ВӘИСЕВЧЕЛӘР ТАРИХЫННАН
атар халкы тарихында XIX гасыр урталары һәм бигрәк тә аның икенче яртысы буржуаз мәнәсәбәтләр формалашу дәвере буларак аерылып тора. Социаль-экономик үсештә феодаль менәсәбәтләр, әле сизелерлек булсалар да. инде хакимлек итмиләр. XVIII гасырнын икенче яртысында ук барлыкка килгән татар мануфактуралары (комач, күн. сабын) XIX йездә капиталистик предприятиеләр төзүгә, татар акционер җәмгыятьләре оешуга китерде. Татар җәмгыятенең сыйныфларга бүленеше көчәйде: буржуазия һәм эшчеләр сыйныфы формалаша башлады. Алар, халыкның күпчелеген тәшкил итмәсәләр дә. экономик аралашуда зур урын алып тордылар. Авыл халкы да. феодализм калдыкларының көчлелегенә карамастан. әнә шул буржуаз мөнәсәбәтләр тәэсиренә тартылдылар. Бу күренешләр татар буржуаз милләте оешу процессының төп күрсәткечләре иде. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм культура өлкәсендә дә күп кенә яңалыклар барлыкка килде. Татарларда борыннан яшәп килгән дини мәктәп-мәдрәсәләр торган саен эчтәлекләре белән дөньявилыкка йөз тотты, тормыш шартларына яраклаша башлады. Кайбер мөдәррисләр хәлләреннән килгәнчә, тормышта кирәк булган фәннәр укытуны көн тәртибенә куйдылар. Татарларда грамоталылык дәрәҗәсе тирә-яктагы башка халыклар белән чагыштыргысыз дәрәҗәдә үсә. Ахыр чиктә иске укыту ысулын ташлап, мәктәп-мәдрәсәләрдә яңа ме!од (җәдитчә) белән укытуга, фәнни белемнәр бирүгә күчү башланды. Гомуми культура үсешенең чагылышы буларак. XIX гасыр башында иҗтимагый фикер өлкәсендә мәгърифәтчелек юнәлеше туа һәм гасыр урталарына зур бер агым булып үсә. Ул вакытта татарлар арасында галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар, китап бастыручылар һәм басучылар, дәреслек төзүчеләр, университет студентлары, врачлар, укытучылар, төрле һөнәр осталары шактый иде инде. Димәк, социаль-экономик һәм иҗтимагый-культура өлкәләрендә без халкыбызны, кайбер «фәнни» хезмәтләрдә күрсәтелгәнчә, артта калган, надан, алга баруга өметен өзеп яшәгән, дип кенә характерлый алмыйбыз. Әлбәттә, мондый фикерләр өчен берникадәр җирлек тә булган. Бу бигрәк тә идеология өлкәсендә ачык сизелә. Электән калган кадим мәдрәсәләрдә йә булмаса Бохарада укып кайтып мулла, ишан булган кешеләр шактый җирләрдә укыту-тәрбня эшләрен үз кулларында тотканнар. Аларның бөтен өйрәтүләре «бернинди яңа нәрсә эшләп булмый, барысы да язмышта алла тарафынан алдан билгеләп куелганча булырга тиеш» дигән принципка корылган. Бер нәрсә эшләп булмый, димәк, сыйнфый изүгә каршы көрәшеп тә булмый, алар гавәмне феодаль тәртипләргә буйсындырып. фикри караңгылыкта тотарга тырышканнар. Күп кенә муллаишаннар шул нигездә байлык туплап изүче хаким сыйныфның бер өлешен тәшкил иткәннәр. Дәүләт крестьяннары булып саналган татар авыл халкы җилкәсенә буржуазиянең дә файда сын яклаучы феодаль дәүләт изүе, җирле властьларның, һәр төрле чиновникларның җәберләүләре, милли изү (мыскыл итү. миссионерларның төрле ята ягулары, чукындырулар. халыкка чит гадәтләр кертергә тырышулар) бик авыр йөк булып төшкән. Шунлыктан крестьяннар төрле юллар белән һәм ничек булдыра алсалар шулай изүчеләргә каршы сыйнфый һәм милли азатлык өчен көрәш алып барганнар. Крестьяннар әле ул вакытта милли дәүләт төзү, мөстәкыйльлек идеясен тудыра алмаган. Ләкин әнә шул төрле изелүдән котылу юлларын эзләгәннәр