ИЕ ШУЛ...
Тәминдар абзыйның бүген кинәнеп яшәп ала торган көне. Пөхтә кырынган, яңа эшләпә кигән. Мыек чылгыен сыпырып, сул күзен кыса төшеп, башын артка чөебрәк, склад баскычыннан астагы халыкка вәкарь белән карап тора. Бүген газ баллоннарын алыш тыра торган көн. Ә баллоннарга Тәминдар абзый хуҗа. Авылның яшь җилкенчәге машинадыр, мотоциклдыр — һәртөрле техника белән килеп киткән инде, монда бары карт-корылар — Тәминдар абзыйның чордашлары гына калган. Менә хәзер ясканып изә инде ул аларны: •— Өйрәнеп җиттегез, ә! Газ кирәк, имеш. Утын ягып, казанда быгырдатып аш пешерәсе урында. Убыр утында пешкән аш тәнгә сихәтлек кертә димени! Менә син, Галимҗан кордаш, казанда пешкән аш чөмергәндә болай кәкрәеп йөри идеңме? Юк бит! Хәзер әнә, билеңә тотынып, тычкан агуы эчкән кебек, чыраеңны сытып йөрисең. Нәрсә, дөрес әйтмиммени?! — Дөрес, дөрес... Алыштыр да баллонны, китим әле мин. — Ашыкма, кордаш, башта карыйсы бар баллоныңны, дификте-фәлә- не юкмы, берәр җире бозылган булса, аны бит миннән кабул итеп алмыйлар. Дөрес әйтәм бит, җәмәгать! — Ие шул... Ие шул...— диеште карчыклар. — Шулай...— Тәминдар абзый, сул күзен бер тын бөтенләй йомып бе тереп, карап торды.— Синең, Миргас кода, малаеңны утыртканнар икән, ә?! Алты елга диме? Күпме ырыстырата чыкты? Биш мең.. Пүчтәк кенә сумма да бит, нишлисең... Тәки җүнле малай үстерә алмадың син, ә! Сезнең очтагы коеда фусфыр күп шул. Фусфыр канны сыеклата. Башы эшләмәгән малаеңның, башы-ы-ы. Синең үзеңнең дә... Егерме ел дуңгыз карый димени I башы кәбестә күчәне булмаган бәндә. Малаен укыта, кеше итә янәсе! Сарыктан бозау туар ие! Әнә минем малай Чаллыда ишә генә акчаны. Өченче көн барып кайттым янына, шәп фатир алган, кырык аяклы йорттан. Ул озынлыгы, минсиңайтим, йортның, аскы урамдагы Бүтәкә Әхмәтҗаннан алып күпер төбендәге Иончу Салихка чаклы булыр. Шул адәм тәганәсе йорт нибары кырык аякта басып тора. Санап киләсең-киләсең дә, утыз сигез белән утыз тугызынчы аяк арасыннан керүгә — туп-туры минем малай ишеге. Төймәгә басуга, эчтә көмеш кыңгырау тавыш бирә: чиң, чиң, чиң.. — Көмеш үк түгелдер лә инде,— дип, шыпырт кына күршесенә төртеп алды Маһи карчык. — Булыр, булыр... Соңгы унбиш елда Тәминдар, завхоз булып, колхоз байлыгы өстендә атланып утырды бит,— диде Сәрвәр карчык, күршесенә таба иелеп. — И яшәп ята минем малай, синеке кебек укып азапланмады, зату озын акчаны көрәпме көри! — Ие шул... Ие шул...— диеште карчыклар уч төбенә йөткергәләп. Каршы әйтеп кара Тәминдар абзыйга. Элек тә булмый иде, хәзер дә булмый. Председатель чагында тарантаска үрә басып йөрде. Аның усал карашыннан яңа аерткан сөт әче катыкка әйләнә торган иде. Аннары ул амбар мөдире булды, аннары ферма мөдире, аннары — завхоз, үзе әйтмешли, гел җитәкчелек эшендә. — Син нәрсә, Сәрвәр килен, бер читтә генә торасың әле, якынрак кил. Гомер буе итәк астында балта йөртәсең, телеңә төер чыккыры! Суны Бүре Сәмиг коесыннан аласыңмы әле син? Шул-шул. Ул кое төбендә ачуташ ята дип күпме әйттем. Суы зәһәр булмаса, ажгырып торган самавырны ике Т айда тишеп чыгармас иде. Кара инде, иреңнең кеше арасына чыгарлыгын калдырмагансың бит, ә! Кыш буе күзгә-башка күренмәде. Сәрвәр түтинең ире фермада эшли иде. Яз исе килеп торган бер төндг4 ул, кызыгып китеп, яңа төшкән игезәк бозауның берсен печәнгә төреп чанасына сала да оенә алып кайта. Бозаулар чутсыз, мин игезәк бозау китергә- нием, дип әйтергә сыерның теле юк. һәйбәт сарайга яшереп, җәй буе хатыны белән бергә карап, тәрбияли торгач, кыш кергәндә бозау тәмам симереп, гөрселдәп торган үгез булып җитешә. Бүген-иртәгә суябыз дип торганда... кичен Сәрвәр түтинең ире шактый нык «төшереп» кайта, юк кына сәбәптән өйдә тавыш-гауга чыга, тәпәләшүгә кадәр барып җитәләр. Сәрвәр түти ачуына чыдаша алмыйча: «Күрсәтәм әле мин сиңа!»