грамматикасы (1891), «Кыйраәте рус», ягъни «Русча уку» китабы 1899 елда дөнья күрә Рус теле буенча әлифба китаплары арасында иң күренекле урынны аның «Кавагыйд кыйраәт русия» («Русская азбука». 1889), ягъни рус теленең уку кагыйдәләре исемле китабы алып тора. Биредә мәгърифәтче Габдюш Ваһапов исемен дә читләтеп үтәргә ярамый. Әле 1851 елда ук аның руслар өчен татарча, татарлар өчен русча үзөирәткече дөнья күрә. Ул бик ешь хәтта Октябрьгәчә басылып килә 1882 елда гына да бу узөйрәткечнең сигезенче басмасы чыга. Шунысы игътибарга лаек, аңа «Татар җырлары» дигән бүлек кушымта итеп бирелә. 1862 елда Хөсәен Фәезхановның татар теле грамматикасы буенча бастырып чыгарган китабын телгә алмый китү дә гадел булмас иде. Без. билгеле, кадим мәдрәсәләрдә шәкертләрне нәкъ менә шушы дәреслекләр буенча гына укытканнар, дип катгый төстә расларга җыенмыйбыз. Әмма зыялылар, алдынгы карашлы мөгаллимнәр алардан файдаланганнар, шулар нигезендә программадан тыш дәресләр биргәннәр дип кистереп әйтә алабыз. Ш. Мәрҗани мисалы шул турыда сөйли. Хәзергечә әйтсәк, ул хезмәтләр класстан тыш уку өчен искиткеч мөһим әдәбият булып хезмәт иткәннәр. Кадим мәдрәсәләрдә киң планда гарәп һәм фарсы телләре дә укытылган. Аны яхшы үзләштергән шәкертләр Көнчыгыш әдәбияты, аның культура казанышлары белән турыдан- туры һәм мөстәкыйль рәвештә таныша алганнар. Безнең уебызча, кадим мәдрәсә шәкертләре, укуның схоластик системасына, дини характерына, практикага бәйләнеше түбән булуына карамастан, зиһен дәрәҗәсе һәм дөньяга караш җәһәтеннән башка милләтләрдән булган замандашларыннан калышмаган- нар Бу фикерне заманында Казан уку округының татар, башкорт һәм кыргыз мәктәпләре инспекторы булган В В Радлов сүзләре дә куәтли 1872 елда ул болай дип яза: «Шәкертләрнең фикри үсеше шактый зур һәм белемнәренең беръяклыгына карамастан, алар шәһәрдәге безнең приход мәктәпләре укучыларына караганда зиһен җәһәтеннән югарырак торалар» (’)’ Искәртик, сүз әлеге «яманаты чыккан» конфессиональ мәдрәсә турында бара Рәсми шәхес, олуг галим буларак кына түгел, намуслы, интеллигент кеше буларак та Радлов объективлыкны барыннан да өстен куя. һәм нигәдер мәгариф өлкәсендә буржуаз эшлеклегә хас объективлык хәзерге кайбер тикшеренүчеләргә еш кына җитеп бетми Әйе. кадим мәктәп нигездә дини җирлектә эшләп килгән, илаһи проблемалар баткагында кайнаган. Без моны инкарь итәргә дә. акларга да җыенмыйбыз, моңа ихтыяҗ да юк Ләкин шуны да истән чыгармаска кирәк революциягә кадәрге чорда Россиядә бер генә халыкта да дин укытылмаган яисә дин белән сугарылмаган уку йортлары булмый. Хәтта классик гимназия, институт, университетларда да «илаһи фән» предмет буларак керә һәм аның буенча имтиханнар кабул игелә. Мәсәлән. Казандагы хатын-кызлар Югары курсларында төп предметлар сыйфатында «Диннәр тарихы», Православное богословие». «Хрис-иаи чиркәве тарихы» укытыла.6 Ә рус башлангыч мәктәпләре- «министрлык», шәһәр, чиркәү- приход, грамота, «изге» Гурия туганлыгы мәктәпләре асылда дини нигездә эшлиләр. Татарларның кадим мәктәпләреннән рус шәһәр һәм чиркәү-приход мәктәпләре нәрсә белән аерылган соң’ Аерма шунда гына: беренчеләрендә укуның нигезен ислам, икенчелә- рендә христиан дине догматлары тәшкил иткән. 1884 елгы кагыйдәләр буенча, мәсәлән, приход мәктәпләренең максаты >халыкта иманны православие өйрәтүенчә ныгыту, христианлык әхлагын урнаштыру һәм белемнең башлангыч төшенчәләре белән таныштыру» була Аларның программаларында 1) «илаһи закон» (намазлар өйрәнү, «изге тарих» һәм гыйбадәтне аңлату, кыскача катехезис), 2) чиркәү җыры, 3) чиркәү һәм дөньяви басманы уку һәм язу. 4) арифметика буенча башлангыч мәгълүматлар бирү каралган. Епархия училищелары һәм духовная семинарияләрнең максаты дин әһелләре әзерләү була. XIX йөз азагында кадим мәктәп-мәдрәсәләргә яңа методлы, җәдит уку йортлары алмашка килә башлый. Татар буржуаз милләте калыплану, милли үзаңның үсүе, иҗтимагый ихтыяҗ, русЕвропа культурасына йөз тоту, мәгърифәтчеләр, алдынгы карашлы интеллигенциянең. шәкертләрнең дөньяви мәктәп өчен армый-талмый көрәшүе — җәдит уку йортлары килеп чыгуга зур этәргеч ясый Икенче яктан, дини мәктәп радикаль карашлы татар буржуазиясен дә канәгатьләндерә алмый. Капитализм үсеше чорында аңа дөньяви ’ ТАССР Ү»»« дау»»! яр>меы, 92 ф 1972 ел, 58 >ш. tS 6. ’ O’Mei о состоя»»» и деятельности Каииси»« внешня менсян» «урсо» та 1912/13 уч. год. Катен». 