һәм аңа каршы көрәшнең төрле формаларын кулланганнар. Болар рәтеннән гариза һәм шикаятьнамәләр язуны, лашманчыларның һаман саен эш ташлауларын, уделга, ягъни патша гаилә се файдасын карауга беркетелгән татар крестьяннары хәрәкәтләрен, Кырым сугышы вакытында һәм аннан соң хөкүмәткә каршы күтәрелешләрне, авыллары белән элек чукындырылган меңәрләгән татарларның яңадан ислам диненә кайтуларын, аның өчен Себергә куылуга каршы баш күтәрүләрне, һәм, ниһаять, Россиядә икенче революцион ситуациянең бер күренеше булган 1878-1879 еллардагы татар крестьяннары восстание ләрен күрсәтергә мөмкин. Кыскасы, бу дәвердә крестьяннарның көрәш идеологиясе ислам дине өйрәтүләреннән,буржуаз һәм феодаль фикерләү кысаларыннан инде читкә чыккан, алар социаль-нҗтимагый тормышта пассив булып, баш иеп тормаганнар, ә бәлки актив көч булып хәрәкәт иткәннәр. 1755 елгы крестьяннар хәрәкәте җитәкчесе Батыршадан һәм Е. И. Пугачев җитәк челегендәге крестьяннар сугышыннан алып XX йөз башларына кадәр сыйнфый һәм милли көрәш мәйданына чыккан күп төрле иҗтимагый хәрәкәтләрнең берсе булып вәнсевчеләр хәрәкәте тора. Ул тарихыбызның үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә. Вәисевчеләр хәрәкәтен башлап җибәрүче Баһаветдин Хәмзә улы Вәисев 1819 елда (улы Гайнан 1804 елда туган дип күрсәтә) Татарстанның хәзергә Зеленодольск районы Мулла иле авылында крестьян гаиләсендә туа. Яшьлеген үз авылындагы мәктәп- мәдрәсәләрдә укып уздыра һәм 22 яшендә хәзерге Ульяновск өлкәсендәге Иске Колат- кы авылы мәдрәсәсенә барып Җәгъфәр ишан Салиховта укыйX. Җәгъфәр Салихов үзе егерме ел буе Урта Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре мәк тәпләрендә укып, зур белем алган, үзенчә яңа карашлы кеше була. Ул буржуаз мөнәсәбәтләр үсүе нәтиҗәсендә кешеләрнең әхлагы бозылуын каты тәнкыйть итә. Сәүдәгәрлек алдашуга китерә, предприятиеләрдә эшчеләр изелә, тупаслана, тәртипсезлек- ләр күбәя — боларга каршы көрәшергә кирәк, ди. «Үзебезнең Россия патшасының тугрылыклы, игелекле һәм гадел булуын телик, шулай булганда башка чит илләргә мөрәҗәгать итү кирәк булмас», — ди. Ул. мәдрәсәсендә иске схоластик укыту белән чикләнмичә, тормышта кирәк белемнәр бирүне алга куйган мөдәррисләрнең берсе булган. Баһаветдин, остазы үлгәч, аңардан алган фикерләрне тагын да үстереп, 1862 елда үз тәгълиматын тарата башлый. Бу тәгълиматның төп өлеше түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1. Ислам дине муллалар, ишаннар, Диния нәзарәте, мөфтиләр тарафыннан бозы лып беткән. Диннең сафлыгын, башлангыч һәм беренчел кагыйдәләрне. Коръәннең сафлыгын саклау өчен юлдан язган шәригатьче муллаларга каршы көрәшергә кирәк. Аларга бернинди сәдака бирмәскә, мәчетләренә йөрмәскә кирәк. 2. Җирле властьларга, чиновникларга ышанмаска һәм буйсынмаска, бары тик патша властен гына танырга. Шунлыктан һәр төрле салымнарны бу чиновникларга түләмәскә, рекрут бирмәскә, җирле властьларның чараларына каршы торырга, боерыкларны үтәмәскә кирәк, киләчәктә бернинди власть булмаячак. 3. Сәүдә, предпринимательлек белән шөгыльләнмәскә, алар халыкның әхлагын бозалар, тәртипсезлекләр тудыралар. 4. Барлык мөселманнар тигез хокуклы саналырга, байлар-ярлылар булмаска тиеш. «Барлык мөселманнар бертуган» принцибын тормышка ашырып, бердәм һәм уртак милек булдырырга. 