— дип, идарәгә чыгып йөгерә, иренең бозау урлау вакыйгасын сөйләп бирә. Икенче көнне, татуланышкан ир белән хатын киң урам уртасыннан, симез үгезне җитәкләп, фермага илтеп тапшыралар. — Аны бит. әйткәч-әйткәч. бозау йодрык кадәрле чакта барып әйтергә иде. Күпме ашатып, күпме карап үстер дә суяр вакыт җиткәч кенә... әх, мәнсез баш! — Ие шул... Ие шул...— диеште карчыклар, башларын аска иеп. — Син, Сафура күрше, нигә дип килдең әле? Сизеп торам бит, карамый ча да белеп торам: баллоныңның яртысы да бушамаган. Тегесендә дә шулай иде. Кешедән көнләшеп кенә алып киләсең син аны, әйтерсең лә мин монда алтыннан койган баллон өләшеп ятам! Кабереңдә дә көнләшеп әйләнгәләрсең әле син. Көннәр буе койма ярыгыннан күзәтеп ятасың бит: кем кая бара, кем нәрсә төяп кайта. Утынга киткән кеше артыннан машинасы ватылса ярар иде дип каласың, печән кайтарып таратсалар, ходайдан яңгыр телисең. Бар, алып кит. берьялгызыңа тагын ике-өч айга җитә әле калган газың да! — Маллар бар бит, Тәминдар туган... — Те-һи! Сөйләшеп торуын күр. Бер башың да бер кәҗәң. Сталин сыерына аңа газда бәлеш пешереп ашатырыеңмы әллә! Койма тактасын кимереп тә тамагын туйдыра ул. мур кыргыры! — Ие шул... Ие шул...— диеште карчыклар, бер көйгә башларын селкеп. — Ә син Маһи түтекәй, нишләп әле ходайның бирмеш көнендә, урталай бөкләнеп, уфалла арбасы тартып йөрисең? Малаең Казаннан «Волга»сы белән кайтып, газ баллоныңны алыштырып китсә ни булган?! — Вакыты юк шул аның, Тәминдар кардәш... — Вакы ы-ыт, имеш! Министыр булдым дигәч тә... көтүче Хәйрүш кебек айга биш йөз тәңкә хезмәт хакы алам дигәч тә., үзе белмәгәнне кешегә өйрәтеп йөргәч тә... кем булган ул чаклы! Монда әнкәсе уфалла арбасы тартып йөри, ул анда, корсагын киереп, машинада чаба. Бүтәкә Әхмәтҗан коесыннан аласыңмы әле суны, Маһи түтәй? Шулайдыр. Ул коеның суы тимергә бай. Бүтәкә Әхмәтҗан коесыннан су эчкән малайлар бөтенесе дә нәчәльнек булдылар Юк, болай йөрмә, Маһи түтекәй, яз, чакырт, кайтарт малаеңны! Нәрсә ул анда... Мин утыра алмыйммы министыр булып... кеше язганны укып, кеше укыганны язып йөрергә кем дә мачтыр! — Ие шул... Ие шул...— диеште карчыклар, яулык почмагына йөт- кергәләп. Газ баллоннарын алыштырып бетергәнче, әнә шулай, Тәминдар абзый үзенең чордашларын берәм берәм «сүтеп» чыга. Гомер буе шул рәвешле: сул күзен кысып, өстән генә карап, акыл өйрәтеп кенә яшәр кебек иде дә... нишлисең, вакыт үзенекен итә. «Пенсиягә чыккач та ун ел эшләдең, арыгансыңдыр. инде рәхәтләнеп ял ит»,— дип, җәй башында Тәминдар абзыйны эшеннән азат иттеләр. Көн саен идарә тирәсендә чуалырга яраткан Тәминдар абзый кинәт картая башлады, күзгә күренеп бетеренде. Кай арада арка бөкресе дә бәреп чыкты. Әллә инде, элек булып та, искәрелмәгән... Челлә көннәрдә дә ул аягына киез итек, өстенә фуфайка, башына эт бүрек киеп чыга, капка төбендәге утыргычта тик утыра. Беркатлы, мәкерсез шул. кинә сакламый сугыш чорын кичергән авыл кешеләре, Тәминдар абзый янында хәл белергә дип тукталалар. Ә ул, кулларын селкиселки, һаман сөйли. Иреннәре кыймылдый — тавышы чыкмый, тимер тешләре елтырый — сүзе ишетелми, тел очы әүмәкләнеп күренә — өне юк. Аның шулай бушка кыймылдаган авызына текәлгән кордашлар, дистә еллар буе күнеккән гадәт буенча, баш кагып, җөпләп торалар: — Ие шул... Ие шул...