1913. 27-29 66 белемнең билгеле бер минимумына ия булган, эш белүче кадрлар кирәк була. Гомум- россия. ә аерым очракларда, чит ил базарларындагы конкуренция татар буржуазиясеннән югарырак культура дәрәҗәсен таләп иткән. Шушы шартларда XIX гасыр ахырында балаларны укытудагы схоластик тәртипләрдән ваз кичү, дөньяви белемгә омтылу процессы буларак, заманы өчен үтә прогрессив күренеш — яңа методлы мәктәпләр туа башлый. Әмма яңалык үзенә юлны искелек белән аяусыз көрәш процессында яра. Яңа методлы мәктәпнең принципиаль үзенчәлекләренә артык киң тукталып торма- стан, аның прогрессив аваз методы («ысуле саутия») һәм күп санлы дөньяви фәннәргә нигезләнүен әйтеп китәргә кирәк. Әлбәттә, башка халыкларның уку йортларындагы кебек үк, татарларның җәдит мәктәпләрендә дә дин, дингә кагылышлы фәннәр өйрәнүгә шактый урын бирелә Әмма дөньявилык торган саен алгы планга чыга бара Мәсәлән, XX гасыр башында Казанның мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә (биредә үз вакытында X. Яма- шев, Г Камал, Ф. Әмирхан, М Гафури. К. Тинчурин, 3 Бәшири. М Укмасый. Б Урманче, Н. Исәнбәт, С. Сәйдәшев, С. Габәши һ 6 укыган) арифметика, рус теле, рәсем, матур язу. табигать белеме, география, физика, геометрия. Россия тарихы, гомуми тарих төрки тарих, психология, этика, гигиена, логика, бухгалтерия, риторика, метрика, гарәп, фарсы телләре һ. б. дөньяви предметлар укытылган, гимнастика буенча дәресләр бирелгән Биредә гыйбрәтле бер хәл ачыклана: бүгенге мәктәпләребездәге реформа турында уйлаганда бу мәдрәсәләрнең педагогик тәҗрибәләренә дә игътибарыбызны юнәлтү кирәк түгелме икән! Мәдрәсәләрдә традицион фәннәр белән бергә логика, психология, философия, гигиена, этика, шигырь поэтикасы, экономикага бәйләнешле предметлар укыту, физик тәрбия, хезмәт күнекмәләре бирү һ. б. киң таралганлыгы ачыклана Бабаларыбызның рухи дөньясы һәм хезмәткә хөрмәте әнә нинди чыганакларга тоташа. Элекке рухи мирастан һәм педагогик тәҗрибәдән аерылмау кирәк дип санасак без бу байлыгыбызны үзебезнең хәзинәбез итәргә тиешбез! Вятка губернасы Сарапул өязендәге Буби мәдрәсәсендә (хәзер Әгерҗе районына керә) математика, физика, химия, гомуми тарих һ б. дөньяви фәннәрдән тыш француз теле. Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә немец теленнән дәресләр бирелә (■■Вакыт», 1906, 19 декабрь). Казан уку округы инспекторы Я. Д. Коблов боларны истә тотып 1916 елда менә нәрсә яза: «Бу фәннәрне өйрәнү аркасында, гомуми белем предметларын элементар формада бирүгә карамастан, укучыларның фикри үсеше шактый югары дәрәҗәгә җитә» Ә 1911 елда инглиз журналы The Moslem World яңа методлы татар мәдрәсәләренең уку программаларына анализ ясап, аларның классик гимназияләргә охшашлыгын һәм биредә латин, грек телләре урынына гарәп һәм фарсы телләренең укытылуын күрсәтеп китә.“ Шулай итеп, җәдит мәдрәсәләрнең шактыенда үз заманының барлык гомумбелем дисциплиналары да диярлек урын алган. Шунысы әһәмиятле, СССР Министрлар Советы һәм ВКП(б) ҮКның 1948 ел, 10 февраль Карары нигезендә Казандагы Мөхәммәдия» һәм «Касыймия», Уфадагы «Галия» һәм «Госмания . Иж-Бубидагы «Буби», Оренбургтагы «Хөсәения». Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәләрен тәмамлаучыларның хокуклары рәсми рәвештә педучилищелар биргән белемгә тиңләштерелә Ике гасыр чигендә мәктәп-мәдрәсәләргә дөньяви фәннәр буенча дәреслекләр, төрле кулланмалар куәтле ташкын булып килеп кергән. Аларның гомуми саны берничә йөзгә җиткән, әмма, кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр татар мәдрәсәләрендә дәреслек булып йөргән китапларга (әлифбаларны исәпкә алмаганда) бернинди фәнни анализ ясалмаган. 191 7 елда Казан цензура комитеты башлыча 1911-1913 елларда дөнья күргән һәм татар мәктәп-мәдрәсәләрендә кулланышта йөргән 394 дәреслеккә кыскача күзәтү ясаган. Шунысы игътибарга лаек, әлеге 394 китапның 120 се (30 процент тирәсе) дингә кагылышлы булса, калган 274 е дөньяви фәннәргә багышланган Яңа методлы мәктәп-мәдрәсәләрдә киң планда күп кенә тарихи предметлар укытылган. Алар арасында гомуми тарих (бу исәпкә ислам мәмләкәтләре, төрки халыклар тарихын да кертергә кирәк). Россия тарихы һәм Болгар. Казан дәүләтләре тарихына зур урын бирелгән. Беренче чиратта гомуми тарих дәреслекләренә күз салыйк. Бу җәһәттән Харис Фәйзи Чистапулиның 1903-1904 елларда дөнья күргән »Хөласаи тарих гомуми»се игътибарга лаек. Ул алты зур кисәктән торган. Шуларның 1-3 бүлекләре борын заман. 4.5 урта гасырлар тарихына, 6 — яңа тарихка багышланган. Заманында бик популяр һәм бай эчтәлекле бу дәреслек мәдрәсәләрдә куллану өчен 1907 елда Мөгаллимнәр җәмгыяте тарафыннан кабул ителгән. Бу тип дәреслекләрдән Морад Рәмзинең «Мохтасар тарих гомумиисен дә күрсәтергә кирәк. Ул да борынгы заман, урта гасыр һәм яңа чор тарихына багышланган. 1911 елда Фатих Кәриминең дә шул исемдәге дәреслеге дөнья күрә Гомуми тарих буенча тикшеренү буларак та. дәреслек-кулланма буларак та Гафур Колахметовның «Тарих сәхифәләре» дигән хезмәте бик әһәмиятле урын тоткан. Кешелек 7 Коблоо Я Д Конфессно-альные школы казанских •«•ар Казан» 1916 94 6 • Хан6»«о. Я И Педагогика дмадидизма — Ученые записки КГПИ Вы» '93 Казан.,. 1979, 6.' 6 җәмгыятенең үсеш закончалыгын татар телендә беренче мәртәбә марксистик позициядән торып аңлаткан бү китап өч аерым кисәктән тора -Тарихтан әүаәл адәм балалары- (1908). «Әүвәлге мәмләкәтләрнең урыннары һәм халык» (1909) һәм «Мисыр» (1909). Тел галиме И Абдуллинның мәгълүматларына караганда, борынгы дәүләтләрнең барлыкка килү һәм үсешен тарих законнарына таянып аңлаткан бу китапчыкларны Г Колахметов Ф Энгельсның «Гаилә, хосусый милек һәм дәүләтнең килеп чыгышы». Ч. Дарвин хезмәтләре. Г. Спенсерның ике томлык - Социология нигезләре-, француз географы Э. Реклюның күп томлы «Кеше һәм җир-, борынгы грек тарихчысы Геродотның -Тарих«ын өйрәнү нигезендә язган Беренче китапчык чыгу белән үк Ф Әмирхан «Әльислах» газетасында язган рецензиясендә аны барлык халыкка аңлаешлы һәм җиңел телдә язылган китап буларак мәдрәсәләрнең югары сыйныфлары өчен дәреслек итеп файдаланырга яраклы дип тәкъдим итә. (Әльислах 1909. 15 январь) 1909 елда Әхмәт Рәфикыйиың төрек телендә Истанбулда басылган «Бөек тарих гомуми» дигән әсәре дә уку китабы булып йөргән Ф Әмирханның бабасы Хөсәен бине Әмирханның 1884 елда Казанда чыккан -Шәҗәрәи галия фи бәян әл-әнсаб» («Нәсел-нәсәпләрне бәян иткән бөек шәҗәрә китабы») дигән хезмәтен дә гомуми тарих әсәренә кертү дөрес булыр Гомуми тарихи проблемалар Корбангали Халидовның «Китабе тарих җәридәи җәдидә» (1889). Хәбибелнәҗар бине Мөхәммәткафинең «Китабе мифтах (ачкыч) әт-тәварих. (1889), Й Акчураның «Голүм вә тарих» (1906) дигән хезмәтләрендә дә күтәрелгән. Гомуми тарих буенча язылган һәм мәктәп-мәдрәсәләрдә актив кулланышта йөргән хезмәтләрдә Сәмигулла Сибгатуллинның «Мәдхәл тарих ислам» (1897), Габдулла Садыйкыйның «Тарих әл-ислам» (1899), Госман Хисаметдинның -Тәварихел хәлифәи» (1903), Лотфи Галиминең «Пәйгамбәрләр тарихы һәм тарих ислам» (1908). Әсгать Мәхмүтнең «Тарих ислам» (1908), Шакир Сөләиманинең «Тарих ислам» (1908), X. Зәбиринең «Хөласаи тарих ислам- (1909). Госман Җәлилнең «Тарих