5. Яңа җәмгыять төзергә кирәк. Ул җәмгыять «алла полкларыннан» торырга тиеш, һәр полкта 99 башлык, 999 өйрәтүче, 9999 иярүче-буйсынучылар булырга һәм полклар «дистанция» тәшкил итәргә тиешләр. Бу дистанция. Вәисев фикеренчә. аның кул астында. Россия патшалыгында болгар оешмасы булырга тиеш. Алла полклары авыл кешеләре — крестьяннардан торырга тиеш. Алар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә, килгән керемнән салымнарны дистанция канцеляриясенә, Вәисевнең «Мәхкә- мәи шәргыя»сенә түләргә тиешләр. Полкларны берләштергән дистанция начальнигы булып Баһаветдин Вәисев тора. Ул болгар ханнары нәселеннән, имеш 6. Милли мәсьәләдә Вәисев: без җирле болгарлар, ә муллалар, мөфтиләр монголлар белән килгән татарлар, имеш; «татар» атамасына каршы булырга кирәк, ул җирле болгар, мөселманнарга көчләп тагылган исем, ди һәм башка халыклар белән, бигрәк тә руслар белән, дус яшәргә, рус телен һәм фәнни белемнәрне өйрәнергә кирәк, дип чыга. Ул шундый фәннәр укытыла торган дөньяви мәдрәсә ачарга да тырышкан. Баһаветдин Вәисевнең дөньяга карашы, күргәнебезчә, идеалистик була, ләкин ул үзенчә утопик социализмга һәм стихияле материализмга кадәр барып җитә. Бу хәл, гомумән, иҗтимагый-экономик үсешнең объектив кануннарын, антагонистик җәмгыятьтәге төп каршылыкны — хезмәтне һәм хезмәт нәтиҗәсендә туган җимешләрне бүлүдәге каршылыкны, эксплуатация һәм аңа каршы көрәш эчтәлеген аңламаудан, X Бу макала Үзпк даүлот тарих архивының 140. 732. 812. 821. 983. 2839 фондларында сакланучы документ лар нигеаенда язылды. кайвакыт аңлашылмый торган сораулар алдында аптырап калудан килеп чыккан. Шундый мәсьәләләрне чишүдә гаҗиз булган Вәисев һәм аның тарафдарларының так тикасы да фанатикларча активлык белән сугарылган. Б. Вәисев. үзенең болгар оешма сын рәсми тестә тануларын сорап, патшага һәм эчке эшләр министрына хатлар яза. Боларның нәтиҗәсе булмагач. Төркиягә, чит илләргә хатлар яза һәм «ислам диненең чын дөреслеген ачу» өчен вәкилләр сайлау турында белдерү белән чыга. Вәисевчеләр тарафыннан дәүләткә салым түләү, рекрут бирү туктатылгач, җирле власть аларга карата җәза чаралары куллана башлый. Баһаветдин үзенең канцеляриясен төзи; анда мөһер, басу станогын булдырган, секретаре эшләгән, төрле билетлар, брошюралар бастырылган. Аның ярдәмчесе булып Абдуллин дигән кеше эшләгән. Вәисев явызлык һәм гаделсезлекне, бигрәк тә ислам диненең бозык әһелләрен, надан муллаларны фаш итеп шигырьләр дә яза. Аларны кулдан язып та. бастырып та тарата. 1872 елның июлендә мөфти Сәлимгәрәй Тәфкн лев эчке эшләр министры А. Я. Тнмашевка Баһаветдин Хәмзиннан үзен мыскыллап язган хатлар алуы турында зарлана. 1880 елларга Вәисев тарафдарлары шактый күбәя һәм бу хәрәкәт көчәйгәннән- көчәя бара. Шул ук вакытта Вәисевкә каршы, үзенеке булмаган 3 баланы җир астында асраган дип, хөкем процессы кузгатыла. Ә 300 дән артык гаиләне, властьларга буйсынмауда һәм налог түләмәүдә гаепләп, Себергә сөргенгә куалар. Вәисевчеләргә каршы приговорлар төзеп, барлык өязләрдән имза җыйганнар. Вәисев халык арасында киң яклау тапмый. Моның бер сәбәбе — ул вакытта халык нык инанган мәчеткә, мәктәп мәдрәсәләргә, мулла, мөгаллимнәргә кискен каршы чыгу булса кирәк. Властьларга буйсынмау, гомер буе түләнеп килгән салымнарны түләүдән баш тарту крестьяннарны куркуга да салгандыр, күрәсең. Күпчелек