КУРАЙ
Ата-бабаларыбыз музыка уен коралларын табигатьнең үзеннән алганнар. Әйтик, каз каурыен кыеклап кисеп сыбызгы ясау, җәяне чиертеп музыкаль тавыш чыгару, урманда үсә торган кура үләнен кисеп алып бернинди тишем тишмичә өреп уйнау алар өчен гадәти хәл булган. Заманалар узу белән әлеге уен кораллары камилләшкәннәр, шул җирлектә яңалары барлыкка килгән. Шундый уен коралларының берсе — татар курае. XIV—XV йөзләргә караган Болгар кабер ташларында җыр. табышмак, әйтемнәрдә курайлар турында бихисап мәртәбәләр искә алына. Курай ясау халык авыз иҗаты әсәрләрендә менә болан тасвирлана Аягын-башын кистем, корсагын тиштем. эченә өрдем. моңайганын күрдем 1768-1769 елларда танылган рус галиме И. И. Лепехин Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче халыкларның музыка уен коралларын тасвирлаганда татарларның «курай» дип аталган музыка уен коралында яратып уйнаулары хакында әйтел китә. Курадан курай ясау халык арасында бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Мәсә лән, Татарстанның Азнакай районы Туйкә авылында яшәүче Зөфәр ага Камалов, Ак таныш районы Иске Сәфәр авылыннан Нәҗибә апа Солтанова курайны үзләре ярыйлар, бик матур итеп уйныйлар да. Курай — кура (көпшә үсемлек исеме) сүзенә ай кушымчасы ялгану юлы белән килеп чыккан. Курай үсемлеге Татарстан урманнарында да күпләп үсә. Аны август, сентябрь айларында, кибеп көрән төскә кергәч, җыеп алалар һәм кояш төшми торган коры урында киптерәләр. Ике тишемле курайларны ясау өчен 60-70 см озынлыкта кура сабагы алына Конуссыман формадагы көпшәнең бер очының диаметры 10-12 мм, икенче очыныкы 17-19 мм булырга тиеш. Көпшәнең юан башын — 40-45° кыеклап кисәләр. Озын, өске ягына, нәкъ 10 мм ара калдырып, 6X7 мм зурлыкта шакмаклап тавыш тәрәзәсе ясыйлар. Нәзек очыннан кул учы белән берәр тотам ара калдырып, өске ягына ике тишем тишелә. Ике тишемле курайда тавыш чыгару өчен әзер тавыш сыбызгысы юк. Аның өчен тавыш тәрәзәсенә көпшәнең эчке ягыннан телне куеп сыбызгы ясыйлар һәм шуңа өреп тавыш чыгаралар. Көпшәгә дөрес өрү аеруча әһәмиятле, чөнки бер үк тишемнән ике, өч югарылык тагы тавышлар чыга. Элек курайларны билгеле бер тавыш югарылыгына көйләп тормаганнар. Шуңа күрә ноталарның урнашу тәртибе тональностька карап үзгәргән. Хәзерге вакытта тел курайларын билгеле бер тавыш югарылыгына көйләп эшлиләр. Аның өчен көпшәне азрак озынрак алырга, тавыш тәрәзәсен ясарга һәм көпшә нең нәзек очын кыскартып көйләргә кирәк. Кирәкле тавышны тапкач кына тишемнәр тишелә. А Ике тишемле курайда халык көйләренең һәммәсен дә уйнап булмый. Уйнау мөмкинлекләре чикләнгән. Шуңа күрә дә халык курайны камилләштергән. Курайның* камилләшү процессы ике юнәлештә барган. Беренчедән тишемнәр саны артса, икенчедән курай ясау өчен тагын да чыдамрак материаллар (агач, шпон, металл, пластмасс) куллана