ислам- (1912), Җирҗи Зәйданның -Ислам мәдәнияте тарихы- (1912- 1913, Закир Кадыйри тәрҗ.) һ 6 санарга кирәк. Болардан башка С. Камалның рөшди мәктәпләр өчен дәреслек буларак йөргән «Мөсәүвәр тарих ислам«ын, шулай ук Й, Хәлилинең «Ислам тарихы«н. Г. Ибраһимовның «Борынгы ислам»ын (1909) күрсәтергә мөмкин. Ф Кәриминең популяр «Мохтасар тарих ислам»ының 1917 елда бишенче басмасы дөнья күрә. Революциягә кадәрге мәктәп-мәдрәсәләрдә гомуми тарих буенча XIX гасыр ахыры — XX йөз башында язылган дәреслекләрнең шактый өлеше төрки кабиләләр тарихына багышланып, төрпе дәүләтләрнең яшәеше башлыча төрки халыкларга бәйләнеше ягыннан өйрәнелгән. Мондый хезмәтләрдән беренче чиратта Хәсәнгата әл-Габәшинең Казанда 1907 елда басылган «Мохтасар тарих кауме төрки Җөзьәе әүвәл-. ягъни «Төрки халыкларның кыскача тарихы Беренче кисәк»не күрсәтергә мөмкин. Шул ук авторның 1909 елда дөнья күргән 316 битле -Мөфассал тарих кауме төрки. ягъни «Төрки халыкларының тулы (тәфсилле) тарихы ■ проблеманы тагын да киңрәк күтәргән. Беренче мәртәбә 1824 елда дөнья күргән һәм соңыннан күп тапкырлар басылып килгән Әбу әл-Газинең -Шәҗәрәи төрки»се дә мәдрәсәләрдә киң кулланылышта йөргән. Болгар-татар тарихына багышланган китаплардан 1883 елда Казанда Хөсәен бине Әмирханның «Тәварихе Болгария»се дөнья күрә. Ул җирле чыганакларга киң таянган булуы белән әһәмиятле Татар халкы тарихын өйрәнү буенча иң кыйммәтле һәм фундаменталь китапларның берсе— Ш Мәрҗанинең «Мөстәфад әл-әхбар. - әсәре. Ул мәдрәсәләрдә дәреслек буларак киң кулланылган Хезмәтнең беренче кисәге 1897, икенчесе 1900 елда дөнья күрә. Ш. Мәрҗани беренче томда Русьнең борынгы Болгар, ә соңрак Казан халкы белән күптәнге экономик һәм культура элемтәләрен тасвирлый. Икенче том Казанның Россия составына керүеннән соң татар халкы тарихына багышлана Бөек мәгърифәтченең «Мокаддимәт китаби вафиятел-әсляф вә тәхиятел-әхляф» («Бабайларның үлеме һәм аларның киләчәк буыннарга васыяте китабына кереш»—1883) әсәре дә уңыш казанган. Мәдрәсәләрдә Морад Рәмзинең Оренбургта 1908 елда басылып чыккан ■ Тәлфик әләхбар вә тәлких әл-асар фи вәкаин Казан вә Болгар вә мөлек эт-татар», ягъни «Казан һәм Болгар тарихы, татар идарәчеләре турында җыйналма мәгълүматлар» дигән ике томлы хезмәте дә кулланылган. Яңа методлы мәдрәсәләрдә популяр тарих дәреслекләреннән Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыяте члены Г Әхмәров хезмәтләрен күрсәтергә кирәк Аның иң күренекле китаплары: «Болгар тарихы» Казанда 1909, «Казан тарихы»— 1910 елда басылып чыга Галим бу китапларында Болгар һәм Казан дәүләтләренең эзлеклелеген тасвирлый, казан татарларын Идел буе болгарларының турыдан-туры варислары итеп күрсәтә. Мәдрәсәләрдә кулланылышта йөргән тарих китапларыннан Ш. Хәмидуллинның «Голяма тарихы-н (Казан, 1907) күрсәтергә мөмкин Бу хезмәттә борынгы авторлар, соңгы дәвер татар галимнәре. Казан мәчетләре, алаодагы имам һәм муллалар. 1905-1907 ел peso- люциясе нәтиҗәсендә туган татар көндәлек матбугаты турында материаллар урын алган 1907 елда Казанда Г. Зәбиринең «Мәкятип ибтидаиә өчен кыскама тарих Болгар » 1913 елда Г. Батталның «Татар тарихы» дөнья күрә һәм уку китаплары булып хезмәт итә. Җирле тарих буенча кулланма буларак К. Биккуловның «Татар ханнары». (1911), һ. Атласиның Совет чорында да (1920) дөнья күргән «Казан канлыгы- (1914), «Сөембикә» (1914) һ б. китаплар да гамәлдә булган. Төрки-татар тарихына кагылышлы хезмәтләрдән Габделҗаббар Җиһаншаның «Тарих Әстерхан» (1907). һ. Атласиның «Себер тарихы«н (1911) атарга мөмкин. Россия тарихы буенча язылган һәм татар мәктәпләрендә дәреслек булып йөргән хезмәтләрдән беренче чиратта К. Насыйриның 1890 елда басылган «Зөбәдәт мин тәварихи әр-Руси», ягъни «Кыскача Россия тарихы»н күрсәтергә кирәк. Китап балаларга җиңел аңлаешлы телдә язылып. Россия тарихын IX йөздән башлап XIX гасырның азагына кадәр күзәтүгә багышланган. Ул Н. Г Устряловның «Русская история» дигән хезмәтеннән файдаланып язылган. Россия тарихына багышланган дәреслек авторлары арасында Нургали Надиев лаеклы урын тоткан. 