Вәисевнең «өйрәтүләрен» аңламаган да. Улы Гайнан, әтисенең эш алымнарын бераз үзгәртсә дә. күпчелек вәисевчелор тәгълиматын кабул итмәгән. Моның өстенә Баһаветдин Вәисев шигырьләрендә мулла, байларны «дию», «аждаһа» дип атый һәм аларны «ашарлар — адәм, эчәрләр — шәраб» дип тасвирлый. Аның кайбер шигырьләрен улы Гайнан 1907 елда аерым китап итеп бастыра. Суд. Баһаветдинда психик авыру дип, аны больницага салырга хөкем чыгара. Ләкин бу кешене кулга алу өчен аның крепость кебек итеп ныгытылган өен штурмларга туры килгән. Полиция һәм янгын командалары, шәһәр обывательләрен җыеп, өйне берничә көн камап торганнар. Ахыр чиктә Б. Вәисев җүләрләр йортына ябыла. Вәисев челәрнең мөлкәте талана, китапханәләре туздырыла. 1884 елдан алып 1894 елгача, ягъни үлгәнчегә кадәр аны шул «больница»да, бер кем белән дә күрештермичә, тышкы дөнья белән аралаштырмыйча тоталар. Күмелгән җирен, каберен дә беркемгә әйтмиләр. Үткән гасырның 70-80 нче елларында вәисевчеләр патшага һәм дәүләт учреждениеләренә бик күп хатлар, гаризалар җибәрә. 1883 елда, патшага җибәргән бер телеграммасында Баһаветдин русча «Дистаночный начальник Дардеманд Дарвиш сотруд ник всему миру Багаудин аль-Булгари Догагай Хамзин Ваисов» дип кул куя. Алар турында газеталарда һаман язып торганнар. Патша исеменнән министр Сперанский Казан губернаторына «Кем ул «Дәрдемәнд Дәрвиш». Баһаветдин Вәисев үлдеме әллә» дип телеграмма суга. Ләкин актив вәисевчеләр Себергә куылгач. Баһаветдин больницага ябылгач, бу хәрәкәт сүрелә, бетә диярлек. Иректә калган вәисевчеләр патша исеменә бертуктаусыз гариза җибәрүне дәвам итәләр. 1890 елгы гаризаларында алар түбәндәгеләрне сорыйлар: ислам диненең беренчел сафлыгын саклау өчен үзләренең дога йортын, Вәисевне һәм аның өен, мөлкәтен һәм сөргенгә куылган тарафдарларын кире кайтарырга, вәисевчеләрне «татарлар һәм крестьяннар* дип атамаска, ә «мөселман болгарлар» дип атарга. Вәисевчеләр хәрәкәтенең яңадан күтәрелеп, үсеп китүе Баһаветдинның беренче улы Гайнан Вәисевка бәйле. Ул 1904 елда Төркмәнстан якларыннан Казанга кайта һәм атасының эшен дәвам иттерә башлый. 1905-1906 елларда 60-70 вәисевче булса. 1909 елда Россиядә барлыгы биш йөзләп крестьян хуҗалыгы вәисевче гаиләләр дип саналган. Шулардан 296 хуҗалык Томскида (элек сөрелгәннәр), 120 хуҗалык Казан губернасында яшәгән. Гайнан шулай ук үзенең мәхкәмәсен (канцеляриясен) булдыра. Авыл ларда агитация алып бара, китаплар яза һәм аларны бастыру артыннан йөри, патшага һәм дәүләт учреждениеләренә хатлар, гаризалар яудыра. Л. Н. Толстой аның хәрәкәте белән кызыксынгач. Ясная Полянага барып. Л. Н. Толстойда берничә көн торып кайта. 1909 елга кадәр вәисевчеләр патшага, аның хатыны Мария Федоровнага, тәхет варисларына. дәүләт учреждениеләренә барлыгы 33 меңгә якын гариза, үтенеч һәм хатлар җибәргәннәр. Патша хөкүмәтенә аларга җавап эзләргә, бу хәрәкәтне туктату өчен чаралар күрергә, сөргенгә куылучылар белән мәшәкатьләнергә, диния нәзарәтен вәисев- челәрдән якларга туры килә. Бу. әлбәттә, царизмның көчен күпмедер дәрәҗәдә зәгыйфьләндерү булган. Дин пәрдәсе астында политик бурычлар да кую һәм халык азатлыгын үзенчә хәл итәргә тырышу — болар барысы да вәисевчеләр хәрәкәтен милли азатлык хәрәкәтенең бер формасы булган дип карарга нигез бирә. «Крестьяннар арасында сектантлык һәм рационализм үсү факты билгеле, — ә дини кабык астында политик протест чыгышы бер Россиягә генә хас түгел, бәлки үсешләренең билгеле стадиясендә барлык халыкларга хас булган күренеш ул»2 , — дип күрсәтә В. И. Ленин. 