башлаганнар. Шулай итеп биш тишемле тел курае, алты тишемле җиз курай һәм җиде тишемле сыбызгы курайлар барлыкка килгән. Биш тишемле курай тавышының моңлы, ягымлы булуы белән күңелгә аеруча якын. Уйнау мөмкинлекләре дә ике тишемле курайга караганда зуррак. Аны кура сабагыннан, агачтан эшләнелгән шпоннан яисә металл көпшәдән ясыйлар. Тавыш тәрәзәсе нәкъ ике тишемле курайдагы кебек. Түбәндә биш тишемле тел кураеның рәсеме һәм үлчәмнәре бирелә: Әгәр дә размерлары төгәл үлчәнелеп эшләнсә, до мажор тональностендагы курай килеп чыгар. До мажор кураеның диапазоны һәм ноталарның урнашу тәртибе: 5+3210 5 4 ? 2 < 0 5 + 32 до ре ми л» саль ля до ре и и i кепшанец «А» башы эченә тыгыз сыешлы итеп, 15 мм озынлыкта бөке эшлибез. ТПуннан соң, бәкенең бер ягын 2 мм игәп, һава юлы ясарга кирәк Әлеге бөкене көпшәнең »а» башына кагып кертәбез һәм акрын гына өргәндә икенче октаваның «ре» тавышы чыгарга тиеш. Әгәр тавыш зәгыйфь чыкса, һава юлының дөрес торышына, аның горизонталь булуына игътибар итәргә кирәк. Тавыш тәрәзәсенең нәкъ каршы ягына, сызык сызарга һәм тишем урыннары билгеләп, төрткеләр ясарга кирәк. 1 төрткедән »В»га кадәр булган ара (1 В) — 141 мм; 2-В арасы — 123 мм; 3 В арасы — 104 мм; 4-В — 84 мм; 5-В — 63 мм; 6 В — 41 мм; 7-В — 132 мм. Түбәндәге рәсемдә тишемнәрнең урнашу тәртибе бирелә. Тишемнәрнең диаметрлары мондый була: 1, 2, 3, 5, 7 нче тишемнәр 8 ле. 4 нче тишем 5 ле, 6 нчы тишем 6, 5 мм лы бораулар белән тишеләләр. Курайда басып та, утырып та уйныйлар. Кулны киеренке тотмаска, иркен тотарга, терсәкләр аз гына як-якка күтәрелгән. Бармак бите белән тишемнәрне йомшак кына, ләкин һава чыкмаслык итеп капларга кирәк. Курайда башлап уйнарга өйрәнү өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез. Сул кулның баш бармагы аскы тишемне, имән бармак өстән беренче тишемне, уң кулның имән бармагы өстән дүртенче тишемне каплый, баш бармак аскы ягыннан тотып тора. Ә калган бармаклар тишемнәрдән 1—2 см га күтәрелеп тора Курайның сыбызгысын иреннәргә тидерергә һәм акрын гына һәр нотаны аерым- аерым, «тефф» итеп өрергә кирәк. Сул кулның урта бармагы белән икенче тишемне каплыйбыз, акрын гына өрәбез һәм тагын бармакны күтәрәбез. Шул рәвешле бармак күнеккәнче һәм матур, сәламәт тавыш чыкканчы кабатлыйбыз. Аннан соң атсыз бармак белән өченче тишемне, уң кулның урта һәм атсыз бармаклар белән бишенче, алтынчы тишемнәрне кабатлыйбыз. Бөтен тишемнәрне дә каплап бетергәч икенче октаваның «ре» тавышы чыгарга тиеш. Алтынчы тишемне ачкач, «ми», бишенче — «фа диез», дүртенче — «соль», өченче — «ля», икенче — «си», беренчене ачкач — «до диез» ноталары яңгырарга тиеш. Тишемнәрне ачкан саен көчлерәк өрергә кирәк. Бөтен тишемнәрне каплап тагын да катырак өргәндә өченче октаваның «ре» тавышы һәм алда күрсәтелгән тәртиптә ре мажор гаммасы яңгырар.