1908 елда Казанда аның «Русия тарихы» исемле дәреслеге дөнья күрә. Бу дәреслек берничә мәртәбә басыла, беренче басмасыннан мәктәп программаларына кертелә. 1907 елда Казанда «А». 1908 елда «А. Г » инициаллары белән генә басылган авторның «Русия тарихы» исемле китабы дөнья күрә һәм мәктәп-мәдрәсәләрдә абруйлы дәреслеккулланма булып йөри. Шулай ук Ә Биктимеровның «Русия тарихы» (1914) да уңыш казана. Биредә Г. Авыргазинның «300 ел элек. Русия тарихынан бер нәбзә» (1913) дигән хезмәтен дә искә алу тиеш. Дөньяви фәннәр укыту процессында география дәреслекләре дә әһәмиятле роль уйнаган. Бу өлкәдә беренче җитди адымнарны инде әйтеп үтелгәнчә, К. Насыйри ясаган. Әмма бөек мәгърифәтчегә кадәр үк. 1886 елда Вәлиулла Әнвәров «Җәгърафияи математи- кый», 1887 елда Габделгалләм Фәезханов «Гомуми җәгьрәфия» исемле китаплар чыгаралар. Революциягә кадәр мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек сыйфатында йөргән география китапларының саны берничә дистәгә җитә Аларның авторларыннан Шиһабетдин Габделгазизов. Мөхәммәт Идрисов. М. Корбангалиев, Габдерәшит Фәхретдинев, Харис Фәйзи. М. Рафикый, Мөхәммәтвафа Надиев, Габдулла Фәйзи, Г. Җәгъфәров. Габдерахим әл-Хәнә- фи, Ф. Кәрими. һ. 6. күрсәтү тиеш География дәреслекләре төзү юлында иң зур хезмәт башкаручыларның берсе — Харис Фәйзи. 1907 елда аның өч аерым китап буларак «Мөсәү- вәр тәгълим җәгърафия»се басылып чыга. 1913 елда гына да 41 мең тираж белән география буенча җиде китап дөнья күрә. Мәктәп-мәдрәсәләрдә елдан-ел сыйфатлырак басылып килгән Россия, Европа. Азия. Африка. Америка, Австралия карталары киң кулланыла. Аларны әзерләп чыгаруга бигрәк тә Мөхәммәт Идрисов зур хезмәт куя. Мәктәп-мәдрәсәләрдә Мөхәммәт Әшрәфнең «Ибтидаиә атлас». «Мәктәп атласы», «Җәгърафия гомуми атласы», Мөхәммәт Җәләл, Ә. Хәлимнең «Җәеб(кесә) атласлары». М. Идрисовның Кыитгате хәмсә»се (җир шарының биш кисәге) һ. б. кулланылышта йөри XIX йөз ахыры — XX гасыр башларында мәктәп-мәдрәсәләрдә математика (арифметика, алгебра, геометрия) буенча берничә дистә исемдәге хезмәтләр кулланылышта йөри. 1891 елда Г. Галиевнең «Нәмунәи хисаб»ы басылып чыга. 1892 елда Салих Габидулланың «...Әл-хисаб»ы, 1894 елда билгесез авторның «Гыйлем хисап рисаләсе» дөнья күрә. 1903 елда Мөхәммәт Зиһниның «Мәсаил әл-хисаб». 1905 елда Касыйм Җамалетдинның шул ук исемдәге хезмәте дөнья күрә. Башлангыч мәктәп балалары өчен арифметикадан Мөхәммәт Идрисовның берничә дәреслеге дөнья күрә. 1907 елда ибтидаи беренче һәм икенче сыйныфлар өчен аның «Хисабе зиһни». өченче сыйныф өчен ике кисәктән торган «Хисап гамәле» дөнья күрә. Арифметикадан Верещагинның «Задачник по арифметике» китабы Г. Гыйсмәти, В. А. Евтушевскийның мәсьәләләр җыентыгы А. Гайнетдинов тәрҗемәсендә кулланыла. Болардан башка Шәрифулла Әхмәровның арифметика дәреслеге, Зыя Насыйриның «Хисап мөгаллиме», И. Хәлили, С. Габделбәдигыйларның мәсьәләләр җыентыклары абруй казана. Арифметика дәреслекләреннән тагын Вишневский (I, II. Ill бүлек. Ш. Мәхмүтов тәрҗемәсендә), Шапошников һәм Вальцев («Хисап мәсьәләләре»—Г Богданов тәрҗемәсендә), Н. Соколов һәм И Сахаров («Гавам мәктәпләре өчен яңа хисап мәсьәләләре — Н. Думавый төзегән), Н. Вәлишев белән Г Хәбировның «Хисаб»ын күрсәтергә мөмкин. Соңгы дәреслек 1910-1914 елларда гына да биш мәртәбә дөнья күрә һәм революциядән соң дә басыла. Математика буенча М. Корбангалиевның берничә кисәктән торган һәм күп мәртәбә басылган «Хисап мәсьәләләре». -Хисап мәсьәләләре һәм гадәде мисаллар»ы әһәмиятле дәреслекләрдән саналалар Геометрия буенча К Насыйриның алда атап кителгән «Истый- ляхате гыильме һәндәсәвсе. И Давыдовның «Мохтасар һәндәсә»се (Г. Мостафии тәрҗемәсендә). Г Гыйсмәтинең «Гамәли вә нәзари ысуле һәндәсә»се Мөхәммәт Рафикыйның «Нәзари вә гамәли һәндәсәисе һ б. китаплар кулланылган Алгебрадан Ильяс Таһирның «Гыильме җәбер»е уңыш казанган Табигать белеме буенча X. Корбангалиевнең "Хикмәте табигыя». Я. Аймановның «Табигать». И Хәмидинең -Гыйльме мәгъдан». астрономия буенча Ж Абызгильдинның «Гыйлем әлгалаик тарихчасы М. Бәхтиярның -Горрәи даими». Р. Ибраһимовның «Дәүри галәм-, ботаникадан Г Фәхретдиновның -Рәсемле гыйльме нәбатат-, И. Хәмидинең ■ Гыйльме нәбатэт В Тимофеевның «Үсемлекләр дөньясы. Бакча», зоология буенча К. СентЭйлерның -Мөкәммәл хәиванат атласы» (Г Нугайбәк тәрҗемәсе), И. Хәмидинең -Гыйльме хәйванат- «Рәсемле гыйльме хәйванат», химия буенча Г Шонасиның «Мохтасар кимия», физика буенча Г Гыйсмәтинең «Гыйльме әшья яки тарих табигый». X. Зәбиринең Әшья дәресләре», М. У. Усковның «Гыйльме әшья- X Фәйзи тәрҗемәсендә «Гыйльме әшья », анатомия һәм гигиена буенча И Хәмидинең -Гыйльме тәшрихтән». Д. Габидуллин- ның -Хифзы сыйххәт», Ш Камалның «Хифзы сыйххәт дәресләре» (Г Дәмини тәрҗемәсе), X. Гайнелгыйбадның «Шәгъбәи тыйб китабы» педагогика буенча Ә Мостафин тәрҗемәсендә X. Тәүфыйкның «Педагогияи гыильмия метрика буенча Габдулла әл-Җәлдариның ■ Гыйльме гаруз нәмунәсе- логика буенча Габдулла әл-Мәхдүминең «Логия яхуд мантыйк фәне» К. Насыириның -Әхлак рисаләсе- (1881), И. Сәйманиның «Нәмунәт әл-әхлак» (1902), Садыйковның «Нәмунәи әхлак- Р Фәхретдиневнең «Әдәбе тәгьлим». Ш. Хәмидинең «Тәһзиб әләхлак>- К. Биккулов һәм Г. Гыйсмәтинең «Әхлак». X. Зәбиринең «Әхлак дәресләре» һ б бик күп исемдәге дәреслекләр мәктәп-мәдрәсәләрдә кулланма булып йөриләр. Укыту, тәрбия эше буенча методик кулланма буларак Г Шонасиның «Фән тәдрис. Ысу- ле тәгъдим вә тәрбиядән» дигән хезмәте уңыш казана Яңа методлы мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту өчен рус теле буенча берничә дистә әлиф- бадәреслекләр дөнья күрә. Бу өлкәдә Г Ваһапов һәм К. Насыйриның бәрәкәтле эшчән- леген һ Максуди Ш Хәмиди Ш Рәхмәтуллин М -С. Иманкулов, С. Максуди һ. б уңышлы дәвам итә. 1901 елда Мөхәммәтйосыф Казаковның «Мөгаллимел рус» дигән хезмәте дөнья күрә. 1911 елда һ Максудиның «Русыстан Русча дөрүс шифаһия (телдән дәресләр)» исемле хезмәте басылып чыга. Бу чорларда бигрәк тә И Казаковның «Рус мәктәбе», «Рус мәктәбе ачкычы» уңыш казана Шул ук авторның рәсемле «Русская азбука»сы әлифба гына түгел, уку китабы булып та хезмәт итә С Максудиның «Тәрҗеман руси», һ. Максудиның «Мөгаллим әүвәле». Ш Хәмидинең «Рус теле» һ. б популяр дәреслекләр булган И П. исемле авторның «Минем Тәрҗеманым» дигән хезмәте хәтта «рус һәм француз телләреннән мәгълүмат кәсеп итүне теләгән кешеләр өчен эшләнмеш» дәреслек була. 1910 елда билгесез авторның I һәм II кисәкләрдән торган «Русча дөрест язу кагыйдәләре» дөнья күрә. Русларга — татар, татарларга — рус теле өйрәтү өчен чыгарылган «Үз үзеннән өйрәткеч- ләр»нең саны да ишәя бара Әле 1887 елда ук Казанда «Яңа язылган үз-үзеңне өйрәткеч, татарларга урысча, урысларга татарча сөйләшергә һәм укырга» дигән китап басыла. Ш Рәхмәтуллинның мондый хезмәте исә Кәримовлар тарафыннан дистәгә якын мәртәбә басыла Кайвакытта аның тиражы 10 меңгә җитә М -С. Иманкуловның «Русча-төркичә-фар- сыча үзеүзеннән өйрәткече» дә бишәр мең тираж белән таралып, рус телен өйрәнүгә үзеннән өлеш кертә Октябрьгәчә чыккан ана теле (без әлифбаларга кагылмыйбыз) дәреслекләре шул кадәр куп ки. аларны санап кына китү дә бер мәкаләлек урын алыр иде Татар теленең фонетика, морфология, синтаксисы буенча инде алда атап кителгән К Насыйридан башка Камил Бәширов Зөфәр Касыйми, Мөхәммәткәрим Дибердеев, Давыт Гобәйди. Касыйм Биккулов, Г Рамазанов. Зыя Насыири, Шәмси Вәлиев, Н Думави. Габделкотдус Фәхри, Г Алпаров, Г Нугайбәк, Әхмәтҗан Мөхәммәтрәхимов. Бәдретдин