1909 елда Гайнан Вәисев, өендә корал саклаганы өчен, кулга алына һәм этап белән Сахалинга сөргенгә куыла. Мондый каты җәза, әлбәттә, корал саклау өчен генә булмаган. Шул ук җирле властьларга буйсынмау, налоглар түләмәү, аерым болгар җәмгыяте оештыру, муллаларны, мөфтиләрне тәнкыйть итү, кире кагу кебек хәрәкәт патша хөкүмәте тарафыннан эзәрлекләнгән һәм аңа чик куярга тырышканнар. 1917 елдагы Февраль буржуаз-демократик революция җиңгәч, вәисевчеләр үзләренең изге хыялларын тормышка ашырырга, элекке Бөек Болгар җирендә үз дәүләтләрен төзү мөмкинлеге туды дип уйлыйлар. Ләкин аларга халык массаларын үз якларына тарту авырайганнан-авырая бара. Революция тирәнәйгән, халыкның политик аңы үскән саен вәисевчеләр артыннан баручылар саны кимегәннән-кими. Чөнки бу вакытта инде хезмәт халкының мәнфәгатьләрен кайгырткан социал демократик хәрәкәт киң колач җәя башлый. Боларның барысын да исәпкә алып, вәисевчеләргә үз тактикаларын яңа шартларга туры китереп үзгәртү турында уйларга туры килә. Алар әле 1905-1907 елларда ук заманга хас булган иҗтимагый фикер юнәлешләрен өйрәнергә мәҗбүр булалар. Моның нәтиҗәсендә Гайнан Вәисев социалистик тәгълимат белән таныша һәм кызыкына башлый. Большевиклардан ул үз максатына ирешү өчен таяныч эзли. Аңа күренекле большевиклар В. А. Тихомирнов, А. Я. Аро- сев һ. б. зур йогынты ясый. Үз чиратында В. Тихомирнов, 1908 елда төрмәдә бергә утыруларын күздә тотып, аны үзен горур һәм бәйсез, төрмәчеләр, гомумән власть ба шында утыручылар белән дорфа тота иде, дип искә ала. («Знамя революции». 1919, 28 февраль). Февраль революциясеннән соң Г. Вәисев РСДРП(б)ның Казан комитетына килеп, большевиклар яклы булуын һәм үзен «ленинчы» дип атап, большевикларга ярдәмен тәкъдим итә. Әлбәттә, вәисевчеләр җитәкчесенең бу белдерүенә большевиклар берникадәр шикләнеп карыйлар һәм ышанмаучылык белдерәләр. Шулай да большевиклар партиясенең, дошманга каршы булган көчләрнең барысын бергә тупларга мөмкин, дигән тактик карашы нигезендә, Казан большевиклары вәнсевчеләрне вакытлыча булса да союзник итеп алырга мөмкин дип табалар. Апрель аенда Казанда «вәисевче алла гаскәрләренең» съезды була. Съезд, Петроград эшче һәм солдат депутатлары Советына мөрәҗәгать итеп, кичекмәстән сугышны туктатуны, аннексиясез һәм контрибуциясез солых төзүне яклап чыга, тынычлык конференциясе чакыруны таләп итә. Шул ук вакытта алар Керенскийга да мөрәҗәгать- телеграмма җибәреп, аңа ышаныч һәм тугры булуларын белдерәләр. Бу вәисевчеләр- нең политик җитлекмәгәнлеген, әле һаман да Вакытлы хөкүмәткә өмет баглаганлык- ларын күрсәтә. Ә менә июльдә Вакытлы хөкүмәт эшчеләр демонстрациясен ут ачып таратканнан соң вәисевчеләр айнып киткәндәй булалар. Керенскийга җибәргән телеграммасында Г. Вәисев аны эшчеләр сыйныфына хыянәт итүдә, социализмның дошманына әверелүдә гаепли. «Сез ирекле бөек халыкны мыскыллау юлына бастыгыз, — дип шелтәли ул Керенскийны. — Николай Романов кебек җавап бирәчәксез. Берни дә үзгәрмәде». Шунысы кызык, әгәр Вәисевнең Керенскийны мактап җибәргән беренче телеграммасы меньшевикларның «Казанская рабочая газета»сында басылган булса (6 май 1917), икенчесе инде Казан большевикларының «Рабочий» газетасында дөнья күрә. (28 июль 1917). Вәисевчеләр хәрәкәтенә тулаем бәһа биргәндә большевиклар аларны, пролетариатның вакытлы юлдашлары, дип бик дөрес бәялиләр. Чөнки аларның идея һәм теоретик нигезләре марксизм-ленинизм тәгълиматыннан бик ерак һәм аңа капма каршы иде. Кайбер буржуаз тарихчылар, атап әйткәндә С. Зинковский, Е. X. Кэрн, Ш. Келькеже һ. б. большевизм белән вәисизмны бергә кушып, аларны бер үк нигездән үсеп чыккан дип карарга маташалар. Алай гына да түгел. Совет көнчыгышы мөселман халыклары арасында марксизмның тиз таралуын коммунизм һәм ислам идеологиясенең тамыры бер булуда дип аңлатырга тырышалар. Гайнан Вәисев чыгышларында эшчеләрне күп мәртәбәләр телгә алса да, ул сыйныфлар көрәшен аңлау дәрәҗәсенә күтәрелеп җиткән шәхес түгел. Аның өчен ярлысы да, бае да «бертуганнар» булган. Ә социализмны ул фәкать алла белән бәйләп кенә 1 Ленин В. И Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. Казан. 1955, 4 т. 240 б. күз алдына китергән. «Знамя революции* газетасында басылган бер мәкаләсендә (24 январь, 1918) Г. Вәисев «Әгәр дә сез, туганнар, социализмга каршы барсагыз, моның белән сез аллага да каршы барасыз», — дип язды. Вәисевчеләр хәрәкәтен яхшы белгән В. Тихомнрнов. Гайнан Вәнсев бер вакытта да безгә турыдан-туры иярүче, безнен тарафдар булмады, аның күп идеяләре безнең ечен ят. аңлаешсыз һәм. ихтимал, объектив безгә дошман да. дип язды «Знамя революции» газетасының 1919 ел, 28 февраль санында. Яшәешебезне үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык шартларында вәисевчеләрнең Бөек Октябрь социалистик революциясендә катнашулары аеруча кызыксыну уята. Элегрәк елларда без бу турыда сүз йөрткәләсәк тә, әлеге хәрәкәткә объектив бәя бирә алмадык, чөнки дини оешманың социалистик революциядә катнашуы момкин дигән караш безнең фикерләвебезгә туры килми иде. Ул гына да түгел, социалистик революциядә бары тик пролетариат һәм ярлы крестьяннар гына хәлиткеч роль уйнадылар, дигән форму лага каршы төшеп, революциядә катнашучыларны киңрәк, аны бөтенхалык, барлык изелгән халыклар революциясе дип караучыларга марксизмленинизмнан тайпылучы, аңа ревизия ясаучы дигән тамга да салынды. Чынында исә кайбер дини оешмаларның социалистик революциядә катнашулары марксизм-ленинизм тәгълиматына һич тә каршы килми. Вәисевчеләр Казанда рус һәм татар эшчеләре, солдатлары белән бергә Вакытлы хөкүмәт вәкилләрен бәреп төшерүдә һәм Совет власте урнаштыруда катнаштылар. Документлар күрсәткәнчә, революциягә бер ай кала, сентябрь аенда большевиклар вәисевчеләрне корал белән тәэмин итәләр. Шуңа таянып, француз тарихчысы Ш. Кель- кеже, вәисевчеләрдән башка татар халкы Октябрь революциясендә пассивлык күрсәтте, дигән уйдырманы алга сөрмәк була. «Казан утлары» журналы укучыларына Мулланур Вахитов җитәкчелегендәге Мөселман социалистлар комитетының, татар эшчеләре һәм солдатларының социалистик революциядә актив катнашулары күптән билгеле факт. Шуның өчен монда ул мәсьәләгә тукталып торуның артык кирәге дә юк. Вәисевчеләрнең элекке вәкилләре белән булган әңгәмәләр, алар язып калдырган истәлекләр һәм кайбер башка документаль материаллар да бу фактны раслый. Мәрхүм генералыбыз Якуб ага Чанышевның 1967 елның 1 сентябрендә язган