Парави. Габбас Сәйфуллин. Шакир- җан Ибраһимов. Шәехгаттар Иманаев С. Жантурин һ б. бик күпләр дәреслекләр иҗат Әле 1809 елда ук И. Хәлфинның Шаһиншаһның Казан гимназиясендә лисан төрки вә хатт гарәби үгрәтелә торган әлифба илә кечкечә нәхү (синтаксис) вә сарыфыдыр (морфология)» дөнья күрә һәм 1812 елда кабат басыла. Китап рус мәктәпләрендә татар теле өйрәнү өчен чыгарылган булса да, аның практик кулланылышы киңрәк булуында шикләнмәскә мөмкин 1887 елда Габделгалләм Фәезхановның «Татар телегә кыскача гыйльми сарыф» дигән хезмәте басылып чыга. 1892 елда Г Фәйзинең «Кавагыйд төркия«се дөнья күрә. 3 Ишмөхәммәдевнең 1893 елда басылган -Берьюлы уку-язу*вамында башы мохтаҗлыктан чыкмаган халык акчасына яшәп килгән. Мәхәллә халкының кызганыч тиеннәренә тотылуына карамастан, хәтта һәрбер кечкенә авылда да мәктәп яшәп килә. Берничә документка мөрәҗәгать итик Казан земствосының «Народное образование в Казанской губернии» (1905) дигән рәсми басмасында мондый юллар бар «Татар мәктәпләре бөтенләй диярлек халык акчасына тотыла һәм аларның барлыкка килүе дә бөтенләе белән халыкның үз инициативасы белән бәйләнгән» Инде рус телендәге «Казанская газета»га (24 июль 1905) күз салыйк «Казан губернасы халкының яртысын диярлек мөселманнар тәшкил итә. Халыкның бу өлеше салымнар авырлыгын рус һәм башка милләтләр белән тигез күтәрә, әмма земство мөселман халкын агарту юлында бернәрсә дә диярлек эшләмәде». Петербургта татарча чыккан «Дума» газетасы (1907, 8 май) болай дип язган «Татарларның уку вә прогресслары өчен Русия хөкүмәте миссионер мәктәпләрне санамаганда, бер тиен көмеш акча тотканы юктыр» Әмма шунысы белән чын мәгънәсендә горурланырга мөмкин самодержавиенең үтә реакцион политикасына, мәгариф эшенең гаять зур тоткарлыкларга юлыгуына карамастан, татар халкы революциягә кадәр Россиядәге иң грамоталы халыкларның берсе булган. Объективлык максатыннан чыгып биредә беренче чиратта рус рәсми әһелләре һәм зыялыларының фикерләренә урын бирик. А. Сперанский, П Знаменский, Я Коблов. М. Машанов һ. б күп рус галимнәре татарларның укый-яза белү җәһәтеннән бик югары торуын кат-кат күрсәтәләр. XVIII-XIX йөзләргә тукталмыйча, бу очракта XX гасыр башындагы кайбер мәгълүматларга игътибар итик. Казан губернаторы Хомутов (1905)- «Татарлар үзләренчә барысь да диярлек мәгърифәтле».10 Духовная академия профессоры М Машанов (1910): «Россиядәге татарлар, аерым очраклармы исәпкә алмаганда барысы да диярлек укый-яза беләләр» " Алда атап кителгән «Народное образование. » китабында (19 б) «Грамота тарату буенча татар халкы бик алга киткән Безнең рустагы грамоталылык күпчелек очракта татарларныкыннан югары түгел ә еш кына түбән дә» А Сперанский (1914) «Татарлар арасында грамоталык русларныкына караганда югарырак Казан татарлары белемне яраталар һәм хөрмәт итәләр Укый һәм яза белмәгән татар кешесенә якташлары түбәнсетеп карыйлар һәм ул, гражданин буларак, ихтирам ителми. Татарларның хатын-кызлары да белемсез калмый һәм алар арасында тиешле рәвештә укый-яза белмәгәннәре аз табылыр» ■ П. Знаменский (1910): «Татарлар арасында укый-яза белү, хатын-кызларны да исәпкә альт, киң таралган күренеш... Үзләренең күп санлы мәктәпләре һәм матбугатлары аркасында хәзерге көндә татар халкы бөтенләй грамоталы диярлек Китапка күнегүе аркасында татар кешесе рус грамотасына да җиңел генә өйрәнә, полкларда күзәтелгәнчә: татар солдатлары русларга караганда уку-язуны тизрәк үзләштерәләр Шунысы кызык, университет типографиясендә татарлар һәрвакыт университет һәм духовная академиянең фәнни журналлары өчен иң яхшы работниклардан саналдылар» ' Я Коблов (1916) «Россиядә Казан татарлары арасындагы кебек грамоталык киң таралган бүтән халыкны күрсәтүе кыен. Укый-яза белмәгән татар кешесен бик сирәк очратырга мөмкин, һәм бу хәл һәрбер мөселманның укый- язарга өйрәнүнең тулы мөмкинлегенә