хатында мондый юллар бар: «Вәисевчеләр дружинасы Совет ризалыгы белән төзелгәннәр иде һәм алар. Крестовниковлар заводы кызыл гвардиячеләре белән бергә. Округ командование се штабы һәм Керенскийның Казандагы вәкиле капитан Калинин урнашкан «Сандец- кий сарае» юнәлешендә Октябрь сугышларында катнаштылар». Якуб ага әйтүе буенча, вәисевчеләр дружинасында 200- 250 ләп кеше булган. Ни өчен һәм нинди максат белән вәисевчеләр революциядә катнашканнар соң дигән сорау туа. Моны төрле яктан чыгып аңлатырга кирәк. Буржуаз Вакытлы хөкүмәт халык массаларының бер таләбен дә кәнагатьләндерә алмады. Империалистик сугыш дәвам итте. Гасырлар буе крестьяннарның, шул исәптән татар крестьяннарының да хыялы булган җир мәсьәләсе хәл ителмәде һәм бу мәсьәләне хәл итәр дип өметләнгән Учредительное собрание чакыру да нигезсез сузылды. Милли мәсьәлә турында бернинди сүз дә булмады. Боларның барысын да Гайнан Вәисев күрми калмас, билгеле. Шулай ук большевиклар программасының халык мәнфәгатьләренә туры килүен һәм аларның большевиклар артыннан барулары да Г. Вәисевне һәм аның иярченнәрен шул юлны сайларга мәҗбүр иткән дигән нәтиҗә ясарга була. Әлбәттә, вәисевчеләр большевиклар артыннан сукырларча ияргәннәр дип әйтеп булмый. Аларның үз программалары. үз максатлары булган. Алар дини нигездә Болгар дәүләтен торгызу планыннан кире кайтмаганнар. Шул ук вакытта большевиклар партиясенең ленинчыл милли программасындагы милләтләргә үзбилгеләнү хокукы бирү мәсьәләсе аларның игътибарын җәлеп иткән дип әйтергә мөмкин. Ләкин бу хокукның кемгә бирелүен алар ахыргача аңлап җиткермәгәннәр булса кирәк. Совет власте урнашкач. Г. Вәисев Казан губерна азык комитеты һәм Управа члены булган. Бу оешманың ике вәкиле Казан эшче һәм крестьян Советына депутат итеп сайланган. Депутатларның берсе. Ибраһим Зәйнуллин, вәисевчеләр оешмасы җитәк челәреннән берсе. Ул 1919 елнын август сентябрендә Казан губернасы ревтрибуналы члены да була. Урыннарда да алар Совет власте органнары эшендә катнашканнар. Совет хөкүмәте тарафыннан ясалган беренче адымнар вәисевчеләрнең дә теләк ләрен канәгатьләндерә башлый. Солых, җир. динне дәүләттән һәм мәктәпне диннән аеру турындагы декретларны алар да хуплап каршылыйлар. 1918 елның февралендә татар буржуазиясе барлык контрреволюцион көчләр белән берлектә Совет властена каршы «Болак арты җөмһүрияте» оештырганда, вәисевчеләр штабы шәһәрнең шул як өлешендә кала (хәзерге Г. Тукай урамы, 92 йорт) һәм әлеге җөмһүрият өчен зур куркыныч тудыра Өстәвенә вәисевчеләр кулында инде меңгә якын мылтык һәм башка корал да тупланган була. Контрреволюцион көч- лар иң беренче чиратта вәисевчеләр штабын юк итәргә һәм корал складын кулга алырга маташалар. Үзара атыш вакытында Г. Ваисен һәлак була «Правда», «Знамя революции» һ б. газеталарда бу турыда некрологлар дөнья күрә. (Правда. 1918, 10 март (25 февраль); Знамя революции. 1918, 2 март (17 февраль)). Г. Ваисен туганнар каберлегенә күмелгән. Гайнан Вәнсев үтерелгәннән соң аның хатынына персональ пенсия билгеләнә. Ул вакыттагы газеталарда вәисевчеләр хәрәкәтенә дөрес бәя бирелгән. Г. Вәисев- нең шул чорда революциягә бирелгәнлеге. Кызыл гвардиягә ярдәмгә мөселман яшел гвардия тозүе. шуның белән буржуазиягә каршы көчләрне бергә туплау һәм Совет властен саклап калуда азмы-күпме көч куюы турында язганнар. Шул ук вакытта аның социализмны фәкать дин аркылы аңлавын, «дини социализм* юлыннан баруын да күрсәткәннәр. Вәисевчеләр хәрәкәтенең соңгы сәхифәләре Гайнанның знесе Газизҗан белән бәйләнгән. Республиканың Запас Армия махсус бүлек начальнигы аңа «шөһрәт, власть яратучы, дәүләт акылына ия була алмаган кеше» дигән характеристика бирә. Гражданнар сугышы чорында яшь совет республикасын саклау өчен күп көч куярга туры килде. Вәисевчеләрнең гади әгъзалары революцияне саклап кан коялар. Аларның җитәкчеләре дә дошманны җиңми торып программалары үтәлмәячәген аңлыйлар. Шуңа күрә Газизҗан 1919 елның 25 сентябрендә Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросына һәм Бөтенроссия Үзәк хәрби штабына өч ай эчендә 40 меңлек революцион гаскәр төзи алуы турында телеграмма җибәрә. Аның фикеренчә, ул алты айда 200 мең, ә бер елда ярты миллионлык армия җыя алачак. Газизҗан, барлык мөселманнар да аның канаты астына җыелырлар, дип ышанган. Ләкин бу чынбарлыктан бик ерак торган өмет була. Чынлыкта исә 1919 елның декабрендә вәисевчеләр оешмасында, теләктәшлек күрсәтүчеләр белән бергә, нибары 178 кеше саналган. Шулай да фронт командующие М. В. Фрунзе Самарада вәисевчеләрдән укчы полк төзүгә рөхсәт биргән’. Ләкин, бу полкка теләсә кем алыну нәтиҗәсендә, контрреволюцион көчләрнең моннан файдалану куркынычы туа. Шунлыктан киләчәктә вәисевчеләрдән отрядлар төзү тыела. Өстәвенә, урыннарда вәисевчеләрнең «изге гадәт» буенча Совет властена буйсынмау очраклары да күзәтелгән. Үз әгъзаларына Кызыл Армиядә хезмәт итүдән азат ителүләре турындагы белешмәләр дә бирелгән. Әлбәттә, вәисевчеләрнең мондый чыгышларына чик куярга кирәк булган. Ә инде армиягә алынган вәисевчеләрдән (ике батальон һәм комендант командасы) өченче Самара эшчеләр полкы төзелгән. Бу полк атаман Сапожков фетнәсен бастыруда катнаша. Кайбер мәгълүматлар буенча, алар Александр Кут һәм Александр Гай тимер юлын төзүдә катнашканнар. Ә кайберләре Идел буе, Украинаның икмәкле районнарында кулакларга каршы көрәштә һәм ашлык хәзерләүдә дә үз өлешләрен керткән. Бу бурычларны үтәгәннән соң вәисевчеләрнең отрядлары таратыла һәм аның солдатлары өйләренә кайта. Революция киң колач җәя барган саен большевиклар белән вәисевчеләр арасында каршылыклар тирәнәя барган. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү вәисевчеләр җитәкчелегенең Болгар турындагы электән килгән өметләрен юкка чыгарган. Шуның өчен вәисевчеләр Совет власте белән хезмәттәшлектән шактый читләшкәннәр һәм тора-бара бөтенләй аерылганнар. Ә кайбер урыннарда, мәсәлән Чистай. Арча һәм башка өязләрдә, хәтта Совет властена каршы чыгыш ясарга да маташып караганнар. Менә шуларның барсын да исәпкә алып. Татарстан АССР Эчке эшләр халык комиссариаты коллегиясе 1921 ел, 21 январь утырышында вәисевчеләр оешмасын бетерү турында карар кабул итә. Шуннан соң Газизҗан Вәнсев өметсезлеккә бирелеп Төркстанга киткән һәм 1965 елда Ташкент янындагы районнарның берсендә үлгән. Вәисевчеләр хәрәкәте политик аңы зәгыйфь булган диндар крестьяннарның социаль гаделсезлеккә каршы көрәш ысулларын чагылдыручы бер тарихи күренеш ул. Бу хәрәкәтнең уңай яклары да. тискәре яклары да булган Аларның уй-фикерләрен тирәнрәк һәм киңрәк өйрәнү, көрәш ысулларын җентекләбрәк ачыклау киләчәктәге бурычларның берсе дип каралырга тиеш.