ия булуыннан килә, чөнки һәрбер авылда, ул нинди генә ярлы һәм кечкенә булмасын, мәктәп бар» ’ Безнең бу раслауларга ышанмаска нигезебез юк. Ә бит мондый фактларны тагын берничә дистә китерергә мөмкин. Сүз уңаенда күп кенә хезмәтләрдә теркәлгән һәм елдан-ел бер басмадан икенчесенә күчеп килгән бер ялгыш факт турында әйтеп китик Аларда: революциягә кадәр Казан губернасы грамоталык ягыннан караганда Европа Россиянең 50 губернасы арасында 44 нче урында торган дип күрсәтелә һәм шуның аркасында татарларда грамоталык дәрәҗәсе үтә түбән булган дигән фикер үткәрелә. Беренчедән, сүз солдатка каралу яшендәге егетләр турында гына бара Икенчедән. Казан губернасы халкы татарлардан (31.7 %) гына тормаган. Өченчедән, бу мәгълүматлар 1898 елда Ярославльдә үткәрелгән күргәзмә материаллары нигезендә генә китерелгән, ә аларның тулы булмавы рәсми басмада икърар ителгән.'5 Дүртенчедән, биредә сүз Казан губернасында яшәгән татарлар турында гына бара, ягъни башка халыклар турындагы саннар ил күләмендә китерелгәндә, татар халкы турындагы мәгълүмат Казан губернасы буенча гына китерелә. Ә алар Россиядә яшәүче татарларның 40 процентын гына тәшкил иткәннәр. Шул ук вакытта Казан губерна идарәсе 1915 елда чыгарган «Великая Отечественная война. Казанская губерния» (28 б.) дигән китапта татарлар арасындагы грамоталык 80 процентка җитә, дип күрсәтелә. СССРда 1926 елгы халык саны алу материаллары татарларның бөтен союз күләмендә укыйяза белү дәрәҗәсе буенча беренче урында торганлыкларын күрсәтә. Әлбәттә, революциягә кадәр надан булган халыкның 7-8 ел эчендә андый югарылыкка күтәрелүе бик шикле. Грамоталык дәрәҗәсен күтәрүдә, башка факторлар белән беррәттән, әлбәттә, ана телендә кулланылышта йөргән йөзләрчә дәреслекләрнең роле зур булган Йомгак ясап шуны әйтергә кирәк Культура мирасыбызны хурлау, чыбыркылау, мескенләнү өлкәсендә без инде, мөгаен, башка халыкларны шактый артта калдырганбыздыр. Кайчагында бу үз-үзеңне кыйнау революциягәчә булган культура (без монда мәгариф өлкәсенә генә кагылдык) казанышларын санга сукмау, танымау күренешен ала. Болар һәммәсе — 20-30 нчы еллардан килә торган вульгар социологизмның аяныч җимешләре яисә аның тотрыклы калдыклары. Күптән түгел генә СССР язучылар идарәсенең Пленумында ясаган чыгышында Чыңгыз Айтматов милли нигилизмга бирелеп, милли культураларның әһәмиятен киметергә тырышуны. шәһәр мәктәпләре һәм балалар бакчалары ачуга төрлечә аяк чалуларны хаклы рәвештә гаепләп чыкты һәм гомуми аралашу теле белән беррәттән, диде ул. һәр регионда халыкның милли теле үзенең тарихи барлыгын һәм эшчәнлеген дәвам итәргә, дәвер кояшы астында чәчәк атарга, үзен тулы хокуклы итеп сизәргә, үзенә йөкләнгән төрле функцияләрне башкарырга тиеш Аяныч ки, без инде «Кем идек, һәм кем булдык» тезисын декларатив рәвештә кабул итеп, культура һәм, беренче чиратта мәгариф казанышларына балта чабудан да тартынмыйбыз. Әгәр революциягәчә ана телендә укый-яза (һәм сөйләшә!!) белүчеләрнең процентын бүгенге күрсәткечләр белән янәшә куеп карасак, артык мөкиббән китәрлек нәтиҗәләр чыгарырга ашыкмас идек. Әйтергә кирәк, татар халкының революциягәчә культура уңышларын (ә алар турында китаплар язасы бар) болай бәяләү изге максаттан эшләнә килде- Бөек Октябрь социалистик революциясенең әһәмиятен тагын да калкурак, масштаблырак итеп күрсәтү кирәк иде. Әлбәттә. Бөек Октябрь барлык халыклар, шул исәптән татарлар өчен дә яңа эра ачты. Татар халкы яшәешнең барлык сфераларында зур уңышларга иреште, аның культура офыклары киңәйде. Ләкин материалистик фән һәрбер иҗтимагый күренешкә диалектик бөтенлек итеп карауны һәм бәя бирүне таләп игә. Бер хакыйтьне икенчесенә каршы кую шул принципка каршы килә Тарихны дөрес яктырту, андагы ак тапларны бетерү бүгенге үзгәртеп коруның мөһим бурычлары рәтендә тора Шуңа бүген бу проблемалар аеруча актуаль төс ала.